Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КИЛМЕШӘК ТҮГЕЛ!

 

Башкорт милләтчеләре соңгы елларда Башкортстанны 130дан артык милләт яшәгән төбәк дип түгел, ә "башкорт иле" дип саный һәм шуны һәркемнең анына дыңгычлап тутырырга тырыша Барлык җитәкче вазифаларга башкорт милләтле туганнарыбыз тәгаенләнә, алар, һәр өлкәдә, һәр зштә башкаларның төшенә дә кермәгән өстенлекләргә ия Ә калган халыклар биредә килмешәк һәм башкорт туганыбызга биредә яшәткәне өчен рәхмәт укып кына, шөкер кылып кына торырга тиеш булып чыга Ә татарлар Башкортстан шартларында хакимияткә йә сайлау тар алдыннан тавыш өчен генә, йә халык исәбен алганда башкорт санын арттыру өчен генә кирәк

Әлбәттә, башкорт булу Башкортсганда советлар чорыннан ук отышлы иде Шуна күрә дә кайбер татар зыялылары, башкорт булып язылып, үз тормышларын шактый җайлады Шул ук шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен генә алсак га. алар башкортча иҗат итәртә мәҗбүр булды. Әйе, Башкортсганда башкорт булып йөрү электән дә мактаулы иде Ләкин соңгы егерме елга якын вакыт эчендә башкорт булып язылу һәм башкортка хезмәт итү аеруча көчле хуплауга лаек була башлады Чон ки башкортлаштыру рәсми хакимият дәрәҗәсенә менгән зур сәясәткә әверелде.

Башкортстан шартларында татарга милләт буларак бетү яный Бу һич кенә лә арттыру түгел. Гәрчә Башкортстан җитәкчеләре, җае чыккан саен, республикада һәр милләткә үзен саклау, үстерү өчен барлык шартлар тудырылган дип шапырынырта яратса да 2007 елда Уфада татар гимназиясе өчен дип төзелеп бетеп килүче бина җимерелде. Татар эшкуары Рамил Битное бинаны. Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе булачак дип. татар милли оешмалары карамагына тапшырган иде Әмма Уфада татар балаларына уку өчен мөмкинлекләр болай да җигәрлек дип. аны өч көн эчендә җимертеп ташладылар. Дүрт катлы бина сыктап-елап гөрселдәп ауды

2008 елгы уку елы башланганда, Бәләбәйдәге данлыклы татар гимназиясе дә каты басымга дучар булды. Хәер, анын директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов моңа кадәр дә берничә ел дәвамында һәртөрле хөсетлекләргә каршы көрәшеп, әллә күпме мәхкәмәләрдә җинеп чыккан иде Әмма хакимият мөмкинлекләре белән сынар директорның көче бермени инде? Республикадагы бу бердәнбер чын мәгънәсендәге тагар гимназиясе сәнгать юнәтешендә эшләүче белем учагы иде Хәзер ул менә шу т сәнгать юнәлеше статусыннан мәхрүм ителә "Бәләбәй шәһәре хакимияте белән гимназия арасында әлеге статусны саклау турында китешү булуга да карамастан, безне бу дәрәҗәдән мәхрүм итә башладылар,—ди гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов Шуның аркасында без Ю мөгаллимне кыскартырта мәҗбүр бу нык Әле тагын берничә кешене кыскаргу таләбе куелды Моны мин безнең гимназияне кысуның яна бер ысулы дип күрәм"

Башкортстан татарлары үз-үзләрен саклауда башка бер җирдән дә ярдәм көтә алмый Татарстандагы татар оешмалары да, андагы рәсми хакимият тә биредәге милләттәшләрне яклап сүз әйтми

Башкортстан татарларының егермегә якын җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре 2008 ел азагында менә шундый шартларда бергә җыелып, үзләренең киләчәкме максат-бурычларын барлады, фикер алышты

