АЛЛА
ФӘЛСӘФИ УЙЛАНУЛАР
Минем каршымда торган кыен бурыч менә мондый тел белән аңлатуга бирелми торганны сүздә сурәтләү, акыл ирешмәсне аңга сыйдыру
Герман Гессе
Аңлатып була торган булса. Алла Алла түгел инде
Сомерсет Моэм «Мине Җирем дә. Күгем дә сыйдыра алмас, мәгәр Мин колымның кальбенә сыярмын »
1906 елның 30 июлендә Лев Толстой үзенең көндәлегенә түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Алла бармы? Белмим Шуны беләм: минем рухи асылымның кануны бар. Бу кануннын чыганагын, сәбәбен мин Алла дип атыйм.»
Табигать фәннәре буенча галимнәр, теге яки бу фәнне тирәнрәк белгән саен, динне, иманны кире кага торган дәлилләрне күбрәк таба дип уйлаучылар байтак. Чынлыкта исә фән үзеннән-үзе галимне беркайчан да алласызлыкка алып бармый Чын галим,—биологмы, физикмы яки математикмы ул,—әйләнә-тирә дөньяның чиксезлегенә, дөньядагы тәртипнең искиткеч оешканлыгына, максатчанлыгына, анда мәгънәсез бер генә нәрсәнең дә булмавына торган саен ныграк ышана. Бу тәртипнең очраклы рәвештә генә урнаша алмавына кире каккысыз математик дәлил бар. аны ихтималлык теориясе бирә.
Галимнәрнең эзлекле, мантыйкый фикер сөреше ахыр чиктә аларны бөтенесен колачлый торган көчкә—Аллага ышануга китерә
Герман галиме Динард, дөньякүләм танылган галимнәрнең бер төркеменнән фикерләрен сорашып, мондый нәтиҗәләргә килә: галимнәрнең 20се нинди дә булса дини карашны якламаган, 242 галим Аллага ышана башлаган, фәкать 20се генә дин белән кызыксынмауларын таныганнар. Шулай итеп, галим-голәманын 90 проценты— дингә ышанучылар һәм бик азы гына дәһри-атеист булган. Өстәвенә, соңгылары дингә ышанучы хезмәттәшләренә карата бернинди дә ихтирамсызлык күрсәтмәгәннәр.
Дин һәм фән һич тә бер-берсенә каршы системалар түгел, табигать белгече булган хәлдә дә табигатьтән өстен көчләргә ышанырга мөмкин икән. Алар—фән һәм дин—бер үк медальнең ике ягы гына. һәм. баксаң, алар бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар.
Фән-кара пессимист, ул бу дөньямын максаты һәм мәгънәсе юк дип саный, дин исә—якты оптимист, ул дөнья яратылышында олуг максат күрә һәм хәтта шушы принцибы белән генә лә фәнне яна эзләнүләргә этәрә, асылда фәннен яшәешенә мәгънә бирә («Пәйгамбәр» мәкаләсеннән—А.Т.). «Бу ике дус, берсенә чөнки берсе аларнын тин. Бертигез Тәгълимнәре лә берсе дөнья, берсе—дин».—ди Тукай, бәләкәй Апуш “пәйгамбәр”
Материя белән рухны капма-каршы кую дөрес түгел Рух төшенчәсе, әйтик, тереклек яралу, фикерли белүче алом кавеменен килеп чыгышы, илһамлану, төштә фәнни ачыш ясау, пәйгамбәрләргә вәчи килү һ.б. кебек бүгенге материалистик фәннен теше үтми торган мәсьәләләрне жинел хәл итә. Тәкъдир (язмыш һәм ихтыяр) турында Ислам философиясе белән м периалистлар арасында барган бәхәсләргә дә урын калмас дип өметләнергә кирәк
Әлбәттә, фән белән динне килештерергә талпынулар элек тә булган Мәсатән. бөек Иоганн Кеплер Алланын кодрәтен тикшерүне һәм аны анлауны максат игеп куеп, лини традицияләрне һәм фәнни белемнәрне синтезларга омтылган. Ләкин күп очракларда галимнәрнең фәнни тикшеренүләре аларнын иманыннан аерым яши һәрхәлдә, аларнын фәнни шөгылендә дин йогынтысы чагылмый диярлек (Ньютон. Кеплер һ б ).
Бөтен дөньяга танылган микробиолог Луи Пастер: «Әгәр бүген минем белемем кичәгегә караганда күбрәк икән, бу инде минем Аллага ышануым да кичәгегә караганда артыграк дигән сүз».—дип яга
Бөек рус физиологы Иван Павлов га дингә нык ышанган кеше була.
Даһи Эйнштейннын: «Фәнни эзләнүләрнең ин олуг нәтижәсе—Аллага ышану*.— дигән сүзләре белән югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясарга мөмкин
•Алла» сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Тәнре. Хода(й). Хак мәгънәсендә Еш кына Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Сөб(е)ханә вә Тәгалә. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә. Хак Тәгалә. Тәнре Тәгалә. Ходай Тәгалә. Аллаһы Хак, Хак сөбхан кәмал кебек эпитетлар белән әйтелә һәм языла. Дини әдәбиятта Тәгалә, тәбарәкә. сөбханә эпитетларын да баш хәрефтән язу кабул ителгән Аллага карага «Җәнабе Аллаһ». «Жәнабел-Хак». «Җәнабе Тәгалә* дип тә әйтәләр
•Алла» сүзе яһүлләргә дә аңлаешлы Иврит телендә алла—«элоха* (ягъни аллаһ. илаһи)
Татар телендәге чыганакларда Алла, тәнре мәгънәсендә борынгы төркичәдән изи/ или, уган, Һомай (Умай. Ымаи. Оман, алтай телендә—Май), фарсыча Ходавәнл(ә). Пәрвәрдигяр—хәлык кылучы, яраткучы. гарәпчә Йәзлан (Язъдан)—барлыкка китерүче, Раббс. мәгьбүд (табыну заты, пот, санәм) кебек сүзләр дә еш очрый
Материалистик карашлар буенча. Доньянын башы да. ахыры да юк һәм анын яшәеше Алла ихтыяры белән берничек тә бәйләнмәгән, ягъни материалистлар үдзәренен Дөнья төзелеше һәм анын барлыкка килүе турындагы теорияләрендә (гипотезаларында) Алланын зарурильн ын танымыйлар, аны тулаем инкяр итәләр «Ләкин һәрбер система, хәтта ин катлаулысы ла. һәрвакыт ниндидер бер система барлыкка китерүче принципка нигезләнгән була Бу принцип әлеге системаның үсешен һәм эшчәнлеген билгели торган барлык күпсанлы, эзлекле кануннарны алдан ук тәгаенләп куя • (Н Ү. Әхмәрон. *Ан һәм Дөнья» мәкаләсе. «Novitas» журналынын 7нче чыгарылышы. Казан. 2001, рус телендә). Моны без үзгәрешләрне алдан ук программалаштырып куя горган алгоритм, ягъни кагыйдәләр чылбыры дип аклыйбых Бу алгоритм Исламдагы Язмыш, Тәкъдир, Кадер төшенчәсенә якын, гәкин. ихтимал, ул ана тәңгал түгелдер. Дөнья яшәешендә ниндидер очраклы вакыйгаларга да. ихтималлык теориясендәге •могжизалар»га яки катастрофалар теориясендәге бифурканияләргә. революцион борылыш һәм сикерешләргә лә урын кала торгандыр Ләкин барлык бу очраклы һәм шул ук вакытта зарури тайпылышлар язмыш тактасына—Ләүхелмәхфузга теркәлгән булырга тиеш, монысы Ислам өчен бәхәссез
Башка тәгълиматларда әлеге аезән принципны Алла дип. Дао. Абсолют, Абсолют идея, Ботенлонья жаны. Гакылел-күлли (ягъни Гомум акыл. Бөтендөнья гакылы). Изге рух, Пневма (соңгысы грек сүзе. ә керәшеннәрдә бу төшенчә «Изге Тын* дип
бирелә, руста—Снятый Дух), Беренчел сәбәп. Логос Һ 6. терминнар белән атыйлар. Мөселманнар өчен дә илаһи китап булган Библиядә (Тәүрат—Тора анын бер өлеше): «Ин әүвәле Сүз булган. Бу Сүз—Алла дигән сүз» диелә (Логос шушы инде). Без бүген бу Сүзне «Информация» мәгънәсендә дип анлыибыз. Калган бөтен нәрсә шушы Сүздән пәида булган. (Безнең фаразыбызча. Информация Энергиягә һәм Энергия Материягә әверелә ала. Шул ук вакытта андый күчешләр кире тәртиптә булырга да мөмкин, бу мәсьәләгә тагын әйләнеп кайтырбыз әле.)
Ә материалистлар Алла төшенчәсеннән уттан курыккандай куркалар, ләкин анын урынына алмашка берни дә тәкъдим итмиләр. «Алла юк» һәм вәссәлам. Бөтендөнья сәгатен кем. кайчан борып җибәргәндер,—тун маңгайлы матдиуннарны бу кызыксындырмый. Дөресрәге, алар бу хакта баш ватып тормыйлар. Хәлбуки, Н. Ү. Әхмәров әйткәнчә, система төзүче ниндидер гомуми принциптан башка Дөнья яши алмый. Бу припципны Алла дип атамыйча, башка бер термин куллансаң да. асылда, эчтәлеге һәм колачлаган күләме буенча, ул Алла төшенчәсенә охшаган булачак.
Без алга таба бу мәсьәләгә дә әйләнеп кайтырбыз, ә хәзергә безне Алла төшенчәсенә иҗаби (позитив) карашлар кызыксындыра.
Ин абруйлы хәдисләр җыентыгы «Сахихел-Бохари»да теркәлгән бер хәдистә «Ин-ин әүвәлдә Аллаһы Тәгалә генә бар иде. Аннан башка һичкем һәм һичнәрсә дә юк иде»,—диелгән («Кәналлаһу вә ләм якүн гайруһу фил әзәл». Ишми ишанның «Игътикатта ахыргы вакытта пәйда булган фикер-сүзләр темасына лекцияләр һәм фикер алышулар» китабы буенча—Казан, «Иман» нәшрияты. 2000; гарәпчәдән татарчага , Шаймурзин тәрҗемә иткән).
«Пәрдә» (70) сүрәсенең 54нче аятендә: «Тәхкыйк. Раббыгыз—Атлаһ алты көн эчендә җирне вә күкләрне төзеде, соңра боерыгы Гарешкә карарланды»,—диелә (тәфсирчеләр фикеренчә, монда «көн» («йаум») дигәндә «период, этап» күздә тотыла). Дөнья яратылышы мәсьәләсе «Аңлатылды» (41) сүрәсенең 9. 10 һәм 12нче аятьләрендә җентекләбрәк сөйләнә.
