Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


РОМАН-ЭПОПЕЯ
^әрбия-ханымның бармак очлары белән майланган ишек инде
кичәге кебек җырламый иде. Ул тавышсыз-тынсыз алгы якка
Л. чыкты. Иркен ага дивардагы фотосурәтләрне карап чыкты, тәрәзә кашагасы башларына эленгән чүпләмле тастымалларны куллары белән тотып, капшап, иснәп карады. Аларда картинәсе Бибикамалның кул чалымнары бар иде. Бу Тәрбия-ханымнын әнкәсеннән калган ун кул эшләре булырга тиеш. Бик борынгылардыр. Бүрәнә диварнын тәрәзә араларына вак кына кадак белән тартылып кадакланган чигү эшләренә сокланды. «Менә болары Тәрбиянең үз кулы булыш кирәк».
Өстәл янына килде. Иркен-ага утын сүндереп, көч-хәл белән урынына барып яггы. Аның күзе пычкылдап томанланган, башы эшләми, тәне утлы коршау эчендә янып сыкрый иде. «Сырхап китмәсәм ярар». Менә си на дүрт сыйныф белем!—дип уйланды ул. Бу Кизләү мәктәбенең нибары «дүрт кенә сыйныфы»н бетергән егет барлык кешелеккә, барлык капитал дөньясына сабак бирә түгелме? Әгәр ун сыйныфны тәмамлаган булса, ниндирәк акылга ия булган булыр иде икән? Язмасының исемен кара син: «Шәхси Зар». Зарлану да, кеше өстеннән Шикаять. Үтенеч кенә дә түгел. «Шәхси Зар»..
Баш миен ялт итеп яктыртып, аңа борчыган фикер урыныннан күгәрде. Янадан утын кабызды. Дулкынланудан калтыранган куллары өстәл өстеннән кәгазь берлән каләм эзләп тапты. Тынычлану ниятендә күзләрен йомды. Ниһаять, ак кәгазьнең уртасыннан яза башлады.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының барлык төрдәге коллык, сегрегация һәм дискриминацияләрне гаепләвең һәм аның колониаль территорияләргә һәм халыкларга бәйсезлек бирү турындагы 1960 елның 14 декабрендәге тарихи
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генерать Секретарена
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ДӨНЬЯ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕНӘ МЕМОРАНДУМЫ
Ахыры. Башы 9—Ите саннарда.
декларациясен. 1963 елның 20 ноябрендәге барлык расачыл кысымнарны бөтен дөнья буйлап кичектергесез гамәлдән чыгару турындагы тарихи декларациясен исәпкә алып.
Европа һәм Азия кыйтгаларының Рәсәй өлешендә кешелекне империализм һәм колониаль изелүнең соңгы хурлыклы элемтәләреннән тулаем һәм котылгысыз рәвештә азат итү. милләтләрнең үзбилгеләнү хокукларын тормышка ашыру һәм колониаль милләтләргә Өченче мең ел башында мөстәкыйльлек тәкъдир итү юлында хәлиткеч омтылыш ясап.
«Рәсәй Федерациясе-Россия» дигән сәер ике катлы исем йөреткән дәүләттә гомер бакый килешеп, күрше яшәгән халыкларның киләчәк язмышы өчен борчылып һәм алар өчен тарихи җаваплылык тоеп. Татар Халкының - Иркен-ага кем исеменнән язарга белмичә, уйланып торды — Мигли Мәҗлесе күп миллионлы татар милләте исеменнән барча кешелеккә түбәндәгеләрне белдерергә тиеш тапты
Ул шабыр тиргә баткан иде. Документның ин борчыган баш өлеше булды ла бугай. Бүгенгә җиткәндер. Чак кузгалып, утын сүндерде һәм барып ятты.
Начар йоклады. Урам яктан баш очында төне буе мотоииклет тырылдады. Теге Хромосом Сәйфетдинечнен өрәкитәле мәтәстикле түгелме' Авылнын бер башыннан икенче башына чапкан бу жүләрне асып куясы килгән минутлары булды. Аннан гел саташты: ниндидер йөнтәс шүрәлеләр затлы мерседесларда яулыкларын канатлатып бәйләгән Сихәт-сылуларны ташый, имеш Һәмма мсрседеснын номеры 175. һәммасында Сихәт-сылу утырган, имеш Нигә 175? Менә бер мсрседестан атлы шүрәле чыга Баш Шүрәле үзе, имеш. Кинәт мсрссдеслар уенчыкка әйләнеп кечерәя һәм баш Шүрәле аларны Сихәт-сылулары белән кесәсенә тутыра башлый
Иркен-ага куркып уянды.Тәрәзәдә көзге тан сарысы жәелеп килә иде
Догасын укыды да. икенче ягына борылып ятты.
Һәм шуннан сон гына упкынга төшкәндәй тирән йокыга китте Бераздан аны мөгрәгән мал. чылбыр чыны белән жир селкетеп үткән трактор тавышлары уятты...
IV
Сихәт-сылу белән Шәйхенур иртән дә кайтмаган иделәр
—Урамда салкынмы'*
—Зарарлы түгел.
— Роксрлар сездә дә бар икән Төне буе мотопиклетта чаптылар
—Әйе. исерешәләр дә. башларын кая чәнчелдерергә белмичә чабышалар
шунда...
Борчылуы йөзенә чыккан Тәрбия белән сирәк кенә сүз алгалашып. к\ян канына охшаган куе кызыл чәй эчте дә. кесәсенә блокнот, каләм тыгып, жирлс идарәгә китте Ул авыл уртасындагы мәйданда, зур кибет белән янәшәдә икән. Иркен ага Ваган сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелып, еллар үтүдән акшары купкан, кирпечләре таушалып вә кителеп тарала башлаган таштакта каршына килеп, исем-фамилияләр белән танышып чыкты Йөздән артык авылдашы арасында Сәлахиләр фамилиясен йөреткән бер генә инсан ла юк иде.
Үлән баскан иске сукмактан урамга чыккач, көтмәгәндә, теге Кырмыска Корбангали белән тагын очраштылар Якыннан караганда, урта яшьләрдәге мөлаем генә бәндә икән үзе
— Шәйхенур абзыйны әйтәм Картаеп бара, һаман салыштыра Аны мин дә эчә идем Фермер хуҗалыгы оештыра башлагач, ташладым да
куйдым...—Ул күптәнге танышлардай, зарларын сөйләп китте—Йөз гектар жирем, иске булса да ике тракторым, комбайным бар.. Кешеләрем, кулдашларым юк. Килмиләр. Искедән китәргә, янага килергә теләмиләр. Авылны гөл итәсем килә. Юк, теләмиләр. Авылнын яртысы ишек алдын себерми, йорт-жирен карамый, кунакка йөрешми, жиләк-җимеш, агач- фәлән утыртмый, хәтта сыер да асрамый. Бары тик дәүләтне... башканы гаепли дә аракы эчә. Нишләде бу халык, абзый, ә?
Иркен ага авызын ачып өлгермәде, караса—тырыш булганы өчен кырмыска кушаматы алган Корбангали китеп тә барган.
Сентябрь кояшынын сүрән нурларында җылынып яткан тупса аша ул хакимият бинасына керде. Берничә хисапчы хатын утырган бүлмә аша аны эчкә үткәрделәр.
Ишектән үк карашы беренче булып Президентның ат башын кочаклап төшкән сурәтенә төште. Сурәт сабантуй мәйданы кебек иркен, буш өстәл артында утырган әфәнденен нәкъ баш өстендә иде. Иркен-аганын сурәтне моңа кадәр кайдадыр күргәне булды кебек. Конгресстан сон— Питрәчтәме0 Әллә Иман әфәнденен аракы фирмасындамы?
Кырык яшьләр чамасындагы, тәбәш гәүдәле, җылы көнне дә башыннан аягына кадәр күннән киенгән, йөзенең ун ягында төймә кадәр мине караеп торган рәис таныш булмаган кешене урыныннан торып каршылады. Руслан Закирович икән. Ул, кунакның Америкадан икәнлеген белгәч, тагын да җанлана төште. Әлбәттә, бик тә аптырады:
—Монда американецлар йөреп ята, ә без йоклап ятабыз!. Ни хәлләрдә килеп җиттегез? Кемгә, күпмегә килдегез?
Иркен ага кыскача гына аңлатып бирде.
—Сез Мамадышка... Илгиз Галиулловичка сугылмадыгызмы?
—Юк. Без бик ашыктык.—дигән булды Иркен ага.—Вакытыбыз бик тә накыс иде.
—Сугылырга кирәк иде!.. Илгиз Галиуллович искиткеч кеше җанлы кеше!.. Сугылган булсагыз, ул мина күрсәтмә дә төшергән булыр иде...
—Зыян юк... Без канәгатьбез. Халык ифрат та күркәм, кунакчыл. Кичә мәптектә укучылар белән дә очрашып өлгердек!.
—Һы. Дамир Хаҗиевич булдымы?
-Әйе.
—Һы —Рәиснен бармаклары өстәл өстендә биештерде.—Кемнәрдә тукталдыгыз?
—Сихәт-сылу... Шәйхенур-кардәшләрдә...
—Сихәт? ТИҮдән? Һы...—Рәиснең йөзе караңгыланып алды, бармаклары телефон тирәсендә биеште.—Һы...—Нәрсәдер сорарга итеп, туктап калды...—Һы... Инде дә, әлбәттә, менә бит' Хәбәрсез-нисез диген!..
