Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘРДӘН ХАНЛЫГЫ


Адашкан Атом...
Без, татарлар, гаять бай тарихлы халык, безнен дәүләтләребез генә дә дистәләгән булган, жирләребезнен очы-кырые күренмәгән, Равил Рахмани әйтмешли, «мен чакрымга—мен чакрым» ара һәм дала жәйрәп яткан Ул урман-далалардагы, биек ярлардагы курган һәм калалар йөзләгән булган, алар бүген дә тарих туфрагы астында үз ачышларын, үз вакытларын көтеп яталар...
Без, татарлар, гаять ярлы ха- лык, тарихта шундый бөек дәүләт- ләр тотып та, бүген дәүләтсез калган, таланган һәм башкаларга ялланган милләт... Без Казан- Болгар тарихы белән генә чиклән- гән, һәрхәлдә, татар тарихы, татар шәһәрләре, татар курганнары бөтен Себер һәм Идел-Уралда таралып ятса да, аларны безгә бирмиләр, безнен анда кендегебез киселгән...
Без, татарлар, инде үзебез дә артыгына дәгъва кылмыйбыз, борынгылыкка өмет итмибез,
безнен тамырларыбызны—Болгардан, түбәбезне Казаннан ары җибәрмиләр. Асыл нигезебез булган скиф, һун, сармат чорларына. Атилладай алтын ханнарыбызга. Котыптан кыпчак далаларына кадәр жәелеп киткән, Татар бугазыннан Урал тау- ларына кадәр килеп җиткән, Иделнен башыннан ахырына кадәр дөнья тоткан бу тарихка, бу гуфракка инде башкалар дәгъва кыла, башкалар хуҗа... Алай да бер мизгелдә кан күзәнәкләрендә, хәтер чоңгылларында яшен угы ялтырап китә дә, мең еллык тарих төпкелләрен яктыртып үтә, күңелдә мәңгелек хатирәләр яңара, терелә, уяна, дөньяга бәреп чыга.
Ачылып китә тарих төпкелләре.
Актарылып чыга бар үткәне.
Тау дип уйлаганым курган булды, Курган дигәннәрем—каберлек. Татар тарихыдай—мәңгелек..
Ф Бәйрәмова элек Чәрдән Кремле булган мрлрдо
Ханлыклары, боек калалары.
Ат чаптырган чиксез далалары Татар бугазыннан—Каф таугача.
Алып тауларыннан—Кырыйгача.
Кыйтгадан кыйтгага .Наирләре Актарылып чыга барысы да
Урыс фәйләсүфе Иван Ильин татарны «Блуждаюший атом* дип атаган, ягъни. «Адашкан атом» Дөнья буйлап һәм үз-үзендә бәрелеп-сугылып. эзләнеп йөрүче МӘНГЕЛЕК АТОМ УЛ ТАТАР Һәм ул үз-үзен яналан тапканчы, үз асылына яналан кайтканчы мәнгелек күчәрендә әйләнәчәк.
Бу язмам Котып карларында. Себер сазлыкларында. Урал ташлары арасында— тарих төпкелләрендә адашып калган татарлар турында. Атлантида кебек жир астына киткән ТАТАР ТАРИХЫ турында.
Бүгенге Россиянен төньяк төбәкләрендә. Пермь краенын ин кырыенда заманында каһарман Атилланың уллары яшәгән, нәселе көн күргән дисән. күпләр мона ышанмас иле Мин менә, татарнын адашкан бер атомы, шул җирләрдә булып кайттым һәм моңа инандым. Шулай ук биредә моннан мен еллар элек болгар шәһәре гөрләп торган, бу җирләр Идел Болгарстаны составына кергән дисән лә. күпләр мона шик белдерергә мөмкин Мин менә, татарнын тынгысыз бер жлны. шул җирләрдә булып кайттым һәм мона ышандым Заманында урыслар тарафыннан «Пермь Великая» дип аталган, ә татарлар «Чәрдән ханлыгы» дип атап йөрткән һәм Казан ханлыгы составына кергән Чсрдынь шәһәрендә Ибраһим ханнын сугыш киемнәре саклана дисәләр, күпләр мона ышанмас иде Мин. татарнын бер тарихчысы, аларны үз күзем белән күреп кайттым һәм милләтебезнең бөеклегенә тагын бер тапкыр иман китердем
Чердынь...
Татар чыганакларында Чәрдән. Чардин. Чардын. Чырдын дип йөртелүче ерак һәм серле төньяк җирләре
Ул инде бүгенге татар өчен онытылган, югалган, билгесез дөнья, кулдан киткән дәүләт һәм нигъмәт
Урыслар өчен—христиан диненен үзәге, милләтнен борынгылыгын саклап торучы изге җирләр, кече Ватан, туган ил
Шул табу һәм югалту тарихын, гыйбрәт өчен, халыкка да сөйләп бирәсем килде.
