Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЛӘР ШӘҖӘРӘСЕ


1999 елны Лондонда «Дөнья картасы» («Атлас мира») дигән китап басылып чыга һәм
анда Россия халыклары арасында төп ике тел дип рус һәм татар телләре күрсәтелгән
Бу—татарларның сан ягыннан икенче урында торуы белән генә түгел, ә бәлки татар теленен
Иделдән алып Тын океанга кадәрле жәслгән Тартарня киңлекләрендәге төрки телләр
төркеменә керүе белән анлатыла. Төркиләр турында сөйләгәндә. VI-VII гасырлардагы төрки
каганатны гына түгел, анын составына кермәгән башка халыкларны да күздә тотарга кирәк Л
Н Гумилев болай дип яза: «. аларнын кайберләре, әйтик, төрекмәннәр, госманлылар,
әзәрбайжаннар—монгол кыяфәтле булмаганнар. Бүтәннәр—якут, кыргыз, хакасларнын
борынгы бабалары каганатның явыз дошманы булган. Өченчеләр исә. мәсәлән, балкарлар һәм
чуашлар борынгы төркиләргә кадәр үк калыплашканнар » (Древние тюрки —М. 1993) Утрак
тормышта яшәгән илләрнен көнкүреш мәдәниятенә караганда даладан далага күчеп яшәгән
борынгы төркиләрнең тормыш-көнкүреше чагыштырмача азрак өйрәнелгән «Сәбәп
төркиләрнен һәм башка күчмә халыкларның күршеләреннән түбәнрәк булуында түгел,—дип
дәвам итә Гумилев.—хикмәт шунда, тимер яисә ташка караганда киез. тире, агач һәм мехлар
бик начар саклана Менә шуна күрә дә Европа галимнәренең күбесендә күчмә халыкларга
карата «кешелек катлыклары» дигән тискәре караш туган*
Истәлекле һәйкәлләрнең ничек сакланышын икс тарихи истәлек—Вавилон һәм Пальмира
мисалында күрергә мөмкин Багдадтан 90 чакрым ераклыкта урнашкан легендар Вавилон
кирпеч чималыннан эшләнгән, шунлыктан ул дымлы юеш шартларда акырынлап югалуга
дучар. Әгәр Гыйрак хөкүмәте һәм халыкара оешмалар кайгыртучанлык күрсәтмәсә. анардан
инде күптән гигант балчык өеме кат га н булыр иде. Дәмәшыкътан 240 чакрым читтәге Сүрия
сахарасына урнашкан гранит мәрмәр Пальмира исә Рим дәвереннән исән сакланып калган
сирәк шәһәрләрнең берсе Аның сурәте борынгы тарих дәреслекләренен тышлыгында бирелә,
шагыйрьләр исә Санкт-Петербургны Төньяк Патьмира дип атаганнар
Төрки халыкларның ватаны—Алтай, алтай телләре гаиләсенә әле тагын монгол,
тунгус-манчжур, корея һәм япон төркемнәре дә керә Алтай гаиләсенә урат-юкагир,
эскимос-алеут һәм чукот камчат тамырлары да килеп тоташа
Галимнәр телләр арасындагы генетик бәйләнешләрне 3 мен еллык вакыт үлчәме арасында
гына дөрес итеп бәяләргә мөмкин, чөнки атга таба телнен төп сүзләре «коела» бара яки
танымаслык булып үзгәрә. Бу очракта, беренчедән, сүз күбрәк һинд европа телләре турында
һәм. икенчедән, телнен структур төзелеше түгел, сүзлекнең тулаем составы, лексикасы
турында бара Асылда структура гелнен скелеты, грамматик күрсәткечләре Мәгьтүм булганча,
скелетлар исә менәр елларча саклана Әйтик, археологлар безнен эрага кадәр яисә сонрак
яшәгән динозаврларның кече фрагментларына—арка сөягенә, тешенә, койрыгына,
кабырчыкларына карап анын тән төзелешен, килеш- кыяфәтен шактый тулы итеп күз алдына
бастыра алалар Грамматик күрсәткечләргә килгәндә, телнен төп үзенчәлекләреннән булып
килешләр системасы санала. Латин һәм рус телләрендә 6 падеж санала венгрда исә 25.
борынгы төрки һәм шумерларда 11 исәпләнә Шунысы игътибарга заск
әлеге искә алган унбер килешләрдәге кушымчаларның азагы бер-беренә тәнгәл килә.
Борынгы һәм хәзерге төрки телләр арасында «кече фрагментлар»нын үзара бәйләнеше биш
мен еллар аралыгында әле дә булса сакланып калган. Кыскасы, лингвоархсологлар өчен
өйрәнү, чагыштыру, кайбер нәтижәләр ясау өчен тарихи материал җитәрлек.
