Логотип Казан Утлары
Роман

МӨНИРСТАН

 

РОМАН

Гайния белән идарәдә сөйләшү юаныч китермәсә дә, егет өметен өзмәде. Кызлар текә, тәкәббер халык, бигрәк тә чибәр булып күзгә бәрелеп торганнары. Ә Гайния шундый сирәкләрнең берсе. Мөниржанны күрү белән муенына сарылмавын да аңлап, аклап була. Ник дисәң, шәһәрнең азгын, җай чыгуга әрсезләнеп муеныңа асылынырга торган марҗасы түгел бит ул. Гайния—авыл кызы, авыл иркәсе.

Мөнирҗан әнә шулай уйланды. Кызнын кыланмышларын күпмедер дәрәжәдә акласа да, вакыйгаларны үзагымына куеп, кул кушырып утырырга җыенмады егет. Ярар, кыз горур да булсын ди. бераз гына иркәрәк тә булсын ди, ник шулкадәр кылана. Мөниржаннын җанын ник шулкадәр телгәли соң ул?! Йөри торган бүтән егете булса, ишетелер иде, кем беләндер түшәк уены уйнап алган булса, сөйләрләр иде. Әнә ич Югары очтан Сәлимәне Хәсьяновның «үз итүе» хакындагы хәбәр белән сарафанлы радио авылны тутырды. Ә бит Габдерәхим абзыйның ул кызына уналты гына яшь. Авылның авызын томалый алмыйсың шул. Авыл авызы—мир авызы.

Буранлы төндә Гайния кочагына чумуын Мисбах томанлы гына хәтерли. Иртән уянып киткәч тә ул моны төш кенә булгандыр дип уйлады. Ничек инде уйламаган җирдән шундый чибәр, җитмәсә гыйффәтле кыз аны үз кочагына алсын! Бу бит сөлектәй егетләрнең дә төшенә кермәстәй хәл. Бик теләсә, үзе кебек бер аксак шайтан түгел, Хәсьянов кебек арурак ир- ат та бетмәс иде лә аңа. Мисбах Хәсьяновның Гайниягә йотардай итеп караганын сизми дисеңме? Үзенең бу эшен прсидәтел белсә ни эшләтер? Хәсьяновның талканы коры.

Мидхәт Хәсьянов комсомол активисты булып, сугыш алдындагы хәтәр елларда хезмәт баскычлары буйлап, яхшы чүпрә салынган камырдай, бик тиз күтәрелде. Фашистлар йөздән артык халыкның уртак ватаны саналган Советлар Союзына басып кергәндә, ул партиянең район комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли иде. Башкаларны Ватанны сакларга җибәрү буенча көне-төне үгетләсә дә шәхси үрнәк күрсәтергә никтер ашыкмады Мидхәт.

Ләкин сугыш—сугыш инде ул. Сугыш үз законнары белән эш итә. Бармаска тырышып, бер ел чамасы бронь белән калып торса да, барыбер—ахыр чиктә Хәсьяновка солдат шинеле кияргә туры килде.

Дәвамы. Башы 1нче санда.

Өлкән политрук чинына кадәр күтәрелде, хәтәр бәрелешләрдә гаярь йөрәкле, үзен аямаучы Хәсьянов берничә тапкыр яраланды Шулай да Ходай Тәгалә үзенен ата коммунистларының берсе саналган Мидхәтне миһербаныннан ташламады: чираттагы ярасыннан тернәкләнгәч, комиссия аны фронт өчен яраксыз тапты.

Көн саен йөзләгән, меңләгән ир асыллары кырылып торганда, авыл- шәһәрләрдә ир заты күзгә кырып салырлык кына калган бер вакытта Хәсьянов кебек кешегә вакансия бетәме сон! Сугыш бит ул кадрлар үсүе өчен иң уңайлы вакыт. Баштарак Мидхәт райкомда калырга теләгән иде. Ләкин ул сугышка киткән чагында инструктор гына булып эшләгән (бөркетләр югында чыпчык та әлләкем), ә хәзер ниндидер могҗиза белән беренче секретарьга кадәр күтәрелгән Һади Вәгыйзов икенче төрле уйлады: ана «Коммунизм өчен» колхозында рәис вазифасын тәкъдим итте Райком тәкъдименең, гәрчә ул шәхсән беренче секретарь авызыннан гына чыкса да. хәрби приказдан ким түгеллеген белү өчен Хәсьянов кебек райком аппаратында эшләү мәҗбүри түгел. Аны чак-чак кына уйлый белгән һәркем анлый. Шуңа күрә Мидхәт бу тәкъдимгә каршы төшеп, бүтән вариантлар эзләп тормады, беренченең кул астында башка вазифалар барлыгын белсә дә.

Һади Вәгыйзовнын үзен читкәрәк тибәргә тырышуынын сәбәбе кайчандыр аларнын «сөт баҗалары» булуында икәнен Мидхәт шунда ук төшенде. Вәгыйзовнын кабул итү бүлмәсендә Люцияне күргәч, ул башта куанган иде. тик иртәрәк булган икән. Сугышка киткәнче, Хәсьянов иргә дә. миргә дә ярый белгән бу чибәр ханым белән татлы-ләззәтле минутларны аз татымады. Ул чакта Люция башлангыч классларда укыта һәм мәктәп комсомол оешмасын җитәкли иде. Аның ничек итеп үз кочагына шуып кергәнен, дөресен әйткәндә. Хәсьянов хәтерләми дә. Менә шул хәзер Беренченең кабул изү бүлмәсендә утыра. Беренче белән Люция арасында эшлекле мөнәсәбәтләр генә булмаганын аңлар өчен бу икәүне бөтенләй белмәскә яки ангыра булырга кирәк.

Ләкин Вәгыйзов та дурак түгел. Ул райкомда сирәк була, анын күп вакыты авылларда уза. Казанга да чакырып торалар. Ә азгын хатын-кызнын акылы үзе белән: таза, яшь, чибәр Хәсьянов. райкомда калса, кабат Люциягә кармак салмас дип кем әйтә? Һадиның һич кенә дә Люцияне югалтасы килми. Ник дигәндә, Люция белән түшәктә булу ул бит бер тапкыр оҗмахка кереп чыгу ди1ән сүз. Нигә соң Һади үз хатыны белән андый ләззәтне татымый икән?

Колхозга җибәрелүенең төп сәбәбен аңлаган Хәсьянов: «Әй. эченә кадалсын сана Люциясе, баш исән булса аннан арураклары да табылыр»,— дип юатты үзен, һәм суга караган кебек булып чыкты. Авылда нәрсә-нәрсә. әмма күнелс мут ир-ат өчен хатын-кызга кытлык юк иде. Икенче бер авыр ягы бар: ничек итеп хатын-кыз урманында нәфсенне тыеп калырга, чик- чаманы белергә.

Хатын-кызны анламассын. Берәүләре, фронтта тере ирләре була торып та типтереп калу ягын гына карый Япь-яшь кызлары артыннан йөри, форсат чыгуга, җәелеп ятарга гына торалар Шул ук вакытта кайберләре, ирләренең һәлак булу хәбәрен әллә кайчан алып та. яки сугышка кадәр үк ирсез калып та. мәрхүмнәргә тугрылык саклап, ялгыз яши бирә Мәрхүм ирләренә тугрылык саклаучыларны әле анлап була, ә менә вәгъдәләшергә дә өлгермәгән егетләрен көтүче кызлар турында ни дияргә?

Колхоз рәисе вазифасының җаваплы, мәшәкатьле эш икәнен Хәсьяновка сөйләп аңлатасы юк Авылда туды, авылда үсте, авылдан райком номенклатурасына күтәрелде. Колхоз партоешмаларын райком бюроларына хәзерләүгә дә аз җитәкчелек итмәде. Бу эштән аерылып торуына нибары ике ел чамасы гына. Ләкин рәис вазифасы гел*гел авырдан гына тормый.

 

утыз көн уразанын да бер көн гаете була. Кайсы колхозный председателе аерткан сөт эчеп утыра? Колхоз алдында бурыч бер генә—җиңүне мөмкин кадәр якынайту өчен ит, сөт, икмәкне күбрәк җитештерергә. Монын өчен колхозларда йөзләрчә һәм меннәрчә кеше көнне төнгә ялгап эшли. Эшләсен! Даһи юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталин шулай куша, сугыш шуны таләп итә. Көне-төне эшләгән кешенең әллә нинди фәлсәфәләргә бирелергә вакыты да, хәле дә, теләге дә калмый. Ул кол хәленә төшә, әкәм-төкәмгә яисә бүтән бер бөҗәккә әверелә. Ә коллар белән идарә итү мең кат җиңелрәк.

Бу хакыйкатьне озак еллар активист булып йөргән һәм югары түрәләр белән дә аралашкан Мидхәт Хәсьянов комсомолда чакта ук тирән үзләштергән һәм сизенүенең моңа кадәр аны алдаганы юк иде әле.

Юк-юк, колхозга килеп ялгышмады ул. Авылның крепостнойлык чорында ук, ә бәлки тагын да элегрәк формалашкан коллык психологиясе чираттагы «прсидәтелне» нәкъ Хәсьянов уйлаганча һәм теләгәнчә кабул итте. Партиянең демократик централизм принцибына нигезләнгән «халыклар атасы»нын диктаторлыгы югары түрәләргә генә түгел, урта һәм кечерәкләргә дә үзләре эшләгән җирдә ике әйттертмәскә ирек бирде.

Ләкин, кулда власть бар дип Хәсьянов чик-чаманы онытмады, ара- тирә «ят ризык» авыз иткәләсә дә, моны үзмаксат итеп куеп, кайберәүләр шикелле «мир үгезе»нә дә әверелмәде, биш-алтыны алырга мөмкин булган чакта да өч-дүрт белән канәгатьләнә белгәнгә, комсыз диеп тә даны чыкмады «Күп ашасан. аз ашарсың, аз ашасаң, күп ашарсың»—бу аның күптәнге яшәү принцибы иде. Колхозга килгәннән бирле «нарком нормасын» капмаган көне калмады диярлек, ләкин ул беркайчан да халыкка исерек күренмәде.

Хәсьяновнын даны бөтенләй көтмәгән яктан чыкты. Артык каты күңелле, кырыс, кансыз иде яна рәис. Гаебе булганнарны әйтеп тә торасы юк. бер гаепсезләргә дә давыл, ураган булып ябырылды ул. Башак җыйган балаларны бастырып куып тоткач, кан сидерткәнче ярды. Ире сугышта үлгән Зәйтүнәнен малае шуннан тотлыга торган булып калды. Авыл хатыннарының төн йокысы исәбенә чокыр-чакырдан хәзерләгән печәннәрен колхоз ындырына кайтарып аударттырды. Килүенә ике ай узмады, яна прсидәтелнен кемлеген аңларга да өлгермәгән халык Хәсьяновка «Дәҗҗал» дигән кушамат такты. Ләкин халык кемгә дә булса зарланырга, шикаять язарга уйламады да, чөнки замана—көчленеке, хакыйкать эзлим дип, Алла сакласын, тагын да зуррак бәлаләргә тарырсын. Моңа кадәр карга күзен карга чукыганы булмады. Ә сугыш елларында—бигрәк тә.

Бу кушамат көннәрдән беркөнне Мидхәтнен үзенә дә барып иреште. «Такмагайлары тагы,—дип уйлады ул, исе китмичә генә,—кара халык барыбер кара сарык булып калачак. Мин бит моны үзем өчен эшләмим, ил өчен, ватан өчен эшлим».

Баш хисапчы Мисбахны Хәсьянов электән үк белә иде. Райкомда эшләгән елларында «Коммунизм өчен» колхозына нинди генә эш, нинди генә йомыш белән килсә дә, баш хисапчыга «орынмый» үткәне сирәк булды. Колхоз хуҗасы әмереннән дә чыкмый, үзен дә онытмый торган бухгалтерның кайда да әшнәләре җитәрлек. Айныр-айнымас йөрсә дә, Хәсьянов өчен Мисбах кебек кеше үтергән иде инде Шуна күрә ул башканы эзләп маташмады.

Яна председательнең үзенә мөнәсәбәтен тиз ачыклаган Мисбах элек ничек яшәсә һәм эшләсә, нәкъ шулай дәвам итте

Әйе, район үзәгендә Доха карчыкларда булган хәлгә кадәр ул Хәсьяновтан тамчы да шикләнмәде. Колхоз рәисенең кодрәте зуррак, анысы дөрес, тик алар икесе бер арбага җигелгән—Хәсьянов колхозның ун кулы булса баш 12
хисапчы—сул кулы. Уртак эшне башкару өчен ике кулнын бергә хәрәкәт итүе кирәк.

Каракнын бүреге яна дигәндәй, бу хәл турында Гайния Хәсьяновка сөйләгәндер, тегесе хәзер матур кыз өчен үч алу жаен гына карап йөридер дигән шик кереп оялады анын башына

Гәрчә Хәсьянов Гайниягә карата битараф булмаса да. вакыйганы ашыктырырга теләмәде. Әгәр ризык булырга язса. Гайния качмас, керәсе ризык тешенне сындырып булса да керә ул. Әнә бит Сәлимә, янып торган уналты яшьлек кыз. фермада шаяртып кына кочаклаган иткән иде. сыгылды да төште. Җитмәсә:

—Мидхәт абый, син мина беренче күрүемдә үк ошаган иден.—дигән була.

Мидхәт аны йөреп шомарган берәр нәрсәдер дип уйлаган иде. кыз икәнлегенә ышангач, исе китте. Алай да була икән дөньяда, югыйсә кырык мирдән калганнары да кайчакта шундый итеп кылана, шундый әртисләнә. шаклар катарсын.

Табигать шулай яраткандыр, күрәсен. яшь булса да дәртле, тәкатьсез иде Сәлимә. Нишләптер шушы чибәр кыздан тиз туйды Хәсьянов. Әллә оят дигән нәрсәне бик тиз онытуы, артык әрсезлеге, сабырсызлыгы, халык фикеренә исе китми төкереп каравы сәбәпче булды, әллә башка сәбәп Хәзер ничек котылырга белми йөргән чагы Җитмәсә, авылда даны да чыгып өлгерде. Ә ниндидер селәгәй кызлар белән телгә керү Мидхәтнен планында каралмаган иде.

Авылда эшсез күпме ятарга була. Йорт тирәсендә тегесен-бусын караштырып, октябрь узды, ноябрьнең жидесе алдыннан кар төште Бөтен дөнья акка төренгән. Нәкъ теге вакытта Гайнияне беренче тапкыр озата кайткандагы кебек.

Кулы төзәлеп бетмәгән диптер инде, моңа кадәр Мониржанны эшкә дәшүче булмады. Болан киләп сарып йөреп булмас, житәр. кешедән оят дип уйлады Мониржан һәм бригадир янына үзе китте. Өлкән яшьтә булуы аркасында гына фронтка алынмаган бригадир Харраснын аны күрүгә шундук авызы ерылды:

—Әйдүк, әйдүк, Мөниржан энем Килеп бик яхшы иткәнсен. безгә кешеләр, эшче коч бик кирәк.

Килүен килдем дә бит. Харрас абзый, ни эшкә ярармын икән? Берәр кулай эш табылса дигән идем...

—Синең кебек егеткә эш тапмабызмы?! Әй. энем. энем, бик беләсең килсә, бер кешене биш итәр идем мин. Ат жигүне онытмагансындыр бит?

—Юк шикелле.

—Алайса жик Күк бияне, саламга барырсын. Арурак атлар барысы да урман кисүдә

—Саламга барырга ’—дип кайтарып сорады Мөниржан Шушы сынар кул белән ме?

—Әйе. ник аптырыйсын ана?

—Төяп булыр микән дим

—Түбән оч Гыймади абзыйны хәтерлисенме'.’

—Хәтерлим.

—Хәтерләсәң, шул анын да бер кулы юк иде мәрхүмнең Герман сугышында, теге ундүртенче елгысында. өздереп кайткан иле Салам да ташыды, печәнен дә чапты, урман да кисте шул Гыймади абзый. Аллаһы боерса, син дә булдырырсың.

Мониржан сәнәкне ничегрәк тотасын, саламны ничек төнисен күз

 

алдына китерде дә, йөгән эләктереп, ат тотарга кереп китте.

И Күк бия, танырсыңмы икән үзеннен Мөниржанынны? Мөниржан бит синең белән, тракторга утырганчы, күпме сабан сөрде, урманга йорде, көлтә ташыды. Ул чакта Мөниржан, малай гына булса да, ике куллы иде. Ә син, Күк бия, якын, үз итмәгән малай-шалайга гына түгел, өлкәннәргә дә баш бирми идең.

Шундый уйлар белән Мөниржан сөякләре тырпаеп калган арык атлар арасыннан Күк бияне эзләде. Аранда тапмагач, нечкә бүрәнәләрдән колхозлашкач ашык-пошык әтмәлләгән абзарга керде. Баштарак аңа ярымкарангы абзарда барлык атлар да бертөсле булып күренде. Тора- бара күзләре ияләште, кайбер таныш атларны шәйли башлады: әнә сигез центнерны эһ тә итми тарта торган Төке. Әнә бер аягына аксаса да, бик жәһәт йөрүе белән аерылып тора торган Милиция; көч ягыннан Төкедән генә калыша торган Вафа, ботына кунган чебен-черкине дә куарга иренгән Кашка алаша. Ә Күк бия кайда соң?

Күзләре белән эзләп таба алмагач, Мөниржан элеккеге еллардагы кебек:

—Күк бия, бах, бах!—дип, әче иттереп сызгырып җибәрде. Менә Ходанын хикмәте—карангы почмактан бер ат хәлсез, ләкин назлы тавыш белән кешнәп жавап кайтарды һәм торып басты. Рәхмәт төшкере, онытмагансың икән бит. Күңеле нечкәргән Мөниржан Күк бия янына китте. Әйтерсең, ат шушы очрашуны гомере буена көткән, башын егетнең җилкәсенә салды. Гайнияне уздырдың әле син, Күк бия. Ул әнә ничек тиз онытты. Йөгән кидереп, Мөниржан атны яктыга алып чыкты.

Каһәр суккан сугыш! Әзмәвердәй ирләрне, сөлектәй зифа хатын- кызларны, гөнаһ кылу түгел, аның барлыгын да белмәгән сабыйларны үтереп кенә калмадың, атларны да карачкыга әверелдергәнсең бит син. Кара инде бу Күк биягә, Мөниржан җиккәндә баскан урынында да тик кенә басып тора алмаган ат бүген сөякләргә тарттырылган тиредән генә тора. Ә күзләрендәге сагыш! Елап җибәрүдән Мөниржан үзен чак тыеп калды. Мескен Күк бия! Әйтәм жирле бүген кешнәвең дә шактый хәлсез чыкты.

Ләкин бер Күк бия генә мондый арык булса, ярты гына бәла булыр иде. Фажиганен зурысы шунда ки—атларның барысы да, көчлерәк җил иссә, аварга тора. Сугыш аларны шундый талаган, талкыган ки, хәтта жәйнен авыз тутырып чәйнәр витаминлы үләне дә хәл кертеп өлгерә алмаган. Хәер, хәл керсен өчен атка ял, солы, он кирәк. Ә колхозда боларның берсе генә дә юк. Әле ничек бу атлар бөтенләй күтәрәмгә калмый, менә ул чагында ни эшләр идең?!

Күк бияне ничекләр генә кызганмасын, Мөниржан аны барыбер җигәргә һәм саламга барырга тиеш иде. Чөнки саламны фермада ач сыерлар, бозау, сарыклар көтә. Салам бу кышта малларның бердәнбер ризыгы, яшәү белән үлем арасындагы сират күпере.

Ул, атын җиккәндә, тешен кысып телен канатып бетерде. Нинди каты дуга эләкте, әллә сон сынамакка бригадир юри шунысын бирдеме— чөелдерекне кысып бәйләү мең газапка әверелде. Чулак кулын да бәреп авырттырды. Ләкин ничек итсә итте, ат җигелеп бетте. Маңгаена чыккан тирләрен Мөниржан, зур канәгатьләнү хисе кичереп, солдат бүреге белән сөртеп алды. Бу бит башкалар андый алмаслык, үзенә күрә зур бер жинү иде.

Ул алып кайтасы солы саламы Торна тавында. Шушы яшенә җитеп. Мөниржаннын ул тауга торна төшкәнен күргәне булмады булуын.

Анын хәтеренә кайчандыр Фазлыйәхмәт мулланың бабасыннан ишеткәнне сөйләгәне килде. Имеш, элек бу тауга язын-көзен торналар ял итәргә төшкән. Бер язда сабан сөрүчеләр тауда ак торна күреп, авылга 14
кайтып әйтәләр. Бу могҗизаны күрергә карты-яше шунда ашыга. Менә бит. Ходанын хикмәте, ак торна да була икән! Исләре-акыллары китә

Ак торнанын бәхетсезлегенә каршы, бу хәбәр урыс алпавыты яшәгән имениегә дә барып ирешә. Шул төндә алпавытнын балага уза алмый интеккән килене төш күрә. Гайсә пәйгамбәргә охшаган берәү ана. ак торна бавыры ашасан. игез бала табарсын. ди. Хатын шунда ук ирен уята да ак торнаны атып алып кайтырга куша Тан атуга, ире шулай эшли дә.

Ак торнаны атып үтергәч, торналар тау өстендә, кызганыч тавышлар белән коркылдап, бик озак очып йөриләр. Бу аларнын корбан булган иптәшләрен юксынып елауларымы, әллә шушы жирне. кешеләрне каргауларымы булгандыр, шуннан сон алар дәррәү очып китәләр. Жирдә бер ялгыз торна гына әле тагын ике көн өзгәләнә. Анысы, мөгаен, ак торнанын яры булгандыр. Өченче көнне тан белән анысы да. сонгы тапкыр кычкырып, болытлар арасына кереп югала.

Бай килене балага узгандырмы, юкмы, риваятьтә ул хакта берни дә сөйләнми. Әмма бу тауга торналар бүтән төшми Шуннан аны башта Торна каргаган тау дип йөртәләр, тора-бара. ул Торна тавына гына кала

Юл уңаенда Мөниржан өенә керде һәм кая барасын әйтеп чыкты Аннан Торна тавына юл тотты.

Ноябрьдә көннәр шактый кыскарса да. әле вакыт бар. шуна күрә Мөниржан атын ашыктырмый Мона рәхмәт йөзеннән Күк бия әкрен генә атлый. Аны юырттырырга теләсән дә. ай-һай. түзәр микән.

Дөнья ап-актан киенгән һәм шундый саф, кайдадыр әшәкелек һәм әшәке күнелле кешеләр булуына да ышанасы килми

Кар төнлә генә яуганлыктан, әле чана эзе төшеп өлгермәгән. Мөниржан тәүге юлаучы, дилбегәне сирәк-мирәк әле унга, әле сулга тарткалап куя Күк бия. ничек итсә итте, аны Торна тавына алып килде

Атын туктатып. Мөниржан солы эскертләрен санады—егермеләп икән Харрас абзасы. күнеленә ошаганыннан төярсен. дигән иде Ул авылга якынрагыннан башларга ниятләде

Чанасын эскерт янәшәсенә җайлап куеп, бастырыгын кырыйга ташлаган иде. сискәнеп китте: аягы астыннан гына диярлек әле тунын тулысынча алыштырып та өлгермәгән ярым соры, ярым ак куян чыгып ычкынды

Тьфү. шайтан, котны алдын бит!—дип куйды ул. күңеле булып.— Мылтык юк шул. ни эшләтергә икәнен белер идем, куян бәлеше эчне тишмәс иде.

Белә үзе. бер түгел, биш мылтыгы булса да. бу куянга атмаячак ул. Бәлеш дип шундый гүзәл жан иясен җәберләргә сон' Тагын бер тапкыр күреп калырга дип караса, куяннан җилләр искән иде

Кар шундый йомшак, сәнәк белән эз генә кагыл, оча да китә Әйе. хәзергә шулай Менә бер-ике буран гына узсын, эскертенне көрт басып китә, карын көри-кори хәлдән таясын Кар дигәнен дә бүгенге кебек таралып тормый, тыгызланып ката, бер-ике тапкыр җепшеккә эләксә, бозга әверелә. Ничек кирәк алай эскертне ачсан. эшнең тагын да газаплырагы башлана: берәмтекләп диярлек салам йолкырга керешәсең Көчәнүдән иренең чәйнәлә, сыдырылып, беләкләрен каный, тырнакларың каерыла Бәхетең елмайса, бераздан эскерт жаена тешәсен Мона ирешсәң, саламны сәнәк белән каерып ала башлыйсын Ә бу инде кул белән берәмтекләп йолку түгел, күпкә үрчемлерәк.

Бүген Мөниржанга жинелрәк булырга тиеш: кар юк. сентябри» гына өелгән эскерт артык басылып та өлгермәгәндер

Дилбегәсен чишеп алып. Мөниржан анын бер башын чана үрәчәсенә бәйләде, икенчесен исә эскерт аша ыргытты Исәбе шуна тотынып түбәгә менү һәм эскертне сәнәк белән ипләп кенә сүтү иде Дилбегәне ыргытуын
ыргытты, ләкин ул кыска булып чыкты. Очын эләктерим дип, Мөниржан сикереп-сикереп караса да буе җитмәде. Ә майлагандай шома солы саламыннан болай үрмәләп кенә менү сау-сәламәт кешенең дә кулыннан бик килми.

Беренче адымнан ук унышсызлыкка очрагач, бәлки, башка берәүнен кәефе кырылыр иде. Мониржан исә елмаеп кына куйды. Ничек инде анын шундый юк-барга да исе китсен. Ул бит бүген, бисмилла, эшкә чыкты. Елдан артык вакыт узганнан сон, дары иснәп, снаряд, бомбалар астында калганнан сон. салам ташу үзе бер бәхет, ләззәт ләбаса! Ул сынатмаска тиеш, бөтенләй төшеп калмаганлыгын үз-үзенә. Гайниягә, бригадир Харрас абзасына, бөтен авылга расларга тиеш.

Эскерт куюнын үз осталары була. Алар һәр сәнәк саламны йозаклап салалар. Шу на күрә саламга килүчеләр аны теләсә ничек сүтә алмый, монын өчен эскертнен жаена төшәргә кирәк.

Мөниржан бу хакыйкатьне онытып җибәргән иде. Менә ул сәнәген ун кулына кысып тотып, сабын чулак кулынын жине астыннан җибәрде. Исенә төште: Гыймади абзый шулай итә торган иде.

—Бисмилла иррахман иррахим! Хәерле сәгатьтә!

Ул бар булган көченә сәнәген эскерткә батырды һәм тарта башлады. Эскерт селкенде, ләкин куелуына ике-өч ай гына узса да. саламы чыгам димәде. Мөниржан сәнәген бераз суыра төште, әмма моның да файдасы тимәде. Болай булгач бердәнбер юл кала: саламны кул белән йолкырга. Ул шул чагында очлы тимер ыргак алып килмәгәненә үкенде, ыргак белән йолкуы бөтенләй икенче шул.

Яраланып госпитальдә ятулар, өйгә кайткач та юньле-рәтле эш күрмәү сәбәпле хәлсезләнеп калган кулы, салам белән тарткалаша торгач, тиз арыды Житмәсә, ныграк көчәнсә, сул кулынын өзелгән җире сулкылдый башлый.

Маңгаена күптән тир бәреп чыкса да, Мөниржаннын аны сөртергә вакыт әрәм итәсе килмәде, ярсып-ярсып салам йолкыды. Күзенә кереп, тире әчеттерә башлагач кына сөртергә мәҗбүр булды. Ул шулкадәр бирелеп эшләде ки, саламнан күтәрелгән тузанның тамагын кытыклавын да, изүләренә солы, әпчүк кылчыгы тулганын да сизмәде.

Кышын саламга баруның беркайчан да жинел булганы юк. Адәм-рәтле елларда колхозный унар-унбишәр аты бергә кузгала, бергә төяп кайталар иде. Күмәк эш һәрвакыт уен-көлке белән уза, арадагы җоррак кешеләр һәрвакыт көләр өчен сәбәп таба.

Авыл малайлары салам, печән ишене төяргә тугыз-ун яшьләрдән үк тартыла башлый. Иртәрәк булмаса әле. И ул төнне йокынын тәмлелеге! Баш астына чынлап та баллы кашык салалар микән әллә? Ундүрт-унбиш яшьләргә җиткәндә, кавырсыннары катар-катмас малайларны «Нужа бабай» шундый итеп өйрәтә ки. алар бу эшнең «пырафисырларына» әвереләләр.

Күпмедер йолкыганнан соң, салам сәнәк белән тартканга да бирешер хәлгә килде. Мөниржан ашыкмыйча гына төяргә кереште. Бер кеше бер кеше шул. салган саламны таптап торырга берәр малай булгандыр югыйсә. Менә хәзер чилән инде ялгызың: төя дә. тапта да...

Баштарак әле ярый иде, йөге биегәйгән саен менү-төшүләре авырлаша барды. Житмәсә тамагы кипте, авызына учлап-учлап кар тутырудан башка чара калмады.

Йөге кыек түгелме, туры төяләме? Мөниржан әледән-әле чананың алдына, артына чыгып, йөгенә күз салды.

Төяп бетерәм дигәндә генә, Ходай бүгенге тын һавасын күпсенде бугай— җил кузгалды. Саламны чанага салуың була, шуны гына көтеп торган җил аны тузгытырга тотына.

Ничек кирәк алай төяп бетерде. Инде хәзер, жил туздырып бетергатәгәнче. тизрәк бастырып бәйләргә кирәк.

Менә кайчан сиздерә икән ул дүрт саныннын төгат түгеллеге. Тикмәгә генә Ходай Тәгалә үзенен бәндәләрен ике куллы, ике аяклы итеп яратмаган Шул бастырыкны бастырган чакта чулаклыгы белән чиләнеп бетте Мөниржан. Инде генә бастырып бәйлим ди. кысылган бастырык күтәрелеп китә дә борынын кабат һавага чөя

Мен бәла белән бастырык та бәйләнде. Йөген як-яктан тараштырып, коелган саламын чана өстенә ыргытты. Утырып кайтырга йомшак булсын. Йоге артык зурдан түгел түгелен. әйдә, сынар куллы кешегә беренче тапкырына ярап торыр. Күнеле күтәрелеп, ул башта чана үрәчәсенә, аннан ат сыртына басты да йөк өстенә менеп утырды.

Килгәннән бирле жәйнен хуш исләре белән исертүче солы саламы ашаган Күк бия бу мизгелне күптән көтә иде Хужасынын дилбегә кагуы булды, кузгалырга омтылды

И Күк бия. Күк бия! Бетәшүен җиткән икән, малкай Шушы кечтеки йөкне дә кузгатып алып китә алмадын. Ике кулы да исән-сау булса. Мөниржан абзан йөкне болаи гына төяр идеме сон ’!

Монын ише чакта ни эшләргә икәнен белә Мөниржан Йөкне аны бер кузгатып алып китүе генә кыен Кузгалса, бара ул Ана йөк өстеннән төшүдән гайре чара калмады. Центнерга якын йөге кимегәч, өстәвенә Мөниржан чананы эткәч тә. йөк урыныннан кузгалды Мөниржан башта бераз тәпиләде, үргә түбәнрәк жиргә житкәч. барган көйгә генә йөк өстенә менеп кунаклады.

Болытлар астында булса да кояшнын төшкелектән авышуы сизелә. Торна тавыннан авылга дүрт-биш чакрым чамасы Аллаһы боерса.тагын берәр сәгатьтән кайтып җитәрләр, әйе бит. Күк бия! Мөниржаннын кәефе кабат күтәрелеп китте, хәтта иртәдән бирле җәфалаган, кар ашап та басылмаган эчәсе килүе дә беткәндәй булды.

Син уйлыйсын алтыга, ә ул кала яртыга, диләр Иртәрәк сөенгән икән Ярты юлдан артыгын узгач, авылга җитәргә кул сузымы дип әйтерлек ара калгач, күпме тырышса да ныклап бәйләп бетерә алмаган йөкнең саламы, чанасы салулап китте дә, сул якка ишелеп төште. Солы саламы елгыр шул. елан кебек шуып чыгарга гына тора. Аны төяү аеруча осталык сорый Һи-и. ике кулы да исән булсамы! Болай таралып, кеше көлдереп ятмас иде абзагыз! Әле уналты-унҗиде яшьләрдә үк ул печән, салам ишене эскертләгәндә бер йөкне оч кенә тапкыр кадап ыргыта иде

Ауган, ишелгән йөкне кабат төяүдән дә яманы юк Аны сипләттереп кенә котыла алмыйсын Мөниржаннын да. чананы бөтенләй бушатып. op-яна баштан төями чарасы калмады. Ярый әле якын-тирәдә кеше юк. мондый хәлдә халык теленә бер эләксенме!.’ Көлеп, эчләре авыртачак

Фермага ул кичке эңгер-меңгер төшкәч кенә кайтып керде. Кайтып туктауга, аны мал караучылар сырып алды Бер-бер артлы төртмә сүхтәр яварга кереште:

  • Шул гомер ни эшләп яткандыр анда.

