Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДОШМАННАР АРАСЫНДА ДҮРТ АЙ


1919 елның май-август числоларында Г. Ибраһимов «исемне, төсне, өс-
башны» үзгәртеп, йөкче (извозчик) крестьян сурәтенә кереп дүрт ай Колчак
тылында йөреп кайта Маршруты Красноуфимск. Екатеринбург, Төмән.
Ишим. Петропавловск. Соңгы пунктка җиткәч. «Башта, подводчик ямщик, иң
соңыннан. Петропавел казначействосыннан сатучылык шаһәдәтнамәсе алып,
авылдан авылга ураклар, чалгылар сатып йөрүче сыйфаты белән. » «һәр сәгате
бер гомер һәр көн үлем көтеп тирән, үткен тәэсир белән кичергән бу дүрт ай»,
күренә ки. ниндидер җитди максатлы, яхшы уйланылган сәфәр булган Әдип
аның килеп чыгу сәбәбен әйтми «Колчак Волгага якынлашып килгән көннәрдә
шул көчле контрреволюциянең артына төшергә карар бирдем», дип әйтелсә дә.
чынлыкта бу шул чакта, шундый шартларда кача-поса яшисе (сукбайлык
итәсе) иттем дигәнне генә аңлата кебек.
Хәзерге язмаларда әдип биографиясендәге бу табышмак булып калган хәл
«дошман тылына разведкага җибәрелгән» дип аңлатыла. «Нинди разведкага?
Кем җибәргән? Ник нәкъ менә аны? Хәрби белгеч булса бер хәер иде. Г
Ибраһимовны рәсеме буенча да, болай да татар арасында танучы кешеләр аз
түгел. Хакимиятнең бөек әдипне мондый эшкә тартуыннан, бәлки, мондый
мәгънә дә чыгарып буладыр әле: синең безгә инде кирәгең юк. Без үтереп
гөнаһланганчы, үзеңне анда тотып бугазласыннар! «Разведкасы» турында
хисап докладының кыскасында шул чор совет газеталарында басыла торган
агитацион хәбәрләргә охшаш мәгълүматтан башка бер яңа нәрсә дә күренми
Шул ук аклар үз армияләренә халыкны, янәсе, куркытып, көчләп ала. Аклар
солдатлары исә Совет ягына чыгып, акларга каршы сугышыр өчен
кызылларның килгәнен генә көтәләр. Татар мәркәз Милли Идарәсе
әгъзалары—Коячак ялчылары, һәм алар иң аяныч хәлдә көн кичерәләр һ. б.
Хәрби разведка булмаганы кебек, бу сәфәрнең максаты «Милли идарәне» фаш
итәргә кампрамат (яманатларын чыгарырга чын материаллар) җыю да түгел
Ни генә буямасын, бу гаҗәеп эш-гамәл турында олуг әдип үзе язган әлеге
документ белән танышу укучыларга татар әдәбияты тарихы җәһәтеннән дә.
милли тарихыбыз җәһәтеннән дә кызыклы дип уйлыйм.
Мәсгуд ГАЙНЕТДИН
Колчак бандаларының куркыныч кара болыт рәвешендә Волгага якынлашып килган
көннәрендә мин исемне, төсне, өс-башны алмаштырып, шул көчле контрреволюциянең
артына төшәрга карар бирдем. Олаучы (подводчик*) буларак нче дивизиябез аркылы
Бикбарды заводы төбәгендә сугыш сафыннан кичеп,
* Г Ибраһимов аңлатмасы Җәя эчендә бирелгән тәрҗемә сүзләрнең калганнары К У ныкы
дошман аяк астында ыңгырашкан халык эченә чыктым. Башта подводчик. аннан сон теләсә
кемне теләсә кая ялланып илтүче ямщик, ин соңыннан Петропавед казначействосыннан
сатучылык шаһәдәтнамәсе алып, авылдан авылга ураклар, чалгылар сатып йөрүче сыйфаты
белән Уралны, гарепне. Сибирияне әйләнеп Курган шәһәре аша янадан нче дивизиябез
фронты аркылы совет туфрагына исән-сау кайтырга муаффәкъ булдым.
Йөреп чыккан сызыгым—Красноуфим. Екатеринбург. Камышлы. Төмән. Ишим.