Иркен аганың хәтеренә Сихәт-сылунын чишмә буенда «Хакимиятнең күзенә артык чалынырга ярамый...» дигән кисәтүе исенә төшкәч, дертләп куйды. Бирегә бу ханым белән кайтып дөрес эшләдеме? Бу ана, анын улларына, абыйсына зыянга булмасмы0 Тәҗрибате психолог һәм дипломат Иркен-ага әле беренче тапкыр гына күргән рәис җанына кирәкле сукмакны эзләде. Бу сукмак үзен балапарча эчкерсез, беркатлы, бернинди дәгьвәтсез кеше итеп күрсәтүдә иде Мөһәҗнр сүзләрен табып, рәисне район хакимиятенә кунгыратып мәшәкатьләнүнең һич тә кирәк түгеллегенә инандырды. Рәис моңа ышанды кебек. Бәлки, ышанган булып кыйлангандыр? Анысы Иркен агага мөһим дә түгел иде
Рәис, ниһаять, һушына килгәндәй, урында җәелде, ярты сәгать чамасы җирле хакимияткә кергән авылларда колхозлашу, советлашу тарихын, үзе җитәкчелек иткән хозурда тормышның тынычлыкта, барлыкта-байлыкта
бернинди чөйсез-җөйсез. проблемасыз, рәиснен үз сүзләрен кулланып әйткәндә, «эксцессыз* дәвам итүе турында горурлык белән сөйләде. Проблеманы бар дисәк, ул халыкнын менә ике елга якын инде эш хакы вә пенсия алмавында гына икән. Анысы да. ниһаять, иртәгә хәл ителәчәк. Шуна күрә иртәгәсе анын өчен бик тә каИнар булачак икән Раславынча, авылда Сәлахиләр бөтенләй юк икән Әмма рәис бер кызыклы фикер дә әйтте: унтугызынчы гасырдан егерменче гасырнын илленче елларына кадәр ир балаларга фамилия итеп аталарының исемнәре бирелгән Шуна күрә фамилияләр җинел генә үзгәрә килгән, имеш Шуннан—рәиснен бу фикере дә кызыклы күренде—утызынчы еллар репрессияләре чорында авылдан шактый гына кешеләр Магнит-тау төзелешләренә куылган икән Алар турында мәгълүматларны бары тик Федераль Иминлек хезмәте архивларыннан гына табып буладыр
Рәис тынычсызлана башлагандай итте Шулай да ул үзен кулга алды. «Акча җитми, колхоз эше бетми, әйдәгез, сәхрәгә чыгып, бераз чәйләп- мәйләп, сөйләшеп утырыйк».—дип тәкъдим дә ясады Әмма Иркен ага. рәхмәт әйтеп, тизрәк эшкә керешәсе килгәнен, сөйләшеп утыруны беразга соңга калдырырга теләвен әйтте. Шулай килештеләр дә Тик шунысы. Иркен ага анын исемен-атын шундук хәтереннән җуйды Ул аны шартлы рәвештә Күн Кеше дип кенә атады
Күн Кеше белән сөйләшү Ирксн-аганын күнелен күтәрмәсә дә. артык тошерә дә алмады ул авылнын башыннан башлап, йорттан йортка сорашып йөрергә кирәк, дигән фикереннән кире кайтмаска булды
— Инде дә. әлбәттә, үтенечләрегез булса нинди дә булса ярдәм кирәк булган булса, инде дә, әлбәттә, тартынып тормагыз, мөрәҗәгать итегез
Тагын да рәхмәт белдереп, мөһәжир авылнын Үрге Очына таба юлга чыкты.
Шушы минуттан алып аны янә бер сөаль борчыды Күн Кеше Биарысланнарны чечен фронтыннан нинәрсә хакына яшереп яткыра ’ Ана. хакимият рәисенә, егетне тотып тапшыру сукыр бер тиенгә дә тормыйдыр. Сихәт-сылу монын серен беләдер кү?
Шулай да ана рәхәт, дөресрәге, газаплы рәхәт иде.
Авыл урамында кеше сирәк очрады, очраганнары да күбесе карт-корылар иде. Балалы йортта сер тормый, дигәндәй, кичә мәктәптәге очрашудан сон авылга американ кайтуы, анын хәтта мәктәп бүлмәсеннән космик телефон аша Америка белән сөйләшүе турында бөтен авыл белә дип әйтергә мөмкин иде. Әйткәндәй, очрашуда булган берничә укучы каршы булды ана Барысы да: сабыйлары да. сабый акылына кергән картлары да. Иркен-аганын чит-ят яклардан кайткан инсан икәнлеген атлә каян күреп, абайлап алып дигәндәй, юл читенә үк чыгалар, бернинди сорау белән баш катырмыйча, тыйнак кына елмаеп исәнләшү белән чикләнатәр.
Бакча башларыннан, сирәк кенә ихата эчләреннән торна кебек муенын сузган кое баганалары, инде көзге куе һавада оеп утырган печән эскертларе. алар янында тышаулы, арканга бәйләнгән, йә булмаса тәмам иркендә сикеренгәләгән атлар күренгәли
Ул урамнан Сихәт-сылу сынын эзләде Ул ана кирәк иде Юк. күренми иде шул ул. Әнә. күпер төбенә житмәстән туктап калган трактор янында берничә яшь кеше кайнаша Кайдадыр тагын бер трактор пытырдап куйды Авылда эшче коч бар икән әле. Ходай Тәгалә рәхмәте булса, тормыш дигәнен өзелде дигән җирдән ялганып китә бит ул. Әле тан салкыны югалып бетмәгән сукмак буйлап ул ярларын полиэтилен капчыклар, шешәләр, эрзин көпчәкләр, ташландык каз оялары, тимер-томыр, бетон- таш арматурасы биләп алган Чак-суга барып чыкты, аннан сон. вак таллык
басып киткән кечкенә күпер аша үткәч, чокыр-чакырлы юл ишарәте күркәм генә юлга әйләнеп, агабызны авыл буйлап алып китте. Чак-су тирәли утырган өянкеләр дә нәкъ авыл өйләре кебек карт, борынгы, таушалган, кайберләренен кәүсәләре урталай ярылып, юан ботаклары кулса-кулса итеп сынып төшеп, канаты сынган фантастик кошларны хәтерләтә иде. Йорт-җирләр барысы да диярлек бүрәнәдән, күптән ирләр кулын күрмәгән ихата-бакчалардан гыйбарәт икән. Һәркайда тормышка битарафлык үзен сиздерә. Янбашлары кәнкәеп төшкән өянкеләр арасыннан полиэтилен капчык күтәргән карт күренде. Ул туп-туры Иркен-агага килде дә:
—Кара кашлы мелиоратор син түгелме? Синме минем өянкеләремне корыттын?—диде һәм, начар күргән күзләре белән чәнчелердәй булып карап торганнан сон, өстәде:—Түгелсен икән. Кара кашлы мелиораторны эзлим. Өянкесез калдырды...
Монын да тенкәсе котырган иде, күрәсең, һәм монысы да, Кырмыска Корбангали кебек, соравына жавапны да көтмичә, кире китеп барды.
Иркен ага күккә карады. Күк йөзе жете зәңгәр һәм ул реактив очкычларнын ак буразналары белән сөрелгән иде. Теге Хромосом Сәйфетдинеч дигәннәре шактый зиһенле өрәк, убыргали, күрәсен, көндезге пенсияне төнлә көтеп утырса да, урыс армиясенен аппетиты уянганга чиксез шат булса кирәк.
Һәр йорт жире бәрәнге бакчасы белән тоташып, урыны-урыны белән коймаланган, кайберләре бөтенләй дә коймаланмыйча, аргы калкулыкларга барып төртелә. Йортларга аркылы салынган азбарлар артында, тартып-сузып кына җиләк—жимеш бакчасы дип атала алган агачлар арасыннан агарып утырган мунча күренә. Әле печән өсте бетмәгән, урак исә яна демократия шартларында башланып кына килгән бу аралыкта кешеләр бик сирәк күзгә ташлана һәм мондый сирәклек йорт хуҗалары кайдадыр яланда эш белән мәшгульләрдер дигән иллюзия тудыралар иде.
Иркен ага таң калды: Шәркый Төркестан Кизләве һәм тарихи ватандагы Кизләүнең матди культурасы бер вә бердәм иде. «Милләтебез, төрле материкларда көн итүенә карамастан, милли мәгыйшәт, гомумән алганда, нинди дә охшаш тоем, хәтта ки бер төрле калыпларда калыплана,—дигән нәтиҗә ясады ул.—Менә шушы тоем аны башка меңнәр вә миллионнар арасында кабатлангысыз көчкә әверелдерә. Менә бу. әле ул исемен-атын бөтенләй белмәгән абзыйның бүрәнә араларына салып калдырган мүкләре, Төркестан Кизләвендәге Галирахман абзыйның йорт бүрәнәләре арасына салып калдырылган кондырак-үләнгә никадәр охшаган бит!»
Ташландык базлар, ямнар, таштан салынып, инде «эһ!» дигән мал тавышы да чыгармаган телсез абзарлар яныннан үтеп, ул, ниһаять, авыл очында тәрәзә капкачлары белән зәңгәрләнеп утырган йорт янына килеп җитте. Вакыты санаулы икәнлеген хәтереннән чыгармыйча, һәр йортта озак тукталмас, кирәк-кирәксез истәлекләр сазлыгына батмас өчен, һәр йортка керү белән сүзне шундыйрак тәртиптә тотарга кирәк тапты: ул—фәлән- фәлән, фәлән-фәлән җирдән, максаты—фәлән-фәлән, фәлән-фәләннәр турында белештермисезме һәм—нокта!
Әмма ләкин тормышның үз кануннары бар иде. Ул сценарийны үзе төзеп, нокта урынына өтердән, өтер урынына күпноктадан башлый иде.
Бәләкәй капканы ачу белән аңа өрмичә-нитмичә бозау чаклы бурзай ташланды һәм ул Иркен аганы өзгәли башлый дигәндә генә сыйпалана- иркәләнә башлады. «Хунвейбиннар этенә охшаган,—дип уйлады Иркен- ага ~Тәклә-Макан катыргасында этләр белән талатуның нәкъ менә шундый ысулы бар иде. Сина томырып килә дә, амаламый, томырылып килә дә—амаламый».
Азбарның ачык сәндерәсе алдына тугарылган арба белән янәшәдән сәнәк
тотып сырты белән торган ир кеше кемгәдер эчкәрегә эндәште:
—Астан бирәсеңме, әллә өскә менәсеңме0
—Астан да, өстән дә ярый,—диде азбар эченнән хатын-кыз тавышы — Мина барыбер
—Ярар. мен. алай булгач. Мин астан мәтәшермен.
Кемдер өченче кеткелдәп көлле:
—Безнен тел, белеп куллансаң, шулай бай инде ул. малай!