—Әллә сон берәрсен ияртеп барган идеңме?

  • Шулайдыр, шулайдыр. Маижамал, бик рәтен бетереп кайтарганга охшый..

Мондый мал кулга керсә, кадерен белер идек, әйеме. ахирәт'

Терлекче хатыннарның чырык-чырык көлә-көлә төртмәле сүхтәр сөйләвенә Мөниржан ачуланмый, ни дисәң дә «уҗым» гәмен белмәгән егет кеше буларак, ана бераз оят кына Оят булса да рәхәт Ул канәгать, язмыш аны бүген генә дә ничә тапкыр сынап карады, бирешмәде бит. барыбер саламны алып кайтты Сөйләсеннәр әйдә, авыл халкы тадтмә телле булса да.
киң күңелле ул. Усаллыктан сөйләми. Күп вакыт аның мантыйгы: сүз юктан сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы? Кызык, араларында Гайния булса, ул да сүзгә кушылыр идеме икән? Юк-юк, ул болар кебек чытлыкланмас.

Кат-кат салам төягәндә дә чыгымламаган йөрәге, Гайния исенә төшүгә, чәнчеп куйды. Онытылмый да, баш та бирми бу Хәниф кызы. Нәкъ табан астына чыккан сөял булды. Бүтән берәү белән йөргәне дә ишетелми юкса. Әллә сон патша малаен көтә микән? Кызларны бит аны башта патша малаена барам, ул булмаса санатка, санат та булмаса, солдатка чыгам дип әйтә, диләр. Ну, кызый, яндырасын йөрәгемне! Ичмасам, башкалар кебек клубта да күренмисең бит!..

Ул көнне Мөниржан кич чыгарга уйлап кайткан иде, әнисе бүлеп биргән умачтан соң, гипнозланган шикелле, ике күзен дә йокы басты, керфекләренә авыр гөрзиләр асылды да, ясаган чәен эчеп бетерер-бетермәс, мендәргә барып таянды. Исәбе әз генә ятып тору иде дә, әмма шул ятудан ул, уянмыйча, иртәнгә кадәр йоклады.

Әлеге көннән башлап декабрь урталарына кадәр салам ташуда булды ул. Тик икенче көнне үк бригадирдан кулдашка кеше сорап алды. Аның кебек чулакка башкача мөмкин түгел иде. Ярдәмгә, жиде ел укып, дүртенче класска этеп-төртеп көч-хәл белән китереп җиткергән, анда да әле һаман сүзләрне иҗекләп кенә очын-очка ялгаган Мөҗәһит исемле малайны бирделәр. Укырга мие сыек булгандыр инде бахырның, ләкин эшкә тырыш булып чыкты үзе. Һәрхәлдә аның белән бер йөкне ике тапкыр төяргә туры килмәде.

Маллар суелды. Сугымлыгы булган бәхетле хуҗаларның казанында тансыкка итле шулпа кайнады, мичнең сыек төтененә кушылып, юклыкка һаман да күнегергә теләмәгән ашказанын үртәр өчен салкын һавага сирәк- мирәк бәлеш исе таралды. Көн саен корбаннар сорап торган ачкернә сугыш елларында ачлык- ялангачлыкны, мохтаҗлыкны бөтен гомерләренә җитәрлек итеп татыган кешеләр, тыныч көннәр килүгә, ут эченә тагын да якыннарын озатасы булмаганга куанып, кайтмый калганнарны юксынып, тормышның бер яхшырасына өметләнеп, гадәти тормыш белән яши башладылар. Алар инде салым түләргә күнеккән, соңгысын чыгарып салырга өйрәнгән (чөнки, үзен бирмәсән, финагент барыбер талап алачак), авызын ачса үпкәсе күренүгә исе китми башлаган, кешедән бигрәк туплаудагы сарык көтүенә охшап калган иде.

Читтән караганда мохтаҗлыкка, рәнҗү-кимсетелүләргә корылган ул тормышта якты минутларга бер генә урын да калырга тиеш түгел иде сыман. Ләкин нинди генә авыр шартларда да кеше, башка чара калмаса, үз-үзеннән көлеп тә, шул караңгылыкка нур иңдерә, ямь таба. Авыл яна хәбәрсез бер генә көн дә яши алмый. Хәер, сугыш беткән елда хәбәрләргә кайдан килеп кытлык булсын. Әле һаман да фронтовиклар кайткалап тора. Алар турындагы хәбәр сөенче алудан башланып, көне-сәгате белән авылга тарала.

Көннәрдән бер көнне Әсма карчыкның сугышка кадәр биш ел рәттән Әскәй сабан туенда, хәтта башкорт якларына чыгып та, көрәштә баш батыр калган улы Шәйхетдин кайтты. Аны электән белгән, белү генә түгел, андый батырнын нәкъ менә алар авылыныкы булуы белән горурланып яшәгән халык аһ итте: әзмәвер кебек адәмнән сөяк белән тире генә калган, карачкыга әверелгән гәүдәсе атлаганда чайкала, җил иссә, аягында басып кала алуы да шикле иде. Җитмәсә бер күзе чыккан, колаклары саңгырау— юньләп берни ишетми. Сугышның башында ук алынган иде ул, бер генә хаты килеп калды мескенкәйнең—хәбәрсез югалганнар исемлегенә бу фәкыйрь дә кертелде. Анын хаты гадәти хат түгел иде, эчтәлеге көне-сәгате 18

 

белән авылга таралды, хәтта кайберәүләр озак вакытлар яттан да сөйләп йөрде әле үзен.

Шәйхетдин авылда бик күпләрдән көч-гайрәте белән генә түгел, шаянлыгы, уен-көлкене яратуы, ярдәмчеллеге һәм бераз кыланчыклыгы белән дә аерылып торды Халык аны ярата, хөрмәт итә, бәлки шуна күрәдер дә кыланчыклыгын гаепләми. Гүя ул авылмын Хужа Насретдине. Шәихетдиннен сүзләре мәзәк урынына телдән телгә күчеп йөри. Дөресен әйткәндә, бүтән берәү Шәихетдинчә сөйләшсә, анардан күптән йөз чөерерләр иде, Шәйхетдингә исә бу кыланчыклык хәтта килешеп тә тора.

Хатның эчтәлеге болай иде:

«Исәнмесез, хатыным Фирзания ( дөресе Фирдания), улым Фәнзәс (дөресе Фәндәс)!

Без Мәскәү янынза (янында) ни.месләр белән әйбәт кенә, матур вә күнелле генә сугышып ягабыз: алар безгә пүләмүтгән ата. снаряд, бомба яузыра (яудыра), без ана кесәдән йозрык (йодрык) күрсәтеп, балчык, таш ыргытабыз

Бәгырь чабатамның кинзерәсе (киндерәсе) кебек күңелемә казерле (кадерле) Фирзаниям (Фирданиям), жибәр мина санзык (сандык) төбендәге унике япьле пәскене (пәкене), мин анын белән нимесләргә казарм ы н (кадармын) вә тотып алып суярмын.

Кайнар сәлам белән атагыз вә ирегез Шәихетзин (Шәйхетдин). Сез бәгырькәйләр!ә: абыйларга, күрше-күләнгә, авылзашларнын һәрбарчасына күптин-күп сәлам».

Минзәлә сөйләшенең «без» алмашлыгын «бед». «кызыл бозау»ны. «кыдыл бодау» дип сөйләшүче Әскәй халкының исе-акылы китте: кара инде син бу Шәйхетдинне, киткәненә яна гына, шул арада культуралы сөйләшергә өйрәнеп өлгергән! Гомер бакый «Шәйхетдин». «Фирдания». «Фәндәс», «сандык» дип сөйләшкән жирдән «Шәйхетзин». Фирзания». «Фәнзәс». «санзык» дип хат язган. Ул «пәке» ничек итеп ®пәске»гә әверелде икән?

Күпне белүче Мәрьямбикә карчык моңа үзенчә нәтижә ясады.

—Бед дөрес сойләшмибед, телне бодабыд икән. Әнә Шәйхетдин фрунтка баргач бик тид өйрәнгән. Сугышта камандирлар татарча дөрес сөйләшергә дә өйрәтәләр икән...

Бәлки чыннан да шулайдыр, мәктәптә жиде ел буена кермәгәнне тутыга башлаган шарикларга сугыш жиде көндә сеңдерә торгандыр. Сугыш бит ул...

Фазлый мулла рәхәтләнеп көлде бу хатнын эчтәлеген ишеткәч Фикерен белдереп тормады, указлы мулланың ут эчендә йөргән авылдашы исеменә гсл-теш тидермәслек культурасы бар иде шул. Анын каравы абыйсы Гамир бер сүз белән күнелендәген ачып салды:

—Шалапут!—Кем кем, ә ул үзе белән әвәрә килеп үскән энесенен кем икәнен белә иде.

Хатыны Фирдания хатны укыгач, елмаеп кына куйды

—Әй, кыланчык, сугышка баргач ташласа да була иде бит бу гадәтен!— Ләкин үзе мондый хат кон саен килеп торса, уч төбен генә үбәр иде. Әмма Ходай Тәгалә бәндәсеннән бәхетен күпсенде—Шәйхетдиннән бүтән хәбәр килмәде, яшь хатын өчен озакка сузылган газаплы билгесехтек көннәре башланды.

Хаты килүдән туктаса да. өйдә Шәйхетдинне көттеләр: ничек инде шундый асыл егет юкка чыксын ди! Кайтыр, кайтмый калмас, яки бер-бер хәбәре килер Ана кешенең кәгүе табигый, алар балаларын гомер буена көтәргә дә риза, хатыны Фирдания дә ике жәй. ике кыш Шәйхетдинне озазкан юлдан күзен алмады. Юк-юк. Фирдания намуслы исемен керләмәде. югыйсә яшь, чибәр хатынга нәфес уйнатучылар юк түгел иде Үзенен тәне

 

иу I' эхмадиЕВ

дә наз теләгәндер.

Фирдания күрше авыл кызы иде, Шәйхетдиннең хәбәрсез югалуына өченче ел киткәч, кайнанасын җирләгәннән сон, баласын алып, авылларына ата-анасы янына кайтып китте. Әскәйдә аны бәйләп тотар нәрсә калмаган иде. Күпмедер вакыттан сон үзеннән шактый өлкән, ярты еллар чамасы элек хатыны үлгән берәүгә кияүгә чыгуы турында Әскәйгә хәбәре килеп җитте. Монын өчен аны берәү дә гаепләмәде.

Шәйхетдин ник кайтмаган, нинди язмышлар аны кайларда йөрткән.’

Авыл өчен бу озак вакытка табышмак булып калды. Сугыш вакытында тегене-моны ачыклау мөмкинлеге нык чикләнгән иде. Төрле фаразларга да урын җитәрлек. Бәлки ул «аеруча мөһим задание үтәп», дошман тылында йөргәндер. Шәйхетдин бит ул, Әскәй малае бит ул! Хәтта үзе кайткач та. озак вакытка сер булып калды. Элек юктан да кызык таба белгән, башына төшкән бәласен дә мәзәккә әверелдерә алган җор телле Шәйхетдин хәзер, әйтерсең лә, телен кискәннәр, гадәттән тыш аз сүзлегә әверелгән. Бу хакта сораучыларга җавабы:

—Булды инде, сугыш бит,—диюдән артмады. Абыйсы Гамиргә генә бераз серен чишкән.

Аларнын разведка взводы дошман тылында засадага эләккән булган. Атыш вакытында дошман пулясы күзенә тигән. Взводтан исән калган өч яралыны, шул исәптән Шәйхетдинне дә әсир алганнар. Лагерьдан лагерьга күчереп йөртә торгач, сугыш та бетеп куйган. Ике тапкыр качып караган, тотып тетмәсен теткәннәр Үзебезнекеләргә эләккәч, фильтрация уздырганнар. Анысы тәмугтан да болайрак, ди. Үзебезнекеләр, үз кешеләребез кыйнап саңгыраулатканнар, сул кулының ике бармагын сындырганнар. Болары тыштан күренгәннәре, ә эчке әгъзаларының ниләр эшләп бәткәнен Ходай үзе генә беләдер. «Фашистлардан да уздырдылар»,—дип әйткән ди Шәйхетдин.

Болар Мөнирҗанга да килеп иреште. Үзен әсир төшермәгәненә менә шул чакта ул язмышына кабат-кабат шөкрана укыды.

«Бездә әсирләр юк, сатлыклар гына бар»,—Сталинның бу сүзләре фронтта киң таралган иде. Шуна күрә әсирлектә түгел, хәтта чолганышта берничә көн генә булучыларга да «сатлык», «хыянәтче» дигән кара ярлык тагылды.

Шәйхетдингә туган авылына кайтып озак яшәргә язмаган икән, абыйсы өендә ике айдан артык кан төкереп яткан иде, көннәрдән беркөнне Гамирга:

—Абый, авыр булса да, Фирдания (Фирзания түгел)белән улымны алып кил, күреп калыйм,—дип соңгы гозерен белдерде.

Алдан ниятләгән бөтен эшен ташлап, икенче көнне иртән иртүк Гамир бригадир Мәхиянгә ат сорарга китте. Тик Мәхиян аңа:

—Кайдан алыйм, үзең беләсең, атлар Ширәмәттә, урман кисүдә. Синен враг народа сатлык эненә түгел, колхоз эшенә дә җиткерә алмыйм,—дип канына тоз гына салды. Чыннан да аты юк идеме, әллә сугыш елларында бозылырга өлгергән бригадирга берәр нәрсә кыстырып килү кирәк булгандырмы, Гамирның ачыклап торырлык вакыты калмаган иде. Ул аты-юлы белән бер сүгенде дә җәяүләп кенә юлга кузгалды. Энесенең күзләрендәге сонгы шәмнең сүнеп барганын күрде ул. ошбу дөнья белән бәйләгән сонгы җепселнең менә-менә өзелергә торганын аңлады Шуны аңлау камчылаганнан да артык каулады, аңа ашыгырга кирәк иде. Шуна күрә иллегә якынаеп килүче, гәүдәгә сабан туе батыры булган энесеннән дә мәһабәтрәк, йөрәге начар булган өчен генә сугышка алынмыйча, хезмәт армиясендә җиңүгә өлешен керткән Гамир, ат юлы белән барсаң озын дип, күрше авылга турыдан—Әпкәли сазлыгы аша гына китте. Ул ашыкты, 20

менирстАҢ______________

кабаланды, мышный-мышный йөгереп тә алды. Сазлыктагы кәжә сукмагы аша узганда , түмгәктән түмгәккә сикергәндә, таеп китеп, ни сәбәпледер кышын да тунмый торган сазга батты. Ләкин үзен турында уйлый торган чакмы сон, ана ашыгырга кирәк иде. Ул, аунап-тәгәрәп дигәндәй, саздан чыкты, ничек итсә итте. Фирданияләргә барып житте

Әлбәттә, бу вакытта Фирдания өйдә түгел, ындыр табагында ашлык сугуда иде Фирданиянен хәзерге иренә Гамир хәлне анлатты Рәхмәт төшкере изге бәндә икән, әллә үзе дә лаеш шулпасын күп чүмергәнме, берәү булса көнләшер, киселгән икмәк кире ябышмый, дияр иде. бу алай итмәде, хатыны артыннан шунда ук беренче хатыныннан туган ун-унике яшьлек малаен йөгертте

Бераздан тыны-көне беткән Фирдания кайтып та җитте Ул ни булганын, ни өчен чакыртканнарын, әлбәттә, белми иде

—Килен,—диде Гамир элеккеге гадәт белән, гәрчә Фирдания бу нәсел белән алыш-бирешен өзсә дә,—Шәйхетдин бик хәл эчендә, менә-менә өзелергә тора. Сине улын белән бергә алып килергә кушты, бәхилләшәсе килә торгандыр, бик көтеп калды. Зинһар, тизрәк барыйк Кызганыч, ат җигеп килә алмадым, бригадир ат юк диде

Фирдания бит хәзер кеше кешесе, ни әйтер икән дип иренә карады

—Бар, бар, монын ише чакта озак уйларга ярамый, Искәндәрне дә ал. әтисен күреп калсын.

—Әйдә, килен, утырып бер дога кылыйк та Аллага тапшырып кузгалыйк.

Зурлар сәке читенә утырып дога кылды Инде кузгалабыз дигәндә, Гамир йорәгснен каты чәнчүен, хәле китүен сизде һәм

—Килен, сез атлый торыгыз, мин бераз хәл алганнан сон кузгалырмын,— дип тора башлаган урынына кабат чүгәргә мәжбүр булды

Ни эшләргә белмәгән Фирдания кабат иренә карады.

  • Барыгыз, бар, атлый торыгыз, ул әле сезне куып житәр,диде тегесе.

Фирдания белән Искәндәр артыннан ишектән пар бөркелеп калды Гамир торырга тагын талпынып каралы, тик аны аяклары тыңламады

—Су, су,—дип пышылдады ул. янган иреннәрен ялап

Анын ни әйткәнен ишетүдән бигрәк күз карашыннан анлаган йорт хужасы, йөгереп диярлек чүмеч белән су алып килде Гамир көч-хәл белән чүмечне авызына китерде, ләкин эчә алмады—бер якка янтаеп китте, кулындагы кырыйлары ашалып беткән бакыр чүмечнен башта суы түгелде, аннан сон ул үзе дә зеңгелдәп идән!Ә төште һәм бер почмакта тын гына яткан сарык бәрәннәрен куркытып, сикереп торырга мәжбүр итте Гамирнын ирен читендә ак күбек күренде, аңа инде су кирәк түгел иде

Ни ашыксалар да. Фирдания белән Искәндәр дә сонга калды

  • Юлга чыктылар, киләләр, киләләр,дип ярым уяу. ярым саташулы яткан Шәйхетдин, хатыны белән улы капкадан кергән чакта тартышып куйды да жан бирде.

Төштән сон күрше авылдан Гамирнын жансыз гәүдәсен дә Фирданиянен ире ат белән Әс кәйгә китереп җиткерде

Озын тон буена әскәйлеләр белән бергә алар да мәрхүмнәрнең жәсәден. керфек тә какмый, саклап чыктылар Иртәгәсен зиратта Әсма карчыкның кабере янәшәсенә ике улының да мәетен ләхеткә иңдерделәр Фирданияләр бары тик шуннан сон гына авылларына кайтып китте

Тормыш һнчкайчан ла ин карангы төсләрдән генә тормый Йөзләгән татар Шәйхетдиннәр, урыс Иваннар, яһүд Моисейлар. башка милләтләрнен мен төрле исемдәге газиз балалары фани дөньядан мәнгелек йортына күчә
торса да, тормыш дәвам итә. Яшь-җилкенчәктә гыйшык-гыйшрәт уты кабына, кемнәрдер өйләнешә, улы-кызы туа. Рус-төрек сугышы вакытында да, беренче бөтендөнья сугышы вакытында да шулай булган. Ә кем әйтә борынгы ыруг җәмгыятендә шулай булмагандыр дип9 Мәхәббәт ул, туганкаем, мәхәббәт, инде анын белән шаярмыйлар. Тарихка Бөек Ватан сугышы дип кергән, әле хәзер дә ул китергән корбаннар санын төгәл генә берәү дә әйтәлмәгән сугышта да шулай булды. Бу—диалектика. Киләчәктә дә тормыш шулай дәвам итәчәк.

Беркөнне Мөнирҗаннар саламнан кайтуга, терлекчеләр авызыннан:

—Кайталар!—дигән шатлыклы хәбәр ишетелде. Кем кайта, ник кайта, кайчан кайта—ул хакта берәү дә сорамый, чөнки бу ике икен дүрт шикелле үк һәркемгә мәгълүм, сүзнең Ширәмәткә җибәрелгән урман кисүчеләр хакында икәнен барысы да белә. Ширәмәткә урман кисәргә баруның Мәскәү янына окоп-траншея казырга барудан ким түгел икәнен дә белә халык. Шуңа күрә анда атларның, чаналарнын гына түгел, авылдагы адәми затларның да яшьрәген, тазарагын, хәллерәген җибәрергә тырышалар. Китүчеләргә якыннары хәзинәдә барын кызганмый. Колхоз да хәлдән килгән кадәр тырыша—онын, итен дигәндәй җибәрә.

Ике айлар чамасы элек үткен пычкылар, кайралган балталар белән Ширәмәткә китүчеләр кайта бүген. Якыннары аларны ничекләр сагынып көтте!

Авыл иртә тора. Бу иртәдә исә халыкнын күпчелеге таң әтәчләре кычкырганны да көтмәде. Аналар, хатыннар кичтән изеп куйган камырларын янартты, симезрәк,тәмлерәк ит кисәгеннән аш салып җибәрде; хәллерәкләре бәлешкә элек туралган итләрен җылытырга өйгә кертеп куйды—их, булса булсын, сугыштан да, Ширәмәттән дә көн дә кайтып тормыйлар. Исән-сау гына кайта күрсеннәр дә, еллар тыныч булсын, Ходай Тәгалә ипи белән сөтле чәйдән аермасын. Даһи Сталин аларны онытмас, кайгыртыр, шулай булгач, тормышлары озакламый рәтләнер.

Өч-дүрт, кайдадыр биш-алты йортка берләшеп мунчалар ягылды Мунча ягар өчен кичтән үк җәйдән хәстәрләнгән тирес кирпече дә, салам, чыбык- чабык та ташып куелды. Менә хәзер шул кара мунчаларның авыл урамына җәелгән үзенчәлекле төтен исе борынны кытыклый, әллә нинди ләззәтле минутлар вәгъдә итеп, татлы уйларга сала, ымсындыра.

Мунчага ни генә якма, ул җылыначак, ташыннан пары чыкмаса да, мунча кирәк. Читтә йөреп арыган, керләнгән тәннәрен юар өчен генә түгел, ата-анасы алдында, бала-чагалары әти-әни дип аякка уралып торганда, бер-берсенә булган хисләрен тыярга мәҗбүр ир белән хатынга тагын кайдан аулак урын табасың? Мунчада күкрәген белән юри ышкыла- ышкыла айдан артык күрмәгән газиз иреннең аркасын, сирәк йон белән капланган күкрәген ышкудан да тәмле, ләззәтле тагын ни бар? Эссе парга уралган мәтрүшкәле, карлыган ботаклары кыстырып бәйләгән себерке белән селтәнгәндә, сулышларга ут кабу ул бит кайнар булганнан гына түгел. Йөрәк яна, йөрәк! Тир, сабын, себерке исенен сөю хисен ничек арттырганын ирләрен айлар буена күрми тилмергән яшь хатыннардан сора.Йа, раббым, рәхмәтеңнән ташлама, исән-сау гына кайта күрсеннәр дә тыныч кына яшәргә язсын.

Ә урман кисүчеләр сагынмаган дисеңме?! Ничек кенә әле! Апарнын кайберләре каршы алырга чыккан хатынын, күз кысып, печәнлеккә чакыру ягын карый. Чөнки белә: өйгә керсә, анда ата-анасы, бала-чагалары, туган-тумачасы бар. Ә колач җитмәс агачларны аударган чакларда да нечкә билләре, биленә тоташкан сөзәк арт саннары, берсе-берсе сынар учка гына сыеп бетмәгән, һәрвакыт ымсындырып торган ләззәтле кайнар күкрәкләре күзалдыннан китмәгән, төшләренә кереп йөдәткән хатыны менә хәзер 22

 

монда, анын каршысында. кул сузымы жирдә генә—тагын күпме көтәргә мөмкин!? Мондый форсатны ычкындырсаң, гөнаһасын кая куярсын?

Урман кисүчеләр авылны, якыннарын гына түгел, анын гореф- гадәтләрен. жыр-моннарын. биюләрен дә сагына. Шуна күрә ул көнне айлар буена ачылып карамаган, моржа суыклыгыннан өшәнгән чәүкә һәм күгәрченнәр жирдә кунакларга мәжбүр булган клубның да миче ягыла, күңелләрендә бәйрәм кояшы йөрткән авыл кешесе сукыр лампа яктысында чын-чынлап бәйрәм ясый. Кешеләр, юк, бәйрәмсез тора алмый. Бәйрәмнәр үзеңне кеше итеп тою өчен, кара кайгылардан, әче хәсрәтләрдән арынып тору өчен дә кирәк.

Әйткәнебезчә, тормыш үзе дә. язмыш та тоташ кара, карангы төсләрдән генә тормый, аның, уйлап карасан. истә калырлык күңелле мизгелләре күбрәк. Кемнәрдер өйләнешә, кемнеңдер баласы туа. яшь-жилкенчәктә гыйшык угы кабына—болар сон шатлык түгелмени!?

Бу—диалектика. Элек тә шулай булган, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк.

И авылның ул жырлы-биюле уеннары!

Гармунчы уйнап җибәрүгә, түгәрәккә басканнар жыр башлый

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Исемен матур, кемнәр куйган.

Сине күреп кем туйган.

Түгәрәктә әйләнүчеләр һәр куплет саен туктый, биеп ала, уен дәвам итә Кешесенә карап җыры табылып тора.

Биек таунын башларыңда

Германия капкасы.

Син дә әллә кем түгел лә.

Гыйбадулла манкасы.

Менә шулай була ул борыныңны бик күтәрсәң! Авыл тәрбиясе, авыл педагогикасы—монда тәлинкә тотып тормыйлар.

Урман кисүчеләр кайткан көн авыл хәтерендә: «Исендәме, сугыш беткән елда Ширәмәтгән урман кисүчеләр кайткан көнне клубта...*—дип соныннан сөйләр кон. Сагыш һәм мәхәббәт, кавышу, ачыргалану көне Юк. көне генә түгел, төне дә...

Салкын төн. Бәхетлегә дә. бәхетсезгә дә бердәй ай елмая Урман кисүчеләр кайту хөрмәтенә шулай тулды микән ул?!

Кич чыгуларны Мөниржан инде онытып бетерә язган иде. Бүген аны да аяклары клубка тарггы. Бәлки Гайния дә чыгар. Ул бит сазаган кыз түгел, жиләк кебек яшь гомерен өйдә генә уздырмас, йөрәге мүкләнмәсә.

Сугыштан кайткач. Мөниржаннын гармунын үзе өчен генә тарткалаганы бар иде. Дәрт иткәндә чулак кулның терсәге белән бас ягына басып та була икән, ә ун кулының бармаклары, гармун теленә тиюгә, биергә генә горалар. Әллә бүген, бер дан булсын, гармун белән чыгаргамы сон? Ә нигә чыкмаска ди?!

Гайниябану. сылуым. иркәм

Ашыкма. Мөниржан. жырларга ярамый сина «Галиябану» көе аша гармун үзе генә дә йөрәген януларын бар дөньяга анлатыр Гаиния дә ишетер, әгәр чукрак булмаса. Ишетсә, анлар.

Өмете акланмады Мөниржаннын. Гайния, әйтерсен. чукрак, сангырау иде. клубка чыгасы итмәде, кешеләрдән яшерен күз яшьләренә буыла-буыла капка артыннан гына Мөниржаннын гармун тавышын тынлады. Анын бүген бик тә яшьләр арасында буласы, гармун уйнаган Мөниржаннын иннәренә сыенып, авыл буйлап узасы килгән иде. Ләкин анын хакы юк. Ул Мөниржанга, анын мәхәббәтенә лаек түгел. Хәтта күңелендәге серен, әрнү-януларын ин якын дус кызы белән дә бүлешә алмый. Тукта, гармун тавышы бөтенләй якынайды ич. Ана ышансаң, йә килеп керер. Мөниржан башкисәр бит ул. Бу уйдан Гайния сискәнеп китте һәм, жанын урталайга бүлеп, абзар ышыгына ашыкты. Ә бәлки юкка качадыр? Кайтканына күпме вакыт узды, Мөниржаннын кем белән дә булса йөргәне ишетелгәне юк. Чуар йөрәк булса, аты чыкмый калмас иде. Авыл хәтере нәкъ тишек иләк инде: бер-бер хәбәр эләктеме, дөньяга сибелә, җыеп ал аннары!

Әллә соң, тиз генә җыенып, чыгаргамы шул клубка? Гомер буе бер авылда яшәп, Мөниржаннан барыбер кача алмассын. Ул хәтта жыена да башлаган иле, ләкин тагын район үзәгендәге колхоз фатирында Мисбах белән булган вакыйга исенә төште дә (хәер, анын онытылганы да юк), жен ачулары кузгалды. Бигрәк жинел акыллы булып чыктың шул син. кызый, гыйффәтенне саклый алмадын. Югыйсә, авылда гына түгел, бөтен дөньясында Мөниржан белән Гайниядән дә бәхетле парны эзләп таба алмас иделәр.

Җырламаска үз-үзенә сүз биргән егет, капка төбенә житкәч, яраткан көен ничек сузып җибәргәнен сизми дә калды:

Урам аша чыккан чакта,

Бүрәнәгә абындым

Минуты ай. сәгате ел,

Гайниябану, сылуым-иркәм, Шулкадәрле сагындым.

Җыр белән Мөниржанга җавап кайтармас өчен кызга никадәр ихтыяр көче кирәк булганын бер Ходай гына белә дә, Гайния генә белә. Бер ярты ел алдан кайтсаң да, Гайния бөтен көенә синеке иде бит, Мөнир!

Мөниржаннын гармуны ыңгырашты, үксеп елады, иңрәве белән авылның тынычлыгын алды һәм, өметен бер өзеп, бер кабат кабызып. Гайнияләр өеннән ераклаша барды. Мөниржаннан абзар күләгәсенә качкан Гайниянең күз яшеннән аяк астында боз хасил булды. Клубка барырга ниятләп, ул кабат кузгалды, тагын капка төбеннән кире борылырлык көч тапты.

Мөниржан клубка килеп кергәндә, уенның нәкъ кызган чагы иде. Алар фронтка киткәч үсеп, егет булып җитлеккән бүлтерекләрнең берсе—Рәсим тирләп-пешеп тальян тарта, халык «Чүпләмле» уйнау белән мәшгуль иде. Шыпырт кына кергән Мөниржан арттагы буш урыннарның берсенә утырды да күз йөртергә генә өлгереп калды—аны шунда ук күреп алдылар.

Кызларның:

—Ай, Мөниржан абый чыккан!—дип әйтүе булды, Рәсим шып туктады һәм:

Булды, кызлар, үтерәсез, Мөниржан абыйны уйнатыгыз,—дип. тирләгән маңгаен уч төбе белән сөртеп алды.

Мөниржан аңына килгәнче берничә кыз аны култыклап түргә алып килеп утыртты. Җитмәсә, председатель Хәсьянов белән аты чыккан Сәлимә анын колагына:

—Мөниржан абый, бүген син минеке!—дип пышылдарга да өлгерде.

Кызлар шаяртып ни сөйләмәс, Мөниржан Сәлимәнең сүзләренә игътибар итмәде, шашып-шашып уйнавын белде. Йөрәгенең януы
басылсын ичмасам! Гармун телләрен бармаклары сагынса, күнеле белән ул үз авылларындагы менә шушы уенны, чабаталы кызларнын тыпыр-тыпыр биюләрен сагынган.

Уйнап арыгач, гармунын калдырып, мангай тирен исән кулынын жине белән сөртә-сөртә, ул ишеккә юнәлде. Кичке уен кабат Рәсим кулына күчте.

Ишеккә житәрәк берәү Мөниржаннын җилкәсенә кулын салды:

—Замандаш, нихәл!

Тавышыннан таныган сыман булса да, шикләнеп, борылып карады Мониржан һәм үз күзләренә үзе ышанмады: алдында анардан ике класс алдан укыган һәм ут эченә дә нәкъ ике ел алданрак ыргытылган Хаммат Сабиржанов тора иде

—Хаммат, син...

  • Мин, Мониржан, мин. Әллә ышанмыйсынмы9

—Хәбәрен юк дигәннәр иде ич

—Хәбәр биреп кем дә йөри. Мин болай гына кайттым

  • Кайтуын белән котлыйм. Кайчан кайтты н?
  • Бүген. Әле күптән түгел. Энгер-менгер төшәргә тора иде. Өйгә кагылдым, өй бикле. Әнкәйнен үлгәнен син ишеткәнсеңдер Ә мин белмәдем. Сенелне каядыр озатканнар Үзен беләсең, авылда башка туган юк Хамматнын тавышы калтырап куйды —Их. сугышта үлеп калган булсамчы! Газраил белән очрашкалаган идек югыйсә.

Бу хис Мөниржанга таныш түгелме? Әллә ул әз өзгәләндеме?

—Ашыкма, Хаммат, барысы да җайланыр. Үзен беләсең, үлгән артыннан үлеп булмый.

—Анысын бик анлыйм да бит. Тик йөрәк барыбер яна. Минем беркемем дә калмады хәзер авылда. Киткәнче кызлар белән дә йөрмәгән идем, ичмасам, бу кадәр үкенечле булмас иде!..

—Сон түгел әле.