Ялуторски, Петропавел һәм Курган булды
Һәр көн үлем көтеп, һәр көне, һәр сәгате бер гомер дияр дәрәжәдә тирән, үткен тәэсир
белән кичергән бу дүрт аи бер художник революционер өчен елларча язганда да бетерә
алмаслык материал бирде, чишелүе өчен елларча эшләргә мохтаж булган мәсьәләләрне алга
китереп куйды.
Хәзерге көндә тәфсыйлатка керергә, анда кичергәннәрне бер-бер язарга һичбер имкян
(мөмкинлек) юк. Гомер вафа итсә, бераз хәл алу белән мөмкин булганы язылыр. Бу җирдә тик
биреләчәк докладымның кыскасынын кыскасын гына язып үтәм.
I. Миңа Колчак гаскәренен бик күп төрлесен, төрле урында, төрле вакытта, бик күп
төрле хәлләрдә күрергә, ярлы мазлум олаучы, яки ямшик. яки фәкыйрь сатучы буларак
аларнын йөрәкләренә камил керергә туры килде
Бу муаффәкыйтьлс (уңышлы) тәхлил (тикшерү) аркасында алган тәэсирем шул: Сибирия
контрреволюциясенен оештырган армиясен бер бөтен итеп алсак, шунын зур бер өлеше,
яшьрәк-анлыраклары. бигрәк тә эчке Россиядән. Уралдан алынганнары, ничек кенә булса да,
нинди генә авырлыкка төшсә дә. бер чара, бер жай табып Кызыл Армия ягына чыгарга, анда
бераз хәл җыйгач, янадан корал алып Сибирия тупрагына оялаган буржуазиягә каршы китәргә
омтыладыр
Икенче бер өлеше—сибириялеләр. бигрәк тә олыраклары, гаиләлеләре. авыллардан,
шәһәрләрдән чигенгән вакытта халыктан талап ат. арба алган да. юл буенча киемнәр, мендәр,
одеаллар. шикәрләр җыеп. Руснядән урлап төялгән шул нәрсәләр белән үзенең туган җиренә
таба тик китеп утыралар Базар сугышны уйламыйлар да. теләмиләр дә, Кызыл Армиягә каршы
тору кирәк дип хис та итмиләр Якыннан туп. мылтык тавышы ишетелү белән, буе әллә
ничаклы чакрымнарга сузылган бу караклар кәрваны ашыгып атларын жигә дә. тагы шул зур
юллар буенча Сибириягә кузгала.
Шулай бара да бара.
Буржуазиянең ин зур таянычы булган казачиларнын да элекке дәртләре, элекке
бердәмлекләре юк
Мин Петропавелга килеп төшкән көннәр шәһәрнен буржуазиясе бер яктан Күкчәтау
казаклары белән фронтовиклар, икенче яктан карт казаклар арасында булуы көтелгән
бәрелешү хәбәре белән гадәттән тыш куркуга калган вакытлары иде; беренче груһ (төркем)
ачыктан-ачык сугышка барудан баш тарта Анар каршы, картлар: «Бармасагыз. барыгызны
монда кырабыз!*-дип куркыта икән диләр иде.
Бер яшь казачи үз халыклары арасындагы рухны шулай тасвир итә—Әгәр. -
ди,—большевиклар казачиларны кисеп бегермәячәкләрснә сүз бирсәләр иде—без фронтны
ачып, кызылларны Омскида зыяфәт ясап (хөрмәт күрсәтеп) кызыл байрак белән каршы алыр
идек,—ДИ.
Агитация өчен яна матур сүз итеп әйтмим, бик күп урында, бик күп солдаттан
ишеткәнемне үз сүзләре белән китерәм
-Заводым юк. фабригым юк. банкым, гәзитем юк мина большевик белән ник
сугышырга?—диләр. Гомумән, ак армия алдына «Ни өчен сугышабыдигән сөаль (сорау)
үзенен бөтен дәһшәте белән баса
Шул сөаль эшче белән крестьяннан көчләп җыелган солдатнын да. үз
көче белән яшәүче казачинын да Кызыл Армиягә каршы этәргән кулын кире
төшерәдер.
Казачины фронтта тоткан, аларны бераз сугышырга мәжбур иткән сәбәпләрнен
берсе «кызыл»ларнын үч алуыннан, большевик кулына эләксә, барын да кырып
бетерүеннән куркудыр.