Иркен ага боларны борчыргамы-юкмы дип торганда азбар авызындагы печән йөгенә йөгереп килгән ир аны күреп калды
—Карагыз. Әбугалисина! Кил, абзый, кил!..—Ул аны тартып китергәндәй китерде, кул биреп күреште. Печән оны каш кылчыкларына кадәр кунган бу кеше аны һич көтмәгәндә өерелтеп коча, мәһабәт колачында камыр кебек изә башлады —Карчык, төш. безгә Әбугалисина килгән Американын үзеннән! Сөт өсте кебек ап-ак'. Хатын, өстән төш. дим. өстәл яп. дим бит...
Ул арада булмый шундый ук печән оннарын кагына-кагына. башына төрткеле ак яулык, өстснә вак чәчкәле яшькелт күлмәк, ак йон оек өстеннән очлы калуша эләктереп алган хатынкай сәндерә өстеннән төште дә. күз кырые белән кыяр-кыймас кына исәнләшкәндәй итеп, йортнын ишегенә чумды.
—Әнкәсе, баздан салкын катык, бүгенге каймак, аннан тагы . теге кызыл бөрлегән белән кушып эретелгән сары майны да куй!—дип кычкырды ир хатыны артыннан —Ә син. Кәтүк күрше, баздагысын. төнлә туганын карарсын!..
Ул да булмый абзардан:
—Әлеү-әлеү! Беттем-беттем!—дигән тавыш ишетелде һәм авыз читеннән тәмәкесен тырпайтып, кәпәчен баш очына чослдсргән. коры-карангы йөзле, капкынга капкан ун аягы белән сикерәннәп. кәтүк сыман кечкенә буйлы адәмзат килеп чыкты — Беттем-беттем! Ну, Хаҗигали, әйттем сина капкыннарыңны шунда куйма дип!. Печ итәргә кергән җирдән ннбалит ясадың!..
—Анда бит стенага каләм белән «Тыелган территория Крыса!»—дип язып куелган, әмигкә! Укый беләсеңдер бит?. Гуктап тор' Үлмәсссн' - Хаҗигали ашыкмыйча, гүя аерым бер ләззәт белән ун аягын капкыннын тәҗесенә басып, анын дугаларын ике кулы белән аерды, ашыкмыйча гына Кәтүккә мөрәҗәгать итте:
— Капкыныңны өстерәп, медпунктка хәзер үк юлга чыгасынмы, атла йөз грамм эчкәч барасынмы0
—Сорап торасың, тизрәк чыгар инде!—дип сызланды Кәтүк —Син мина хәзер үк бер стакан шоковый порция бирергә тиешсен! Үзенә печән өешәм тагын Үтерә язды и'
—Үзен барып кергәч..
Хаҗигали анын аягын капкыннан чыгарды. Кәтүк чатан-ботан килеп Йөреп азапланды
Ярый, бармак сөякләрен измәсә Синнән банкет!
— Күрше хакы—тәңре хакы! Нәрсә безгә—өйдә газ, күнелдә наз. бакчабызда саз' Чыжт иттек, кабына—утын да кирәкми
—Әйдәгез, керик!
Ике ир ике яктан Иркен-аганы күтәреп диярлек салкынча өйгә атып керделәр.
Өйдә күхнә ягында мәизәләнгән хатыннан башка беркем күренмәде
Ирләр остаз артына утырышып алды. Остагаә авыл ри зыгының барысы да. хәтта гары өйрәсе дә бар иде.
Иркен-ага тирә-ягына күз ташлады. Диварлар буш, аларда хатын- кыз чиккән чигеш тә, башка йортларда мотлак була торган эленмәле фотосурәтләр дә күренмәде.
—Ишеттек, ишеттек, Американын үзенән үк кайткансыз...—диде Кәтүк авырткан аягы белән өстәл астында тыпырдап —Америкада бездән^ башка ничегрәк яшәп ятасыз? Безләрне искә төшерәсезме? һо-һо-һо!.. Йә, сал инде, Хаҗигали!..
Иркен ага сүзне кыска тоту өчен әйтеп куйды:
—Борәдәрләремне эзлимен. Чыгышымыз белән без шушы авылдан.— Туганнарымны, дип әйтәмен. Авылда Сәлахиләр нәселе турында ишеткәнегез булмадымы?
—Юк андый кеше бездә! Монын өчен башта күтәререргә кирәк. Башта күтәрик, аннан... бергәләп эзләрбез!—диде Кәтүк —Хаҗигали, нәрсә карап каттың? Сәлахиләр нәселен мәсәл белән сыйламыйлар, һо-һо-һо! Менә син әйт әле, абзый, Америкада Уфадагы Салаватка куелган кебек һәйкәлләр бармы?
—Ашыктырма, әмиткә!..
Кәтүккә үз исеме белән эндәшүче дә, бу «әмиткә»нен нинәрсә икәнлеген төшендерүче дә юк иде.Баксан, Хаҗигали һәр якынына дус итеп, «әмиткә» дип эндәшә, анын үзенен халыктагы атамасы да «Әмиткә» икән Аракы күрү белән калтырана башлаган, авыр эштән хоккей шакасы сыман суккаланып беткән куллары белән шешәне ачып азапланды.
—Әмрикә ин күп һәйкәлләр иле. Ул эшләп арыганнан сон һәйкәл куя. Бигрәк тә ат өстендәге генералларга. Һәр зур шәһәрдә генералга һәйкәл. Әгәр ат ыргыган килеш торса—генерал, димәк ки, орышта һәлак булган. Әгәр ун аягы күтәрелгән икән—ярадан шәһид киткән, димәк. Әгәр ат дүрт аягында басып торса—димәк ки, генерал урын өстендә, өендә үлгән булып чыга, солтаннарым...
—Кара син аны, ә?! Дүрт аягында торса, үлә икән, ә?! Без кайчакта ике аякта да чак йөрибез...—дип тел шартлатты Кәтүк —Син дөрес әйтәсен, без—солтаннардан. Мин, мәсәлән, үзем Солтанов. Сәлахиләрне белмим. Ишеткәнем дә юк...
—Бездә һәйкәл өчен сурәт ясарлык та ат калмады.—диде кырыс кына Хаҗигали —Анын каравы хуҗасыз эт күбәйде. Кәнтәй этләргә һәйкәл куя башларга кирәк.
—И-и-их... Өзәсең үзәкне!.. Кәнтәй хатыннарга, диген!..
—Субсидия!..—дип кычкырып җибәрде Хаҗигали һәм ниһаять, эчемлек салынган бәллүрләрне калтыранган куллары белән урнаштырып чыкты, аннан тагын хатынын—аның исеме Субсидия икән—күз чиртеп кенә чакырып, ана да бәллүр тоттырды. Һәм эчеп тә җибәрде. Иркен агадан башкалар да эчеп куйдылар.
—Ләкин, абзый кеше. Американын атлы һәйкәлләре барыбер дә башкортның Салаваты астындагы ат һәйкәленә җитмәс —Эчендәге утлы ягулыктан ләззәт кичергән Кәтүк илһамланып сөйләп китте:—Ул шундый зур, авырлыгы, мин сезгә әйтим, җитмеш тонна чуен, ди. Үзем кереп тотып карадым, теге корсак астына таккан гере генә дә бер тонна булыр... Көн саен аны, ук-жәя тотып, башына төлке бүрек кигән унике башкорт саклап тора. Үзем күрдем, бәй, күрмичә' Бер тапкыр шулай, башларына аю тиресе кигән икенче бер кабилә башкортларын чүкеч-кискечләр белән һәйкәлнең яртысын бүлеп алып китәргә азапланганда тотып алдылар, малай Сакламыйча, кәк же? Югыйсә, аны бит әллә кайчан Агыйделгә тәгәрәтеп төшерерләр иде!..
Иркен-ага бәллүренең кузгатылмый торуын күреп, хуҗалар тәмам
аптырады Очрашу хөрмәтенә? Американын үзеннән кайтып9 Ата-баб&тары шушы Кизләүдән чыккан була торып?!
—Субсидия, жырла, әмиткә! Җырлап эчерик!
Үзе шундук җырлап та куйды:
Ай-ли, Жәмилә,
Жәй көннәре жәмле лә.
—Әй, синен авызына йөз грамм керсә, шул Жәмилә дә Жәмилә булыр инде, Хаҗигали,—диде хатыны
Эш онытылган, сүз онытылган, йомыш онытылган иде Хәмердән шундук йомшарып, авыз тирәләре чиләнеп алган Субсидия Иркен-ага янына ук килеп утырды һәм җырлап та җибәрде:
Алмалы гына куак, түгәрәк күл,
Анын тирә ягы ла кызыл гөл. ай.
Эчкенәен тулы хәсрәт булса, ай,
Ятларга сөйләмә, үзен бел.
Җыр матур, җырчынын мәкаме камил, сүзләренең мәгънәсе тирән булса да, анын үзенә тап килсә дә, эчмәде Иркен-ага. Хужалар ана бәйләнүдән туктап, үзләрен генә карар булдылар.
—Аны беркем дә эчәм дип эчми инде...—дип фәлсәфә куерта байталы Хаҗигали —Менә мин дә эчә торган кеше түгел ул как такавай Мин ике кешедән торам: беребез—Хаҗи, икенчебез—Гали Миндә көне буе Хаҗи белән Гали көрәшә... Хаҗиым «Эчмә!*—ди. «Гали»ем «Эч!*—ди Ахырда Гали Хаҗины жинә дә, мин Хаҗигалигә әйләнеп, сыгылам да төшәм Эчелә шул, туганнар, эчелә. Әүвәлдә кешене уббажать итеп эчәсең.
—Әй-йе!—диде Кәтүк күзләрен түшәмнән үк әйләндереп —Уб-бажение харап итә бездә кешене. Моны Мәнди анасы да белә'
—Аннан мин кешедән киммени дип эчәсен
—Әййе!—диде Кәтүк өстәл сугып — Дөр-рес, Хаж-жигапи абзый' —Мин кешедән киммени дип эчәсең! Әйдә, эчик әле!.