Элек'милли мәсьәләләрдән читтәрәк торган эшкуар Рамил Битное Башкортстаннын тагар милли оешмаларын бер йодрыкка туплау җәһәтеннән зур эшләр башкарды Башкортстан тагар ми т ти мәдәни мохтарняге рәисе, республиканың Тагар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Р Бит нов j j халкы хакына вакытын да. акчасын да жәлләмәде. татарны яклаганы өчен ни яман дошман"га әйләнде Юкса, хакимнәргә "ләббәйкә' дип кенә торса, милләгенә арты белән борылса, ин бай кешеләрнең берсе бу тыр иде Ләкин, аты шәхес буларак, Рамил әфәнде көрәш юлын сайлады Уфала үткән теге җыенда исә ул Башкортсганда гаделлекнең җиңәчәгенә ышануын, гагар белән башкорт халкы
арасында чын дуслык һәм бер-беренә таяныч булу хисенең янарачагына ныклы өметен белдерде Соңыннан журналистлар белән аралашканда. Рамил Имамәгьзач улы Башкортстан татарларының киләчәк язмышы турындагы сорауларга җавап бирде.

  • Рамил әфәнде, “сез бу ел республика татар җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге ечен ин кыен елларныц берсе булды, дигән идегез. Монын сәбәпләре ни?
  • Сәбәпләр бик гади һаман да хакимиятнең аяк чалуы. Моңа берничә генә мисал китерү дә җитә. Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятен һаман да булса теркәтә алмыйбыз. Шул ук вакытта республикадагы Татар ижтимагый үзәген дә ябып куйдылар. Ижтимагый үзәк еллык хисап бирмәгән, рәсми теркәлү үтү өчен документлар тапшырмаган дигән кебегрәк буш сәбәпләр таптылар. Шуннан менә килик Башкортстан татарлары

конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегенә. Монарчы республикада инлегитим. ягъни хакимиятләр ягыннан танылган шушы шактый дәрәжәле оешманы да таралу хәленә диярлек китерделәр. Моның да сәбәбе бик гади—аның элекке рәисе Рушан Галләмов һәм башкарма комитетның кайбер әгъзалары ошамады республика җитәкчелегенә Шуннан соң башкарма комитетны эчтән җимерергә тотындылар.2007 елның декабрь аенда без Татар конгрессының чираттагы корылтаен үткәрдек һәм анын яна идарәсен сайладык. Ләкин аны да танымадылар Хәзер инде шундый сүзләр дә ишетелә, имеш, өстәге абзыйлар Конгрессның чираттан тыш корылтаен үткәрергә һәм анда үзләренә ошаган башкарма комитет сайларга исәплиләр икән. Ләкин шуны анларга кирәк, әгәр татар проблемалары хәл ителми икән, күпме генә яна Татар конгрессы оештырсаң да. файдасы булмаячак Дөресрәге, файдасы түрәләргә генә була. Ә татар мәсьәләләрен хәл кылырга теләүче чын милләтпәрвәрләр барыбер каршылык күрсәтергә мәж>үр була.

—Башкортстан Татар конгрессы башкарма комитетынын соңгы бер утырышындагы төп сөйләшү мәгариф өлкәсендәге хәлләр, татар мәктәпләре тирәсендәге вәзгыять турында барган иде. Анда сез Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирелмәсә, татар мәгарифе тиздән үлемгә дучар булачак, дидегез...

  • Кемнәрдер бу мәсьәләне көн тәртибеннән төшерергә, оныттырырга теләсә дә. әлеге вакытта да. алдагы көндә дә Башкортстан татарлары өчен ин мөһим мәсьәлә, киләчәк язмышны хәл иткән зур проблема булып кала ул тел статусы. Мәгълүм ки. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов биш ел элек, президент сайлауларында беренче турда жиңә алмагач, икенче турда татарларның тавышын алу өчен, татар теленә дә дәүләт статусы бирү мәсьәләсен хәл кылырга вәгъдә иткән иде. Әмма бу тәнгәлдә бармакка бармак та сугылмады. Башкортстан татар җәмәгатьчелеген әлеге хәл бик борчый. Ил президенты исеменә, шулай ук Башкортстан президенты Рәхимовка бу хакта дистәдән артык хат һәм мөрәҗәгать җибәрелүгә дә карамастан, әлеге проблеманы күрмәмешкә салыштылар.