Коръәни Кәримнең «Умарта кортлары» сүрәсендә 40нЧы аятьтә Аллаһының бөтен мәхлукатны яраткучы булуы ачык әйтелгән: «Без бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен «Бар бул!» дип әйтүебез җитә, һич кичекмичә бар булыр.»
«Терлек» сүрәсенең ЮЗнче аяте: «Аллаһы Тәгаләне күзләр колачлый алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир булмас, бәлки Аллаһның карашы бөтенесен колачлар. Ул үтәли күрүче һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар» ,—дип раслый.
«Тимер» сүрәсенен (57) Знче аятендә: «Ул—Аллаһ һәр нәрсәдән элек бардыр, вә һәр нәрсәдән сон да бардыр. Ул бакыйдыр, Аның бетү ихтималы юктыр, барча галәмне төзүе белән Аның барлыгы ачыктыр, вә Анын сыйфаты яшерендер, Анын сыйфатын һичкем белә алмас. Вә Ул һәр нәрсәне белүчедер».—диелә («Коръән тәфсире» буенча, ә ул Мөслим хәдисләренә нигезләнгән).
Могтазиләләр тәгълиматында «Аллаһтан башка мәңгелек берни дә юк» дигән гыйбарә принцип итеп алынган.
«Садир»—гарәп сүзе, чыгучы, башланучы; эманация мәгънәсендә. Ислам философиясендәге бу термин дөньянын үзеннән өстен илаһи Абсолюттан туу процессын аңлата. Әл-Газали (1058/59—1111) Аллаһнын Галәмгә эманациясе—садир Аллаһнын табигатенә хас мәҗбүрият кенә түгел, чөнки Ашаһның дөнья яратылышындагы роле беренче этәрештән генә тормый һәм моннан сон да яшәеш сәбәп-нәтижә багланышларына гына кайтып калмый дип саный. Аллаһ һәр мизгелдә янадан-яна сәбәпләр чылбырын тудырып тора һәм вакыйгаларның гадәти агышына һәр мизгелдә үзгәреш кертә ала.
Ислам мистиклары (суфилар) садир дигәндә галәмнең исәпсез-сансыз сурәтләрендә Аллаһнын мәңгелек чагылышын күздә тотканнар. Бихисап саннар тезмәсе (I, 2, 3 һ. б.) берәмлектән чыккан шикелле, яшәешнең бөтен төрлелеге дә илаһи Абсолюттан чыга. Суфилар тәгълиматы садирнын сәбәбен һәм хәрәкәткә китерүчесен Аллаһнын гыйшык омтылышында күрә. Аллаһыда киләчәктәге «тышкы» яшәешнең (заһирнын) яралгысы була һәм Аллаһы үзен читтән торып күзәтергә һәм өйрәнергә омтыла. Гыйшыкның табигате үк үзенә объект таләп иткәнлектән, илаһи Абсолют галәмнен конкрет барлыкларын тудыра. Аларына да үзләренең чыганагына гыйшык тоту хас. бу
лллд_____________________________________________________________
гыйшык алардан абсолютка һәм камил яшәеш югарылыгына күтәрелүне таләп итә.
«Асылда сөю. гыйшык, мәхәббәт тойгысы—Аллаһынын бер сыйфаты- («Суфичылык серләре» китабыннан) Хәтерлисездер, Тереза-ананын мәшһүр девизы—«Дөньяны мәхәббәт коткарыр» дигән сүнәр Бу девиз Федор Достоевскийла очрый торган •Гүзәллек дөньяны коткарыр» девизыннан көчлерәк. Ләкин Достоевскийдагы гүзәллек төшенчәсенең дә асылда Аллаһка барып тоташканлыгын онытмаска кирәк Суфичылыкта Аллаһ—хөсни мотлак», ягъни абсолют гүзәллек. Аллаһ халык кылган һәр нәрсә гүзәл, ләкин Аллаһтан рухи ерагая барган саен, бу гүзәллек кими. Гомумән, суфилар һәр нәрсәдә илаһи гүзәллекнен чагылышын күрәләр, ягъни алар карашынча. дөнья—илаһи сәнгать галереясы кебек («Суфичылык серләре-).
Исламияттә Аллаһы «Мөсәббибел-әсбаб». ягъни Сәбәпләр сәбәбе дип исәпләнә, шуна күрә анын өчен вакыйгалар агышында бернинди дә сер булмый
•Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча зшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне колачлый алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр» («Бәкарә» сүрәсе. 2:255)
Платон (яна эрага кадәр 428 яки 427—348 яки 347) Бәхет яки Бердәмлек идеяләрен еш кына Алла белән тәнгәлләштерә. Анын фикеренчә. Алла (демиург) формасыз материяне формалаштырып, дөньяны, жанны һәм космосны тудырган.
Шәрыкчәләтеп олылап әйтсәк. Сократ хәким (грек философы, яна эрага кадәр 469 - 399) кешенен җанында Алладан ла өлеш бар дип исәпләгән
Көнчыгыш аристотелизмы вәкиле Ибне Сина (Әбүгалисина. 980—1037) Алланы бөтен доньянын «беренчел сәбәбе» дип анлата. Анын фикеренчә. бер Алла гына абсолют яшәешкә ия. ә калган бөтен нәрсә фәкать ихтимал гына, алар Алла аркасында гына пәйда була. Бүген без моны дөньядагы бөтен нәрсә Алла тарафыннан программалаштырылган дип анлыйбыз.
•Аллаһы Тәгалә бардыр, барлыгы һичбер затка мохтаҗ түгелдер Үзеннән-үэе бардыр Барлыгынын әүвәле дә. ахыры да юктыр, ягъни дөнья мәхлукате кебек әүвалдә юк булып, сонрадан бар булган түгелдер. Вә һәм ахыры да. бер юк булачак та түгелдер Бәлки даимән бар булачактыр.»
«Ул Аллаһы Тәгаләнең мәхлукаткә һичбер җәһәттән охшашлыгы юктыр Аны һичбер нәрсәгә охшатмак мөмкин түгелдер Аллаһы Тәгалә гәүдәле зат түгелдер Анын бер рәвеше вә сурәте юкдыр. Һичбер урында ла. һичбер гарафта да түгелдер Анын сыйфатларының кәйфиятләре (үзенчалекләре, рәвешләре) безгә мәгълүм түгелдер. Вә дәхи Аллаһы Тәгаләдә ашау-эчү. ару. йоклау кеби эшләр дә юкдыр Аллаһы Тәгалә үзе һичбер затдан тугьмамышлыр Вә андан да һичбер зат тугьмамышдыр.» (Болары Әхмәтһади Максудинын «Гыйбадәте Исламия» китабы буенча)
Кәй-Кавус бин Искәндәр үзенең углына багышлап язган мәшһүр «Кабуснамә» китабында әйтә: «И угыл, шәйлә белгел ки. чак Сөбханә вә Тәгаләнең барлыгы Заһирдә вә яшерендә. җирдә вә күктә булган нәрсәләр белән дәлилләнеп, гакыл белән беленер Әмма Аллаһы Тәгаләнең зат тарифе тәсаувыр гакылдан ерактыр, ягъни Аллаһы Тәгалә андый микән, мондый микән дип күнелгә килгән кузаллауларнын һәммәсеннән читтәдер. Әмма Аллаһы Тәгаләне танымак теләсәм. әүвәл үзенне үзен ганы, үз хәленнән хәбәрдар бул. Анын өчен һәркем үзен таныды, Хак Тәгаләне таныды Бу сүздән максат шулдыр ки. син беленмешсен. ул белгүчелер, ягъни син нәкышьсен. ул иәкъкаштыр •
Төрки суфи шагыйрь Аллаһияр (1616- 1717) үзенен «Сөбатсл-гажизин» китабында'
Аамк-куз AiwAw шщии бгтлзиЛз.
һичкчшына маонаҗы Xatkiva
Кешеявр ttiivtu (inwtc аны&телст.
\otki гына һич пччрга титахцы i.
дип яза (Тәрҗемә Ф Яхинныкы )
Гарәп шагыйре Лябил: -Аллаһыдан кала бөтенесе ялган түгелмени ’• дигән соравы белән күпләрне сокландырган.
Мәшһүр фарсы суфи шагыйре Гаттар Фәрия әд-Дин (1150 ел тирәсе—1220) «Кошлар әңгәмәсе» исемле аллегорик поэмасында барлык җанварларның хужасы Сәмругны эзләргә чыгып киткән кошлар турында сөйли. Юлда аларга Эхтәнү. Мәхәббәт. Белем. Читләшү, Берләшү. Баш әйләнү һәм Һәлакәт үзәннәрен кичәргә туры килә. Меңләгән коштан бары утызы гына максатка ирешә. Ниһаять, кошларны Сәмруг хозурына алып керәләр һәм шунда алар аңарда үзләрен күрәләр (аның исеме дә «Утыз кош» икән). Сәмруг тел белән сөйләмичә генә аларга хакыйкатьне ача: «Минем бөеклегемнең кояшы—көзге. Һәркем анарда үзен, үзенен гәүдәсен һәм җанын бөтен ваклыкларына кадәр аермачык итеп күрә. Сез утыз кош һәм бу көзге сезгә утыз кошны чагылдыра, әгәр кырык, илле кош булса, алар да анда үзләрен күргән булырлар иде. Һәм хәзер сез тәмам үзгәргән булсагыз да, үзегезне элек булганыгызча күрәсез... Ләкин мин угыз кош кадәрле генә түгел. Мин—чын Сәмругның асылымын. Данлы һәм бәхетле көенчә минарда юк булыгыз, һәм сез миндә үзегезне табарсыз.» Шуннан сон кошлар кояштагы күләгә шикелле анарда эреп югалалар.
Гомумән, илаһият фәненә суфилар керткән өлеш гадәттән тыш зур. Суфичылыкны формаль гакыл (интеллект, фәһем), ягъни мантыйк һәм өлге буенча гына фикерләп хакыйкатькә ирешү мөмкинлеген кире кага торган практик эшчәнлек дип тә карарга мөмкин.
Шәрык мистиклары иң югары, гали чынбарлыкның сизеп-тоеп була торган объект түгеллеген, башкаларга сөйләп аңлатып була торган объект та түгеллеген кат-кат тәкрарлыйлар. Суфилар илаһи зат чагылыш таба торган дөньянын фәкать күренмә, уйланма, ирреаль нәрсә булуы турындагы фикерне үстергәннәр. Белгәнебезчә, бу фикер инглиз галиме Джордж Беркли (1684—1753) хезмәтләрендә дәвам итгерелә. Артур Шопенгауэр (1788—1869) да әйберләрнең безнен аңыбы здан тыш һәм ана бәйсез рәвештә яшәве турындагы фикерне мәгънәсезлек дип саный.
