Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢГЫР КЫЗЫ


Челлә җиленен кайнар сулышы анын иреннәрен көйдереп алды
Борынына яна чабып ташлаган печәннен хуш исе кереп тулды.
Кайдадыр якында гына чикерткә чекердәде. Куллары белән
сыпырганда татлы җиләк исе сенгән чәчләре арасында әллә шөпшә, әхтә бал корты безелдәде.
«Янгырда тудын син, кызым», ди ана әнисе.
Әйе, ул чынлап та, Янгыр кызы!
Әллә нинди гаҗәеп матур яңгыр иде. Үзе көчле, гайрәтле, үзе жылы. кояшлы. Кояшнын шатлыклы йөзеннән таммады микән әле ул тамчылар0
Әйтерсең, ул бер генә кискен хәрәкәт ясап борылды да. кинәт, атлә кайсы караңгылыктан яктыга табан зур күзләрен ачып җибәрде. . һәм Дөньяга күз салды. Дөнья да анын күз карашлары сымак киң, зур һәм якты иде.
Ул көннән тагын нәрсәләр хәтерли сон? Карашына калкып чыккан олы тәрәз өлгеләрен хәтерли. Битараф йөзле пыяла буйлап тәгәрәшкән янгыр тамчыларын хәтерли. Якты кояш нурларында җемелдәшкән юеш яфракларга, шундый ук тамчыларның бәрелеп меңләгән кыйпылчыкларга бүленеп, шул пыялаларга чәчрәп таралганын хәтерли.
Яшәеш аны Яңгырлы капкасына кабул итте.
Зурлап капка ачып торырга да кирәк түгел иде югыйсә. Шуышып чыгар өчен капка асты да артык иркен иде. Кулларында нәни генә ике пакь төенчек. Берсендә—пәрәнҗәсенә капланып тыйнак кына Иманы елый, ә икенчесендә— чиксез наз, ләззәтләр вәгъдә иткән ике күзен мөлдерәтеп Нәфсесе елмая...
Ул чалкан яткан җиреннән йөзтүбән борылды да, куе сусыл үләннәр арасына кереп яшеренгән каен җиләген өзеп челлә җиленә елмайган коры иреннәренә терәде. Аннары торып таралган чәчен төйнәп җыйды. Тулы күкрәкләрен назлы кояшка ачып җибәргән күлмәгенең сәдәфләрен барлап төймәләде. Ромашка, мәтрүшкә, тагын башка чәчәкләрнең таҗзары һәм шулар арасында адашып кайнашкан бар бөҗәкләре, кырмыскалары белән тере келәмне хәтерләткән итәкләрен бср-ике генә сыпырды да аякларына күтәрелде
Аннары, куе кызыл җиләкләр белән мөлдрәмә тулган чиләген әллә нинди бер рәхәтлек, кәеф белән кулына алды да шарлама шаулавы янгырап торган бөдрә таллык буйлап, жиләк вакытына гына янарып. түшәлгән үләненен башлары гына кыркылган йомшак, нәфис кенә сукмактан авылга табан юл тотты.
Печән вакытына, һәрвакыттагыча. шәһәрдән бар булдырган- булдырмаганы кайтып җыела. Көтү кузгалу белән авыл эче кыска бер вакыт кына гөжләп ала да, энгер-менгергә кадәр тынып кала.
