ӨСТӘН КАРАП
«Үзгәреп торучан булганга күңел "калеб" дип аталган- Күнел
сахрадагы бер агачка асылынып һәм җил искән саен әле артка,
әле алга әйләнгәләп торган ялгыз каурыйга охшаган."
(1001 Хәдис).
Күңелендә һәрчак биеклектән курку яшәде. Үз-үзен ничек кенә көйләп
караса да котыла алмады ул аннан. Менә хәзер дә, самолет көчәнеп
югарыга менә башлауга тагын шул курку тозагы эчендә калды Ышанычлы
Жирдән аерыласы килми, ул сөңгедәй карашларын иллюминатор аша
жиргә кадады.
«Алып кал мине Җир үзен белән! Ник ычкындырдың? Синдә каласым
килә!»
"Күнелдәгене санламаган акыл сатлык бит ул!"
Ә анда аста, кайнар парларын бөркеп торган зур мегаполис, берсеннән-
берсе биек йортлары, эреле-ваклы супер-гипер маркетлары, зур-зур
завод-фабикалары, төрле мөһим һәм мөһим булмаган кысыр хәсрәтләре,
мәшәкатьләре, чүп-чарлары белән—вулкан лавасы кебек тулышып килгән
дә кинәт кенә кечкенә бер инеш буенда ухылдап туктап калган. Әйтерсең,
гигант зурлыктагы бер ерткыч җанвар чүл буйлап су эзләп ыжгырып чабып
йөреп ялгыш кына шушы кечкенә инешкә юлыгып беразга сусавын басып
тынып калган.
Ә инешнең икенче ягы, янында ухылдаган бу ерткычның тавышын
ишетмәгән, сулышын тоймаган да кебек, үтә гади, ябай үз тормышы белән
тик яшәп ята сымак...
Әнә, кардан арчылып шәрәеп калган тар-тар бәрәңге бакчалары, бакча
башларында шундый ук кечкенә, төссез генә монсу йөзле агач өйләр.
Шул бакчалар, өйләр арасыннан сузылган, төрле якка бөкрәеп теткәләнеп
беткән юллар-сукмаклар, һәм тагын әллә күпме шушы үксез күренешне
тулыландыручы кирәк-яраклар...
Күккә менеп җитми сагынып та өлгердеме, белмим, тик шушы күренеш
аның да сусавын кузгаткан кебек булды. Әйтерсең, менә хәзер генә ул шул
Лира ИБРАҺИМ ВӘЛИДИ -яшь язучы; "Мирас итеп йолдыз калдырам" исемле
китап отпоры. Алабугада яши.
76
язгы сусыл жирней әчкелтем исен тойды. Үлеп ярата икән бит ул бакча чүбе
янган исне дә. Кәкре-бөкре юллардан чабып йөрүче әнә теге балаларга.
кулларына чыбык тотып каз-үрдәк куалап йөрүче әнә теге хатын-кызга,
бакча уртасында бәрәнге чүбе янган учак буен уратып тәмәке көйрәтеп
торучы ир-атларга чын күңеленнән кызыгып куйды Аларнын тыныч, матур
йөзләрендә учак ялкынының шәүләсе сикерешәдер
Яннарында гына үрсәләнеп-үкереп зур шәһәр кайнап торса да. нишләп
алар һаман монда, шушы рәвештә? Нәрсә тота аларны шушы төссез
жирдә9
Кешелек берсеннән-берсе камил компьютерлар төзи. галәмдә яна
цивилизацияләр ача. нефть, газ сата, керемнәр ала, кайчак югалта, биржалар
гөрли, ЦРУлар. ФБРлар шикле авантюраларны ачып ата, хатын-кызлар
пробиркада ясалган тап-таза балалар табып ята да, ә болар, бәрәнге чүбе
төтененә тончыгып тәмәке тарта!?
Кинәт кенә тагын, килгән саен, зинһар үзегез генә яшәп ятыгыз
шәһәрегездә дип, ике кибетнен берсенә дә аяк атлап чыгасы килмәгән
сенлесе исенә төшеп китте. Ул да нәкъ шулар кебек бит.
Замана агымы аларга кагылмыймы әллә?
