Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТЕБЕЗНЕҢ ЯКТЫ БЕР ЙОЛДЫЗЫ


ГАБДУЛЛА ШАМУКОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының 100 еллык тарихын күз алдына
китергәндә, минем каршыма берсеннән-берсе
гүзәл якты талантлар килеп баса. Шулар
арасында иң үзенчәлекле, иң укымышлы, иң
талантлы шәхесләрнең берсе—Габдулла ага
Шамуков.
Габдулла Рухулла улы Шамуков 1909 елның 11
декабрендә Сембер губернасы Мәләкәс өязенең
Әсән авылында туа. Яшь чактан ук укырга, шигырь
ятларга хирыс була. Сүзнен кадерен, мәгънәсен белеп
үсә. Әнисе авыз эченнән көйләгән мөнәжәтләрне
сәгатьләр буе тыңлап утыра. Кечкенә Габдулла
күңелендә татар халкының моңы әйтеп бетергесез
тирән эз калдыра. Мәләкәстә укыган елларында
ук ана «китап чире* кагылган була. Кызыклы
китапны ятлап, туган авылы Әсәнгә кайткач, бик тә
килештереп, рухланып авылдашларына сөйли. Тегеләр шаккатып, исләре китеп
тыңлый торган булалар. Мәктәптә драма түгәрәге оештырылгач, Габдулла анда
иң тырыш, иң оста «артистларның» берсенә әйләнә, алай гына да түгел, шул
түгәрәкнең житәкчесе дә булып китә. Кыз бала ролендә дә чыгыш ясый. Шуннан
соң дуслары: икенең берсе, ул йә шагыйрь, йә артист була диләр Шул сүз житә
кала, ул театр белән җенләнә башлый, мавыгып пьеса арты пьеса укый. Ничек
артист булырга икән дип сорашып, Уфада театр техникумы барлыгын белгәч,
Уфага юл тота. Ләкин имтиханнарга сонга кала, нишләргә, кире кайтырга оят,
юлга акча да юк. Шунда ул эш эзләп «Яна авыл» газетасы редакциясенә керә.
Редакция хезмәткәрләре зәнгәр күзле, шат күңелле егетне репортер итеп эшкә
алалар Шәп эшкә урнаша, әмма монда мәкаләләр башкорт телендә язылырга
тиеш икән бит. Габдулла абый чын мишәр булгач, башкортча белми, язу
турында әйтеп тә торасы юк. Шуна күрә ул бик тырышып башкорт әдәби телен
өйрәнә башлый Кыен була, әлбәттә, мәкалә-репортажларны беренче көннән үк
язарга кирәк була бит. Житмәсә. торырга урыны да юк. редактор бүлмәсендә,
газетлардан түшәк ясап, идәндә йоклап йөри. Бер вакытны редакциягә Мәжит
ага Гафури килеп керә дә: «Габдулла, бәхетен бар икән, чап тизрәк сәнгать
техникумына, анда өстәмә урыннар бирелгән».-ди. Габдулла абый имтиханнарны
бик яхшы тапшырып, артистлыкка укырга керә Анын беренче укытучысы
татар-башкорт театрынын күренекле режиссеры Мәкәрим Мәһдиев була Әле
беренче курста укыганда ук ана Башкорт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең
«Портфель* исемле комедиясендә самогончы Сәмигулла Фәсмәгулов ролен
ышанып тапшыралар. Шушы кечкенә роль белән ул тамашачы мәхәббәтен яулап
өлгерә Бу турыда «Башкортстан» газетасы «Яшь артист Шамуковка җаваплырак
рольләр бирүдән дә курыкмаска кирәк.»—дип. яшь
артистка бик зур ышаныч белдерә Хәзер инде аны
дуслары «бәләкәй комик» дип йөртәләр. Ләкин
артист шундый бит ул. аның житдирәк рольләр
уйныйсы килә. «Житди рольләр синен кыяфәтенә
туры килми, син халыкны келдерәсен».—дип. ана
зур рольләр бирмиләр, шуңа күрә Габдулла абый
режиссерлар янында каш жыерып. житди кыяфәткә
кереп басып тора. Ләкин ана карап кына барыбер
үзе теләгән житди рольләрне бирмиләр Габдулла
абый жанын шигырь сөйләү белән тынычландыра