—Аннан инде үземне-үзем уб-бажать итеп эчә башлыйм Башлыйм да кәндисигә җитәм. Менә ул уб-бажение кая илтә, туганнар Чөнки күнелем
—Әйе!—диде инде исерә барган Кәтүк —Күнеленнен сафлыгы башкаларга йога күрмәсен, Хаҗигали абзый' Минем комбатым майор Попов әйтә торган иде: «Эчәргә кирәк. Эчмичә яшәп булмый Әмма кем белән, кайчан һәм күпме эчәргә икәнлеген белеп эчәргә кирәк* Вәт' Миннән үрнәк ал, Хаҗигали, сал, саранланма!. Ә нигә эчәм мин? Ашарга җитми, шуңа эчәм Америкада эчәләрме?
-Эчәләр Хәгга күп эчәләр -диде Иркен ага тәмам кәефсезләнеп
—Алар белән безнен эчү арасында нинди аерма бар’
—Анда ашап эчәләр—кырылмыйлар. Рәсәйдә ашамыйча эчәләр—кырылалар. Ашап эчкән халык аңын югалтмыйдыр кү Рәсәйдә җинаятьләрнең сиксән проценты исерек килеш кылынса. Әмрикәдә ул ун процент кына тәшкил итәдер. Әмма Әмрикәдә бернинди кайгы-сагыш юк икән, дип уйлый күрмәнез таг ы Анда да үтереш-суеш җигәрлектер. Әмрикә нисбәтеннән караганда, ачлар анда да бар Моны анлау өчен Нью-Йоркның үзәк урамы-Бродвейдан үгү дә җитә Ул угыз чакрымга сузыла. Анда утыз мен хәерче
-Алдашма, Америкада хәерчеләр юк!. Анда миллионерлар гына яши,- диде Кәтүк.—Үзем күрдем.
—Утыз мен автомобильле хәерче!—дип төзәтте Иркен ага.
—Утыз чакрымга .. утыз мен автомобильле хәерче! Шулай диген!.. Бер чакрымга бер хәерче, димәк. Бездә дә шул чама инде...
—Гомумән, Әмрикә мавыктыргыч ил. —Очрашуны шунда чикләп, чыгып китәргә җыенган Иркен-ага, уңайсызланып, туктап калды.— Анын һәр штаты нинәрсәдер белән дан тота. Әйтик, Висконсин—сөт чүлмәге. Айдахо—бәрәңге бакчасы.. Ә менә кытайлар бәрәнгс ашамый...
—Кара, бу кытайлар бөтенләй дә дүрәк икән!..
Хуҗалар, бигрәк тә исереп беткән Кәтүк, айныгандай булдылар.
—Бәрәңгесез, ничек?! Сал, Хаҗигали абзый, монын өчен эчмичә булмый, әмиткә!
—Аларнын бәрәңгесе—диңгез суүсемлекләре...—диде Иркен-ага.
—Суүсемлеге мин ул...—Эчемлекне үзе теләгән кадәр эчеп исергән Кәтүк аягы авыртуын да онытып, Иркен-агага бәйләнә башлады —Алып кит мине Америкага, ә? Анда минем кебек берәү дә юктыр Алып китәсеңме, юкмы?—Ул анын беләгенә асылынып сөйли башлады:—Миндә сезнен берегездә дә булмаган горурлык бар.. Сезнен ул хакта уйланганыгыз да юктыр әле. Япуннардан кала атомнан нык кыйралган икенче халыкнын кем икәнлеген беләсезме? Белмисез! Япуннардан кала атомнан ин нык кыйралган халык—татарлар!.. Ә мин шул халыкнын улы... Хиросимадан сон икенче атом бомбасын маршал Жуков кайда шартлатты? Ырымбурнын Тоцки лагерьләрендә, татар авыллары өстендә!
—Авылларны күчермәделәрме?
—Урыс авылларын күчерделәр. Татарлар калды.
—Ходай безне хатынлы, Жуков безне атомлы итге!...Ха-ха-ха!..
Хаҗигали буылып көлде.
—Итте шул!.. Нинди горурлык!.. Өченче атом кайда шартлады? Чиләбенен «Маяк» заводларында—шул ук татар авыллары өстендә шартлады. Ыслуш- шай-те, әнә шул вакыйгаларга егерме ел үткәч,мине , Кизләү малаен, шул «Маяк»ка илтеп тыктылар бит. Мин бит Чиләбе-70-тә хезмәт иттем.
—«Маяк»?—дип кычкырып җибәрде Иркен ага.—Бу бит миллионер Гани бай Хөсәенов җирләре' Андагы тауларны әле дә «Хөсәен таулары* дип йөртәләр...
—Ә сез каян беләсез?—диде Кәтүк аңа исрек балык балык кебек оеган күзләре белән укталып.—К-к-каян б-беләсез?
— Ырымбурда яшәгән тарихчыбыз Мәдинә Рәхимкулова китаатарыннан. Гани бай ул тауларда комташ яндыру заводлары тоткан. Йомырка сарысында гына изеп, махсус кирпеч җитештергән. Уфадагы «Галия» һәм Уралдагы башка мәдрәсә-мәчетләр барысы да шушы шартлатып та җимереп булмый торган кирпечтән төзелгәндер кү...
—Һы!.. Эчеп исергәч кенә елмаям мин хәзер!—Кәтүк ыржаеп күрсәтеп елмайды.—Матурмы мин? Шундый матур, хәтта өйләнә дә атмыйм... Әмма.. япа-ялгызым яшәп, кызлар түгел, казлар үстерәм! .. Ә бит мин. Иркен абзый, өйләнгән дә идем ..Минем өчен дүртенче атом үз өемдә шартлады...—Ул башын ике учына салып ыңгырашты да. сирәк чәчләрен җилкендереп артка ыргытты,—Командировкада идем. . Кайтсам, минем чибәр хатыным—чит ир белән!.. Син, Хаҗигали абзый, барысын да беләсең!..
—Сөйләмә инде!—диде Хаҗигали.
—Сөйлим! Америкада да белсеннәр минем хатынны.. Мин аны нишләттем, дисең? Судка бирдемме0 Аердыммы? Юк. мин җир белән тигезләдем. Таста җылы суда аякларымны юдырдым һәм, бүтән хыянәт итмим дип ант иттердем дә, шул суны үзенә эчердем! Аннан, кулына акча тоттырдым да, куып чыгардым. Ун ел килеп, ялынып йөри. Кертмим!..
Шуннан бирле, кызлар тугел, казлар үстерәм мин...
Шуны гына көткәндәй, күрше ихатадан казлар татылдады
-Минекеләр!.. Монда, күршедә генә мин. казларым' Кер. кунакка кер. абзый Каз пешерербез Хәрби хезмәттә радиациядән мин шундый шаукым аллым, сәбәпсез елмайсан, тирем тартыла да. ниндидер нурлар- аллергоннар кеше тиресенең ин йомшак, ин нәфис урыннарын ерта да чыта. Әйтик, иренне Шулай итеп, ирен ияккә кадәр ярыла да төшә, мин сиңа әйтим. Мондый радиаиияны алучылардан мин бездә бердәнбер татар бит Ничек горурланмыйсын!.. Алып кит мине Америкага. ә° Атом нурланышыннан исән чыккан татар дип. спиртка салып, музейда сакларлар иде. Ә сезгә...—Ул Хаҗигалиләргә баш какты.—минем пенсияне түләрләр Алып кит. ә!..
Мулла, мулла, мутина,
Мулла абзыйнын күзе төшкән Саҗиләнен ботына
Ул үксегән аһәңнәр чыгарды да. башы белән өстәлгә бөгелеп төште
Болар барысы да коточкыч иде
Котелмәгәндә, гүя анын хакына гына оештырылган сәрхүшлск табыны өчен Иркен-ага бик уңайсызланды Нишләргә сон? Ничек хәлдән чыгарга'* Ул бит кеше авызына йозак сала алмый
Хуҗаларга тәмле ризыклар-чәйләр өчен рәхмәтләр әйтеп ишеккә юнәлде.
Хаҗигали белән килен озата чыктылар
— Нәрсә—«Маяк*?—диде Хаҗигали. —Бу армиядә алган чиренә колхознын химик ашламалар сараенда да өстәде Шунда эшләде, шунда йоклап та йөреде
Хатын белән ир абзарга, бая Иркен ага керү уңаеннан бушатылып бетмәгән Йоккә таба юнәлделәр
Ни гаҗәп. Иркен-аганын артыш таягын, әллә сарысына кәрәз дип алданып, бал кортлары сырып алды. Карт аптырады Каян алар—мондагы Кизләүнекеме, әллә үз кортлары-Шәркый Торкестан. Висконсин Кизләвеннән үк океан аша очып килгәннәрме’ Күз алдына юл буйлап төрле төстәге умарталыклары белән Висконсин болыннары килеп басты Анда һава бал кортлары белән мыжгып тора, еш кына корт автомобильнең радиаторын сырып ала да. моторны кыздырып, подшипникларны эретә Андый чакта радиатор буйлап сары бал ага
Ул моны яхшыга юрады. Берничә бал корты анын таягыннан төшмичә авылы буйлап сәяхәткә чыкты.
Иркен-ага Хаҗигали күршесе Кәтүкнең тыштан бик тә яхшы каралган йорты аша атлап, өченче ихатага үтте Ишек алды биек бәпкә үләне белән түшәлгән иле Шакыды Жавап бирүче булмады Сәлам биреп эчкә үтте Сәкесенә арты белән утырып, мөнәҗәт иткән әбекәй чынлап га колакка шулкадәр каты иде ки. ул хәтта керүен дә шәйләмәде Башта Иркен-ага анын мөбәрәк тәсбихләрен өзмичә, шундук чыгып китәргә дип тә уйлады Әмма аны матур мәкамле мөнәҗәт һәм киштә тулы китаплар ту ктатты Кем белә, бәлки эзләгәне шушында табыла башлар'* Тышта кояш, өйлә Коръән- Китаплы киштә-сәке һәм сиксән яшьтән дә ким булмаган мөнәҗәтле карчык иде
Кечкенә, әмма идәннәренә асалы палас җәелгән, тәрәзә кашашларында әле булса чүпләмле тастымаллар эленеп торган бу уймак йортта әдәпле, иманлы кар| тык хөкем сөрә иде Сары камзулдагы карчык кулына дисбесен
тотып, алтын уймак кебек итеп тез бөкләп алган да, көйли дә көйли:
Газраил җаныңны ал ур,
Варислар малыңны алур.