—Тел статусы хәл ителмәсә, Башкортстанда татар мәктәпләренең язмышы да аяныч булачак диюне нәрсә белән дәлилләп була?

—Мона дәлилләрне тәгаен саннар белән китереп була. Хәтта Сталин хакимлек иткән елларда да Башкортстанда 1530 мәктәптә татар телендә укыту алып барылган Ә бүгенге көндә республикада татар балалары ана телләрендә белем алган мәктәпләр саны нибары 350гә калды. 2002 елгы халык исәбен алудан сон алар аеруча тиз кими Ни өчен дигәндә, жанисәп алу барышында хисапсыз алдашулар аркасында, саф татар районнарындагы милләттәшләребез дә "башкорт" дип яздырылды. Илеш, Дүртөйле. Чакмагыш кебек саф татар районнарында 70-90 процентка кадәр халык башкорт санала хәзер. Ә инде алар “башкорт" икән, димәк, нигә әле алар үзләренең “ана телен" өйрәнергә тиеш түгел—мәсьәләне шулай куя хәзер башкорт милләтчеләре һәм республика Мәгариф министрлыгы түрәләре

 

Сезгә мәгълүм инде, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары республиканың мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертте Ана нигезләнеп. Башкортстан

 

 

БЕЗ КИЛМЕШӘК ТҮГЕЛ'

мәктәпләрендә укучы барлык милләт балалары да башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнергә тиеш. Шулай итеп Башкортстандагы барлык милләт балалары да башкорт телен мәжбүри өйрәнә башлады Бу яналыкка Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары баштан ук ризасызлыгын белдерә килде Ни өчен дигәндә, татар теле белән башкорт теле бер-берсенә шулкадәр охшаш ки. татар балаларына башкорт телен махсус өйрәнеп тору да кирәкми Аннан сон башкорт телен татар мәктәпләрендә дә кертү татар теле дәресләрен киметә. Гомумән, башкорт телен укыту татар балаларының телен бутауга китерә Татар баласы юньләп ни татарчаны, ни башкортчаны белмәячәк

—Ләкин Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре башкорт телен укыт) татар теле дәресләре исәбенә алып барылмаячак дип белдерә ич.

—Бу беренче карашка гына шулай Сонгы өч елда республикада татар телендә укытучы мәктәпләр саны 160ка кимегән Ә татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү исә 200гә якын мәктәптә тәмам туктатылган. Татар теленә мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә икәнлеген белү өчен гимназияләр санын гына чагыштырып карау да җитә Республикада дүрт татар гимназиясе бар. Шул ук вакытта башкорт гимназияләре 50дән дә артып киткән хәзер. Хәер. Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, бездә татар гимназияләре дә Игә җиткән икән Ләкин бу—күзгә карап алдашу. Моны хәтта безнең Татар Конгрессы башкарма комитеты утырышына бер килүендә Мәгариф министрлыгы белгече Флүсә Назаргулова да таныды "Кайбер липейларны. мәктәпләрне тартып-сузып гимназияләр ясарга тырышабыз”-тип серне чиште ул. Чынлап та. ниндидер аграр лицейларны "татар гимназияләре” дип атыйлар Ләкин алар һич кенә дә милли гимназия таләпләренә җавап бирми

  • Мәгариф җитәкчеләре раславынча, татар гимназияләре ачу өчен балалар җитешми икән.