Бәләкәй чагында ук нәфис сүзгә булган сәләте
ачылганнан-ачыла бара Шулай да бер вакытны
ана да бәхет елмая. Башкорт академия театрында
Әхмәт Фәйзинен «Тукай* трагедиясен куялар Менә
шушы спектакльдә Тукай роле Габдулла абыйнын
Ходай Тәгалә биргән бөтен мөмкинлекләрен
ачарга ярдәм итә. Ул үзенен чын талантлы артист
икәнлеген шушы эше белән раслый Тамашачы күнеленә кереп калган ин көчле
рольләренең берсе бу. Халык күнеленә мәнге онытылмаслык булып кереп
калган образ белән артист тудырган образ тәнгәл килергә тиеш Шунсыз син
тамашачыны ышандыра алмыйсын! Габдулла абый бу турыда менә болай дип яза
• Мин бит гади бер артист. Габдулла Тукай исә гади кеше түгел, сәхнәгә чыгып
халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызнын шагыйрьгә булган
изге хисләрен рәнҗетермен дигән уйлар минем жанымны борчый башладылар
Сәхнәгә килүем дә бәлки саташу гына булгандыр ’ Театрда ирешкән унышларым
да чын ижади унышлар түгелдер? Соныннан үземә бер нәтиҗә ясадым бу эчке
канәгатьләнмәвемнең сәбәбе—бөек Тукай турындагы идеалым белән үзем ижат
иткән образ арасында зур аерманы сизүем булса кирәк Шундый авыр рухи
кризис кичергән чагында, мина Тукайны күреп белгән «Сәйяр»нсн күренекле
артисткасы Фәхерниса апа Сәмитова «Сина Тукай ролен биргәннәр дип ишеттем,
бик әйбәт, ләкин син уйнарга тырышма, сәхнәдә үзен булып кал. табигый килеш
хәрәкәт итсәк, шул житә. Гримны да жинел генә сал. чөнки син болай да Тукайга
охшагансың»,—диде. Фәхерниса апанын шушы сүзләре минем күңелемне күтәреп
җибәрде, мин терелеп киттем Тукайны күреп белгән кешенсн мина карата
әйтелгән жылы сүзе шагыйрь образын ачарга шул кадәр ярдәм итте, минем
жаным тынычланды, жинеп чыгармын сыман тоелды»
Минемчә. Габдулла абый гомере буе шушы рольне уйнарга әзерләнгән
булган. Әнисе бала чагыннан ук Габдулла Тукай шигырьләрен анын жанына
күңеленә, рухына шундый итеп сеңдергән ки. ул сәхнәгә чыгу белән тамашачы
алдына чын шагыйрь килеп баса, чөнки анын Тукай булуына ышанмый мөмкин
түгел! Габдулла абый Шамуковнын бу эше турында театр тәнкыйтьчеләре
искиткеч матур итеп зур-зур мәкаләләр язганнар, гирәнтен өйрәнеп, житди
төстә тикшергәннәр
Габдулла абый Шамуковнын артист буларак сәхнә язмышын хал иткән роль-
ләренең тагын берсе—Ленин роле 1941 елда Башкорт академия театры Николай
Погодинның «Мылтыклы кеше» әсәрен сәхнәгә куярга алына Төи роль булган
Ленин ролен Габдулла абыйга ышанып тапшыралар. Бу инде артист өчен ин зур
сынауларның берсе була. Йә син шушы рольне уйнап үзеңнең бөек артист булуың-
ны исбат итәсең, яки шунын белән бөтенләйгә сүнәсең Мондый рольне театрның
иң талантлы актерлары гына уйнарга тиеш, бу—язылмаган закон. Әгәр уңышлы
башкарсаң, сиңа исемнәр, дәрәҗәләр явачак, «зур ишекләр» ачылачак. Ленинны
уйнар өчен Габдулла абый үзенә үрнәк итеп В Щукин тарафыннан тудырылган
Ленин образын ала. Чөнки Щукин тудырган Ленин образы халык күңелендәге бөек
юлбашчы образы белән тәңгәл килә. Ленинны халыкның сәхнәдән шундый итеп
күрәсе килә. Менә хәзер күз алдына китерегез башкортча сөйләшә торган Ленинны
Моңа тамашачыны ышандыру чик-
сез авыр. Мескен Габдулла абый
Ленинны бик нык өйрәнә, анын
күп кенә томнарын укып чыга.