Контрреволюция исә бу куркудан бик нык файдалана, аны көчәйтергә тырыша
Сибириядә Русияне гөнаһсыз үтерелгән балалар, хатынлар, картларның гәүдәләре
җыелмый, канлары туфан кебек агып яткан бер каберстан итеп тасвир итәргә
тырышалар.
Моның нәтиҗәсе шул: Русиядән таланган байлык белән тутырылган
эшелоннарны, обозларны күчереп алып китәргә форсат булыр кадәрле фронт
тотудан үтмидер. Гүя караклар мал талап кәрван
белән качалар, артларыннан куа чыккан халык
үзләрен тотып кырып бетермәсен өчен коралланып,
атышкалап баралар
Айлар буенча араларында кайнавым нәтиҗәсендә
алган тәэсирем буенча Сибирия контрреволюииясе
оештырган армия хәзерендә мина фалич (паралич)
суккан бер гәүдә кебек күренәдер.
Солдат юк түгел Обозлар да зур. Киендереп,
ашатып та карыйлар, приказлар да бирәләр, һич юк
өчен яткырып камчылыйлар да, ләкин боларнын
һич бере фалич зәхмәте кагылган әгъзаны кузгата
алмый. Куллар җибәрелгән, сугышырга, Кызыл
Армиягә каршы корал күтәрергә кул бармый,
шуна күрә туктаусыз чигенәләр. Бу сугышны
башлаган Колчакны сүгә-сүгә чигенәләр һәм
чигенәчәкләр.
2. Уралда, Сибириядә яшәүче халыкның
«кызылларга, советка, большевикларга мөнәсәбәте
исә сөйләсәң, үзе күрмәгән кеше ышанмаслык»
бер хәлдәдер.
Уфа губернасының шималендә (төньягында),
Пермь губернасында халыкның байтагы, советка
каршы бераз кирелек саклаганы, «кызыл»дан
курыкканы «сизелә иде» Сибириянен эченә барган
саен—мин халыкның йөрәге генә түгел, бөтен һава
•кызыл»га. большевикка мәхәббәт. Сибирияне басып торган ак гвардия хакимнәренә
дошманлык ялкыны белән кызган, эчкәрәк киткән саен бу ялкынның артканын
күрдем.
15 сыеры, 20-30 аты булган «чалдон» Сибирия крестьяны келәтенә 2-3 мең пот иске
бодайны тутырганда сабырсызлык белән «кызыл»ны көтә, иге-чиге булмаган түләүләре,
крестьянны кешегә дә санамыйча, аны ат урынына камчылап йөртүе, ачыктан-ачык сыйнфый
хакимиятне гамәлгә куюы белән гадәттән тыш туйдырып, биздереп беткән ак гвардияне
«кайчан дөмегә инде бу этләр» дип кабахәт тел белән сүгә-сүгә большевикны көтәдер
Азат рухлы, көчле каһарман йөрәкле «чалдоннар» гына түгел, иң гади авыл
хатыннарының, «кызыл» бөтен дөньяны ала, имеш, дип сөйләүләрен бик еш ишетергә туры
килде.
Бер яктан Кызыл Армиянең каһарманлыгы халыкта гаҗәп матур әкиятләр тудырсалар,
икенче яктан кызыл гвардия турысында «Аркаларыбыз челтәрләнеп бетте инде бу этләрнең
камчылавыннан» дигән сүз каһәрле бер мәкаль урнында йөридер.
Чалдон ниндидер бер иман белән «кызыл»ның килүенә иман итә, иртәгә кояш чыгуына ничек
ышанса, большевик килүенә дә шулай ышанадыр Коры ышану
белән түгел, «күрсәтербез без бетен дөньяга!!, дип гайрәт белән күкрәк сугып үтәдер.
һәммә нәрсәне көчләп алу, көч белән коммунага кертү, хатын, бала-чаганы гомуми ясау,
чиркәүләрне абзарга әйләндерү, бала-чаганы, хатын-кызны, картларны үтерү хакындагы
хәбәрләрне сөйләүчеләргә «Ялган!* дип кычкырып көлеп кенә каршы аладыр.
