ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ
Россиядә дә шул ук хәл бит. Хәзерге надан сәясәтчеләр ул патшаларны, ул императорларны никадәр генә изге итеп күрсәтергә теләсәләр дә, ышандыргыч, кире каккысыз дәлил китерә алганнары юк. Әйтик, шул ук Романовларның кайсын фәрештәгә тиңләп була? Исәпсез-хисапсыз сугышларда күпме кешенен башына җиткән Петр Беренчеме, көненә икешәр-өчәр күлмәк алыштырган, гайрәтле ирләрдән туя белмәгән Екатеринамы. Европада ул чор өчен ин гадел Конституция язган декабристларны аттырган, Себерләргә сөргән Николай Беренчеме, хөр фикергә киртә салган Александр Өченчеме, азгын холыклы Распутин белән әшнәләшеп яшәгән Николай Икенчеме? Кайсы фәрештә аларнын?! Өстәвенә чын мәгънәсендә урыс та түгел бит әле алар. Тикшерә башласаң, урыс каны бер-ике процент кынадыр әле аларда! 1905 елнын январенда Сенат мәйданында меңләгән кешеләрне. 1912 елда Лена шахталарында ачтан интеккән халыкны аттырган. Антанта алдында яхшатланыр өчен генә миллионлаган халкын сугыш утына куып керткән Николай Икенчене дә инде Изгеләр рәтеннән санамакчылар Валлаһи, бу ахмаклыкның чиге-чамасы юктыр.
Ә шәхес культы чорындагы коточкыч вакыйгалар моңа кадәр булган гаделсезлекләрнен бер нәтиҗәсе түгелмени? Мостай ага Кәрим әйткәнчә, золымны залим, залимне золым тудыра гына түгел, золым үзе дә золымны тудыра. Крестовниковлар. Булавиннар, Разиннар. Пугачевлар чорында идеологиянең вакыйгаларга бернинди катнашы юк. Кешечә яшәп булмый—шуның белән вәссәлам! Һәм ул сәнәккә тотына, мөмкин булса, кулына утлы корал ала. алпавыт утарларын яндыра, үзе күрәлмаган әрәмтамакларны аса. кисә...—авыр тормышынын үчен ала. Шулай итеп бер золымны икенче золым барлыкка китерә. Ә революция юлбашчылары—шул форсаттан файдаланучылар—бу баш күтәрүләргә сыйнфый төс биреп, аны теоретик яктан аклаучылар, гомуми буталышка юнәлеш биреп торучылар гына. Алар үзләре беркемне дә асмаган да, кисмәгән дә—һәрхәлдә куллары канга буялмаган.
Мин бу очракта татар халкының шул болгавыр чорда үзен ничек тотканы турында гына уйланам, аның гамәлләрен аңларга тырышам Әйтик, фаҗигале 1552 елда 50 мең татарга ни өчен, Иван Грозный гаскәре сафында торып, үз милләттәшләренә каршы сугышырга кирәк булган?
Менә мин анлыйм. Әдәбиятыбыз классигы йөртелгән Галимҗан Ибраһимов унынчы елларда ук иҗат иткән "Безнең көннәр" романын соңыннан яна заманга яраклаштырып, үзгәртеп яза. Әле аның анысы бер хәл... Янына хәл белергә дип кенә кергән элекке каләмдәшенә, усал гына итеп: "Әле сине тотып атмадылармыни?!"— дигән җан ошеткеч сорау бирә ул. Һади Такташ исә (!) татар халкының гына түгел, бөтен төрки халыкларның хакын хаклап йөргән, хәтта дөньядагы барлык изелгән, кол ителгән халыкларга да байракчы булган Мирсәет Солтангалиевкә "Син дошманым минем” дип кизәнә, жан дусты Гадел Кутуй "жидегәнчелек”тә шикләнелгәч, анын өстенә әллә нинди гаепләр белән ташлана. Ә Кави Нәҗми? Ә Нәкый Исәнбәт? Хәзер сүздә генә булса да... демократия бит—архивлардан әллә нинди яшерен кәгазьләрне табып алалар.
Татарстан радиосында баш редактор булып эшләгән чорда минем кулга бер әләк хаты килеп керде. Радио тарихын кандидатлык диссертациясе итеп якларга җыенган. КГБ архивларындагы материалларны да өйрәнгән бер журналистым бирде мина аны Әле Киров үтерелмәгән, репрессияләр чоры башланмаган. Әле календарьларда—1932 ел гына. Шул хатта утызынчы еллар башында исән булган барлык язучылар диярлек санап чыгыла. Кайсы революциягә чын күңелдән бирелгән, кайсы аңа болай, күз буяр өчен генә кушылган, кайсы буржуаз карашларны яклаган, кайсынын төпле идеологик нигезе булмаган... Хатнын авторы кем дип уйлыйсын?! Бөтенебез мөкиббән китеп укыган, классигыбыз саналган... Хәсән Туфан. Мина кайбер кешеләр аны матбугатка чыгарырга да киңәш иткәннәр иде. Ләкин нигә?.
Без Хәсән ага белән байтак еллар дустанә мөнәсәбәтләрдә идек. Үзе үлгәч, истәлекләр дә язып чыктым. Чын мәгънәсендә шагыйрь, яшәү мәгънәсен философларча анлаучы зур шагыйрь иде ул! Анын сонгы чор иҗаты, кайбер конъюктур әсәрләре булса да, олпат иде, ин зур эстетик таләпләргә дә туры килә иде. Безнен күп тапкырлар ачыктан-ачык сөйләшеп утырганыбыз булды Бервакыт
мин аннан нишләп гел-гел яшел кара белән язуының сәбәбен сорадым. Ул. әйтергә микән, әйтмәскә микән, дигән шикелле уйланып торды да: "Беләсеңме. Әхмәт, минем өстән Черек Күлгә әләк яшел кара белән язылган иде".—диде Мин тагын төпченә башладым. "Ул әләкне кем язганын белдегезме сон?"—дип сорау бирдем. Ул. икеләнеп торды да. Шәйхи Маннур ."— диде. Мин: "Хәзер анын белән, бернәрсә булмагандай, якын дус булып йөрисез бит . "—дип гаҗәпләнүемне белдергәч: “Тора- бара бөтенесен аңларсың әле Заманы шундый иде бит анын ."—дип кенә куйды Без башка беркайчан да бу темага кире кайтып сөйләшмәдек.
ХАТИРӘЛӘР
Укыганда, тормыш шулай расписаниедә язылган кебек жай гына, төгәл генә бара иде әле Без инде мона күнеккән, төн уртасында уятып теләсә нинди сорау бирсәләр дә, буталмыйча, тотлыкмыйча жавап кайтарырга өйрәнгән—безне юлдан яздырып, күз буяп, иманнарыбызны какшата алмаслар шикелле иде Сәер бит. тарихтан имтихан биргәндә мина, билетымда Иван Грозный үлеп. Романовлар династиясе тәхет тота башлаган чор—болгавыр заман турындагы сорау тора иде. Мин нишләптер ул дәверне әйбәт беләм булып чыкты Ялган Дмитрийлар, Шуйскийлар, Борис Годуновлар чоры бу. Аннан, бөтенесе тәртипкә салынып, бу хакимлек өч йөз елдан артык чагыштырмача шактый тыныч дәвам иткән. Егерменче гасыр башында исә илдә ниндидер анлаешсыз буталчыклыклар килеп чыккан...