М. Горькийнын «В. И. Ленин»
дигән очеркын һәр көнне сәхнәгә
чыгар алдыннан укый торган була.
Бигрәк тә Ленинга хас хәрәкәтләр-
не, рус теленә хас интонацияне
өйрәнә. Җитмәсә, Ленин сакау бит.
«р» авазын әйтә алмый. Башкорт
белән татарда һәр сүз саен очрый
торган «р»ны әйтми сөйләсәң, та-
машачы эче катып көләчәк кенә.
Шуңа күрә ул Ленинны сакау итеп
уйнарга алынмый. Аның өчен ин
кадерлесе—Ленинның фикере һәм эчке темпераменты. Ул үзенен бөтен көчен,
сәләтен, акылын шуна жигә. Тагын шунсы да бар, Габдулла абыйнын тышкы
кыяфәте Ленинныкына бик якын: зур баш, җыйнак гәүдә, кысылыбрак торган
күзләр, борыны, эчтән бәреп торган мөлаемлыгы аны Ленин ролендә кабул итәргә
бик нык ярдәм итә. Җитмәсә әле Ленин үзе дә кыяфәте белән татар-башкортка
бик якын. Габдулла абый РСФСРда милли театрда Ленин образын сәхнәгә мен-
гезүче беренче артист. Габдулла абый Шамуков юлбашчы ролендә сәхнәгә килеп
чыгуга, бөтен тамашачы аягурә басып кул чаба башлый. Сүзен сөйләргә дә ирек
бирмиләр, кыяфәте шулкадәр охшаган була ки. хәтта бергә уйнаган артистларга
кадәр шакката Габдулла абый «Шул кадәр каушадым, ничек уйнаганымны хә-
терләмим дә», дип әйтә торган иде. Мин Мәскәүдә В. Ленин ролендә уйнаган
артистларны күрдем, ләкин тамашачының аягурә басып, алкышлап каршы азганын
хәтерләмим. Спектакль Башкорт академия театрының унышы, башкорт милли
культурасының, совет театр сәнгатенең казанышы булып кабул ителә.
Габдулла абый ижатынын гөрләп чәчәк аткан чагында Башкорт академия театрын
ташлап, Казанга. Татар академия театрына күчеп килә. Монын сәбәбен белмим мин. хәер,
татар артистларының татар театрында уйнарга теләве табигый бит инде Әмма артист өчен бу
бик зур сынау. Белеп әйтәм, чөнки бездә Илшат агай Йомагулов та эшләп карады Башкорт
академия театрының ин таз антлы артистларының берсе иде ул. Ә менә бездә үзенә урын таба
алмады, кире Башкорт академия театрына кайтырга мәҗбүр булды Бу—артист өчен зур
фаҗига! Чөнки татар-башкорт артисты өчен театрны алыштыру—хатын алыштыру белән бер!
Габдулла абый Шамуковнын Татар академия театрындагы язмышы киресенчә бик уңышлы
башлана. Монда ул үзенен сәхнә эшчәнлеген Ленин роле белән башлап җибәрә (шул ук
«Мылтыклы кеше»лә) Габдулла абыйнын Татар академия театрында эшләгән эшләре турында
театр тәнкыйтьчесе Дания ханым Гыймранова үзенен «Габдулла Шамуков» дигән китабында
шундый да тирәнтсн тикшереп, аңлатып язган ки, болар хакында яңадан язуны кирәк дип
санамадым. Мин бары тик үзем белгән, үзем күргән, күнелемә. җаныма кереп казган Габдулла
Шамуков турында гына язачакмын Аны бүген ничек күз алдына китерсәм, шундый итеп
тасвирларга тырышачакмын
Г Шамуков Ленины Камап театры.