Сингә саваплары калур,
Аллаһ, дигел, бәдәвам
Карчык шаукымда иде. «Бәдәвам»нын азагы булмас, бүлдермим, дип уйлап чыгып китәргә чамалаган Иркен-аганы әбинен өлкән яшьтә булуы, аның нәселе хакында чынлап та нинәрсәдер белү мөмкинлеге туктатып калды.Әгәр карчыкка сиксән яшь чамасы булса, димәк ул 1917 елгы, утызынчы еллар башында ана 13-15 яшь булган. Бу бит инде күп нәрсәләрне хәтердә калдыра торган ушлы чор.
Карчык кузгалгалаганда турыдан бәйләнгән яулыгы астыннан чәчүргеч очындагы көмеш тәңкәләре чыңлап куя. Чулпы тавышын өркестан Кизләвеннән киткәненнән бирле ишеткәне юк иде. «Шушынын өчен генә дә кайтасы болады».
Карун зикер әйтмәде.
Аны шуңа йир йотды.
Жәһәннәм төбенә китди,
Аллаһ, дигел. бәдәвам...
Колакка каты булса да, ушлы иде булса кирәк, артында ниндидер чит тын тоеп, борылды—һәм таныш түгел, әмма бик мәһабәт ир сыны күреп шомланып калды. Карчыкның йөгрек күзләре йөгереште. Турыдан бәйләнгән яулыгы астыннан майлап тараган чәчләренең алтын ызаны чак кына күренеп тора.
Әмма бу шомалану һич тә курку түгел иде. Иркен-аганың аны тынычландырырга тырышуына керфеген дә кымшатмыйча колак ярырлык итеп кычкырды:
—Кеше ишетсен дип каты кычкырып сөйләшәм! Кеше дөбердәсә, мин алардан да катырак дөбердим. Үзем ишеткәнче дөбердим.. Ишетмиләр бит, чукраклар!..—Ул елмайгандай итеп мөһәжир ягына башын сузды.—Чыгып китми тор.. Миңа кеше сирәк керә... Әйт, бәй, ни йомыш?
Иркен-аганын язмышын, максатын сөйләп, карчыкны ялкытасы килмәде. Бары тик бер нәрсә сорады—ул да булса, сабый чагыннан алып, авылда Сәлаховлар дигән нәселне хәтерләмиме?
Карчыкның акылы чынлап та аек иде. Ул кан тамырлары зәңгәрләнеп торган кулларының сыртын берсен-икенчесе белән сыйпый-сыйпый озак кына уйланып торды да:
—Безгә мулла булып килгән кеше түгелсен микән дигән идем...—диде.— Тирә-якта бер мулласыз без генә калдык. Үзебезнекеләр тәмам исерешеп бетте. Женаза намазы укып, кабергә куярга кешебез дә калмады...
Иркен ага үтенечен янадан кабатлады. Карчык шактый өметле фикер дә әйтеп куйды кебек:
—Сәлаховлар. Сәлаховлар Нигә, булмас димә, булгандыр. Калхузлашу башланган чорда авылдан жиде-сигез гаиләне сөрделәр бит. Мулла- мунтагай. кулак ясап. Түбән очтагы Рәҗәп абзыйлар шул Сәлаховлардан булмадылар микән? Хәзер авылда Сәлаховлар юк бугай шул... Син Түбән Очта. —Карчык уйланып туктап калды —Түбән Оч Мөкәрәмәләргә кереп кара әле. Күп укый ул... Аңарда берәр нәрсә килеп чыкмасмы... Аннан, без бит йөз генә еллаган яшь авыл Без бит борынгы Тау Иле авылыннан качып килгән халык...
Иркен-ага карчыкка чиксез рәхмәтле иде Исемен Мөсаббихә икән Нинди сирәк исемнәр. Үзләре генә дә бер энциклопедия диярсен Ул кенәгәсенә карчыкнын һәм ул әйткән Мөкәрәмә апа-жаннын исемен теркәп куйды
—Суга гына камыр изгәнием, пешереп алыйммы9 Ашыйсынмы9—дип сөйләп китте күзлекләре танау очында гына эленеп торган карчык бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырып —Син суга гына изелгән камыр коймагы ашаганын да юктыр әле. әйеме9 Бик тәмле була ул. камыр үз көченә әчегәч!..Ярлы кеше кебек, аерым хәстәр сорамый
— Юк, апа-жаным. рәхмәт'
— Мин үзем керәшен кешесе белән белән гомер кичердем, дуңгыз итен өемә кертмәдем. .
Ул Мөсәббихә карчыкка сәдака бирде Карчык күп бирәсен дип. кабул итми маташты. Ниһаять, фатыйхасын алганнан сон. бу рәхмәтле йорттан чыкты.
Алдагы ике хужалыкта тормыш каны типсә дә. жан әсәрәсе очрамады Йорт-жирләрен ачык калдырып, алар каядыр киткән иле
Чираттагы йорт ихатасына кергәндә азбардан артына ут капкандай бер ир килеп чыкты да аны күреп, кычкырды:
— Кермә, кермә, вакытым-чиратым юк! Чебеш чыгарам!
Иркен-ага аңлап та өлгермәде, йортнын урам яктагы тәрәзәсе ике якка
ачылды һәм аннан кавын кебек сап-сары баш күренде
Минем инкубатор яхшы эшли.
Сикереп кенә төшә чебешләр!
Һәм бу Баш тәрәзәләрен шапылдатып япты.
Шушы йорт белән алдагы йорт арасына китереп бушатылган сары комла уйнаган алты-жидс яшьлек кызчыкка тап булды ул. Авыл баласынын тормышка зурларча һәм иртә яраклаша белүен ярата Иркен-ага. Шушы ком кебек сары чәчле, авыз читләреннән әле генә эчкән катыгы да кибеп өлгермәгән сабыйдан ул уйнап кына сорашмакчы-сыиа.чакчы булды
—Сыерыгыз бармы?
Куллары белән комда казына-казына. комнан күзен дә күтәрмичә, ул ин житди сорауларга да анык җавап бирә башлады
—Бал.
Теленен очы шәмәхә каләмне төкрспләп сурәт төшергәнгә күрә булса кирәк, шәмәхә-көрән төскә кергән иде.
—Бозауладымы9
—Бозаулады.
—Үгезме, танамы?
—Үгез дә, тана да.
—Икене китерде мени?
—Сыеллалыбыз икәү
—Менә кандай! Сарыкларыгыз бәрәнләдеме сон?
— Бәләнләде. Салыклал да. кәжәлал дә
Ул сабыйны кочаклап үпте һәм үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде
—Сөбханалла! ӘссәламәгәләИкүм. булачак милләт анасы!. Әле яшибездер кү!..
Ул балигъ һәм ата-анасы янында булмаган сабыйга Һәдия итеп акча бирергә уңайсызланды Ул өстендәге вельвет курткасына кадап куелган миниатюр Әмрикә туграсынын каптырмасын ычкындырды һәм аны кызчыкнын күлмәк якасына эләктереп куйды
—Нәлсә бу?
—Бу тәти уенчык. Сиңа бүләк итәмендер.
—Л ӘХМӘТ.
Аның бу сабыйдан һич кенә дә аерыласы килмәсә дә, туган-тумачаның очын тизрәк табу туктаусыз алга, бары тик алга чакыра иде.
—Монда кемнәр яши?—дип сорады ул сабыйдан тәрәзә капкачлары һәм тимердән ясалган урам капкалар зәнгәр белән ак буяу аралаш буялган йортка күрсәтеп.
—Ачулы Залифлал.
—Нигә ачулы?
—Ул гел ачулы.Көлми.
—Синең исемен ничек?
—Зөбәлжәт, диләл.
—Ә син кем кызы?
—Ачулы Залифныкы, диләл. Ул минем әтием булгание...
—Хәзер әтиен түгелмени?
—Хәзел әтием Хәләф. Без авылнын теге башында яшибез.
«Күрәсең, әнисе икенче кешегә кияүгә чыккандыр,»—диеп уйлады Иркен-ага.
—Бу әтиенә кермисенмени?
—Чакылса, келәм.
—Монда уйнарга киләсеңмени?
—Әйе. Чакылмаса да, уйналга киләм
«Вәт бу Ахырзаман баласы». Ачулы булса булыр инде дип, ул аклы- зәңгәр капканың тимер келәсен зыңгылдатмыйча гына үтте. Ишек алдында эт-мазар күренмәде. Ишек алды ялап алгандай себерелгән, бакчадан кызыл балан-миләшләрнен явы өскә ишелеп тора. Биредә яхшы хужа, күрәсең. Алдарак, чөйләрендә ат камыты, дуга һәм башка дирбия эленеп торган келәт белән азбар арасында, бераз гына эчкәрәк кереп җәелгән чүпрәк паласка таратылган суган өемнәре арасында ана арты белән утырган, төрле тырысларга төрле эрелектәге суганбашлар аеру белән мәшгуль ирне күреп, Иркен-ага туктап калды. Ир дә сак колакларына арттан савылган аяк тавышларын чамалап, башын ана таба борды.
—Әссәламәгәләйкем, кардәшем.—Иркен-ага ике кулын сузды.
—Сәлам, сәлам —Ачулы Зариф булырга тиешле кеше мосафирны кара карашларына чумдырып алды да ике бармаксыз уң кулын бирде —Мә. бер ирләр кулы тот —Авыр эштән булса кирәк, аның бармакларының тырнаклары ояларыннан купыраеп чыккан иде. Үзен бергә кахзар көтеп үскән малай кебек иркен тотып сөйләшүе Иркен агага ошады —Ишеттем, ишеттем, ниндидер Сәлахиләрне эзләп Америкадан ук кайткансың икән Анысына маладчина, әлбәттә. Таба алмаячаксын син аларны монда.. Монда теге тасырдашларны түгел, кичә генә гербицид агуыннан кырылган кордашларны табып булмый.. Ярый, силсәүит алтмыш ел элек Ватан сугышында үлгәннәрнең исемлеген белми, монда үлгәннәренә ун ел үтмәгән—барыбер исемнәрен белмиләр! Кая ди анда кәк пәгибши пенсия түләү?!—Ул йортның ачык, зәңгәр чыбылдык белән капланган ишеге ягына карап кычкырды,—Зөлхәбирә, кешегә урындык чыгар, ишек алдына кеше кергәнен күрмәскә күзең чыккан мәллә?