Әйе, табигатьнең үз кануннары бар. Ул синең календареңа төкереп тә бирми Тарихчы һәм географ Лев Гумилевка багышланган “Ике гасыр арасында” дигән поэмамда аның пассионарлык теориясенә мөкиббән киткән идем. Хәтергә төшерик: ул билгеләмә буенча, “пассионарлык—ул кешеләрдә биосфера белән бәйләнешле тере матдә энергиясенең гадәттәгедән күбрәк булуы",—дип искәрмә дә ясаган идек. Үзең үк әле күптән түгел генә “Аң” журналында күргән "Шәрык йоклый” картинасы турында тел тибрәттең түгелме сон?!
Безнең бу жәмгыятьтә кануннар гел-гел үзгәреп тора. Ләкин яхшы якка гына түгел бит. Моннан егерме еллар элек “Родина" кинотеатры янында крем белән ботинкамны ялтыраттырган идем. Ул “Чистка обуви" дигән ханәнен хужасы, беләсеңме, кем булып чыкты?! Ас-си-ри-ец! Аларнын кемнәр икәнен әйбәт беләбез—тарих дәреслекләрендә Ассирия дигән куәтле дәүләт, аның беркемгә дә баш ими торган горур халкы турында шактый тулы язылган. Менә шушы дөньяда дан тапкан халыкның бер вәкиле тар гына будкада, минем пычрак ботинкамны чистартып утыра. Аңлыйсынмы син шуны ’ Бу бит нонсенс, бернинди мантыйкка да сыймый. Казанда алар кавеменнән 200ләп кеше яши икән, үзара аралашалар, кайберләре шул борынгы телләрендә сөйләшәләр дә.. Шунысы гажәп: бу безнен Татарстан җиренә ничек килеп чыкканнар алар—монысын мин аңлый алмадым
Билгеле, бер халыкны икенчесе белән чагыштырып булмый Анын әллә нинди, аңлатып булмый торган сәбәпләре бар. Әнә, Япониядә булуым вакытында Токиода яшәүче Таминдар әфәнде Мөхит бик кызык сүз әйткән иде. “Мин сәүдәгәр кеше буларак, дөньяны аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше. Беркайда да урам себерүче, чүптә казынучы, кеше ботинкасын чистартып көн күрүче татарны очратмадым”,— дигән иде ул Нишләп андагы татар әлеге шул ассирияле хәленә төшмәгән сон?..
Күрәсен. Милләт белән милләт арасында да аерма зур. Кайсыдыр ил берничә мен тарихы булган цивилизациягә ия, ә кайсыдыр, чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, цивилизациянең суррогатын да цивилизациягә санап йөри. Әле кайчан гына “Без дөньяда ин гадел жәмгыять төзибез”,—дип һәр мөнбәрдән, һәр урам чатыннан лаф ора идек, юлбашчыларга мәңгелек, мәнгелек кенәме, хәтта кояш гомере тели идек.
Хәзер юлбашчылар ла юк. иман—идеология дә юк... хәтта алга чакырып торган байрак та юк Югыйсә әдәбиятыбызнын аксакалы Мәжит Гафур и
Хорлек. тигезлек— Аның шигаре һә ммә байрактан Тора югары,—
дип данлаган иде аны
Минем “Барабыз ‘ дип башланган бер шигырем дә егерменче гасырнын беренче чирегендә хакимлек иткән шул фикерләргә җавап рәвешендә язылды шикелле. Кайбер юлларын гына искә төшерик.
Әйе, барабыз шул. Беркемнән дә юл-фәлән сорамый гына барабыз—тик кая барганыбызны гына белмибез Әнә яһүдиләр Муса пәйгамбәр артыннан ияргәннәр— ул аларны 40 ел буе. күңелләрендә коллык галәмәтләре онытылып беткәнче чүл буйлап йөрткән, әле кичә генә гыйш-гашрәттә, бирәнлектә, кансызлыкта кон күргән Эллада уллары кайчандыр үзләре үк таш ыргытып куган Мария углы Гайсә артыннан ияргәннәр Ташларга, агачларга, үләннәргә илаһи дип караган гарәпләр, Мохәммәт галәйһиссәлам байрагына ышыкланып, Иранны. Гыйракны, Мисырны, Алжирны, хәтта Испания һәм Франциянең кайбер төбәкләрен яулап алганнар, аңда Ислам динен урнаштырганнар Дөньяга ни өчендер Карфагеннарны җимерерлек Ганнибаллар, "яса” кануннарын башка мәмләкәтләрдә дә урнаштырырга хыялланган Чынгызханнар. бар жир шарына хужа булырга омтылган Тимерләнләр үз кагыйдәләрен кылыч ярдәмендә урнаштырырга теләгән Атиллалар, пәйгамбәребезнең жәсәлсн коткарабыз, дип әллә ничә тапкыр алданып Фәләстинә тарафларына “тәре походлары" оештырган Европа хакимнәре, коллар булып котларны көрәшкә күтәрә алган Спартак, инквизиция утларында янган “алтын акыллы” адәмнәр, әледэн- әле кабынып торган җидееллык, утызьеллык, йөзьеллык кан коешлар, һәртөрле Наполеоннар, Гитлерлар. Муссолинилар. Чаушескулар. По.л Потлар9
Ә Ленин, Троцкий, Сталин Алар да фәрештә затыннан түгел Ленин бабаң язган һәр күрсәтмәсеисн икенчесендә "расстрелять”, "расстрелять", "расстрелять” Ә Троцкий?! Паникага бирелгән өчен, фәкать адәм баласына хас булган икеләнгән очен генә лә тезелеп торган солдатларның һәр унынчысын аттырган Дошманны түгел, үзебезнекеләр, дип саналганнарны Кызылларны Ә Сталин9 Анын корбаннары миллионнар белән санала
Без халыкны "тарихны хәрәкәткә китерүче көч" дип атап, зур хата җибәрмибез микән9 Нигә соң, әйтик, ничә гасырлык цивилизациясе булган, донья мәдәниятенә әллә нинди пәһлеваннар биргән немец халкы тарихның ниндидер бер чиген үткәндә, нәкъ менә Гитлерны байрак итеп сайлаган, анын ахмак идеяләрен яклап үлемгә барган9 Тарихка күңелең белән күз салсан аңларсың—беренче бөтендөнья сугышыннан сон. Версаль килешүе буенча, әллә никадәр колонияләреннән колак каккан, зшсезлектән. тормыш авырлыкларыннан интеккән, мәсхәрәләнгән, хәтта таланган шундый мескен хәлендә нишләргә тиеш иле сон Германия’ Тормышның яхшыруын вәгъдә иткән, хәтта күпмедер яхшыруына ла ирешкән Гитлерны үз итмичә.