—Үзен замандаш, үзен фронтовик, синнән яшермим шушы көнгә кадәр кызларнын бит очларын да үбеп караганым юк. Бер сүз белән әйткәндә, ул мәсьәләдә бозау мин!

—Мин дә!

  • Мониржан. дустым бул. авылга кайту хөрмәтенә дип Бөгелмәдә куенга кыстырган чәкүшкә бар Кабыйк шуны урталай бүлеп.

—Ярар сон. Тик ничек? Кружка да юк.

Хаммат көлеп җибәрде:

  • Их син. танкист! Бигрәк сабый бала икәнсен Сугышта үтерергә генә өйрәттеләрмени сон сине?! Чәкүшкә генә бит ул син бераз голт-голт, мин бераз голт-голтбетте-китте.

Баскычка чыгып, алар ниятләрен тормышка ашырганда берәү дә комачаулык итмәде Барысы да клубтагы уенны тансыклаган иде Мөниржаннын өенә кайтканнан бирле аракы эчкәне юк иде. башына чәкүшкәнең яртысы ла китереп сукты

Сугыш кешеләрнең психологиясенә шулкадәр нык кереп оялый, теләсәләр-теләмәсәләр дә анда катнашучыларда хатирәләр янара Сөйләшә торгач белделәр: Хаммат га кырык дүртенче ел азагында яраланып. Мәскәүлә бер ай чамасы госпитальдә ятып чыккан, ә сугышуын Мөниржаннарныкына күрше армия составында сугышкан икән.

Хатирәләр кызып җиткәндә генә, клубтан халык тарала башлады Мониржан

—Син көтеп тор. мин хәзер,—дип клубка керде. Гармунын монда калдырырга һич ярамый, алып чыгарга кирәк иде

Ләкин чыгып баручы халык төркемен һич кенә дә ерып үтәрлек түгел
иде, көтмичә чарасы калмады. Тик ана эчкә үк узып торырга туры килмәде— гармунын әлеге дә баягы Сәлимә алып чыкты. Чая кыз, чытлыкланып:

—Мөниржан абый, менә гармунын, бер үпмәсән бирмим!—диде.

Аракы пары, хатын-кыз тәненен исе Мөниржаннын күңелен иләс- миләсли, җитмәсә клубка да чыкмаган, анардан качып йөргән Гайниягә үпкә, үч тойгысы егет күңелен котырта иде.

—Синдәй сылуны үбү генә түгел, кулыма күтәреп, Жир шарын әйләнергә дә риза!

Азагынын ни белән бетәсен уйламыйча, ул гармун тоткан кызны күтәреп алды да, күкрәгенә кысып ике-өч тапкыр әйләндерде. Уйнап кына кысты югыйсә, ләкин Сәлимә аның колагына пышылдап өлгерде:

—Бүген бездә аулак өй, кешеләр таралгач, Хаммат абый белән килеп җитегез, яме, көтәбез!

Бу сүзләрнең мәгънәсен Мөниржан аңлады да. аңламады да. Шулай да Хамматка әйтми булдыра алмады. Әнисез калган йортка кайтканнан сон беренче төнне ничек уздырырга белми торган Хаммат өчен аулак өйдән дә зуррак бәхетне тагын кайдан табасын.

Алар егет булып җиткәндә, Сәлимә әле бала гына иде, аның кайда яшәгәнен белер өчен ата-анасынын кем икәнлеген искә төшерү кирәк булды. Уртак тырышлык белән анысы да тәгаенләнде. Сәлимәләргә үзе генә булса барыр иде микән Мөниржан? Хаммат белән булгач, икеләнеп тормады, бергәләп аулак өйгә юл тоттылар. Салган баштан Гайнияне сүкте:

—Чукынсын сана бу Хәниф кызы! Борынын алай бик күтәрә икән, үзенә үпкәләсен!

Әтәчләнеп сөйләнсә дә, монын бик үк килешеп бетмәгән гамәл икәнен аңлый иде ул, шуна күрә үзен акларлык сәбәп эзләде: Сәлимә анын гармунын алып киткән икән ич!

Сәлимәләрнең капка төбенә килеп житкәч, мона кадәр батыр кыланган егетләрнең күнеленә шик үрләде: бәлки кызлар шаярткан гынадыр? Бер катлы авыл мокытларыннан көләргә генә уйлагандыр?

Капканы этеп карадылар—ачык. Ә ишек ничек икән?

Ишеккә барганчы, башта тәрәзәдән күз салдылар. Ләкин пәрдә аша берни күренми. Мөниржаннын күнеленә шик төште:

—Хаммат, әллә кереп тормыйбызмы?

—Юк инде, замандаш. Бу аулак өй мина фәрештәләр бүләге. Сине белмим, әмма үземнең дүрт елга якын аулак өйдә булганым юк. Ничек сагынганымны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Боргаланып маташма җитлекмәгән кыз сыман!

Хаммат ишеккә китте:

—Тук, тук, тук!

Өй эчендәге ут кысыла төште. Өйалдына аяк тавышы якынайды. Сәлимәнең яңгыравыклы тавышы ишетелде:

—Кем бар анда?

Хаммат Мөниржаннын кабыргасына төртте: жавап бир.

—Без идек әле бу, Сәлимә.

Чая кыз чытлыкланып:

—Ә кем сон ул без?—дип сорады.

—Сон без инде. Кергәч күрерсен.

Өйгә кергәч, Сәлимә янәшәсендә Мөршидәне күреп, Мөниржаннын йөрәге табан астына төшеп киткәндәй булды—Мөршидә бит ул Әскәйнен атаклы уйнашчысы.

—Сәлимә, минем гармун синдә бугай, шуны алырга кергән идем.

—Алырсың, алырсың, Мөниржан абый. Тик аштан олы түгелдерсез,
бәлеш ашатмыйча җибәрмим.—Сәлимәнен тавышы каршы килергә урын калдырмады.

Хамматнын шатлыгы тышка бәреп чыкты:

  • И кызлар,диде ул чын күңелдән.—немеилар. японнар белән сугышып, ниләр генә ашарга туры килмәде. Дунгызны әйткән дә юк. елан ите. эт ите дә ашалгандыр, анда бик сайланып тора алмыйсын, ә менә үзебезнең кабак бәлеше белән сыйлаучы табылмады Мин кайтасын кайдан белеп пешергәнсездер, рәхмәт сезгә!Хаммат шул минутта мәҗлесне үз кулына алды Кызлар, менә бусы безнен күчтәнәч, кызганыч, сезнен кебек Чибәркәйләр белән кич утырасын алдан белмәдек, зуррак күчтәнәч тә алып килгән булыр идек.

Мониржанны шаккатырып. Хаммат куен кесәсеннән тагын бер чәкүшкә чыгарды һәм бәлеш янәшәсенә утыртты

Хамматнын исән-сау кайтуына бу шешәне дүрткә бүлеп эчтеләр. Кызлар эчмәс, кыстатырлар дип уйлаган Мөнирҗаннын күзе дүрт булды Ул ялгышты—Сәлимә дә. Мөршидә дә үз өлешләрен бер генә капладылар. Бәлешне бераз ашауга. Мөнирҗан күрми дә калды, чирекле шешә белән әче бал пәйда булды. Сәлимә кычкырып көлде. Ул исерә төшкән иде. Ихтимал, егетләр килгәнче алар Мөршидә белән әче балны тәмләп караган булганнардыр.

  • Инде, егетләр, безнен эчемлекне авыз итегез!Мөршидә балны стаканнарга тутырып салды. Бал әче. куәтле иде
  • Мөнирҗан абый, уйна әле. синен кебек уйнаучылар дөньяда бармак белән генә санарлык. Син уйнасаң, җырлыйсы гына килеп тораСәлимәнен тавышы көтмәгәндә сагышланып калды һәм ул, уйный башлаганны да көтмичә, ярыйсы ук монлы тавышы белән җырлап җибәрде

Иртән торып тышка чыксам.

Өзелә бәгырьләрем

Яшь гомерләр ике килми.

Белегез кадерләрен

Уналтысын гына тутырган бу яшь. сылу кызда кайдан килеп шундый сагыш, шундый моң? Үзәкләргә үтә. бәгырьне эретә бит

Мөнирҗан хәзер тулысы белән табын иркенә бирелде. Жанын бер үк вакытта койдсрсп тә. җылытып та торган Гайния дә. ана карата булган үпкә дә онытылды. Миллиардлаган кеше яшәгән Жир шарындагы караңгы бер татар авылының сукыр лампа янган кечкенә генә дүртпочмаклы өендә дүрт кешедән торган дәүләт, иртәгәге кон турында уйламыйча, хәзинәдә бары белән ашау-эчүне дәвам итте Аларнын һәрберсе үзенчә бәхетле иде Хаммат, ниһаять, ут. мәхшәр эченнән исән-сау кайтуы, кайткан көнне үк аулак өйгә кызлар янына эләгүе белән бәхетле; Мөнирҗан исә бер генә көнгә, дөресрәге төнгә, Гайния турындагы борчулы уйлардан арынды. Ә Сәлимәнен яшәү кагыйдәләре бер көнлек, бер сәгатьлек кенә иде җырда әйтелгәнчә, яшь гомерләрнең кадерен белергә кирәк, иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын. Хатынлы ирләргә исәп тоту кыен, ә монда фронттан исән кайта алган солек кебек егетләр кочакка керәм дип тора Сәлимә бигрәк тә куана бүген теге. Хәсьянов. ишәк, сырлана башлады. Исе китте ди Сәлимәнең Мөнирҗаннын кайсы җире ким? Менә дигән егет, өстәвенә, гармунчы да әле. Бер кулы юк икән—баш бәласе түгел. Хәсьянов белән типтергәндә туплаган барлы-юклы тәҗрибәсе кызга шундый нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирде: хатын-кызга ир-атның кулы түгел, бүтән җире кирәгрәк икән Хәсьяновнын хатыны бар. ул барыбер Сәлимәгә өйләнмәячәк, ә Мөнирҗан егет кеше. Ходай кушып, чәчләре чәчкә бәйләнеп кунмасмы

 

Бик сайланыр, сырланыр чак түгел.

Жырлашып бераз утыргач, башта Мөршидә белән Хаммат эчке якка кереп китте, Сәлимәдә сукыр лампаны өреп сүндерде һәм Мөниржднның иреннәренә килеп сарылды. Моңа кадәр Гайния өчен үзен саклаган егет Сәлимә кочагына ничек итеп инә барганын сизми дә калды.

Егетләр өйләренә яктыра башлагач кына кайтып киттеләр. Монирҗан сыер саварга чыгып баручы әнисе күзенә чалынмаска тырышып, ул лапаска кереп киткәч кенә өйгә чумды. Анын үтереп башы авырта, күңеле болгана. Ул инде ник баруына, куна калуына үкенә, ана хәзер оят. Әтисеннән, әнисеннән. Гайниядән, тагын әллә кемнәрдән оят. Шул ук вакытта йөрәгенең кайсыдыр почмагында: «Булдырдың, сынатмадың»,—дигән бер хис тантана итә иде.

Урман кисүчеләр авылга кайтып, бәйрәм ясасалар да, Ширәмәтгә әле эш бетмәгән иде. Күрешү шатлыгыннан кешеләр айнырга да өлгерә алмады, колхоз идарәсе тагын «удар бригада» жибәрү хәстәренә кереште.

Жәһәннәмгә тиң газапка китәргә берәү дә ашкынып-ясканып тормый иде шул. Элек барып, андагы шулпаны эчеп караганнар—бигрәк тә. Аларның күбесе, барын-югын сәбәп итеп, чәнечкесен сәнәк итеп, сыныкка сылтау булса да табарга тырышты. Ләкин җиткерелгән планны читтән килеп кемдер үтәмәячәге дә көн кебек ачык. Шуңа күрә, хокуклары крепостной крестьяннарныкы дәрәжәсенә төшерелгән Совет халкы белән сугыштан сонгы дәүләт күп сөйләшеп вакланмады, Хәсьянов кыздыра торды, бригадирлар исемлеккә “корбан тәкәләрен” яза торды. Ә инде исемлек идарә утырышында расланган икән, ике уйларга урын юк: бетте-китте, барасың и баста!

Ярар, дип ыңгырашты халык, урман урман булыр әле, төрмәдә кандала туйдыру түгел. Алар мәҗбүри эштән качуның ничек тәмамланасын белмиләрме... Авылның авызы аз пешмәде гражданнар сугышыннан сон.

Исемлеккә үзенең дә кертелүен белгәч, Мөнирҗан башта уңайсызланып калды: бер кулы белән эш майтара алырмы? Аннан чулак кулын, тикшереп карарга теләгәндәй, селкеп куйды: салам ташырга өйрәнде бит әле, урманда да сынатмас. Ул бит эштән, авырлыктан курыкмый, кеше алдында көлкегә калудан шүрли. Ә болай караганда ул япа-ялгызы—кайберәүләрнеке шикелле елап калыр хатыны, артыннан йөгерер баласы юк. Өйдәгеләр түзәр әле. Ичмаса, шул Хәниф кызы турындагы әрсез уйлардан котылып торыр.

Салам ташудан гарык булган кешегә, бер яктан караганда, бу тәкъдим хәтта кызыктыргыч та иде. Беренчедән, ул бу кышта кибәге күзгә кереп, трахомага җиткерә торган салам ташудан котылып тора, икенчедән, хезмәт көне дә ат белән салам ташуга караганда арурак язылачак. Дөрес, ул хезмәт көненә кайчан нәрсә алачагыңны белгән юк. шулай да ала каргадан алачагын булуын белү рәхәтлек бирә. Өстәвенә, дөнья күреп кайтасың.

Иртәгә китәбез дигән көнне тагын мунчалар ягылды, тагын урамга таралган икмәк, ит, бәлеш исе борынны кытыклады. Дөрес, урман кисү сугыш түгел, анда бомба шартламый, снаряд төшеп ярылмый, әллә кайдагы снайперның үткен күзле пулясы сагалап тормый. Өстенә ажгырып дошман танклары килми. Ләкин кышын урман кисүне уенга да санап булмый. Анда бит бот төбеннән бата-чума, ауный-тәгәри дигәндәй, кисәсе агачың янына барып аударып кына калмыйсын. Ширәмәткә бару турында ишетүгә үк, башын икенче якка боручылар җитәрлек Әскәй авылында. Хәер, Өскәйдә генә микән?

Мөнирҗан Хамматны ла җибәрерләр, иптәш булыр дип уйлаган иде. Сәлимәләрдә кич утырганнан соң, аларның, тагын берничә тапкыр очрашып, ярты төнгә хәтле юкны-барны сөйләшеп вакыт уздырганы булды. Ләкин, 28

 

Мөниржаннан аермалы буларак. Хамматның колхозга койрыгы ябышып катарга өлгермәгән, анын ниятләре икенчерәк булып чыкты

  • Беләсеңме. Мөнир дус,диде ул бу хакта сүз чыккач,—минем бит солдаттан алып кайткан запас бетте. Әнкәй мәрхүмәдә, бердәнбер малаена чуртымны да калдырмыйча, ни сәбәпледер, оҗмахка керергә ашыккан — Анын тавышында ачыктан-ачык мыскыллы көлү яңгырады —Хәсьяновка аванс сорап барган идем, тынлап та тормады, куып чыгарды Үзен беләсең, әнкәй юк. туганнар юк. туып-үскән йорт төртсән аварга тора. Шулай булгач, мин ни пычагыма дип авызын ачса үпкәсе күренеп торган, тире белән сөяккә калган, бетләп, корчаңгыланып беткән колхозны саклап ятарга, аны муеныма атландырырга тиеш әле?! Шунын өчен сугыштыкмыни?!—Хаммат бу сүзләрне шундый ачыргалану белән әйтте ки. Мөниржан дустынын йөрәгендә янартаулар кайнавын анлады. Ул инде бу хакта сүз башлаганына үкенә дә башлаган иде.—Аннан сон минем колхозда калуымнан гына чуртым да үзгәрмәячәк.

—Ә Моршидә?—дип шаярткан булды киеренкелекне йомшартырга теләгән Мөниржан.—Ул Хамматнын Мөршидә белән тагын да очрашкалавын белә иде.

  • Мөршидән үзенә булсын!Хаммат елмаеп җибәрде —Ай, оста ул, малай, кочагына эләксәң, эреп агасын Башын кайда да, аягын кайда— онытыла. Белмим. Сәлимә ничектер, ә Мөршидә—искиткеч! Төшләргә керәчәк әле ул минем.

—Алып кит алайса үзең белән!

  • Кая'.’ Юк инде. дус. өйләнсәм, унсигез-унтугыз яшьлек гыйффәтле кызга әйләнәм мин Мөршидә ул авылда кирәк, аны читкә җибәрергә ярамый. Югыйсә синең белән минем ише уҗым бозауларын ир булырга кем өйрәтер!Хаммат рәхәтләнеп көлеп җибәрде —Ну, малай, сугышка кадәр Мөршидә ише бсрәрсенә эләккән булсаммы! Күпме немка, япун кызларын, полячкаларны бәхетле иткән булыр идем! Аяк астында гына күпме иде алар. Юк шул, башкалар гыйшык уйнаганда, без шырпы сызып тордык Карале, Мөнир, син ничек уйлыйсын, берәрсендә озату кичәсе ясасаң, начар булмас иде. малай, ә? Сәлимә сагынып үлә язгандыр инде үзеңне

Мөнирҗан колак яфракларының кызышуын, чәч төпләренен тирләп чыгуын тойды Бүреген салса, валлаһи, башыннан пар күтәрелер иле Ник алай ояладыр, югыйсә бала-чага түгел, кайчан да булса ир-ат белән хатын- кыз арасында була торган якынлыкны ул бер кылырга тиеш иде ләбаса! Ләкин шәригать кануннары буенча ул кеше синен хәләлен, ягъни никахлы җәмәгатен булырга тиеш. Очраклы берәү белән мондый бәйләнешкә керү зина дип агада ул. туганкаем, зур гөнаһ санала. Кешегә ишетелсә, оятыннан җир тишегенә ксрерсен .

Теге көннән сон Сәлимә анын саламнан кайтканын гел сагалап кына тора, төрле сәбәпләр тапкан булып, тирәсендә буталу җаен карый Бер карасаң, сабый бала кебек, бер карасаң Анламассын тагын Анын Хәсьянов белән чытлыклануын күрсә. Мөнирҗаннын кытыгы килә, ни эшләргә белми, йөрәген берьюлы йөз мен корт кимерергә керешә. Көнләшү дигән нәрсә әллә сон шулмы икән?..

Кы зык бу адәм баласы. Мөниржан Сәлимәне яратмаганын да белеп тора. Ә күңелендә көнчелек бар. Бер генә кич янында кунып чыгуына карамастан, анысы да алдан ниятләп түгел, очраклы рәвештә, көтмәгәндә генә Жырда ничек әле «Үзем сөймим, ятка бирмим».—диләрме’’ Мөнирҗаннын Сәлимәгә мөнәсәбәте лә шулмы’’ Шәхси милекчелек хисе синдә бигрәк көчле икән, иптәш' Харап икән, прсиләтелдән калган кыз белән бер кич кунган икән' Әйе шул. ул ran-гади Сәлимә түгел, прсидәтел Хәсьянов сөяркәсе. Пәри, җен затыннандыр ул Сәлимә дигән мөртәт' Анын белән
йоклаганга үкенүләре, оялу-кызарулары барысы да ялган микәнни? Башкача булганда, көнләшер идеме? Кочагы кайнар, иреннәре татлы. «Мөниржан абыкаем!» дигән сүзләре сулышыңны өтәрлек иде шул, каһәрнең. Юк-юк, Хаммат ничекләр генә мактамасын, Мөршидә Сәлимәгә җитми торгандыр. Сугыштан исән-сау кайтып та, ләззәтнең мондые барлыгын башына да китереп карамаган мәми авыз Мөниржанга житә калды. Аның кебек мокытны түгел. Хәсьянов кебек азау ярган мир үгезен дә үзенә каратырдай булгач, бер-бер тылсымы бардыр ул дәртлекәйнен! Хаммат әнә ничә ирдән кайткан Мөршидә турында сөйләгәндә дә селәгәен жыя алмый.

Шулай да Мөниржан үзен ни өчендер Сәлимә каршысында гаепле санады. Югыйсә көчләп буйсындырмады, әрсезләнмәде, киресенчә, дәртен тыялмаган кыз, рәхмәт төшкере, аның куенына кереп, Мөниржанны, Такташ әйтмешли, үзе «көчләде». Уналтысын тутырып күптән түгел унҗидегә чыккан яшь кенә кыз бит әле, ничек шулкадәр иртә оҗмах алмасын авыз итәргә өлгергән. Бу эштә әлифне таяк дип тә белмәгән егеткә бер дә аптырап, югалып калырга ирек бирмәде. Сәлимә яшьтәшләренең кайберсе әле ирләр астына керү түгел, клубка да чыкмый торганнардыр. Сәбәбе нидә? Сугышка кадәр авылда азгынрак ир-атлар «уҗымга» баргалый торган бер-ике генә хатын була, ул хатыннар янына да кешегә сиздерми генә йөрергә тырышалар иде. Алары да ире үлгән яки аерылышкан хатыннар иде. Ә Сәлимә... Их син, сугыш, син кешеләрне орыш кырында гына үтереп калмадың, тылда да татарның әхлаклы тормышын пыран- заран китердең! Моның әчеп кемне гаепләргә, кемне җәзага тартырга? Яшьлекләре сугыш чорына эләкмәсә. Сәлимә. Мөршидәнен тормышы бүтән юл белән китмәс идеме?

Уйларын Хаммат бүлдерде:

—Сәлимә исемен ишетүгә уйга калдың?

—Әй, башымны катырма әле шул кычыткан чыпчыгы белән! Бик кирәк икән, үзеңә булсын!—Мөнирҗанның бу хакта сөйләшәсе килми иде, сүзне икенчегә борды.—Менә син колхоздан китәм дисең, кая бармакчы буласың? Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер биргәннәре турында ишеткән бар. Сине кайда көтеп торалар? Кемгә кирәк син?

—Баулы тирәсенә китсәм дим...

—Үкенмәссеңме сон?

—Үкенер өчен үкенерлек гамәл кыларга кирәк бит әле башта. Баулыда нефть чыгаралар. Сугыш, беләсең, ирләр сафын нык иләде. Эшчеләр җитми ди. Бәлки син дә ниятләрсең? Бергә-бергә күңеллерәк булыр иде. Тора-бара фатир да бирәселәр икән.

Мөниржан өчен көтелмәгән тәкъдим иде бу, аптырап калды.

—Юк. Хаммат дус, минем кебек чулак белән нифтедә ни эшләсеннәр. Аннан сон әти-әни дә картайды, бар ышанычлары миндә.

Аны авылга бәйләп куйган төп сәбәпнең Гайния икәнен Хамматка әйтүне ул кирәк санамады. Бер бетмәгән баш авыртуы булды шул Хәниф кызы, миһербансыз!

Авыл сагындыра, әти-әнисе, туганнары, дуслары. Жаныннын җиденче тамырына кереп оялаган Гайния турында әйткән дә юк. «Сыңар кул белән әллә авылга кайтып та тормаскамы?»—дигән уй ничә тапкыр килде башына һәм үзе үк бу уйны юкка чыгара торды. Ничек инде туып-үскән авылына кайтмый калырга мөмкин? Моның өчен таш бәгырьле булырга кирәк. Ул. әлбәттә, кайтачак. Әгәр Гайния читкә какса, ул чагында күз күрер.

Хаммат үпкәләсә үпкәләгәндер, икенче көнне ерак сәфәргә кузгаласын сылтау итеп, Мөниржан аның тәкъдимен кире какты. Өзәргә булгач өзәргә ул Сәлимә атлы кычыткан чыпчыгы белән араны!

зо

 
   

Иртән урманчылар карангылы-яктылыда идарә янына җыйналды.

 

Китәсе кешеләрнең исемлеге белән кызыксынмаган иде. урманга баручылар арасында балачак дусты Фазыл һәм Гаиния белән Сәлимәне дә күреп, анын күзе мангаена менде Ярый. Гайния белән Сәлимәнен баруын әле аңларга була, ә менә Фазыл кайдан килеп чыккан? Ул бит төрмәдә иде. кайчан кайтты икән? Кайтканын ничек Мөниржан белми калган?

Китүчеләргә Хәсьянов хәер-фатихасын бирде:

— Кадерле иптәшләр,—дип башлады ул сүзен,—безнен каһарман урман кисүчсләребез—сезнен. ягъни безнен авылдашларыбыз. Ширәмәттә урман кисүдә зур уңышларга ирештеләр Ләкин алар даһи Сталин куйган заданиенен яртысын гына үтәделәр. Арагызда сугышта булган кешеләр дә бар. куелган бурычны үтәмәүнен нәрсәгә китергәнен беләсез. Сезгә урман кисү һәм ташуны азагына кадәр җиткерү бурычы йөкләнә. Моны партия куйган зур бурыч дип кабул итегез.

Хәсьянов киткәч. Мөниржан ул киткән якка карап тел шартлатып куйды. Мондый шомалык белән бу кеше утта янмас, суда батмас Әнә бит ничек: партия исеменнән генә сиптерә! Муеныннан тиклем батырсан да. суда аягын чылатмас.

Фазылга сугышта озак булырга. Әскәйдә чакта үзе хыялланган каһарманлыклар күрсәтергә язмаган икән. Анын ин зур теләге кавалерист булу, сөлектәй акбүз атка атланып, дошман тылына бару, фашистларны кылыч белән унлы-суллы тураклау иле. И-и беркатлы авыл малае, мокыт! Гражданнар сугышы күптән узды, маршал Семен Будённый кавалериянең ролен никадәр генә купайтырга тырышмасын, жинү язмышын ат һәм кылыч түгел, бәлки танклар, самолетлар, ‘‘катюшалар" хәл кыла иде Моны анлаган булса. Фазыл кавалериягә эләгү турындагы хыялларыннан шунда ук ваз кичәр иде

Язмыштыр: алгы сызыкка барып җиткәнче үк. аларнын эшелонын дошман самолетлары эзәрлекли башлады. Безнекеләр килеп, фашист козгыннарын куып җибәргәнче, бомбаларны житәрлек яудырырга өлгерделәр. Берсе Фазыллар утырган вагоннын күршесенә генә төште. Ирен читләрендәге сөтләре дә кибеп өлгермәгән, сугышка барып кына житим. фашистларның арт сабагын укытам, дип хыялланган япь-яшь малайларның өч дистәдән артыгы, дошманга төбәп бер тапкыр атарга өлгермичә, фани дөньядан мәңгелеккә күчте. Ихтимал, аларнын әти-әниләренә «сезнен улыгыз батырларча һәлак булды» дигән формаль хатлар киткәндер Бәлки китеп тә өлгермәгәндер: әнә ич хәбәрсез югалганнар, шәһәрне инде әйткән дә юк, авыл саен никадәр.

Фазылның әжәле җитмәгән икән—исән калды. Моны. йә. могҗиза дими ни дисен. Тәкъдирендә шулай язылгандыр, күрәсен Югыйсә ул бомба ун- унбиш метрлар гына алгарак төшсә. Фазыллар вагонынын нәкъ уртасына туры килеп, көлен күккә очырасы иде.

Ирекле булып язылып, алгы сызыкка омтылган егетнен өмете авылга күкрәк тулы орден-медальләр белән кайту иде. айга якын гына сугышып калды Хәтта дары исен дә туйганчы иснәргә өлгермәде Хәер, дары хушбуй түгел, аны кемнен иснисе килсен, иснәп кем хозурлансын Чираттагы һөҗүм вакытында яраланып, госпитальгә эләкте. Сул кулын мина ярчыклары теткәлән бетергән иде Фәрештәләр аны бу юлы да саклады—кыр госпиталендә беренче ярдәмне күрсәтүгә, поездга утыртып. Фазылны тылга озаттылар. Утырып киткән чакта егет туган авылыннан нибарысы кырык биш-илле чакырымнар ераклыктагы Бөгелмә стансасы аша узасын да. Чиләбе шәһәрендәге госпитальнең йөзләгән яралысы арасында бер тары бөртеге буласын да белми калды Начальниклар, ни өчендер, яралылардан маршругны яшерделәр Югыйсә Фазыл авылны, туганнарын нык сагынган

 

Һәм аларга хәбәр салмый калмас иде. Ә хәбәрне алганнан сон кем дә булса күрешергә барыбер килер иде.

Госпитальгә барып җиткәч, шактый вакыт Фазылны операциягә әзерләделәр. Ниһаять, күп эшләүдән күзләре эчкә баткан яһүд табибы Семен Моисеевич Зильберман аны операция өстәленә яткырды. Фазыл табибның гаять киң уч төбенә һәм берсе-берсе шешә юанлыгы бармакларына игътибар итте. Башына, моңа врач булып түгел, урман кисүче булып эшләргә кирәк, дигән уй килде. Шулкадәр юан бармакларның скальпель тота алуы гажәп иде.

Ләкин Семен Моисеевич тылсымчы кебек эш итте: тимер ярчыкларны чүпләде, чәрдәкләнгән сөякләрне тәртипкә китереп жыйды. Кулы терсәктән өстә бераз кәкрәебрәк калса да һәм берничә ярчык алынып бетмәсә дә, иң мөһиме, аны кисеп ыргытмадылар. Менә хәзер, авыррак эш эшли башласа, йә һава үзгәрергә булса, иң әүвәл әнә шул тимер кисәкләре хәбәр бирергә тотына.

Госпитальдән ул, хәрби хезмәткә яраксызга чыгарылып, 1944 елның маенда өенә кайтты. Әскәйдә яшьтәш егетләреннән бары тик Мөниржан белән икесе, унсигез яшьләре тулганчы ук, фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариат бусагасын җитәрлек таптаганнар иде. Чөнки, тирән ышануларынча, алар фронтка эләгү белән, немецлар дер калтырап качарга тиеш иде. Ләкин хәрби комиссариатта шушы хакыйкатьне никтер аңларга теләмәделәр. Баштарак яшегез тулсын, диделәр, соңрак Фазылны алдылар, ә тракторчы Мөниржанны. син тылда кирәк дип, тагын калдырдылар.

Күрәсең, сугыш чорының кырыс законнары кешеләргә, аларнын психологиясенә генә түгел, яра-жәрәхәтләренә дә бүтәнчә тәэсир итә торгандыр. Тыныч вакыт булса, Фазыл әнисенең яшь кычыткан салып пешергән умачлы ашын ашап, өендә әле шактый озак ятар иде. Ә аны, кайтып бер атна үтте микән, бригадир эшкә дә кодаларга кереште.

Август аенда Фазылны ашлык сугучылар звеносына бригадир итеп билгеләделәр. Әскәйнен Уразай белән Карамалы басулары кисешкән җирендәге бодай басуы иде ул. Эш режимы болай куелган: иртә таңнан төнге унга-унбергә кадәр алны-ялны белми эшлиләр дә. барысы бер арбага төялеп, кайтырга кузгалалар. Басу жәһәннәм аръягында, әле ун чакрымлап кайтасы бар. Аңа иң тиз дигәндә дә сәгатькә якын вакыт уза. Ә иртәнге дүрттә кире кузгалырга кирәк. Шул арада ашарга хәзерлә, юын. бала- чагаларыңны иркәләргә дә өлгер. Ләкин ин үзәккә үткәне—ачлык. Бар жыйган икмәк сугышка озатыла. Шуңа күрә ашлык сугучылар ничек тә булса үз җайларын үзләре карарга тырыша.

Бу юлы да арбага кечерәк ике капчык салганнар иде. Аларнын кемнәрнеке икәнен Фазыл кызыксынып тормады. Ул көнне бәхетсез юлга кузгалганнар икән—кузгалуга, күгендә чекрәеп йолдызлар янган салкынча август тынлыгын челпәрәмә китереп, айгыр кешнәгәне ишетелде. Фазылның башыннан шунда ук «беттек» дигән уй сызылып үтте. Вәкил айгырының тавышын ул әллә кайдан таный. Вәкилдән биш кеше утырган, өстәвенә ике капчык бодай да салынган арбада аягында көчкә басып торган Бәбәй белән кача аласыңмы? Качарсың сина, тот капчыгыңны! Иң яхшысы, капчыклардан котылу! Ләкин соңга калдылар—алар төшеп өлгергәнче, Әфләтүнов арба янына килеп баскан иде инде. Ул, кесә фонаре белән яктыртып, бер генә карады да сорауны кабыргасы белән куйды:

—Капчыклар кемнеке?

Мирсәет абзый бер капчыкның үзенеке икәнен шунда ук таныды.

—Ә бусы?