Тулаем алганда, суфичылыкта өч юнәлеш бар. Беренчесе—монистик юнәлеш, монысында суфи үзен Аллаһыга тиңләштерә («Мин—Ул имди») икенчесе—пантеистик юнәлеш, монысында суфи Галәмгә таралган Аллаһы белән кушыла («Бөтенесе—Ул имди»), өченчесе—синкретик юнәлеш, монысы әлеге юнәлешләрнең икесенә дә нигезләнә («Мин—Бөтен чынбарлык имди», ә «Бөтенесе—Аллаһы имди», ягъни «Бөтенесе—Ул имди»). Беренче ике юнәлешне сурәтле итеп аңлата торган ике мисал бар. Беренчесе—«Күбәләк һәм шәм». Күбәләк үзенен мәхәббәтендә магнитка тартылгандай шәмгә омтылып, анын ялкынында яна һәм үзе дә утка әйләнә. Аллаһыга омтылган кеше дә. бәдәне янып. Аллаһы белән кушыла, анын белән тәнгәлләшә. Икенчесе—«Тамчы һәм океан». Тамчы океанда эреп югала; Аллаһы белән берләшергә омтылган кеше дә бөтен табигатькә таралган Аллаһыда эреп бетә.
Йосыф Баласагуни безгә борынгы уйгыр телендә шигырь белән язылган «Котадгу белек» китабының авторы буларак мәгълүм. Китабын ул 1069 елда язып тәмамлаган Әсәрнен исемен «Бәхет турында белем» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
Бу әсәрендә Баласагуни Аллаһынын берлеге һәм Анын дөньядагы барча әйберләргә кадәр үк булганлыгы турында яза.
Ислам теологиясендә Алла—«Гакылел-күли». ягъни Гомум акыл.
Әл-Гарәби язганча, әш-Шәехәл-Әкбәрнен иҗатында кеше һәм Аллаһ концепциясе түбәндәге бер риваятькә нигезләнә (ул риваять турыдан-туры Аллаһнын Үзенә нисбәт ителә, ләкин Коръәндә теркәлмәгән): «Мин яшерен хәзинә булдым һәм нәмәгълүм идем. Шул чагында Минем таныласым килде, шуна Мин мәхлукатны барлыкка китердем, адәмнәргә ачылдым, һәм алар Мине таныдылар». Кешегә дип билгеләнгән дөнья һәм кеше үзе әнә шулай, шушы максат белән барлыкка китерелгән.
Борынгы грек галиме, математик, философ Пифагор Самосскии (яна эрага кадәр VI гасыр) беренче булып Галәмне Космос дип, кешене исә Микрокосм дип атап, ул (кеше) Макрокосмның барлык хасиятләрен чагылдыра дип санаган. Анын карашлары без бераз сонрак тикшерәчәк голографик дөнья идеясе белән бик әйбәт яраша. «Алла бер. һәм ул, кайберәүләр уйлаганча, дөнья төзелешеннән читтә түгел, бәлки тулаем бөтен күк даирәсендә тора, барлык яратылмышларны күзәтә, ул барлык гасырларның «катнашмасы» һәм үз көчләре вә үз гамәлләренең иҗатчысы Алла—бар нәрсәнен башлангычы, ул күк чырагы һәм Галәмнең атасы, барлык нәрсәләрнең акылы һәм
җанланышы. барлык әиләнеш-әверелешләрнен хәрәкәте»—дип язган Пифагор Монда «барлык гасырларның катнашмасы» дигән сүзләр бик мөһим Димәк. Пифагор барлык заманнар—үткәннәр, бүгенгеләр һәм киләчәк—бер үк вакытта яшиләр, атар Аллада берләшкәннәр дип саный. Эйнштейн да: «Үткән заман, бүгенге һәм киләчәк заманнар арасындагы аерма, гәрчә бик ышандыргыч булып тоелса да. фәкать иллюзия генә».—дип исәпли
Ислам динендәге могтәзилә юнәлеше тарафдарлары да яраткучы зат белән яратылмыш арасында аерма күрмиләр. Буддизмда субъект белән объектны, рухны һәм материяне капма-каршы кую юк. Дөрес, буддиларда халык кылучы һәм һичшиксез бөек зат буларак Алла да юк дип исәпләнелә.
Суфичылыкта Аллаһы—«Галәми әкбәр» (Макрокосм), ә камил инсан—«Галәми әсгар» (Микрокосм) Камил инсанда Аллаһынын исеме, сыйфатлары һәм фигыльләре төгәл чагылыш таба. Габделкәрим Жили камил кеше—«Хакнын һәм шулай ук хатыкнын чагылышы» дип раслый. Димәк, камил кеше—үзе бер дөнья һәм ул башка барлык дөньяларны сыйдыра. Матди яктан караганда, адәм—Аллаһнын кечкенә генә бер мәхлугы, ә мәгънә күзлегеннән караганда, ул—зур һәм катлаулы бер дөнья Ул Аглаһ сыйфатларының һәм исемнәренең чагылышларыннан (тәжәлли) тора. Шуна күрә кешедә барлык төр халәтләрне табарга мөмкин
«Кеше үлгәч, галәмнең бер күзе йомыла».—ди герман философы, физик һәм психолог Густав Теодор Фехнер (1801—87)
Камиллек турында ал-Газали сүзләрен әйтми калсак, фикерләребез тулы булмас иде. Ул: «Аллаһы бөеклегенең асылын заруранә аңлый алмаячагын белгәч, кеше үзенен камиллек ноктасына ирешкән була, анын максаты да нәкъ менә шул».—дигән.
Чын шагыйрьләр дөньякүләм информация кырына тоташу сәләтенә ия ахрысы Хәер, үтә сизгер шагыйрь күнеле бөтенләй башка—тискәре информация кырына да тоташырга мөмкин
Сәгыйть Рәмиен «Мин» шигырендә
«Мин'» дичен чин. «чин» дидиелч.
Миңа бер зур квч керә.
Аналар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.—дип яза.
Сәгыйть Рәмиен шикелле үзеңне Аллаһка каршы кую акылга муафыйк түгел Бу шигырь рухланган, илһамланган кешенең үзен чиксез кодрәтле итеп тоюын дөрес сурәтли торгандыр, бәлки. Әмма монысы Илаһтан иңгән көч түгел, ул. ихтимал. Иблис коткысы гына булыр. Һәрхәлдә үзен Аллаһ белән янәшә, ягъни аерым кую Анар шәрик катнаштыруга тиң.
Гавриил Державинның «Я червь—я бог» («Мин жир корты—мин Алламын») дигән сүзләрендә хакыйкать бар шикелле
Аллага ышану—могҗизага ышану дигән сүз.
Чыннан да. дөньяда могҗиза бар нәрсәме, әллә юкмы9 Могҗизаны очраклылык дигән нәрсә белән, ягъни ихтималлык теориясенә нигезләнеп аңлатырга маташулар булды. Бу яктан «Паскаль дәлиле» («Пари Паскаля»—«Паскаль бәхәсе») дигән нәрсә кызыклы. Бу бәхәснең асылы түбәндәгедән гыйбарәт Аъта йә бар. йә юк Гакыл бу мәсьәләдә берни дә хәл итә алмый. Комарлы уеннардагы кебек, монда да уңай һәм унайсыз (кулай һәм кулай булмаган) шансларны чамалап карарга һәм үзенә отыш чыксын өчен уңай (нульдән зуррак) «математик кетем» дигән нәрсәне тәэмин итәргә тырышырга кирәк. Алла бар дип уйлаганда отыш чиксез зур—мәнге дәвам итә торган олуг ләззәт; ә бәхәстә без куйган «акча»—җирдәге бәхетләр ничек кенә зур булмасыннар, барыбер чикләнгән күләмдә генә Менә шушы нәрсә әлеге бәхәстә кайсы як тарафдары булырга кирәклекне аермачык күрсәтә инде (Г.А. Габи некий буенча)
Әйтик, могжи ш кылу пәйгамбәрзәргә дә хас. ә кәрамәтне әүлиялар да эшли ала Әлбәттә, могҗиза да. кәрамәт тә илаһи чыгышлы, тик пәйгамбәрләр белән әүлияларга илаһилык сыйфаты бирү көферлек булыр rue Ләкин пәйгамбәрләрнең могҗиза эшли алуына ышанмау да көферлек була
Шулай да мөселман теологлары Аллаһы тарафыннан пәйгамбәрләр ярдәмендә ясалган акыл җитмәстәй (гаҗиз итә торган) могҗизаны изге кешеләр (әүлиялар, ягъни вәлиләр) ярдәмендә ясалган кәрамәтләрдән аерып карыйлар. Асылда иллюзионист Кио фокусларына төшенеп булган кебек, кәрамәтләрне рациональ нигездә анлатып һәм кабатлап була, ә чын могҗиза фәкать Алладан гына иңә.
Без өч үлчәнешле дөньяны гына беләбез, бу үлчәнешләр: бер-берсенә перпендикуляр юнәлештәге озынлык, киңлек һәм биеклек (тирәнлек). Фәндә дүрт һәм артыграк та сандагы үлчәнешләре булган дөньялар теоретик яктан тикшерелә. Математика күзлегеннән караганда, дүрт үлчәнешле дөньяда, мәсәлән, һәр яктан ябык бина эченә үтеп керергә, кичәге көнгә кайтырга һ.б. «могҗизалар» эшләргә мөмкин. Гадәттә дүртенче үлчәнеш итеп асылда психологик төшенчә—вакыт алына.
Суфиларга үлчәнешле һәм үлчәнешсез дөньялар төшенчәсе мәгълүм булган. Мәсәлән. Руми: «Сез үлчәнешле дөньяга карыйсыз, ләкин сез бернинди үлчәү булмаган урыннан килгәнсез»,—ди. Үлчәнешсез дөнья дигәннән, әлбәттә, матди дөньяны түгел, бәлки рухи дөньяны аңларга кирәк.
Вакыт-заман һәм вакыт агышы дигән төшенчәләр, асылда, кеше психологиясенә генә хас. Бәс. дөнья Аллаһынын голографик сурәтеннән гыйбарәт икән, анда вакыт төшенчәсенең кирәге булмый. Бу сурәттә кичәге, бүгенге, иртәгәге көн дигән нәрсә юк. Алар биредә барысы бергә яшиләр (нәкъ менә югарыда телгә алынган класс тактасындагы кебек: андагы мәгълүматлар, әйтик, төрлесе төрле вакытта язылган булсалар да, һәммәсе бергә яши һәм аларны ап-ак тактадан уку өчен фәкать язылу вакыты буенча гына аерырга мөмкин).