кемне үз итсен ул?! Митингларда тәти сүз сөйли алган Эрнст Тельманнарнымы?
...1953 елда юлбашчы үлде, дип кенә, җир дә тетрәмәде, күк тә күкрәмәде. Кешеләр шулай берничә көнлек кайгыны кичереп, күз яшьләрен сөрттеләр дә. гадәти шөгыльләренә керештеләр. Тормыш шул җаена салынган килеш дәвам итте дә итте.
Ә мин үземнен башта кайнаган уйларымны йөгәнләргә тырышып карадым Ләкин вакыт үткән саен элекке белән бүгенге арасындагы упкын тирәнәя генә бара иде. Аннан., башка сәбәпләр дә булгандыр Шуна күрә өченче курсны инде тәмамлыйм дигәндә, имтихан һәм зачетларны тапшырмау гына түгел, хәтта курс эшен дә эшләмичә, инглиз теленнән “внеаудиторка" нормаларын да үтәмичә, матди хәлемнең авырлыгын сылтау итеп, университеттан китеп торырга булдым Ләкин гаризамда “С правом восстановления" дигән сүзләрне кыстырырга онытмадым. 1957 елда безнең группа тагын өч кешегә кимеде. Гулагларның ачы шулпасын чөмереп кайткан Аяз Гыйләжев, өченче курсны безнең белән укыды да. беренчедә укыган авылдашы Нәкыяга өйләнеп, тормыш йөген тарта башлады—редакциягә эшкә урнашты. Шактый дуамал холыклы Фасих Хисмәтуллин (шул ук Фаяз Дунай), үзен тәмам әзерлекле санап, журналистика өлкәсен сайлады. Безнен белән ярыша- ярыша газеталарда мәкаләләрдә, шигырьләрдә языштырган Мокатдәс Юсупов та шул юлдан китте. Аңарчы группа Фәүзия Борһанова һәм Мәгыйшә Мосавирова белән хушлашкан иде Мин инде бу вакытта матбугат әһелләре арасында шактый абруй казанган, тәжрибәтуплаган, хәтта "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") кебек мәртәбәле журналда аллы-артлы ике санда шигырьләремне бастырган, газета- журналларда гына түгел, радиодан да тавышымны ишеттергән "яшь каләм остасы" идем. Шуңа күрә үз-үземә ышаныч зур. борын да шактый югары күтәрелгән, һәрхәлдә, нинди булса да берәр редакциягә урнаша аласыма тамчы да шикләнми идем Ләкин беренче морәжәгать иткән җиремдә ук конфуз килеп чыкты. 16 нчы хәрби заводның парткомында мине башта әйбәт кенә каршылаганнар, республика матбугатында басылган мәкаләләремне бик җентекләп карагач, мин әдәби хезмәткәр урынына гына дәгъва итсәм дә. редактор булырга кодалаганнар иде. Бер атнадан кидертә куштылар Килдем. Ләкин партком секретаренең карашы 180 градуска үзгәргән булып чыкты. "Син, егетем, бик үк ышанычлы кеше түгел икәнсен,—дип дипломатиясез генә башлады ул сүзен,—без монда белешкән идек, белешмичә булмый, безнең предприятиенең нинди икәнен беләсеңдер. Университеттагы кешеләр, партизан, диләр сине. Әле беренче курста укыган чагында ук заемга язылу компаниясен озмәкче булгансың ниндидер конференциягә сайланып, анда катнашудан баш тарткансың., җәмәгать эшләрендә катнашмый, теләсә нинди тузга язмаган сүзләр сөйлән йөри, диләр..."
Мин коелдым да төштем. Нәрсә әйтим-бөтенесе дөрес Әйтәләр иде шул аны—бергә укыган һәр биш кешенең берсе КГБ стукачы дип Партком секретаре хәтта мин инде үзем оныткан нәрсәләрне дә белә тор|ан булып чыкты
Мина, кабинет ишеген тышкы яктан ябып, чыгып китүдән башка чара калмады.
Казандагы редакцияләр шыплап тутырылган, ә район җиренә минем үземнен барасы килми иде. Аптырагач. Семейгә туганнар янына барып урнашырга булдым. Анда, берәр рәт чыкмасмы, дип майлы буяу белән рәсемнәр дә ясап маташтым (җидееллыкта мәктәп стенгазетасын рәссам буларак та үзем бизи идем бит') —тик беркемне дә кызыксындыра алмадым. Университетны тәмамлагач. Уфадагы Кы зыл таң" газетасы редакциясенә эшкә урнашкан (хәзер инде ул КДУда татар әдәбияты
профессоры) Марсель Бакиров белән яхшы мөнәсәбәттә идем мин—тәвәккәлләп киттем шунда. Редакторлары Алмаев дигән кеше икән. “Бер буш урын бар безнең, уйлашырбыз",—диде Без өлкән сабакташым белән редакция каршындагы бакчага чыгып утырдык. Марсель сораша. "Нишләп алай университет хәтле университетны ташлап китәргә булдың әле9, "—ди. Авыз тишек бит, тик тормый. Күрәсең, кайбер канәгатьсезлекләремне дә әйткән булганмындыр. Әмма минем "разночинец" (бу кушаматны мина А. Гыйлажев таккан иде) фикерләрен әңгәмәдәшем хупламаган булып чыкты—мине шул бакчада калдырып, төшке ашка китеп барды. Ә берәр сәгатьтән Алмаев янына керсәм, өскә салкын су койдылармыни9! "Без сине эшкә ала алмыйбыз икән, ул урын турында башка кеше белән сөйләшенгән булган...” Фәлән-фәсмәтән. Мин тагын ярык тагарак янында торып калдым. Алай да вай, болай да вай—кая барсаң да, кара сакалын артыннан калмый шул. Янәдән, Казанга кайтып, каникуллар вакытында студент халкыннан бөтенләй бушап калган урамнарда киләп сарып йөри башладым. Нәрсәдер эшләргә, бу билгесезлектән чыгарга кирәк иде. Жизни кешедән шактый уңайсыз булса да, ялварулы хат яздым... “SOS, коткарыгыз!”.