Әфләтүнов авыл хуҗалыгында әлифне таяктан әлләни аермаса да. тегенди-мондый гына кеше түгел—ул Казанның үзеннән үк районга, 32

районнан Әскәй авылына җибәрелгән кеше. Аны барысы да таный, барысы да курка. Хәтта колхоз председателе дә. Һәм. әлбәттә, берәү дә яратмый Фазылнын сакау Әсгать белән булган хәлне һич онытасы юк. Бабеч-Карам буенда сабан сөреп йөриләр иде. берзаманны басу башында Әфләтүнов күренде. Мона кадәр тыныч кына эшләгән Әсгать кинәт күкерт булып кабынды:

—Фадыл, вәтил тилә, тител тәләтәне. бәлеп үтеләм мин аны!—дип. Фазыл ни дә булса әйтергә өлгергәнче, тәләкәне эләктерде һәм вәкилнен өстенә ташланды. Әфләтүнов ничек кирәк алай качып өлгерде Сабанчылар анын кыланышыннан туйганчы көләргә дә өлгерә алмый калды, кичкә табан ике милиционер килеп. Әсгатьне районга алып китте. Шул китүдән бары бер тапкыр гына. Минзәлә төрмәсендә икән, дигән хәбәре ишетелгән иде. бүтән кайда икәнлеген белүче булмады ул бичаранын.

Шәһәр кешесе шәһәр кешесе шул. Әскәйгә беренче килүендә атна буена колынлы бия жигеп йөргән иде. аннан сон Соры алашаны биргәч:

  • Монын колыны кайда?дип сорап, көлкегә калды.

Атлар караучы Сэлах карт ана:

  • Иптәш Әфләтүнов. ул алаша бит,дип әйтеп караган иде. ләкин вәкил үз кырыгын кырык итте:

—Алаша икәнен беләм. колыны кайда дип сорыйм мин синнән!—дип колын таптыруын белде. Шул көннән авыл халкы җае чыккан саен Әфләтүновнын бу канатлы сүзен куллана торган булып китте

Икенче тапкырында Әфләтүнов ашлык сугучылар янына килгәч, молотил кага карап:

  • Моның ишеге кайда?дип мәсхәрә булды.

Менә шул вәкил хәзер. Газраил булып, аларнын барысын да бер жепкә тезде. Әфләтүнов Фазылның бригадир икәнен белә иде. сорау алуны анардан башлады:

  • Кемнеке дип сорыйм мин синнән! Ишетмисенме әллә, ник җавап бирмисең? Син бит бригадир, син белергә тиеш!

Кемнеке икәнен әйтергә Фазылның ничек теле әйләнсен Ул дәшмәгәч. Әфләтүнов хатын-кызлардан алда машинист Сафа абзыйга ябырылды

—Әйт. контра, барыбер төрмәдә черетәм мин сине!

Сафа абзыйны әллә төрмә сүзе куркытты, әллә яшь балалы булгач, тимәсләр, кызганырлар дип уйладымы икән, алты айлык баласын күтәреп басып торган хатынына күрсәтте. Ник шулай итте—Фазылнын шушы көнгә кадәр аңлый алганы юк. Үз хатыныңны күрәләтә чокырга төртеп төшер инде

Сугыш чоры бит. хөкем озакка сузылмады—капчык хуҗаларын һәм Фазылны ябылуга хөкем иттеләр Урлаганнарны ни өчен икәне аңлашыла инде, ә менә Фазылга үз вазифасына салкын караганы, урлашуга юл куйганы өчен бирделәр статьяны

Ул Казан шәһәренең бишенче колониясенә эләкте

Сугышның кара канаты берәүне дә читләп узмый, һәркемгә кагыла, барысы да фронт өчен, җиңү өчен эшли. Кем оек бәйли, кем бияләй, кем кием тегә Фазыл исә төрмәдә кәрҗин үрүчеләргә тал чыбыгы ташыды

Колония башлыгын ат белән Харис исемле татар егете йөртә иде Эш белән аларга еш кына Казанга да чыгарга туры килде Егет, ышанычка тәмам кереп беткәч, чанасында төргәге белән сукно да алып чыккалый башлаган. Төрмә башлыгы утырган чананы яки тарантасны кем тикшерсен Ничә тапкыр алып чыккандыр, анысын төгәл әйтүче булмады, әмма бер тапкырында сакчылар егетне шул сукно белән эләктерәләр Кабат суд була һәм Харисны бу төрмәдә срогын тутырганчы утырталар Иөхзәгән тоткын арасында Харисның тавышы моңлы булуы белән аеруча хәтердә калган

2. «К. У.» М2                                                                                                              33

 

Күп жырлары арасында «Мәдинә» исемлесен анын ишеткәне дә юк иде.

Мин утырып хатлар язам.

Синең исендә дә юк.

Мәдинә, гөлкәем.

Синен исендә дә юк, бәгырькәем.

Жыр болай да сагынудан телгәләнгән йөрәкләрне парә-парә китерде.

Үзенең хөкем ителүе хакында Фазыл төрмәдә чакта да, соныннан да кабат-кабат уйланды. Дөрес эшләдеме соң ул арбадагы капчыкларны күргәч тә кире ташлаттырмыйча? Әгәр дә ташлаткан булса, берәүне дә хөкемгә тартмаслар иде. Урлашуның зур гөнаһ икәнен әллә ул белмәдеме? Белмәс сиңа! Ул бит мулла баласы. Өйләрендәге ач балаларын кызганды, менә шул. Ә бу миһербанлылык аларны гына түгел, үзен дә харап итте. Менә хәзер кая гына барса да. ниләр генә эшләсә дә, төрмәдә утырган дигән хәбәре кара сакал урынына үзенә тагылып йөриячәк.

Төрмәдән чыгуы гына түгел, мен бәла белән акчасыз-нисез авылга кайтуы турында язсаң, үзе бер китап булыр иде. Кайтып аңына килергә дә өлгермәде, урман кисәргә чыгып китте. Өйдәгеләр белән хәтта туйганчы сөйләшә дә алмый калды. Бар курыкканы өйдәгеләргә төрмә бетен йоктыру иде. Шуңа күрә кайтканның икенче көнендә мунча яктырып, киемнәрен ныклап кыздырды, озын-озаклап юынды һәм әнисенең сагындырган сөтле умачын ашап, мәтрүшкәле чәен эчеп яткан иде, тоташтан унике сәгать йоклады. Юлда ул бик нык туңган һәм эт кебек арыган иде. Ул йоклаган арада, кайтканын кайдан белгәндер, бригадир аның урман кисәргә барырга тиешлеген кереп әйткән. Юлга җыйналырга да вакыты чамалы гына калды. Мөниржан белән күрешмәвенең сәбәбе менә шул иде.

Урман кисүчеләр Ширәмәткә берничә тәүлек барды. Ин алда бригадир итеп билгеләнгән Гыйният абзый, аннан соң Гайния утырган ат, алар артыннан тагын берничә хатын-кыз. Мөнирҗан белән Фазыл бер-бер артлы уртагарак туры килде. Ничек кузгалсалар, юлны шул тәртиптә дәвам иттеләр. Чөнки карлы юлда бик теләсәң дә узышып булмый, әле каршыдан килүчеләрне үткәреп җибәрү дә мен бәла. Гыйнвар бит, кар тирән, буран әледән әле юлны күмеп тора.

Бер карасаң изелгән, еш кына туйганчы ашый да алмаган, каторга хезмәтенә баручы шушы «лашманчы»ларның уен-көлкегә теләкләре дә, хәлләре дә булмаска тиеш иде. Ләкин яшьлек уен-көлкесез яши алмый, ана хәрәкәт, кызык кирәк, аралашу кирәк. Әскәй урманчылары да юк җирдән тәм тапты: әле берничә чанага төялеп мәзәк сөйләштеләр, әле туна башлаганнары төшеп, әүмәкләшеп алды. Яшь егетләрнең аяклары, үзләре дә сизмәстән, Гайнияләр, Сәлимәләр тирәсенә тартылды. Мөнирҗан белән Фазыл да Гайния янына барып килделәр Аякларын саламга төреп утырган Гайния карангы чырай да күрсәтмәде, бик ачылып та китмәде. Фазылны кайтуы белән тәбрик итте, хәл-әхвәлен сорашты. Аннан тынып калды.

— Ни булган бу Гайниягә?

Кыз яныннан үз чаналарына кайткач. Фазылнын Мөнирҗанга биргән беренче соравы шул булды.

—Кияүгә чыкмагандыр бит?

-Юк.

—Сылу үзе. каһәрең. Бер кашык су белән йотарлык.

Дустының соклануын яшерми әйткән сүзләре Мөнирҗанның йөрәген чәнчеп алды. Юк, бик газиз ана бу тәкәббер кыз.

Өченче көн генә кайтып төшкән, авыл якалыкларыннан бихәбәр булган Фазылның сорашуы табигый иде. Дөнья бит, тормыш дәвам
итә. төн чыкканчы да. йон чыга—әллә никадәр янадык өстәлә Әскәйдә булмаганына биш былтыр бит Кайчан чыгып киткәнен бер Ходай һәм әнисе Хөршит абыстай гына беләдер. Төрмәгә хәбәрләр озак йөри. Анда закондагы карак-угрылар хакындагысы гына тиз тарала. Анын да белергә ярый торганнары гына

Мониржан дәшмәгәч, тагын сорау бирде:

—Араларыгыз ничек? Әллә ташлаштыгызмы?

Фазыл Мониржан белән Гайния арасындагы серле мөнәсәбәтне сизенә иде инде.

—Аптыраган ла!—Бу сүзләрне Мөниржан ачынып әитге —Йөргән кешесе барлыгы да сизелми, мине дә якын китерми. Югыйсә вәгъдә биреп сугышка озатып калган иде.

—Кит аннан! Имәндә икән чикләвек. —Фазыл нын гайре гажәпләнүе чыраена чыкты.—Вәт. ышан син кызларга!

—Әллә чулак кайтуым өркетте Сөйләшми. Хәтта кичләрен дә чыкмый Миннән качу җаен гына карый

Фазыл, юатып, дустынын жилкәсеннән кагып куйды:

—Кайгырма. Ширәмәт барысын да ачыклар.

Фазылның күрәзәсе рас килде,

Күпләрнең Ширәмәткә беренче баруы иде.

Саклау урманнарында кәкре-бөкре каен. усак, әле юанаерга өлгермәгән имәннәр генә күреп өйрәнгән Әскәй кешеләре Ширәмәтнен очлары белән соргылт күкнең үзен терәткән колач житмәстәй мәһабәт наратларын күреп, телсез калды. Йа. Хода, урманнын мондые да була микәнни?! Элек барганнар кайтып сөйләгәч, шыттыралар дип. ышанасы итмәгәннәр иде. Их. шушы наратлардан йорт салып керсән иде дә тыныч кына яшәсән иде' «Гайния белән, бала-чагалар белән. Мондый бүрәнәләрдән салган йорт кимендә иоз ел торырга тиеш» Мөниржаннын күнеленә ихтыярсыздан әнә шундый уй килде. Ул. уен Фазыл сизмәдеме икән дип. дустына карап алды.

Халык телендә Ширәмәт дип сөйләсәләр дә. Әскәй урман кисүчеләре Кама Аланы авылына урнаштылар. Ширәмәтнен үзе кебек. Кама Аланы да урыс авылы икән

Мониржан белән Фазыл икесе бер фатирга керде. Фатир хуҗасы Пелагея Трофимовна шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган йортта ялгызы гына яшәп ята иде. Әскәйдә мондый йортның гомер-гомергә. һәрхәлдә Мониржан белән Фазыл белгән дәвердә булганы юк иде

Язмышның үз сценарие бар. Югыйсә фатирнын бер ягына Гайнияне, икенче ягына Сәлимәне урнаштырырлар идеме?! Үтенеп сорасан да алай булмас иде. Ә монда яшь йөрәкләрне юри үртәгәндәй килеп чыкты.

Яңа елга кадәр урман кисү, аны чыгару, бәлки, жинелрәк булгандыр Ник дисәң, күптән түгел генә козге күлмәкләрен салып, шәрәлегеннән оялып калган урманга әле кар юньләп тошәргә өлгерми. Ә хәзер, әнә кара, атлар, әйтерсең сот күбегендә йөзә. Кар шундый тирән, кая гына басма, кимендә биленнән чумасың. Атлар әле буш көенә дә корсакларына хәтле терәлгән кардан көч-хәл белән генә йөри Аларнын. мескенкәйләрнең, такы-токы тукланып, бодай да чыкмаган ханнары гына калган. Шулар әле йөк төягән чананы өстерәргә, план үтәргә тиеш.

Урманчылар иргә тора Тормыйча сон, әле бит үзеңне тәртипкә китерү генә түгел, атларны да карарга кирәк Чит-ят җирләрнең салкын абзарында ачлы-туклы төн уздырырга мәжбүр булган атлар синен үз яннарына чыкканыңны дүрт күз белән котеп тора Күзләре белән күрәме, әллә адымыңнан таныймы—син якынаюга, назланып кешнәп жибәрә

—Иһо-һо-һо!

Бу аларның үз телләрендә: «Саумы, хуҗам! Исән-сау йокладыңмы, дип хәл белешүләредер, мөгаен. Әнә ич, яннарына килсәң, җилкәңә башларын салу җаен гына карыйлар.

Урманчылар иртә тора. Тормаслар, әле тагын әз генә, печтик кенә булса да иркәләнеп ятарлар, сынар күзләрен генә йомып, черем итәрләр иде, ярамый.

Кышкы көн бит ул яшьлек кебек: борылып карарга өлгермисен, ник кырык эшен кырылып ятмый, узып киткән була. Карангы шулкадәр тиз төшә. Ә югарыдагы агайлар көн кыска дип норманы киметмиләр. Таш яуса да, кан коссаң да, син аны үтәргә тиеш Бу дәүләт заданисе, эленке- салынкы йөрсән. җавапка тарттырып, таш капчыкка тыгарга да күп сорамаслар. Сталин заманасы бу, корыч замана. Шуна күрә, аз гына яктыра башлауга, төнге йокыдан уянып җитмәгән урманнын тынычлыгы кача: чаналар шыгырдавы, атлар пошкыруы кеше тавышы, аларның кычкырып сөйләшүе, көлүе, сүгенүе бергә кушылып китә. Беренче тапкыр балта белән тун агачка суккан тавыш болай да туңган, күшеккән җәнлекләрнең котын ала. Агачка чапкан саен коелган кар, сынган ботак тавышы бу куркуны тагын да көчәйтә.

Берзаманны аркылы пычкылар ансамбле хәрәкәткә килә: бзин-бзин, тин-тун... Менә берсенең агачы гөрселдәп җиргә ава. Аннан икенчесе... өченчесе... Ьәр ауган агач үзе белән бик күп кар, башка агачларның ботакларын ияртеп төшә. Монда һәрдаим сак булырга кирәк—югыйсә башыңа зур ботак төшкәнен, гәүдәңне агачның бет урынына сытканын сизми дә калырсың.

Ауган агачның ботакларын чапканнан соң, кәүсәсен билгеле бер озынлыкта кисеп, атларга төяп тиешле урынга чыгарырга кирәк. Мөнирҗан белән Фазыл һәм тагын дистәдән артык кеше әнә шул эш белән мәшгуль.

Чанага төяп агач ташуның, читтән караганда, авырлыгы артык юк сыман. Төйисен дә алып китәсең, илтәсендә бушатасың. Таза ир-атка нәрсәсе бар. Ләкин монда берничә ләкин бар. Ин әүвәле, юлсызлык—калын кардан атлар буш көе дә чак атлый. Икенчедән, колач җитмәс агачларны төяү җиңел эш түгел—җайлы-җайсыз эш итсәң, чана үрәчәң шартлый да сына. Ә ул сынса, эшләр ханә: янасын ясап куйганчы, кәҗә маең сыгылыр, үзен хәлдән таярсын, нормаң үтәлмәс.

Юлсызлык һәм йөк төяү эшләре һәркемгә тигез эләгә. Әле бит төялгән йөгеңне тиешле җиргә илтеп җиткерәсе дә бар. Атларның исә тазалыгы, көче, холык-фигыле төрлесенең төрлечә. Мөниржанга рәхәтрәк—ул үзенен Күк биясе белән килде. Күк бия хәзер, саламга барган беренче көндәге төсле, төртсән аварга торган өрәк түгел. Бер генә кулда булу. Мөнирҗанның, авызыннан өзеп, икмәк каптырулары, какмавы-сукмавы, бик тәжел чакларда чыбыркысын офыкта нәҗагай урынына ялтыратып кына алулары Күк биянең хәлен күпкә яхшырткан иде. Дөрес, Күк биягә сугышка кадәрге хәленә җитәргә ерак, бик ерак әле. Ләкин аның башы хәзер салынкы түгел, сырты да, атланган уңайга, күтеңне пычактай суймый.

Төрмәдән берничә көнгә алданрак кайткан булса, бәлки Фазылга да арурак ат эләгер иде. Урман кисәргә барачагы аның бит төшенә дә кермәде. Кайдан килеп ат сайлап тора алсын инде ул. Бәхетеннән, дөресрәге, бәхетсезлегеннәндер, аңа җигәргә Үгез кушаматлы карт алаша гына калган иде.

Их, Үгез, Үгез! Никләр генә дөньяга тудың икән син? Кемнәрне генә кан-яшь елатмадың, хәзер менә Фазылны интектерәсең... Адәм мәсхәрәсенә калдырасын...

Үгезнен кемлеген, ниндилеген сугышка кадәр үк яхшы белгән Фазыл ана якын бармас өчен, әлләниләр бирер иде дә бит... Юк шул Бригадада ике уйламаслык итеп әйттеләр

—Сайлана, сырлана торган вакыт түгел, алсан да—Үгез, калсан да— Үгез!..

Анасын сатасынмыни! Аз гына каршы төшсә дә яна гына төрмәдән кайткан кешегә «халык дошманы» ярлыгын тагарга әзер торуларын белмимени ул. Әле тагып кына калсалар бер хәл. каһәр суккан органнарның «Макар бозаулар көткән җиргә» озатулары да бар. Ә Фазылнын анда һич кенә барасы килми. Житәр. булды, шулпасын эчте.

Үгезгә жан иңдергәндә. Аллаһы Тәгалә анын белән эшлисе бәндәләре турында ник уйламагандыр. Карап торуга башкалардан әлләни аерылып тормаган Үгезнен бик сәер гадәте бар: ул бара-бара да шып туктап каза. Менә шул чакта аны җитәкләп тә. юмазап та. хәтта чыбыркы белән кан чыгарганчы ярып та кузгатам димә. Таш та таш. Үгез дә таш Ин хәлиткеч мизгелдә сине төп башына утырта да куя

Йөккә төялгән агачларны бер авыл аша узып илтергә кирәк иде. Авыл аша инеш ага, аның олау узарлык күпере бар. Менә шул күперне чыгуга, үр менәргә кирәк Үгез үзенен холкын беренче көнне үк күрсәтте бер тын белән менеп җитәргә теләп, Фазыл атын мөмкин кадәр кызурак алып килергә тырышты. Күперне чыктылар, үрнең дә күп өлешен менделәр, кул сузымы җир калды һәм Үгез, ни уйлагандыр, ару гына барган җирдән шып туктады. Алга бармагач, бер генә юл кала—кире төшәргә. Төшеп, кабат менәргә оч тапкыр талпынып каралы Фазлыйәхмәт мулланын төпчеге Юк та юк. Башта бу кызыкны карарга бала-чага гына җыйналган иде. тора- бара узып баручы өлкәнрәкләр дә. тукталып, тамаша кылырга тотынды Аю биетәләр диярсен. Һәрберсе үзенчә акыл өйрәтә, кинәш бирә. Хәзта җыйнаулашып чапаны этеп тә карадылар Чана урынынан купты, әмма Үгез, аякларын терәп, карышуында булды Мөниржаннын Күк биясе күптән үр башында. Үгез мәхлукның менгәнен сабыр гына көтеп тора. Мөниржан үзе Фазылга булыша

Болай булмый, ниндидер чарасын табарга кирәк. Ә нинди9

Ахырда, Үгезне тугарып, чанага Күк бияне җиктеләр. Үрне менгәч, тәртә арасына кабат Үгез керде.

Үгезнен тискәрелеге шул ук үрдә икенче көнне дә кабатланды

Мөниржан бу юлы

—Фазыл, әйдә юкка вакыт уздырып җәфаланмыйк. Күк бия генә алып менсен,—дип әйтеп караган иде дә. Фазыл риза булмады

—Юк инде, ничек итсәм итәм, бу йөкне үзеннән менгерттерәм!—дип. катгый карарын белдерде

Ни эшләргә җыенадыр—уйлаганын Фазыл берәүгә дә әйтмәде

Үрне гадәттәгечә юыртып төштеләр Күтәрелә башлауга. Үгезнен адымнары акрынайганнан акрыная барды һәм ул нәкъ элекке урында туктап калды. Артык та түгел, ким дә түгел Ары куалаунын файдасыз икәнен белгәнгә. Фазыл бүген нервысын бозып тормады. Ул чанасына салган нарат ботагын сындырып алды да бернинди этлек сизмәгән Үгезнен койрык төбенә шул ылысны кыстырды. Әле генә тискәреләнгән Үгезнен өермәдәй ничек кузгалганын Фазыл сизми дә калды. Ул чана үрәчәсенең тезенә бәрелүеннән юл читенә очып барып төште Фазыл торып басканда. Үгез үрне менү генә түгел, куш аяклап чабып, урам борылмасында күздән югалып бара иде Менә сиңа ялкау Үгез! Менә сиңа хәлсез, беткән алаша!

—Карт тәре!—дип канәгать елмайды Фазыл —Хәзер инде даруынны беләбез.

Агын куып тотканчы ана шактый йөгерергә, тирләргә туры килде

 

Башка көннәрдә исә ул акыллырак булды, Үгезнен койрык астына ылыс кыстырганда, дилбегәне кулыннан ычкындырмады.

Гайния апалы-сенелле маржаларда өченче кеше булып урнашты. Авылыннан чыгып карамаган татар кызы өчен урысча сөйләшү үлемгә тиң. Шулай булмыйча сон, анын бит Әскәй мәктәбендәге укытучысы да «моя хлеб», «мой жена» дип сөйләшүдән ары китәлмәгән дүрт класс белемле Мәгъфия апа иде. Ярый әле Гайния үзе зиһенле, ушлы кыз, сүзләрнең төгәл мәгънәсен белеп бетермәсә дә, анлый. Тик, кайтарып жавап бирәм дигәндә, ни өчендер, теленә тегермән ташы асыла.

Гайниянең вазифасына башкалар белән рәттән ботак чабу өстенә Әскәйдән алып килгән азык-төлекне, атлар фуражын бүлеп бирү һәм чыгарылган агачның төгәл исәп-хисабын алып бару да йөкләтелгән. Урман кисүчеләр арасында дәрәжәсе буенча Гыйният абзыйдан кала икенче кеше.

Мөниржанның госпитальдән өенә кайтуына дүрт ай тулып килә. Гайния белән аралары кая ул якынаю—көннән-көн ерагая гына бара сыман. Кызның үзенә карата битарафлыгы (Гайния йөрәгендә янартаулар көрәше барганын кайдан белсен) үзәген өзсә дә, ул—чарасыз. Кызнын кеме дә булса барлыгын белсә, алай ук сызланмас, бәлки, тәкъдир дип килешер дә язмышына күнәр иде. Юк бит, юк! Кеме дә булса, авылда моны яшерү мөмкинме: авылның колагы сак, күзе—үткен. Авылда бит барысы да үтәли күренә: кич белән берәрсен озатасы булсаң, аны иртән үк белеп торалар. Ә инде озатсаң яки куна калсаң—әйтеп тә торасы юк. Әнә ич, Мониржаннар Сәлимәләрдә бер генә кич утырдылар, икенче көнне үк чыш-пыш китте. Кем белә, бәлки шул чыш-пыш Гайниягә дә барып ирешкәндер.

Бу Сәлимә Сәлимә генә түгел, бер кычыткан чыпчыгы булды, валлаһи! Күршедә генә яшәгәч, юк йомышны бар итеп, кичләрен гел Мөниржаннардан чыкмый. Урманда очрашкан чакларда да күзе белән ашардай итеп елмая.

Килгәннәренә ике атналап вакыт узды. Урманчылар мондагы шартларга ияләшеп беттеләр. Хәзер инде наратлары да артык юан, кары да чамадан тыш тирән, көне дә зәмһәрир суык тоелмый. Аударганнар аудара, ботаучылар балта белән ботак чаба, ташучылар—ташый. Ару-талу кайбер көннәрне шул дәрәжәгә житә ки. өстәвенә суык та үзенең мәкерле эшен эшли—кайтып ашауга, күз кабакларына таш тагалар. Сызлаганнарын бетеп, арыганнарын язылып өлгерми, тагын торырга туры килә. Югыйсә төне дә озын. Ярар, дип юаталар урманчылар үз-үзләрен, баш исән булсын, михнәткә түзә ул адәм баласы. Аллаһы Тәгалә аны шуның өчен яралткан.

Килгәннәренә ике атналап вакыт узгач, урманчы хатын-кызлар эш башлар алдыннан Гыйниятне утлы табада биетергә кереште:

—Нәкәнис, ял бирәсеңме безгә, юкмы?!

—Калхузчы дигәч тә!

—Эшләп үләбез бит инде!

Төртмә телле, сугышның беренче елында ук тол калган Катифә мәсьәләне бөтенләй кабыргасы белән куйды:

—Син, карт алаша, беләсеңме озак юынмаган хатын-кыздан нинди ис килгәнен? Бригадир хатыннары урман кисү кебек кәтергәгә йөрми шул. белмисендер. Озакламый безнең истән өйләнмәгән егетләр коса, урман жәнлекләре тончыгып үлә башлаячак бит, черек бүрәнә!—Сүзен ут булып башлаган Катифә кинәт сүрелеп, инәлүгә күчте.—Ял бир син безгә, Гыйният абзыкаем, ял бир. Кер юыйк, мунчалар ягыйк. Югыйсә, ташка үлчим, маржалар да жирәнерлек бит.

Бу сүзләрдән ирләр шаркылдап көлде, кияүгә чыгарга өлгермәгән кызлар, яшь киленнәр, оялып, кайсы башын иде. кайсы читкә үк китеп басты.

Гыйният—карт төлке—ситуацияне дөрес чамалап уйга калды: бераз 38

 

ял бирмәсән, дилбегә анын кулыннан ычкынып, ата улны, ана кызны белми башлаячак. Сыер дуласа, аттан яман була диләр. Аннан сон ул үзе дә йомшак күнелле кеше, хатын-кызларны гына түгел, ир-атларны да кызгана иде. Ә мескен бахбайлар?.. Алар да бит жан иясе, аларга да ял кирәк. Ләкин бу урдага йомшаклыгыңны сиздерергә ярамый, юкса башына менеп атланырлар.

—Ыслушаи, сез нәрсә умарта күче кебек шаулашасыз? Надумаешь, дөньяда сез генә икән алланын кашка тәкәләре! Уйлашырбыз. Ә хәзер барыгыз, бар, эшегездә булыгыз! Сезнен өчен планны алабай килеп эшләмәс...

—Кара аны, Гыйният абзый, артык озак уйлама. Югыйсә, бригадир дип тормам, хатыныңа кирәкле жиренне үз кулларым белән тартып өзәрмен!

Бу сүздән Гыйният абзый елмайды гына

  • И-и. Катифә, синдәй яшь хатын кулы кагылса, үлсәм дә үкенмәс идем! Бәлки әле, бер тарта башлагач, өзеп үк чыгарасын да килмәс Әйе бит, кызлар!

Анын бу сүзе киеренкелекнең эзен дә калдырмады Урманчыларның шаркылдап көлүеннән агач ботакларындагы кар коелды Болаи ук булыр дип уйламаган иде бугай, Катифә төкереп куйды.

—Тфү! Син карт дурак белән сөйләшкән мин юләр!

—Ярар, уен бетте, балакайлар, барыгыз, эшкә башлагыз. Бераздан хәбәр итәрбез. Ә син, Гайния, калып тор.

Гыйният Гайниядән азык-төлек һәм фуражный калган запасы турында белеште. Саран булмаса да сак тота иде хисапчы кыз. Әйтерсен, гомере буена келәтче булып эшләгән.

  • Йә, ничек уйлыйсын?Гыйният соравын сорады да. ждвап биргәнне көтмичә, фикерен дә җиткерде,Сәгать өчләр тирәсендә туктатсак, иртә булмасмы?

—Син нәрсә, Гыйният абзый?—Гадәттә сабыр Гайния чак кабынып китмәде —Мыскыл итәсенме әллә? Сәгать өчтә эштән туктап, ни генә кыра алырлар икән алар? Мунча яксыннармы, кер юсыннармы'* Минемчә, әбиткә кадәр эшләтергә дә ял бирергә кирәк.

—Ярар, кызым, кызма әле син дә. Рәзе мин каршы' Булгач-булгач, әллә соң, мәйтәм, ризыкны да ике порция бирәбезме бүген? Эшлиләр бит Аннан сон бүген жомга көн дә. Мөселманнарның бәйрәм көне

Бу тәкъдим Гайниянен күнелснә сары май булып ятты Ник бирмәскә! Тик, бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй генә булмаска кирәк.

Бераздан кабул ителгән карар чыбыксыз телефон аша һәр урманчыга барып иреште

—Ура. әбиткә кадәр генә эшләргә!

  • Бүген урман ташучыларга да бер генә йөк илтергә!

— Маладис икәнсең, Гыйният абзый'

  • Карале. Гаиниянен дә юмарт чаклары булыр икән

—Яшибез, егетләр, болай булгач!

Төштән сон мона кадәр йокымсыравын дәвам иткән урыс авылы гүя уянды Фатирга урнашучылар белән хуҗалар арасында ипле сөйләшүләр башланды. Мөниржан белән Фазылнын иртәрәк кайту сәбәбен белгәч. Пелагея Трофимовна егетләргә гозерен белдерде

—Балакайларым, күреп торасыз, ягарга утыным бетеп бара. Берәр нәрсә юнәтә алмассызмы үзегез кискән жирдән?

Фазыл белән Мөниржан бер-берсенә карашып алдылар ә ник ярдәм итмәскә ди бу әйбәт карчыкка? Балалары кебек күрә, аларга бирелгән барлы -юмы продукциягә үзенекен лә кушып, кайтуларына ашын пешереп, чәен кайнатып тора. Өстәлгә тозлаган гөмбә, кыяр кебек ят ризыклар да
менгәли. Яхшылыкка яхшылык белән жавап биреп өйрәнгән егетләр шунда ук ризалашырга ашыкты:

—Борчылма, анакай, хәзер алып кайтырбыз. Тик...

—Что, сынки? Авырыксынсагыз, кирәкми, бармагыз,—аларнын «тик» диюләрен хужа карчык авырыксыну дип уйлаган икән.

—Юк, анакай, авырыксынмыйбыз,—диде төрмәдә дә урыслар белән аралашкан Фазыл. Аяын урысчасы Мөниржанныкына караганда арурак иде.—Берәрсендә мунча ягып булмас идеме икән? Күптән мунча кергән юк. Суын да ташыр идек...

—Татар мунчасыз тора алмас инде...—диде Пелагея Трофимовна үзалдына. Бу анын хуплавы идеме, әллә өнәмәвеме—егетләр аңламады.

Пелагея карчыкнын йорты зур, каралтысы төзек булса да, ни сәбәптәндер, мунчасы юк иде. Кирәк санамаганнармы, әллә вакытлары, хәлләре җитмәгәнме—анысын бер Ходай гына белә.

—Ярар, Тимофеевна белән сөйләшеп карармын!

Тимофеевна дигәне Сәлимә торган йорт хужабикәсе Ксения иде. Анын урыныннан тора алмый ятучы хаста ире дә бар диләр. Ләкин аны ни Мөниржаннын. ни Фазылның бер тапкыр да күргәне юк. Әллә бөтенләй һавага чыкмый инде...

Егетләр утын кайтарырга ризалыгын бирде бирүен. Урманда утынга ярарлык агач ботаклары, оч буйлары дөнья кадәр. Ләкин рөхсәтсез алырга ярамас. Әскәйдә әнә корыган агач, черек төп алып кайтсан да, тотыла калсаң, авыл советына чакыртып акт төзиләр, штрафы белән янә бер кат ыштаныңны салдыралар.

Бу яклар Әскәй белән чагыштырганда, кайсы яктан гына карасаң да, иркенрәк яшиләр сыман. Урманы кул сузымы жирдә, аннан бер йөк утын алып кайту күп дигәндә сәгать ярым ике сәгатькә сузылыр. Кузгалырга кирәк. Гыйният абзыйдан сорарга да ...

Кайсы атны җигү турында бәхәс булырга мөмкин түгел иде. Бәйрәмгә тиң шушы көндә, үзеңне мыскыл итеп, Үгезне җикмәссең бит инде.

Атны жигеп кенә бетергәннәр иде, күлмәк өстеннән җилкәсенә фуфайка гына салган яланбаш Сәлимә кереп житте:

—Егетләр, сез кая барырга җыендыгыз?—Ул әле Мөнирҗанга, әле Фазылга карады.

Шаяртып, жавапны Фазыл бирде:

—Күпне белсәң, тиз картаерсың!