Менә ул, яшәешне үзгәртер, алга җибәрер өчен зур идеяләр белән
йөргән кешедәй, ашыга-кабалана, кырыгын кырыкмаса-кырык якка алып
атып кайдадыр очып бара. Бүген дә, иртәгә дә. тагын әле бик күп көннәр
очачак. Беркем дә аны ирексезләми, үзенә кирәк.
Үзенә чамасыз күп кирәк. Ү з кочагына ярты дөньяны сыйдыр) нияте
белән планетаның бер башыннан икенче башына тизрәк очып җитәр өчен
самолеттан самолетка сикерә.
Тик үзе шул бәрәнге бакчасында тәмәке көйрәтүчеләрдән бер генә
тамчыга да бәхетлерәк түгел сыман.
Ни өчен?
Аның кинәт тәннәре чымырдап китте. Шушы тормыш үлчәвенә ул бар
гомерен, гаиләсен, җан тынычлыгын, тазалыгын салды.
Тик барыбер канәгать түгел.
Әнә шул ирләр, арзан тәмәке көйрәтеп бичара кыяфәтендә торсалар
да, аннан мең артык бәхетлерәк, әйтерсең күзәтүчеләрне үртәп, үзләренең
никадәр бәхетле икәнлекләрен башкаларга сиздермәс өчен генә шул сәләмә
киемнәргә төренеп бөкрәеп торганнар сыман тоелды ана.
Йорт салу әллә аның кулыннан килмиме* Нишләп әле ул шушы
күңелсез җирләргә карап моңаеп утыра? Менә әйләнеп кенә кайтсын, Казан
янындагы ин матур урыннан җир алып төзеп куяр купшы гына бер йорт!
Аның тагын тәннәре чымырдап китте.
Андый йорты бар иде бит инде аның. Кара ничек сәер бу дөнья' Аның
бит шушы әле күргән йортлардан мен кат гүзәлрәк үз йорты бар иде бит!
Бар иде!
Инде тормышы җайланып, горләп яшәп ятканда гына тагын үкенечләрен
әйләндереп кайтарып, геубөсен әйттерер очен күккә күгәреп шушы җирне
күрсәттеләрме сон ана'
Кичерелмәгән, пимөк.
Бар да үзгәрде дип ялгышкан гына. берни үзгәрмәгән ләбаса Донья
һаман шул килеш, кайда гукталган булса шул урынында горе икән (пм
Ничек үзгәрсен ди ул? Үзе бит үзгәрә алмаган Тормышын ү гортвЫ лип
яшь хатынга өйләнде Ун ел яшвгеч гаҗәпкә калып •лътгшрыагш т
кебек, I U M . I I \ 1 \ бе юн гел бер герлегә әйләнә икән т ы я кыз го уйлады
Икесенең берсе пө ана кирәкле нәрсәнедер бирмәделәр Ә ул үзе бир юме?
ӘТИ ИТМИ ДИП тмере буе \ IMH.I үпкәләп, рәнҗеп йорле Минем рвнжНП
77
башына төшсә белер әле дип каргады. Ә үзе? Әти булдымы сон улына?
Нишләп, саран гына төрткәләгән акчаларыннан гайре башка берни бирми,
башкалардан күпне таләп иткән?
Ә улы9 Ул үзе рәнҗеп яшәгәндер- Юк, үзләрен калдырып башка хатын-
кыз янына киткән өчен генә түгел. Башка, тагын да мөһимрәк нәрсәләр
өчен. Ничә тапкыр улын эзләп табып гафу үтенәсе килде. Батырчылыгы
җитмәде. Баштарак эчендә җаны булса үзе килеп күрсен бер карт әтисен
дип һаман гаепне анын бакчасына этәрде.
Аннары.
Табалмады ул аны. Беренче хатынының үлгәнен белде. Ә улын таба
алмады. Белгәндер улы үзен эзләгәнен, тик юлына чыгарга яисә тавыш
бирергә теләмәде.
Кичермәгән, димәк. Яисә, бөтенләй кисеп ташлаган.
Алар инде онытканнар, хәтерләреннән сызып атканнар да бар үкенечне
ана мирас иткәннәр
Баштарак гаиләсен җимергәнгә бер дә үкенмәде. Икесенә җитәрлек
дәүләт калдырдым, калганын үзләре карарлар дип, юмартлыгыннан канәгать
тә булып яшәде. Улын җае туры килгәндә күрде. Күрмәсә дә бик исе
китмәде. Ул вакытта тормышы түгәрәк иде.
