Без нинди кавем?
Шигъри аргамагын әле йөгәнләргә өлгермәгән Нури Арслан заманында «Кызыл Татарстан» гәзитендө рәссам булып эшләде. Ижат туктаган, сәмән ягы чамалы. Әмма күнеле көр, үзе горур Пәһлеван гәүдәле дала егете, чын арслан инде, валлаһи! Тубалдай ак чәчләрен җилфердәтеп, коридорда җырлап кына йөри. Ана шигъри илһам шул чакларда килгәндер дип беләм
—Гел казакъ даласы, дисез, ул якларга ничек барып чыктыгыз?—дип кызыксынам.
—Беркая да барып чыкмаган, шунда туып-үскән,—ди рәссамыбыз —Белмәсән. белеп кал, агайне: син үзен дә безнең яклардан.
—Ничек?
—Барыбыз да бер тамырдан, Алтай төркиләре без. Ашина нәселеннән, шул кавем кешеләре
Менә сиңа мә! Мин үземне Казан татары дип йөри идем. Белмәссең тагын?! Кеше үзгәрә бит ул. Әнә, Нури Арслан да татарның олуг шагыйре булып китте бу дөньядан. Бүген инде галимнәребез дә Алтай тамырлы төркиләр икәнлегебезне расларга омтыла Укып белүемчә, кешелекнең генофонды нәкъ менә Алтай, Тибет тау куышларында саклана, ди
«Татарстан» журналының 80 еллык юбилее тантанасына мәшһүр җырчыларыбыз Зөһрә Сәхабиева белен Хәйдәр Бигичевне дә чакырдык. Зөһрә ханым тәкъдиме белән фойеда өчәүләп фотога төштек. Бераз читкәрәк китеп торгач. Зөһрәсен калдырып. Хәйдәр кабат минем янга килеп басты.
—Бүтән әллә төшеп була, әллә юк, тагын бер кадр алсын әле,—дип. фотографны дәштерде.
Йа, Хода! Бер айдан Хәйдәребез китеп тә барды Аның бу фотосы соңгысы булгандыр, ахрысы.
Шулай да Хәйдәр минем күз алдымда Кремль эченнән барган азатлык демонстрациясенең ун ягыннан, яхшы айгырдай башын һавага чөеп, буй җиткән улы белән бергә атлап барадыр сыман.
Гадәттә, атаклы кешеләр “ат”тан сикереп төшәргә теләмиләр, ияргә ябышып яталар Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов андый затлардан түгел иде бугай. Бәлки, фани дөньядан иртәрәк китәсен сизенгәндер. Бәлки...
1984 елның июнендә аның белән әңгәмә корырга баргач, «уф» итеп бер көрсенеп алды да, кистереп әйтте:
—Минем хакта җитеп торыр, дускай. Яз әле Фәрит дигән егетебез турында. Без аны Мәскәүгә, режиссерлыкка укырга җибәрергә җыенабыз, бәлки, язманың файдасы тияр.
—Алмаш әзерлисезме?
—Ә нигә?! Ифрат талантлы егет. Яңа әсәр куя, иртәгә премьерасы, кил. кара, бәя бир. язарсын
Ике спектакль карадым. Берсе—Илдар Юзинен «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» комедиясе, Фәрит Бикчәнтәев анда үз яшендәге яшь егет Глүс ролен, ә Глүснен әнисе Зөлфияне—Фәритнен әнисен Наилә ханым Гәрәева башкарды Искиткеч тәңгәллек! Тормышчанлык. Бәя биреп бетергесез талантлы табыш!