3. Сибирия тормышына бу сугыш ике төрле яңа нәрсә бирде Берсе: качаклар, икенчесе:
чигенгән вакытта алып кителгән олаучы-подводчиклардыр Казаклар үзе бер дөнья, тарихка
керергә тиешле хәдисәдер (вакыйгадыр).
Болар эчке Русиядән, Уралдан атлары-арбалары, бала-чагалары, табак-савытлары белән
зур юллар буенча өзлексез агалар—көн баралар, төн баралар, атналар, ничә айлар буе баралар.
Болар минем жаныма бик тиделәр Кая гына барсам да каршыма чыгып, йөрәгемне әрнеттеләр
Контрреволюция башта боларга зур өмид баглады. «Кызыл.ларга каршы жанлы
агитаторлар дип карады, һәм элегрәк болар бераз «хезмәт* тә күрсәттеләр Шулар һәр авылда,
һәрбер кергән кешегә большевик, совет, коммуна хакында дөньяда булмаган ялганнар,
кабахәтлекләр тараттылар
Ләкин Сибириянең эченә кергән саен боларнын базары бетә барды Ахыр чиктә шул хәлгә
життеләр ки. боларны халык та, солдатлар да ачыктан-ачык сүгә башладылар. Күп
акчалылары тимер юл белән Шәркый Сибирия шәһәрләренә барып, кунаклый алдылар. Ләкин
авылдан ат белән күчкәннәрне икешәр, өчәр ел буенча кин Сибирия сахрасы буенда аптырап
пәришән (таркау хатдә). сәргәрдән булып (сагышка батып, кангырап) йөрделәр
Алып чыккан 5-10 мен акчасы беткәч, итеге тузгач, тагып чыккан сыерларын, ике-өч
атнын бердән артыгын саткач, бара торгач актык арбасын ла сатып, хәерчегә әйләнәләр.
Бигрәк тә Пермь. Вятка, шималь, Уфа качактары эштән чыктылар Татар качакларын әйтергә
дә юк инде
Зур юл буенда мөселман авыллары бер дә булмаганга, ябыгып эштән чыккан атлары,
майсызлыктан шыгырдап, адәм көлдереп барган арбалары белән берәр кәләпүшле баш. берәр
айлы манара күренмәсме дип. кая барачакны. алда ни булачагын белми аптырап, шул зур
урманнарга, салкын боз дингспәрснә таба ябыгып, саргаеп беткән гаиләсен иске чүпрәкләргә
урап акрын гына өстералатәр Акыллыраклары Төмән. Петропавел кебек мөселманлы
жирләрдә тукталып калгалыйлар. Болар белән очрашу, сөйләшү минем өчен танысалар үлем
димәк булса да. кайбер вакыт туктап сорашкалый идем. Берсенә шаярып
—Ник монда каласың? Кызыллар килсә, бетерәләр бит үзенне, дигән идем Аптырап баш
селекте дә:
—Сибирия большевиклары бигрәк яман бит Анда киткән саен
һәм чыннан да барган саен эшләре начарлана иде Качакны сүгәләр, кунарга, чәй эчәргә
кертмиләр, кертсәләр дә өй хакын түләтәләр Мин «ярлы подволчик татарин* һәркайда жылы
сүз. якты йөз күрә Ә өч айдан бирле зур юл буенча өстерәлеп килгән гаиләле качак исә
капкадан капкага фатир тапмый йөри
Сибирия халкынын ачулы хыялы болар хакында әллә никадәр әкиятләр дә тудырып
өлгергән.
-Семенов качакларны начар авыру таратасыз дип атлары бала-чагалары, арбалары.
нәрсәләре белән бер җиргә өйдергән дә ут төртеп яндырган, имеш Омскидан үткәч,
качакларның үзләрен сугышка, атларын олауга алалар, имеш Иртышта качаклары тулы ничә
пароходны солдатлар юри батырганнар Белмим, гагы ниләр
Болар һәммәсе Сибирия халкынын советтан качучыларга каршы булган ачу ыннан туган
хыяллар, ләкин мәгънәле хыяллар.