Фазылга аңа Сәлимә белән ничек сөйләшсә дә ярый, Мөниржан кыз каршында теге көннән сон үзен гел гаепле саный—дәшмәде.

—Шаяртмагыз инде, мин чынлап сорыйм бит!

—Фатир хужасы утын алып кайтып бирә алмассызмы, дигән иде. Ә нәрсә?

Сәлимә:

—Ярый инде алайса,—дип кулын селтәп китә башлаган иде дә, Мөниржан юлына аркылы төште:

—Берәр йомышың бар идеме әллә? Әйт!

—Әй, минекеләр дә болыннан берәр чүмәлә печән менгереп бирә алмаслармы, белеш әле, дигәннәр иде. Ат җиккәнегезне күргәч, киенеп тә тормыйча, шуңа йөгереп чыккан идем. Ярар инде, башка берәрсенә әйтеп карармын. Югыйсә ире дә бар, тик ул сүгенүдән бүтән бер эшкә дә ярамый.

Мөниржанга бу минутта кыз ни өчендер бик кызганыч күренде. Ул.

—Сәлимә, туктап тор!—дигәнен сизми дә калды —Менә Фазыл абзыен каршы килмәсә, без тиз генә вәгъдә иткән утынны кайтарабыз да аннан печәнгә юлларбыз. Син ничек уйлыйсын?

Фазыл һаман шаяртуын белде:

—Сон инде үзебезнен авыл чибәренен сүзен дә тынламасан, валлаһи, дим, жир йотар. Үзен дә барасынмы сон ярдәмгә9

—Кирәк дисәгез, барам, әлбәттә. .

  • Юк инде, юк.дияргә ашыкты Мөниржан. Бу юләр кызга ышансан. тәки чанана чат ябышыр

—Рәхмәт сезгә, егетләр!—Аннан Мөниржанга мут елмаеп күзен кысты да,—кирәк булсам, әйтерсез,—дип өстәде.

Бригадир Гыйният. егетләр кергәндә, урта яшьләрдәге хужа хатын белән табын артында утыра иде. Өстәлдә шешә белән көмешкә күргәч, башлыкларынын күзләре ник елтыраганы сорамыйча да аңлашылды Хужа хатынның да төнлә туганны шактый гына авыз иткәнлеге күренә Бераз салмыш хатын-кызнын шунда ук битенә кызыллык чыга, елмаюы да икенчеләнә.

—Әйдәгез, әйдәгез, мактап йөрисез икән!—Гыйният егетләрне ачык чырай белән каршы алды һәм. урыныннан торып, аларнын ай-вайларына карамыйча, түргә чакырды —Таныш бул. Марфа,—диде ул урысчаны ватып- җимереп,—безнең авылның асыл егетләре Мөниржан белән Фазыл. Ял көне хөрмәтенә берне тотып жибәрик!

Өч кенә секундка дип кергән егетләр уңайсызланып калды. Ләкин Марфа:

—Садитесь, ребята, угощайтесь,—дип. аларнын каршы килерлеген калдырмады.—Нет. нет. Гена, я им сама наполню!—Ул килешле хәрәкәтләр белән Гыйниятнен кулыннан көмешкә шешәсен алып, ике стаканга да тутыра язды —Ваш Гена без ума от моего первача. А вы как оцените?

—За ваше здоровье —Чәкешеп. Мөниржан ялт кына стаканын каплап куйды һәм тизрәк кыяр кабу ягына карады

Фазылнын сынап караганы бар. ләкин ул Мөниржан шикелле алай уптым илаһи эчә алмый. Яна туган бозау сыман—сөзеп-сөзеп эчә. Анда да авырлык белән.

Көмешкә бик куәтле иде Фазыл анын яртысыннан артыгын эчә алмады, тамагына, эченә ут капты һәм стаканын кире куярга мәжбүр булды.

—Хорош самогон!—Чыраен сыткан Фазыл елмаерга тырышты. Марфа аңа дуңгыз салосы сузды

—Закусывай и допей. У нас так не принято Да ведь. Гена!—Фазыл авызына капканын чәйнәп йотуга, хужа хатын анын кулына эчелеп бетмәгән стаканын янә тоттырды.

Кем арбасына утырсан. шунын жырын жырларсын. ди халык мәкале Егетләргә бу арбадан тизрәк төшәргә, йомышларын әйтергә дә. чаналарына утырып, моннан таярга кирәк. Тагын берәр шундый доза жибәрсән. утын, печән алып кайту турындагы хыялларың буш сүз генә булып калачак Фатир хужасы алдында сынатырга ярамый. Сәлимәне уңайсыз хәлгә кую да егетлек түгел.

Гыйният. әлбәттә. каршы килмәде Егетләр, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, китәргә кузгалды Бригадир аларны озата чыкты

—Ярар, егетләр, сез берни дә күрмәдегез, килештекме9 Югыйсә Мәүлидә апагызның әлләни уйлавы бар

  • Шту син. шту син. Гыйният абзый, без синең янга кермәдек, кермәгәчтен күрмәдек!

Егетләр шаяртып җавап бирде дә аларны сабырсызланып көткән Күк бия янына юнәлделәр. Аларны озатып өйгә кергән Гыйниятнен ишек келәсен төшергәне ишетелде

—Аһ. карт төлке. Мәүлидә апагыз әлләни уйлавы бар. диме' Үзе I ыйният икәнен онытып. Генага әверелгән —Мөниржан шаркылдап көлде

 

—Әйтәм аны хужабикәсе белән кети-мети уйный дип ишеттергәннәр иде,—диде Фазыл, исенә төшереп.

-Кем?

—Әллә тагын. Кайсысыдыр әйтте инде, хәтерләмим. Син ишетмәгән иленме?

-Юк.

Авыл өстенә авып диярлек торган урманнан киселгән ботак-санак төяп алып кайтуның урман кисеп каешланып беткән егетләргә, әлбәттә, әлләни авырлыгы булмады. Җитмәсә, такыр юлдан. Алар капкадан керүгә, Пелагея Трофимовна каршыларына йөгереп чыкты:

—Спасибо, сынки мои! Если бы моего Николая проклятый Гитлер не убил, разве вас просила бы.. Вы уж извиняйте меня, старушку.

—Полно, полно, мать. Успокойся. Люди должны помочь друг другу — Фазыл күнеле тулган фатир хужасын тынычландырырга теләп, аркасыннан сөйде.

—Кая бушатабыз? Куда разгружаем, дим.—Мөниржан утынны бәйләгән бауны чишә башлаган иде.

Аларнын утынны бушатканын көтеп торып, хужа хатын чукына-чукына рәхмәт укыды. Соныннан:

—Мунчаны яктым. Тагын бер-ике сәгатьтән әзер булыр,—диде.— Аңынчы, әйдәгез, ашап алыгыз.

Егетләрнең әле ашыйсы килми. Ләкин катылыгы спирттан ким булмаган көмешкә тамакларын киптергән иде. Берәр стакан чәй. чәй булмаса су эчмичә түзәр тәкатьләре калмады.

Керсәләр, күзләре маңгайларына менде: өстәлдә самавыр жырлап утыра, анын каршысына әбиебез бер шешә дә куйган. И-и, бу адәм баласының юктан да күнеле булыр икән...

Пелагея Трофимовна бик кыстаса да, алар:

—Әле эш бар,—дип, шешәгә кагылмады.

Чәй эчтеләр. Инде Сәлимәнең йомышын гына үтисе калды. Үзләре генә китеп барырлар иде, болында кибәннәр, чүмәләләр күп. Белмичә йә кешенекен төярләр. Иренен барырлыгы булмагач, чанага хужа хатын үзе менеп кунаклады. Су буендагы кибәнен күрсәтүгә, жәяүләп кайтып та китте.

Кибәнне кар баскан. Шулай буласын чамалап, көрәк алганнар иде, тансыкка тары ярмасы дигәндәй, мондый эшләрне төрмәдән тансыклап кайткан һәм әле сусыны басылып өлгермәгән Фазыл, ун-унбиш минут дигәндә, карны көрәп тә ыргытты. Ул шулкадәр кызды ки. бүреген салгач, тирләгән башыннан бөркеп пар күтәрелде.

Бер чүмәлә печәнне чана өстенә ыргыту яшьтәшләр өчен уен гына иде. Сәгать тә үтмәде, йөк төялеп бетте.

Алар Сәлимәләр ихатасына кергәндә, эңгер-меңгер төшеп килә иде. Хужа хатын бушатасы урынны күрсәткәндә. Фазыл сүз юктан сүз булсын дигәндәй. Сәлимәне сорады.

—Ул мунчада. Күптән киткән иде инде,—диде Ксения —Кереп аркасын юмыйсыңмы сон, тизрәк чыгар иде,—дип шаяртты да соклануын белдереп әйтте.—Больно уж девка хороша!

Ул китә башлаган иде, исенә төшеп, кире борылды:

—Онытып торам икән, Бушатып бетергәч, атыгызны тугарыгыз да безгә керегез. Щи пешердем

—Юк инде, күрше, юкка мәшәкатьләнмәгез. Безнен Пелагея Трофимовна да көтә-көтә көтек булгандыр Рәхмәт чакыруыгызга,—диде егетләр.

—Керәсез!—дип кистереп әйтте ике сөйләшергә өйрәнмәгән маржа — Югыйсә, обижусь.

Егетләрнең ризалык бирүдән бүтән чарасы калмады.

Йөкне бушатып бетереп киләләр иде. шыгырдап мунча ишеге ачылган тавышны ишетеп. Мөниржан белән Фазыл шул якка карады. Һәм шаккатты: мунчадан албасты кадәр пар чыкты да ап-ак кар өстенә ауды һәм. ләззәтле ынгырашып, әйтерсең, карда түгел, аккош мамыгы өстендә ауный, тәгәри башлады. Егетләр анын бернинди дә албасты түгел, Сатимә икәнен бераздан гына анлап алдылар. Хәзер инде алар, печән бушатуларын онытып, карда аунаучыга карап тора башлады

Менә Сәлимә торып басты да өстеннән куллары белән карны сыпырып төшерергә тотынды. Ул ашарга житеп үзенә текәлгән ике егетне күрми иде Анын күкрәкләре, ташып торган тал чыбыгыдай зифа гәүдәсе кышкы кичнен саран яктылыгында да шулкадәр ымсындыргыч күренә иде ки. егетләр гелдән калды. Шунда каушавыннан Фазылнын сәнәге кулыннан төшеп китге һәм баганага бәрелде. Шык иткән саңгырау тавыш Сәлимәне сискәндереп җибәрде. Ул «ой!» дип кычкырып, бер кулы белән оят җирен, икенчесе белән күкрәкләрен каплады, аннан ишеген ябарга да онытып, мунчага кереп шылды.

—Гомеремдә беренче тапкыр шәрә кыз күрдем,—диде әсәрләнеп калган Фазыл, күзләрен уа-уа,—Кара әле, Мөнир, чыннан да Сәлимә идеме ул. әллә берәр жен кызымы?

—Әле соң түгел, мунчага кер: женме, Сәлимәме икәнен күрерсен!

Әле генә төрмәдән кайту сәбәпле. Сәлимәнең Хәсьянов белән гыйшык- мыйшык уйнавы хакындагы бөтен авыл күптән чәйнәп төкергән хәбәр дә ана барып ирешмәгән иде.

—Син нәрсә! Мине юләргә саныйсынмы әллә?—диде ул үпкәли төшеп.

—Түгел инде, түгел. Шаяртканны анламыйсыңмыни?

Чакырган җиргә бар. куган җирдән кач. ди халык мәкале. Атларын тугарып, алар Ксенияләргә керде. Ризыктан берәү дә олы түгел.

Егетләр кергәндә, Сәлимә мунчадан кайткан, таратып салган чәчләрен солге белән корытып утыра иде. Аларны күргәч, кызарып һәм тагын да чибәрләнеп китге.

—Жинел пар белән!

  • Рәхмәт.

Кәбестә шулпасы искиткеч тәмле булып чыкты. Аны болай итеп мичтә чуен белән бары тик марҗа хатыннары гына пешерә белә торгандыр Югыйсә щи дип биргән кәбестә шулпасын сугышта да. төрмәдә лә авыз итәргә туры килде егетләргә, әмма моның белән янәшә куярлыклары очрамады. Хуҗа хатын ихластан кыстап, егетләргә көмешкә сузды Печән алып кайткан очен ул тагын рәхмәт әйтә башлаган иде. мич башыннан карлыккан ир тавышы ишетелде:

  • Ксюша, а ты меня не забыла.’

Ксения тагын бер стаканга көмешкә койды

  • Как же я тебя забуду!? Какой ты нетерпеливый На. милыи. на. пей на здоровье!дип. дунгыз с ал осы белән стаканны иренә илтте

Ашагач, рәхмәт әйтеп, егетләр кузгала башлады. Ксениянең аларны тиз генә җибәрәсе килмичә, тагын көмешкә алырга керешкән иде. егетләр бирешмәде.

-Алайса мунчадан сон чәй эчәргә керегез!

Хуҗа хатын ихластан чакыра иде, әмма кеше булган адәм баласы чик- чама дигәнне үзе белергә тиеш. Өч тиенлек эш эшләп, биш сәгать кунак булып ягу килешмәс, оят кирәк

Сәлимә авылдаш егетләрен озата чыкты һәм. җаен туры кигереп. Мөниржанның үзенә генә:

—Мөниржан абый, сагындым, барысы да юынып бетергәч, мунчага Ю1Л, көтәрмен. Синен үзеңә генә әйтер сүзләрем бар,—дип пышылдарга һәм кулын мәгънәле итеп кысарга өлгерде

Тыныч тормышта көтелмәгән мәшәкатьләрсез генә яшәгәндә, татар атна саен мунчасын керми калмый. Ә бу юлы урманчыларның ике атнага китте. Алар мунчаны, хуш исле каен себеркесен сагынуның аръягына чыкканнар иде, шуңа күрә ашыкмыйча юындылар. Мөниржаннын сыңар кулы белән чабынуына жаны түзмичә, Фазыл аны ләүкәгә яткырып, үзе чабарга кереште. Селтәнә-селтәнә дә, себеркесен суга манчый һәм, аны ташөстенә куеп, парландырып ала. Күзләрне әчеттереп, колак яфракларын көйдереп, мунча эченә пар тарала. Фазыл ничек түзә торгандыр, Мөниржаннын тәне ут булып кызды инде, менә-менә кабыныр сыман. Ул әллә эсседән, әллә тәненә тарала барган рәхәттән әледән-әле ыңгырашып ала. Дусты ыңгырашкан саен, Фазыл аны себеркесе белән ышкый.

Бу рәхәт күпмегә сузылгандыр, ниһаять, Фазыл себеркесен идәнгә ыргытты һәм тышка атылды. Мөниржан—аның артыннан.

—Әйдә, без дә карда ауныйбыз! Сәлимәгә яраганны, безгә ник ярамасын!

Кар тәнне өтеп ала да кызыштыра. Егетләр ике-өч тапкыр аунап кергәч кенә, канәгатьләнделәр.

—Мөнир, хәтерлисенме, гармун яндырып көлен ашаган идек?

—Хәтерләми соң!.. Ике юләр.

—Юләр димә әле син. Менә син, ашагач, тәки гармунчы булып киттең бит. Чын гармунчы булдың. Ә мин «эт сөяккә бара»дан ары китә алмадым.

Кәефләр әйбәт. Мунчанын пары шәп, эчтән көмешкә кыздыра. Бала чакларын искә төшереп, күпме хатирәләр яңарды бу мунчада. Соңыннан, күп еллар узгач, сагынып искә алгаладылар әле алар урыс авылының карлы кышында кергән шушы кара мунчаны.

Аларнын мунчадан кайтуын Пелагея Трофимовна табын көйләп көтә иде. Тик егетләрнең ашар урыны кайдан калсын. Бүген болай да гел кунак сыенда йөрделәр. Аның каравы «нарком нормасы» жибәреп, карлыган яфраклары салып пешергән такта чәйне тирләрен сөртә-сөртә озаклап эчтеләр. Утыны кайтканга бик күңеле булган Пелагея түти аларга карап- карап торды да:

—Бу татарларның карчыклары гына чәй яратамы дисәм, ир-атлары да кимен куймый икән,—диде.—Әллә сон самавырны тагын яңартыйммы?

Егетләр бертавыштан:

—Юк, кирәкми, кирәкми!—диештеләр.

Аларнын урыны кайтуларына ук жәеп куелган иде. Фазылның вакыт әрәм итәсе килмәде, урынына барып ятты. Күп тә үтмәде, мыш-мыш килеп йоклап та китте.

Бүген көмешкәне югыйсә шактый эчәргә туры килде. Әмма Мөниржаннын башына әллә китте, әллә юк. Киресенчә, аның баш миен бөтенләй башка нәрсә бораулый: ник чакырды икән Сәлимә мунчага? Барыргамы, юкмы? Бәлки ул шаярткан гынадыр... Әллә шаяртмадымы икән? Нидер әйтәсем бар, диде түгелме соң. И, ул кычыткан чыпчыгының юньле сүзе булыр дисенме! Ә шулай да теге кичне бик тәмле иде ул шайтан кыз. Кыз битараф түгел. Моны күрмәү өчен сукыр булырга кирәк. Хәтта сукырлар да тән күзәнәкләре белән сизәр иде Сәлимәнең ялкын бәреп торган сулышын.

Ни эшләргә белмичә, ул ишек алдына чыкты. Ихтыярсыздан, күзе күршеләренең мунча тәрәзәсенә төште: анда тонык кына ут яна иде. Икеләнү-шөбһәләнүләрен кызыксыну жинде: чыннан да Сәлимә микән мунчада? Әллә Марфалар барганмы?

 

Шыгырдавык кар өстеннән аяк тавышларын үзе дә ишетмәстәй атлап. Мөниржан мунчага юнәлде Мунча эчендә кем барын күру өчен ана тәрәзәдән карау кирәк түгел—көндез дә йолдыз күрергә сәләтле күзләр «мунча иясенен» Сәлимә икәнен шунда ук абайлап алды Жинаять өстендә тотыласы да килми, кызыксынуын да жинә алмыйча, ул песи адымнары белән сукыр лампа яктысы төшеп торган кечкенә тәрәзәгә якынайды Иа Хода, нинди гүзәллек! Чыгып карга аунаганда, бу гүзәллекнең йөздән бере дә күренмәде. Алай да Фазыл телдән калды, хәзер күрсә, бөтенләй акылыннан язар иде. Их. исерекбаш. аулак өйдә теге чакта нинди гүзәл тәннен ләззәтен эчкәненне анлмагансын бит син! Бәлки төкерергәдер Хәнифнең тәкәббер кызына һәм өйләнергәдер шушы чибәркәйгә?! Подумаешь. Хәсьянов белән чуалган. Фронтта күрде инде кемнен ничек гүләйт иткәнен. Офицер хатыннарының да. тере ирләре була торып, кайберләре гел «ужымга» каеру ягын гына карый. Алар өчен сугыш та. мәхәббәт, тугрылык дигән изге хис тә юк. Сугышка алынгач өйрәнүләр вакытында бер капитаннын хатыны Мөниржанга бәйләнеп йөдәтте. Ят ризык ымсындырса да. шәригать кануннары нигезендә тәрбияләнгән һәм хәрби хезмәткә алынганчы Бөгелмә стансасын да күреп карамаган Әскәй малае командирына хыянәт итү турында уйлап та карамады Анын фикеренчә, командирга хыянәт—ул илгә. Ватанга хыянәт белән бертигез. Гомумән, мондый якынлык бары тик ир белән хатын арасында гына булырга тиеш дип исәпли иде. Шуна күрә сугыш елларында ирекле яки мәжбүри рәвештә фронтка эләккән кызларның, бигрәк тә чибәррәкләренен. еш кына өлкән офицерлар сөяркәсенә әверелүләрен ул берничек тә андый һәм күңеле белән кабул итә алмый иде.

Бер уйласаң, ул кызларны да анлап була: сугыш бит сабан туе түгел, анда син шушы минутта бар. борылырга өлгермисен—инде син юк. Дөньяга яратылган адәм баласынын акылы гына түгел, табигый инстинктлары да хакимлек итә сугыш вакытында. Ходай Тәгаләнсн бар биргән гыйшык-гыйшрәт хисләрен ник тыеп торырга ’ Ник ул байлыкны үзең белән кабергә алып китәргә? Сугыш ул кылган гына түгел, кылынасы гөнаһларны да ярлыкарга тиеш. Кемнәрдер шулай фикер йөртә. Ләкин үз сүзләренә, сөйгән ярларына сон сулышына кадәр тугры калган кыз- хатыннарны да. ир-атларны да күрергә туры килде Мөниржанга. Димәк, дөнья бер генә калыптан яратылмаган, димәк, күпме кеше яши—шунын кадәр холык-фигыль.

Ә капитан хатынының мәхәббәтен, анын кайнар кочагын кире кагуы Мөниржанга шактый кыйммәткә төште. Ул бит әле хатын-кыз мәхәббәтеннән мәкергә бер генә адым икәнен белмәгән сары томшык кына иде ул вакытта Теләгенә ирешмәгән, дәртенә чыдый алмаган хатын ире аша Мөниржанга шактый әшәкелек эшләргә өлгерде. Ләкин алар Мөниржаннын чираттан тыш нәрәт алуыннан артмады Канлы, дәһшәтле сугыш барганда, кон саен танышларын, сугышчан дусларын һазак булып торганда, ашханәдә чираттан тыш кизү гору яки бәдрәф юу. кем әйткәндәй, бәйрәм генә ул

Мөниржан күз алдына тагын Сәлимә белән Гайнияне янәшә куеп кар<иы һәм чагыштырырга тотынды. Сәлимә яшь. чибәр, энергиясе ташып тора Анын кайнар кочагында егет түгел, таш булып таш га эрер иде Ул кочак әле һаман сагындыра, төшләренә кереп йөдәтә. Кыз Мөниржанга үзе омтыла, сөйләшергә, аралашырга жай чыкканда, форсатны ычкындырмый Менә бит әле бүген дә мунчага дәште. Ләкин

Гайния исә. киресенчә, һаман анардан кача. Гәрчә сугышка озатканда вәгъдә биреп калган булса да Мөниржан кызга хисләренең элеккечә калганын (бәлки көчлерәктер дә әле) аңлатырга тырышып карамады түгел, карады. Юк. Хәниф кызы селкенмәде дә. Әллә сон анарда иорәк дигән нәрсә
бөтенләй юк микән? Алай дисән, Гайниянен күз карашлары ник шулкадәр сагышлы? Сирәк-мирәк икәүдән-икәү генә калырга туры килгәндә, күз карашлары очрашса, йөрәгенә утлы күмер коела Мөниржаннын.

Шушы сагышлы күз карашы Сәлимәнең мунчадагы ымсындыргыч шәрә тәнен дә. кайчандыр үзенә суырып алган кайнар кочагын да жинде. Мунча тәрәзәсе аша күренгән сылу гәүдәгә тагын бер тапкыр күз ташлады да егет, кереп. Фазыл янәшәсендәге урынына ятты. Ятуын ятты, ләкин тан әтәчләре кычкырыр алдыннан гына йокыга китте.

Көтте Сәлимә, көтте Мөниржанны. Аны көтә-көтә, киемнәрен кат-кат юып элде. Өметләре акланмаудан үзәкләре өзелде, эче янды. Шул минутта карга чыгып аунаса да, бу януы басылмаячак иде—анысын да белде.

Ул бүген Мөниржанга бары тик аны гына яратуын, карынында бәби тибүен, ул бәбинен әтисе Мөниржан булуын әйтергә теләгән иде. Кызнын тозлы күз яшьләре кара мунчаның себерке яфрагы белән чуарланган һәм сабын суы сенгән җир идәненә тамды. Көтеп-көтеп тә көтеп ала алмагач. Сәлимә елаудан кинәт туктады һәм таш өстенә бер-бер артлы өч чүмеч су салып, атылып чыккан парда себеркесен кыздыра-кыздыра, тырпаешкан күкрәкләрен һәм бил тирәсен ярсып-ярсып чабарга кереште.

Ул мунчадан кайтканда, хужалар изрәп йоклый иде. Сәлимә, ут кабызмаса да өстәл өстендә торган шешәне күрде. Януына чыдый алмыйча, шул шешә авызыннан голт-голт итеп көмешкә йотты һәм көн дә йоклый торган түшәгенә ауды.

Кичтән ял иткән урманчыларның бүген тавышлары көр чыга, балта, пычкы тавышлары да икенчерәк яңгырый сыман. Кемдер хәтта, әллә айнып бетмәгән инде, «Алмагачлары» көен интектерә башлады.

Электән әзерләп калдырган бүрәнәләрне төяп, урман чыгаручылар икешәрләп-өчәрләп кабул итү пунктына кузгалды. Бер жаен белгәч, Үгез хәзер теге үрдә туктамый. Төш вакыты җиткәнче, Мөниржан белән Фазыл әйләнеп кайтырга өлгергәннәр иде. Кайттылар да коточкыч хәбәрдән өнсез калдылар: Сәлимә башына агач төшеп үлгән. Бу хәбәр егетләрнең җаннарын өшетеп җибәрде. Аларнын әле кичә генә мунчадан карга чыгып аунаган, тәненнән сәламәтлек, ныклык анкып торган Сәлимәнең үлеменә һич кенә дә ышанасылары килми иде.

Бәхетсезлек болай була. Бер агачны аударганда, тегесе корыган наратка барып сөялә һәм аны да аудара. Коры нарат җиргә килеп төшүгә, ботагында әйләнә дә Сәлимә кисә торган агачка китереп бәрә. Ул агачның зур гына ботагы сынып, кызның туп-туры башына төшә. Кыз бер тапкыр кычкырырга гына өлгерә. Янына кешеләр килеп житкәндә, ул инде жан биргән була.

Саксызлыкмы, бу язмышмы? Ни генә булса да, әле унҗиденче яше белән генә баручы, сөяргә-сөелергә, җиргә ана булыр өчен туган кыз фани дөнья белән хушлашты. Анын үзе генә белгән көмәне дә мәңгелек сер булып теге дөньяга күчте. Мәрхүмәнең жәсәден ат чанасына салып, Катифә белән Өскәйгә озаттылар.

Сәлимәнең үлемен урманчылар, бигрәк тә Мөниржан авыр кичерде. Чакыргач, мунчага бармый калганы, башка көннәрдә дә кызга ачык чырай бирмәгәне өчен үзен битәрләде. Дустының кинәт кенә йомылып калуы Фазылны гаҗәпләндерсә дә, юк-бар сорау биреп Мөниржанны бимазаламады. Кайгыны да, шатлыкны да һәркем үзенчә кабул итә һәм кичерә. Сәлимәнең үлеме тетрәндермәслек түгел иде шул. Нишлисең, язмышның хөкеме шулдыр. Бәлки уйнаш кылганы өчен күкләрнең җәзасы булгандыр.

Көн артыннан көн уза торды. Әскәйлеләр озакламый үзләренә тигән заданиене үтәячәкләрен, тиздән авылга, якыннары янына кайтасын уйлап, 46
дәртләнеп, куана-куана эшлиләр. Алардагы дәрт атларга да күчте, ахры, ашарларына такы-токы гына булса да. ике әйттертмиләр

Февраль урталары якынлашты Әле чын-чынлап яз килергә иртәсен иртә. әмма кояшнын каравы бөтенләй икенче. Көннәр дә сизелерлек озынайды Озынаймыйча сон. хәзер гыйнвар башы гына түгел бит'

Шушы көннәрдә кечкенә авыл тормышында сизелерлек бер вакыйга булып алды. Көтмәгәндә-уйламаганда күкрәге орден-медальләр белән тулы егерме биш яшьләрдәге бер егет кайтып төште Язган хаты б\енча ул сонрак кайтырга тиеш булган икән. Авылныкылар «Настянын Степаны кайткан. Ул орденнары, ул киемнәре, әллә генерал . әллә полковникмы шунда!»—дип гөж килде Алар Настя өчен бер куансалар, кечкенә генә авылдан шундый «зур» кеше чыгуы белән авыл кешеләренә хас самими горурлану белән горурлана да иделәр. Авыл гадәте шулай бит: кайпынын беренче көннәрендә Степан кызмача хәлендә өи борынча хәл белешеп йөрде. Беркөнне Пелагея түти янына да керде. Егетләр эштән кайтканнан сон юынып, табын янына утырганнар гына иде

Степаннан Ходай Тәгалә чибәрлекне кызганмаган. Өстәвенә күкрәгенә ике Кызыл Йолдыз ордены. «Батырлык өчен» һәм бүтән медальләр таккан Сугышнын башыннан азагына кадәр булып, рота командирына кадәр күтәрелгән икән егет. Хәрби дәрәжәсе «старлей», ягъни өлкән лейтенант икән. Кем инде җиде класс белем белән шуннан ары күтәрсен

Үзләре дә дары исен иснәгән кеше буларак, егетләр Степан күкрәген бизәгән орден-медальләрнен чын бәясен беләләр Степанның пехотада хезмәт иткәнен дә ишеткәч, ана карата булган хөрмәтләре бермә-бер артты. Ник дисән. кайда-кайда. әмма пехотада хезмәт иткәннәрнен дүрт ел буена исән калулары сирәк була торган хәл. Сугышчылар арасында ин күп үлүчеләр—пехотада. Димәк. Степан чыннан да күлмәк белән туган. Ир-атлары сугышка кадәр дә бармак белән генә санарлык авылга Степан кебек егет асылы кайту, әлбәттә, зур вакыйга. Сугыш кайчысы кемнәрне генә кыркымады. Кайткан көненнән алып Степан күз өстендә кара кашка, авыл кызларынын. яшь тол хатыннарнын татлы сагышына әверелде

Иртәгәсен бригадир Гена-Гыйният беренче рейстан кайтуына. Мониржанга көтелмәгән эш кушты:

—Энем. бар. Ширәмәткә минем фатир хуҗасын илтеп кайт әле Авырыксынсаң, кирәкми, бүтән берәрсенә кушармын

Мөниржан ник авырыксынсын. Ширәмәткә кеше илтеп кайту бүрәнә төяп ташу булмас әле. Шуна күрә

  • Кайчан китәргә?дип сорады

—Хәзер Ул көтеп тора

Чыннан да. капка төбенә ат килеп туктауга, кулына кечкенә төенчеген тоткан Марфа килеп тә чыкты. Анардан бераз комешкә исе анкый иле

  • Киттекме?

—Киттек.

—На. малкай! Әйдә. Күк бия!

Хужасынын тавышыннан ук ни теләгәнен аклаган бахбай Ширәмәт юлыннан жай гына юырта кереште

Көн кояшлы Жинелчә генә жәяүле буран себерә Толып эченә кереп чумган Марфа башта тегесен-бусын такылдап барды-барды да тынып калды Күрәсен. йоклап киткәндер

Кола яландагы бу ялгызлыктан Мөниржан күнелен сагыш корты кимерә башлады Ул җырлап җибәргәнен сизми калды

Жыр юлны кыскарта диләр. Ширәмәткә кадәр калган ара сизелмәде Шунда, көтмәгәндә. Марфа телгә килде

  • Матур жырлыйсын. Мунирка Татар җырларын яратам мин Татар
    ирләрен дә!Тапкыр сүзеннән үзе үк көлеп тә җибәрде. Әллә үземдә дә татар каны бар инде бераз...

—Все может быть,—диде Мөниржан сүзсез калуны килештермичә, гәрчә Марфа үзалдына гына сөйләнсә дә.

Ширәмәткә керделәр. «Унга», «сулга», «турыга» дип бара торгач, Марфа бер йортнын капка төбендә төшеп калды.

Кесәсендә жилләр уйнаган Мөниржан кая да булса кагылып тормады, кайтыр юлга чыкты. Алла боерса, озакламас, кайтып та житәр.

Тик ул иртәрәк юанган икән. Ширәмәтне чыгуга, юлда тоташтан кара киенгән бер хатын басып тора иде. Кулын болгап, туктавын үтенде.

—Сез бит Кама Аланына кайтасыз. Зинһар, Ширәмәткә кереп, бер капчык кына салып чыгыйк әле,—дип гозерләнергә кереште.—Мин сезне буш итмәм.

Хатыннын тавышына караганда, ул чарасызлыктан гажиз иде. Чыннан да бу хатынны авылда күргәне бар бугай анын. Ярар, капчык икән капчык. Тикмәгә генә кеше бу суыкта кырга чыгып басмас. Әле вакыт бар, ярдәм итәргә кирәк.

Мөниржан кая барасын сорап тормады, теге хатын әмеренә буйсынып, атын куалавын белде. Ниһаять, хатын туктарга кушты. Күзе белән күрүдән элек госпиталь-лазаретларда җитәрлек аунап, дару исен калган гомеренә җитәрлек итеп сеңдергән Мөниржан монын хастаханә икәнен анлап алды.

Чанадан төшкән чагында, хатын Мөниржаннын исемен сорады. Үзенен исеме Евдокия икән.