Вакыт төшенчәсенең кеше анына гына бәйле булуы Ислами риваятьләрдә дә чагыла.
Мәгълүм булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр мигьраж төнендә күкләргә ашкан. Бу кичәдә ул фәрештәләрне вә җәннәтләрне, күкләрдәге төрле гаҗәеп вакыйгаларны күрә Ривайәттә сөйләнгәнчә, Аллаһы белән очрашу вакытында Хак Тәгалә ана 99 мен сүз әйтеп өлгергән. Хәзрәти Мөхәммәд үзе Хак Тәгаләгә 90 мен сүз әйткән, шуларнын утыз мене өммәте өчен, утыз мене хаслар (гали кешеләр) өчен, ә калганнары исә сер булып кала. Мәккәдән китеп кире әйләнеп кайтканчы күзәтелгән барлык шушы хәлләр күз ачып йомган арада булып алганнар. Кайтып төшүенә Мөхәммәд пәйгамбәр әле ятагының суынып та җитмәгәнлеген, ә чыгып киткәндә ялгыш аударган кувшиннан сунын агып чыгарга өлгермәвен күргән. XX гасырда релятивизм (чагыштырмалылык теориясе) белән таныш кеше боларга гаҗәпләнми инде.
Суфилар илаһи зат чагылыш таба торган дөньяның фәкать күренмә, уйланма, ирреаль нәрсә булуы турындагы фикерне үстергәннәр.
«Ихлас» сүрәсен (112нче сүрә Коръәннең ахырында ук диярлек) укып карыйк:
- Әйт, әй Мөхәммәд: «Ул—Аллаһ һич тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһыдыр.
- һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукнын хаҗәтен үтәүче Аллаһыдыр.
- Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады.
- Вә һичкем Аңа тиң булмады.»
Аллаһ турындагы карашларында Исламият менә шушыларга нигезләнә.
Урта гасырларда Көнбатыш философлары да Алланың атрибутлары (әс-сыйфат) турында сөйләгәндә югарыдагы га охшаш фикерләр әйтәләр. Мәсәлән, алар фикеренчә, Алла—үзеннән-үзе яшәүче зат. ул барлык нәрсәләрнең сәбәбе, бөтенесен белүче, бөтенесенә кодрәте җитүче, мәңгелек, гади, чиксез, иң олы сәгадәт һ. б.
Томас Морнын (1478—1535) хыялый «Утопия»сендә дә халыкның күпчелеге бердәнбер, үлемсез, үлчәүсез, анлап һәм белеп бетергесез Аллага табына, бу зат кешенең гакыл мөмкинлекләреннән югары, ул бөтен галәмне үзенең гәүдә-тәне белән түгел, бәлки куәте белән тутырган дип саный.
Немец философы мистик Беме Якоб (1575—1624) фикеренчә, Алла белән табигать тәңгәлләр, Алла бөтен табигатьтә һәм кешенең үзендә турыдан-туры катнаша.
Парижда философия һәм теология укытучысы булган хөр фикерле еретик Амальрик
(Амори) Венский (яки Шартрский. 1206 елда вафат), пантеист буларак. түбәндәгеләрне яза “Дөньяда бөтен нәрсә бердәм, чөнки бар булган бөтен нәрсә—Алла ул». Кеше— Алданын бер кисәкчеге. Амальрикның батыйль (бозык) фикерләрен тарап 1215 елда папа тарафыннан тыелган.
П. Тейяр ле Шарденнын (1881—1955) дини-фәлсәфи системасында Алла (Омега) галәмнен (универсумнын) ахыргы максаты Омега-алла—универсумнын мәркәзе, аны үсеш юлына этәреп, юнәлеш бирүче көч Шарлен фикеренчә. Омега-алланын дөньяга ясаган йогынтысы табигать кануннарына һәм сәбәплелек принцибына каршы килми.
Ләкин дөньякүләм линнәрлә Алланы еш кына кеше (гадәттә ак сакаллы карт) сурәтендә итеп күз алдына китерәләр Мондый антропоморфизмны берничек тә дәлилләп булмый. Христианнарда «Изге троица» («Триада». «Изге өчлек». «Өчләмә») төшенчәсе бар Ул Алланы («Бог-отец»). анын улы Иисусны (Гайсәне) һәм «Изге рух»ны бер зат итеп берләштерә Мондый өчлекне акылга сыйдыру кыен, әйтик. Лев Толстой аны күз алдына китерә алмый һәм ана ышанмый «Изге өчлек», гомумән, аңлатылмас сиррият (серлелек) исәпләнә. Христиан дине «өчлек» төшенчәсен Платоннан алган диләр (Поль Гольбах). Христианнарда «Изге өчлек»не кире кага торган еретик секта да булган, аны антитринитарийлар сектасы дип атаганнар, ягъни «өчлек» төшенчәсе җинел генә урнашмаган. Дөрес, моны бүгенге фән күзлегеннән карап нигемәргә омтылышлар да юк түгел (Мәсәлән, космик аппаратларны галәмдә ориентлаштыру буенча белгеч. Ленин премиясе лауреаты академик Б В Раушенбах Кызганычка каршы, анын бу темага кагылышлы хезмәтләрен матбугатта очратырга туры килмәде, ихтимал, алар әлегә дөнья күрмәгәннәрдер. Шулай да. томанлы гына өзекләрдән Раушенбах материяне, энергияне һәм информация дигән нәрсәне берләштерергә тырышкан сыман аңлашыла.) Коръәндә исә христианнарның Иисусны һәм Мәрьям - ананы аллалаштырулары гаепләнә Ислам фәкать бер Аллаһыны гына белә, шуна күрә Гайсә пәйгамбәрнең Алла улы булу ихтималы да кире кагыла, гомумән Аллаһыга ширек катыштыру катгый рәвештә инкяр ителә. «Аллаһ—өчнен берсе диючеләр, дөреслектә, көфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Агтаһтан башка һич Илаһи юк Аллаһ—өчнен берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар. ягъни тәүбә итмәсаләр. әлбәттә, аларны рәнжеткүче газаб тотачак.» («Маилә» сүрәсе. 5:73.)
Алданын кыяфәте турыңда мәрхүм папа Иоанн Павел II (Чын исеме Карол Войтыла. 1920—2005) Аллада «ак сакаллы картны түгел, бәлки үзендә ирләрнең дә. хатын- кызларның да кыяфәтен берләштергән затны күрергә кирәк» дип исәпли иде.
Борынгы төркиләр мифологиясендәге У май алланы да җисемле итеп күзалламаганнар «Шулай итеп. Умай дигән алланы билгеле бер җисми кыяфәттә күз алдына китерергә мөмкин түгел: ул бөтен кешелек дөньясына бөртекләп, күзәнәкләп чәчелгән Һәр кешедә анын бер очкыны, бер нуры бар; шул очкын, шул нур югалса, сүнсә, кеше дә сүнә, үлә...» (Г. Гыйльманов. «Тагар мифлары») Ягъни Аллаһ турында Исламга хас карашларның орлыклары борынгы төрки халыкларда булган инде
Дөрес. Исламияттә дә Аллаһынын тәне-җисеме бар дип санаучы дин галимнәре (антропоморфистлар) булган, .парны мөжәссимитләр дип атаганнар Суфичылыкның боек вәкиле әл-Гарәби. мәсәлән, үзенен «Гакылнын сыйфатлары» дигән хезмәтендә Аллаһыны материаль булмаган кыяфәттә күрергә тырышмаска кирәк, дип яза •Аллаһыны хатын-кыз сурәтендә күрү ин мөкәммале*.—ди ул Әмма биредә ал-Гарәби асылда Аллаһынын гүзәллеген күздә тота Икенчедән исә. җисемсез затны күз атдына китерү мөмкин түгел бит
Түбәндәге сүзләр фарси телле суфи шагыйрь Мәүлана Жәлалетдин Руминын хакыйкый чынбарлыкны (асылда Агтаһыны) эзләвен чагылдыралар: «Мин хачны да. нәсариларны да кямилән тикшердем Хачта Ул юк иде Мин һиндуси гыйбадәтханәдә һәм борынгы пагодада булдым, тик анда да Анын эзләре юк иде Мин һиратка һәм Кандаһарга тикле бардым Мин эзләдем Астга ла. осттә дә юк иле Ул Тәвәккәлләп. Каф тавына барып җиттем, әмма анда да Ганка кошын гына таптым Кәгъбәгә киттем Анда да Ул юк иде Мин Анын турында әбүгалисинадан белештем, әмма Ул әбү Гали ибн Сина фәлсәфәсеннән югарырак иде Шуннан мин үз кальбемә күз салдыхз Мин Аны шунда күрдем, ә башка бер генә җирдә дә Ул юк иде •
Руминын соңгы фикере түбәндәрәк. дөньяның һәм бөтен яратылышның голографик сурәт булуы турында әйтеләчәк гипотеза белән бик әйбәт яраша.
Кайбер көнбатыш философлары Иблисне Аллаһнын антиподы—капма-каршысы итеп куйгалыйлар. Ислам моны кире кага.
Хәзерге заман физикасында гадәттән тыш катлаулы мәсьәләләрне интуитив- күзәтү юлы белән чишәргә омтылыш суфичылыкка һәм тагы да борынгырак Шәрык философиясенә нигезләнә. Философ һәм физик Фритьоф Капра, мәсәлән, үзенең «Физикада дао» дигән хезмәтендә («Дао физики»—Исследование параллелей между современной физикой и мистицизмом Востока, рус телендә 1994 елда басылган) беренче бүлекне «Бүгенге физика—«Кальбле юл» түгелме?» дип башлый һәм түбәндәгеләрне яза: «... күп кенә көнбатыш философиясе тармакларында мистицизм элементлары бар. Без бүгенге физика нигезләре белән охшашлыкны һиндуизм Вәдәләрендә. «И Цзин»да һәм будди сутраларда гына түгел. Гераклитның күпләгән өземтәләрендә. Ибне Гарәби суфичылыгында һәм яки кабиләсе сихерчесе дон Хуан тәгълиматында да күрәбез.»