«Билхаккый ачулы бу».
Өйдән урындык күтәргән яшь, матур гына хатын килеп чыкты, таныш булмаган ир затын күргәч, башыннан шуып төшкән яулыгын төзәткәләгәндәй, ярымачык күкрәген кулы белән каплагандай итте дә, чак
кына ишетелерлек итеп сәлам бирде һәм тавыш-тынсыз гына кире кереп кигге.
Угырып җибәрегез. Урыс әйтмешли, басып торган аяктан дөреслек качкан.
Иркен-ага Ачулы Зариф каршысынарак утырды
Сары төстәге бәйләгән джемперы изүеннән диңгезчеләр кия торган зәнгәр дулкынлы эчке күлмәге күренеп торган, шомырт кара күтле, берничә кон кырылмаган, башына кара кәләпүш чәпәп алган Зариф. Иркен-ага сизенүенчә, үзенә бер төрле, кылчыклы инсан иде.
—Иә. сөйләп җибәрегез. Америкада тормышлар ничек0 Анда да бәрәнге ашыйлармы?
—Ашыйлар..- Иркен-ага әллә уйнап, әллә уйлап соралган бу сорауга ничек җавап бирергә белми бераз торды.—Әмрикә бәрәнгенен ватаныдыр кү. Христофор Колумб Европага бәрәнге. помидор, һәммә төр салат, кактус, фикус, тәмәкене Әмрикәдән алып кайтадыр кү
— И-и-и. син белгәнне без киптереп элгән! Салат-малат. кактус-мактус. фикус-микус! Ин мөһимен онытгын. Христафур Калуп Америкадан тагын бер татлы тамыр—ул да булса сифилис алып кайта. Кеше ашаучы хатыннар белән йоклап... Безгә бу хакта клевер чәчкәндә лекция сөйләп киткән партком Икзим Фәрдүнәтович сөйләгән иде Ничек ачуын килмәсен, малайкаем!.
Иркен-ага йөзен чытты.
— Гинекология дигәнне, үзебезчә әйтсәк, тишек чирләрен тикшерү була, шулай бит? Мин аны «жен-экология* дип атыйм Син көлмә, хатын-кыз женле жан иясе. Хәзер тишек корты белән чирләүчеләр бездә дә очраштыргалыи. Нифте бездән китге-бегге. алмашка чир килде, ничек ачуын килмәсен, малайкаем Хәер, һәр жан иясенен үз корты була инде, шулай бит? Тормыш бар жирдә корт та бар Менә су ганны гына алыйк. Әчедән әче нәрсә Анын да корты бар Анауы миләшләрнен дә үз корты бар —Ул чиләкләргә алмаш-тилмәш суганбашлар ыргытудан туктап торды —Менә син әйт. бармы Америкада җир тетрәүләр? Безлә көн саен тетри Нифте чыгарып, җир асты буш калды. Бушлыкка су җибәрәләр дә. җир гөрселди дә төшә!
Урамнан майламаган тәгәрмәчләре белән шыгырдап печән йөге үтте Йок өстеннән берәү Ачулы Зарифка нәрсәдер әйтте
— Бара алмыйм, малай,—дип җавап бирде ана Зариф -Куна гым килде!..
Бу адәмзатта ниндидер яшрен чикләвек төше бар иде кебек Сөйләшүне бөтенләй икенче ызан—читкә сукалаудан башлаган Ачулы Зарифнын нәрсә әйтергә теләгәнен белүе дә читен иде Иркен-ага эчтән ниндидер ярсу белән ярсыган, ләкин аны тышка чыгармыйча, үзенә бөтенләй -кирәге булма1ан» әшәмә корып азапланган кардәшен житди гәпкә алып кереп тынычландырмакчы булды.
—Әмрикә табигате берлә Азиягә охшаса да. анда җир тетрәүләр, тайфуннар, су басулар бик сирәк күренеш
—Оҗмах икән! Ничек ачуын килмәсен!
Бакча артыннан үткән тау юлында Күн Кеше чагылып алды
—Әйе. оҗмахтыр кү Бу. минем уйлавымча, температураларның капма- каршы төрлелегеннән килә Каракыз: төньяк Әләскедә гыйнвар уртасында температура минус алтмыш биш. ә шул ук Әмрикәнсн Мексика берлә чигендә плюс утыз алты Тирбәнеш 110 градус тәшкил итә.Торкссганнын Тәклә-Макан чүллекләрендә дә шундый ук тирбәлеш
Ачулы Зариф авызын ачып каткан иде.
—Әмрикә халкы мондый тирбәлешкә нихәл түзә?—Ул эре башлы суганнарны ачуы белән тырысына атты —Шуны гына сөйлә!..
Юк, ахмак түгел бу Ачулы Зариф дигәннәре. Үзендә Хужа Насретдин белән солдат Швейкны кушкан бу инсаннын миен ниндидер бер сәер витамин тукландыра түгелме?. Бу көтелмәгән сораудан мөһәжир үзе дә аптырап калды. Гомерендә беренче тапкыр аны шушы кеше—туган җирендә вә туган авылында!—Әмрикә халкының шушы тирбәлешкә түземе хакында уйланырга мәҗбүр итте.
—Әмрикәннәрнен үзләренә дә шундый төрлелек хас...—дип башлап китте ул сүзен —Анда төрлелек күзгә бәрелеп тора. Анда, бертөрлелеккә түгел—төрлелеккә, охшашлыкка түгел—аерымлыкка, унитарлыкка түгел—чуарлыкка күнеккәннәр. Охшашлык—Әмрикәнен дошманы!.. Юкка гынамы, аның егерме биш центлык акча тәңкәсендә «Бердәмлек төрлелектән яратыла»,—дип язылган...
—Безнен кебек инде! Без дә төрле бит —дип кычкырып җибәрде мыек астыннан елмайган Ачулы Зариф,—Әнә, син дә кара түбәтәйдә, мин дә кара түбәтәйдә!.. Тик синекен Президент бүләк иткән, моны телевизордан күрсәттеләр. Синекеннән хушбуй исе килә, чөнки син—импортный татар!
Ә менә минекен телевизордан күрсәтеп маташмыйлар—минем кәләпүш тозга, тиргә каткан, анардан...—Ул түбәтәен салып иснәде —Фу, милли ис анкый!.. Ничек ачуын килмәсен!..
Иркен-ага рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Анын күптән инде мондый ихласлык белән көлгәне юк иде. Ана ияреп Ачулы Зариф та эре тешләрен күрсәтеп елмайды. Әңгәмәнең уртак зәме барлыкка килүенә куанган мосафир кулы җиткән җирдән суганбашлар чүпләштерә башлады.
—Авылда... милли хәрәкәт бармы сон?
Милли хәрәкәт, имеш!—Зариф кулын гына селтәде —Мин аларнын безгә килеп җиткән гәзитәләрен укыштырам... Шәһәрдә—милләте юк. хәрәкәте бар кебек... Авылда милләте бар, хәрәкәте юк... Чынбарлыкта исә. икесе дә— милләте дә, хәрәкәте дә юк. Хәрәкәтендә кан йөрми. Быел жәй Казаннан бер бик тә укымышлы бәндә кайткан иде. Милли хәрәкәт түгел, милли хәкыйрәт ул, ди... Иван Грозный белән бергә үлгән хәкыйрәт. ди.. Хәкыйрәте нәстәдер инде Татарча сөйләшү авылда менә шул сентябрь кереп, дачниклар киткәч кенә ишетелә башлый... Анарчы бездә чегән табыры була.. Жәй җитте исә, кайталар мин сина әйтим безнең авылдан чыккан дачниклар үзләре белән кемнәрне генә өстерәмәгәннәр... Дөньянын барча телләре гөрләп тора—грек та, албан да, ниәндирталис тә бар, җимерек танаулы әрмән-әзәриләрне инде әйтеп тә тормыйм. Араларында татар гына юк... Бәхетлеме алар’’! Ничек ачуың килмәсен ?! Зариф Иркен-аганын колагына якын килеп, пышылдауга күчте. Татарның башта жаны, аннан... мие кортлады бит. Шуна алга баралмый ул татар, малайгынам. Милләт чибәр кызларын күпме акча тотып, иркәләп үстерә үстерүен, тик чәчбиләр шул чибәрлекне кая куярга, кемгә бирергә белми бәргәләнә., чөнки кычыта, жаны кортлы!...Ул сина милләт өчен утка кергән чечен кызы түгел. Ир-ат, татар ир-аты кая карый?! Без гаепле түгелме? Ним-чекләр ач-чуын килмәсен, ә?! Хатын-кызнын барысы бер анын. мышнаулары гына төрле. Бу минем икенче хатын...-Ул ишек ягына баш какты -Беренчесе өч бала китереп, чөгендер чыгарганда йөгенеп үлде.. Ике балам Казанда-берсе укый, берсе эшли Төпчеге мәктәптә бәрәңгесен чыгара. Мин шул чаклы бала яратам, малай! Әгәр мин җир йөзеннән китеп барсам, туйганчы база яратмыйча китеп барачакмын.. Кабер ташыма фамилиямне язу да кирәкми. «Биредә Бала Сөеп Туймас Зариф ята» дип язсалар, шул җитә, малайгынам...— Зариф яшьләнгән күзләрен җиң очы белән сөртеп алды -Киләсе кайтканда, алып кайт миңа Америкадан күп бала таба торган берәр хатын ә° Теге.
каралардан булса тагын да яхшы. Уч төпләре ак аларнын. Мин аларны печән сәндерәсендә агартыр идем, биллаһи әйтәм!.. Авылга хәзер гитара чиртеп, шәрә килеш биегән негритослар гына җитешми
Иркен-ага тагын көлде.
—Мин алардан шундый космонавтлар юк. җиһангирлар үстерер идем, биллаһи әйтәм!..
