ФАКТЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Ә. Еникинең тууына 100 ел тулуны каршылап
бОнчы елларнын башларында булса кирәк. Ташкенттан Казанга Шакир Мөхәммәдъяров килеп чыккан иде. Көннәрнен берендә Хәсән Туфанга барган Читтән килгән кунак янына сөйләшеп утырырга дип Хәсән агай мине дә чакырган иле. Сөйләшү күп нәрсәләр турында, бик кызыклы булды Шакир картнын хәтере гаҗәп яхшы иде. Ул сөйләгәннәрдән ике нәрсә минем хәтердә калды
Беренчесе Тукайнын үләреннән алда гына язган "Мөхәрриргә” исемле шигыренен Гаяз Исхакыйга багышлап язылган булуын Шакир абзый укып күрсәтә- күрсәтә безгә исбат итте. (Югыйсә без ул шигырьне Йосыф Акчурага багышланган дип йөри идек.) Соныннан Сәйфи ага Кудаш та Гаязга багышланган булуын раслады
Икенчесе: Гаяз патша охранкасыннан яшеренеп, качып йоргән чагында берничә шаһит алдында хатыныннан аерылган Бу хәл жәй көне Идел өстендә кимәдә булган. Гаяз үзенен аерылырга теләвен патша хөкүмәте эзәрлекләгән кеше булуы белән, кулга алына-нитә калса гаиләсенә бернинди авырлык төшмәсен өчен дип аңлаткан.
Шаһитларнын берсе Шакир Мөхәммәдъяров булган
Садыйк Дәүләткилдиев кайчандыр юстиция органнарында эшләгән кеше Хәзер пенсиядә, безгә урам аша гына тора Менә шул кеше кичә мине урамда туктатып. Сәйдәш турында түбәндәгеләрне сөйләде
- Сәйдәшне мин беренче мәртәбә 1947 елны, мина туган тиешле Булгаковлар семьясында күрдем. Ул аларга еш кына килеп йөри икән Ашадык-эчтек. Хужа хатын минем алда Салихтан кечкенә кызын музыкага өйрәтүне сорады Салих риза булды һәм кызны өйрәтер өчен Булгаковларга даими килеп йөри башлады Акча алмый, бушка өйрәгә иде Ләкин хужа ханым аны килгән саен аш һәм аракы белән сыйлый торган иде Салих гүя сый өчен генә йөри кебек тоелды миңа Ахырда түзмәдем, ул киткәч, хуҗаларга әйттем 'Ярамый бу эшегез,—дидем,—шундый зур. хөрмәтле кешене, аның йомшаклыгыннан файдаланып, аракыга яллау—оят[1]"—дидем Хужа чатын: “Ул бит дәресе беткәннән сон гына ашап-эчә”,—дип акланырга тырышты Ире минем белән килешкән кебек тә булды, ләкин хатыны “Ул өйрәнгән, ана кирәк”,—дип һаман үз сүзендә кала бирде
Артист Зәйни ага Солтановны күмгән чакта булды бу Мин дә үз машинамда зыяратка барган идем Артистны күмделәр, халык таралып бетте Зыяратган чыксам, капкадан бераз читтәрәк Сәйдәш ялгызы гына басып тора Менә культура министры Хаҗи Рәхмәтуллин. машинасына утырып, Салих яныннан узып китте—Салих баш иеп калды Министр артыннан ук Вәлиди,1 Язучылар союзынын машинасына утырып, кузгалып китте Салих ана да баш иеп калды Ләкин аларнын берсе дә "Әйдә, Салих абый, утыр, алып кайтабыз” дип әйтмәде Шуннан сон мин Сәйдәш янына бардым да: “Әйдәгез минем белән, теләгән җирегезгә илтеп куям”.-дидем Ул рәхмәт әйтеп минем яныма кереп утырды Кузгалып киттек Ә бераздан борылып карасам. Сәйдәшем әкрен генә жылап бара! Ни булды сезгә, минәйтәм. ә ул бары "Хурлык, хурлык!” дип кенә әйтә алды Шулай ла мин аның ни өчен җылаганын аңладым "Төкерегез сез аларга, Салих абый, азар сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормый!"—дидем. Ләкин ул башка бер сүздә әйтмәде
[1] Салих Валндн Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре Рсд