Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГӨЛЛӘР АНДА ГЕЛ ЧӘЧӘКТӘ..


Нигез ташлары
Тау менеп тау төшәсе дә ...—
Минем авыл башланыр.
...Мин туган йорт күчеп киткән,
Калган нигез ташлары.
Ташлар елый җиргә ятып.
Мин йөримен юатып:
—Еламагыз, ташкайларым,
Файдасыз ул яшь түгү,
Шуңа әле мин еламыйм...
Тик йөрәгем таш түгел.
Җәннәт почмагыдай авыл
Хуҗалары ташлап киткәч.
Кимсенеп яши бу як...
Чәчелмәгән кырларында
Каргалар йөри елап.
Горур тавы шактый чүккән,
Елгасы нык чигенгән...
Ташландык абзар башында
Соры чыпчык сүгенә.
Сүгенмидер:
—"Монда тудым, монда үстем.
Моннан китмим!—дидер ул.
Оямдагы өч баламны
Ятим итмим!"—дидер ул.
Җәннәт почмагыдай авылым
Югалган бит, таралган.
Кыяфәтен тасвирларга
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) шагыйрь драматург; китаплы китаплар ("Эзләр".
"Шигырьләр һәм поэмалар". "Дәрт чцлм.г/е" Һ.6.) авторы. Г. Тукай исемендәге
Дәцләт премиясе лауреаты. Калайда яши
Әйләнми тел, әрни җан.
Җанга дәва булыр иде
Хәзер яныма килсә—
Бала чакта сугышып үскән
Дусларымның хет берсе!
Охшашлык һәм кыргыйлашу
Юкка чыккан авылымнан узганда
Монда капкалар җырламый,
Чиләкләр чылтырамый,
Хуҗабикәдән су сорап,
Бер сыер да мөгрәми.
Вакыт җиңгән шул—
Авылның
Туктап калган йөрәге.
Бар тарафын басып алган
Алабута, кычыткан:
Урамнар кыргыйлашкан.
...Мин шәһәрдә
Кыргыйлаштым:
Чүп-чар уем—
Чиктән ашты.
Таралып та югалмаслар
Мин дә мәшәкатьле кеше:
Җирдә шактый уралдым,
Байтак ахмаклык та җыйдым.
Аз-маз акыл да алдым.
Инде, алганымнан сайлап.
Шуны да әйтми булмас:
Югалу юллары бик күп,
Табылу юллары аз...
Авылларда туганнарның
Сәер көче бар сыман:
Таралып та югалмаслар.
Гел табылырлар сыман...
Туган як елгасын хәтерләү
Касады-су, әй кадерлем, туган су.
Әнкәм йөзен, әткәм йөзен юган су.
Юлың җиргә түгел.
Миңа уелган.
Төнбоеклы култыкларың
Куенымда.
Ашыгып яшел ярга ташлап
КАЙЧЫ кармагым,
Балыкларың тырпылдавын
Карадым.
Яр буйларың төркем төркем
Тал гына,
73
Р Ө С Т Ә М М1П1ГЛЛЛМ
Малай чакта
Ялап беләм—
Яфраклары бал гына...
Исә дә җил,
Камышларын, сөрлегә,
Туган якта
Җем-җем аккан
Бер генәм!
Тамчы күрсәм дә
Төшәсең исемә,
Диңгез күрсәм дә
Киләсең уема.
Дөньяда иң йомшак та
Иң яшел яр—
Синең яр,
Җирнең иң ак кызы
Синдә коена.
Алып килдем сезгә җыр
Алып килдем сезгә гөл:
Күңелемдә гөл йөртәм,
Касады-су буеннан
Алып килдем яшьлектән.
Гөлләр анда гел чәчәктә,
Чәчәк тулы бал икән лә,
Анда гына кал икән.
Алып килдем сезгә уй—
Күңелемдә уй йөртәм:
Касады-су буеннан
Алып килдем—яшьлектән.
Анда көнең чәчәк ата,
Төнлә күгең чәчәк ата.
Чәчәк тулы бал икән лә,
Аида гына кал икән.
Алып килдем сезгә җыр—
Күңелемдә җыр йөртәм:
Касады-су буеннан
Алып килдем—яшьлектән
Анда бар да чәчәк икән.
Сөйгән яр да чәчәк икән.
Чәчәк тулы бал икән лә
Анда гына кал икән.
Анда гына, анда гына
Гомерлеккә кал икән дә...—
Калып булмау бар икән!
Авылым урманында
Туган якны озак күрмәгәндә
Күңелемдә хис дәрьям саега.
Шигырь кояшым да—
Гомер кояшым да—
Сизелеп, бара сыман баюга...
Шөкер әле менә тагын юлым—
Авылым урманында.
Балачак юлларында.
Күрим әле, йөрим әле тагын
Баллы юкәләрем һавасын сулап.
Күптән киселгән.
Караеп калган төпләрдән
Үрентеләр чыга дулап.
Йөрим әле
Әткәмнең чалгы янавын
Хәтерләткән җирдә.
Чабып куйсаң, җыеп куйсаң,
Өеп куйсаң—
Эскерт-эскерт
Чәчәк булыр биредә!
ГӨЛЛӘР АНДА ГЕЛ чәчэкта
Урманында йөрим,
Урманында,
Кайчак, авыраеп уйларымнан.
Карт имәннәр күләгәсенә утырам.
Имәннәр,
Үрентеләр,
Үләннәр
Уйларымны
Киң һәм чиксез
Биеклеккә таба
Озатып тора!
Казаннан бик еракларда тусак та
Казаннан бик еракларда тусак та
Бөек Ислам дине
Булды динебез.
Татарлыгыбыздан качмадык.
Чөнки данлы татар телендә
Ачылды телебез.
Кайдадыр кемдер безгә:
—"Казан татарымы?"—дисә,
—"Юк!"—дияргә ашыкмадык.
Чөнки Казаннан
Бик еракларда тусак та без,
Бөек Ислам дине
Булды динебез.
Данлы Казан телендә
Ачылды телебез.
Әйтерсең Казан белән бергә
Инде мең ел яшәлгән!
...Өмет бар тагын бергә-бергә
Мең ел яшәргә.
Өмет гөлем
Ал гөлем ак кар астында
Калды шул инде көлеп...
Юк, сулмас ул, югалмас ул,
Ул—минем өмет гөлем.
Йөрәгемнән ал гөлемә
Карлар аша көч бирәм.
Бик сизәм лә: кыш озын ла,
Кыш салкын ла, кар тирән...
Язлар килеп, карлар бетте,
Ал гөлем чыкты көлеп.
Юк, сулмый ул, югалмый ул—
Кешенең өмет гөле,
һәр кешене каршысында
Җиңү шатлыгы көтә:
Исән булса күңелендә,
Максатында—өмете!