Узган гасыр башында кайбер тел белгечләре шумерны алтай телләре семьялыгына
керткәннәр иде. 70нче елларда бу хакта Олжас Сөләйманов та мәгълүм китабында язып
чыкты. (Жәяләр эчендә булса да әйтим, 2004 елны Казанга килгәч, мин ана Татарстан фәннәр
академиясенең «Шумер һәм төрки телләрдәге килеш системасы мәсьәләләре» дигән
җыентыкны бүләк иткән идем). Күчмә халыклар өчен Месопотамия бер дә ят булмаган; ә
еврейлар, шушы Месопотамия, Фарсы һәм Каф таулары аша Иделгә килеп җиткәннәр һәм,
төркиләр белән берлектә, шанлы- кодрәтле Хазария дәүләтен төзегәннәр.
Көнбатышта төркиләр Месопотамия һәм Европа халыклары белән үзара багланышта
яшәсәләр, көнчыгышта исә аралашыр мөмкинлекләр бик күренмәгән чөнки Америка
кыйтгасына әле халыклар күчеп өлгермәгән, ә сонрак Америка изоляциядә кала.
XX гасыр азакларына кадәр шулай дип исәпләнде: янәсе, америка индеецлары— Тын
океанны салларда кичеп чыккан полинейзий утравы токымнары. Икенче вариант—Атлантик
океанда адашып калган корабльләре белән очраклы рәвештә кыйтгага килеп эләккән
африкалылар, яһүдләр, викинглар. Өченчесе—Беринг бугазы аша Себердән Америкага
күчкән аучы-сунарчылар. Әмма XX гасыр азагындагы ДНК анализларыннан соң мондыйрак
хәл ачыклана: Америкага караганда Полинейзиядә кешеләр берничә мен ел элек инде яши
башлаганнар. Европа һәм Африка кораблары Америкага шулкадәр сирәк килеп эләккәннәр
ки. андагы алҗыган һәм аз санлы экипаж кешеләре индеецлар цивилизациясенең
калыплашуына бернинди йогынты ясый алмаганнар. Аннары килеп, Америка кыйтгасын
безнен эрага кадәр үк, 1600 чакрымга сузылган Беринг бугазы аша үтеп, читләр үзләштерә
башлаган. Бу хакта әле күптән түгел энциклопедик сүзлекләрдә сүз әйтелә башлады.
Бу вакыйгаларны болайрак күз алдына китерергә мөмкин: Атлантик океан ярларыннан
Хоккайдо утрауларына кадәрге Берингия аралыгында ул чакта «Бөек мамонт даласы»
урнашкан була. Андагы эре үләннәр саваннасын башка бер җирдә дә очрату мөмкин түгел.
Анда үлән белән тукланучы эре хайваннар көтүенең иге-чиге булмаган. Аучылар өчен бу
дала чын мәгънәсендә оҗмах почмагы булган. (Чыганак: Стивен Оппенгеймер «Изгнание из
Эдема Заселение чира». М , ЭКСМО. 2004).
Шулай итеп, берничә мен еллар буе Беринг аша кешеләр һәм хайваннар ташкыны
бертуктаусыз Америка кыйтгасына күченә килгәннәр.
Безнен эрага кадәр 9нчы гасырдан соң бозлыклар эреп, климат нык җылыну сәбәпле,
дөнья океанында сулар күтәрелә һәм Америка Беринг бугазы белән читтә аерылып кала. Ә
анда «монгол һәм кавказлы халыклар»нын катнашмасы үзләренчә яши башлый. («Заселение
мира»). Сорау туа: хәзерге төрки токымнар, чыннан да, борынгы Тартария вәкилләреме сон?
Антрополог Стивен Оппенгеймер болай яза: «Безнен дөньябыз кайнамакта булган гигант бер
казан булуына карамастан, анда халыкларның үзара кайнашып-буталып яшәүләре, аралашу
гамәлләре шуны күрсәтә, хәзерге диаспора вәкилләренең күпчелеге ерак бабалары сайлаган,
урнашкан урыннарда яшәп ята». Мина калса, бик тә уйланырлык фикер бу.
Колумб дәверенә кадәр 10 мен еллар дәвамында Америкада, аңлашылганча, нигездә,
алтай телләрендә сөйләшүче «монгол һәм кавказлы» кыяфәт затлары, катлы-катлы һәм
катнаш булып яшәгәннәр. Америкада индеецларның меңнән (!) артык тел һәм диалектлары
бар, ләкин алар барысы да америнд—ягъни америкалы индеецларның уртак тел төркеменә
керә. Америнд сөйләмендә алтай һәм иске Европа телләрендәге бик күп үзенчәлекләр
чагылыш таба һәм. әйтергә кирәк, аларнын төп фрагментлары төркидәге күрсәткечләргә
барып тоташа. Тюркологларга бу хәл билгеле, әмма көнбатыш Европа галимнәре гаҗәпкә
кала: «Үзенен төзелеше- төэеклеге белән аймара гажәеп дәрәҗәдә төрек телен хәтерләтә.»