1838 елда Шекә авылында вафат булган мелла Яхья бине Сәфәр бине Арслан әл- Бәрәзәвинен шәкерте. Зәбир исемле фикер иясе Аллаһы турында түбәндәгеләрне яза: «Бөек Алла—алты (!) тарафта түгелдер, галәм тышында һәм эчендә дә түгелдер, янәшәдә булучы һәм ерак булучы да түгелдер, аралашып торучы һәм үтеп китүче дә түгелдер, бер булучы һәм күп булучы да түгелдер. Аның һичнәрсәгә охшашы юктыр, димәк, аннан башка ваҗибел-вөҗүд юктыр. Аннан башка мәгьбүдел-гыйбад юктыр. Аннан башка тереклекне булдыручы юк. һич аңа тин һәм аннан өстен нәрсә юктыр. Бөек Алланың сыйфатлары затка бәйләнешле дә. затыннан башка да түгелдер. Сыйфатларының да һич нәрсәләргә охшашлыгы юктыр. Гыйлеме барча тереклек иясен эченә алгандыр, ягъни эченнән һәм тышыннан чолгагандыр. Гыйлеме барлык тереклекнең эчендә дә һәм тышында да бергәдер. Гыйлеме барча тереклекне бер-бер артлы үтәдер. Барча тереклекнең эчендәгесе һәм тышындагысы мәңгегә бөек Аллага мәгълүмдер, ә безнең аныбыз Аллаһы Тәгаләгә ирешмәс. Безгә үзебезнең көчсезлегебезне белеп. Ходага бәндәчелегебезне белү һәм гыйбадәт кылу тиешледер.»
Исламияттә Аллаһының кайда булуына—координаталарына нисбәтле «Ля мәкян» дигән термин да бар. Ул Алланың эпитеты булып йөри. Аның мәгънәсе—урыны билгеле булмаган (һәр җирдә булган). Хужа Әхмәд Ясәви (1105/1103?—1166): «Нәфсем үлеп, ля мәкянгә аштым менә» дигәндә Аллаһының. димәк, һәр җирдә булуын һәм шул ук вакытта атап күрсәтерлек бер җирдә дә түгеллеген күздә тота. Алла өчен «вакыт»-«заман» категориясе дә булмый. Ягъни аның өчен «булган», «була» (хәзер бар), «булачак» дигән төшенчәләрнең мәгънәсе юк. кичәге, бүгенге, иртәгәге дигән сүзләр дә артык, чөнки алар һәммәсе бергә, бер үк мизгелдә яшиләр, алар фәкать безнен аңыбызда гына төрле мизгелләргә, сәхифәләргә аерыла. «Хаҗ» сүрәсенең (22) 47нче аятендә «Раббың хозурында көннәр сез саный торган көннәрнең мен елы кебек озындыр» диелгән, ягъни вакыт категориясе Эйнштейндагыча чагыштырма зурлыкка гына ия булып чыга.
Суфичылыкта, физика фәнендәге кебек, вакыт (заман, ань) һәм мәкян (урын) төшенчәләре бик мөһим. Аллаһка ирешкәннәр өчен вакыт һәм урын мәсьәләсе юкка чыга, ань-и даим генә кала, ягъни мизгел мәңге дәвам итә.
Шуны да әйтик, «ля мәкян» төшенчәсе хәзерге физикада актив кулланыла. Мәсәлән, атом төше тирәсендә әйләнеп йөрүче электроннарның анык бер мизгелдәге координаталарын күрсәтеп булмый. Киресенчә, бу координаталар аныклана барган саен әлеге торышның кайсы мизгелдә булуын төгәл билгеләү мөмкинлеген югалтабыз. Чынлыклап карасаң, бу принцип үзе генә дә Аллаһыны гадәти күз белән күрү һәм күзәтү мөмкин түгеллеген аңлау өчен җитә.
«Каф» сүрәсенең 16нчы аятендә: «Без аңа [кешегә] җилкә тамырыннан да якынракбыз» диелә. Яки менә «Сыер» сүрәсенең 186нчы аятеннән: «әгәр берәр бәндәм Миннән сорар булса. Мин. әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын»,—ди Аллаһ.
Мелла Яхъя әл-Бәрәзәвинен түбәндәге сүзләре мәгълүм: «Бөек Алла барча тереклек белән бергәдер, әмма бу илаһи көч—һичбер тереклеккә катнашмаучы, бернигә дә хаҗәте төшмәүче зат. Барча тереклекнең эчендә һәм тышында ни бар—барчасы бөек Аллага мәгълүмдер. Бөек Алла һичнәрсәгә охшамаган, һичбер урынга мохтаҗ түгел. Барча тереклек бөек Алланың нурында коенадыр һәм ул юк итүчедәдер. Барлык
галәм боек Алладан башка гади бер бушлыктыр. Әмма игътибар белән карасан. буш та түгелдер. Боек Алла барлык галәмнән чистадыр. Ләкин бергәләшүлән бәхәссез азаттыр. Әлеге бергәләшүдән азат булуы кәеф һәм һиммәт сүзләреннән арттадыр ки Бсргатәшүдән бәхәссез азат булуына безнен фикер һәм гыйлемебез ирешмәс Бөек Алла безгә якындыр, әмма безнен аныбыз аннан ерактыр - (Шиһабетдин Мәржанинен «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча, текст Ә. Хәйруллин тәрҗемәсендә.)
«Аллаһның барлыгы ачык булса да, Ул—яшерендер. Без Анын чын халәтен белә алмыйбыз. Ул хәзрәти Мусага гауда күренүгә Муса пәйгамбәр һушыннан язган.» («Дога китабы», Анкара. 1995.)
Суфичылык күзаллавында Аллаһы (анын сыйфатлары һәм гамәлләре) дингез белән, ә калган бөтен нәрсә шул диңгездәге дулкыннар белән тиңләштерелә Ягъни донья Аллаһынын үзгәреш процессында гына чагыла. Анда жисми нәрсә юк. «Дингез дулкыннары»ның физикадагы «кыр» төшенчәсенә охшашлыгы күзгә ташлана
Югарыда телгә алынган авторлар үз карамакларында булган белемнәр һәм терминология нигезендә Аллаһыга гомуми характеристика биргәннәр.
«Дөньядагы бөтен нәрсәнең, шул исәптән кешеләрнең дә асылын Хак тәшкил итә. Бөтен нәрсә Аллаһ белән бәйле, бөтен нәрсәнең асылы—бер. бары тик алар матди галәмгә килгәч төрле кыяфәт алганнар» (Әлфинә Сибгатуллина, «Суфичылык серләре». 1998).
Суфичылыкта Аллаһ—«хөсн-и мотлак», ягъни абсолют гүзәллек. Аллаһ халык кылган һәр нәрсә гүзәл, ләкин Аллаһтан рухи ерагая барган саен, бу гүзәллек кими бара. Гомумән, суфилар һәр нәрсәдә илаһи гүзәллекнең чагылышын күрәләр, ягъни алар карашынча. дөнья—илаһи сәнгать галереясы ул («Суфичылык серләре»)
Түбәндә Аллаһынын күркәм исемнәре бирелә (ат-Газали һәм ал-Иджигә нигехтәнгән һәм мәгънәләре кайбер башка чыганаклар белән дә яраштырылган исемлек).
I Аллаһы (Аллах)—Алла, Аллаһу. Ходай. Тәнре (Аллаһы Тәгалә. Ходай Тәгалә, Хак Тәгалә).
- әр-Рәхман—Аяучы. Шәфкать иясе.
- әр-Рәхим—Рәхимле.
- әл-Мәлик—Патша, Мәлик (Кыямәт көненен хужасы)
- әл-Коддус—Мөкатдәс. Изге.
- әс-Сәлам—Тыныч (Иминлек бирүче зат).
- әл-Моэмин—Тугры (Ышаныч бирүче зат).
- әл-Мүһәймин—Саклаучы. Химаяче
- әл-Газиз—Куәтле зат (Җиңелүләргә дучар булмый торган зат)
- әл-Жәббар—Куәт иясе
- ал-Мүтәкәббир—Олугланучы (һәр эштә осген зат).
- әл-Халикъ—Хәлык кылучы (Барча галәмне яраткучы).
- әл-Бари—Бар итүче
- әл-Мүсаувир—Сурәт бирүче (Бөтен нәрсәгә шәкел бирүче).
- әл-Гаффар—Ярлыкаучы, Кичерүче.
- әл-КаҺһәр—өстенлек кылучы (Бөтен көчләрдән осген зат).
- әл-Ваһһаб—Бүләкләүче.
- әр-Рәззак—Ризыкландыручы.
19 әл-Фәттах—Жинүче; Рәхмәт капкаларын ачучы
20. әл-Галим—Белеп торучы (Белемендә иң осген зат).
21 ал-Кабиз— Кысучы (Жан алырга әмер бирүче).
- әл-Бәсит—Табын җәюче (Ризыкны һәм хәятне мул итеп бирүче).
- әл-Хафид—Хур итүче, Түбәнгә иңдерүче.
- әр-Рафиг—Күгәрүче
- әл-Могиз—Коч бирүче. Куәтләндерүче.
- әл-Мүзыйлл—Түбәнсетүче
- әс-Сәмигь—Барын да ишетүче. Ишетеп торучы
- әл-Бәсыйр— Барын да күрүче. Күреп торучы
- әл-Хәким—Мәхкәмәче (Тугры хөкем итүче)
- әл-Гадел—Гадел.
- әл-Ләтыйф—Яхшылыклы (Бәндәләргә йомшаклык кылучы).
- әл-Хәбир—Хәбәрдар (Барыннан да хәбәре булган зат)
- әл-Хәлим—Түземле (Бәндәләргә җәза бирергә ашыкмаучан зат).
- әл-Газим—Олуг.
- әл-Гафур—Барын да гафу кылучы.
- әш-Шәкүр—Шөкер итүче.
- әл-Гали—Барыннан югары, Бөек.
- әл-Кәбир—Олуглыклы.
- әл-Хәфиз—Саклаучы.
- әл-Мүкыйт—Ризык бирүче.
- ал-Хәсиб—Хисаплаучы (Бөтенесенең санын белүче зат).
- әл-Жатил—Бөеклек иясе.
- ал-Кәрим—Юмарт.
- әр-Рәкыйб—Күзәтеп торучы.
- әл-Мөжиб—Догаларга җавап бирүче.
- әл-Васигь— Һәркайдагы.
- әл-Хәким—Хикмәт иясе.
- әл-Вәдүд—Сөюче.
- ал-Хак—Хакыйкый, Чын
- әл-Вәкил—Вәкаләтле. Канат астына алучы.
- әл-Кави—Көчле.
- әл-Мәтин—Какшамас.
- әл-Вәли—Дуст.
- әл-Хәмид—Данлыклы. Мактаулы.
- әл-Мүхсый—Исәпкә алучы. Санаучы.
- ал-Мөбдиг—Башлаучы (Һәр нәрсәне матдәсез, коралсыз, үрнәксез бар итүче, башлап җибәрүче).
- әл-Мүгый—Кайтаручы (Барча галәмне хәяттан соң юк иткән һәм тергезгән зат).
- әл-Мүхий—Җанландыручы, Тергезүче.
- әл-Мүмит—Үлем җибәрүче (Үлемне бар кылып жан алдыртучы).
