Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

КАМАЛ (Камалетдинев) Галиәсгар
Галиәкбәр улы (25 12.1879. Казан— 16 6 1933.
шунда ук), драматург, публицист. театр һәм
жәмәгать эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1924).
ТАССРнын халык драматургы (1926) Милли
журналистикага нигез салучыларның һәм
татар профессиональ театрын
оештыручыларның берсе. 1880 нче елларда
«Госмания» һәм •Халидия». 1890 нче
елларда—«Мөхәммәдия* мәдрәсәләрендә
белем ала. бер үк вакытта очеллык рус
мәктәбендә укый Атасы улын мулла итеп
күрәсе килсә дә. анын теләген кире кагып. К.
халыкны мәгърифәт юлыннан алып баруны
максат итеп куя 1901 дә «Мәгариф котебханә-
се* исемендә бастыру һәм сату ширкәте
оештыра һәм 1905 кә кадәр бу ширкәтнсн
эшенә житәкчелек игә 1905 тә беренче татар
газетасы «Казан мохбире»ндә. 1906 да «Азат»
газетасында эшли һәм анын фактик җитәкчесе
була. Шул ук елда бу газетаның исеме «Азат
халык» дип үзгәртелеп, К нәширлегендә һәм
мөхәррирлегендә чыга башлый Унбиш саны
чыккач, рев-цион эчтәлекле материаллар
бастырган өчен газета туктатыла. К штраф
түләргә хөкем ителә. 1908-09 да «Яшен»
исемле сатирик журнал нәшир итә һәм анын
рәсми мөхәррире була. 1917 гә кадәр
«Йолдыз» газетасында (1912-13 тә Балкан
сугышында Торкиядә корреспондент була).
1917 дән сон «Эш». «Эшче». «Кызыл Армия»
газеталарында эшли.
К.нын беренче әдәби тәҗрибәләрен
«Бәхетсез егет* (1900. 2 нче вариант 1908).
«Өч бәдбәхет» (1900. икенче исеме «Уйнаш».
1910) пьесалары һәм Н Кемальнын «Кызганыч
бата» (1900) пьесасы тәржәмә- се тәшкил итә.
Драматург буларак. К мәгърифәтчелек
реализмы традиния ләрендә чыгыш ясый
Әлеге .әсәрләрнең лейтмотивы—татарнын
патриархаль яшәү рәвешен тәнкыйтьләү
Алдагы елларда К нын таланты комедиограф
буларак ачыла Ул милли драматургияне һәм
театр сәнгатен «Беренче театр» (1908). «Бүләк
өчен» (1909). «Банкрот» (1911). «Безнен
шәһәрнең серләре* (1911) комедияләре б-н
баста Бу пьесатарда К .
сатирик караштан чыгып. 20 йөз башы татар
тормышын сурәтли, аталар һәм балалар
мәсьәләсен, ир-хатын һәм га- илә-көнкүреш
мөнәсәбәтләрен яктырта, искечә тәрбия алган
милли сәүдәгәрләр һәм мешаннар обрагчарын
тудыра Ижат тематикасының гомум
юназеше—искелекнең җимерелүе, яна
монәсәбәт.чәрнен барлыкка килүе, искелек
б-н яналык арасындагы каршылыклар һәм
аларнын үзара көрәше Пьеса персонажлары
(Фатих. Насыйр. Гариф. Кәрим) «жәмгыявн»
һәм •мәдәни» эшләр б-н мәшгуль, яналыкка
каршы көрәш алып баралар («Беренче
театр»лагы Хәмза бай), үз мәнфәгатьләрен
барыннан да өстен куялар («Бүләк очен»дәге
Хәмидә), гади партнерлык кагыйдәләрен,
намусчылыкны бозалар («Банкрот«тагы
Сираҗетдин). Г Тукай тарафыннан югары
бәяләнгән «Безнен шәһәрнен серләре»
пьесасында шәһәр халкынын төрле катлам
вәкилләре бар (зыялылар, руханилар, түрәләр,
приказчиклар. хезмәтчеләр һ.б ) К коме-
дияләренә конфликтның киеренкелеге,
хәрәкәтчәачек. вакыйгаларнын тулылыгы хас.
ач арда героиллрнын эчке лоньясы оста
чагылдырыла. милли йолалар, гадәтләр.
көнкүреш детальләр (өй җиһазлары, милли
ашамлыклар) дөрес тасвирлана. Автор үзен
диалог остасы итеп күрсәтә, комедияләренең
теле хач ык юморы б-н баетылган.