Шулай тагын Семейгә барып эләктем. Сенел ул вакытта тимер юл вокзалы ресторанында официантка булып эшли, мина да җизнигә ярдәмче “шабашник” булып, мичләр чыгарышып йөрергә генә калды. Акча ярыйсы төшә—беткән баш беткән, дип, күнел бик тартмаса да, тотындым шул пычрак балчык эшенә. Ә көзгә таба бәхет елмаеп куйды тагын—Семейдә кыска сроклы тимер юлчылар курсы ачтылар. Гади генә кара эш дисәләр дә, таләпләре шактый зурдан булып чыкты. Күзен башка җан ияләре күрмәгәнне дә күрергә тиеш. Төрле хәрефләр, саннар, геометрик фигуралар, төрле-төрле төстәге фонда чак-чак беленерлек булса да, шул хикмәтле китап битен ачуга син анда нәрсә сурәтләнгәнне шунда ук әйтергә тиеш Бүлмәнең бер почмагына басып, ниндидер сүз әйтәләр—син ишетеп, шуны кабатларга тиеш. Әллә нәрсәләр иснәтәләр—шунда ук аның нәрсә исе икәнен чамаларга тиеш—йә янган ис, йә сарымсак исе, йә хушбуй исе, дисен инде. Космонавтлыкка сайлыйлармыни?! Ул заманнарда таләпләр бик зурдан иде шул—укырга теләүчеләрнең уннан берсе генә бу комиссиядән үтә алды. Укыдык. Имтиханнарын бирдек. Без, “өлкән кондуктор” дигән дәрәҗә алып, Семипалатинскидан Рубцовскига яки икенче тарафка—Алейская станциясенә кадәр товар поездларын озатып йөри башладык. Аякта киез итек, өстә телогрейка өстеннән толып, калын итеп сырган чалбар, кулда петардалар, факел-шәмнәр, төрле төстәге флагчыклар, сигнал бирү фонаре, тагын әллә ниләр тутырылган сумка.. Поездның соңгы вагонына як-яклап, һәм сигнал яктырткычы итеп куела торган, керосинлы өч лампа һәм... “башмак” дигән шактый авыр тимер кисәге Анысын, поезд юлда туктап калса, көпчәк астына куярга кирәк. Ул нәмәстәкәйләрнен тулай авырлыгы, һичшиксез, бер поттан артып китә иде
Шулай да ярата идем мин ул эшне. Син утырган соңгы вагон астыннан тасма булып рельслар сузылып чыга, тәгәрмәчләрнең тигез, бер ритмда шакылдавы, юл буенча тезелеп киткән, тимер юлчылар үзләре генә аңлый торган күрсәткечләр, локомотив узуга, күзендәге яшел төсне кызылга алыштыручы светофорлар, янәшә юлдан каршы якка таба баручы паровозның нәкъ менә син утырган вагон яныннан узганда, сау булыгыз, дигән шикелле, озын итеп кычкыртып куюы ниндидер күңелдә романтик хис тудыра, көпчәкләр шакылдаган җайга тамбурда тыпырдап барасы килә иде.
Себер ягы бит (тимер юл үзе дә Турксиб дип йөртелә)—еш кына зәмһәрир суыклар толып эченә дә үтеп керә, каршы искән җилләр хәтта поездның йөрешен акрынайта. Андый чагында җиргә төшеп, ташбака кебек өстерәлеп барган поезд җаена җәяүләп атлыйсың Кыймылда инде, дигән шикелле буферларына суккалап куясын. Ә ул ашыгырга уйламый да. Без көньяк юнәлешендә 32 мен, Новосибирск ягына таба 28 мен тонна йөк ташыйбыз: агачлар, ташкүмер, нефть, тракторлар, машиналар, цемент, сумала, такталар, кислоталар... Ә кайчакта бөтенләй буш вагоннар—"порожняк". Безгә бигрәк тә авыр составлар ошый—ике паровоз (ул вакытта тепловозлар бик аз иде әле) тарткан поезд 50—55 мең тоннаны өстери—шуңа карап безнен хезмәт хакы да арта иде. Бәләкәй тукталышларны сызгыртып, сәлам биреп кенә үтә торган “скорый"ларга да, һәр станция саен диярлек вагоннарын
өләшеп йөргән сборный ларга да кызыга идек без. Ә сонгы пунктка барып җиткәч, сине кайнар душ, кунакчыл ашханә һәм йомшак карават көтә—кире якка кузгалганда, син инде әйбәтләп ял иткән, йокынны туйдырган булырга тиеш Йокы дигәннән, ана бик нык игътибар итәләр иде Аракы эчү. исерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел, чыраенда арыганлык галәмәтләре булса да. сине юлга чыгудан катгый рәвештә тыялар иде.
Белмим, хәзер таләпләр ничектер? Хәер, инде жилкәләренә авыр-авыр фонарьлар асып, котыпка жыенган шикелле кат-кат киенеп йөрүләр бетте бугай Ул олкән кондуктор дигән вазифа да хәзер тимер юллар тарихында гына калды шикелле. Теге чакларда минем эчне пошырганы, мөгаен, баш кондукторный, тиешле кәгазьләр (һәр вагонга аерым документ тутырыла иде бит!) салган күн сумкасын кочаклап, машинист, аның ярдәмчесе һәм кочегар белән гәп сата-сата җылыда барып та. минем—янәсе, шундый "образованный кешенен" бер ялгызы ачык тамбурда җилләп йөрүеннән булгандыр. “Узловой" станциягә җитеп, составны башка бригадага тапшыргач, аннан да битәр, әйбәтләп ашап-эчеп. бераз черем итеп тә алгач, "нәчәлниккә" булган ул ачулар басыла төшә иде Әмма кире юлга кузгалгач, шул ук рәнҗү вә каргышлар янәдән баш калкыта да. кабаттан күнелнс монсу уйлар биләп ала иде Биләмәслек тә түгел: муен тирәсен һәрьяклап чуан басты Суык бабай, калын киез итек аркылы үтеп кереп бармакларны чеметә. Толып булып толыбын җылы тотмый. Үзәкләргә үтәрдәй континенталь климат салкыны ул якларда!
Ә шулай да ул эшемне ярата идем—сонрак шул чакларны сагынып "Паровохтар белән хушлашу" дигән шигырь дә яздым әле.
Юл читенә басып карап тора.».
Ә күңелдә шундый моң. сагыш' Таныш паровоз күк сузып-сузып Ерак калган яшьлек, бир тавыш
Гажәп тә. күпмедер дәрәҗәдә сәер дә иде ул Семей дигән кала! Бабаларым турында сөйләдем бит әле. Мөгаен, казакъ балаларына сабак бирү өчен кыш айларында шушы ерак тарафларга килеп йөргән Бәхтияр бабам да бу шәһәрне читләтеп үтмәгәндер Ул чорларда биредә сигезләп татар мәктәбе булган бит—музейларын карагач, башта мин гаҗәпләнеп тә куйган идем Казакъларның үзләренә—нибары берәү Казакъ әдәбияты классигы Абай Кунанбаев, күрәсен. татар мәдрәсәләренең берсендә укыгандыр Шигырьләрен заманында үзебезчәгә тәрҗемә иткәндә, мин анын байтак кына саф татар сүзләрен һәм безнен халыкка хас әйләнмәләр куллануына игътибар иткән идем Шагыйрь Равил Фәйзуллин белән 1987 елда М Аузовнын тууына 90 ел тулу тантаналарына баргач, андагы галимнәр дә шундыйрак фикер әйттеләр Казакъ халкынын бу ике бөек улы. төрле дәвер кешеләре булсалар да. шул бер үк Чынгыз тау итәкләрендә туып-үскәннәр Ниндидер тылсымы бардыр, күрәсен. бу җирләрнең—минем биредә яшәвемә утыз ел гомер үткәч, бу якларны тагын күрергә насыйп итте.