(Лун Боден Инки.—М., Центрполиграф 2004). Аймара—Боливия һәм Перудагы төп
халыкның
теле. «Төрекләр* дигән сүзне бу очракта, һичшиксез, төркиләр дигән мәгънәдә аяларга кирәк
һәрхәлдә, төркиләрнең Америка кыйтгасына күчеше, һәм америнд теленен
калыплашуындагы роле бәхәссез. Моннан ун мен еллар элек Месопотамия һәм Патагения
киңлекләрендә борынгы төрки телләрнең булуы фәндә инде исбатланган диярлек.
Мезоамерикадагы корылмаларны, пирамидаларны татар-монголлар түгел, аларнын
Америкага килеп төпләнгән бик тә борынгы бабалары, ягъни Тартария һәм Монголия
токымнары төзегәннәр. Майя индеецлары буенча белгеч Майкл Ко әнә шул хакта бәхәсле
фикерләрен тәфсилләп яза. (Майя—М, Шнтрополиграф. 2004).
Мәкаләдә китерелгән кайбер фактлар ерак тарихны яктырту ДНК анализларына таяну
белән бәйле. Алынган мәгълүматлар кат-кат тикшерелә, зур сынаулар аша уза Мәсәлән,
Девистагы Калифорния галимнәре төньяк-америка индеецларындагы ДНК «чылбырлары*нын
Россия көнчыгыш районнарында яшәүче борынгылар белән туры килүен Интернет аша хәбәр
иттеләр Тикшерүчеләр берничә мен ДНК-аналиэ ясыйлар, гәрчә Американын беренче
археологы, инде дә килеп АКШнын өченче президенты Томас Джефферсон, индеецларның
борынгы бабалары Себердән килгән, дип инде әллә кайчан әйтеп өлгергән булуга карамастан.
Америнд мәсьәләсендә кызыклы бер хәл күзәтелә: аны өйрәнү эшендә американнар һәм
Көнбатыш Европа, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләре шөгыльләнә, ләкин
алар арасында тюркологлар бер дә күренми Шулай итеп. Иске һәм Яна Дөнья арасындагы ун
мен еллар элек нинди аерымлыклар булса, алар әле хәзер дә әнә шул рәвешлерәк яшәп килә
Әлбәттә, академик Әбрар Кәримуллин (1925-2000) шикелле аерым ялгызак-энтузиастлар бар
барын, ләкин америнднын систематик-планлы рәвештә, бюджет акчалары хисабыннан
дәүләти өйрәнелгәне юк. (Әбрар ага Кәримуллин чит ил конференцияләрендә спонсорлар
ярдәме белән генә катнаша алды).
Тарих дәреслекләрендә, нигездә, халыкларның көнбатышка Бөек күчеше турында гына
сөйләнә диярлек. Ә бит борынгы заманнарда Көнчыгышка, Америкага күченүләр булган. Бу
процесс бик акрын һәм озак вакытлы дәвам иткән. Ләкин нәкъ менә шушы хәлләр Колумбка
хәтле үк булган һәм америнд телен формалаштырган
Бу теманы ныклап өйрәнүче академик Әбрар Кәримуллин болай дип яза «Әлеге фәнне
тирәнтен өйрәнүче галимнәр кирәк безгә Телләрнең якынлыгын һәм анын параметрларын
методик рәвештә өйрәнү сорала. Бу фәнни хезмәтне бүгенге компьютерлар технологиясе
ярдәмендә башкарып булыр иде »
Бу сүзләр унбиш еллап элек әйтелгән. Хәзер инде сүз компьютерлар хезмәтен яхшы
белгән шәрык белгечләре кулында
Россия мәгариф системасында милли-төбәк компонентларнын кысрыклануы нәтижәссндә
шундый хәл килеп туа ки, төрки халыкларның теленә, мәдәниятенә һәм тарихына игътибар
бетәргә-сүнәргә мөмкин Мона юл куймас өчен тюркологлар һәм америнд белгечләренә бергә
жыйналып. бу тарихи мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә бик тә вакы г! Әлеге халыкара
конференцияне Татарстаныбыз башкаласы Казанда үткәрү бик тә дөрес һәм урынлы булыр
иде Казан-төрки дөнья өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә дөньяви бер башкала Монын
өчен безнен Пирамида дигән үзәк бина-йортыбыз бар. Ул символик рәвештә Месопотамия
зиккуратларын. Мсзоамсрика пирамидаларын, ягъни Бөек төрки дөньябызның олуг
багланышларын хәтерләтә. Казаныбыз әнә шундый олуг эшкә чакыра безне.