Көтеп торырга кушып, Евдокия кереп китте дә гаип булды. Кайда йөри, ни эшли—берни билгеле түгел. Мөниржан толыпка төренеп черем итеп тә алды, аягына суык үтә башлагач, йөреп тә килде. Күк бия дә алдына салган саламны сайлый-сайлый ашап бетерде. Ул әледән-әле хуҗасына акыллы кара-зәнгәр (бәлки коңгырт-карадыр?) күзләрен теки һәм:

—Ни эшләп торабыз, хуҗам? Ник китмибез?—дип дәшәргә итә. Ходай Тәгалә атларга акылны мул бирсә дә, сөйләшергә телне кызганган.

Ике сәгать чамасы вакыт узды. Инде күз бәйләнеп килә. Жил дә зәһәррәк исә башлады. Мөниржан күнеленә ирексездән кереп оялаган хәвеф канатын һаман саен ныграк җәя бара. Ник чыкмый бу хатын? Бәлки кереп эзләргәдер? Ә кайдан, кем дип сорарга? Беләләрдер монда синен бер кечкенә авылдан килгән Евдокияңне! Әллә ташлап кайтып китәргәме? Юк, ярамас. Кеше бит тикмәгә гозерләнми. Никләр генә ризалашты. Ул инде хәзер чын-чынлап үкенә башлады. Мөниржан, инде күптән тагын бер йөк агач илтеп, Пелагея Трофимовнанын җылы өенә кайтып житкән булыр иде. Аннан сузылып ят та ял ит.

Больница янында торган атлар берәм-берәм кими торгач, берзаманны алар үзләре генә торып калды. Тәмам күз бәйләнде. Ниһаять, чанага таба өч шәүлә якынаюы күренде. Икесе кулларына бер капчык тоткан. Күтәрүләренә караганда, ул капчык бик үк жинел түгелдер. Артларыннан канатларын салындырган кош төсле, Евдокия атлый.

Капчык тотканнары ак халатлы ирләр булып чыкты. Йөкне чанага урнаштыруга, Евдокия:

—Көттергән өчен гафу итегез, зинһар! Поехали!—дип чанага менеп утырды. Татар авылында туып үссә дә, бу сүзнен мәгънәсен Күк биягә тәржемә итеп торунын кирәге калмады, килгән юлыннан Кама Аланына табан теркелди кереште.

Төнгә каршы һава суыта төште. Ләкин юлаучыларның куркасы юк, тун белән толып ул арада гына суык уздырмаячак. Тик буран чыкмасын да, бүреләр генә очрамасын. Бүреләрне быел күп диләр. Ач бүренең ничек тә корбанын бугазларга тырышасы билгеле. Бу явызлар исенә төшүгә, ул аяк 48
астындагы балтасын капшап тапты. Балта мылтык түгел түгелен. шулай да буш кулга караганда бераз ышанычны арттыра төшә.

Жай гына кайталар иде. кинәт чана салулап китте Мондый гына салулаулар юлда булып тора, шуна күрә Мөниржан ана артык игътибар итмәде. Ләкин Евдокиянен:

—Останови!—дигән әмерен ишетеп. Күк бияне туктатырга мәжбүр булды. Баксан, чанадагы теге капчык төшеп калган икән. Юл читеннән өч-дүрт метрлар читтә ята. Мөниржан үзе генә күгәреп алып килеп салырга теләгән иде, кая ул, капчык шактый авыр булып чыкты. Әле Евдокия белән икесенә дә таманга туры килде.

Мөниржан түзмәде

—Таш тутырганнармы әллә анын эченә?—дип сорады. Евдокия, әитерсен, бу сорауны ишетмәде, җавап бирүдән тайчанды.

«Әйтмисен икән, үзенә үпкәлә». Мөниржан күнеленнән рәнжүле уй узды, ләкин бу хакта сүз куертып тормады

Еракта Кама Аланының сирәк утлары күренде. Сәгать ничә икән сон0 Сигезләр генә бардыр. Капчыкны Евдокиянен чоланына кертеп куйгач, хужа хатын ихлас күнеленнән рәхмәтен укыды. Өстәл янына утыртты Өйләрендә әнисе дә бар икән, үзара чыш-пыш килеп, тиз генә табын хәстәрләделәр. Мичтән бәрәңге тулы чуен чыкты, чирекле шешә белән өстәлдә көмешкә пәйда булды.

Туңмаган дисән дә, салкында озак булу үзенекен иткән иде, корсагы да ярсып-ярсып ашарга сорый Арыганлыгы да бар. Мөниржан аштан да, көмешкәдән дә баш тартмады. Киткән чакта хужалар кәгазьгә төреп бер шешә көмешкә һәм киндер капчыкка салынган ике ипи бирде

Кайтып, атын ишек алдына кертеп тугарганчы, капканы ябарга барган иде, кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышын ишетеп, колак салды. Гайнияләр ягында икән.

  • Кит, жибәр! Югыйсә каравыл кычкырып кеше чакырам'

Тукта, бу бит таныш тавыш Гайния тавышы Кем белән сөйләшә ул? Мөниржан колакларының бар сизгерлеген эшкә җикте.

—Кычкырма, дура! Үз кадереңне аңламыйсын. Бу чибәрлеген белән татарга әрәм син, понимаешь?!

—Анысы синен эш түгел Жибәр. мин керәм!

—Ахмак, хәзер җиде-сигез хатын-кызга бер генә ир-ат туры килә. Минем сиңа күзем төшкәнгә куан гына.

  • Бүгәннәр куансын. Минем сөйгән егетем бар

—Төкерәм мин синен егетенә!

Кем булыр бу? Бу сөйләшүне ничек тыныч тынлап тор.мак кирәк?!

—Ярдәм итегез!—Гайния сүзен әйтеп бетерә алмады, авызын томаладылар ахры.

—Ах. син. сука, әле тешләшәсенме'’ Мә. ал кирәгенне! Синен кебекләрне мин сугышта видал-перевидал!

Күрше ихатага кадәрге араны Мөниржан ике атлап бер генә сикерде Хәрби киемдәге берәү Гайнияне сарайга сөйрәп маташа иде Мөниржан мәче җитезлеге белән бу кабахәтне якасыннан эләктереп алды һәм өзелгән кулы белән Степаннын—ул аны шунда ук таныды—касыгына төртте Шактый салмыш Степан сыгылып төште Ул арада ачудан үзен тыя алмас хәлгә килгән Мөниржан исән кулы белән анын чыраена тондырды Степан каршылык күрсәтергә тырышып караган иде дә. Мөниржан •герой»ны сугып аударды һәм типкәли башлады. Әле генә ирексезләп мәхәббәтен тәкъдим иткән кавалер, беренче форсат булу белән, чыгып йөгерде Капканын теге ягында, үзенә бүтән куркыныч янамавын күреп, әтәчләнеп кычкырды

-Сука, эле минем аска үзен шуып керерсен! Мин әле сезгә күрсәтермен!

Коты очып бер читтә басып торган Гайния Мөниржаннын күкрәгенә килеп капланды һәм сулкылдап елап жибәрде:

—Рәхмәт!—Ул бары шушы сүзне генә әйтә алды.

Мөниржан бу мизгелне күпме көткән, Гайниянең үз янәшәсендә торуы хакында күпме хыялланган иде. Ләкин бу хәлнен нәкъ менә биредә— Әскәйдән ерак бер кечкенә урыс авылында—Хәнифнең сер бирмәс кызы күкрәгенә башын салыр дип күз алдына ялгыш та китереп карамаган иде. Кызның ни халәттә икәнен күреп, ул сораулар биреп йөдәтмәде, чәченнән, яшькә чыланган битеннән исән кулының бармаклары белән сыйпады һәм үзе дә сизмәстән, иреннәренә үрелде.

Анын иреннәре кагылуга, Гайния дерт итеп китте. Күрәсен. эш моңа кадәр барып җитәр дип уйламаган булгандыр. Ләкин бу халәт бик тиз узды һәм ул да, күңелендә кайнаган янартаулар ихтыярына буйсынып, шашып үбешергә тотынды. Егет аяклары сыгыла барган кызны күтәреп, үзләренә алып кереп китте.

—Нишлисең?

—Мин сине берәүгә дә бирмим. Матурым син, кадерлем син!..

Юк, кызны ул өйгә алып кереп тормады, чанасына утыртты. Баядан бирле үзен тугарганны көтеп арыган Күк бия. аптырап, хужасына карады. Мөниржан исә атын борды да юыртып чыгып китте. Чана үрәчәсе хәтта капка баганасына орынды.

Гайния бераз ушына килә башлаган иде инде:

—Нишлисен, кая алып барасын мине?—дип куркынып сорады. Ул үзенең нинди зур хәвефтән котылып калганын аңлап бетерә алды микән?

—Борчылма. Гайниябану, барысы да әйбәт булыр,—дип, күтәренке күңел белән жавап кайтарды Мөниржан.—Күрше авылга барып, мулладан никах укытып кайтабыз. Мин сине беркемгә дә бирмим. Бирмим, бирмим!—дип кабатлады ул.

—Мөнир, бәгърем, тукта, син бит берни дә белмисең.

—Белмим дә, беләсем дә килми!

—Тынла инде...

—Юк, тыңламыйм!

Минуты ай, сәгате ел, Гайниябану, сылуым, иркәм, Шулкадәрле сагындым.

Бүген үк, Гайния, сиңа өйләнмәсәм, йөрәгем ярылып үләчәкмен!

Мөниржаннын күңеле тантана итә. Ул Гайниягә сүз әйтергә дә ирек бирми: йә туктаусыз сөйләнә, йә кочагына кысып, иреннәреннән, салкын яңакларыннан үбә.

Татар авылында инде күбесе йоклаган, сирәк йортларда гына ут күренә. Керосинына да кытлык бит анын, шуңа күрә авыл халкы иртә ята йокларга.

Мөниржан уты янган беренче йортка керде. Өйдә башына түбәтәй кигән карт белән ак яулыклы карчыктан башка кем дә юк иде. Сәлам биргәннән соң, мулланың кайда торганын сорады.

—Безнең мулланы сөрделәр шул,—дип жавап бирде йорт хуҗасы, төн уртасында кергән бу сәер кунакка гаҗәпсенеп карап.

—Сон татар авылында женаза укучы, исем кушучы булмый калмас бит инде. Әллә соң ясин чыкмыйча гына күмәсезме?

—Син, энем, көфер сүзләр сөйләмә,—диде карт ачулана төшеп.— 50

 

Йомышын нидә, әйт. Үзен кем буласын? Бер дә күргән-ниткән кешегә охшамагансың. Берәр мосафирмы әллә?

Әйтергәме, әйтмәскәме? Әй, Мөниржан нәрсә югалта сон! Гайния, чанада утырып, көтә-көтә көтек булып беткәндер инде

—Син, бабай, безне белмисең. Без сезнең күрше урыс авылында урман кисәбез.

—Алай икән. Ишеткән идем шул. Ә мулла ник кирәк булды?

Мөниржан уратып тормады, тәвәккәлләп, йомышын әйтеп салды.

—Безгә, бабай, хәзер үк никах укытырга кирәк иде!

—Әстәгыфирулла тәүбә! Шушы төн уртасындамы?—Бабайнын карчыгы гаҗәпләнүдән кулларын шап итеп аякларына сугып атды,—Бер дә көтәрлегегез калмадымыни? Әллә, Ходаем, бәбәй алып кайтырга җыенасызмы?

Карчыкның бу соравыннан оялып, Мөниржан кая карарга белмәде. Нинди бәбәй ди ул! Моны күреп, бабай карчыгына

—Сиңа әйтәм!—дип бер генә карады, әби шым булды.

Шулай да Мөниржан әбигә җавап бирде:

  • Юк. әбкәй, барысы да тәртиптә. Минем авылдаш кызым ул. Сугышка озатып калган иде. Кама Аланында урыс егетләре бәйләнеп җанына тия. Әле яңа аралап алдым бер кабәхәтеннән. Никахсыз гына бергә яши башласак, зур 1өнаһ булыр дибез. Ярдәм сорап килдек.

Картның йөзе яктырып китте.

  • Бәрәкалла!диде ул сөенеп,—Әле инсафлы яшьләр дә бетмәгән икән.—Аннан сынаулы караш белән,—кыз ризамы сон? Үзе кайда?дип сорады.
  • Монда гына. Чанада утырып тора.

—Алып кер алайса, Ходага тапшырыйк.

Мониржаннын күзләре маңгаена сикерде:

  • Ничек? Ә кем укый ул никахны? Безгә бит чын мулла, чын никах кирәк!
  • Бәхетле бала икәнсең, улым. Хәзрәтне сөргәннән сон, авылда йоланы башкару мина калган иде.

Бабай сүзен әйтеп бетерүгә, шатлыгын тыялмаган Мөниржан Гайниясе янына чыгып йөгерде һәм. атын бәйләп, инде туна башлаган Гайнияне җилтерәтеп өйгә алып керде

  • Бабай, без әзер!

Теле бик кычытса да. баягы кисәтүне онытмаган карчык бүтән сорау бирмәде, бары тик күзләре белән Гайниянең корсак тирәсен капшады.

  • Йә, балалар, түргә узыгыз. Кызым, исемен кем инде синен.’ Гайнияме'’ Бик күркәм, бик мәслихәт. Инде әйт. бу егет чын сүз сөйлиме, әллә иләсләнеп кенә йөриме?
  • Нинди иләсләнү ди ул, бабай! Йә. әйт инде. Гаиния. сүзеңне!
  • Чын сойли,диде Гайния кыяр-кыймас

—Алайса тәһарәтемне генә яңартыйм да Ходайнын ризалыгы белән үзегезне шәригать хөкеменә тапшырыйм Никах уку бик саваплы гамәлләрдән санала.

Шартын туры китереп, бабай ашыкмыйча гына Мөниржан белән Гайниягә никах укыды Ул арада хужа карчык самавыр да кайнатып өлгерткән икән.

—Балалар, чәй эчеп алыгыз да бездә генә йоклап китәрсез,—диде ул ягымлы тавыш белән Карчыгының бу гамәлен карты да хуплады

—Маладис якларын бар да инде, карчык,—дип мактап алды.

Көтелмәгән тәкъдимнән яшьләр бер-берсенә караштылар

-Кыенсынмагыз, без гүрдә йокларбыз. Әбиегез сезгә алгы якка жәяр

 

Гайния хәзер чарасыз, Мөниржан ничек теләсә, Мөниржан исә хәзер анын никахлы ире. шулай булсын. Ул хәл итсен. Анын исә үз кайгысы кайгы.

Ә Мөниржан чынлап торып уйга калды. Ул бизмәнгә тегеләй дә, оолаи да салып карады. Никахлашкан төнне аерым йокламаслар бит инде алар. Үз фатирларына бергә кайтырлар иде, Пелагея түти белән анын сенлесе ни әйтәсен белми. Аннан сон алар кайтып җиткәнче, төн уртасы да житәр, ятып торасы да калмас. Фазыл да бар бит әле. Гайния яшәгән апалы-сенелле ике маржа янына кайтуны уйлыйсы да юк. Шулай булгач, куана-куана бу тәкъдимгә ризалашырга кирәк.

—Сезгә мәшәкать тудырабыз бит. Болай да изгелегегезне ничек бәяләп, бәхилләп бетерербез. Исемегезне дә сорамадык.

—Син. улым, юкка борчылма,—диде карт. Исемгә килгәндә, мин Габдулла бабагыз, ә карчык Гашүрә әбиегез булыр. Әйдәгез, чәй эчеп алыйк. Бәхетле тормыш сезгә, балакайлар! Улларыбыз исән-сау кайта алган булсалар, без дә аларны башлы-күзле итеп, оныклар сөяр идек тә бит, булмады. Олысы Мәскәү янында, кечесе Курск дугасында ятып калды. Уртанчысы хәбәрсез югалды. Менә син, улым, сугышта булган кешегә охшагансың, Ризатдинов фамилияле кешеләр белән очрашырга туры килмәдеме?

—Юк шул. юк. Кемнәр белән генә бергә сугышмадык. Ризатдинов фамилияле кешеләр белән очрашырга туры килмәде. Хәбәрсез югалганы бәлки табылыр. Әле һаман кайткалап торалар бит.

—Алла кулында инде, улым, Алла кулында. Йә, ярар, балалар, хәзинәдә барыннан җитешегез, сыебыз сыек дип гаепләмәгез.

Шул чакта Евдокия биргән икмәк Мөниржанның исенә төште һәм:

—Минем атым да урамда калды, чыгып кына керим әле,—дип урыныннан кузгалды.

Ул дулкынлана иде. Хәтта гомер булмаганны чөелдерекне чишә алмый интекте. Атын тугарып бетергәч, өстенә Марфадан онытылып калган толыпны ябып, Күк бияне Чулман болынының хуш исле печәненә кушты. Печәннән Евдокия бераз өлеш чыгарган иде.

Кызык бу тормыш. Уйласан, чәчләрен үрә торырлык. Бер-берсеннән бик ерак тоелган нәрсәләр дә кайвакыт күзгә күренмәс җепселләр белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнгән—гаҗәп! Менә кара инде: әгәр Гыйният абзасы аңа Марфаны Ширәмәткә илтергә кушмаса, ул фатирына иртәрәк кайтыр иде. Иртә кайтса, Степанның Гайниягә бәйләнүен, ихтимал, белми дә калыр иде. Белмәгәч, Гайнияне күрше авылга алып барып, никах укыту форсаты чыкмас иде. Шул ук Евдокиянен йомышын йомышламаса, бу ике түгәрәк ипи аның кулына кермәс иде. Ә ипиләр булмаса, никах укыган өчен ничек бәхилләр иде. Кесәсендә шымытыр бит. Ә бәхилләргә тиешлеген, хәтта никах укучы моны өмет итмәсә дә, белә ул. Икмәк исә бу елларда алтыныннан да, акчаңнан да кыйммәтрәк бүләк.

Мөниржан алып кергән тегермән ташы кадәр ике икмәкне күргәч, Гашүрә карчыкнын күзеннән яшь чыкты.

—Чын ипекәйләрне дә күрер көн бар икән!—Анын икмәкне күкрәгенә терәп кисүдән искитмәле ләззәт алганы күренә иде. Болай иттереп гомере буе икмәк үстереп тә бик күптән туйганчы чын икмәк ашамаган кеше генә кисә ала.

Менә бит ул язмыш дигәнен: сөйгәнен белән кавышып, зофаф кичеңне туган авылыннан еракта, беренче тапкыр бусагаларын атлап кергән кешеләр өендә уздыр инде. Чәй эчкәндә Мөниржан күңеленнән шундый уйлар узса. Гайния үзе өчен хәлиткеч минутлар якынлашуын тоеп тетрәнә иде. Анын курку хисе көчәйгәннән көчәя бара. Яткач, ин кадерле җимешенә корт 52

 

маиирсгАН

төшүе беленәчәк бит. Мөниржан ни дияр, аңларга тырышырмы0 Юлда чакта үзенең гыйффәтле кыз түгеллеген ни әйтергә теләде, әйттертмәде Әллә хәзер берәр сәбәп табып чыгып качарга һәм Мөниржан белән бүтән бер дә очрашмаскамы? СССР зур бит. Әнә төрле төзелешләргә. Урта Азия якларына күпме кеше китте. Бер Гайниягә генә урын табылыр әле Ул китәр дә котылыр, ә Мөниржан ни эшләр? Ярата бит ул аны. ярата!

Чәй тәмамланды, ут сүнде. Бәлки менә хәзер әйтергәдер. Әмма яту белән Гайнияне Мөниржан шунда ук кочагына алды, икесенен дә сулышлары кысылыр хәлгә житкәнче. шашып-шашып үбәргә һәм кыз өчен тансык, күңелен иркәли торган берсеннән-берсе матур татлы сүзләр пышылдарга тотынды. Әче хакыйкатьне әйтергә Гайния тагын омтылды, ләкин Мөниржанны инде тотып тыярлык түгел иде...

Хатын-кызлар дөньясы Мөниржан өчен галәмдәге ерак карангылык кебек үк билгесез иде. Ул белгән беренче хатын-кыз Сәлимә булды ( авыр туфрагы жинел булсын ). Дөрес, фронтта да. авылда да адәмнәрнен бу темага шапырынганнарын тыңларга туры килгәләде. Ләкин ишетү бер нәрсә, ә менә үз башыңа төшкәч исә...

Әйе, ул тәжрибәсезен тәжрибәсез, ләкин Гайниянен кызмы, түгелме икәнен аңламаслык ахмак түгел. Әйтерсен. анын башына күсәк белән китереп ордылар Бәлки ул ялгышадыр, бәлки анын шик-шөбһәсе урынсыздыр...

Хәлиткеч мизгелне тойган Гайния үксеп еларга кереште. Мөниржаннын да дәрте кинәт сүрелде. Ул вазифасын да төгәлли алмыйча кырыйга ятты һәм:

—Кем?—дип кенә сорады. Кайда, кайчан дигән сораулар киләчәккә калды.

  • Мөниржан бәгърем, гафу ит. Минем бит синнән качып йөрүем дә сөймәгәннән түгел, үземне саклый алмаган оягган иде. Хәтта Сәлимә белән кунганыңны ишеткәч тә рәнжемәдем.

—Син аны белдеңме? Каян ишеттең?—Мөниржаннын гаҗәпләнүенең чик-чамасы булмады.

—һи. авылда һәр капка баганасы күз. коймалары колак бит. Мөниржан Икенче көнне үк бөтен авыл сөйләде

—Алай икән...

—Ләкин, әйтәм ич. мин сина үпкәләмәдем. Чөнки үземне сина лаек санамадым. Монда килгән чакта никах укыганчыга кадәр ничә тапкырлар әйтергә омтылып карадым, ирек бирмәдең. Кичерә алсан, кичер, гомерем буена турылыклы хатынын, йомшак түшәгең булырмын, чәчем белән жир себерермен. Кичермисең икән, синен эш. хәзер үк талак ит. Син яшь. саф. гыйффәтле кызга өйләнерсен. Әле сон түгел. Монда булган монда калыр.

Гайниянең яшьләре Мөниржаннын шәрә күкрәгенә тамды. Хәзер егетнең күңелен бер генә сорау талкый.

—Кем?

Бу сорауга жавап бирүгә караганда, жан бирүе, ихтимал, җиңелрәктер Ләкин моңа жавап бирми торып, тормыш алга таба дәвам итмәячәк, вакыт шул ноктада туктап, әлеге сорауга эленеп калачак иле

Мөниржан хәлиткеч соравын өченче тапкыр кабатлады. Кыз үзен бу хәлгә төшерүченең исемен телгә алырга ничекләр генә теләмәсен, барыбер әйтер! ә мәжбүр булды

  • Мисбах..

—Кайсы Мисбах?

—Хисапчы..

—Теге аксак шайтанмы'.’

 

Менә сина мә! Гайниянең кыз буларак асылы ачылгач Мөниржан, гөнаһлы баштан, Хәсьяновтыр дип уйлап куйган иде. Үзе таза, үзе чибәр, иң мөһиме, колхозның чыбыркысы аның кулында. Аның кулында власть, ул колхозда үзе закон. Теләсә кеменне сузылып ятарга мәжбүр итәр. Кайтканнан соң, Гайнияне эзләп, кәнсәләргә баргач та бик төксе күренгән иде.

Гарьлегеннән Мөнирҗаннын тыны кысылды. Бәлки ул бу минутта бик- бик нык кычкырыр да иде, дивар аша үзләренә якты чырай күрсәткән, аларны кавыштырган мөхтәрәм карт белән карчык ята. Ярамый. Яр-рам- мый! Ул йөрәген яндырган, иренен көйдергән сүзләрне тешен кысып кына чыгарырга мәҗбүр булды:

—Алай бик дәртеңә чыдый алмагач, юньлерәк адәм беткән идемени, шул чатан тәрегә бирмәсәң?! Икенче аягын да сугып сындырам мин ул өч тәпинең!

Гайниянең елавы көчәя барды һәм, күз яшьләренә буыла-буыла, каһәрле буранлы төндә колхозның Доха карчыклардагы фатирында булган хәлләрне Мөниржанга бәян итте.

—Әкият!—Үзен хөрмәт иткән һәм чак-чак кына булса да акылга зәгыйфь булмаган кайсы егет моңа ышансын. Акланыр өчен Гайния ниләр уйлап чыгармас.

—Ышансаң ышанасын, ышанмыйсын икән—анысы синен эш,—Ачы хакыйкатьне сөйләп биргәч, Гайниянең өстеннән гүя авыр йөк төште. Күпме сакларга була шундый күңелен теләмәгән нәрсәне!—Икмәк белән ант итәм, мин бары тик дөресен генә сөйләдем. Ходай шаһит.

—Ходай шаһит, Ходай шаһит!—дип үртәлде Мөниржан.—Аннан миңа ни файда?!—Аның тагын кычкырасы килде.

—Минем тәкъдим үз көчендә кала.—Бу юлы ут елаудан туктаган, Гайниянең тавышы тыныч иде.—Әйтәм ич, теләмәсәң талак ит, әле сон түгел.—Ул торып киенә башлады.

Ни эшләргә? Егет ике ут арасында калды. Бу шундый да четерекле хәл ки, башка берәү белән киңәш-табыш итеп тә булмый. Моның белән чагыштырганда фронтта өстенә пуля явуы да чүп кенә сыман. Анда синен өчен күбрәк командирың уйлый, командирың хәл кыла. Ул командир өстеннән дә командир, юлбашчыбыз Сталин бар. Башкалар ялгышканда да иптәш Сталин ялгышуны белми. Анын акылы һәм кулы җитмәгән жир юк. Кодрәте чиксез. Әгәр дә даһи Сталин монда булса, нинди кинәш бирер иде икән?

Алар сүзсез озак яттылар—бер-берсенә чит тә, газиз дә булган ике жан Ниһаять, Мөниржан бер карарга килеп, торып утырды һәм күлмәген кияргә өлгергән Гайнияне кабат кочагына алды.

—Мин синсез яши алмыйм,—дип пышылдады ул.

Кыз ни әйтсен?

—Мин дә,—дип күңелендәген ачып салды.

—Мисбах турында оныт, яме!

—Мин онытырга тырышырмын, ә син үзен оныта алырсыңмы?

Жавап урынына егет кызның иреннәренә капланды.

Алар бик озак яратышты. Гайния сөйгәне кочагында үзен искиткеч бәхетле сизде. Хәтта ул, ни гажәп, оялуын да онытып торды. Йа раббым, ләззәтнең мондые да була икән! Берүк бездән бәхетне кызганма!

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, яна өйләнешкән ир белән хатын карангылы- яктылыда Кама Аланына кайтып җитте.

Фазыл инде күптән аякта иде. Мөнирҗанны күрүгә, дустын битәрли кереште:

Кайда йөрисен син? Киттен дә югалдын Берәр нәрсә булдымы әллә?

Куанычын тыя алмаган Мөниржан Фазылның кайнана кебек сорау алуына елмаеп, серле генә жавап бирде:

—Бик мөһим эш белән йөрелде

—Сон аны әйтеп китәргә ярамый идемени?

  • Вакыт булмады, дустым, вакыт булмады, гафу ит

—Нигәдер авызынны жыя алмыйсын әле син! Гел инде кыз куеныннан чыккан кияү егете төсле.

Мөниржан шаркылдап көлеп жибәрде:

—Нәкъ өстенә бастын. сыер икәнсен!

Фазылнын хәтере калды:

  • Мин синнән чынлап сорыйм, ә син ихахайлап жавап бирәсен Кайда булдын. дим мин сина!

—Нәкъ син әйткән жирдә.

—Ягъни мәсәлән, кайда инде ул?

  • Бигрәк хәтерен начар икән! Әле генә әйттген ич. кыз куеныннан чыккан кияү төсле дип Белмәсән бел. үскәнем абзан өйләнде

Фазылнын күзләре мангаена менде чынлап сөйлиме бу. әллә шыттырамы?

  • Шаяртма инде
  • Кем шаярта? Һич кенә дә шаяртмыйм, дөресен сөйлим
  • Кемгә? Неужели берәр маржага9 Алдан ук әйтеп куям, маржага өйләнсән, туена да бармыйм, дус та санамыйм!
  • Бигрәк хәтәр кеше икәнсен. Тынычлан, маржан үзенә булсын Тынычлан, йә йоклый алмассын. әйтәм: Гайниягә!

Фазыл өнсез калды

—Яки мин ангыра. яки син дурак,—дип нәтижә чыгарды ул ахырдан, ни әйтергә белмәгәч.

Мөниржанга хәлнен ничек булганын сөйләп бирүдән башка чара калмады. Әлбәттә. Гайниянен кызлык намусына. Мисбахка кагылышлысын әйтмәде.

—Үзен дә бер мыштым икәнсен.—диде Фазыл, тынлап бетергәч —Менә дус дип йөр инде сине. Гайния исемен теленә лә алмадын бит

  • Карале, теге Степанны әйтәм. нинди кабәхәт кеше булып чыкты Әллә үзен тотып ярыйммы ’
  • Кирәкми, сасысы чыгар Мин ярганы да җиткән.

Урманчылар арасында яна хәбәр күз ачып йомганчы таралып өлгерле Очраган берсе яшьләрне котларга ашыкты Хәтта бригадир Гыиният абзасы да:

—Әйбәт кызны эләктергәнсең. бәхетле яшәгез,—дип кулын кысты —Әллә бүгенгә ял биримме9

  • Кирәкмәс

—Тешәү елны хәл бик булмый дип кенә әйтүем!—карт төлке белә шул ничек төрттерергә

Мөниржан белән Фазыл бер рейс ясап, төшкелеккә кайтканнар иде. урамнан табут күтәргән халык узып китте Алда баручыларның берсен таныды Мөниржан—ул кичә ү зе утыртып азып кайткан Евдокия иде Күнслс сизенеп, хуҗа хатын Пелагсядан сорады

  • Кемне күмәләр9 Нәрсә булган9

—Ендокиянен ирен,—дип жавап бирде Пелагея түти

-Нишләп үлгән?

—Сугыштан яраланып кайткан иде. мантымады. Аякларында гангрена башлангач, икесен дә бот төбеннән кискәннәр Барыбер үлгән, мескен
Әҗәлен житсә, кем дә коткара алмый шул.—Пелагея Трофимовна почмакка карап чукынып алды.—Кичә алып кайткан. Саклап больницада ята иде.

Шунда Мөниржанның башына кичә нинди капчык алып кайтканлыгы барып җитте. Әйтмичә, бәлки, Евдокия дөрес эшләгәндер. Белсә, мондый йөкне чанасына салдыртыр иде микән?

Тиздән кайтасы булганга, Гайния белән Мөниржан, һәркем үз фатирында яшәп торыр дип килешкәннәр иде. Чыннан да ике-өч көн өчен кайда яна оя корасын.

Сәлимә мәрхүмә фатирда торган Ксения кайдан ишеткән дә ничек башы житкән диген, эштән кайтуларына:

—Мунирка, бар кәләшең белән кияү мунчасына,—дип шаккаттырды. Ярамаган эш өстендә тотылгандай. Мөниржан кызарып чыкты. Ләкин ул күп сөйләшергә ярата торган күрше марҗасына бу минутта бик рәхмәтле иде. Чынлап әйтәсеңме дигәндәй, әле Ксениягә, әле Пелагея Трофимовнага карады. Аннан, дулкынлануын яшерә алмыйча:

—Кайдан белдегез?—дип сорады.

—Саесканнар хәбәр итте,—дип шаяртты Ксения.—Ярар, бар-бар, кәләшеңне ал да сыпырт мунчага. Беренче мунча тәмле була ул. Әйе бит, Трофимовна!—Ксения шактый кабарынкы түшләрен селкетеп, куллары белән ботларын чәбәкләп куйды,—Ух!

—Фу, тебя, бестыдница!—Йорт хуҗасы Ксениядән читкә борылды.

—Что естественно, то не безобразно! Шуны онытма,Пелагея Трофимовна!

—Син ана карама, Мунирка.—Пелагея Трофимовна күршесе өчен чын- чынлап уңайсызлану хисе кичерде.—Ә мунчага чынлап та барырга кирәк.

Гайнияне мунчага барырга озак үгетләргә туры килде. Үткән төннең маҗараларыннан ул көне буена бәхетле, шул ук вакытта җанына тынычлык тапмый йөрде. Дөрес эшләдеме ул язмышын Мөниржан белән бәйләп? Мисбах белән булган хәлне исенә төшереп, жанын талкымасмы? Онытыйк дип әйтүен әйтте дә бит. Андый нәрсә алай жинел генә онытылыр микән? Кайчан булган хәл, Гайниянең күңеле һаман урынына утырганы юк.