Мин яңадан Казаныма кайттым. Элекке сабакташларым инде диплом эшләрен язарга, егетләр хәрби лагерьга барып практик әзерлек курсларын үтәргә—запастагы офицер булырга, ә группадагылар исә алдан чамалап куйган урыннарда хезмәт юлын башлап җибәрергә тиешләр иде Мин килеп кушыласы группа студентлары, миннән күп дигәндә бер генә яшькә кече булса да. күбесе мине әйбәт белсә дә. яна коллективка ияләшү җиңелдән булмады Шулай да мин алар арасыннан үземә фикердәш булырдайларын—Н Хисамовны. Ill Садретдиновны, Р Зәкиевне, Ф Сафиуллинаны. Ф Хисамованы якынрак итә идем бугай
Лекцияләр, семинарлар, зачетлар, имтиханнар, ара-тирә театр-концертларга, кинотеатрларга оештырылган культпоходлар. “Татарстан яшьләре" (ул элекке исемен "Яшь сталинчы"—үзгәрткән иле инде') газетасы каршындагы әдәби түгәрәктә X Туфан. Ә Фәйзи. С Баттал. Ш Мөдәррис. Г Хуҗи кебек олкән б\ын шагыйрьләр белән очрашулар, яна әсәрләребезне укып үзара сүз көрәштерүләр, язучыларның Г Тукай исемендәге клубындагы кызыклы очрашулар, иҗат секцияләрендәге бәхәсләрдә катнашулар—менә шулай нәрсә белән булса да мавыга- мавыга. көн артыннан кон үтә торды Шигырьләр дә. мәкаләләр дә язылды Кытлар
артыннан йөгерергә лә инде шактый остарган идек. Элеккечә жебеп тору юк—туры килсә, Чибәркәйләр кочагында йоклап та кайткалый идек. Болай гына, гөнаһсыз гына...
Минем “Беренче мәхәббәт” дигән җырым бар. Исемен әйтмим—хәзер тормышта инде ул. Актаныш ягы кызы. Өч елга якын дуслашып йөрдек без анын белән. Шул чорда күпмедер вакыт мин аны югалтып та тордым—очучы абыйсы һәлакәткә очрап, авылына кайтып киткән булган икән. Университетның бишенче курсында укыганда, бервакыт мина бер хат килеп төште. “Әле кичә генә радиодан тавышыңны ишеттем—син исәнсен икән бит. Мин, ниндидер Әхмәт дигән кеше баскычтан егылып тошеп, үлгән, дигән хәбәр ишеткәч, синсен дип уйлаган идем Шул көннән бирле еламаган көнем булмады” дип язган иде ул.
Аннан ул тагын Казанга килде—без кабат очраша башладык. Аралар бозылып китүнен сәбәбе житди дә түгел шикелле иде Ул университетның журналистика бүлегенә керергә жыена иде—ә матбугатта басылып чыккан бернәрсәсе юк. Мина анын өчен бер-ике мәкалә сырлап бирү берни тормый ла бит инде. Кирелегем килдеме, идеалист ахмаклыгы башыма китереп суктымы—"Нишләп үзен язмыйсың, сина кереп укыйсы бит” дип дорфарак сүз ычкындырдым. Ул елый-елый китеп барды Мин исә аны юатыр суз тапмаганмын
Мин аны тагын өч елдан сон очраттым. Ничектер шулай телестудиягә эшкә барам. Каршыга ул килә. Җилкәсенә простыняга төргән зур гына бөктәр күтәргән. Ул да туктап калды, мин дә. Бер сүз әйтә алмыйча үзара карашып тик торабыз Анын күзләрендә шундый мон... Кайдандыр, минем арттан бер ир кешенен дорфа тавышы ишетелде: “Нәрсә терәлеп каттын анда'.’”. Бер сүз дә әйтә азмыйча, шунда ул кузгалып китте. Мин дә юлымны дәвам иттем. Бу соңгы очрашуга инде кырык еллап вакыт үтте. Онытырга да кирәктер. Тик онытып булмый шул Әлеге дә баягы композитор Сара Садыйкова нык канатлар куйган "Беренче мәхәббәт” жыры да оныттырмый аны
Хәзер кайчакларда уйлап-уйлап та куям: бәлки вакытында бергә кушылган булсак, бәхетле дә яши алмас идек, ызгышып, талашып та беткән булыр идек. Шунысы сөенечле: гомеремнең мәрхәмәтле һәм бәхетле бер таңында балкыган шул нур һаман да жанны җылытып тора
Дипломымның темасыннан да, житәкчемнән дә ундым мин. Инде аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә диссертация яклап, факультетның декан урынбасары булып эшли башлаган Мансур Хәсәнов мина “Ан" журналында эстетика мәсьәләләре” дигән тема тәкъдим итте. Бу—унынчы еллар басмасы; революциягә кадәр чыккан башка газета-журналлар кебек үк аз өйрәнелгән, яна шигырь, хикәя, роман-повестьлардан өзекләр бирү белән генә канәгатьләнмичә, үз сәхифәләрендә сәясәт, театр һәм рәсем сәнгате турында да шактый кызыклы мәгълүматлар урнаштырган Г Тукай. Ф Әмирхан. Г. Ибраһимов. Ж. Вәлиди. К. Тинчурин, С. Сүнчәләй, С. Жәлал исемнәре үзләре генә дә игътибарны җәлеп итеп тора иде. Мин көннәремне университет каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнен әле кайчан гына фикердәшем, сабакташым булган Альберт Фәтхи эшләгән сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә үткәрә башладым. 1912 елдан 1918 елга кадәр гарәп хәрефләре белән басылган журналны актарып чыгуда күп вакытны сорый иде. Аңлашылмаган сүзләр очраса, кайчандыр без “аяклы энциклопедия” дип йөрткән уникаль дустыбызга мөрәҗәгать итә идек. Иске имля укыр өчен башта шактый җайсыз булса да, тора-бара күнектем, хәтта кайбер шәрикъларыма “фәнни консультация” дә бирә башладым
Җитәкчем “Сина оппонентның усалын—Гали Халитны билгеләгәннәр, сак бул!..”—дип кисәтсә дә, диплом яклау уңышлы үтте.
