Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТЛЫЙБЫЗ

Локман Бадыйкшанга 90 яшь
Яшүсмер вакытыннан ук каләм тибрәтә башлаган
Локман Әхмәтхан улы Бадыйкшан 1919 елда Татарстанның
район үзәге булган Әлмәт авылында туа. Авылда
җидееллык мәктәпне тәмамлагач, белемгә тартылу аны
Казанга алып килә, унбиш яшьлек Локман Казан химия-
технология институтының рабфагына укырга керә
Күңелендә әдәбиятка, халык авыз иҗатына омтылыш булу
биредә татар теле һәм әдәбияты буенча Нәкый Исәнбәттән
дәресләр алу аның бу теләген тагын да көчәйтә төшә.
1938 елда .Туган ил» исемле альманахта «Дуслар* исемле
хикәясе дөнья күрә. (1934 елда Норлат районы газетасына
әдәби кушымта итеп чыгарылган «Күтәрелеш» дигән
җыентыкта «Сөтле комган» хикәясе басылган була инде)
Сугыш алды елларында анын «Яшь ленинчы» (хәзерге
«Сабантуй») газетасында, «Пионер каләме» («Ялкын») журналында күп санлы
хикәяләре чыга. Татарстан радиосы аша янгырый.
1937-1939 елларда Л. Бадыйкшан Казан укытучылар институтында укый. Аны
тәмамлагач Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы мәктәбенә тел-
әдәбият укытучысы итеп җибәрелә Күп тә утми. ул янәдән Казанга «Яшь ленинчы*
газетасына әйләнеп кайта, хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка—флотка җибәрелә
Ерак Көнчыгыш Хәрби диңгез флотында Л. Бадыйкшан җиде елдан артык
хезмәт итә. биредә дә язудан туктамый, матрослар тормышын яктырткан язмалары
Хабаровск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Тревога» исемле газетада дөнья
күрәләр. «Матрос бирелми» хикәясе исә «Совет әдәбияты» (1944. № П. 12)
журналында басыла.
Сугышлар тәмамланып, шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган, туган якларга
кайтып иҗат белән ныклап шөгыльләнергә хыялланып йөргән егеткә язмыш тагын
да аяусызрак сынаулар әзерләп куйган булып чыга: 1947 елда аны. Советка каршы
нахак гамәлләр кылуда гаепләп, кулга алалар. 58нче малдә нигезендә ун елга Колыма
лагерьларына озаталар. Бик күп авырлыклар җәбер-золымнар күргән Л Бадыйкшан
алты елдан сон. Сталинның шәхес культы фаш ителеп, заманалар үзгәрә башлагач
кына (1953 елда) туган якларына кайта ала.
Локман Бадыйкшаннын 1959 елда Татарстан китап нәшриятында хикәяләрен
һәм әкиятләрен туплаган «Атау кызы» исемле беренче. 1971 елда «Атау егете* дип
аталган икенче китабы дөнья күрә.
Тормышның күп авырлыкларын, гаделсезлекләрен яктыртып язылган «Мөртәд»
романы 1994 елның 5-6 саннарында «Казан утлары» журналында. 2001 елда «Мирас»
журналының 7-8 саннарында «Колымадан кайткач» исемле күләмле әсәре басылып
чыга. Боек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен күпсанлы орден-
медальләр белән бүләкләнә.
Л Бадыйкшан—1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елда ул
язучыларның Кол Гали премиясенә лаек була.