Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЫШАНАМ


Ләйсән Фәтхетдинованын зур шагыйрь булырга мөмкинлекләре бар Ходай ана табигый сәләтне мул итеп биргән. Дөньяны шагыирь-рәссамнарча күреп, танып белергә, һәм шул чынбарлыкны күнеле аша үткәреп. Үз Дөньясын булдырырга сәләтле кыз бала ул. Нечкә тоемы, образлы күзаллавы, тел байлыгы булмаса. билгеле, мона ирешү мөмкин түгел
Ләйсән әле яшь. ул 2008 елны урта мәктәпне тәмамлап. Казанга килде, журналистлыкка
укырга керде. Дөресрәге, яшь каләм ияләренең республика күләм төрле әдәби ярышларда жинүләр, шул исәптән Гран- прилар яулап. Казан университетына имтиханнарсыз гына үтә алды Димәк, максатчанлык, тырышлык җитәрлек бу кызда'
Ләйсән Фәтхетдинованын язганнары (ижаты дип тә әНгү ярыйдыр) белән байтактан танышмын. Анын шигырьләрен матбугатта инде биш-алты ел буе күзәтеп киләбез Алар башта Балык Бистәсендә чыга торган «Авыл офыклары» газетасында басылды. Төрле конкурсларда призлы урыннар алды. Хәзер инде Ләйсәннен тезмә һәм чәчмә язмалары чыкмаган басмалар Республикада юкгыр да. Халкыбызның төп әдәби журналы булган «Казан утлары»нда да анын шигырь цикллары берничә мәртәбә дөнья күрде
Үз гомеремдә байтак кешеләрнең иҗатлары турында матбугатта сүз әйтергә туры килде мина төрле кәеф, төрле
теләк белән язылды алар; кирәк өчен дип. азапланыбрак язган чаклар да булмады түгел. Ә бу кечкенә генә кереш сүзне язу мина рәхәт! Теләп, өмет-ышаныч белән язам. Талантлы яшь кеше турында фикер әйтү бит бу Өстәвенә. Ләйсән минем якташым да бит әле. Хәтта мәктәптәшем дә
Сонгы елларда, шөкер, әдәбиятыбызга күзгә күренерлек яшь көчләр килә Берара буыннар өзеклеге килеп чыгу куркынычы да бар иде Бүгенге унсигез-егерме яшьлек каләм ияләре—90 нчы еллардагы милли күтәрелеш шытымнары алар Ләйсән дә шулар рәтеннән. Бу яшьтә, гадәттә, мәхәббәт-сөю. ашкыну-сагыну. кавышу аерылышу, ягъни, күбрәк шәхси интим тойгылар турында язалар Моны гаепләп тә булмый. Табигый хәл. һәммәбезнен диярлек башыннан кичкән хәлләр Шуна күрә дә андый шәхси хисләрнең бүтәннәр өчен кызыклыгы да чамалы Ләйсән бу яктан аерылып тора, Шәхси кичерешләр белән бергә, анын ил-халык язмышы турында уйланулары да җитәрлек Ил агасындагы кебек фәлсәфи фикерләре бар анын кайбер шигырьләрендә. Тарихи хәтерне җуймаган кыз бала ул дияр илем мин аны Каян килә бу сыйфат? Әлбәттә, туган ту фрактан, шул җирнең рухыннан Ләйсән - Кот ш- Бөкәш кызы Борынгы Чаллы (КамАЗлы Чаллы түгел) якларыннан ул Бу төбәктә Чаллы исемен йөрткән биш-алты борынгы авыл әле дә бар Казан ханлыгы ез ыд|лч та. байтак дистә еллар буе. кирмән-ныгытмалар корып, баскыннарга каршы көрәшкән әле безнең бабаларыбыз Тарихи хәтер, мөгаен, шул геннардандыр
4 затлык—бәхетең Хәтерең—-тәхетең Җитезлек—ометең Шунда син - берботеи'
—дип яза Ләйсән үзенең бер шигырендә
Ләйсән төрле жанрларда каләмен чарлый Шигырьләрдән тыш кыска хикәя кыйссалар ижат итә. аналитик характердагы публицистик мәкалә язмаларда да үзен
сыный Колачны кинрәк алгач, «ижат кишәрлеген» чабып чыгарга көче җитәрме'’ Нәтиҗәсе ничегрәк булыр, дияр кемдер. Унсигез яшьлектәгеләргә нәтиҗәләр турында сорау бирү кыен. Ышанырга кала. Ә монын өчен нигез бар. Мин үзем Ләйсәннең иҗади киләчәгенә ышанам.