К нын шигъри иҗаты 1905-07 нче елгы
Рсв-ция чорында татар җәмгыятендә хөкем
сөргән идея һәм рухны чагьпдыра Ул
мнлләтнен иктынжлары. ирек яулауга, халык
мәгарифе, мәдәнияте һәм фәненен үсешенә
омете турында яза («Азатлык*. 1905.
«Өндәү». 1905. «Безнен кирәк». 1906, «И.
мөселман, йоклама гыл!». 1906 һ.б ). К нын
публицистика тематикасы да күпкырлы
Дәүләт Думасы һәм 1905 елгы манифестына
мөнәсәбәт («3 нче ноябрь манифесты ни
бирә’’». 1906. «Дума. дума. дума». 1906;
«Депутатлар озату». 1907 һ.б.). татарнын
иҗтимагый тормышы мәсьәдатәрс («Кем
гасп- ле?*. 1905. «Искелек сакчыларына ачык
VII-». 1906. «Ачларга Ярдәм эшләре* 1907. •
Иван Николаевич Харитонов*. 1909,
Диваны 2005 елның 4нче санымнан басылып кию
«Кыз сату», 1912 Һ.6.). Хикәяләрендә К.,
вакытны мәгънәсез бушка уздыруны тән-
кыйтьләп, бөтен көчне халыкка, жәмгы- ятькә
файдалы хезмәт итүгә чакыра («Са- бир
хәзрәт яки гыйбрәт», 1903, «Күгәргән
алтыннар». 1909). К. татар әдәбиятының һәм
театрынын үсешен гел күзәтеп бара,
күпсанлы әдәби—тәнкыйди мәкаләләр һәм
рецензияләр бастыра («Татарча театр». 1907:
«Габдулла Тукаев шигырьләре», 1907,
«Ачлык кушты», 1908; «Яна әсәрләр», 1909.
«Саран» пьесасы хакында», 1915 Һ.6.).
Гражданнар сугышы елларында ул,
революцион эчтәлекне традицион шигъри
формага төреп, илдә һәм республикада
барган вакыйгаларны яктырта («Декла-
мацияләр», 1921) К.нын 1917 дән сонгы
иҗаты сәнгати яктан октябрьгә кадәрге
иҗатыннан бераз калыша. Сонгы чор
драматургиясендә җәмгыятьтә социализм
төзү юллары пропагандаланыла. Совет
органнары хезмәткәрләре һәм алар яклы- лар
гадәттә унай геройлар итеп күрсәтелә,
үзгәрешләргә каршы чыгучылар көлке угына
алына («Хафизәләм иркәм» комедиясе, 1922;
«Өч тормыш» драмасы, 1930 һ.б ). К. татар
теленә күп кенә рус һәм чит ил
драматурглары әсәрләрен тәрҗемә итә: Н
В.Гогольнын «Өйләнү»—«Женитьба»сы һәм
«Ревизор»ы, Н.А.Островскийнын «Гроза»сы,
Ж.Б.Мольернын «Саран»— «Скупой»е һәм
«Ирексездән табиб»—«Ле- карь поневоле»се,
Г.Хәмиднен «һинд кызы» һ.б.
К. рәсем ясау сәләтенә дә ия б ула. Ул Г
Тукай әсәрләренә беренче булып
иллюстрацияләр ясый, «Яшен» (1907-08) һәм
«Ялт-Йолт» (1908-10) ж-лларында актуаль
иҗтимагый һәм сәяси темаларга сатирик
рәсемнәр бастыра График— рәссам буларак,
Татарстанда китаплар бастыру эше
культурасына үзеннән зур өлеш кертә:
Казандагы И Н Харитонов типографиясе өчен
яна шрифт рәсемнәрен, беренче театр
афишаларын эшли. Ул татар театрында
берничә спектакльне рәссам буларак бизи.
1920 нче елларда татар каллиграфиясен
камилләштерә, «Чаян» ж-лы һәм «Кызыл
байрак» газетасы өчен шрифтлар эшли
Әсәр.: Әсәрләр: 3 томда. К., 1978—81.
Әд. Гайнуллин М. Галиасгар Камал //
Татарская литература XIX в. К., 1975;
Ахмадуллин А. Основоположник татарс- кой
драматургии // Горизонты татарской драмы.
Лит — крит. статъи. К., 1983.
А. Г. Әхмәдуллин.
КАМАЛ (чын фам. Байгилдиев) Шәриф
Камалетдин улы (27.2.1884, Пенза губ . Инсар
өязе, Татар Пешләсе а —22 12.1942, Казан),
язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказ
сәнгать эшлеклесе (1940). Башта авыл
мәдрәсә
сендә укый, 1900-03 тә Төркиядә белем ала.