Бу юлы да нәкъ шулай Житмәсә. бүген шимбә көн. урман-басуларда халык тагын да күбрәктер, чалгы чыжлавы, анда-санда шаярышкан, рәхәтләнеп көлешкән тавышлардан урман кайнап торадыр
Ә Нәфисәнең инде китәр вакыты җитте. Юлына иркенләп әзерлән дип абыйсы белән әтисе урманга да икесе генә киттеләр Шуңа күрә, вакыт табып, тизгә генә тау итәгенә җиләккә дә менеп төште
Кичкелеккә яшь тавык суеп, аш әзерләп, үзләре өчен генә кечкенә кунак табыны җыйдылар, чатнатып мунча яктылар Һәрвакыттагыча Тик бу юлы әзер кунак табынына көтмәгәндә чын кунагы да килеп керле-каичандыр шушы авылда математика укытып киткән Илсур абый
Нәфисәгә абый кеше инде ул. Ничә яшькә олырак икәнен төгәл генә әйтә алмаса да. араларында бер ун гына ел барлыгы билгеле иде Сирәк- мирәк кенә шулай авылга сугылганда Нәфисәләргә керми киткәне юк анын. Заманында әтисе белән бергә эшләгәннәр алар. Гел кереп йөрүе шул форсаттан икәненә беркемдә дә шик юк иде
Алай да, мәктәпне бетергәннән бирле Нәфисә белән беренче очрашулары иле. Сонгы бер-ике елны укытып та маташты әле ул аларны. Карап торуга матур гына, буйчан, төз. матур гәүдәле егет сыйныф алдына кереп басуга әллә нишләп кызыл чөгендер шикелле кызара да куя иде
Шул Хәтирәләре исенә төшеп Нәфисә, иренеп кенә, кыр җиле үпкән иреннәрен чит-читләреннән элеп кенә елмаеп куйды да. бераз кызыксынулы көлемсәр карашлары белән кунакны күздән кичерә башлады
Кунак ир дә үз чиратында, үзе Лотфулла абзый белән нәрсәдер сөйләшкән булып кыланса да, анда-санда Нәфисәгә дә күз төшергәләде Тик. кызга борылып караган саен, ин кирәкмәгән чакта гына чөйгә эләгеп тартылган бау шикелле, карашларын Нәфисәнен күхтәреннән тиз генә йолкып ата атмый изаланды. Берничә кат шул кыен хәлгә калганнан сон. өстат артына кереп утырганчыга тиклем, кызга башкача борылып карарга базнат итмәде Ирнең үзеннән нигәдер карашларын яшерүе, әллә нидән каушап, югалып калуы Нәфисәне иләсләндсреп. дәртләндереп җибәрде Әйтерсен. аны кинәт кенә шушы вакыт киңлегеннән икенчесенә кысрыклап чыгардылар да. бу яна әйләнештә үзен бөтенләй башка кеше, дөресрәге, бөтеңтәй башка кыйммәтләргә ия хатын-кыз итеп хис итәргә форсат бирделәр: монда аны һичшиксез яраталар, телиләр кебек иде. Аны әллә нинди биеклекләргә күтәрелә ала торган таганга утырттылар да югарыга, һаман югарыга, ул әлс бервакытта да татып карамаган биеклеккә чояргә. ымсындырырга тотындылар
Шушы күңел күтәренкелегеннән анын тәне буйлап кайнарлык Йөгерде, үпкәләре кысылудан сулышлары калтыранып, башлары әйләнеп китте Агарынып киткән бармаклары белән ул тиз генә күлмәгенен өске сәләфен ычкындырып җибәрде, билендәге путасын кысыбрак бәйләде, җыелып куйган чәчләрен аннан-моннан төрткәләде дә. үзен-үзе кулга алырга тырышып ишек яңагына терәлеп тынып калды
Өстәл артында әле бер-берсенә сүзсез карашлар гына ташлап утырсалар да. алар үзләрен тулысынча чолгап алган бу яна кичерешләрдән арына алмадылар. Нәфисәнен әтисе, әнисе белән корылган әнгәмәдә катнашса ла. бу сойләшүнен нәрсә турында барганын да. нигә кирәклеген дә ныклап
■I. .к у.
анламады сымак. Киресенчә, бу хәл аларга бары комачаулый, бер-берсенең күзләрнә яшерен генә ташланган карашлары белән күңел төпләрендәге әллә нинди нечкә кылларына кагылып иркәләнү ләззәтеннән мәхрүм итә иде.
Аларнын бу халәтен Лотфулла абзый белән Мөжәһирә апа да күреп, тоеп торып, инде ничәнче ел ялгызак яшәгән кызлары өчен эчтән генә куансалар да, нәрсә кылырга, үзләрен ничек тотарга икәнен белми кыенсынып аптыраганнар иде.
—Кызым, син дә сыйланыбрак утыр әле,—дигән булды Мөжәһирә апа, кызын бу чолганыштан аеру нисбәтеннән,—иртәгә бит синен дә юлга
кузгаласын бар.