Аннан соң ничек инде мунчага бергә барасың? Баргач чишенергә туры киләчәк бит. Оялмыйча! Шул минутта Гайниянең никахтан сон үзләре генә калгач, яратышулары исенә төште һәм тәненә рәхәт дулкын таралды. Акыл белән уйлаганда, ник оялып торырга? Алар бит хәзер ир белән хатын. Бер- берсенә таяныч, тормышның авырын-җиңелен дә, шатлыгын-кайгысын да бергә бүлешергә, бергә-бергә тупырдап торган уллар, кызлар үстерергә тиешле кешеләр. Аларның ничә баласы булыр икән? Гайния беренче баласын имезер өчен күкрәгенә алган мизгелне күз алдына китерде. Шушы уйдан тәне рәхәтләнеп чемердәп киткәнен тойды.

—Әйдә, Гайния.—Мөниржан Әскәй гадәте буенча «карчык» дип дәшәргә уйлаган иде дә, кыюлыгы җитмәде.—Әйдә барыйк, мунчаны үпкәләтергә ярамый.

—Оялам,—диде кыз ихластан.

—Соң безгә барыбер бер-беребезгә күнегергә туры киләчәк бит.

—Шулаен шулай да...

—Күтәреп кенә алып барыйммы?

—Көчең җитмәс. Авыр бит мин.

—Һи, Гайния, әйт кенә, син әйтсәң, үзеңне күтәреп, артыма чана тагып. Әскәйгә кадәр алып кайтам!

—Юләр!—Гайния көлде дә Мөниржанның яңагыннан үбеп алды.

—Киттек.

Мунчага житәрәк туктап. Гайния:

 

Син бераз көтеп тор. Башта мин кереп чишеним.диде.

Гайния алдында батыр күренергә тырышса да. Мөниржан үзе дә кыенсына иде. Ләкин ул шушы чибәркәйнен ире Ире икән, ир булырга кирәк!

Ул кергәндә, Гайния ләүкәгә менеп, анын ин ерак почмагына поскан иде. Чишенүгә. Мөниржан ташка бер чүмеч су салды. Кечкенә мунчанын һәр тарафына өтәли-өтәли кытыклаучы хуш исле пар таралды. Ул себерке алды да. Гайнияне яткырып, аркасын чәбәкләргә кереште. Яшь хатыннын оялуы сәбәпле туган киеренкелеге торган саен кимеде. Ул инде исе жәйге урманны хәтерләткән себеркенен тәненә тию мизгелен көтеп ала. Анын тәне генә рәхәтләнеп калмый, гүя ул шул рәвешле табигать белән, гүзәллек белән очраша

Аркасын туйганчы чапкач. Мөниржан:

  • Борыл!дип әмер бирде.

Бу әмергә ничек буйсынганын Гайния башта сизми калды Сизгәч, шунда ук куллары белән кендектән түбән җирләрен каплады Мөниржан мона игътибар итмәде—себерке белән хатынын чабуын белде.

Гайния соныннан гына бер нәрсәгә игътибар итте тәнен әнисе лә. дус кызлары да, үзен инде әйткән дә юк. чабып караганнары бар Ләкин берсе дә бүгенге кадәр үк рәхәт булмаган икән Анын тәне изрәп, жыеп ала алмас хәлгә килде Шунда Мөниржан. туктап, башта Гаиниянен өстенә. соныннан үзенә салкын су койды Көтелмәгән салкын Гаиниянен мондыйга өйрәнмәгән һәм моны көтмәгән тәнен өтеп алды Ул. сулышы кысылып, әле генә оятын каплап торган кулларын жәеп жибәрүен сизми дә калды.

—Ай, энекәем!

Хатынынын бу хәрәкәтеннән Мөниржан рәхәтләнеп көлде дә аны янә чабарга кереште. Берзаман Гайния анына килде

  • Житәр. Мөниржан. арыгансыңдыр Китер себеркенне. үзенне чабыйм!
  • Икенче мунчада, яме. Житәр дисән, кил. төшерәм Ул Гайния «әйе», «юк» дияргә өлгергәнче, аны күтәреп алды һәм себерке белән чабудан куе- кызыл чия төсенә кергән ими башларына иреннәрен тигезде Мөниржанны кочаклап алганын Гайния сизми дә калды

Кама Аланының жир идәнле шушы кара мунчасы аларнын гомерләре буена хатирә булып, күңелләрен җылытачак әле.

Гайния акча алып килгән булган икән, татар йоласын истә тотып, мунчадан үзләре кайтып киткән чакта, утызлыкны күренә торган җиргә куеп калдырды.

Ура! Өскәйләр өчен 1946 елнын урман каторгасы бетте Соныннан монда килүчеләр аны «Сәлимә үлгән ел*. «Мөниржан белән I аиния өйләнешкән ел» дип искә төшереп сөйләячәк Рәсми тарих моны ничек теркәр, әмма Өскәй авылы халкы хәтерендә шулай калачак Халык исәбенең үз тәртибе бар

Хәниф карглар. кызларын күъпәрен күгәртеп көтсазәр дә. яшь гаилә туп-туры Мөниржаннарга кайтып төште Урманнан чак кына алданрак кайтучылар Габделихсан абзый белән Минсафа карчыктан сөенче алырга өлгергән иде инде Бу хәбәрдән аннарына килеп бетмәсәләр дә. Минсафа үзенен киленен ишек гәбенә бала каз мамыгыннан эшләнгән яна мендәр салып каршы алды. Йола буенча Гайниягә бал да каптырган булыр иде дә бит. анысының тәме онытылган, сугыш башланганнан бирле өйләренә кергәне булмады. Алдан белсә, ничек тә бераз юнәтми калмас иде үзе Ьигрәкләр дә көтмәгәндә булды шул Кышкы күк күкрәү шикелле Ышанасылары да килми

Урманчыларның кайтыр көне билгеле булганга. Исламовлар улларын хәзинәдә барын хәзерләп кәтә иде. Ашап-эчкәч, алдан сөйләшкән буенча, яшь пар Гайнияләргә китте. Алар белән дә күрешергә, фатихаларын алырга кирәк ич.

Авылда хәбәрнең ничек тиз таралуына исен-акылын китәр. Гайниянең урманнан башта туп-туры Габделихсаннарга кайтуын ишеткәч. Хәниф картның башта бераз хәтере калган сыман иде. Тора-бара килеште: анда кайттылар ни дә, монда кайттылар ни. Кыз бала туган йортында бары кунак кына—вакыты җитте исә, канатын жилпи дә, оясыннан очып китә. Үзенә дә бит Тәзкирәсе ябышып чыкты. Сугыш елларында, аннан соң да хатын-кыз азды, ирләр кытлыгы үзен нык сиздерә. Уйнашчы дип телгә керүчеләре дә, уйнаштан бала табучылары да бар. Алар авылында гына шулай булса бер хәл. иле белән шулай диләр бит. Аллага шөкер, Гайнияләре яман ягы белән мир теленә эләкмәде. Үзен, никахлар укытып, кияве куенына тапшырган икән, бәрәкалла дими ни диярсең. Халык алдында карчыгы белән аның, нәселләренең йөзе ак, күңелләре тыныч. Тик шуны аңлый алмый Хәниф абзый: кавышуны аны кешечә, Әскәй йолаларына, татар, мөселман гадәтенә туры китереп тә эшләргә була иде бит. Ник ашыкканнар? Яшьләр шул, аларның законнары үзләре белән.

Уйларыннан аны капка шыгырдавы бүлде. Дегеткә кытлык булгач, майлаганы да юк. Ачкан-япкан саен шыгырдап теңкәләренә тия.

Хәниф карт буш вакыты чыгудан файдаланып, чабата үрә иде. Өйрәнелгән гадәт буенча, ул тәрәзәгә күз салды һәм кереп килүче Мөниржан белән Гайнияне күреп, мич тирәсендә мәш килүче карчыгына дәште:

—Сиңа әйтәм, Гайния кайтты!

Карчыгы Тәзкирә каушаудан корымлы кулларын чиста алъяпкычына сөртте.

—Үзе генәме, әллә к-к-кияү б-б-беләнме?

Гомер булмаганны, Тәзкирә кинәт тотлыкты.

—Күрмисенмени? Әнә ич кияү белән! Әйдә, тиз бул, аңгыраеп торма, каршы чыгып алыйк!

Атар нәкъ вакытында чыгып өлгерде. Яшьләр, ишек төбенә килеп җитеп, итекләренә ияргән карны каз канаты белән себереп тора иде.

—Кайттыгызмы, балалар?—Кайтканнарын күрә торып кайттыгызмы дип сорау бәлки мәгънәсезлектер дә. Ләкин ни эшләсеннәр, телләренә килгән беренче сораулары шул булгач.

—Исәнме, әтәй!—Гайния башта атасына кул бирде, соңыннан әнисен барып кочаклады.

—Нихәл, бабай!

Мөниржан Хәниф картка күрешергә кул сузды.

—Атлата шөкер, кем...Мөниржан...—Ахыр чиктә ул «кияү» дип тә өстәде. Әллә кем малаена кияү диюләре бер дә жинел түгел икән.—Исән-сау кайтып җиттегезме? Бик авыр булмадымы?

—Ничава, бабай, без бит төрлесен күргән!—Мөниржанның һич кенә дә бабасы алдында сер бирәсе килмәде.—Менә, кызыгызны да алып кайттым әле. урманда адашып йөри иде. Ә ул урманнарда аюлар, бүреләр һәм... урыслар йөри...

—Мөниржан!

Кирәк чакта бу Хәниф кызы назлы гына кылана да белә икән. Һәм килештерә дә бит чукынчык!

Балалар, әйдәгез, өйгә керик. Йә самавырым ташып түгелер.

Өйгә уздылар. Табын янында ата-ана сагындырган кызларын һәм беренче тапкыр бусагаларын атлап кергән кияүләрен хәзинәдә бары белән кунак иткәч, үзеннән-үзе туйлап озату хакында сүз кузгалды. Никах 58
укылган, тукыласы тукылган, алар инде хәзер ничә көн ир белән хатын булып яши

Инде авыл советына барып рәсмиләштерәсе, туган-тумача, күрше-күлән, дус-ишне жысп. кызны кыңгыраулап озатасы иде Кыхзары мона лаек, ул азып-тузып. исеме белән ата-анасын рисвай итеп йөргән бала түгел, хакы бар. Ахыр чиктә бергәләшеп уртак фикергә килделәр бүген яшьләр Мөниржаннарда куна, иртәгә исә кызыл туйга тартым мәжлес ясап алырлар да. берсекөнгә. Аллаһы боерса, шартын туры китереп. Гайния килен булып төшәр.

Йоласына һәм шәригатькә ни дәрәжәдә туры киләдер, бу сөйләшүгә Хәниф абзыйдан бигрәк Тәзкирә түти куанды

—Үстереп-үстереп тә. кызынны кияүгә адәм-рәтле итеп бирмәгәч' Бодай, ичмасам, кешедән оят түгел,—дип сөенечен яшермичә сөйләнде ул

Туйлагач, кияү егете дә кирәк булачак. Монысы өчен баш ватып торасы юк. Фазыл булмый тагын кем булсын инде Мөниржаннын кияү егете. Хамматны да туйга чакырасы килгән иде. авылдан киткән, диделәр Баулыгамы. Шөгер якларынамы—төгәл генә әйтүче табылмады

Барысы да алдан уйлаганча булды. Мөниржан өчен Хәсьянов бәлки селкенмәс тә иде. Гайнияне килен итеп төшерү өчен ул үзенен Бурлы айгырын да кызганмады. Дилбегә Фазыл кулында, чанада Мөниржаннын тальяны, туктаган араларда аны Фазыл бака ягын аеруча кычкыртып тартып җибәрә. Бертөрлелектән туйган авылга туй. бәйрәм рухы иңде Авыл советында язылышып, сәвит рәисе Садрый Минһажев аларны котлагач, авылны бер кат әйләнделәр дә. йомшак мендәргә кабат басып. Гайния Гаптелихсан белән Минсафа нигезенә закон тарафыннан рәсмиләштерелгән килен сыйфатында килеп керде.

Синнән-миннән сорап тормыйча, тормыш дәвам итә Тан ата да. кич була. Гайния белән Мөниржан иртән торалар да һәркайсы үз эшенә китә Дөрес. Мөниржан атлар карарга иртәрәк кузгала, аны озатып күп тә үтми, хисапчы да колхоз идарәсенә тырт-тырт атлап китеп бара. Ул инде үзенен килен булуына күнегеп килә Минсафа карчыкнын куануынын иге-чиге юк, чөнки, килен кергәч, өйгә кот кунды, каралып беткән диварлар да яктырып киткәндәй тоелды. «И раббым, безне бәхетебездән аерма»,—дип. Минсафа карчык, кон туса, теләк теләде.

Ә Хәнифләр өендә исә элеккеге тынычлык югалды. Сәбәбе—Тәзкирә һаман, көн саен, ирен талкый Гайния белән кияүне чакырып кунак итәргә кирәк, кешедән оят. имеш. Өйләнешкәннәренә айдан артык, әле һаман Мөниржанга кияү коймагын ашатканнары юк. Белә Тәзкирә, кияү коймагын пешерә—беләләр ул. майларда гына кыздырып, киявен чәй белән кыстый-кыстый сыйлар иде Чәй арасында тел куәсенә генә ярарлык балы да әнә мич башында чемер-чемер итеп утыра Сыйлар иде дә бит ак оннары беткән Яна уңышка әле ерак, аңынчы кем бар да кем юк. Димәк, кичекмәстән каян да булса яхшырак он табарга кирәк Кирәк икәнен Хәниф абзый да белә. Тик кайдан? Кулга керер акча юк. түлисе салымнар гына исәптә Бар карап торганнары абзардагы буаз сыер да оч баш сарык Икесе бәрәнләде, өченчесе, рәхмәт төшкере мал. кысыр бугай, бер дә җилем башлаганы сизелми, әллә шуны суеп сатаргамы'’ Өч-дүрт кило он алса, калганын салымга түләр иделәр

Суеп сату дип әйтүләре генә ансат. Авылнын үзендә генә аны алам диючене табам димә, базарга алып барырга кирәк Ә базарнын ин якыны Әскәйлән утыз биш чакрым ераклыктагы Югазы стансасында Соңрак чакырсалар да ярамас илеме икән? Берәр җае чыкмый калмас иде әле Кияү үзебезнеке бит. авылдаш Гаптелихсан малае, ханзадә түгел

Ләкин ир-ат мантыйгы белән хатын-кыз мантыйгы еш кына капма- каршы килә һәм җинү кем ягында дисез? Күп очракта әнә шул чәче озыннар җиңә. Дөнья белән без идарә итәбез дип ирләр күкрәк суга, мактана гына. Ә хатын-кыз дәшсә дәшә, дәшмәсә—юк, үзенекен итми туктамый.

Кысыр сарык суелды. Колхозлашкан елларда ук ясаган бака чанасына ат урынына җигелеп, апрельнең әрсез кояшы һәм юха җиле ашаган, адашмас өчен атлар калдырган тамгалар белән чуарланган һәм төн эчендә шыкраеп катарга өлгергән тун юлдан Хәниф абзый Ютазы базарына дип чыгыл китте. Иренә хәерле юл теләп, ул күздән югалганчы, Тәзкирә аның артыннан карап калды.

Юл догасын укып, югыйсә бик изге ниятләр белән кузгалган иде дә бит, ләкин Хәниф абзыйнын базарда юлы уңмады. Көч-хәл белән сәгать унберләргә генә килеп җитә алды. Әскәй белән Ютазы арасындагы утыз биш чакрым аңа йөз чакрым булып тоелды—ул эт булып арыган иде.

Аруы ару, анысына гына ничек тә түзәрсең, аның бәхетсезлегеннән, базарда ит өелеп тора, алучылар исә берән-сәрән генә иде. Алары да бик сайлана торган булып чыкты: килеп карыйлар да, итең артык симез дип, Хәниф яныннан китеп баралар. Кызык инде, симез булса да, арык булса ярамый икән бу ит акчалы кешегә!

Хәниф картнын базарга үз гомерендә беренче тапкыр ит сатарга чыгуы иде. Башкалар төсле ул үз товарын кычкырып мактарга өйрәнмәгән. Башкалар мактаганны тынлый-тыңлый да гаҗәпләнеп куя: кешеләрнең бит маңгаенда ике күзе бар, алтынны көмештән, көмешне бакырдан, бакырны тутыккан тимердән аера белә торганнардыр...

Базар таралганчы торды Хәниф абзый, эчендәге ачу, үпкә-рәнҗүләре, бер йодрык булып тупланып, гарьләндерде, җанын талкыды. Өмете бөтенләй сүрелде, бер генә граммы да сатылмаган итен капчыгына салды да ин соңгыларның берсе булып, базардан чыкты.

Инде кая барырга? Юлда килеп, ул бик арыган-алҗыган иде. Аннан сон да базарда аяк өсте күпме торды. Үтереп ашыйсы, эчәсе килә. Кая барырга, ни эшләргә? Артык катлаулы бу сорауга Хәниф картның талчыккан мие, ни киерелеп уйласа да, җавап табар хәлдә түгел иде. Ул җеп өзәрлек хәле дә калмаганын сизде һәм, чанадагы ит капчыгы өстенә таянып, янә уйга калды.

Ни эшләргә?

Дөнья яратылганнан бирле адәм баласы четерекле хәлдә калган саен үз-үзенә менә шул сорауны бирә. Бирүен бирә, ләкин һәрвакытта да җавап таба алмый. Чөнки җавап табуга караганда, сорау бирүе күп тапкырлар җиңелрәк.

Хәниф абзый, башына кигән малахаеның колакчынын күтәреп, башын кашып торды-торды да, ашказанынын боруына чыдый алмыйча, куенына төреп тыккан икмәк телемен тешсез авызы белән умырып алды һәм ашыкмыйча гына чәйни-әвәли кереште. Шунда гына үзенең өеннән чыгып киткәннән бирле берни капмаганы исенә төште. Ипи гаҗәп тәмле иде, ләкин күпме генә чәйнәмәсен, йота алмады—төкерек бизләре эшләүдән туктаган, ә коры икмәкнең йотыласы килми, тамак төбенә утыра иде.

Чәйнәгән икмәген яртылаш йоткан көе карт йокымсырап китте. Игътибар белән караган кеше аның чарасызлыктан яңагына тәгәрәгән күз яшьләрен күргән булыр иде.

Кыска гына черем итеп алганда, бик тәмле төш күрде Хәниф абзый. Имеш, базарда ит сатучылар күп булса да, халык анын янына җыела икән. Алар башкаларныкына борылып та карамый, берсеннән-берсе югарырак хак биреп, Хәнифнен итен алырга тырыша. Чиратсыз керергә теләүчеләр дә күп, аларны куып җибәрәләр. Хәнифнең кесәләре инде акча белән тулды, 60
кая куярга белми баш вата. Ни сәбәпледер, сата торган ите бетми генә түгел, кимеп тә карамый. Бу акчага әллә ничә капчык он сатып алып. Мөниржан кияве белән кызына көн дә коймак пешерергә була Шунда ул:

—Әллә Хәниф абзый инде?—дигән тавышка уянып, күзен ачты һәм төшенең дәвамы түгелме дип. як-ягына каранды Каранырсың да. каршысында авылдашы Мирхәбибжан басып тора иде

—Хәниф абзый, исәнме дим. әллә танымыйсынмы?!

—Таныйм, таныйм, ничек танымаска ди! Мирхәбибжан. син бит бу!—Үзе дә сизмәстән, анын күңеле күтәрелеп китте. Күтәрелер дә. чит-ят жирләрдә япа-ялгызын калгач, авылдашын килеп чыксын әле1

  • Мин шул, мин Нинди жилләр ташлады Ютазыга? Ни эшләп утырасың?

Башыннан үткәннәрне сөйләгәндә, карт чак кына елап җибәрмәде Бу минутта хәленә керүче, үзен кызганучы кеше барлыгын тою күңелен нечкәртте.

Ул сөйләп туктагач. Мирхәбибжан сорады

  • Инде ни эшләргә уйлыйсын?

Их. әгәр белсә икән! Ул әле һаман ни эшлисе хакында бер карарга килеп өлгермәгән иде. Дөресен әйтте

—Белгән юк. Ичмасам, өч-дүрт кило он алырлык кына булса да саталмадым,—диде ул ачынып —Мөгаен кайтырга кузгаласы булыр

—Син нәрсә, Хәниф абзый, акылындамы'’ Төнгә каршы шундый ерак арага юлга кузгалалармы!9 Итен дә барын сизсәләр, үзенне бүреләр ботарлап бетерер. Хәзер алар ач. бик аздылар. Әле беркөн Бөгелмәдән төнгә калып кайткан идем, урап алдылар. Хәлләреннән килсә, машина өстенә сикерерләр иде. һич курыкмыйлар. К)к-юк. уйлама да. әйдә, безгә киттек! Итенне сата алмаганга да бик бетеренмә, ул турыда да уйлашырбыз Иртә кичтән хәерлерәк, диләр Әйдә! Аннан сон. итенне сатмый каитсан, Тәзкирәттәй сине өенә дә кертми бит.

Мирхәбибжан көлеп җибәрде һәм. каршы килергә урын калдырмыйча, чана бавына үрелде Хәнифнең буйсынмыйча чарасы калмады.

Авылдашы базардан ерак тормый икән

—Менә шушы инде безнең куышыбыз,—диде ул. борынгылыгы әллә кайдан күзгә бәрелеп торган кечкенә генә йорт янында туктагач — Искесен иске инде, ләкин үзебезнеке!

Мирхәбибжан «үзебезнеке» сүзен ниндидер, эчке горурлык белән басым ясап әйтте

—Фатирларда торып карамадык түгел, каралык, иске булса да үз өенә җитми икән Әйдә. Хәниф абзый, уз. гаепләмә генә. Икенче килүенә яхшырак йорт салып куярбыз. Алла боерса

Мирхәбибҗаннын хатыны да ачык йөзле, сөйкемле генә икән

  • Менә минем йөземемГөлйөземем шушы була инде Таныш бул. карчык, безнең авылдаш Хәниф абзый
  • Исән-сау гына торасызмы'* Нихәл, килен!

Карт кыенсынып кына хужабикәнен ап-ак кулын кысты

Гөлйөзем унган хатын икән Ирләр чишенеп, ку парын юган арада табын хәстәрләп өлгертте Өстәл артына утырам дигәндә. Хәниф карт авылдашы өенә бөтенләй буш кул белән кергәнен исенә төшерде һәм. чыгып, сатасы сарыгының әйбәтрәк җиреннән бер кисәк ит алып керде

  • Кызым, ал әле. миннән кечкенә генә күчтәнәч булыр

Гөлйөзем иренә карады Мирхәбибжан исә

-Юкны сөйләмә. Хәниф абзый, без алай сүз кушмадык —дип. күчтәнәч хакында авыз да ачтыртмады

—Юк-юк. Мирхәбибжан энем, килешмәгәнне'—Карт та шактый үзсүзле
Анын бик четерекле хәлдә үзенә ярдәмгә килгән авылдашы белән бу ачык йөзле хатынга ниндидер яхшылык эшлисе килде.—Шикләнмәгез, бисмилла әйтеп, үзем суйган сарык ите. Барыбер сатып булмады. Ходай Тәгалә кушмагандыр инде.

—Юкка көяләнмә әле. Хәниф абзый. Әйттем бит инде, берәр нәрсә уйлашырбыз дип. Жан биргәнгә жүнен бирми калмас. Һич кенә дә кыенсынма, син безнен кадерле кунагыбыз, үзен күчтәнәч.

—Әйе-әйе,—дип иренә ярдәмгә килде Гөлйөзем.—Бу йортка күчкәнгә ярты ел, Әскәй кешеләренең аяк басканы юк. Сез беренче. Аягыгыз жиңел булсын. Тартынып утырмагыз, үз өегездәге кебек хис итегез.

Юк, хужалар кабул итмәде картның нужа мәжбүр иткәнгә генә суеп, базарга алып килгән итен.

1944 елда авыр яраланып кайткач, Мирхәбибжан авылда озак тормады, терелүгә, Ютазыдагы автоколоннага шофер булып эшкә урнашты һәм заманына күрә ару гына акча ала башлады. Туган авылына күптән кайтканы булмаса да колхозчыларның кесәсендә жилнен ничек уйнаганын аны белми дисеңме.

Хужаларның ихлас кыставына каршы тора алмады Хәниф карт, ярты стакан аракы да эчте. Әнә шул аракы, итле токмач ашы, кайнар чәй һәм чиктән тыш арыганлык үзенекен итте—амин тотуга, Гөлйөзем жәеп биргән урынга башы тиюе булды, шунда ук изрәп йоклап та китте.

Иртән Мирхәбибжан ана:

—Хәниф абзый, син мин кайтканны көтеп тор, беркая да китмә,—дип. эшенә кузгалды.

Гөлйөзем мәктәптә укыта икән. Ул да эшенә жыена башлады. Картнын борчылуы йөзенә чыкты: «Ә Мирхәбибжан кайтмаса? Ашыгыч рәвештә берәр кая җибәрсәләр...»

Гөлйөзем аның хәлен аңлады:

—Борчылма, абый. Мирхәбибжан әйткән икән, эшләр. Ул сүзендә тора торган кеше.

Ул сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, капка төбенә йөк машинасы килеп туктады

—Әйттем ич, әнә кайтты да!

Шау-гөр килеп, Мирхәбибжан өйгә керде. Анын шатлыгы йөзенә чыккан.

—Булды бу, Хәниф абзый! Гараждагы малайлар белән сөйләштем. Хәзер итеңне альт бетерәчәкләр. Әйдә, киттек. Аннан соң мин эш белән Азнакайга барам. Юри шунда сорадым. Сине утыртып кайту өчен. Азнакайдан Әскәйгә унике чакрым тәпиләү әлләни булмас әле. Дөрес, турыдан машина юлы юк. Бөгелмә аша барырга туры киләчәк. Туйганчы бер машинага утырып йөр әле! Киттекме, карчык!—Ул шаяртып, хатынының биленә төртеп алды.

—Кит, юньсез!

—Менә кара инде бу хатынга, юньсез дип әбижәйт итә.!

—Әләкләшмә!

Гадилек, киң күңеллелек хөкем сөргән бу йортта Хәниф абзыйнын янә күңеле йомшарды.

Машинаның кысан кабинасына өчесе кереп утырды. Мәктәп шактый еракта икән, башта шунда Гөлйөземне калдырдылар. Аннан сон гына выжылдатып, автоколонна гаражына барып керделәр. Шушы яшенә житеп. Хәниф картның машинага беренче тапкыр утыруы иде. куркуыннан тирләп чыкканын тоткага чытырдатып ябышкан кулларын алган чакта гына сизде.

Менә бит Ходанын хикмәте: кичә базарда берәү дә алырга теләмәгән итне шул ук бәядән шофер халкы кулына да тигезмәде. Тагын ике 62

 

МОНИК ТАП

сәгать ярымнардан Мирхәбибжан машинасы Азнакайда иде инде. Алар кочаклашып аерылыштылар.

—Сорашкан идем, кызганыч, Әскәйгә машина юлы юк икән, югыйсә авылга кадәр илтеп килгән булыр идем,—дип уфтанды Мирхәбибжан.— Ходай биреп, нефть чыкса, сезне дә юлсыз тотмаслар әле. иншалла.

—И энем, булган кадәресенә дә нинди генә рәхмәтләр укырга да белмим Олыгайгач, утыз-кырык чакрым ара ерак икән ул. Яшь чакта алай ук сизелми иде Син очрамасан, ни эшләр идем. Фәрештәләр җибәргәндер сине кичә минем янга. Бетенләй хәлем бетеп, мием аңгыраланган иде бит Исән-сау йөр. авылга кайтсан, безгә керми китмә, яме' Туп-туры үзебезгә кайтсан. тагын да яхшырак.

—Авылда безнең нәсел-нәсәп калмады шул инде - Мирхәбибжаннын һәрвакыт көләч йөзенә моңсулык, сагыш иңде —Сагындыра авыл Ач- ялангач булса да...

Әйтәм ич, туп-туры үзебезгә кайт дип. Гөлйөзем киленне дә алып кайт. Матур бит ул безнең Әскәй!

— Матур...

Хәниф карт, сәфәренең көткәннән дә унышлырак булуына куанып, сарык ите саткан акчасына кибеттән биш кило ак он, ярты кило зур шакмаклы шикәр һәм бер такта кытай чәе алды Озак уйлагач, капчыгының төбенә бер шешә аракы да салды. Киявен беренче тапкыр кунакка чакырганда, оятыннан битен ертылырлык түгел инде болай булгач. И-и, кайлардан очрады бу рәхмәт төшкән Мирхәбибжан!

Ул Әскәйгә кайтып кергәндә, көндезге икеләр иде Карт куанычыннан Ютазы хәлләрен карчыгына кат-кат сөйләде Боларны сөйләгән чакта ул үзен гаять булдыклы кеше итеп санады һәм Тәзкирә карчык каршында бер башка үсеп киткәндәй тоелды. Әйтерсен, берүзе Берлинны алып кайткан

Икенче көнне үк алар кичке якка Мөниржан белән Гайнияне кунакка чакырдылар. Әүвәл яшьләрне мунчага җибәрделәр, аннан кайтуларына өстәлдә кунакларны майда гына йөздереп пешергән «кияү коймагы* көтеп тора иде. Аны мактый-мактый ашап, кытай чәен эчкәндә. Хәниф карт белән Тәзкирә карчыктан да бәхетлерәк жан ияләре Әскәй авылында бүтән булмагандыр Бәхет өчен адәм баласына күп кирәкмени!

Бу сыйнын өстәлгә нинди авырлык белән килгәнен Мөниржан белми дә калды.

Жир шары кояш тирәсендә туктаусыз әйләнгән кебек, тормыш та өзлексез дәвам итә. Ачмы син. тукмы, кәефең яхшымы, начармы, бәхетлеме, бәхетсезме, илен котлымы, котсызмы—берсенә дә карамый Кешеләрнең бәхете, бәлки, шушы һәр секунд, һәр минутны сизмәвендәдер Әнә шулай берни сизмичә яшисен-яшисен дә берзаманны аһ итәсен. карале, гомер узып бара түгелме сон! Бигрәк тә яшьлекнен гомере кыска.

Агымсулар ничек ага.

Яшь гомерләр дә шулай. -

дип җырлый халык.

Ширәмәпә урман кискәндәге авырлыклар онытыла төште Анда барган кешеләр, бер-берсе белән очрашкан чакларда, бары тик истә калган кызыклы мизгелләрне генә хәтергә төшерәләр иде

Язгы кыр эшләре беткәч, татар авылларында борын-борынгыдан сабан туйлары уздырыла. Сугыш елларында исә бу йола онытылып торды Илдә вәйран барганда, бәйрәмгә урын каламы сон! Сугыш тәмамланып, бер ел
узганнан соң, ягъни 1946 елнын июнь башында, сабан туе уздырылачагы турындагы хәбәр киләчәккә өметен югалтмаган халыкның күңелен күтәреп җибәрде. Уен эшмени: 1941 елда авылның күпме ир-егетләре мәйданнан туп-туры фронтка озатылды. Дүрт ел буе тарткан, бер генә минутка да туктап тормаган үлем тегермәненнән аларнын ничәсе генә исән-сау кайта алды икән?

Кешеләр яу кырында кан койган чакта, тылдагылар фронт өчен дип сонгы тирен сыкканда, бөтен эшне ташлап сабан туйлы уйнау кемнең башына килсен. Һәм моңа кем рөхсәт бирсен. Башбаштакланып, кемдер уздырырга уйласа, системаның үткен күзләре тиешле урынга җиткереп, гаярь башлар үзләренең ничек урыннарыннан очып барып төшүләрен сизми дә калыр иде.

Шуңа күрә 1946 елдагы сабан туе турындагы хәбәрне халык яхшыга, бары тик яхшыга—фашистларны җинүнен чынлыгын раслау дип, тормышларның рәтләнүгә таба баруы дип юрады. Югыйсә әле халыкның иң зур күпчелеге һаман да ак күмәч турында түгел, бәлки туйганчы бер ашау хакында хыялланып яши иде.

Сөрән җыюны Фазыл һәм тагын сугыш гарасатыннан исән калган берничә егет яна үсеп килүче һәм үзләрен зурга санаучы берничә бүлтерек белән бергә башкардылар. Өйләнгәннәр инде зурга сан була, шуна күрә Мөнирҗан читтә калырга теләгән иде, ләкин яшьләр аның ай-ваена карамады: чыгасың һәм и бетте вәссәлам! Гайния дә каршы килмәде.

Йоланың язылмаган законнары нигезендә яна йортка күчүчеләр, өйләнешүчеләр, баласы туганнар сабан туена махсус бүләк әзерли. Сөрән җыючыларның хәтере яхшы: кемнең ниндирәк бүләк бирергә тиешлеген онытмый, әгәр дә кем дә булса «оныта» калса, аларнын исләренә төшерә, хәйләләп калырга теләүчеләрне җыр белән фаш итәргә дә күп сорамый.