Тулаем белем алырга матди хәле мөмкинлек
бирми Ватанына кайтып, Донбасс
шахталарында, Каспийдагы балыкчы
артельләрдә, Одессада, Крымда, Кавказда
эшли. 1905 кә кадәр мөгаллимлек итә, «Нур»
газетасы (Петербург) редакциясендә эшли.
1907-10 дә туган авылы мәдрәсәсендә укыта.
1917 дән Оренбург шәһәрендә яши,
укытучылык итә, «Шура» ж-лында, «Вакыт»
газетасында языша. 1918-19 да «Эшчеләр
дөньясы», «Кызыл йолдыз».
«Юксылларсүзе» (Оренбург ш.) газета
редакцияләрендә эшли. 1920-21 дә Оренбург
өлкәсе Чебенле авылында коммуна
оештыруда катнаша, 1924 кә кадәр
Оренбургның төрле оешмаларында эшли,
«Юл* газетасы мөхәррире була. 1925 нен
көзеннән К. Казанда: «Кызыл Татарстан»
газетасы редакциясендә; 1928 дә Татар
мәдәнияте йортында гыйльми сәркәтип;
1929-32 дә Әдәбият һәм нәшрият эшләре
буенча баш идарә (Главлит) хезмәткәре.
1933-35 тә Татар академия театрында әдәби
бүлек мөдире 1934 тә СССР язучыларынын 1
нче съездында катнаша.
К. беренче әдәби тәҗрибәләре 1905 кә
карый. «Нур» газетасында, эшчеләр хокукын
яклап, шигырьләр һәм мәкалатәр бастыра.
1906 да «Садә» исемле беренче шигъри
җыентыгы дөнья күрә. 1907 дә «Шура»
ж-лында басылган хатын-кыз эмансипациясе
мәсьәләсенә багышланган «Уяну» новелласы
җәмгыятьтә кин яңгыраш таба.
Хатын-кызнын хокуксыз- лыгы темасы
«Буранда» (1909), «Күнелсез эш* (1910). «Эч
пошулы» (1912) исемле хикәяләрендә дәвам
ителә. К. хикәяләре сыйдырышлылыгы,
кыскалыгы һәм аныклыгы, детальләрнең
төгәллеге, пейзажларның матурлыгы,
гүзәллеге б-н аерылып тора. Аларда билгеле
дәрәҗәдә А.П.Чехов һәм М.Горький
новеллатары тәэсире сизелә К татар
әдәбиятында беренчеләрдән булып хезмәт
кешесе образларын тудыра, шахтерлар,
балыкчылар, сезонлы эшчеләр,
сукбай-зимагурлар тормыш-көнкүрешен
тасвирлый. Каспий балыкчылары
тормышына багышланган «Акчарлаклар»
(1941) автобиографик повесте хезмәт
кешесенең эчке рухи дөньясын реалистларча
ача Шул елларда ук К. татар әдәбиятында
«кечкенә» кешенең рухи даирәсенең
мәгънәсен ачып бирү рәвешен билгеләде. Ул
салып калдырган традицияләр замандашлары
һәм киләчәк буын язучылар әсәрләрендә
үсеш алды. К нын мөһим сәнгати ачышы
дөрес һәм оста итеп кеше һәм табигатьнең
үзара тыгыз бәйләнешен күрсәтә алу булды
Чөнки бу бәйләнеш фон гына булып
калмыйча, кешенең гомере буена хезмәт
процессы б-н янәшә бара, аның эчке
тормышына
тәэсир итә. Акчарлак тавышы—повесть- нсн
күп кенә урыннарында үзенә күрә бер сәнгати
үзәк булып тора 1917 дә К. драматургия
өлкәсендә «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе
б-н дебют ясый Анда ул төп
геройдан—фанатик һәм тар фикерле кешедән
сарказм б-н көлә
Октябрь рев-циясен К. ижатын ба-
гышлаган хезмәт кешесенә чын ирек бирүче
яна эра башы дип кабул итте Язучынын
рев-циядән сон язылган әсәрләрендә
чынбарлык киң колачлап тасвирлана.
Жәмгыятьтә барган зур социаль үзгәрешләрне
аңларга теләп. К. кыска әдәби формаларга
мөрәжәгать итә. Беренче «Тан атканда» (1927)
романында ул геройлар язмышын
(«Акчарлаклар»да да шулай) тарихмын
хәлиткеч моментларында. 1917 нен Февраль
рев-циясе тудырган социаль һәлакәт
барышында күзәтә 1930 нчы еллар башында К
биш томнан торачак эпик әсәр турында уйлана
башлый, ләкин бу кин колачлы ният
тормышка өлешчә генә аша. 1937 дә анын
1920-30 нче еллар авыл тормышына
багышланган «Матур туганда» романы чыга.
