Логотип Казан Утлары
Поэма

ТОРМЫШ—СӘХНӘ

ТОРМЫШ—СӘХНӘ
ПУБЛИЦИСТИК ПОЭМА
Драматургия классигы Галиәсгар Камалга
Ул сәхнәгә тумышыннан килде. Балачактан белде иңен. буен. Аның өчен сәхнә—тормыш иде. Тормыш аңа булды бары уен.
Бер актер авызыннан
Тормыш—сәхнә. Анда гомер кичә Бала-чага белән яше-карты.
Сәхнә—уен. Сәхнә—ялган туе.
Чын тормышта кайный... сәхнә арты!
Сәхнә аргы... тоташ пыяладан Корылгандыр, ахры, бар дивары: Үтәлигә барсын күреп була,
Күңел биреп кара син нибары.
Тормыш—сәхнә. Бер әйләнеп килеп Кабат баса торган куласа ул:
Басам дип тә, кайчак басмый кала, Ходай кушып, бүрең уласа ул.
Үткәннәргә карап, бүгеннәргә баксаң, Рухи ярлылыкка китә исләр.
Нигә менми таман сәхнәсенә Яңа Зөлфәт, яңа Мөдәррисләр?!
Җәүдәт ДӘРЗАМАН (1945)- шагыйрь, прозаик, публицист; «Җир авазы», «Илләр /изә Илгизәр», «Чорлар кайтавазы». һ. б. китаплар авторы. Казанда яши.
Чорлар кичеп аккан Иделкәйнең «Илкәем!» дип даулар гавамы юк. Күңелләрдә йөргән изге җырның Азагы бар, әмма дәвамы юк.
Тарих төпкеленнән Тукай калка, Күз салыйм дип. Печән базарына. А1
Никадәр охшаш заман килгән, Никадәрле азык язарына:
Һәр чат саен яшь тәтәйләр баскан. Иңнәренә нәни сумка аскан. Китсәң дә тик ялгыш тиеп кенә, Сарылалар
«На работе!» диеп кенә.
Кире кайткан Дәүләт Думалары, Киледә су тоя депутатлар—
Һаман «урыс» диеп кайгырталар, Урыс түгелләрне кем соң яклар?!
Элек әле татар татар иде,
Ук булмаса, хет сүз атар иде. Думаларда дистә урын алып,
Каты төшләрне дә ватар иде.
Бишәр гасыр эзәрлекли икән Бер җибәргән бер тарихи хатаң. Моң да бирми сиңа, тын да бирми Мәскәү кулы тоткан милли якаң.
Тормыш—сәхнә. Яшәү—комедия, Тамашачы бары көлә генә. (Тәкъдим булса, бүген Тукай үзе Узмас иде Гукай бүләгенә...!
Гормыш—сәхнә.
Әнә Җәлил кайткан,
Дәлил кайткан кичеп гарасатлар. Гарасатлар кичкән дәлилләрне— Исхакыйлар, Туфан, Җәлилләрне Кабат буяр, кабат җуяр өчен Көнен көтеп тора кара затлар.
Тормыш—сәхнә, таптап, изеп уза Җанга газиз, изге нәрсәңне дә: Күңелеңдә с инең җомгамыни?!— Бөгә—
Әйләндер.» чәршәмбегә!
Каннан исереп, Сталиннар китсә, Штаниннар килә алмаш белән— Татар илен кабат сыртка сала. Канун дигән булып, янбаш белән.
һәм ил ята.
Ята—
Кайтарылып,
Кабат сыртка баскан зур чабата. Тарих шулай безнең борыннарны Каната шул кабат кайта-кайта.
Тормыш—сәхнә.
Каф тау илләрендә Гөнаһсызга кыела күпме җаннар: Бөтенлеге өчен Россиянең Кан коеша шул ук россияннар...
Бу афәтләр һаман килә тора Буй сындырмас Бүре ыруына.
Башка кавем түзәр иде микән Каршы якның болай кыруына?!
Ичкерия канлы сәхнә булса,
Садовое кольцо—сәхнә арты. Бөтенлек дип, җимерү хисабына Баеп калу—эшнең бөтен шарты.
Тормыш—сәхнә. Узган гөнаһларны Кайта-кайта искә төшерә шул— Кагылып булмый тарих битләренә, Утлы юллар җанны пешерә шул.
Тормыш—сәхнә. Барын бутап бирә Карасында, соры, аклыгында. Манаралар кискән дәһриләрнең Мулла итә улын картлыгында.
Гаҗәп халык! Алар—диндар, имеш, Вәгазь укый сиңа, дингә дәшә.
Тик сүзләре җанны җылытмый шул, Дәшкән офыклары—тоташ рәшә.
Тормыш—сәхнә. Килгән заманалар Бер ишарә гүя үткәннәргә: Ишеп-ишеп кайгы хәсрәт бирә Ихласыннан бәхет көткәннәргә.
Хәлилләрне Исмәгыйльләр атса.
Мин бай, диеп, кайчак элек заман, Исмәгыйльне Исмәгыйльләр ата— Безнең хәлләр, димәк, күпкә яман.
Элек бер бай ярлы кызын сөйсә, Ярлы егет сөйсә бер бай кызын, Тарихлары бәет булып киткән, Бәетләре булган, ай-һай, озын.
Бу хәлләрдән хәзер бәет тумый,
Мәет кенә туа яшь анадан.
Үзебездән моңа зарланыйкмы, Зарланыйкмы әллә заманадан?
Атлап булмый хәзер хәтта саплам. Өйдә саклан, эштә, тышта саклан—
Искеләрен атып өлгермиләр,
Яңа байлар туа катлам-катлам.
«Мерседес»та узып китә берәү. «Запарай»дан төшеп кичә генә.
Каян болай бик тиз байган. димсең?— Минем исәп, синең исәбеңә!
Тормыш—сәхнә. Бөек түнтәрешләр Узган юкса безсез, сезсез генә.
Әмма ләкин безнең өчен дә ул Узмый калмаган шул эзсез генә.
Акчуриннар фабрикалар җуйган, Рәмиевләр җуйган алтыннарын.
Асыл затлар, фани кичәр элек,
Тәүдә кичкән Себер салкыннарын.
Гасырларны кичкән кулъязмалар Төтен булып очкан морҗаларга.
Сука белән җир сукалау калган Чабаталы мәэюс морзаларга.
Тормыш—сәхнә. Түнтәрелгәннәрнең Коммун булып үсте балалары.
Үстеләр дә, кемнәр түнтәрсәләр. Түнтәрделәр шуны аннан ары.
Түнтәрделәр җайлап, ипләп кенә, Дәлил арты дәлил сипләп кенә: Ябырылып килгән ярлылыкны Кабул итте халык җөпләп кенә.
Элек, имеш, тормыш начар булган, Аның шәбе менә хәзер икән:
Яңа байлар ярлы ябагайга Җанын бирергә дә әзер икән.
Гик әлегә алар алтын ала Читкә аккан нефть акчас ына.
Күккә сонган буровойлар гына Үсеп чыга ярлы бакчасына.
Яңа байлар анысы эшне җайлар.
Тик ярлылар ничек гомер юллар?! Ничек яшәр, нинди нәрсә ашар.
Тере акча күрми айлар, еллар?
Тормыш—сәхнә. Әле кайчан гына Герой иде Ильич. Виссарионычлар. Инде милли каһарманнар булды Батька Махно, Врангель. Юденичлар.
Тик бер нәрсә һаман үзгәрешсез, Татар идек, калдык татар булып. Тарих күзләреннән көпшә карый, Йөрәкләргә ядрә атар булып...