Икенче тамаша—Лопе де Веганын «Мәхәббәт маҗаралары» Әсәрне тиз арада һәм зур шигъри осталык белен Илдус Әхмәтҗан тәржемә кылган. Сәхнәгә куючы режиссер—Фәрит Бикчәнтәев Беренче спектакльдәге шикелле үк, төп рольләрдә алар әнисе белән бергәләп уйнадылар. Тамашаны караган театр артистларының
рәхәтләнеп көлеп утырулары. «Афәрин!» кычкырып, шаулатып кул чабулары спектакльгә бирелгән олы бәя иде. Яшь талант Фәрит Бикчәнтәев уңышлары турында «Татарстан яшьләре» гәзитенен бер битен тутырып яздым. Мәкалә Мәскәүтә китте. Институтка керү кәгазьләренә теркәлгәндерме-юктырмы—белмим
Бүген инде Фәрит Бикчәнтәев—данлыклы театрыбызның баш режиссеры. Күнеп күзе белән күргән икән Марсель Сәлимжанов талантны
Гажәп инде шулай да! Ул чакта үзең эзләп тапкан, сине дулкынландырган, язарга теләгән тема яки берәр күренекле шәхес торып кала, редакиия жлтәкчелеге кушкан буенча алдынгы тукучы яисә чучка караучы апай янына чыгып йөгерәсен. Шуны күккә чөеп мактыйсын
—Курманаев турында яз,—диделәр, кулыма адрес тоттырып
—Наданлыгыңны күрсәтмә, бар, архивка кер, өйрән,—ди бүлек мөдире
Тиешле белешмәләрне туплап, шактый гына коралландым, мәгәр. Курманаев дигәннәре (исеме хәтердән чыкты менә) ул чактагы үлчәү белән легендар шәхес иде. Октябрь инкыйлабыннан соң, Татбригада командиры сыйфатында бөтен Урта Азияне, Төркестанны айкаган зат.
Адреста күрсәтелгән Татарстан урамындагы мәгълүм йортнын фатирына челтерәттем. Ишекне... Будённый ачты Тач үзе! Буе 2 метр чамасы, имәндәй базык гәүдәле. Ә мыегы—Будённыйның борын астыннан кубарып ябыштырылган диярсен Куе, озын, очлары исә кәкрәеп өскә таба үрләгән Аягында, жәй уртасы булуга карамастан, озын куньгыы, тез башларын томалаган кызгылт күнитек Югалдым да калдым ишек төбендә.
- Кер,—ди хужа, алдан телефон аша сөйләшүебезне искәреп Кердем Инде кызыл күнитек түгел, стенага эленгән олы Бохара келәме, ана беркетелгән әкәмәт озын кылычлар, хәнжәр. алтатар һәм жиз быргы гажәпләнлерде. Менә нинди полководец икән ул Курманаев! М Фрунзе, Я. Чанышев, Ш Усмановлар белән бергә. Урта Азиядә басмачларга каршы погром ясап. Совет хөкүмәтен урнаштырып йөргән кеше шундый булырга тиештер дә инде'
бОнчы елларда ук сигез дистәне тутырган хәрби ветеран әле һаман да гайрәтлелеген югалтмаган. Келәмдәге экспонатларына ишарәләп, кайсының кайчан, кем тарафыннан, нинди уңышлары өчен бүләк ителүен, давыллы яшьлек еллары турында бәян кылды Болар хакында тәфсилләп язып та чыктым
—Урта Азия безнеке!—диде, әңгәмәбез ахырында карт бәлшәвик
Үзбәк, таҗик, төрекмән, кыргыз башкачарак уйлый бүген ул хакта
Чөнки берчак мина да эләкте үзбәкләрдән' Өлкәннәребез әнә шул чакта кылыч уйнаткан өчен.
Мин аны яклап язам. Журналист, тәнкыйтьче Фатыйх Мөсәгыйтьне.
Нәшриятта яңа китап басылса. Ф Мөсәгыйть аны шул кичтә үк укып чыга Театрда премьера яна әсәр сәхнәләштерелә Ф Мөсәгыйть шунда Ике-өч көн
дигәндә матбугатта йә уңай, йә үтергеч тәнкыйть мәкаләсе басыла Бетте бит безнең заманда тәнкыйть дигән татлы җимеш яки әче торма.
Инде үтергеч тәнкыйтькә кайтыйк «Әче торма» дигәннәре таманында шатыйрь Һади Такташнын да бәгьрен әчеттергән Тикмәгә генә шагыйрь Фатыйх Мөсәгыйтьне «әдәбият алашасы» дип атамаган да инде1
Пенсиягә чыккач. Фатыйх ага Мөсәгыйтьне бүләкләре белән өенә озатып куюны мина йөкләделәр. Сак кына Такташ сүзләренә ишарә ясадым Ямьсез янгыраган «алаша» сүзен кулланмаска тырыштым. Үзе искәртте
—Әдәбият-сәнгать йөген минем ишеләр дә гартын барды,—диде тәнкыйтьче — Такташка үпкәләмим, ачуым басылды, ул юк бит инде
Бүген Фатыйх Мөсәгыйть үзе дә юк инде