- әл-Хәййү—Мәңге яшәр зат.
- ал-Каййүм—Үлемсез зат.
- әл-Важид—Һәрвакыт булучы зат.
- әл-Мажид—Затлы.
- әл-Вахид—Охшашы булмаган зат, Шәриксез зат.
- әл-Әхәд—Бердәнбер. Тиңдәшсез.
- әс-Самад—Мәңгелек зат.
- әл-Кадир—Кин кодрәтле.
- әл-Мүкътәдир—Һәр нәрсәгә көче җитүче.
- әл-Мокаддим—Алга этәрүче. Алдан урын бирүче.
- әл-Мүәххир—Артка чигерүче (Шелтә һәм газап бирүдә хөкемен кичектереп торучы зат).
- әл-Әүвәл—әүвәлге зат.
- әл-Ахир—Ахыргы зат (Барча мәхлукат юкка чыкканда да бер үзе кала торган зат).
- әз-Заһир—Күренекле.
- ал-Бәтыйн—Яшерен.
- әл-Вали—Идарә итүче.
- әл-Мүтәгали—Иң югары. Бөекләр бөеге.
- әл-Бәрр—Бәндәләрне сөючән (Бәндәләргә мәрхәмәтле зат).
- әт-Тәүвәб—Тәүбәне кабул кылучы.
- әл-Мүнтәкыйм—Үч алучы (Гөнаһлы бәндәләргә гаделлек белән җәзасын бирүче).
- әл-Гафу—Гафу кылучы. Ярлыкаучы.
84 әр-Рәүф— Йомшаклык кылучы. Бәндәләрне кызганучы
85. Маликел-Мөлек—Патшалык патшасы (Бөтен байлыкның хужасы)
86 Зөлжәлал вә-л-икрам—Бөеклек вә юмартлык иясе
- әл-Мүкъсит—Гаделлек кылучы. Гадәләтле зат
- әл-Жәмигь—Жыючы (Кыямәт көнендә барча мәхлүкләрне хөкем алу өчен жыючы).
89 әл-Гани—Бай (Анын байлыгы бирү белән һич кимемәс).
- әл-Мүгьни—Баетучы (Бәндәләрен байлык белән сынаучы зат).
- ал-Мәнигь—Тыючы зат.
- әд-Дарр—Зыян кыла алучы (Бәндәләрен сынау өчен бәла-каза китерүче зат).
- ән - Нәфигъ— Изге теләкле. Мәнфәгать бирүче
94 ән-Нур—Нур (Бәндәләргә яктылык бирүче).
- ал-һади—Туры юлга күндерүче
- әл-Бәдигъ— Уйлап табучы (Мисалы булмаган нәрсәләрне яраткучы).
- әл-Бакый—Мәнге юкка чыкмас зат
- әл-Варис—Варис (Бөтен мираснын хужасы һәм аны юмартлык белән бәндәләренә бирүче).
99 әр-Рәшид—Тугры (Бәндәләрен туры юлдан алып баручы)
100. әс-Сабур—Сабыр (Сабырлыкта тине булмаган зат).
Исемнәрнең тәрҗемәләре шактый якынча һәм шартлы, чөнки һәркаисынын мәгънәсендә нечкә төсмерләр бар һәм аларны гарәпчәдән башка телдә төгәл итеп бирү, ихтимал, мөмкин дә түгелдер. Тик шулай да күркәм исемнәрнең мәгънәләре Ахлаһынын сыйфатларын (атрибутларын) ачыклыйлар һәм анын затын аңларга ярдәм итәләр
Башлыча суфилар арасында Аллаһынын ин бөек, төп исеме (ал-исмел-әгьзам. исме әгъзам) булуы турындагы фикер яши. Ул исем фәкать пәйгамбәрләргә генә (мәсәлән. Сөләйман һәм Гайса ибне Мәрьямгә) билгеле булган, ләкин Коръәннен бу исем телгә алынган урыннарына караганда, ул Аллаһы. әл-Хәййү. әл-Каййум, Һуа исемнәренең берсе булырга тиеш.
Мөселман тәсбихендә ал-әсма әл-Хөснәдәге күркәм исемнәр санынча төймәләр була. 100нче ин эре төймә—«шаһданә» (халык телендә тәсбихнең «мулласы» яки «мәрйәманасый) ал-Исмел-әгьзамга туры килә дип санарга мөмкин Шуны да әйтеп китик, шигыИ авторлары арасында Аллаһынын исемнәре мен дә бер дип исәпләүчеләр дә бар.
Суфичылыкның «вәхдәти вожүд» тәгълиматы буенча, жир йөзендәге бөтен барлыклар Аллаһы исемнәренең мазһарлары. чагылышлары гына
Мөселманнар арасында бу исемнәр тылсым көченә ия дип каралган һәм аларны хәтта мөселман булмаган кешеләр дә ятлаганнар Мәсәлән, «өч диңгез аргы»на сәяхәт иткән рус сәүдәгәре Афанасии Никитин хатирәләрендә (XV гасыр) бу исемнәр дә телгә алына (инде ватанына әйләнеп кайткан авыру Афанасии Никитин шушы күркәм исемнәрне ждн бирер алдыннан саташып кабатлый)
Урта гасырларда Көнбатыш философлары ла алланың атрибутлары турында сөйләгәндә югарыдагыга охшаш фикерләр әйтәләр Мәсәлән, алар фикеренчә. Алла— үзеннән-үзе яшәүче зат. ул барлык нәрсазәрнен сәбәбе, бөтенесен белүче, бөтенесенә кодрәте житүче. мәңгелек, гади, чиксез, ин алы сәгадәт һ.б.
Физикадан хәбәрдар булган кеше кайбер илаһи сыйфатларның «кыр» (поле) дигән субстанция хасиятләренә охшашлыгын ачык күрә, ләкин, әйтик, магнит яки электр кырларын да. электромагнитик кырны да. гравитация кырын да «Алла» белән гәнгәлләшгерен булмый
Сонгы вакытларда матбугатта «информация кыры» төшенчәсен еш очратырга туры килә. Игезәк балалар, бигрәк тә бер күкәй күзәнәктән яралганнары арасында гомер буе яши торган серле элемтә, шулай ук физик экспериментта бер үк атомнан атылып чыккан электроннар арасында (күпмедер вакыт’) саклана торган багланыш кебек күренешләр безне дөньяда информация кыры булырга тиеш дигән фикергә этәрә
Чынлап га «информация» дигән нәрсә масса һәм энергия төшенчәләре белән бер
рәттә, тик югарырак баскычта торганга охшый. Дөрес, информация кырына алегә анык билгеләмә бирелмәгән, аны томанлы гына күз алдына китерәләр Ләкин, җентекли башласак, масса һәм бигрәк тә энергия төшенчәсенә бирелә торган билгеләмәләр дә берьяклы бит. без аларга. ул сүзләргә күнеккән генә, ә бу әле без аларны ахыргача анлыйбыз дигән сүз түгел. Әгәр дә информация кыры яшәешнең, бөтен матди чынбарлыкның ин югары дәрәжәсе булып чыкса? Әгәр материаль дөньядагы барлык нәрсәләр, барлык объектлар шушы информация кырынын безнен аңыбыздагы чагылышлары, проекцияләре, сурәтләре, мазһарлары гына булып чыкса? Әгәр без үзебез дә шушы бөтенесен колачлый торган, бөтен нәрсәдән хәбәрдар кырның бөртекләре, күзәнәкләре, үзенә бер төрле психик голограммалар гына булып чыксак? Фактта бу фараз дин белән фән. идеализм белән материализм арасындагы упкынны юкка чыгара Бу—политеизм түгел, чөнки политеизм дөньядагы һәр нәрсәне Аллага тиңләштерә, әлеге фаразыбыз исә «Алла—һәр нәрсәдә» дип кенә раслый, ягъни ул һәрнәрсәдә Алланың чагылышын гына күрә. Шул ук вакытта ул язмыш, тәкъдир төшенчәсенә дә ачыклык кертә. Әгәр без—үзебез уйлаганча, акыл һәм ихтыяр ияләре—Алланың голографик чагылышлары икәнбез, беренчедән, безнен барлык киләчәгебез Алла кулында һәм алдан ук билгеләнгән булып чыга, икенчедән исә безнен һәр ихтыяри адымыбыз да Атта ихтыяры һәм гамәле дигән сүз. Бу фараз кеше ихтыяры һәм гамәлләрен өчен җаваплылык дигән нәрсәләрне юкка чыгара түгелме? Юк. чыгармый, чөнки Алданын башка голограммасында, башка шәхестә димәк, ихтыярның юнәлеше капма-каршы булырга да мөмкин, ә Алла, әлбәттә, үз-үзенә каршы хәрәкәт итмәскә тиеш. Югыйсә дөньяда тәртип белән гармония калмас, фәкать хаос кына хөкем сөрер иде яки, әгәр ихтыяр көче векторлары капма-каршы якларга юнәлгән бертигез ике «бәйләмнән» торса, дөньядә хәрәкәт тукталып, абсолют нуль, ягъни үлем хөкем сөрер иде
Кыскасы, кешегә ихтыяр хокукы калдырылган һәм адәм баласы кылган гамәлләре өчен үзе җаваплы. Шәхси җаваплылык тойгысы Алладан инә.
Садә материализм тарафдарлары дөньяны фотография принцибына корылган рәвештә күз алдына китерәләр, ягъни без дөньяның үз күзләребез белән (яки төрле техник җайланмалар ярдәмендә) күргән яки тойган өлеше турында объектив мәгълүмат алабыз дип уйлыйлар. Бу фикернең Вл. Ульянов-Лениннын «Материализм һәм эмпириокритицизм» дигән китабында аеруча күпертелгәнлеген, авторның оптикада ачышлар ясаган философ Джордж Берклига карата әйткән дорфа сүзләрен искә төшерик. Бүген исә галимнәр Берклинын сүзләренә ныграк колак салырга мәжбүр. Материаль дөньянын фәкать безнең аңыбызда чагылган нәрсә генә булуын, ягъни гади электр сигналларыннан башка нәрсә түгеллеген ул түбәндәге сүзләр белән әйтә: «Без материянен барлыгына ышанабыз, чөнки тойгыларыбыз ярдәмендә аны күрәбез һәм сизәбез. Ә чынлыкта исә безнен тойгыбыз—фәкать аңыбыздагы уй-фикерләр генә.»