Кичерелмәгән.
Ул озак вакытлар улына дөресен әйтә алмый йөрде. Ни дип әйтсә дә
аңламас сыман иде. Үскәч, ир булып чын яратунын ни икәнен тәмләп
карагач анлар һәм берсүзсез кичерер дип уйлады. Ә кечкенә улы һаман
тынгы бирми аяк арасында буталанды. Йомшак куллары белән муеннарына
сарылды. Кызларныкыдай кечкенә генә бөрмә сусыл иреннәре белән чәпчеп
битләреннән үпте. "Мин сине яратам, әти", дип бертуктаусыз кабатлады
да кабатлады.
—Син мина кайчан тетрис аласың?
—Туган көнеңә улым.
— Юк, син миңа аны болай ал. Туган көнгә мина зурларныкы кебек
роликлы коньки кирәк.
—Әниең алыр, аңа акча бирдем бит мин.
—Юк, син ал миңа. Әни миңа башка әйберләр алыр.
Ул кәнәфидә тыныч кына телевизор карап утырган хатынын
сискәндереп:
—Нәрсә баланы мина каршы котыртасын? Сиңа бит ул акча балага
әйбер алырга дип бирелгән, һаман котыртып миннән акча соратасын,—дип
җикеренде.
Улы берни аңламаган карашларын әтисенең ярсулы йөзенә төбәп торды
да, барып әнисенең итәгенә менеп утырып кечкенә учлары белән ябык
җилкәләрен кысып тотып, янагын күкрәгенә салып тынып калды. Әйтерсең,
җимерү уты чәчкән амбразураны кечкенә күкрәкләре белән каплап әнисен
кимсетүдән саклап калды.
Хәтерендә, һәр көн иртән эшенә китәргә чыгуга машинасы янында аны
улы белән Казбек дигән этләре икәүләшеп көтеп торалар иде. Алар инде
бар дөньяны айкап чабып килгәннәр. Ул чүгәләп бер кулы белән улының
тирләп беткән маңгаеннан сыйпый, бармаклары белән юеш чәчләрен
аралый. Икенчесе белән алдында уйнаклаган Казбекның колак артларын
кашый. Аннары машинасына утырып улынын яшел, куаныч белән балкып
торган күзләреннән алган нурга коенып, ку}галып эшенә китеп бара.
һәр көн булды микән ул шулай? Ничектер һәркөн булган кебек гел күз
алдында тора.
78
астан КЛРЛП
Аерылышасы билгеле булган көннән сон улы анын күзенә күренмәле
диярлек Бәлки күренгәндер лә ул. үзе күрмәгәндер.
Ә бер кичне, машинасын кабыза алмый интеккән чакта янына килде улы.
Яна гына яшенләп, көчле янгыр бәреп явып киткән иде Баешка төшкән
кояшнын матурлыгын шул көнне генә күреп калды бугай ул Башкача анын
кояш баешына сокланганы булмады кебек.
Хатыны белән яна гына кычкырышып чыккан бик ачулы чага иде. Әнә
шул ачулы чаклар үкенечле дә инде. Әйтәсе килмәгән нәрсәләр әйтелә дә,
рәнжетәсе килмәгәннәр рәнжети ю
—Әти. әйдә сатма оине. ә әти
Ул ачу тулы күзләрен улына күтәрде
—Нәрсә, тагын анан котыртып чыгардымы?
—Юк. Мин калам ич монда Мин. әти. Син кунакка кидерсен
—Ике бүлмәле фатирыгызга кунакка килермен мин улым. яме. бик
киләсем килсә.
-Ә Казбек?
—Казбек монда, яна хуҗаларга калыр Калчаса. әнә эт җыючылар
Йоклатырга алып китәрләр.
—Ә мин''
—Нәрсә син?..
Бик ачулы иде шул. Улы, анын ачулы карашларыннан яшеренергә
теләгәндәй, яшел күзләрен сизелер-сизелмәс торган сары кашлары
астына көчләп тыгарга тырышты. Тик күзләре артык iyp иле Малай
тавыш-тынсыз артка чигенде дә. бакчанын ачык капкасыннан эчкә кереп
югалды. Казбегы да. оясы янында койрыкларын салындырып, ата белән
улның бу сәер әңгәмәсен күтәрелеп карамый тын гына басып тыңлап
торды ла. малай кереп киткән якка борылып тирән итеп бер генә гапкыр
үксеп куйды Аннары иелеп, әле генн ждәшмичө яныннан узыл киткән
малайның ялан аягы калдырган эзенә җыелган янгыр суын йотлыгып
яларга кереште.