—Чеп-чи ялган бу Чөнки, нишләп әле башкортлар татардан байтакка аз булып та, алар дистәләгән гимназия ача. ә татар гимназияләре өчен татар баласы җитмәсен ди Милли гимназияләребезне арттыруга милләтпәрвар эшкуарларыбыз да өлеш кертә алыр иде. Әмма бу игелекле эшкә дә аяк чалалар Мәсәлән, мин үзем шәхси ширкәтем өчен төзетә башлаган, гомум мәйданы 2 мен квадрат метрдан артык булган бинаны татар гимназиясенә бирергә карар иткән идем. Әмма хакимият шуны төзетеп бетерүгә каршы чыкты Башта. Уфада тагар гимназияләре бар инде, кирәкми ул. дип белдерделәр. Аннан сон бина санитар таләпләргә җавап бирми дигән сылтау таптылар Соңыннан, бина рөхсәтсез төзелә дип. аны җимереп үк ташладылар Хакимиятнен басымы астында мин Башкортстандагы барлык бизнесымны сатарга мәҗбүр булдым. Мине хәзер төрле нахак гаепләр тагып, җәмәгатьчелек алдында карага буяп, республикадан китәргә мәҗбүр итмәкчеләр Әмма хаклык өчен көрәштә бер алым да артка чигенергә исәп юк. Республикада күп кенә татар милли оешма.тары җитәкчеләре йә куркытылып беткән, йә инде очсызга сатып алынган, монысы да сер түгел. Бу шартларда безгә, киресенчә, үҗәтләнеп көрәшергә кирәк

Мәгариф өлкәсендәге хәлләрнең кискенлеге мәктәпләргә генә кагылмый Югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә дә тискәре йогынты ясый ул Башкортстан югары уку йортларындагы татар бүлекләренә укырга керүчеләр елдан-ел кими Быел да Башкортстан дәүләт университетында. Башкортстан дәүләт педагогия университетында көндезге бүлеккә дә конкурс ат булган Читтән торып уку бүлегенә алдагы елларда татар талипларын алу бөтенләй дә туктатылырга мөмкин Килүче юк дип Татар мәктәпләре бетеп барганда аларнын саны кими, әлбәттә.

  • Милли мәнфәгатьләрне яклау, гөрле мәдәни чаралар оештыру нчен хәзерге заманда бик күп акча кирәк. Бу җәһәттән Башкортстан татар оешмалары дәүләт ягыннан ярдәм сиюме?
  • Ниткән ярдәм ди ул. аяк чалмасалар да рәхмәт әйтер идеи әле. Бер генә мисал китерәм. Бөтендөнья Башкортлары корылтае башкарма комитеты өчен республика хөкүмәте тарафыннан 20ләп кешегә хезмәт хакы түләүле штатлар булдырылган һәм алар Уфа үзәгендәге ин матур бер бинада утыра Атарга башкорт тар яшәгән төбәкләргә бару өчен командировка акчалары түләнә, төрле техника, компьютерлар сатып алу өчен матди ярдәмнәр бүленә Шул ук вакытта Башкортстан Татар конгрессы башкарма комитеты әллә күпме вакытлар үз эш урыны булмыйча иза чикте Аптырагач. үзебезнең акчага бер бинада оч бүлмәне арендага алырга туры килде Аны да горлечә басым ясап тартып алдылар Ә инде ниндидер сәфәрләргә

 

 

 

хөкүмәт ягыннан татар оешмаларына акча бүлү дигән нәрсә ике ятып бер төшкә дә керми. Монда инде үзебезгә генә ышанырга. Минем үземә дә көн саен диярлек ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр: йә нинди дә булса мәдәни чара оештырырга, йә Казанга барырга, йә милләт зыялыларына ярдәм итәргә дип. Кулдан килгәнчә ярдәм итәсең инде. Ләкин болай гына милләтне күтәреп буламыни?

Татар җәмәгатьчелек оешмаларына ярдәм итү түгел, дәүләт карамагындагы кайбер мәдәни учакларыбызга да үгисетеп карау гадәти күренеш бит бездә. Республиканың миллионнан артык татары тиешле салымын түли, ә үзенә кирәген сорап та ала алмый. Без ничә еллардан бирле инде Уфа үзәгендәге УЗЭМИК Мәдәният сараен республиканың татар сәнгать әһелләренә тапшыруларын сорыйбыз. Без хәтта ул Сарайны, бюджеттан бер тиен дә алмыйча, үзебез тотарга да әзер Ләкин шушы гозеребезгә дә колак салучы юк. Мәсьәләне уңай хәл итүдә Татарстанның да ярдәме тия алыр иде. Ни өчен дигәндә. Татарстан белән Башкортстан арасында үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү бар.