Әгәр фоторәсемнен яртысы ертып ташланган булса, без анда югалган информацияне берничек тә кайтара алмыйбыз. Ә менә голорәсемнен исән калган яртысында да үзе турында барлык информация сакланган була. Яртысында гына түгел, чирегендә дә һәм вак-вак кисәкләрендә дә объект турында тулы мәгълүмат теркәлеп кала. Голорәсемдә бөтен галәм сурәтләнгән дип фараз итик. Әгәр безнен кулыбызда шул голограмманын кечкенә генә бер өлеше булса да. без тулаем бөтен галәм турыңда мәгълүмат ала атабыз дигән сүз. Хәер, без үзебез дә шушы голорәсемнен бер өлеше, элементы бит. Рәсем дигән сүз, әлбәттә, чынбарлыкны чагылдырмый. Рәсем бит яссы бер эз. сурәт кенә, ә голорәсем безнен күз алдында күләмле чын җисем рәвешендә пәйда була (кайчагында музейларда да кыйммәтле экспонатның үзе урынына анын голосурәтен генә «куялар»).
Галәми «информация кыры»нда бөтенесе дә бар дип фараз итәргә мөмкин: анда дөньяда булган, булуы мөмкин булган, адәм башына килгән, хыялда яки төштә күренгән яки хәтта булу ихтималы юк дип саналган барлык нәрсәләр, алар турындагы идеяләр тупланган. Гатәми информация (идея) кырын өсте-өстенә яза-яза акбурга буялып беткән һәм акшарлаган кебек булган класс тактасы белән чагыштырып булыр иде. Мондый тактага барлык хакыйкатьләр, дәреслекләрдәге барлык формулалар, барлык телләрдәге барлык китаплар—әле ижат ителмәгәннәренә чаклы—берсе өстенә берсе язылган... Ягъни анда кешелеккә мәгълүм барлык информация теркәлгән, хакыйкатьләр
генә түгел, ялган яки ялгыш дип санала торган информация дә шушы «абсолют актык» (әгәр телисез икән, «абсолют караңгылык») эченә күмелгән. Мәгълүм булмаган нәрсәләр дә шунда. Ләүхелмәхфуз дигәннәре шушы түгелмени9 (Дөрес. «ләүхелмәхфуз»нын билгеләмәсендә «дөньяда булган һәм булачак» нәрсәләр телгә алына)
«Калмады сурәт, бары тәбдил ителде Мәгънәгә, әүрелеп Мәгънәгә, дөнья сәҗдә кылды Мәүлага»,—ди Г. Тукай «Мигьраж» дигән шигырендә Шагыйрь зәмин (урын) һәм заман (вакыт) төшенчәләре калмаган мизгелдә асылда матернянен идеягә— информациягә, мәгънәгә әверелүе турында әйтергә тели Шөбһәсез, мондый мизгел кеше зиһенендә—бигрәк тә пәйгамбәрләр, суфилар һәм шагыйрьләр күңелендә әсәрле чагылыш таба.
Охшаш фикергә без Нури Арслановта да тап булабыз: • Шул танда. шул гаҗәп бер мизгелдә Рухым ашты «мин»нән,—Мин матдәдән кинәт мәгънә булып Күтәрелдем җирдән».—дип яза шагыйрь-философ.
Информация материальләшкән һәм энергияләшкән вакытта физик дөньяда, әлбәттә, гадәти яки гадәттән тыш җисемнәр һәм күренешләр барлыкка килә, ягъни без дөньяда, энергиянең матдәгә һәм киресенчә әверелешләре белән бергә, информация- энергия—матдә күчешләре дә момкин дип саныйбыз. Бу күчешнен кире тәртиптә бару ихтималын да кире кага алмыйбыз.
XIX гасырда яшәгән немец галиме Кронакер: «Алла натураль саннар рәтен ижат иткән, ә калган бөтен нәрсә адәм кулы белән эшләнгән».-дип белдерә Кызыклы фикер. Әгәр «адәм кулы белән эшләнгән» дигәнне «адәм башындагы чагылыш кына» дип анласак. ул бүгенге фәнни карашларга туры килә
Ислам динендәге могтәзилә юнәлеше тарафдарлары ла яраткучы зат белән яратылмыш арасында аерма күрмиләр. Буддизмда субъект белән объектны, рухны һәм материяне капма-каршы кую юк. Дөрес, буддиларда халык кылучы һәм һичшиксез бөек зат буларак Алла да юк дип исәпләнелә.
Голографик дөнья идеясеннән мөһим бер нәтиҗә чыга: димәк, без чиксез һәм төкәнмәс информация мохитенен кечкенә генә бер олеше булсак та. шушы информацияне үзебез теләгән күләмдә/Алла юл куйган кадәр колачлый. үзләштерә һәм андый алабыз. Кыска гына итеп әйткәндә, без Алла белән очраша алабыз, без илаһи кәлимәне (сүзләрне, төшенчәләрне) аңларга һәм кулланырга сәләтле
Танылган поляк язучысы һәм философы Станислав Лемнын «Лимфатер формуласы» дигән фантастик хикәясендә безнен аңыбыз һәм күзаллауларыбыз магнит язмасының гәүдәләнеше генә түгелме икән? дигән олы сорау куела.
Аллаһ—бер Китаптыр. Дөнья—Анын сәхифәләредер, ә безләр—шундагы хәрефләрме здер. Аллаһ Бу Китапны Үзе язадыр. Үзе үк укыйдыр һәм Ләззәт габадыр. Аның Максуды—шулдыр Бу фикерне минем - Юл чаты» лигән хикәямдә бер борынгы болгар кешесе язып куйганлыгы әйтелә. Асылда минем Агзаһ гурындагы күзаллау ларым шушы фикердә тупланган Хикәя язылып ун ел чамасы вакыт үткәч, мин даһи Исаак Ньютонның «Библия генә түгел, бәлки бөтен Галәм Алла файдаланган яшерен язма ул» дигән фикеренә тап булдым.
Мин беренчелеккә дәгъва кыла азмыйм
Югарыда сөйләнгәннәрнең барчасын Георг Вильгельм Фридрих Гегель фикере үзендә бер йомгак итеп берләштерә кебек «Бөтендөнья рухының ин югары абсолют максаты—үз-үзенә кайту Күктә һәм җирдә булып тора торган—мәнге булып гора торган—бөтен нәрсә, алланың яшәеше һәм вакыт-заман барышында вакыйг булган һәр нәрсә рух үзен аңласын, үзен үзе объект итеп азсын (күзәтсен), үзен тапсын өчен эшләнә, шуңа юнәлгән. Рухнын ин боек казанышы үзен анлауда»,—дип язган бөек Гегель. Алдарак әйткәнебезчә. Гегельгә кадәр охшаш фикер суфичылыкта ук күзәтелә инде.
Борынгыларның «Үз-үзеңне бел!» дигән фикере әлеге югары хакыйкатънен бер өлеше, бер бөртеге генә Сонгы очракта ул аерым шәхескә кагыла, ягъни аерым кеше тормышының мәгънәсен ачып бирә
Станислав Лемнын «фикерләүче океаны» әнә шушы бөтендөнья рухын сәнгать чаралары белән сурәтли
Мөселман теологлары Аллаһы тарафыннан пәйгамбәрләр ярдәмендә ясалган акыл житмәстәй (гажиз итә торган) могҗизаны изге кешеләр (әүлиялар) ярдәмендә ясалган кәрамәтләрдән аерып карыйлар. Ягъни кәрамәтләрне рациональ нигездә аңлатып һәм кабатлап була, ә чын могҗиза фәкать Алладан гына.
Коръәннен «Майдә» сүрәсендә 17 нче аятьтә (Крачковский тәрҗемәсендә 20нче аять): «Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне хәлык кылыр, Аллаһнын һәрнәрсәгә көче җитә»,—диелә.
Бу сүзләрдә безне «араларыңда булган бөтен нәрсә» дигән төшенчә кызыксындыра Әлбәттә, Коръән текстын примитивлаштырып аңлаганда, монда җир белән күк арасындагы һава, болытлар, планеталар, йолдызлар һәм башка материаль җисемнәр һәм системалар турында сүз бара торгандыр дип фараз итәргә дә мөмкин (бу төшенчә 44 сүрәнен 7нче һәм 38нче аятьләрендә, 50 сүрәнен 38нче аятендә дә кабатлана)
Ләкин әлеге җисемнәр барысы да күктә бит!
Урта гасырлардагы астрономик күзаллаулар Шәрыктә дә башлыча Птолемейнын геоцентрик теориясенә нигезләнгән була һәм күктәр тугыз кат итеп күз алдына китерелә: Җир тирәсендә җиде «планета» (Ай, Меркурий—Гыйтар, Венера—Зөһрә, Кояш—Шәме, Марс—Мәрих. Юпитер—Мөштәри, Сатурн—Зохәл, Кәйван. Туфрак йолдыз) әйләнеп йөри торган сфералар, аннары кузгалмас йолдызлар сферасы һәм ин югары тугызынчы сфера. Әлеге җисемнәр барысы да күкләрдә урнашканнар, күк белән җир арасында түгелләр. Монда Атлаһ хәлык кылган «арадагы нәрсәләр»не рухият дөньясы, рухлар дөньясы, фактта информация кыры дип анлау акылга муафыйк.
Суфилар фикеренчә, кешенен җаны «бәрзәх» дигән башка дөньяда яши. Унайлы шартлар булганда жаннар төштә яки өндә кешегә күренергә дә мөмкин икән. «Бәрзәх» турындагы күзаллау да гомуми «информация кыры» төшенчәсе белән бик әйбәт яраша һәм тормышта булып торган бик күп сәер хәлләрне, раст килгән төшләрне, кинәттән туган фәнни ачышларны һ.б.ны аңлатырга юл ача.
Диндә Аллаһы җирдәге дөньяны һәм җиде кат күкләрне, жәннәтне һәм жәһәннәмне бар итүче, фәрештәләрне һәм адәмнәрне хәлык кылучы дип карала. Ул кешеләргә табигать байлыкларын бүләк иткән һәм алардан файдаланырга өйрәткән. Ул аларга төрле әйберләрнең исемнәрен әйткән, ягъни телләрен ачкан. Ул һәр кешенең язмышын алдан ук билгеләп куя.
Адәмнәргә Аллаһыны оныту кебек кимчелек хас, шуна күрә Аллаһы алар арасына вакыт-вакыт пәйгамбәрләр җибәрә. Аларнын беренчесе Адәм галәйһиссәлам. Ибраһим, Муса. Гайсә дә пәйгамбәрләр. Пәйгамбәрләрнең ин соңгысы—Мөхәммәд галәйһиссәлам.
Дин тарихына, дини философия үсешенә күз салу белән, Алла турындагы карашларны суфилар (Шәрык суфилары гына түгел. Көнбатыш суфилары да) һәм язучы фантастлар үстергәнлеге күзгә ташлана. Гомумән, суфичылык белән шагыйрьлек һәм фантастика арасында тирәнтен сәбәби багланышлар бар Аларны колачлы фәлсәфи нигезләр һәм илһами алдан күрүчәнлек (пәйгамбәрлек) тә якынайта.