Нәфисәне бу сүз сискәндереп җибәрде. Чынлап та, иртәгә тагын яна көн туачагын, ә иртәгәсен инде хәлләр бөтенләй башкача булачагын күнеленнән кичереп, алдында торган шәрабле бокалын кулына алды да урыныннан торып басты:
—Әйе, әле тагын кайчан шулай очрашырга туры килер. Илсур абый, әйдәгез әле, очрашу хөрмәтенә берне йотып куйыйк. Әти, әни, әйдәгез, сез дә.
Өстәл өстенә исем өчен куелган, кунакчыллык билгесе итеп кенә бокалларга коелган шәрабкә дә бу тамашада роль табылды—шушы чолганышны сүтү, кыенсынып утырган дүртесен дә, ниһаят, бу хәтдән коткару, һәркайсын үз урынына кайтару, жөпләү бурычы.
Нәфисә бокалын тотып, кунак итепме, башта Илсурга, аннары әтисенә, аннары әнисенә таба үрелде Киеренкелекне арттырмас өчен бокаллар да тыйнак кына зенләде, шәраб йотымы да ымсындырып кына иреннәргә бәрелеп алды да, пыялада матур кызгылт эз калдырып бокал төбенә шуып төшеп чарасыз тынып калды.
Инде барсына да бераз жинелрәк булып китте. Иркен сулап һәммәсе дә бокалларын ашъяулык өстенә куеп, кайсы жимешкә, кайсы конфетка үрелде. Чәшке-чынаяклар, бал калаклары телгә килеп, өстәл артындагылар фәкать шушы савыт-саба тавышларын тыңлар өчен генә өстәл янына җыелган сыман, берсе дә ләм-мим сүз катырга базмый, тавыш-тынсыз гына капкалап утыра башладылар.
—Ярый,—диде, ниһаять. Илсур.—Мин кузгалырмын инде, юллаганын юлда булуы хәерле диләр. Рәхмәт сезгә, Лотфулла абзый, Мөжәһирә апа. сыегыз, якты йөзегез, җылы сүзегез өчен. Нәфисә, сина да, рәхмәт... Сине күптән күрәсе килгән иде инде.
Тагын нидер әйтәсе килеп ир туктап калды. Ун ел бит! Ун ел буе очратырга теләп кирәк-кирәкмәсә дә шушы авылга йөрде Бәлки онытып та булыр әле дип, вакытны эзәрлекләми сабыр итте Бигрәк яшь бит, үз тинен табып бәхетле булсын диде. Нишләптер, Нәфисәдә, бәхетле булырга ашыкмады. Уңмаган иреннән аерылды да үзе генә тик яши бирде.
Илсур сүзне кайсы очыннан башларга белмәде. Мөжәһирә апа белән Лотфулла абзыйның да шикләрен фаш итеп барсын да сөйләп бирәсе килде. Юк, дөресрәге, кыска гына итеп бер сүз белән генә, шушы тост вакытына гына сыярлык итеп әйтеп бирәсе. Аерылганлыгын да, ташбәгыръ дип уйламасыннар өчен, балаларына һәрвакыт ярдәм итеп торганын да. хатынына фатирын калдырып китсә дә, үзе дә урамда түгеллеген. Яхшы эштә эшләвен белдерәсе килде. Ә ин мөһиме Нәфисәне, бары тик Нәфисәне генә үзенә тормыш юлдашы итәсе килүен, бар кыйммәтләреннән дә өстен куеп яратуын сөйлисе килде. Әле тагын Нәфисәне инде, мәктәпкә кергәнче үк күргәне булганлыгын, анын аксыл кашлары арасыннан моңсуланып торган зәңгәр күзләрен күреп, и, минем булачак хатынымның да күзләре шушындый төстә булса иде дип теләгәнен. Авылга укытырга да үз теләге белән, ул кыз хәзер нинди булды микән дип, юри генә кызыксынып килгәнен әйтеп бирәсе
килде. Уйлары белән бер ярдан икенчесенә бәргәләнде-бәргәләнде дә. агпә кайсысына эләгеп чорналып, һуштан язып туктап калды Илсур. Шуна. әйтелергә теләп, ирнен эчке кайнарлыгыннан тулышкан хисләре, акылы ничек кенә тыеп калырга теләсә дә. гади сүзләргә генә дә риза булмый, анын иреннәреннән түгел, ә күзләреннән, яшьләре булып бәреп чыкты.