Мин Габдулла абыйны артист буларак ин матур чагында күрдем, хәтта бергә
уйнарга да насыйп булды Без итальян язучысы Эдуардоде Филиппо әсәре буенча
куелган «Бәйрәм киче» спектаклендә, режиссеры Марсель Сәлимжанов. ул минем
әтием Купьелланы. ә мин анын улы Ненилло ролен уйнаган идем Репетиция
вакытында бер нәрсәгә игътибар иттем Без артистлар күп вакыт режиссердан
ярдәм көтеп ятабыз, ул нәрсә кушса, шуны эшләргә тырышабыз Режиссер үзе
дә шундый артистларны үз итә. Габдулла абый исә рольне үзе күргән-тойганча
эшләргә ярата, шунын аркасында режиссерлар белән низагка да кергәли Анын
фикере, дәлилләре шулкадәр дә көчле ки. режиссерлар аны берничек бөгә алмый
иде Үзе тапкан холык-фигыльгә сабый бала кебек куана торган иде ул. Габдулла
абыйнын бу роле минем күнелемә гомерлеккә кереп калды Әле дә хәтеремдә
«доктор» Хөсәен абый Уразиков үлеп ятучы синьор Купьеллога: «Бүген сез бик
әйбәт күренәсез»,—ди. Габдулла абыйнын —«Сезгә
дә шуны телим».—дип көч-хәл белән, пышылдап
кына әйтүе, бөтен залнын кычкырып көлүе һаман
әле колагымда янгырый
Нинди генә сорау бирсән дә. һәммәсенә жавап
таба иде абзый. Таңнар кала идем. Укымышлы кеше
иде шул. Кайвакыт юри. бу нәрсә әйтер икән дип
тә сорау бирәбез. Берсендә мин «Габдулла абый.
«Канаш» станциясенә килеп житәбез».—дип көлеп
кенә әйткән идем «Канаш» ул безненчә «Кинәш»не
анлата»,—диде —бу сүзнен дә хикмәтен белә икән
бит абзабыз!
Төннәр буе Тукайны, Такташны сөйли.
С. Есенинны яттан белә, үзенең мәсәлләре турында
әйткән дә юк инде. Гажәеп кеше, бер минут ва-
кытын юкка сарыф итми, ихтыяр көче шундый да
зур ки. көне-төне эшли, үзенә эш таба белә Кирәк
икән, чын мәгънәсендә гыйльми мәкаләләр яза.
Анын татар шигырь төзелеше турындагы хезмәте
барыбызны да шаккатырды Мин бу турыда аерым
бер язармын әле. Эсхилны, Софоклны. Еврипидны шундый камил тәржемә
иткән иде Шул хәтле дә телгә һәм күнелгә ятышлы ки. моны һич тә мен еллар
элек язылган әсәр дип укымыйсын, бүген дә синен жанынны кузгата торган
мәнгелек фажига дип кабул итәсен Башта мин бу титаннарның әсәрләрен рус
телендә укыган идем, театрда да карадым, мине бигрәк тә Эдип патшанын яз-
мышы тетрәндергән иде Габдулла абыйнын тәржемәләрен укыгач, аларны шул
хәтле уйныйсым килде, «Әйдә. Габдулла абый, радиога кереп яздырыйк әле*
дип теңкәсенә тиеп беттем
Мина В. Шекспирның Габдулла абый тәржемәсендә «Чамасына күрә чарасы»
спектаклендә уйнарга туры килде. Ул Академия театрында Празат абый Исәнбәт
куйган иң гүзәл спектакльләрнең берсе иде беренчедән, тәржемә әсәре кебек түгел,
ә бәлки татар язучысы язган пьеса сурәтендә кабул итәсең, икенчедән, ул гүяки
елмаеп-көлеп тора, тапкыр сүзләргә шул кадәр бай. шигъри ритм, эчке бер мәгънә
белән эшләнгән, уйнаган саен уйныйсы килә Әгәр артист матур итеп әйтә алмаса.
Габдулла абый жомләне яналан төзеп бирә Без Габдулла абыйнын. «әйдә, бу жирен
үзгәрт әле дип теңкәсенә тиеп бетә идек Ни гажәп. ул һич иренми Берәү булса,
мин яздым инде, калганы сезнең эш дияр иде
Габдулла абый безгә Шекспирның бөеклеген ачкан тәрҗемәчеләрнең берсе
Талантлы кеше бар яктан да талантлы була диләр Бу сүз Габдулла абыйга
бик туры килә. Габдулла абыйнын мәсәлләре турында шуны гына әйтә алам
әгәр син мәсәлләр тәржемә итәсен яки язасын икән, әнә шулай чын сәнгатн
үрнәктә яз!
