Харис Якуповка 90 яшь
Харис Якупов Татарстан рәссамнарының ин күренекле
осталарыннан санала. Ин әүвәле анын биографиясен кыскача
* 2 * гына күздән кичерик.
' Харис Габдрахман улы Якупов 1919
елнын 23 декабрендә
Казанда эшче гаиләсендә туа. Яна бистәнен 13нче татар
мәктәбендә, аннары Казан сәнгать училищесында укый. Әмма
училищесын да, дусларын-туганнарын, каләм-пумала ише
иҗади эш коралларын да калдырырга туры килә ана. Вакыты
җитеп, 1939 елда аны армия хезмәтенә алалар, аннары инде
дәһшәтле Ватан сугышы башлана. 1941 елнын июлендә үк
аларнын укчы дивизиясен фронтка җибәрәләр. Шуннан бирле
ул—Елентан алып Берлин, Прагага кадәрле дүрт ел буе утлы сугышнын гел алгы
сызыгында. (Жәяләр эчендә булса да әйтик, Ходай Аны, шөкер, рәсем сәнгатебез
һәм халкыбыз өчен мылтык-ядрәләрдән аралап-саклап калган.)
Сугыш тематикасы Харис Якупов иҗатында юкка гына төп урыннарнын берсен алып
тормыйдыр. Ничек кенә сәер тоелмасын, рәссам ижади эшен хәтта армия хезмәтеннән дә
югарырак санаган ул чакта Соңрак армия тормышын Чехословакия, Польша, Германиядә
тәмамлаганнан сон, ул 1945 елнын көзендә Казанга әйләнеп кайта, янадан иҗат эшенә чума
Инде аның төп хезмәтләреннән кайберләрен санап китик. «Татарстан АССРны төзү
декретына кул кую» (1950), әсәргә СССР Дәүләт премиясе бирелә; «Пролог» (1950), «Казан
студентлары. 1887 ел* (1980); «Шагыйрьгә истәлек. Г Тукай» (1986) һәм башка әсәрләр.
Рәссамның «Хөкем алдыннан. Татар шагыйре Муса Жәлил 1944 елда Берлиннын Моабит
төрмәсендә (1954)» дигән картинасына аерым тукталасы килә. Муса—кырыс, горур, үз-үзенә
инанучан. Анын каршында—сорау алырга җыенган өч немец генералы: берсе телефоннан
сөйләшә, икенчесе тоткын шагыйрьнең горурлыгына текәлеп-гаҗәпләнеп карый; өченчесе,
авызына сигара капканы, җаһил бер кыяфәт, тантана белән әсиргә текәлгән
Харис Якуповнын күпкырлы, халыкчан иҗатына югары бәя бирелде. Ул— Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). беренчеләрдән булып РСФСРнын һәм СССРнын халык
рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958). Репин
исемендәге Россия Дәүләт премиясе лауреаты (1976) һ. б. Сүз уңаеннан, анын Кызыл Йолдыз
һәм II дәрәҗә Ватан Сугышы орденнары, күпсанлы сугышчан медальләр, Ленин ордены белән
бүләкләнүен лә әйтеп китү урынлы булыр.
Рәссамның бик күп әсәрләре ил күләмендә һәм чит дәүләтләрдә үткәрелгән күргәзмәләрдә
күрсәтелде һәм дан казанды. Анын иң унышлы картиналары Третьяков галереясендә,
илебезнең бик күп калаларында. Прага. Пхеньян. Адис- Абеба музейларында һәм АКШ.
Франция. Кытай шәһәрләре галереясендә саклана. Күпчелек әсәрләре, әлбәттә, Татарстан
дәүләт сәнгать музеенда урын алган.
Анын җәмәгать эшчәнлеге турында аерым бер хезмәт язарга кирәк булыр иде. 25 ел буе
Татарстан рәссамнары оешмасын җитәкләве генә дә күп нәрсә турында сөйли. Әйе, ул—солдат,
рәссам, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе һәм мәкаләләр, хатирә-истәлекләр язучы автор да.