Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

 

Рифкать Имаев

Имаев Рифкать Гаян улы 1948 елның февраль аенда. Балык Бистәсе районы. Татар Казаклары авылында туа.

1966 елда Котлы Бөкәш авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач. Түбән Кама шәһәренең 44 нче һөнәр училищесына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң. ягъни 1969 елда “Нефтехим" производство берләшмәсенең (хәзер “Нефтехим" ачык акционерлык жәмгыяте) синтетик каучук заводына аппаратчы булып урнаша һәм шунда 40 елга якын хезмәт куеп, 2008 елда лаеклы ялга чыга.

Шигырьләрне мәктәптә укыганда яза башлый. Алар башта балалар матбугатында. “Идел". “Мәйдан", “Казан утлары" журналларында басыла. Түбән Камада чыгучы “Туган як" һәм “Хезмәттәш авазы" газеталары да укучыларын аның ижаты белән даими рәвештә таныштырып бара.

Рифкать Имаевның әлегәчә ике китабы дөнья күрде. Беренчесе—"Гомер агышлары", ул 2004 елда нәшер ителде 2007 елдагысы “Алма балланган вакыт" дип атала. Тиздән “Күңелем бизәкләре" исемле яңа китабы чыгачак

Аның шигырьләренә, чын мәгънәсендәге хезмәт кешеләрендәгечә, сабырлык, эшкә бирелгәнлек, хис-тойгылар чынлыгы, самимилек хас. Р. Имаевның гражданлык шигырьләре белән рәттән лирик характердагы шигырьләре дә байтак. Кырык еллап ижат итү дәверендә ул профессиональ дәрәжәгә ирешкән шагыйрь.

 

2008 елның 13 ноябрендә. Кабул итү коллегиясе карары нигезендә. Татарстан Язучыларынын идарә утырышында Имаев Рифкать Гаян улы Татарстан Язучылар берлегенә (тәкъдимнамә бирүчеләр—Факил Сафин. Фәтхулла Абдуллин. Рәшит Бәшәр) кабул ителде.

 

 

Әлфия Ситдыйкова

Ситдыйкова Әлфия Мирзанур кызы 1957 елда Актаныш районы Күжәкә авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1972 елда Күжәкә сигезьеллык, 1974 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый 1975тә Чаллыга килеп, КамАЗ заводына эшкә урнаша, йок төягеч машинада егерме ел эшли. 2001 елдан «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә музыкаль редактор. 2006 елдан «Күнел» радиосында өлкән корреспондент булып хезмәт юлын дәвам итә Әдәбият-сәнгать әһелләренең тормышы һәм ижат юлын яктыртучы «Әдәби учак». «Илһам нуры» тапшыруларын әзерләп алып бара. Шул елларда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.

Чаллы Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә 1976 елдан бирле йөри Беренче шигырьләре 1977 елда «Кама таннары» газетасында дөнья күрә. 1979да «Яшьлегем Чаллы» күмәк жыентыгында басыла.

2003 елда Әлфия Ситдыйкованын Чаллы газета-китап нәшриятында «Йөрәгемә яфрак сыена» дигән шигырьләр китабы чыга. 2004 елда «Жанда кабынган учак>, 2006 елда «Хисләрем канаты—Күжәкә». «Назга сусау» дип исемләнгән шигырь китаплары дөнья күрә Ул китапларга кереш сүз язып фатиха бирүчеләр—күренекле язучыларыбыз: Рәдиф Гаташ. Факил Сафин. Рәшит Бәшәр.. 2007 елны Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли. Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән тәржемәләр китабы (тәржемәчесе Вера Хәмидуллина) басылып чыга

2008 елның декабрь аенда. Кабул итү коллегиясенең карары нигезендә. Татарстан Язучыларынын идарә утырышында Ситдыйкова Әлфия Мирзанур кызы Татарстан Язучылар берлегенә (тәкъдимнамә бирүчеләр—Рәшит Бәшәр. Рәдиф Гаташ. Мансур Сафин) кабул ителде