Талантлы булуы өстенә Габдулла абыебыз белемле дә идс Ул-татар халкы
111 Хосаеиов «Әни килде»
Г Шамукон Максуд ралендо
өчен, анын якты киләчәге, теле, мәктәпләре өчен заманында үз язмышын гаять
катлауландырган, бик күп авырлыклар кичергән зат, бу жәһәттән ана тиннәр сирәк
иде. Сөембикә манарасы турында ин беренче булып ул язып чыкты. Без шуны
аңладык: безнен гүзәл шәһәребез, искиткеч мәчетләребез, үзебезнең кремлебез
булган Безне исә надан татарның бернәрсәсе дә булмаган, сезгә бар нәрсәне
дә урыслар төзеп бирде дип өйрәттеләр. Без Сөембикә манарасы турында укып,
Явыз Иванның нинди дәүләтне, нинди матур шәһәрне яндырган-жимергәнлеген
анладык. Габдулла абый безгә милли жәүһәрләребез барлыгын исбатлады, моның
өчен, әлбәттә, милләт жанлы һәм гыйлем кеше булудан тыш, бик зур кыюлык,
тәвәккәллек тә сорала иде.
Бер вакытны ул миңа үзенен Константин Симоновка язган хаты турында
сөйләде. Ул вакытта К. Симонов Советлар Союзының бөек шагыйре, драматургы,
җитмәсә, КПСС Үзәк комитеты әгъзасы иде. Габдулла абый аңа Казанда татар
мәктәпләренең ябылуы, Татарстан өлкә комитетының шушы хәлгә түзеп торуы
турында әрнеп, борчылып хат язган икән. Мөмкин булса, шушы мәсьәләне
кирәк урыңда күтәреп чыкмассыз микән, дигән
Ул тагын, «Живыс и мертвые» романындагы төп
герой—генерал Серпилиннын үләр алдыннан
әнисеннән сабый чакта ишеткән татар жырын
көйләгәнен елый-елый укыдым, дип, татар кешесен
зурлаган өчен авторга бөтен халкыбыз исеменнән
зур рәхмәтләр дә әйткән.
Инде зур вакыйга булып күңелемә кереп
калган бер вакыйганы кәгазьгә төшерәсем килә.
1970 елда Мәскәүдә безне. Татар академия театры
коллективын, гастрольләр вакытында КПСС Үзәк
комитетының мәдәният бүлегендә кабул иттеләр.
Мондый хәл татар театры тарихында беренче
мәртәбә булды. Анда Фоат абый Халитов, Габдулла
абый Шамуков, Фатыйма апа Ильская, Шәүкәт абый
Биктимеров, Наил Дунаев. Рәшидә Жиһаншина,
Марсель Сәлимжанов һәм мин бар идем. Рәшидә
апа, директор буларак, академия театрына яна бина
кирәк булуы турында бик дулкынланып, дәлилләп
сөйләде. Марсель Хәким улы да, театрның баш режиссеры буларак, чит илләргә
гастрольләргә чыгу турында, театрның хәзерге дәрәҗәсе шундый, аны теләсә
нинди илдә дә күрсәтергә мөмкин дип, шулай ук бик дулкынланып сөйләде. Мин
дә артистларның ачы язмышы турында бик дулкынланып сөйләдем. Шуннан
Габдулла абый сүз сорады. Сүзен ул менә ничек башлап җибәрде «Мин әле генә
ЗИЛ заводында татарлар белән китапханәдә очрашуда булдым Анда 5 меңгә
якын татар кешесе эшли, ә менә завод китапханәсендә бер татар китабы да юк.