Тарихтагы Чәрдән
Минем Чәрдән белән ныклап кызыксына башлавыма Атилла хан сәбәпче булды Дөрес, элегрәк тә тарихи һәм әдәби чыганакларда Чердынь-Чәрдән турында аз-маз мәгълүмат очраштыргалады. ләкин аларнын берсе лә мине бу легендар урыннарны эзләп ерак юлга кузгалырга этәргеч булмады. Галим Әзһәр Мөхәммәди китабыннан мин узган гасырда Чәрдән яныннан Атилла улынын көмеш савыты табылганлыгын укып белдем, ана кадәр тарихчы Индус Таһировнын да бу якларда Атилланың улы яшәгәнлеге һәм күмелгәнлеге турында әйткәннәрен ишетеп белә идем
«Атилла үлгәннән сон. уртанчы улы Диккиз һәм кече улы Ирнәк көнчыгышка гөп һун җирләренә китеп баралар,— дип яза Әзһәр Мөхәммәди —Дикки знен чынлап та нскил, суар һәм болгар кабиләләре белән идарә итүен 1893 елда Пермь губернасы Чардын өязе Керче авылы янында табылган алтын йогертелгәи көмеш санытнын арткы ягындагы язу дәлилли Анын эчтәлеге «Әгәр кинг /король/ данлы Дикки з кылычласа, сак бул. гүр тәңресенә юлыкма'*—дигән җөмләдән гыйбарәт (. анытнын сул ягына кабан дуңгызын кылычлаган патша рәсеме төшерелгән Анын башында тәкә мөгезе рәвешендә эшләнгән таж. этаж өстендә кояш сурәте тора • / Мөхәммәди Ә. Һуннар һәм туран язмалары —Казан. 2000. 40 6 /
Ягъни. Кама елгасынын башланган урыннарында, хәзерге коми пермяк җирләрендә. Пермь һәм Свердловск өлкәләренең төньягында. Урга һәм Төньяк
Уралда моннан мең биш йөз ел элек Атилланың уллары идарә иткән, тарихта һуннар дип аталып йөрткән бу кавем төрки телле булган. Бу исә бүгенге Урал татарларының ерак бабалары Атилла хан нәселенә барып тоташа дип әйтергә тулы нигез бирә Әлбәттә, мондый данлыклы нәсел нигез салган тормыш, дәүләтчелек системасы, шәһәр цивилизациясе Атилла ханнын улларыннан сон да дәвам итә Чәрдәннен тирә-ягыннан табылган затлы скиф әйберләре, унбиш гасырлык алтын һәм көмеш савытлар, бихисап болгар чоры табылдыклары, Казан ханнарының сугыш киемнәре һәм кораллары бу якларнын гомер-бакый югары дәрәҗәдә тормыш алып баруларын сөйли. Ин мөһиме—ул затлы тормышны коручылар һәм алып баручылар төрки болгар-татарлар икәнлеген сөйли ул табылдыклар...
Әйе, борынгы Чәрдәндә төрки дәүләтчелек беркайчан да өзелеп тормый, һуннардан сон аны биредә Идел буе болгарлары дәвам итә. Тарихта бу турыда да мәгълүматлар шактый. Пермь төбәге белән борынгы Болгар иленен бәйләнешләре инде кире кагылгысыз факт, бу яклар тулысы белән Идел Болгарстаны дәүләте составында булган, шәһәр һәм кирмәннәрен тоткан. Әмма безнен сүзебез Чәрдән турында барганга, беренче чиратта Болгар һәм Чәрдән бәйләнешләренә тукталып үтик.