Шул каһәр, сабырсыз күз яшьләре, хәлнен барысы уйлаганча вакытлыча гына түгел, ә күпкә мөһимрәк, тирәнрәк икәненә ишарә ясап, өстәл артындагыларны тагын пошаманга салды. Ирнен кытыршы чигәләреннән никадәр мул итеп аксалар да. өстәл артындагыларнын берсендә дә ул яшьләрне күрәсе килү теләге тумады, кызыксыну уятмады. Киресенчә, һәммәсе дә бу хәлне күрмәмешкә салышып, дәррәү башларын аска иделәр
Әлбәттә, башка вакытта булса, табыннын бу өлешендә гади авыл халкына хас куна калу мәсьәләсендә кыстаулар башланыр иде. Әмма бу юлы. бик теләсәләр дә. Лотфулла абзыинын да. бигрәк тә Мөжәһирә аланын авызыннан андый сүзләр ишетелмәде Хәер, Илсур аны үзе дә көтмәде.
—Тәки китергә булдын инде,—дия-дия. хуҗалар аны капка төбендәге машинасына тиклем озата чыктылар. Жилкәсеннән кагып сөя-сөя. теләкләрен тели-тели, ир машинасына утырып китеп, олы юлга борылып күздән югалганчы карап калдылар.
Нәфисә чыкмады. Әтисе белән әнисе әйләнеп кергәнчегә тиклем ияген учларына терәп елмаеп тик утыра бирде. Китеп барган ир, күз яшьләренә манчып, шулай онытылып елмаеп утырырлык итеп кызнын күнеленә әллә ни тамызып киткән иде. Әллә өмет тамчысы, әллә гади генә куаныч Ничек кенә булмасын, ул шушы хәлгә чын күңеленнән куанды.
«Нишләп мин моны алданрак шәйләмәдем икән сон?* дип уйлады ул. •Нишләп элегрәк күрмәдем икән сон мин аны. ике ел акбур тотып каршымда басып торган ләбаса. Ә ул тагын да матурайган. Чем-кара чәчләрен көмеш кыллар араласа да һаман егетләрчә матур, төз,»—дип уйлады ул.
— Кызым, ятыйк инде. Иртә таннан юлга да кузгаласын бар
Әйе, иртә таңнан ул юлга кузгалыр. Илсур узган юлдан, иртән, машинасы белән яктыртып ул узар. Икесе бер тарафка юл алалар бит
— Бу Илсурны әй гәм. бер яшь кенә укытучыга өйләнеп чыгып киткән иде. һаман яшиләр микән9 Алып килгәне дә юк. сөйләнгәне дә
Йокы бүлмәсенә керешли карчыгына ташлаган кебек кыланса да. Лотфулла абыйнын бу сүзе Нәфисә өчен иде. албәттә.
Ишетте аны кызы Тик. эндәшмәде генә Әтисе дә башка сүз катмады
Барысы ды сабыр гына яна туасы көнне көттеләр, яна көн барын да үзенчә унай хәл итәчәгенә өмет иттеләр
Нәфисәнең бит хыялларга бирелеп хисләнеп утыруы да бүгенге рәхәтлекне, бәхетне тулысынча бүген татып каласы, ул кичерешләрне мөмкин кадәр озаккарак сузасы, ин татлыларын мендәренә тиклем алып киләсе килүдән генә сымак иде Иртәгә тагын әллә кайдан болыт күтәрелер дә. яңгыр тамчылары мәрхәмәтсез рәвештә барын юып төшерер Кояш нурында ялтыраган юеш яфракларга бәрелеп анын хисләре менлә>ән кисәкчекләргә бүленеп челпәрәмә килеп, яшәешнен битараф пыялаларына чәчрәп агып төшәр
Ничәнче кат инде шулай!
Янгыр кызы шул ул!
Шуна һаман ялгыз ул.
Икенче көнне, тан туар-гумас Нәфисә юлга кузгалды. Төн буе керфек тә какмады. Әмма ләкин ул үзендә бер авырлык та тоймады Йөгерә-йөгерә әйберләрен җыйды, әнисе кысташа-кысташа тутырган күчтәнәчләре белән
аларны машинасына урнаштырды. Картлар авыр эш көне алдыннан тагын бераз ял итеп алсыннар дип, эшне озын-озакка сузмый гына йорттан кузгалып чыгып та китте.