Кузгалыл киткәч тә эте һәрвакыттагыча, койрыкларын болгап һау-
һаулап озатып калмады. Суын эчеп бетергән а чокырына иякләрен салып
бакчаның ачык капкасына төбәлгән килеш тын гына ятып ка i (Ы
Эт тә кичермәде.
Тормышының күн вакытын эшенә багышлаган, монда тик ашарга
һәм йокларга гына сугылтлаган ата. асылда исә бу портын шушы сары
башлы малае белән этнеке булып беткәнен аңламаган Хакыйкатьтә >*
хакларын гына хак итәргә хаклы санап өйрәнгән ата аны шушында тирән
бәхетле иткән, шушы нигезнен чын хуҗасы, саклаучысы итеп тойган үз
улын бабасының нигезеннән куып чыгарыл, мәхрүмлеккә, бнлгесезлеккә
втнМЛеККӨ, п<к:елсезлсккә дучар иткән булып чыга икән бит
Аннары Аннары гагам да шрәнрөк яралар...
Бердәнбер сатыл алучы юр өянен беренче катын дагы алы караңгырак
б) гганта ал) ЯН баш тартырлар дип уйлап тәрәз каршындагы җәйрәп үсеп
утырган мил.ип агачын балта белән чалкалап атарга уйлады Башкача
беркемнен башына кереп га карамаган кысыр көенеч анын акылын
юмалады
Гадәти булмаган нинди up ипи пы кон иде ул. Әллә анын балга күыреп
явызлык кылырга йөргәнен тойганга каршы күтәрелде ул юныл
Ул миләш Ул миләш Ул миләш
У in \ юн яраткан кебек j [да ярата ндебт әтисен Чртыннан калдырмый
га i ияртеп норм и к Жөен, кичкырыи ипләрен гөмамлагач капка гәбен юге
чирәмдә сөя I.-ик'и ) гырырга яраталар и к Юк әтисе күбрәк аны анын
п
ЛИРА ИБРАҺИМ в э л и д и
бераз иркәләнүдән ирсеп бертуктаусыз лепелдәүен сабыр гына тыңлый иде.
Ашыга-ашыга сөйләп бетергәнен көтә дә, анын башын күкрәгенә кысып
рәхәтләнеп көлә.
Ниләр турында сөйләштеләр сон әле алар? Хәзер инде бик нык тырышса
да хәтерли алмастыр Ул авырту тойган сыман йөзләрен чытты. Юк, юк,
менә берсен хәтерли икән бит.
- Чирәм өстенә икесе сузылып ятканнар—әтисе кулларын баш астына, ә
ул аркылыга ятып башын анын күкрәгенә салган. Ниндидер гадәти нәрсәләр
турында сөйләш көннәрдер, ул барсын да хәтерләп бетерми, тик...
—Әти, күрәсенме, әнә тегендә минем бәхет йолдызым,—диде ул, күкнен
бер почмагына нәни бармакларын төбәп.
—Ыыы,—диде атасы, башта аның сөйләменә әһәмият бирми.
Малай бераз тын гына ятып карашлары белән йолдызлы күкне
айкады.
—Әй, юк икән әтием, юк. Анысы түгел, әнә тегесе,—дип малай нәни
бармакларын инде икенче якка төбәде.
—Ыыы,—диде атасы, инде бу юлы көлемсәр карашларын улының йөзенә
күчереп.
Тагын бераз гына тын яттылар.
—Әй, төгәл генә белмим инде кайсысы икәнен. Ә, тукта!
Малай яткан жиреннән торып утырып бармагын күк йөзенең бер
ягыннан икенче ягына күчереп төртеп күрсәтә-күрсәтә санарга кереште:
Әке-бәке,
Кыек сәке
Карга, чыпчык,
Син кал, бу чык.
—Әһә, менә монысы. Менә монысы әти, минем бәхет йолдызым.
Хәтереңдә калдыр яме. Иртәгә табалмасам мин синнән сорармын.