—Ә бу кәмперенә ни булган? Яшь. матур
— Кара, матурлыгын күреп тә өлгергән, карт шәйтан Күзен—ватерпас' ...—Аннан, якын килеп, тагын пышылдый башлады:—Яшь. матур, тик база китерми... Тагын өйләнер идем, бата үстерерлек хатыннары да юк
Сентябрьнен сүрән кояшынын ялкынланып янган миләшләре вә баланнары астында. а1тын өемнәрен хәтерләткән өемнәрдән суганбашлар чүпләп утырган Ачулы Зарифнын күкрәгендә тыштан гына тупас, каты, хәтта имансыз күренеп, эчендә исә нинди зарлы, нинди нечкә гарызе. нинди шәрә йөрәк типкәнлеген әле килеп анлады Иркен-ага. Ул үзе укыган, зыялы интеллигент, биолог, тормыш асылын нечкә, зәвыкълы теоремаларда ачарга, аныкларга тырышса. Ачулы Зариф исә. «Шәхси Зар»нын «сигез сыиныфты» авторы Ильяз Хәкимуллин кебек, тупас, әмма үзенчә тупас, үзенчә гадел формулалар белән эш итә иде. Ул Кизләүнсн ялкынлы баланнары астында үзенең капма-каршы булган игезәген очратырмын дип һич тә уйламаган иде. Баксаң. Зариф кардәше дә шул ук үз җәфасында гаделлек эзләүче мосафир бит!. Әгәр урамда ком өстендә уйнап утырган бала «р»ны «л»га әйләндсрә-әйләндерә, күршедә генә «Ачулы Зариф» яшәгәнлеген очраклы гына әйтмәсә, ул анын белән күрешә дә. таныша да. гомере буе җәфаланып эзләгән сөәльләренә җавапларны—әйдә, алар шушы авыл җирлегендә тупас калыпта булсалар да!—таба да алмаган булыр иде Әй. язмыш, язмыш'
—Ә сез нимәгә Ачулы Зариф9 Сез бит бер дә ачулы түгел?
—Минме ачулы түгел9'—Зарифның кара күзләре күкләрне айкап төште - Бирермен мин сиңа!. Шундый да ачулы мин Мин ачулана башласам, моннан чыгып сызганынны да сизмәссең, малайгынам. Ничек ачуын килмәсен? Әнә. Кукмарада «Акбарс» банкының оч еллыгын зурлап үткәреп маташалар Безнең чәйгә дә акча юк Ачулы мин' Ничек кенә ачулы' Бу тормышта минем ачуымны китермәгән берәр нәрсә калды микән ' Бер ләззәтем бар—һәрнәрсәгә бәйләнәм мин. Хәтта нн нечкә нәрсә—мәхәббәткә дә бәйләнәм мин. Чөнки ачуым бар! Ул мәхәббәт булудан туктады Их! —Зариф тирә-якны сөзеп күздән кичерде.—Балаларны укытырга кирәк... Эшемне, тракторымны тартып алдылар. Җитмешенче елларда, анысын-монысын аешмастан... бу агулы ашлама, фалән-тогән дип кисәтүче юк. борынны чүпрәк белән дә каплап тормыйбыз, гербииидләр келәтендә күпме агулы ашлама төядек без? Хәер, химикатлар белән эшләү авылда әле булса зарарлы дип исәпләнми Махсус азык та бирелми, аерым гүләү дә түләнми Без. өрлек кебек биш ир-егет—Әмин. Зобәер. Әхтәм. Камил абзый һәм мин бик гә яман агуландык Дүртебез ашказанындагы яман шештән үлеп китте Мал булып мал гүзәл ми—сыерлар ике башлы бозау сала Ә мин түзәм. бер мин генә калдым Ничекләр ачуын килмәсен, ә? Бу хатыным ашлама завсклады иде. чөгендер агуыннан аналыксыз калган, минем исә. кукыруз ашламасыннан . ирлек орлыгым котыра Үземә урын габалмыйм! Ничек моны аңларга, ә? Бездән аскарак йортларда Максимум белән Минимумга керерсең әле син Ашламадан агуландык дип үзләреннән герой ясарлар. Ышанма! Безнең данга примаэаться италәр. малайкаем Алар чучка вирусыннан агуланды'
Бакча эченнән муенын сузган кое баганасына саескан килеп кунды да. шыкырдый башлады.
—Кунак чакыра,—диде яшьле күзләре белән елмайган Ачулы Зариф. Аңарда ачуының кәтрәсе дә калмаган иде.—Килсеннәр. Азык җитәрлек. Хәзер эчмим. Планны үтәдем. Саескан —ин акыллы кош. Юкка шыкырдамый ул. Яңгырны да хәбәр итә ул мина. Күр дә тор, иртәгә авылга йә салым түләтергә, йә пинсә китерәчәкләр... Хәер, алар икесе бергә йөри инде!..—Ул урыныннан күтәрелде һәм чыбылдыклы ишек ягына кычкырды,—Хатын, чәеңне яңарт!..
—Кирәк имәс! Берүк хафаланмагыз!.—Минутын да исәпләгән Иркен ага аны көчләп диярлек өенә алып кергән Ачулы Зарифтан капкага таба тартылды,—Әле мина авылны урап чыкмак кирәк!... Рәхмәт сезгә!..
—Бүген булмаса, иртәгә килерсең, шулай бит, малайгынам? Көчләмим!..— дип тынычландырды аны Зариф.—Диңгез төбен үлчәп булса да, кеше күнелен үлчәп булмый...—Ул Иркен-аганы озатып, капка эргәсенә үк килде һәм әйтеп бетермәгән фикерләрен түгә-чәчә башлады:—Менә син дә Ачулы дип атадың бит әле. . Ә нигә ачулы мин? Ачулы түгел—чәмле мин. Чәмле кешенен күп сөйләргә, көйсезләнергә чамасы юк. Шуна күрә ул кәнкрит— түбә яба, мич чыгара, сәгать төзәтә, киез итек баса... Адәм баласына эш кирәк... Ә безнең авылда эш җитми. Кайчандыр һөнәрмәннәр—атаклы көмешчеләр, итек басучылар, миччеләр, арба-чана ясаучылар, хәтта сәгать төзәтүчеләр авылы бүген—эшсез!..Менә шуннан башлана ачу, менә шуннан башлана усаллык.. Кеше җаныннан иркәлек кача. Пинсәгә ун ел бар, ә мин эшсез!... Ач кешенең ачуы яман дигәнне ишеткәнен бармы? Мин ач түгел, мин—эшсез!.. Сез бал кортын алыгыз. Ул нигә чага? Табигатьтә бал таба алмау ачуыннан чага ул кешеләрне, малларны. Ә кешеләр бер-берсен нигә чага? Кешелектә үзенә тиешле балны табалмаудан чага!.. Әгәр табигатьтә бал мул булса, кортның кешедә эше юк. Умарталыкка кереп хет шәрә-бака утыр—сиңа кагылмый, аның эше бар, малайгынам!.. Тик аракы, одеколон белән табигатьне сасытма, тавыш чыгарма, оркестр акыртма—ул сине күрми, аның эше бар!..
—Сез бал кортлары тотмайсыз?—дип сорады Иркен ага.
—Кая ана вакыт!—дип кычкырып җибәрде Зариф.—Ана биткә кияргә битлек, инвестици, чәчкәлек кирәк!.. Бездә аларнын берсе дә юк. Естиствинни чәчкәлекләр бетте... Басуларга гербицид сибеп, ел саен ун центнерга иген ишәйтәбез!.. Мин җыр да чыгардым: «Ашламага яса ташлама—ялган уңыш шуннан башлана...» Гәзитәләрне укып барасындыр... Гектарыннан йөз центнерга җиттек!.. Кибеттә һаман ипи хакы күтәрелә. Ничек ачуың килмәсен!..
Алар хушлаштылар. Ачулы Зариф белән очрашу вакытында күп нәрсәләрне аңлаган Иркен-ага бернәрсәне анламады: авылда, җирдә яшәп, ничек итеп эшсез булырга, ничек итеп эшсез утырган инсаннын вакыты булмаска мөмкин икән?
Урамга чыккач җил кыштырдагандай итте. Жил дымлы, янгыр җиле иде. Кояшны үзенә кертеп яшергән көзге күк йөзе исә. берничә урында табырланып алган аксыл-кара болытларны исәпләмәгәндә, һич кенә дә яңгырга тартмый, югыйсә. Сихәт-сылу күренмәсме дип авыл очы тарафына күз ташлады. Юк, күренмәде. Чираттагы ихатага үтте дә туктап калды. Кеше аягы сирәк баскан ишек алдында бәпкә үләне күпереп үскән. Бакса, йортның тәрәзәләре такта белән аркылы-торкылы кадакланган икән. Аны ташландык ишек алдында качышлы уйнаган балалар шундук танып алдылар:
— Исәнмесез, бабай! Туганнарыгызны таптыгызмы?
—Тагын сөйләгез әле Америка турында!..
—Күрше йортка кермәгез, анда кеше яшәми!
—Безгә керегез, безнекеләр өйдә!.
—Кемгә алып барыйк? Кая алып барыйк?
— Кизләү чишмәсенә алып барынызлар!—диле көтмәгәндә генә мөһәжир.
—Нинди чишмә диде?—Балалар үзара караштылар—Бездә шундый чишмә бармени?
— Юк-юк, уенынызда булыңызлар
Ул сәгатенә карады Намаз вакыты житкән икән. Бер читкәрәк китеп, туфрак белән тәһарәт алды, якты болытлар катламы аша жир йөзен күренмичә генә сизелеп яктырткан кояшка карап, кыйбласын билгеләде, кесәсеннән чиста кулъяулыгын чыгарып, ямь-яшел үләнгә жәйде һәм өйлә намазынын фарызын гына укып, дога кыллы. Мондый гамәлне беренче тапкыр күргән балалар, аны уратып алган хәлдә нәрсә әйтергә дә белми тордылар. Анын белән бергә дөнья читенә дә сәяхәткә әзер балалар ияреп ихатадан чыктылар.Иркен ага аларны туктатып, аркаларыннан сөйде
—Солтаннарым, сез уйнаныз. Кирәксәгез, сехтәрне чакырырмын Хуп. мәйлеме?