Магистрльгә борылганчы авыл юлы тып-тын булып, бер машина әсәре дә күренмәде. Олы юлдан узган машиналарның утлары гына ерактагы жәйге рәшә кебек ялт-йолт килеп югалды да янды, янды да югалды.
Магистраль юлга борылуга, машинасы артыннан әллә кайдан пәйда булган ят бер машина бастырып килә башлауын күреп Нәфисәне курку алды. Әллә берәрсе шаярта микән дип, көзгесенә күпме генә текәлсә лә. фара яктысында берни күрмәде. Бу тирәдә кесә телефоннары да бик тотмый. • Бер үлемгә—бер сәбәп» ди торган иде әбисе. Нәфисә анын хаклыгын, менә хәзер, үз тәҗрибәсендә исбатлар ахрысы.
Кыз машинасының тизлеген күпме генә арттырса да. арттагы машина бер адымга да артыннан калмады. Шунысы тагын сәер, куәте Нәфисәнен машинасыннан күпкә артык булса да аны читкә дә кысрыкламады, алдына чыгып юлын да басмады. Артыннан тик килә бирде.
Авылдан да хәйран ерагайдылар. Нәфисә инде бөтен белгән догаларын укып бетерде. Хак Тәгаләдән бар гөнаһлары өчен гафу да үтенде. Ул да булмады, теге машина үкереп узып китте дә утлары белән уйнап ана туктарга ишарәләп, үзе тукталыш павильоны янына барып туктады. Нәфисә аны- моны уйларга өлгергәнче машинадан кемдер сикереп төште дә. кулларын болгый-болгый юлга, анын каршысына чыга башлады.
Кыз. әллә танып гажәпләнүеннән, әллә каушаудан чак кына аны бәрдермәде. Чыжлап узып китеп берникадәр барды да. тизлеген акрынайтып юл читенә чыгып туктады.
Бер мизгелгә бар да тынып калды. Нәфисә юлбасарын таныса да ачуланып та, шатланып та анын каршына ташланмады. Бары, машина утыргычына башын салып күзләрен йомды. Ирдә әле һаман юл уртасына баскан килеш, алга табан ни кылырга белми аптырап тора иде. Аннары. Нәфисәнен машинасыннан чыгарга ашыкмаганын аңлап, акрын гына үзе ана таба атлады...
Аларнын бер тапкыр да мондый тирән тетрәнү кичергәннәре булмады. Шул бер мизгелдә, ничәмә еллар бер-берсен теләп эзләгән иреннәр, сулышка-сулыш. йөрәккә-йөрәк тибеше кушылды да. шушы мөһим нәрсәләр генә гамәлдә калып, калган бар дөнья җуелып юкка чыкты. Әйтерсең алар—ике жан. ике тән бер булып зәңгәр күккә атылдылар да. шунда эреп әллә болыт булып актылар, әллә йолдыз булып җемелдәделәр, әллә кояш нуры булып галәмне иңләделәр. Тынычлыгын югалткан кулларының татлы кайнарлыгында янып, бу дөньялыкта әллә бар. атлә юк булдылар. Жанга—жан. тәнгә—тән куанды..
Кайдадыр, беркем төртеп күрсәтә алмаган сызык артында—фани дөнья. Ул фанилык катында, иреннән шул ук хисләрне өмет иткән Илсурнын ташлаган хатыны, иң гадел кеше итеп яратучы ике улы. аны гаиләчел кеше итеп белүче шаһитләр. Нәфисәне акыллы, сабыр кыз. дип горурланучы Лотфулла абзый белән Мөжәһирә апа. балаларына һәрвакыт үрнәк итеп куйган башка туган-тумачалары, тагын әллә кемнәре торып калган.
Ул торып калганнарда бу икәүнен һич эше юк иде.
Тик, әнә шул калганнардан кача алмаган кебек, хәзер инде алар бик теләсәләр дә бу кичерешләрне оныта да. шушы мизгел тарихын башкача яза да. бер-берсеннән миллион чакрымнарга ерагайсалар да шушы бәйләнеш ноктасыннан бер генә кәлимәгә ерагая алмаслар. Ул гел янәшәдә яшәр, башкача бер тапкыр да кабатланмас өчен, бу икәү, һәрвакыт, шушы көрчеккә әйләнеп кайту теләге белән янсыннар өчен, кайта алмый тилмерсеннәр өчен..!