Талантлы язучы һәм җирле тарихчы Мамин-Сибиряк 1888 елда Чәрдәндә була һәм бу якларның тарихын өйрәнә. Соңыннан анын Чәрдән белән бәйле дистәләгән тарихи очеркы, әдәби язмалары басылып чыга. Мамин-Сибирякнын хезмәтләрен һәм Чәрдәнгә язылган шәхси хатларын өйрәнгән Пермь галиме Г П.Чагин анын болгарлар турында түбәндәге фикерен мисалга китерә:
«В одном из отчетов Московскому археологическому обшеству Д.Н. Мамин- Сибиряк высказал далеко не безосновательное наблюдение: «Для археологии самым интересным является тот угол, где сбегаются три громадные реки—Кама, Вишера и Колва. Здесь когда-то кипела бойкая торговля и стоял богатый булгарский город, составлявший ключ трех волоков—на Северную Двину, на Печору и за Урал. Громадный водный путь, переходивший из Каспийского моря по Волге и Каме до Архангельска, играл в свое время громадную историческую роль, закончившуюся с падением волжских булгар.» /Чераынь и Урал в историческом и кулыурноч наследии России—Пермь, 1999—С. 275./
Бу факт үзе үк болгар бабаларыбызнын төньяктан көньяккача бөтен су юлларын үз кулларында тотканлыкларын күрсәтә, ә су юлы ул вакытларда төп тормыш юлы булып саналган. XIX гасыр галиме В.Берх та Чәрдәннен болгар шәһәре булырга тиешлеген әйтә, әмма анын биш тапкыр урыныннан күчерелгәнлеген язып калдыра. /Берх В Пугешествие в города Чердынь и Соликамск. Спб.. 1821 —С. 56, 64./ Ягъни бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда торса, борынгы Чәрдән Кама елгасы буенда булган булырга мөмкин. Әмма ни булса да, сүз шушы өч төньяк елгасы турында бара, һәм ин күп болгар хәзинәләре дә—250 әйбер биредән табылган. Биредә алтын һәм көмеш, бронза һәм тимер әйберләрдән тыш күп күләмдә болгар керамикасы, чүлмәк ватыклары да чыкканлыгы билгеле, бу исә болгарларның биредә утрак тормыш белән, шәһәрләр төзеп яшәвен күрсәтә. Моңа Пермь галимнәре А.М Белавин һәм Н.Б.Крыласова да игътибар иткәннәр:
«Достаточно широко на современной Пермской области встречена болгарская гончарная керамика,—дип яза алар — ее находки уверенно демонстрируют не только торговые связи чердынцев, но и возможности появления в Х-ХШ вв. в местной этнической среде поселенцев из Волжской Болгарии Экономические связи с Болгарией и ее приемниками—Золотой Ордой и Казанским ханством сохранялись вплоть до конца XV в. Не без основания в одной из летописей записано, что накануне вхождения Перми Великой в Русское государство «пермяки за казанцев норовили»» /Чердынь и Урал...—Пермь, 1999,—С. 79./
Әмма бүгенге Пермь галимнәренең күпчелеге болгарларның биредә шәһәрләр төзеп яшәгәнен танырга теләми, барлык элемтәне сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр. А Ф.Мельничук һәм П.А.Корчагин Белавиннын «Болгар вассаллары һәм ясак җыючылары Урал алдында һәм Обь алдында Болгар хакимиятенең мәнфәгатьләрен чагылдырган» дигән фикере белән килешмиләр, алар ана каршы: «На наш взгляд эти
крайне слабо обоснованные на источниках построения обусловлены тем, что якобы Волжская Булгария полностью ломинировала на территория Среднего и Верхнего Прикамья.—лип язалар—А.М.Белавин берет лишь обший подсчет встречаемости булгарской посулы в слоях как северных памятников родановской культуры. так и южных. что, на наш взглял. дезориентирует исследователей и создает иллюзию господства Волжской Булгарии над территорией в два раза превышаюшей ее • /Чердынский край: прошлое и настояшее.—Чердынь. 2003.— С 25-26 /
Урыс тарихчыларының күпчелеге Пермь төбәгенең, шул исәптән. Чәрләннен дә Идел Болгарстаны кул астында булуын танырга теләми, шулай ук бу якларнын Алтын Урда һәм Казан ханлыклары составында булуын да таныйсылары килми. Атар һаман биредән табылган шәһәр урыннарын, кирмән-кәлгазәрне. сандык-сандык гарәп акчаларын, алтын-көмеш табылдыкларны шалашта яшәүче комилар белән бәйләмәкче булатар. имеш, бу байлык алараан казган булырга тиеш Газимнәр ни өчен күрә торып мондый ялганга баралар сон? Беренчедән, әгәр бу жирләрнен борынгы заманнарда һәм урта гасырларда болгар-татар.зар кул астында булуын танысалар, ул чагында бирегә бәреп кергән урыслар басып азучылар булып каза Икенчедән, коми халкы инде бетеп бара, алар инде беркайчан да урысларга тарих буенча дәгъва белдерә алмаячаклар, ә татарларның хакыйкатьне искә төшерүләре бар. ә бу урыслар файдасына булмаячак