Әсәр, булачак эпопеянын беренче китабы
булып, авылда барган катлаулы, каршылыклы
социаль үзгәрешләрне күрсәтергә тиеш иде.
Роман сюжетын Оренбург тирәсендәге
авыл—хужалык коммунасы тормышындагы
вакыйгалар тәшкил итә. 1921 дә К. үзе ул
коммуна оештыручыларның берсе була
Кешеләр арасында яна мөнәсәбәтләр һәм
мораль нормалар гууыма багышланган
романның исеме дә символик мәгънәгә ия
Эпопеяның «Ныклы адымнар» исемле икенче
китабы язылып бетми кала 1930 нче елларда К
актив драматургия өлкәсендә эшли: «Ут»
(1928). «Козгыннар оясында» (1929). «Таулар»
(1932). «Габбас Галин» (1934) пьесаларым яза.
Алар характерларның аныклыгы һәм үзлеге,
конфликтның кискенлеге, тематиканың
актуальлыгы б-н аерылып торалар. Бөек Ватан
сугышы башлангач К иҗатында публицистик
юнәлеш үсеш ала.
Татар әдәбиятында К. исеме социалистик
реализм үсеше, гуманизм традицияләре,
хезмәт кешесенә хөрмәт раслау б-н бәйле
Новеллист буларак, ул татар әдәбиятына, бу
жанрның классик үрнәкләрен тудырып,
үзеннән зур өлеш кертте К нын алдагы
иҗатында совет
власте казанышларына дан җырлау өстенлек
ала. Еш кына ул яна тормышны, җәмгыятьне
идеатлаштыра. аерым унаи геройлар образын
тудырганда схемачылыктан азат булмый
Шуңа карамастан К.нын совет чоры иҗаты,
татар әдәбиятының бер якты сәхифәсе булып,
аны шактый баетты К Ленин ордены б-н
бүләкләнде (1940). 1950 дә Казанда Кнын
Музей-фатиры ачылды
Әсәр.: Әсәрләр 4 томда К.. 1952—56;
Избр произведения В 2 т. К.. 1983—84 Әд.:
Хисматуллин X Шариф Камат // История
татарской советской литературы М . 1965;
Нуруллин И 3 . Кашшаф Г Шәриф Камал К .
1940; Шәриф Камал ижаты К.. 1963
В.Х Гзнисв
КАМАЛИЕВ Әмир Аман улы (псевд.
Аманулла) (29 5.1960. Апае р-ны Шигай ав.
туа), актер, язучы. М.С Щепкин исем театр
уч-шесын (Мәскәү, 1988) тәмамлый 1988-95
елларда Татар академия г-ры актеры.
1995-2000 дә «Казан» милли мәдәни үзәктә
режиссер. 2000 нән Казан татар яшь
тамашачылар т-ры баш режиссеры Аеруча
уңышлы дип Татар академия т-ры
сәхнәсендә—Исмәгыйль (М Фәйзинең
«Галиябану». 1991). Закир (Г.Ибраһимовнын
«Татар хатыны ниләр
Жм и*. 1989). Сәлимҗан (Г Исхакинын
тәйха». 1992). Парие (У Шскспирнын
«Ромео һәм Джульетта». 1991) рольләрен,
телевизион спектакльләрдә- Муса
(Ш.Камалнын «Уяну». 1993). Рамай бай
(Н Сайярнын «Хан кызы Нурсолтан».
1999) рольләрен атарга була Анын
пьесалары буенча сәхнәләштерелгән
•Жәйгс кырау» (1992). «Әлепле әртисләре»
(1994). «Кылый Кирам балдагы* (1996).
•Әле кичә генә яз иде» (1998). «Кыйбла
кая?» (1998), «Мактанчык әтәч» (19%).
• Моңлы ядкәр» (2002) спектакльләре
Татар академия т-ры. Чагты. Әлмәт татар
драма т-рларында. Уфа «Нур» т-рында.
Казан татар яшь тамашачылар т-рларында
зур уныш белән бара «Кайсыгызның
теше сызлый?» (2002) исемле хикәяләр
һәм шигырьтәр. «Әле кичә генә я \ иде»
(2003) һәм «Моңлы ядкәр» (2005) дип
исемләнгән пьеса җыентыклары дөнья
күрде
Әд Закиржанов Ә «Моңлы ядкарь» //
Казан утлары 2007 №9