Ахырда берничә логик табышмак, асылда «мантыйкый тозак»лар турында сөйлисем килә.
Материалистлар диндарларны «аяктан ега» торган бер сорау бирергә яраталар. «Аллаһы Тәгалә үзе күтәрә алмаслык таш ярата аламы?»—дигән усал сорау ул. Янәсе, әгәр Алла андый таш хәлык кыла алмаса, димәк, ул кодрәтле үк түгел, хәлык кыла икән—димәк, күтәрергә көче җитмәгәч, янә Алланың кодрәте чикләнгән булып чыга. Бу сорау корректлы куелмаганга, ана жиңелчә генә җавап бирергә дә ярый (ин әүвәле—әлеге сорау Аллаһны куллары булган һәм нәрсәне дә булса тотып «күтәрә» ала торган зат итеп күз алдына китерә, хәлбуки Ислам мондый күзаллауны тулаем кире кага). Әйе, Алланың кодрәте шулкадәр киң ки, хәтта ул үзе күтәрә алмаслык ташны барлыкка китерергә сәләтле, ләкин Алла өчен аст яки ост дигән нәрсәләр юк, шулай да ул әлеге таштан тыш булган барлык нәрсәне—бөтен галәмне, безнен күзлектән караганда, әлеге таштан түбәнгәрәк күчереп куя ала һәм. шул рәвешле, таш югары күтәртелгән кебек була, ягъни мәсьәлә тел тидергесез төгәллек белән хәл ителә. Бу чишелешне мин беренче булып тәкъдим итәм дип өметләнәм. Мондый чишелеш «Йәсин» сүрәсенә берничек тә каршы килми («Көн фәякүн»—«Бул!» дию белән үк
бөтенесе була мәгънәсендә. «Ногмани тәфсире»ндә: «Аълаһ бер нәрсәнен бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.*)
Менә тагын бер логик парадокс.
Аллаһы Тәгалә үзе юк итә алмаслык нәрсәне бар кыла аламы?
Монысы принципта яна башваткыч, һәм аны беренче очрактагы кебек Ньютон физикасы нигезендә генә хәл итеп булмый—Эйнштейннан ярдәм сорарга туры килә.
Әйе, Алла соныннан үзе юкка чыгара алмаслык нәрсәне дә барлыкка китерә ата. Ләкин әлеге яратылмыш нәрсәне юк итү зарурлыгы килеп чыга калса. Атла вакыт агышын кире чигереп, әлеге яратылмыш дөньяда булмаган мизгелне генә кире кайтара һәм теге нәрсә яки кемсә юкка чыга, хәтта бу факт үзе дә инсаннар хәтерендә сакланмый. Әлбәттә, Аллаһы әлеге яратылмыш нәрсәне юк итәрлек көче булган затны да ярата алыр иде, ләкин мәсьәләнен мондый чишелеше корректлы түгел (моны беренче парадокска карата да кулланып була).
Тагы да катлаулырак сорау кызыклы Атла үзе кебек үк кодрәтле затны яки затларны барлыкка китерә аламы? Дөньянын голографик төзелеше турындагы идея бу сорауга урын калдырмый, чөнки Алла халык кылган һәр нәрсә, голорәсем элементы буларак. Алланын үзенә тин. Димәк, Алла үзе кебек кодрәт ияләрен халык кылган инде Ләкин шулай да алар Аллага шәрик түгел, алар бер Алланын чагылышлары гына. Ислам буенча. Аллаһнын—кеше акылы ирешмәстәй, анын асылын анлап бетермәстәй зат икәнен күздә тоту зарур. Әйтик, бер тамчы су, химик хасиятләре ягыннан җир йөзендәге барлык дингез-океан суларына тиң булса да, гамчы белән океан арасындагы аерма бәхәссез бит. Без белгән нәрсәләрдә «Алланын үзенә тин» булу адәми затларга кәбирләнергә мөмкинлек бирми, чөнки Алла без белмәгән һәм белә дә алмаган хасиятләргә ия булырга тиеш. Кеше Аллаһка тин булса да, Аллаһ кешегә тин түгел
Э. Ренан (1823—92) куйган сорау барысыннан да уздырып җибәрә сыман. Әгәр алла бөтенесен дә эшли ала икән, димәк ки, анын бар булмаска да кодрәтеннән килергә тиеш, югыйсә чыннан да Алланын потенциаль мөмкинлекләре чикләнгән булыр иде. ягъни алдан ук куелган шарт—барлык потенциаль мөмкинлекләр аллада актуальләшә (гамәлгә керә) дигән принцип белән капма-каршылык килеп чыгар иде,—ди ул. Мин шушындый ук сорауны моннан 30-35 еллар элек (Э Ренанны белмәгән килеш) бер фантастик хикәямдә куйган идем, менә хәзер аңа үзем үк җавап эзлим.
Аллаһ үзенен тулы голограммасына тәнгәл булырга тиеш дигән принциптан чыгып, әлеге сорауга җавап табарга тырышыйк Бу голограммам, беренчедән. Агта катнашлык кылмый торган галәмнәрдә булырга мөмкин, ягъни үз ирекләренә куелган ул «суверен» галәмнәрне «Алласыз» дияргә була Яки хәтта. Э Ренан әйткәнчә, алланын «юклыгын» да фараз итеп була, әмма Алланын голосурәтләре, тулаем алганда, анын үзенә тин булганга, потенциядә Алла идеясе барыбер эзсез югалмый һәм голосурәтгәге орлыктан Аллаһ кабат реальләшә.
Аннары Аллаһнын «юклыгы» асылда ул яраткан бөтен дөньяны юкка чыгарганга, без, күз алдыбыздагы дөньянын фикерләүче әһелләре, шушы гүзәл дөнья белән хозурланып, аны Аллаһнын барлыгын күрсәтә торган ин беренче һәм ин мөһим дәлил дип исәпли алабыз түгелме9
һәрхәлдә мин бу парадоксны Ренан әфәнденен «Атла» идеясен «ябып куя торган» куркынычлы бер «ачыш»ы дип санамыйм
Борынгы грек философы Эпикур (яна эрага кадәр 341—270). алланын кодрәте турында уйланып, мондый бер фикер әйтә «Фәкать оч төрле генә булуы мөмкин 1) Алла җир йөзендәге явызлыкны бетерергә тели, ләкин көченнән килми. 2) көченнән килә, ләкин бетерергә теләми. 3) бетерергә дә тели, көченнән дә килә •
Коръәнне тәнкыйть итүе белән мәшһүр гагар язучысы Гариф Гобәй борынгы фикер иясенең бу сүзләрен «диварларга алтын хәрефләр белән язып» куймакчы «Әгәр алла явызлыкны бетерергә тели, ләкин хәленнән килми икән, димәк, ул чикләнмәгән кодрәт иясе түгел. Әгәр хәленнән килеп тә бетерми икән, ул үзе—явызның да явызы Инде һәм бетерергә тели, һәм хәленнән килә икән, явызлык нигә бетми, явызлыкны ниге бетерми?—дип, Эпикурнын фикерләрен кабатлый безнен бүгенге философ •Чыннан да. ул чакта алла сугышларны, суешларны, хәерчелекне, көчләүне. төрле бозыклыкларны, җир тетрәү, су басу кебек афәтләрне, дөньяны баскан интектергеч
чирләрне нигә бетерми? Менә бу зирәк акыллы, гаять тә урынлы сорауга 1700 ел буена һичбер дин башлыгының җавап бирә алганы юк әле. Һәм булмас та, аңа жавап бирү берничек тә мөмкин түгел»,—дип яза Гариф Гобәй.
Хикмәт бит шунда: Гариф Гобәй санап киткән каза һәм афәтләр болар шәхсән үзләренә кагылган һәм шул замандагы кешеләр күзлегеннән караганда гына бәхетсезлек. Иртәгесе көнне туган яңа буыннар мона башкача карарга тиешләр, чөнки асылда алар кичәге бәхетсезлек аркасында гына дөньяга килгәннәр, һәм шуңа күрә бәхетлеләр.. Кичәге фаҗигале тарихны белүләре һәм кызгану хисенә ия булулары белән дә бәхетле алар. Капма-каршылык шундый. Бәхет һәм бәхетсезлек, яхшылык һәм явызлык—болар психологик категорияләр, Алла бу тойгыларны,—плюсен дә, минусын да,—берьюлы кичерә дияргә мөмкин, чөнки безнең хис-тойгыларыбыз барысы да анардан.
Битараф аллалар галәм һәм кешеләр тормышына катнашмый дип санаган Эпикурның фәлсәфәсе дә каршылыклы, ләкин ул адәми бәхет ачкычын таптым дип ышанган
Алланы ябып куеп булмый. Чөнки дөньядагы бердәнбер хакыйкать—ул да булса— Алла (Идея, Информация. Мәгънә).
Тәсаувыфта «Атлаһ» сүзендәге һәр хәреф эчке мәгънәгә ия дип карала. Гарәпчә язылышта «Аллаһ» сүзе «әлиф»тән. ике «ләм»нән һәм «һа» хәрефләреннән тора. «Әлиф» алып куелса, «лиллаһ»—«Хак өчен» мәгънәсе, беренче «ләм» алынса «ләһү»—«Аның өчен» мәгънәсе, икенче «ләм» дә алынганда «Һу»—«Ул» мәгънәсе кала.
Дөресен әйткәндә, мондый «грамматика» мина бер фикри уен сыман гына тоела, әмма ул барыбер «Алла» идеясенә хезмәт итә торган «күнегү» дип уйлыйм.
Альфред Наке дигән галим: «Фән бер адым алга киткән саен, алла бер адым артка чигенә»,—ди.
Юк, Аллаһ чигенми. Ул да янә бер адым безгә таба атлый Нәтиҗәдә без Аллаһка якынлаша барабыз.
Аллаһ идеясе һич тә бер «революцион еврей» әйткән «әфьюн» түгел. Бу идея Анабызнын күкрәк сөте кебек туклыклы һәм шифалы. Ул безне каршылыклы дөнья кануннары белән килештерә.
«Фәтхулла хәзрәтләре» хикәясен мин (классикларга ияреп): «Керләнгән дөньяны мәхәббәтле Гакыл коткарыр» дигән сүзләр белән тәмамлыйм.
Аллаһны сөюебез белән без илаһи Сәмруг кош көзгесендә үзебезне дә сөябез.
Аллаһны сөю белән Аллаһтан курку арасында математик тигезлек билгесе куярга мөмкин.
Әгәр кальбендә Аллан юк икән, анда әхлак та юк.
Киресе дә дөрес.
Адәми зат өчен Алла—әхлак ул.