заводта татарча бер сәнгать-театр түгәрәге дә эшләми. Бер татарча газета-журнал
күрмәдем. Бу ни хәл, әгәр Мәскәүдә милләтләргә шундый караш икән, бүтән
жирдә бу турыда сөйләп торасы да юк. Партия безне нәрсәгә өйрәтә? Советлар
Союзында һәр милләт үзенең мәдәниятен, туган телен сакларга, белергә тиеш
Шуна күрә элек Мәскәүдә татар театры, татар мәктәпләре бар иде. татар газета-
журналлары чыга иде Владимир Ильич Ленин безне нәрсәгә өйрәтте0 Совет
Россиясендә бөтен милләтләр бертигез, зурысы, кечесе юк, аларга үсәр өчен бөтен
шартлар тудырылырга тиеш Без бүген монда ни күрәбез?» Мин шунда үзебезнең
артистларга, театр җитәкчеләренә карап алдым, барысы да ап-ак булып катканнар,
беркем беркемгә карамый Марсель Сәлимжанов зәңгәрләнеп бүртенеп чыккан.
Бермәлгә үлем тынлыгы урнашты Куркудан нәрсә эшләргә белмибез. Партия Үзәк
комитетында шундый сүзләр сөйләргә мөмкинме? Әгәр мондый хәл 15-20 ел элек
булса, монын өчен атарлар яки халык дошманы дип төрмәгә ябарлар иде 1970
елда шундый сүзләр сөйләр өчен синең фикерен нинди югарылыкта булырга тиеш!
Н Фәттах. «Кол Гали».
Г Шамуков Актай ролендә.
Габдулла агай җанында җыелып килгән милли гамен, хәсрәт-борчуларын әйтте дә салды! һәм,
артист буларак, үзенең язмышын куркыныч астына куйды Анын бит әле СССРнын халык
артисты исемен аласы бар иде. Менә шунда инде мин Габдулла абыйнын нинди кеше
икәнлеген чын-чынлап аңладым Үз гомеремдә күп язучылар, шагыйрьләр белән очраштым,
ләкин Габдулла абый Шамуков дәрәҗәсендә фикер йөртүчене, милли ан. милли гамь тулы,
татар халкы язмышы өчен шул кадәр борчылган, янган кешене күрмәдем. Мин бит әле бер генә
мисал китердем, анын өлкә комитетында, театрда сөйләгән сүзләрен һич онытасым юк.
Сөйләргә хакы бар, үзе укымышлы, эчми, сүгенми, хатын-кызлар белән чуатмый. күңелендә
бары тик иҗади эш, шуна күрә ана берничек тә бәйләнеп булмый
Ни кызганыч, Габдулла абый татар халкынын милли аңы уянган көннәрен күрә алмыйча,
1981 елда вафат булды
Тагын бер вакыйганы искә төшерәсем килә, Габдулла абый бик каты чирләгәч, без бер
төркем артистлар хәлен белергә дип өенә бардык Бик нык ябыккан, шәүләсе генә торып калган,
ләкин күзендә нур бар. үзенен эшлисе эшләрен мавыгып сөйли. Шунда барыбыз ла агай әле
үлемгә әзер түгел икән дип уйлап куйдык Шуна күрә ул безгә бик кызганыч төсле күренде,
үлемнен нәрсә икәнен аңламаган төсле тоелды. Чыннан да, ул туп шикелле түп-түгәрәк,
энергия ташып тора, мин анын элек авырганын да хәтерләмим, ничек инде шундый кеше үлем
турында уйласын ди. Ә бит барыбер уйларга кирәк! Соңгы мәртәбә хәл белергә хастаханәгә
баргач исә гел җылады да жылады, көчкә тынычландырдым
Гомеренен сонгы елларында ул үзе теләгән бер генә рольне дә уйный алмады Әкрен-әкрен
генә артист буларак онытылып та бара бугай Ләкин татар милләте, татар халкы. Тагар
академия театры өчен ул хәзерге көндә дә милләтебезнең якты йолдызы булып кала бирә.
Язмамны шунын белән тәмамлыйм Мондый олы шәхес турында мин генә түгел, безнең
хөрмәтле әдипләребез дә язарга тиеш Казанда берәр урамга Габдулла Шамуков исемен бирүдә
бик дөрес булыр иде СССРнын халык артистлары бездә берничә генә бөртек ләбаса!
Шулай да, Аллаһы Тәгаләгә мен рәхмәт Чын талантны тудырган өчен Минем күңелдә ул
карангы төндә янган якты бер йолдыз булып саклана Бар идс бит шундый кешеләр!