И, көлде дә сон әтисе. Тончыга-йөткерә рәхәтләнеп, нидән көлгәнлеген
аңлатмый гына кычкырып көлде дә көлде...
Менә шулар...
Башкача исенә төшерерлек әһәмиятле нәрсәләр дә булмаган сыман.
Әтисен... Әнисен...
Нигә кешечә түгел соң барсы да?
Нигә шул тиклем комсызланып, барысыннан йөз чөереп тормышның
бугазына ябышкан соң ул? Берсе икенчесенә комачаулады микәнни соң?
Ул миләш... Ул миләш... Ул миләш...
Анын аягыңдагы жөе әрнеп сызлап куйган кебек булды Ул тагын үрелеп
аска карады.
Миләш чәчәк ата торган вакыт.
Ул миләш...
Ул миләшне әтисе белән икесе бергә утырткан иделәр. Өй алдындагы
баланнарны да, миләшне дә. Ул үзе бит әле көн аралаш зур чиләкләр белән
ана су ташыды. Миләш нишләптер ул елны корыды. Урынын яратмагандыр.
Ә икенче елга тагын төбеннән янарып чыкты.
Миләшнең барлыгын оныткан кебек әтисен дә инде күптән оныткан
икән бит. Аның кайчандыр булганлыгын, аны—улын, чын күңеленнән
сөюе төсе итеп миләш утыртып калдырганлыгын һәм ниһаять үлгәнлеген
оныткан да бит инде. Ул миләшне үз куллары белән чапкалап аткан да
борчусыз-нисез генә тарих төпкеленә озаткан
но
ОСТӘН КАРАП
Менә бит. килеп чыкты әле. Тик әллә ничек ямьсез, куркыныч булып,
барысы бергә төйнәлеп зур булып күкрәк читләрен авырттырып ертып килеп
чыкты. Шул вакытта аягынын йөзен ярып төшергән балта ярасы кебек...
Тегендә аста. бәрәңге сабагы төтенендә тончыгып тәмәке тартучыларның
нәрсә өчен үзеннән өстенрәк тоелганын анлады ул хәзер. Аларнын
намусында нигез рәнжеше. тутан жир рәнжеше. ата рәнжеше һәм миләш
рвнжеше юктыр.
Ул кешеләрне үзе белмәсә дә. алар аны белеп, үкенечләрен үзләрендә
тойганга, анын хәсрәтле карашларын күрергә теләми артлары белән торган
сыман тоелды.
Әллә акылдан язамы соң?
Туктатыгыз, зинһар, самолетны! Туктатыгыз, мин төшәм"1
Төшәр дә. каршыларына басып йөхпәрен туры тотып барсын ла анлатып
бирер. Тыңларга теләмәсәләр язып бирер, һич югы радиодан сөйләр!
Айларга тиешләр алар. Акларлар! Аны кызганып әрнеп еларлар да әле.
Еларлар1 Ник еламаска'' Кызганыч бит ул' Кызганыч'
Калын портфель кыстырып мөһим сәфәргә чыккан, бәрәңге сабагы
яндыручы ирләрне күреп самолетның иллюминаторына сарылып үксеп
елап баручы, шушы мәгърур илнен бер эшлеклесе бичарасы ул!
Шушы жир өчен яшим. хезмәт итәм дип уйлап ялгышкан ул Җирлә
түгел, гомере буе жирдән югары, һаман самолетта икән бит
Ә жирдә әнә алар. бәхетлеләр. намуслылар. вожданлылар. тугрылар,
атадылар, уллылар!
Бакчаларында миләшләре, баланнары! Этләрен ияртеп бакча буйлап
чабучы яланаяклы малайлары...
Алар икенчеләр.
Ул алар кебек түгел!
"Үз егет" түгел ул.
Менә нигә курка икән ул биеклектән Йә. Хода. ниһаять, вак һәм гун
күңеленә курку салырга сәләтле бердәнбер чара икән бит бу' Җирен, аяк
астындагы газиз жирен югалтудан, җир кешесе булуыннан туктаудан курка
түгелме соң ул?
Чөнки, самолет та ничек кенә озак очуына карамастан, барыбер бер
жиргә төшәчәк!
Бер төшәчәк!
Ул да жирдән атлап китәчәк
Җир! Минем синдә каласым килә!