Шулай да минем бу фәнни хезмәтем “сәяси хата” эзләүчеләр күзенә чалынган булып чыкты—аның бу кадәресен күп гомерләр үткәч кенә белдем. “Мәгариф” нәшрияты 2005 елда “История Казани в документах и материалах. XX век" дигән калын гына китап чыгарды Анда архив киштәләреннән яки “җиде йозаклы" яшерен сейфлардан алынган җиде йөзләп чыганак тупланган. Менә шунда 650 нче
номер белән ТАССР Министрлар Советы каршындагы дәүләт куркынычсызлыгы комитетының бүлек мөдире Максютов белешмәсеннән өзекләр китерелә Н Фәттах Ә Кәримуллин. Р Нафыиков. X. Курбатов кебекләрнең фәнни хезмәтләрен тискәре бәяләгәннән сон. ул университет студентларының диплом эшләренә хөкем чыгара—Ф Миннуллин. Н Хисамов. Ш Садретдинов. X. Зарипов һәм башкаларны мисал итеп китерү белән беррәттән. минем хакта “Студент А. Рашитов, при выполнении дипломной работы на тему “Вопросы эстетики в журнале “Ан" (“Сознание ) прочитал 40 произведений и статей дореволюционной литературы, в которых проповедуется теория “чистого искусства", а вопросы национальной культуры излагаются путанно, с неправильных позиции" дип яза Нишлим сон. бу хакта белми йөрүем хәерлерәк булгандыр. Чөнки диплом имтиханнарын тапшыру да. хәрби лагерьга барып солдат шулпасын чүмереп кайту да узды
Югары уку йортын тәмамлауны бәйрәм итеп йөргән Сабан туе көне иде бу Без бөтен сабакташлар М. Горький исемендәге ял паркына җыелдык Кирәк бит шунда килгән бер чибәр кызга игътибар итәргә' Кирәк бит Мин Равия исемле кызый каршына басып тел тибрәтә башладым. Ш Садретдинов анын иптәш кызынын башын әйләндерергә кереште Кызлар, әлбәттә, бездән мөкиббән иде Бу очраклы очрашу дәвам итәр дә. минем тормышка шактый йогынты ясар дип ул чакта кем уйлаган аны?! Актаныш кызы белән ачуланышкан, башка кызлар белән әле танышырга өлгермәгән чак бит—үзем лә ике күзем. Яна танышым шактый өлгер булып чыкты—йә берәр иптәшенең туган көненә чакыра, иә берәр җиргә ял итәргә алып бара. Кайчагында ачуланышып араны өзәргә йөрсәк тә. ул мине эзләп таба. Аннан тагын элеккечә дәвам итә иде.
Мин эшкә Апае район газетасына билгеләнгән илем—КПСС Өлкә Комитетының пропаганда бүлегендә, туган якларыма якынрак булсын иде. дигәч, шукта җибәрергә булдылар.
Август уртасында мин Апаста идем инде Каршылавын әйбәт каршыладылар— “подъемный" дигәннәрен дә түләделәр. Редакциядә минем белән ачылып сөйләшер кеше берәү генә: былтыр Алабуга пединститутын тәмамлап килгән Индус Сирматов кына булып чыкты. Ул хатлар бүлеген җитәкли. Редактор Хөснулла Шәфигудлин һәм җаваплы секретарь Галим Шәйхиев әле Казандагы партия мәктәбенең сонгы курсында укып йөриләр, авыл хуҗалыгы мөдире Фәрит Габдрахманов та октябрь башларында шул ук уку йортының "очный" бүлегенә китеп барды Редактор урынбасары Роза Адаматова—элекке баш редактор Фатыйх абзый кызы —партия бүлеген алып бара, редакция эшендә бик аз катнаша иде Җыен җитәкчеләр арасында югары белемле ике "эш аты"—Индус Сирматов белән мин генә
Ин беренче эш итеп мина врач В. Рыжовның "Ашказаны һәм эчәк авырулары" дигән мәкаләсен тотгырдылар. “Сөреп чыктым" мин моны Җаваплы секретарь "Булып чыкмаган бит бу, егетем" ди. Икенче кат эшкәрттем Анысы да ярамый Галим абыйга. Минем инде тәмам ачу чыга башлады—республика газеталарында да мин язган мәкаләгә бернинди төзәтмә кертмиләр иде югыйсә Шуннан башны кашып уйлап гордым да. ин беренче вариантны кертеп бирдем Җаваплы секретарь хәйләкәр генә елмаеп: "Менә бит. булдыргансың".—дип куйды. Менә ничек—мине юри шулай кат-кат сыныйлар икән
Бер айдан Индус укытучы хатыны Дания белән (алар студент чагында ук өйләнешкәннәр) җәйге ялга китеп барды Чит-ят җир. сөйләшеп утырырдай танышлар әлегә юк—мин шулай итеп бөтенләй ялгыз калдым Эш сәгатьләре беткәч тә. үз-үземне кая куярга белмичә аптырый илем
Шундый күңелсез көннәрнен берсендә Казанга, шул яна танышым Равиягә шылтыратырга булдым. "Якшәмбе көнне Казанга барам әле. өйдә буласынмы * дидем Ул шатланып риза булды Ә анда Казанда. Һади Такташ урамындагы торакта, "кияү егетен" көтеп торганнармыни?! Өстәл тулы нигъмәтләр, аракы да шәраб Бүлмәдә олы яшьтәге бер апа гына бар иде Ул. чыгып киткәндә. Равнинен казагына "Кара аны. ычкындырма!” дип күрсәтмә бирергә дә өлгерде
1961 елда, өлкән улым Бәхтияр тугач, без Казанга күчеп кайттык Мин инде язмышыма күпмедер дәрәҗәдә күнгән, һәрхәлдә күңелем ул кадәр иреккә омтылмый да иде Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисе Михаил Филиппович Долгов, мине студент вакытымнан бирле әйбәт белгәнгә күрә, зшкә
урнашу мәсьәләсендә кыенлык тумады. Әле ул гынамы, ул хәтта мине радиога баш мөхәррир итеп тә куимакчы иде. Минем партиясез булуым гына (ул чакта зур урын биләү өчен КПСС члены булу мәҗбүри шарт иде) комачаулады. Әле бөтенләй таныш түгел яна өлкәдә—моннан ике ел элек кенә ачылган телевидениенең яшүсмерләр һәм балалар редакциясендә эшли башладым. Андагы ижади йөкнең татарчасын беренче көненнән үк берүзе тартып барырга мәжбүр булган Әнәс Хәсәнов белән без бик тиз уртак тел таптык—миңа телевизион тапшырулар әзерләүнең кайбер серләрен генә түгел, хәтта шактый катлаулы кинопроектор белән ничек эш итәргә кирәклеген дә ул өйрәтте.