4 Усак агачыннан алма, иблистән иман өмит иткән ахмаклар дөньяда бармы икән' Әгәр
булса, «милли азатлык*, милли мохтарият өмит итеп ак
1 Текстның бу теше кыршылпш.бернича сүзне танып булммы М I
патшачы, тәрече кара урыс Колчак койрыгына тагылган, шуның артыннан Сибириянен
карангы тайгаларына кадәрле өстерәлеп барган бичара татар милләтчеләре, мәшһүр «милли
идарәче»ләр шиксез ул ахмакларның берсе, бәлки беренчесе булачактыр, мәсьәләгә вакыты
белән озак тукталырга туры киләчәк. Хәзергә бик артык күзгә ташланып, бөтен Сибириягә
мәгьлүм булган берничә гыйбрәтле хәлне әйтеп үтү белән канәгатьләнәм. Гаяз Исхаковлар, Г.
Терегулов, 3. Кадыйри, Әхтәм мирза, Мамлиев, Туктаров кебек татар буржуазиясенең
ялчылары папкаларын күтәреп Колчак вәзирләренең ишекләрен күпме таптасалар да, баш
вәзир Вологодскийнын швейцарына күпме чәйлек бирсәләр дә әле һаман үзләрен тәсдыйк
иттерә (таныта) алмаганнар. 1905 елларда Оренбург-Каргалы мөселманнарының
«прошение»ләрен күтәреп, граф Витте швейцарына чәйлек биреп дини-милли теләкләрен
алырга йөргән вәкилләрнең ирешкән нәтижәләре күпме булса, безнен милли идарәчеләрнең
хәле дә шулдыр. Боларны Колчак хөкүмәте танымый, кәгазьләрен, мөһерләрен бер тиенгә дә
санамыйдыр. Гади спекулянт советтан качканда аерым вагоннар белән файдалана
икән—безнен «милли вәзирләребез» пычрак юлларда, начар арбаларга кәнсәләрияләрен төяп,
үзләре яланаяк ат яныннан жәяүләп качарга мәжбүрләр. (Уфа-Златоуст арасын шулай
барулары бөтен Уралга, Сибириягә мәгьлүм бер факт). Качканда бер шәһәргә барып житәләр
икән дә, нә хөкүмәт, нә жирле мөселманнар квартир бирми, урынлашырга ярдәм итми
Әйберләрен үзләре күтәреп вокзал буйларында хур-зәлил (кадерсез) булып йөргәннән сон
иске ташландык мәдрәсәләргә барып урнашалар. Август башында «мәркәз милли идарә»
дигән нәрсәнең кәнсәләриясе Омскида. икенче мәхәллә мәдрәсәсенең тузанлы почмагында
иде.
Колчак «хәзрәтләре» боларны шул дәрәжәдә үги күрәдер ки, Сибирия хөкүмәте янында
«консул» булып торырга җибәрелгән Солтан бәк Мамлиевны. Туктароаларны солдатка
алганнар. Бичара «консуллар» Алаш Урдага китеп, шунын канат астына сыенырга мәжбүр
булганнар.
Боларны үзләре дә яшермиләр. Сибириядәге татар гәзитәләрендә «милли вәзирләрнең
мосахәбәләре» (әңгәмәләре) басылып чыккалый. Анда алар: «тәсдыйк ителүебезнең ихтималы
барлыгы аңлашылды» диләр. Бу жөмләнен һәрбер сүзе аз гына намусы булган кешене
үтерергә җитәрлектер.
Сибирия мөселманнарының мөнәсәбәте исә тагы да ямандыр. Болар «милли идарә»не
чынлап танымый, боерыкларына колак салмый, милли салымны түләми, ваклап сәдака бирми.
Байтак акчаларын дини идарә алганга, кулындагы акчаларыннан 60 менне «милли
вәзирләре» картада оттырганга, башкасын спекуляциягә тыгып, вакытында кайтарып ала
алмаганга, матди яктан да эшләре бик начардыр. Теге вакытта берәр-икешәр йөз мен вәгъдә
иткән байлар исә хәзер салам дә бирмиләр.
Шулай татар-башкорт пролетариатының тәненә бер чир, бер бәла булып утырган милли
идарәчеләр Сибирия контрреволюциясенен кара дулкыннары арасында да батып, һәлак булып
көймәнең сынык такталарында актык сулышларын алып яталар икән, икенче яктан, ике
мөселман провокаторның базары көннән-көн күтәрелә барадыр. Боларнын берсе—мәшһүр
провокатор Вәгыйз Нәүрүзов, икенчесе аксак ишан Корбангалиевтер.