—Хуп! Мәйле!—дип сикереште сабыйлар
Урамнын каршы ягындагы колхоз бетергән кирпеч йортларда яшәгән дүрт гаиләнен барысы да һәрнәрсәдән бихәбәр булып чыкты Икешәр, берсендә хәтта өч бала күргән Иркен ага. аларнын тормыштан бу кадәр дә хәбәрсез булуларына көенеп алса да, авылнын киләчәге шушы балалар кулында булуына сөенеп тә куйды
Ашыйсын китереп, ашказаны суырды Бая Хаҗигалиләрдә ныкллбырак үзәк ныгытмавына үкенгәндәй итте. Әмма тамак туклык итү өчен өйгә кайтып азапланмаска булды—күпме вакыт сарыф ителәчәк Ул яңадан урамнын бу ягына чыкты һәм ишек алды вак таш белән түшәлгән ихатага үтте. Колакны ярып һәм күренмичә генә чылбырларын озәрләй булып эт өрде. Иркен ага этле йортларга чиксез куана: эт—йорттагы мал сакчысы
Эт тавышына ойдән үзеннән биш яшьләр чамасында өлкәнрәк апа жан чыкты. Ул капкасын ачып, тыйнак кына исәнләште дә кунакны өйгә үткәрде.
—Хуш киләсез. Әйдәгез, үтегез.
Ул керешли алъяпкычын чиште, аны алгы якнын элгеченә элде, электр чәйнүген тоташтырып, өстәл артына үтте
—Тиллебизыр кабызыйммы?
—Кирәк имәс.
— Ырадиу?
—Кирәк имәс.
—Ярар, алайсә.
Өй эче якты, тәрәзәләр кин һәм чиста зәңгәр пыялалардан төшкән сыек зәңгәрдән зәңгәрләнеп тора. Диварлар пыялалы фотосурәтләр белән тулган.
' —Утырыгыз Менә шушында—Апа-жан кулдан ясалган артсыз урындыкны ана таба этәрде —Үлгән улымнын истәлеге Кулы оста иде мәрхүмнең Килеп әйбәт иттегез әле Югыйсә, мин үзем сезне эзләп барырга идем әле
Мөһәжирнен эченә жылы кереп китте Менә-менә табылачак туганнарының чыбык очы1
—Сез туган-тумачаларыгызны эзләп. Америкадан ук кайткансыз икән Ә мин гаделлек эзлән. Америкага барырга җыенган идем'—Апа-жан авыз чите белән генә серле елмайды —Кичә оныгым очрашуда булган. Эле кайдадыр уйнап йөри Төне буе сез сөйләгән нәрсәләр белән саташып
чыкты... Америкага китеп байыйм да, аннан саранга әйләнәм, ди.
Апа-җан күзлекләрен салып, тагын көлемсерәде.
—Сездә Америкада халык шулай саран мени?
—Сабый әмрикәннәрнен сакчыл булуын артык турыдан аклагандыр кү...— дип тынычландырырга ашыкты аны Иркен-ага.—Гафу итегез, әмрикәннәр максади юлда ифрат та юмартлар. Сезнен атыныз кандай9
Тәүхидә икән.
—Мин үзем бу авылдан чыккан кеше түгел, тик сез эзләгән Сәлахиләрнен авылда барлыгын һич кенә дә хәтерләмим...
Апа-жанның өстәле—кай арада, мона нинди чаралар белән ирешкәндер— күз ачып йомганчы азык белән тулды. Хәтта тукмачлы аш белән катыгы да бар иде.
—һи-и-и, күпме сулар акты бит инде ул заманнардан... Хәзер Ватан сугышында үлгән кешеләрне хәтерләүчеләр дә бетте, кая ди инде ул теге заманнарныкын хәтерләү... Сезгә Түбән Очтагы «Тере Китап»ка барырга кирәк.'
—Кем ул?
—Мөкәрәмә. Бу хакта әйтүче булмадымы? Аны «Тере Китап* дип йөртәләр...
Түбән Оч Мөкәрәмә турында ана берничә кеше әйткән иде. Әллә йорттан йортка йөрүне ташларга да. Мөкәрәмәне табып сорашырга һәм шунын белән нәселенең чыбык очларын эзләүне туктатыргамы сон?—дигән фикер дә килеп куйды ана. Юк, диде аңа икенче тавыш. Синен әле бихисап вакытын бар Авылны мөмкин кадәр сөреп чыгарга кирәк. Кайчан булачак мондый мөмкинлек? Хәлеңнән тайганчы өйдән-өйгә иөре. Иртәгә иртәләп Түбән Очка төшәрсең. Төшәрсен дә, Мөкәрәмә апа-жанда булганнан сон, Үрге Очка күтәрелерсең. Бәлки Мөкәрәмә апа-жан чынлап та тарих чаршавын күтәрер9 Аны һәр йортка кереп йөрү бурычыннан коткарыр? Йөре. өлгерә алганча, шулай бит? Җитмәсә, Алик сине алырга бары тик иртәгәдән сон гына киләчәк. Аннан, туганнарыңны эзләү бу бит әле—туган авылын буйлап сәяхәттә йөрү дигән сүз. Мондый бәхет тагын кайчан тиячәк?
Карыны ачкан Иркен-ага Тәүхидәне тыңлый-тыңлый башта ләззәт белән берничә кашык катык капты, аннан Төркестандагы гадәт буенча тукмачлы ашка катык катып, бик тә яратып ашады.
Тышта баягы кебек өзгәләнеп эт өрде.
—Абзар эченә кертеп бәйләдем,—диде Тәүхидә.—Күрмичә өрсә, гаугасы ул кадәр йөрәккә төшми.
Көннәр буе берьялгызы булган Тәүосидә сөйләшер кеше табылганга куанып бетәлми, сүзне ничек башларга белмичә утырды. Менә ул кулларында күзлеген бөтерде-бөтерде дә. күзләренә элде. Тән тиресенең күз төпләренә жыелган жөй түгәрәкләре яңадан борын тирәсенә төшеп тигезләнде.
—Мосафирга сүз сеңә, ди торган иде минем әткәй. Фронттан кайтып үлде, мәрхүмкәй Кем беләндер сөйләшәсем килгән иде бүген Киленем эшсез калгач, Мамадыш базарында сату иткән булып маташа Улым анын янына дип киткәние Аллага шөкер, кече улымның килененнән бик тә уңдым... Картым ун ел чамасы элек ашказаны шешеннән вафат булды, һәйбәт яшәдек. Менә шунысы гына... Өлкәнебезнең килененнән уңмадык. Нирбыларны ашады тек ашады инде, кашыклап түгел-чиләкләп ’ Атасын да, улыбызны да шул килен генә тыкты гүргә Киленнең әле булса мина «Әни» дип эндәшкәне юктыр. Бер авылда яшәп, оныкларымны безгә аяк та бастырмый Нинди дәҗжалдыр инде, ходаем. .
—Сезгә Ходай Тәгалә сабырлык бирсен. Гафу итегез, сез... намаздамы?
-Юк шул. -Тәүхидә күзлеген салды, теге түгәрәкләр борын
тирәләреннән китеп күз төпләренә җыелды—Юк шул... Башкага өлгерәбез, иманга килергә генә өлгермибез
Хатын җитди әйбер әйтергә уйлагандай күхтеген бөтерде-бөтерде дә. уеннан кире кайтып бугай, бөтерүеннән туктады һәм күзлеген киде.
—Минем шушы киленем турында Америкада берәр клеветон чыгарып булмасмы? Әйдәгез, чыгарыйк әле. ә? Татарда шундый имансыз килен барлыгын бар дөнья белсен!
Йә, Ходай! Иркен-ага эченнән генә аһ итте: нәсел тамырын эхтәгән мөһәҗиренә язмыш кинәя белән татарнын юньсез киленен күрсәтә иде' «Нәселдәшемне эзләп, мин милләтемнең барлык зарларына барып юлыгам түгелме?—дип уйлады ул.—Һич кенә дә көтмәгән идем!*
—Сыерымны сатып булса да. . Әйт әле, шул клеветонны Америкада чыгару өчен бер сыер акчасы җитәрме9 И-их. сөйләр идем мин бар дөньяга гыйбрәт итеп. Сездә бит андыйлар юктыр9 Татарда бар' Сездә юктыр Андыйлар булса. Америкада эшләргә вакыт кала диме? Америка байый ала диме?
—Ә нигә Рәсәйдә чыгармыйсыз9 Монда жинелрәктер!—диде Иркен-ага гаҗәпләнеп.
— Монда юк...—диде Тәүхидә уйга чумып —Монда бит димәкрәти! Рәсәйдә анын хакында белүнең мәгънәсе юк Андыйлар адым саен Анын хакында менә Америкада белсеннәр иде ул! Аннан, безнен гәҗитләр гәҗитмени ул? Чүп савытлары' Син жинел уйлыйсың, абзый кеше Ул дәҗҗал монда һәркемнең авызын йомдыра Гүләш ш и бит ул' Улым шуның аркасында эчкегә салынды Шуның аркасында тегендә китеп тә барды —Ул урыныннан торды һәм Иркен-аганы җитәкләп диярлек диварга эленгән фотолар янына алып килде —Монысы әти белән әни. Сугыш беткәч төшкәннәр. Менә монысы картым Әрмедә чакта Замкомвэвод булдым диярие. Менә монысы өлкән улым Киленем миченә сазлык усагы ягып кыздырган да. торбасын иртә ябып, чыккан да киткән Исерек тә түгел, төшермеш кенә булган!.. Сөрем исеннән исереп үлде Кырык алты яшендә...—Тәүхидә елап алды —Сөрем артур тамырларына кадәр үтеп кереп, тәнен зәп-зәнгәр иткәние. Үз балаларым белән судлашу була дип хөкемгә дә бирмәдем Менә монысы анын улы. оныгым Артур Алтын база иде! Аһ, бу язмыш дигәнен, нигә шулай икән?—Ул Иркен-аганы икенче бер сурәт каршына алып килде Аннан хәрби киемле егет елмаеп карап тора иде —Чичнәгә алып киттеләр дә, эзсез югалды. «Баявиклар ягына чыккан»,—дип. ваянныйлар килеп тикшереп тә йоределәр Теге яктан да. бу яктан да хәбәрсез...—Ул еламаска тырышып, тартышып куйды —Әнә. бакчада сыгылып утырган ике миләшне күрәсезме? Улым һәм оныгым хөрмәтенә мин үгырттым аларны Тукта әле. исеменне дә сорамадым Синең исемен ничек?
—Иркен.