Яна эш урыны, яңа һөнәр. Монда да сынатмаска кирәк иде. Мин мәктәп һәм пионер тормышы белән мавыгып китеп, бик илһамланып, эшкә керештем. Башка темаларны ничек яктырта алганмындыр, әмма "Безнең календарь" дигән тапшырулар циклы минем өчен үзенә күрә бер "конек" булды. Фәлән елда фәлән галим туган, фәлән җирдә фәлән вакыйга булган, фәлән шагыйрьнең яки әдипнең түгәрәк датасы... Бер карасаң, аларны бер жепкә тезеп тә булмый шикелле. Әмма бик тырышсаң, була да икән Мин тапшыруны композицион яктан бер бөтен итеп корырга, төрле вакыйгаларны, шәхесләрне үзара бәйләргә һәм шуның һәммәсенең уртак бер фәлсәфәсен табарга тырыштым. Тәжрибәм уңышлы чыкты. Летучкаларда ул тапшырулар һәрвакыт уңай бәягә лаек булды. Апрель аенда гына бер "ски" килеп чыкты. Сценарийда яшүсмерләргә мөрәҗәгать иткән "...Син Чкаловлар, Коккинакилар. Гагариннар кебек булырсың, ләкин Америка майоры Клод Итерли кебек яңа Хиросималарга бервакытта да атом бомбасы ташламассың" дигән жөмлә бар инде анда. Менә шул фикер КПСС Өлкә Комитетының идеология буенча секретаре М. 3. Тутаевка ошамаган булып чыкты. Республика радио һәм телевидение хезмәткәрләренең һәм районнардагы радиоинформаторларынын зур киңәшмәсендә ул аны зур сәяси сукырлык дип атады. Хрущевның Греция журналистларына: “Әгәр бу ил АКШның атом коралларын үз территориясендә урнаштырса, без борынгы Элладаның ул антик мәдәни истәлекләре юкка чыгар дип карап тормаячакбыз, тиешле отпорны бирә белербез" дигән сүзләрен иң зур дәлил итеп китерде.
Югары дәрәҗәдәге бу чиновник трибунадан әйткән сүзләрнең нәтиҗәсе озак көттермәде. Телерадиокомитет рәисенең миңа рәхмәт белдерү һәм икеләтелгән гонорар түләү турындагы күңелемә хуш килгән әмере иртәгәсен белдерүләр тактасында юк иде инде. Әле ул гына да түгел, мина хәтта гадәти гонорар да түләнелмәде. Әле ярый шундый “зур сәяси хата" өчен үземә шелтә чәпәмәделәр.
Эшемнән мин һәрвакыт ләззәт табам, хезмәттәшләрем белән көн саен аралашып рухи яктан байый барам, кемнәндер нәрсәгәдер өйрәнәм—һәрхәлдә ижади үсеш кичерә бара идем.
Кызыклы кешеләр байтак эшли иде анда. Өлкән редакторыбыз Әнәс Хәсәнов бу эштә беренче чирканчыгын тоярга өлгергән—башкаларга да аның тылсымлы әлифбасын өйрәтә алырлык тәжрибә туплаган иде. Редакциянең художество җитәкчесе, соныннан төрле театрларда эшләп. Тукай бүләге кебек мәртәбәле исемгә лаек булган, төрле мактаулы дәрәҗәләргә ирешкән Гали абый Хөсәенов. хәзер инде бөтен илгә танылган режиссер Станислав Говорухин, баш мөхәррир вазифасын башкарган тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин. шагыйрьләр һәм прозаиклар Рөстәм Кутуй. Рабит Батулла. Рахмай Хисмәтулла. Кави Латыйп, Индус Сирматов һәм тагын бик. бик күпләр—хәер, бөтенесен санап бетерәсеңмени?!—минем якын хезмәттәшләрем булдылар.
1963 елда мине Ленинградка телевидение хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларына җибәрделәр. Андагы коллегаларның әзерлеге бик күпләрне, хәтта кайбер чит ил журналистларын да көнләштерерлек иде.
Мине Ленинград үзенең демократик традицияләре белән дә әсир итте. Хәзер, белмим, ничектер, ул чорларда бу "төньяк башкала" мин күргән мәдәни үзәкләрдән бик нык аерылып тора иде. Биредә тарихыбызның үткәне турында да хурлап сөйләмиләр, уз вакытында патшаларга атап салынган һәйкәлләр дә саклана төшкән, идеологик карашлар мәсьәләсендә дә күпмедер дәрәҗәдә либеральлек өстенлек итә иде Хәтта көнкүрештәге, кешеләрнең үз-үзен тотышындагы зарур кагыйдәләр дә бик матур үтәлә иде. Таныш түгел берәр жиргә барырга кирәк булса, очраган теләсә кайсы жирле кеше тәфсилләп анлата. вакыты булса, озатып та куя иде Транспортка 162
утырасын булса, рәхим итеп сабыр гына чиратынны көтеп тор. чөнки 5-6 минуттан синя кирәкле трамвай, троллейбус килеп житәчәк. Беркем дә гаепләми дә. тавыш та күтәрми Сабыр төбе сары алтын. Ниндидер эчке рухи нәзәкатьлелек бар иде лен ин градл ыларда!
Нишлисен. Казан безнен язмышыбыз бишеге бит инде ул. Жәйге ялларга кайтканда, дус-ишләргә: “Әй, сезнен ул Казаныгыз, -дип эредән генә җибәрә идем дә. менә тагын шунда кайтып егылырга туры килде Эш мәсьәләсе болан шактый жинел хәл ителде ителүен—мин андагыларга чит түгел идем бит. Радио буенча комитет рәисе урынбасары мина һәрвакыт хәерхаһ булган Ф Фазылжанов та. язмышымның хәтәр мизгелләрендә нык терәк булган Ленар Жамалетдинов та, элекке группадашым Рим Шириязданов та. ерак Пенза яклары мишәрләре арасында фольклор экспедициясенә чыкканда да, хәтта Г Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә университет һәвәскәрләре куйган спектакльдә (Г. Минскийнын “Дуслык чишмәсе" әсәрен сайлаган идек без ул вакыт'} бергә-бергә рольләр башкарганда да дусларча мөнәсәбәттә булган, үзе диктор, үзе актер, үзе баш редактор Рим Кәримов та. башка әллә никадәр танышлар да эшли иде анда ул вакытта. Әдәби даирәгә якынаю, ижат кешеләре белән аралашу күптәнге хыялым иде минем Ә менә гомернең шактый өлеше Парнас тавы тирәсендә түгел, кырларда, фермаларда, буровойларда, промыселларда, жыен тимер-томыр арасында үтте. Бер караганда, мин мона үкенмим дә Чөнки студентлыктан чыгар-чыкмас борын жанга берни бирми торган тәти шигырьләр әвәли башлаган “вундеркиндлар"га минем хөрмәтем шул кадәр генә. Алар барыбер яшәешнен асыл мәгънәсенә төшенеп житә алмыйлар, дөньянын кая барганын акламыйлар, ясалма гербарийлар мохитында гомер сөрәләр Аларнын ниндидер “атаклы'. "мәшһүр", “күренекле" исеме алган зур абыйларга һәм апаларга ышыкланып нәрсәдер маташтырулары мине кызыктырмады да. көнләшү тойгысы да уятмады Ирешсеннәр сон максатларына: дәрәжәле урын да биләсеннәр, орден-медальләр дә таксыннар, лауреат дигән мактаулы исемнәр дә алсыннар Алсыннар Шушы житмеш еллык гомер дәвамында мин инде бернәрсәгә дә гажәпләнмәскә өйрәндем Радиода эшли башлаганда, кайбер лауреатлыкка кандидатларның әрсезләнеп көндәшләрен пычрата-пычрата шул дәрәжәгә омтылуларына ачуым гына килә иде. Гади халык жентекләп тикшереп маташмый бит Биргәннәрме—биргәннәр Ә без матбугатта, радиода, телевидениедә эшләүчеләр анын технологиясен нечкәлекләренә кадәр белеп тора идек Әмирхан Еники белән Нурихан Фәттах. Мөхәммәт Мәһдиев кебек тере классикларны еллар буе чиратнын ин азагында тотуларына нәрсә сәбәп булганы беркемгә дә сер түгел бит'
Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулары редакциясендә эшләү бик күп нәрсәләргә күземне ачты. Әле студент елларымда ук уйлап, фараз итеп, борчылып йөргән кайбер четерекле мәсьәләләрне хәл итү өчен зур мөмкинлекләр тулы. Ул вакытга кайбер нәрсәләрне әйтергә дә ярамый иде але—булачак тапшыруын текстында, мөхәррир, өлкән мөхәррир, баш мөхәррир, комитет рәисе урынбасары имзалары остенә цензорның, ул вакыттагыча әйтсәк. Главлит вәкиленең кулы һәм мөһере булмаса. аны эфирга чыгара алмый илен Тапшыруда Хәсән Туфан яки Салих Баггал катнашкан булса. “Бу жөмләсе белән нәрсә әйтергә теләгән инде ул?"—дип мөхәррирнең тенкәсенә тиеп бетәләр иде. Әле ул гынамы’ Француз язучысы Альфонс Додэнын “Туган тел дәресе" дигән хикәясе бар Сүз Эльзас һәм Лотарингия Германиягә кайтарылгач, мәктәптә француз телен укыту тыелачагы турында гына бара Сюжеты да бик гади Бәйләнде генә бит бер заман Главлит шул хикәянең тәржемәсенә! Янәсе, монын белән нәрсә әйтергә телисез" Татар мәктәпләренең күпләп ябылган, хәтта карангы тагар авылларында да фәннәрне урыс телендә укытуга күчереп маташкан чаклар'
Яна урында әйбәт кенә эшләп киттем мин Өйрәнеп азапланасылары да булмады Бернинди авырлыгын да тоймадым, кыскасы. Әллә студент чагында ук шушы казанда кайнаганга, әллә мина кадәр монда эшләгән Ләбиб Айтуганов. Марс Шабаев, Эльс Галелев кебек дусларым белән гел-гел аралашып торганга, в* 163
сценарийлар язу, тапшыру текстларын раслату, аппаратура белән эшләү үзенчәлекләрен белә идем инде.
Яна кеше ниндидер янадык та алып килергә тиеш бит әле Мин беренче көннән үк үзем яктыртырга тиешле темаларны билгеләп куйдым Әдәби-драматик тапшырулар редакциясе "Фонотекабыз киштәләреннән”, “Театраль викторина”, “Шигърият бакчасында”. “Авыл офыклары”, "Дуслык меридианнарында” дигән яна цикллар ачып җибәрде. Татар әдәбиятының барлык жанрларын да колачлый иде алар. Шул ук вакытта бөтендөнья һәм рус әдәбияты классикасын яктыртырга да, аерым язучыларның түгәрәк даталарын билгеләп барырга да, республика театрларының яна спектакльләре белән таныштырырга да тиеш идек. Әлбәттә инде, радиотыңлаучыларның игътибарын халкыбыз тарихына да юнәлтергә кирәк санадык. Бу эшкә бик теләп галимнәребез Миркасыйм Госманов һәм Равил Фәхретдинов алындылар. Бу тапшырулар эфирга, билгеле, бер каршылыксыз гына үтмәде. Без—Рим Кәримов, Рим Шириязданов һәм мин—аяк терәп каршы торгач, түрәләр комачауламау ягын карадылар. Әдәбиятыбызның нинди олы көчләре безнең омтылышларны яклый иде бит!
1971 елда мине Мәскәүгә Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтына укырга җибәрделәр Мондагы мохит бөтенләй башка иде. Балтыйк буе республикаларыннан һәм Кавказ якларыннан килгән мөхәррирләр рәсми сәясәткә бик үк туры килеп бетми торган "көфер” сүз сөйләүдән дә тайчанып тормыйлар иде. Без радио тарихы, тапшырулар методикасы, жанрлары, төрләре, идеологик көрәшнең кайбер аспектлары, радио эшчәнлегендә эстетик принциплар, философиянең әдәбиятка һәм сәнгатькә йогынтысы турында кызыклы-кызыклы әнгәмәләр тыңладык, семинарлар вакытында кызып-кызып бәхәсләшеп тә ала идек. Атаклы диктор Юрий Левитан, язучылар Сергей Смирнов, Аркадий Васильев, философия фәннәре докторы Ю Борев белән очрашулар хәтергә аеруча тирән уелып калган.
Юрий Левитан безнең өчен әллә кайчаннан ук легендар шәхес иде инде. Аны безнең илдә генә димим, бөтен дөньяда белмәгән кеше булды микән?! Аның уникаль тавышы киң катлау тыңлаучыларга 1931 елдан бирле таныш булса да, ул Бөек Ватан сугышы елларында аеруча популярлык казанды. Бу чорда аның чыгышын көтеп алмаган берәр кеше булды микән?! Юрий Борисович 1936 елла радиодан СССР Конституциясе проектын укуларын. Совинформбюро белдерүләрен, Верховный Башкомандующий приказларын, илкүләм мөһим хәбәрләрне ничек йөрәккә үтәрлек итеп халыкка җиткерүләрен аеруча дулкынланып сөйләде
— 1941 елнын 3 июлендә мине Кремльгә чакырып алдылар—И. В. Сталиннын халыкка мөрәҗәгатен тапшырырга кирәк иде Микрофоннарны жайлаган гына идек—Сталиннын буйга миннән тәбәнәгрәк булуы ачыкланды Аптырагач, анын аяк астына калын-калын китаплар тезәргә булдык,—дип көлдереп тә алды.
Сугыш чорында ана ил җитәкчесе белән күп тапкырлар очрашырга туры килә. Тагын бер эпизодны искә төшерде ул.
—Берәр совет шәһәрен фашистлардан азат иткән саен салют бирү гадәте бар иде. Сүзлекләрдә “салютовать” сүзендә басым “ю” хәрефенә төшә. Алай әйтсәң, яңгырамый гына бит. Мин, кагыйдәләрне бозып, басымны сонгы “а” авазына төшерәм. Мине, рус телен бозасын, дип җыелыш саен тиргиләр. Сталин белән бер очрашу вакытында әйттем шуны, кагыйдәгә туры китереп әйтсәм, тиешенчә янгырамый, дидем Юлбашчынын СССР Фәннәр академиясенә шылтыратып бер әйтүе житте—мина башка бәйләнмәделәр.
Дәвамы киләсе саннарда.