Вәгыйзне Россиядә чагында ике мәртәбә тотып япкан булсам да, ул ничектер котылып
колчакстанга барып чыккан. Хәзер гарби (көнбатыш) армия штабы янында «Ваган-ватан»
исемендә татарча гәзитә чыгара. «Ватан»ның рухы, мәсләге Мәскәүдәге «Ил». Уфадагы
«Тормыш», Казандагы «Корылтай», «Алтай» гәзитәләренен нәкъ үзедер. Петропавелда бу
явызга очрап һәлак була яздым
Гомер бетмәгән икән, язмыш коткарды. Бу әле яна күтәрелеп бара.
Аксак инде бик нык урнашкан. Татарлар әйтмешли, бу Колчак хәзрәтнең уң кулыдыр.
Төп теләкләре бергә кайтса да, ишан хәзрәт белән «милли вәзирләр» бик килешеп бетә
алмыйлар Ишан боларны бик еш камчылап тора. Канчандыр революционер-социалист булып,
ахыр көндә буржуазиягә сатылган Гаязлар,
Туктар, Садрыйлар, милли дини теләкләренә ирешәселәре килеп, аксакнын кулын үбеп
фатиха алырга тиешләр Юкса Колчак каршында теләкләре кабул булмаячак Капиталның,
буржуазиянең кечек мәхкүм милләтләргә, милләт мәсьәләсенә нинди мөнәсәбәте
саклаганлыгы Европа капиталы тарафыннан оештырылып, башына караучы генераллары
менеп утырган контрреволюииянен татар-башкорт халкынын мохтарияте, азатлыгы юлында
ни-нәрсә бирәчәге үзеннән-үзе ачык эш иде Моны тик тәгассыптән (фанатизм), кирелектән
күзләре сукырайган татар милләтчеләре генә күрә алмады «Милли идарә» дигән нәрсә
баштарак төпсез-тамырсыз бер нәрсә, начар исе белән адәм башын авырттырып торган бер
төтен тавы иде Шунын өчен дә аны татар-башкорт пролетариаты тудырган иде Безнен милли
ахмакларыбыз Колчак ярдәме белән шул чирле туган баланы янадан тергезмәк булдылар.
Шингән саен куыгын янадан кабартырга уйлап тагын көчәнепме-көчәнергә тотындылар.
Ләкин бар да әрәмгә, бар да юкка.
Без Октябрь революциясеннән элек Уфа урамнарына унар мен мөселман солдаты белән
чыгып:
—Бөтен хакимият советларга күчсен!
—Яшәсен ижтимагый революция,—дип демонстрацияләр ясаган татар-башкорт
пролетариат вәкилләрен күп үткәрү өчен әллә ничаклы көч түккән учередилканы ташлап
чагып, ачыктан-ачык совет социальный революция оешмаларын тудыра башлаган көннәрдә
чехословак бандалары Волганы аша кичеп советнын хәле бик артык мөшкелгә калган
минутларда ла. ничаклы авыр көннәр килсә дә. ахырда һаман пролетариат белән крестьян
жинеп туктаячагына, капитал җимерелеп, хезмәт патша булачагына иман иткән идек Шул
вакытларда ук буржуазиямен жинеләчәгенә ышанычыбыз зур. тирән иде Дүрт ай
контрреволюииянен. ижтимагый сугышның эчендә кайнау—бу иманны бергә мен мәртәбә
арттырды гына.
Сибириягә оялаган контрреволюция шөбһәсез пролетариат аяк астында изеләчәк. Бәлки,
тагы бер җирдә баш күтәрерләр, погонын югалткан ак офицерлар, заводыннан,
фабрик-банкасыннан. жир-суыннан аерылган алпавыт-капиталистлар, бәлки, тагын берничә
мәртәбә крестьян азатлыгына һөжүм ясарлар Бәлки, гагы безгә бик авыр көннәр кичерергә
туры килер Ләкин соңгы сүз безнеке, ахыргы җинү пролетариатныкы, эшче-крестьян, барча
мазлумнарныкы—советларныкы булачак.
Иртәгә кояш чыгачагына ничек ышансак, моңа да шулай ышанабыз Сибириядән алган
нәтижәләремнен мөһимнәреннән берсе шулдыр Тәфсиләт (җентеклелек, тәгаенлек) исә
вакыты белән чыгачак.