Бу ел Башкортстан татарларына киң мәгълүмат чаралары өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр алып килмәде. Республика телевидениесендә һаман да шул атнасына 20 минутлык "Рәйхан" тапшыруы белән канәгатьләнергә мәжбүрбез. Радиода да татар проблемалары хакында тапшырулар ишетермен димә. Татарстан—Яңа гасыр" телевидениесен дә безгә кертмиләр һаман Шул ук вакытта Башкортстанның "Юлдаш" каналын Казанда рәхәтләнеп карыйлар, беркем каршылык күрсәтми. Әле менә шул каналның тапшыруларын Россиянең тагын 7 төбәгендә күрсәтә башлау өчен ярдәм бүленүе хакында хәбәр ителде.

—Әлеге сөйләшүдән чынлап та Башкортстан татарларына һәммә нәрсә көрәш аша гына бирелә икән дигән фикер туа...

Анлаган кешегә бу дөрестән дә шулай. Әлбәттә, авылларда авыр хезмәт белән гомер кичерүче гади милләттәшләребез, шәһәрләрдә яшәгән күпчелек татар халкы, үзенең бүгенгесен генә хәстәрләп, якын киләчәктәге ачы язмышын күз алдына да китерә алмаска мөмкин. Моның өчен күпмедер әзерлекле булу кирәк. Аннан, һәр кеше көрәшче дә була алмый. Ләкин милләтнең үзаңы булырга тиеш. Ә инде үзаңны тәрбияләүдә нәкъ менә татар милли оешмалары һәм татар зыялылары зур эш башкара ала һәм башкарырга бурычлы да.

Без хәзер бер нәрсәгә ныклап инандык—Башкортстан татарларының язмышы бары тик аларның үз кулында гына. Алар бары тик үзләренә генә таяна ала. Мона кадәр әле без. бербөтен татар халкының зур гына өлеше буларак, күзебезне рухи мәркәзебез Казанга төби идек. Әмма өметләр акланмады һәм акланмас та кебек. Татарстан җитәкчелеге безнен ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрне, аһ-зарларыбызны ишетмәмешкә салыша. Сәбәбе аңлашыла инде. Башкортстан хакимияте белән араларны бозасылары килмидер. Ике тугандаш республиканың рәсми даирәләре сирәк кенә очрашканда, кочаклашып, бер-берсенә җылы сүзләр әйтешеп аерылышалар да ул, тик Башкортстан татарларының проблемалары гына читтә кала Ярый инде. Татарстанның рәсми җитәкчелегенең Башкортстан түрәләренең хәтерен җибәрәсе дә килмәсен ди. Ләкин бит әле безнен Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты да бар. Федераль Татар милли-мәдәни мохтарияте дә эшләп килә. Алар бит безнең мәсьәләләр белән турыдан-туры кызыксынып торырга тиеш...

Ләкин мин ышанам, мондый хәлләр озакка бармас. Башкортстан татарлары да. башка милләтләрнең җәмәгатьчелеге дә үз хәлен аңлау дәрәҗәсенә җитәр һәм таләпләрне катырак куя башлар. Бәлки әле республика җитәкчелегенә дә милләтләрнең чын дуслыгы өчен хәстәрлек күрүче яна буын шәхесләр килер. Татар халкы да. чуашы. мариы. удмурты да Башкортстанда тиңнәр арасында тиң булып, милли-мәдәни ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерерлек ирекле тормышта яшәүгә лаек, һәм бу шулай булыр да. һәрхәлдә, моңа бик тә ышанасы килә. Әгәр Башкортстанда бары тик башкорт халкы гына "беренче сортлы" булып, башка милләтләр, шул исәптән татарлар да кимсетелү хәлендә калдырыла икән, безгә андый "чәчәк аткан" республика кирәкми. Без моңа риза түгел. Демократик илләрдә. Америкадамы ул. Австралиядәме, татар беркайчан да югалмый, үз талантын ачу мөмкинлекләрен ала. Башкортстан да бервакыт шундый төбәккә әйләнер дип өметләнәбез.