Үзен бүгенге көннең ин бәхетле хатыннарының берсе санаган Гайния, Ширәмәттән кайтуга, алдына шундый максат куйды: быелгы сабан туенда ин затлы сөлге аныкы булырга, баш батырга яки алдан килгән менге атка бирелергә тиеш! Шуна күрә ул ашыкмады, кабаланмады: буш вакыты булган саен, бирнәгә әнисе сугып биргән җитен сөлгене чигүен белде.

Мөнирҗан хатынының сөлге чигүен карап торырга ярата. Гайния җепле энәләрнең әле берсен ала, аннан икенчесен, өченчесен... Мондый чакларда ул онытыла, хәтта үзенә карап торган ирен дә күрми.

Соңгы вакытларда яшь хатын үзендә моңа кадәр булып карамаган сәер үзгәрешләр сизә. Иа Раббым, йа Ходам, шикләнүләрен дөрескә чыгар да аны бәхетле ит. Бәлки Мөниржанга да әйтергәдер? Юк. кирәкми. Ашыккан ашка пешкән ди. Беләсе иде, аларнын беренче мәхәббәт җимеше кем булыр икән: малаймы, кызмы?

Ә үзе анын малай булуын тели. Малай булса, Мөниренең түбәсе күккә тиясен белә. Дөрес, бу хакта аларнын сөйләшкәне юк-югын. Ләкин кайсы ата әүвәлге баласының үзенә ярдәмче, нәсел агачын дәвам итүче тыпырдап торган малай булуын теләмәс.

Хатынының күз нурлары сеңдерелгән, аның кул һәм күңел җылысын саклаган сөлгене Мөнирҗан сөрән колгасының ин башына бәйләп куйды. Ә сабан туенда ул сөлге баш батырның киң җилкәсен бизәде.

Күпме көтеп алган сабан туе үтте дә китте. Бәйрәмдә җыр-мон эчендә йөзгән авыл икенче көнне тынып, ямансулап калды. Авыл тынды, тик кешеләрнең күңелләрендәге рух күтәренкелеге әле озак сакланды.

Авылда кеше, бик теләсә дә, эшсез яши алмый. Тормыш мәшәкатьләре берсе артыннан берсе туып, үзара ялганып тора.

Әскәйдә дә башта печәнгә төштеләр. Колхоз дәүләт урманыннан һәм урман алдындагы болыннардан, өмә ясап, берничә көн печән чаптырды. 64

Карты-яше. кыскасы, чалгы, тырма, сәнәк ишене тотарга яраган берәү дә өмәдән читтә калмады. Беренче герман сугышында сынар аягын калдырып кайткан Фәхразый карт кына чалгы чүкеп өлгертә алмагач, ана ярдәмгә ике коданы—Гаптелихсан белән Хәнифне дә куштылар.

Башта көннәр бик әйбәт торган иде. Кояш иртән чыга да. печән хәзерләүчеләрнең хәленә керергә теләгәндәй, кыздыра да кыздыра. Бүтен чапкан печәнне икенче көнне төштән сон һич икеләнмичә жыярга да була. Кызар дип куркасы юк—шулкадәр тиз кибә.

Дүртенче көнгә киткәч. Саклау урманы артындагы Үчәлле авылы ягыннан башта ак болытлар күренде, озакламый күзгә күренмәс көчләр аларны куып җибәрде дә күк йөзен берсеннән-берсе карарак болытлар белән тутырды. Күңелләргә шом салып, күк күкрәде. Бу күкрәү әле еракта иде. ләкин яңгыр явасына инде берәүнен дә күңелендә шик калмады Күкләр ихтыяры каршында көчсемекләрен. каршы торырга яки ни дә булса үзгәртергә кодрәтсез икәнлекләрен анлаган кешеләр язмышларына буйсынырга мәҗбүр иде.

—Их. тагын өч-дүрт көнгә түзмәде.—дип аһ итте халык.

—Боз гына ява күрмәсен иде...

—И раббым. хәерле яңгырлар гына булса иде!

Алар кайту хәстәренә дә керешмәкче иде. ләкин Хәсьянов бу хакта ишетергә дә теләмәде, чак кына каршы әйткәннәрне аты-юлы белән сүтеп ташлады; сукмаса да. чыбыркысы белән кизәнде. Ул әле һаман янгырнын яумасына, яуган очракта да печәнчеләрне читләтеп узасына өметләнде.

Чикерткәләргә кадәр тынып калган, сайрар кошлар аваз чыгарырга курыккан бу мизгелдә печән төягән арбаларның атларын ай-һайлап куалаган, чалгы янаган һәм чалгыларның бер-берсе белән ярышып үлән кискән тавышлары аеруча көчле ишетелә. Әле бая гына еракта ишетелгән күк күкрәү авазлары якынайганнан-якыная барып, кинәт гадәттән тыш көчле шартлау яңгырады. Бу юлы ул баш өстендә генә иде. ахры. Күк йөзен караңгылык басты, анда бияләйгә салырга ямаулык кадәр генә дә яктылык калмады. Ни әйтер микән дип кешеләр Мидхәткә карады Бу карашларда курку һәм өмет бергә тупланган иде. Ләкин «Дәжжал» кайтырга әмер бирүне һаман кичектерде

—Ләхәүлә вә лә куәтә.

Әле генә күкрәгән тавыштан куркудан котлары ботларына җиткән кешеләрнең берничәсе авызыннан берьюлы шушы сүз ычкынды. Чөнки бу күкрәүнең көчен сөйләп кенә аңлатырлык булмады Ул печәнчеләрнең колакларындагы тавыш ярыларын томалады, урман буенда бу күкрәүнең кайтавазы адашып, каеннардан имәнгә, имәннән яшел кәүсәле усакларга бәрелеп-сугылып йөрде, күңелләргә тычкан кебек кереп оялаган шомны тагын да кочәйтә төште. Атларның колаклары шомрайды. Хәсьянов җигеп йөри торган Бурлы айгыр, тезгенен озеп. жан-фәрманга авылга табан элдерде. Печәнчеләр арасында чын-чынлап анархия башланды: моңа кадәр арба үрәчәсенә бәйләп куелган атлар ашык-пошык җигелде Курку һәм ашыгу аркасында каушап, кемнәрдер камытларын ат муенына тискәре ягы белән кидерде, чөелдереген кыса алмый интекте. Җигелгән атларга кем олгерә. шул утырып китә торды. Мониржаннар кузгалганны гына көткән диярсең, моңа кадәр берән-сәрән генә тошкәләгән янгыр тамчылары кинәт болыты белән ишелде. Монысына артык хафаланмадылар: янгыр күрмәгән, чыланып карамаган бәндәләр түгел лә.. Берәү лә тоз түгел, эремәс Игеннәрне генә екмасын иде Йа раббым. рәхмәтеннән ташлама Кешеләр. Аллага шокер, яңгыр гына ява дип куанырга да өлгермәде, өсләренә чыпчык башы кадәрле боз тошәргә тотынды. Гарасатка эләккән халык өстенә таш булып ишелгән боздан ничек сакланырга белмәде Баш өстендә учмасы
белән печән тотып караганнар иде, файдасыз гамәл икәненә төшенгәч, кул селтәделәр. Пешекчеләрнең генә хәле арурак иде: алар башларына чиләк киеп куйды. Чиләк төбенә эләккән боз чәчрәп читкә оча, тавышы калай мичкәгә таш белән орган авазны хәтерләтә.

Күз ачып йомган арада тирә-юнь яп-якты боз белән капланды, күңелләргә ышаныч, аерым бер ләззәт биреп утырган басу санаулы минутлар эчендә кызганыч бер хәлгә килде: өсләренә төшкән боз авырлыгына түзә алмыйча, әскәйлеләрнең кул белән чәчеп үстергән, яхшы унышка өметләндергән бодае ауды, боз белән тапалып изелде, ә дигәнче юкка чыкты.

Атлар томырылып чаба, аларны куалап торасы да юк. Тәгәрмәчләрдән, ат тоягыннан чәчрәгән пычрак арбада утыручыларның киеменә, битенә, чәчләренә сылана. Кемнен кем икәнен чыраена карап кына танырлык та түгел—барысы бер кыяфәткә кергән. Манма су булган кешеләрнең хәзер чыланудан, пычранудан, яуган боздан куркасы юк. Барысының да башында бары тик бер уй: тизрәк, тизрәк кайтып җитәргә кирәк! Күптән, бик күптән мондый көчле, афәтле яңгыр яуганы юк иде.

Кайтканда ике тау төшәсе: Кызыл тауны һәм Гатият тавын. Кызып ярсыган атларны тыеп кына төшмәсән, әллә нинди бәлаләр китереп чыгарулары бар. Мөниржан Күк бияне туктатып, түшлеген тарттырып бәйләде, камыт бауларына күз төшерде. Сакланганны саклармын дигән бит Ходай да.

Печәнчеләр. Аллага шөкер, ике тауны да исән-сау төштеләр. Әмма иң зур сынау су буенда көтеп торган икән. Гадәттә күп җиреннән атлы арба белән чыгып йөри торган Эстәрлене хәзер танырлык түгел. Аркылы салынган күпер су астында калган, култыксалары гына тырпаеп тора. Эстәрле кыргый көчкә ия. котырыпмы-котырып ага, әйтерсең, тау елгасы. Көчле ташкын инеш буенда җыелып яткан чүп-чарны гына түгел, төрле күл-чокырларны да чистартып алып төшкән. Печән күбәләре, киртә агачлары, бүрәнәләр, хәтта буралар да актарылып-актарылып аккан ташкын кочагында калган. Алар Җиһанша картлар турындагы борылмадан килеп чыгалар да, күпер өстеннән агып үтеп, күздән югалалар.

Хәлнен никадәр хәвефле икәнен анлап алган Хәсьянов күпергә шунда ук кереп китәргә теләгән дуамалларның юлына аркылы төшмичә булдыра алмады. Бу минутларда ул үзен кабат фронттагы кебек хис итте.

Бу күпер—авылда бердәнбер күпер. Язгы ташуда ул ел саен сүтелә. Сүтеп өлгермәсәләр, гаять зур көчкә ия ташкын, Уразайдан ук агып килгән калын- калын буа бозлары аны барыбер алып китә. Күпер булмагач, Аръяк белән Бирьяк арасында бәйләнеш өзелә. Күперсез яшәгән көннәр Әскәй мәктәбе укучылары өчен сабан туе кебек үк бәйрәм көннәре. Чөнки аръякныкылар мәктәпкә укырга чыга алмый. Ә анда җидееллык мәктәптә укучылар саны йөздән артык. Шуна күрә мәктәп дирекциясе язгы каникулга да, шәһәр мәктәпләрендәге сыман, мартның егерме өченнән түгел, күперсез калган көннән туктата. Һәм, күпер төзелеп бетми торып, укучылар үзләренең тузанлы мәктәпләренә аяк басмый. Алар өчен укымаудан да зуррак тагын нинди бәйрәм булырга мөмкин.

Аръяк белән Бирьяк арасында бәйләнеш өзелә дип әйтү ул шартлы рәвештә генә. Күперсез калган көнне үк гаярьрәк йөрәклеләр субайларга буалып калган бозлар аша юл сала. Ул юл салучылар арасында, әлбәттә, бераз кызмача Әмирша Мәгъсүме дә була. Мәгьсүмнен бозлы суда коенып чыкмый калган елы булдымы икән?

Мәктәп дирекциясе боз аша балаларга йөрергә рөхсәт итми, ләкин вакытлы «күпердән» укучылардан да күбрәк йөрүче юк.

Һы, йөрмәссең сиңа! Таулар бит Аръякта. Аларнын көньякка карап торган битләре авыл урамнары кардан арынырга өлгергәнче үк, кипшенеп, 66
яшелләнеп чыга. Көзен кышны сагынып көтеп алсалар да, анын кырык корама йөз ялгаулы кием эченнән кереп чеметүче зәһәр, миһербансыз җиленнән, зәмһәриреннән туеп өлгергән нарасыйларнын тизрәк яланаяк чабып йөрисе, ямьле язны якынайтасылары килмиме!

Мөнирҗан күнелендә бер яз аеруча нык саклана. Бишенче класста укый иде Күпер китте Боз өстенә боз өелде. Укымаган малай-шалайнын (хәер, кызларнын да) әлләни эше юк. Эшләре юк, ә вакытлары исә тагын да азрак: чөнки су буена төшәсе, бозлар акканны карыйсы, яр буендагы чирәмдә уйныйсы бар Су буе. бигрәк тә кичкә таба, ташу көчәйгәч, нык җанлана.

Фазылларнын Магниткада чагы. Төшкә кадәр Мөниржан малайлар белән ат абзарындагы саламлыкта кәрт сукты. Аны зурларга күрсәтеп уйнарга ярамый, югыйсә колагыңны боруларын көт тә тор. Ашарга таралышканда, әбиттән сон тауга менәргә сүз куештылар.

Кызлар ничектео. ә малайлар киләчәктә егет буласы кеше, сүзләрендә тора торган халык, бигрәк тә уен дигәндә,—сөйләшкән вакытка күпер буендагы ярга җыйналды зар

Мәктәптә чакта Аръяк малайлары белән еш кына үзара чәкәләшсәләр дә, күрешми торган ике-өч көн эчендә алар бер-берсен сагынып өлгерә Аннан сон. аннан соң. Аръякның кызлары да чибәррәк бугай. Һәрхатдә. Бирьяк кызлары кебек чебен тисә чер итәргә генә тормыйлар

Яз кешеләргә иркенлек һәм өстәмә борчу-мәшәкатьләр тудыра. Кышны кем чабата-тула оек. хәллерәкләр исә калын итеп олтан салынган киез итекләр белән уздыра. Ә язгы пычракта кияргә һәркемнен дә аяк киеме юк. Димәк... Димәк, галошы, күн итеге булмаганнарга яланаяк йөрергә кала.

Яланаяк дигәннән, анысы ул кадәр куркыныч түгел. Язын яланаяк йөреп, аягын чебиләтмәгән малай авылда кала микән’ Һи. аягын чебиләтмәгән малай малай түгел инде ул Чебиләгән аяклар уйнаганда сизелми, ә менә кайткач. Җылы суда юып ак май. солидол сөртүләр, сытып, чәүкә күкәенен сарысы белән сылаулар дисеңме, берсе дә калмый Чып-чын җәйгә чыккач та бик озак төзәлә әле ул чебиле аяклар. Тик карлы-бозлы җирдә яланаяк йөрсәләр йөрделәр, суык тидереп чирләүнен ни икәнен белмәде Әскәй малайлары һәм. күпер салганчыга кадәр. Аръякка чыгып, тау битендә уйнаудан туктамадылар.

Эстәрленен язгыдан да хәтәррәк ташуын күреп. Мөнирҗан менә шуларны исенә төшерде

Уйларын Гайния бүлдерде

— Мөнирҗан. кара әле. кара, сарыклар ага! Әнә тегесе безнең Чуар борын түгелме сон? Валлаһи, шул!

Сарык әллә хуҗасын таныды, су тавышын җинеп. кызганыч тавыш белән аның мәэлдәве ишетел те

Хәзер Мөнирҗан да таныды: Чуар борын иде агып баручы сарыкларның берсе.

Гайния түзмәде:

—Тәч-тәч-тәч!—дип сарыгын чакырырга кереште

Сарыкны ангыра хайван дип әйтәләр Булыр сина! Әнә ич. Чуар борын борылды ла. агым белән корәшә-көрәшә, ярга табан йөзә башлады Ана тагын берничә сарык иярле.

Күз карасыдай саклап үстергән малларны күрәләтә харап итмәсләр бит инде Ирләр, актарыла-актарыла аккан су ташкынына бу мәхлукларны коткарырга ташланды. Барыбер чыланган булгач, кием салып торасы да юк иде

Чуар борын бәхетле сарык, өстәвенә үзсүъте дә. Әнә ич. кайсысыдыр эләктереп алырга теләгән иде. читкә тартылып. Мөниржан янына юнатле 8*

Мәхлук дисәң дә мәхлук шул, югыйсә кем коткарса да барыбер түгелме?!

Печәнчеләр ничекләр генә тырышса да, күзгә чалынган сарыкларның барысын да коткара алмады. Гаять ярсыган, бөтерелә-бөтерелә аккан инеш аларнын кайберләрең күз алдында чоңгылына йотты, кайберләре су өстеннән анда-санда калкып күренгән күпер араталарына бәрелә-сугыла ары таба йөзеп китте.

Кызганыч кыяфәт белән аргы яр буйлап агучы ике бозау да күренде.

Янгыр барлыгы сәгатьтән артык кына яуды. Аннан сон ялтырап кояш чыкты. Ләкин су кимергә һич уйламый, киресенчә, артканнан-арта гына бара иде. Печәнчеләрнең көтә-көтә көтеге бетте. Шаулаша башладылар:

—Жәмәгать, кайтырга кирәк бит!

—Күпме көтеп торырга була инде!

Кешеләр өйләренә ашыга иде. Ләкин Хәсьянов аларны күпергә кертмәде. Дуамал Шәһит:

—Фәлән итәм мин синең рөхсәтеңне, мин үзем генерал!—дип башбаштакланырга уйлаган иде, артыннан куып җитеп, Хәсьянов изүеннән күтәргәч, тынды, «генерал» икәнен дә онытты. «Дәжжал»нын бала башы зурлыгындагы йодрыгы ипи шүрлегеңне җимермәсен дисән. «ефрейтор» дәрәжәсенә дә канәгать калырсын.

Ләкин халыкны болай тотуның да гамәлгә сыймаганын белә Хәсьянов. Авыл адәмнәренең берсен ияртеп, ул сәнәк сабы белән капшый-капшый, күпердән аргы якка юнәлде. Анын ни өчен бу кадәр кыланганын анларга була иде. Күпер бит ул гадәти шартларда йөрү өчен салынган. Субай өстендәге өрлекләрне ташу агызып алып китмәгән яки күпергә керә торган жир катламын юмаган дип кем ышандыра ала? Бәладән башаяк. Берәрсе батып үлсә, кем җавап бирә? Әлбәттә, ул—Мидхәт Хәсьянов. Дөрес, авыл советы рәисе, үзе әйткәндәй, «местный блач» Садрый Минһажев та бар барлыгын. Ләкин Хәсьянов бу кешегә ышанырга ярамаганын танышкан мәлләрдә үк анлаган иде. «Ярый әле күпергә култыксалар куйдыртырга баш җиткән»,—дип уйлап куйды Мидхәт. Шулардан кырыйны чамалап барырга була.

Печәнчеләр бәхетенә, күпергә зыян килмәгән иде. Атларын йөгән тезгененнән житәкләп, печәнчеләрнең бер-бер артлы күпер аша чыгуы сәгатьтән артыкка сузылды.

Көндезге икеләрдә башланган ташкын суы кичкә таба гына кимеде. Эстәрле үз эзенә үк кайтып җитмәсә дә, кояш баер алдыннан күпер аша курыкмыйча йөрерлек иде инде. Бирьякнын яңгырга манма чыланган, ләкин кибәргә өлгергән көтүчеләренә, көтүне тау башына туплап, бу мизгелне әллә ничә сәгать көтәргә туры килде. Авылга керер-кермәс мал көтүен тыеп торып кара әле! Арада, сарыклары бер хәл, Вагыйзьләрнеке кебек башкисәр сыерлар, мең төрле хәйләгә ия кәжә-мәкәржәләр дә бар. Сарыгын да әйтмә, ул мие сыеклар да, бер кузгалса, саранча кебек, бара да бара, егылып үлгәнен дә белми. Көтүчеләргә әгәр дә ул көнне этләр ярдәм итмәгән булса, бигрәк авырга туры килер иде. Әле шулкадәр чабып-йөгереп тә, Югары оч белән Түбән оч көтүләре барыбер кушылган, буталып беткән. Шуңа күрә, көтү кайтып, малларның төп өлеше үз ихаталарына кергәннән сон да, урамда адашып калган бәрәннәр, балаларын жуйган сарыклар кычкырып йөрде. Аларнын тавышы шулкадәр кызганыч иде ки, сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең йөрәкләрен телде.

Мөниржаннарнын Югары оч көтүе яңгыр гарасатына Шомыртлык туплавыннан кузгалгач эләкте. Ярдәмгә ике малаен иярткән Чатан Шәрәфи малларын калку җиргә чак менгереп өлгертте. Ары китәрләр иде, Әйшә кулыннан төшкән көчле ташкын суы юлларын бүлә. Ләкин хайван аңгыра тек ангыра, бердәнбер котылу юлы шушында тыныч кына тупланып тору 68
икәнен анларга теләми, күк күкрәгән саен, куркышып. койрык чәнчеп авыл ягына чабу ягын каера. Бигрәк тә сарыкларны тыеп тоту кыенга туры килә. Акыллы, хәйләкәр, кирәк чакта урлашуны да гөнаһка санамаган Чуар борын тота да ташкынга ташлана. Әниләре артыннан ике бәрәне дә иярә Шуннан сон ни булганын белмәдем, дип соныннан сөйләде Шәрәфи

Чуар борын карт сарык. Анын ничә яшьтә икәнен, белсә дә. бары тик Минсафаттәй генә беләдер. Гаптелихсан абзый аны өченче ел ук суярга ниятләгән иде. Акыллы хужа бер сәбәпсез жәй уртасында сарык бугазламый, көзне, кышны көтә. Ә анын корсагы көзен як-якка бүлтәеп чыкты. Карасалар, җилене тулып килә икән. Гомерен Ходай саклаган шул мәхлук яна ел алдыннан менә дигән ике бәрән китерде. Буазлыгы аркасында ул алдагы көздә дә, пионер булып, кызыл галстук киюдән котылып калды. Инде менә бу ташкыннан да исән-имин чыгуы—үзе бер могҗиза. Әйтерсен. Чуар борынның гомерен Аллаһы Тәгаләнен фәрештәләре махсус күзәтеп, саклап тора.

Бозлы яңгыр, сил дип әйтерлек көчле ташкынның китергән зыянын ул көнне генә берәү дә әйтә алмады. Чуар борыннын ике бәрәне табылмады. Тора-бара авылда шактый гына сарыкның, берничә бозауның җитмәгәнлеге ачыкланды Ике кешенең бурасын агызып, унлап бакчанын читәнен җимергән. Черек салам түбә аша су үтмәгән йорт калмагандыр да.

Колхозга килгән зыян житәрлек иде. Имеш-мимешләргә караганда, кырыктан артык сарык юкка чыккан. Көтүче Ибрай сарыкларны көндез Бабеч-карам буендагы утарга япкач, гадәттәгечә, әче бал чүмергән дә ятып йоклаган. Аруы да җиткәндер, кара таңнан торган кеше бит. бал да тәэсир итми калмагандыр, һау-һаулап өргән этләр тавышына уянса, астына ташкын суы кергән. Анына килеп, малларны коткару хәстәренә тотынганда, атлә никадәр сарыкны ташкын үз кочагына алып өлгергән була. Ибраинын сөйләвенә караганда, үзе дә батып үлмичә чак исән калган

Бусы әле баласы гына булган. Анасын икенче көнне күрделәр Ташкын көченә түзә алмыйча, тегермән буасы ерылган. Аны язгы ташудан сон озак кына буагач. сабан туе алдыннан гына өмә ясап, арыгын басканнар иде. Хәзер Эстәрленс кабат бумый торып, тегермән тартмаячак, ә тегермәнсез авыл—авыл түгел инде ул. Бозлы яңгырдан сон. әйтерсен. күкнен төбе тишелде. Нәкъ җырдагыча «килә ява. килә ява. ияләшкән бер болыт». Озакка сузылмаган, ләкин бик көчле яңгыр икенче көнне, өченче көнне дә яуды. Иртән ялтырап кояш чыга, кешеләрдә якты өмет кабына Төштән сон. бар халыкны туплап, печәнгә китәргә ниятлиләр, хәстәрен күрәләр Әллә Алла боерса дияргә оныталар, әллә башка сәбәп—төш җитте исә. теге көндәге кебек, башта кечкенә генә ак болыт чыга да. бераздан каралары белән алышына Ул кара болытлар зурайганнан зурая бара Инде кояш та күренми башлый, һәм ишеп янгыр яварга тотына. Июнь беткәнче шулай булды. Хәсьяновтан печән әзерләү турында көн саен белешмә сорыйлар, бер тапкыр хәтта бюро утырышына да куеп пешерделәр

Бюрога барыр алдыннан кемнәндер ишеткән мәзәк хәтеренә төште. Имеш, бер колхозның рәисен алыштыралар икән Китүче рәис янасынын кулына өч конверт тоттыра һәм дә әйтә:

—Менә сиңа өч конверт. Син аларга хәзергә тими тор. Бик кыен булганда башта беренчесен, аннан икенчесен, коймән бөтенләй комга терәлгәч, өченчесен ачарсың,—ди.

Яшь председатель бер ай. ике ай эшли Берзаманны монын көймәсе комга терәлә: терлекчелектә план үтәлми: ит юк. сөт юк Бюрога чакырталар Шунда барыр алдыннан монын исенә келт итеп теге өч конверт төшә. Беренче конвертны ачса, анда: «Барысын да мина сылта».— дип язылган була. Шул кинәшкә таянып, ул бюродан исән-имин чыга

Күпмедер вакыттан сон хуҗалыкта хәл тагын кискенләшә. Тагын бюрога чакырталар. Барыр алдыннан егетебез икенче конвертны ачып укый. «Алдаш, вәгъдә бир!»—Конверттагы киңәш бу юлы да анын башын саклап кала.

Бераздан чират өченче конвертка җитә. Колхоз рәисе, котылуны өмет итеп, өченче конвертны ача. Анысында: «Туган, өч конверт әзерлә»,—дип язылган була.

Хәсьяновнын өч конверты юк иде, бюрода, анын учет кенәгәсенә язып, шелтә бирделәр.

Шелтәсен шелтә, эшкә файдасы тиярдәй булса, Мидхәт берне түгел, биш шелтә алырга да риза булыр иде. Ләкин шелтәсе дә, райком, обком бюросы да, кирәк чакта яңгыр яудыра алмаган кебек, вакытында аны туктата да алмый иде. Сон ул райком бюросында тавык мие ашаган нәрсәләр утырмый лабаса, берсе дә күктән төшмәгән, печән хәзерләү өчен кояш, коры көн кирәк икәнен барысы да белә.

Колхоз рәисе камытын киеп җигелеп тартучы Мидхәт Хәсьянов хәзер шулай уйлый. Кеше үзгәрсә дә үзгәрер икән. Райкомда бүлек мөдире булып эшли башлагач кына түгел, гап-гади инструктор чагында да печән хәзерләүдә артта калган колхоз җитәкчеләрен яңгырны сылтау иткәннәре өчен утлы табага бастыручыларның берсе, әйтерсең, ул булмаган. Беренче секретарь Һади Вәгыйзов аны бюро әгъзалары алдында бастырып, ялкаулыкта, эшне оештыра белмәүдә, булдыксызлыкта гаепләп аты-юлы белән сүккәндә, ул шул турыда уйланды. Ахмак! Бохар диванасы! Әгәр дә мөмкин булса, хәзер ул кайчандыр үзе рәнҗеткән кешеләрдән гафу үтенер иде.

Аеруча ана бервакыт «Коммунизм» колхозы рәисе Кашапов рәнҗегән иде. Урыны оҗмахта булсын, Сталинградны саклап, башын салган, .мескен. Хәсьяновны кичердеме икән ул, әллә шул рәнҗегән көе китеп бардымы икән бу якты дөньядан?

Шул ук вакытта тәҗрибәле, партия аппараты казанында кайнаган хезмәткәр буларак, ул Һади Вәгыйзовның да гади генә бер сырлы тәгәрмәч икәнен аңламый түгел, аңлый. Әгәр дә шестерня үзенең кайда, кем икәнен онытып, партия тәгәрмәчләренә каршы әйләнергә яки туктап калырга теләсә, шунда ук сафтан чыгарылачагын Мидхәт кебек райком мәктәбен узган тәҗрибәле кеше ничек аяламасын.

Тарихта барысы да кабатлана диюләре хак икән. Бүген менә ул Вәгыйзовка рәнҗи. Ә иртәгә үзен беренче секретарь итсәләр, һәр көн саен район өчен җавап сорасалар, Мидхәт үзе ничегрәк сайрар иде икән...

Мидхәтнең башы катты инде. Катарлыгы да бар шул. Күкләр Әскәйне нинди гөнаһлары өчен шулкадәр җәзалый торгандыр. Сабан туеннан сон булган гарасатны гына ал: күпме бәла-каза китерде Маллар акканга, буа киткәнгә кәефләре бозылса да, моны баш бәласе итеп санамадылар. Икенче көнне, атка атланып, берничә кеше белән кырда йөрде Хәсьянов. Басулардагы икмәкнең ким дигәндә өчтән икесен боз сукканын, көчле яңгыр аударганын, чокыр һәм уйсу җирләрдән агып, уңдырышлы катламның әрлән туфрагына кадәр юылганын күрде ул, һәм Мидхәтне чак кына йөрәк өянәге тотмады. Ләкин фаҗига болар белән генә дә бетмәгән икән: өмә белән куелган эскертләр янына баргач, алар үз күзләренә үзләре ышанмады—җәйнен җиләкле аланнарын хәтерләтеп, хуш исләр тараткан, кышын маллар авызына кереп ит, сөткә әвереләсе печән—олы-олы кибәннең икесе дә янып көл булган иде. Кем ут төрткән, кем яндырган? Якында яшен сугып яндырган имәнне күргәч, табигатьнең илаһи кодрәте печәнне дә корбан иткәне әйтмичә дә аңлашылды.

Өмә белән чабылып, җыелырга өлгермәгән печән теземнәре көн дә яуган янгыр аркасында кибә алмыйча яткан-яткан да тирескә әверелгән. Күкләр 70

 

МӨНИРСТАН

кодрәте каршында Хәсьянов чарасыз иде. Ул хәтта, кешеләрдән кача-поса күрше авылга барып, йөзьяшәр карчыкка сәдака да биреп карады. Файдасы тимәде, яңгыр явуын дәвам итте.

Ин гаҗәбе, ул елны, ни сәбәпледер, яңгыр башка хуҗалыкларга алай ук каныкмады. Урманайлар, эстәрлеләр әллә ничәшәр печән эскерте куя алды. Хәтта орынып ук торган митрәйләр дә. Ә өскәйләр курпы җитешкәч көч-хәл белән куйган бер эскерт печән белән кышка килеп керде Хәсьянов аны да сарык бәрәннәренә генә ашатырга боерык бирде.

Печәне печән инде, саламы күбрәк булса, озын кышны ничек тә ерып чыгарлар иде. Яртысыннан артык басуыңны боз суккач, җитәрлек саламны кайдан аласын? Күзгә күренеп, ачлык якынайды Моны Хәсьянов кына түгел, олыга сан булган һәркем аңлый иде Тик бу ачлыктан ничек котылып калырга, кышны ничек чыгарга—шуны әйтүче генә юк.

Хәсьянов ары сугылды, бире сугылды, ялынды, ялварды, кемгәдер алтын таулары вәгъдә итте. Бәхетенә бөтенләй үк тай тибеп бетермәгән икән: хәллерәк хуҗалыклардагы элеккеге әшнәләре кайсы арыш, кайсы бодай, солы саламы бирергә вәгъдә итте Райкомда эшләгән чагында урман хуҗалыгы директоры Назаровны шактый гына зур күнелсезлектән коткарып калган иде, рәхмәт төшкере, онытмаган Яшәсен әшнәләр, яшәсен дуслар! Алдагы елда түләү шарты белән Назаров бераз печән бирергә ризалашты.

Мидхәт—карт төлке, авызы бер генә пешмәгән, хәлләрнең кырыкка төрләнү мөмкинлеген белә. Бүген сина вәгъдә иткән колхоз председателе әле ул иртәгә дә председатель дигән сүз түгел. Алып атулары да, күгәрүләре дә бар. Шуңа күрә ул вәгъдә ителгән печән белән саламны тизрәк кайтару өчен колхозның бар булган көчен җикте. Унбиш-егерме көн эчендә ындыр табагында өч салам, бер печән эскерте үсеп чыкты. Ындыр табагы колхозның иң ышанычлы урыны. Анда сакчы булганы өчен түгел, сакчысы Нури карт булган өчен. Хәсьянов белә: әгәр дә тиешле документлары булмаса. Нури карт саламны башкаларга түгел, Мидхәтнең үзенә дә бирмәячәк.

Авылның бик кискен хәлдә—искиткеч авыр кышлау алдында торганын аңладымы, ул елны Хәсьянов. нишләптер, вакытлы-вакытсыз үзенә терлек азыгы хәзерләгән хуҗалыкларның печәнен тартып алмады Алай гына да түгел, мен авырлык белән кайтарылган саламнан да өлеш чыгарды «Дәҗҗалының миһербанлы бу адымы берәүләрне сагайтты, күпчелегендә рәхмәт хисе уятты. Ә райкомда моны башбаштаклык санап, Хәсьяновка тагын күсәк белән тондырдылар—янә бер каты шелтә чәпәделәр.

Дма.чы кмл«>се саннарда.