Урыс тарихчыларын үзара бәхәстә калдырып, татар галимнәренең Чәрдән турындагы фикерләрен язып үтик. Күренекле галим Марсель Әхмәтжанов үзенен «Нугай урдасы» дигән китабынын «Пермь өлкәсе татарлары шәжәрәләре* дигән бүлегендә. «Жавыш би шәжәрәсс*нә таянып. «Чырдын — Пермь ягынып административ үзәге булганга охшый,—дип яза.—Анын аркылы бу як татарлары Мәскәү белән бәйләнешкә кергәннәр Димәк. Чырдын Кама буенда Казан ханлыгының административ үзәге булып торган, соныннан. күрәсен. анда Мәскәү воеводасы утыртылган.» /Күрсәтелгән хезмәт. 264 бит/
Марсель Әхмәтжанов Чәрдәнгә Болгар һәм Казан кешеләрснен турыдан-туры тәэсире турында да яза: «Жавыш бинен улы Инсан Болгар шәһәреннән Чырдынга килеп урнаша, шунда яши,—дип шәжәрәнс бәян итә ул —Иван Васильевич Казанны Болгар олысы ханы кулыннан алгач, ана буйсынып ясак түли башлый* /Күрсәтелгән хезмәт. 264/ Марсель Әхмәтжанов. шәжәрәләргә таянып, бу якларга татарларның «XIV гасырдан да сон килмәүләрен* яза. ягъни. Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорында Чәрдәннен татарлар кулында булганлыгын исбатлый «Пермь ягындагы татарларның административ үзәге булып Чырдын каласы саналган.—дип яза галим —Ул 1472 елда беренче мәртәбә тарихта искә алына Аны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк * /Күрсәтелгән хезмәт. 266 б/
Чәрдәннен биш тапкыр урынын алмаштырганны искә алсак, анын берсен Ибраһим хан кордырган булырга да бик мөмкин, бу инде 1467—79 еллар арасы, дигән сүз. Бу инде үзе үк Чәрдәннен хан заманнарыннан тагарлар кулында булганлыгын аңлата. Хәер, бу хакта борынгы риваятьләрдә дә бик ачык әйтелгән Б\ якларда бүген дә бик популяр булган «Гайнә шәжәрәсе»ннән күренгәнчә. Барла татарлары жирләре белән идарә итәргә рөхсәт ярлыгын Чәрдәннән. татар ханнарыннан барып алганнар, алар анда бер телдә сөйләшкәннәр Ривлягь «Гайнетдин »БУ урманнарның, жирләрнен баш кешесе бармы?*—дип сораган Әйткәннәр *Ь> жирләр бер падишаһ җире Анын патшасы Чырдин ди1ән жирдә. шул Кама суынын башында яши. дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да. киткән Чырлинта » /Татар халык нжаты Риваятьләр һәм легендалар —Казан /9.47. 175 б/
Жирле тарихчы Әмир Фатыйховнын язуынча, бу легендхзарнын берничә варианты бар икән «Бер төрлеләрендә ике бертуган Тол буена Болгар иленнән Чулман /Кама/ буйлап киләләр.-дип яза ул.—икенчезәрендә күктән төшәләр карлы яклардан боланга атланып килеп чыгалар* /Гайнә белән Әйнә/ /Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле - Барда. 2002. 38 б / Биредә ут өчен көрәш тасвирлана. 6Ү көрәштә Әйнә үлә. ә Гайнә исә утны коткарып, үз халкына илгә, шулай изеп. Гайнә ыруы башланып китә БУ риваятьнең тамырлары тагы да борынгырак мәжүсн чорларга барып тоташканлыгы күренә, күктән төшкән ике туганнын ут яктылык
өчен явыз көчләр белән көрәше тасвирлана. Шунысын да әйтергә кирәк, серле айна ыруынын узган гасырларда Сахалин утравынын көньягында һәм Япониядә яшәгәнлеге билгеле.
Әмир Фатыйхов үзенең әле 1995 елда Бардада басылып чыккан «Гәйнә иле» китабынын беренче басмасында ук Чәрдәнне Пермь татарлары тормышында аерым бер урынга куя: «Безгә атаклы һуннар каганы Атилланың улы Денгиззих турындагы ачыш, «Гәйнә» риваятеннән Гайнетдиннең, Танып авылы турындагы риваятьтән Биккул бабайнын Чардин падишаһына барып йөрүләре, аннан үзләре биләгән жирләргә ярлык алып кайтулары билгеле,—дип яза ул —Димәк. Чардин Гәйнә тарихында очраклы гына телгә алынмый, анын аерым кешеләренә генә карый торган урын түгел, ә XV гасырларга кадәр Гәйнә иленен мәркәзе шушында булган, дип әйтә алабыз.» /Күрсәтелгән хезмәт, 40 б./
Әйе, күп төрле чыганаклардан күренгәнчә, Чәрдән шимал төркиләренең, болгар- татарларнын мәркәзе, башкаласы булып торган, тирә-юньгә патша ярлыклары таратып утырган, димәк, анын мона вәкаләте булган. Бәлки шуна күрәдер, матбугатта «Чәрдән ханлыгы» турында да язмалар күренә башлады. Мәсәлән, Радмир Фаязов болай дип яза. «Белгәнебезчә, хәзерге Пермь өлкәсенен төньягында урнашкан Чердынь шәһәре тирәсендә Казан ханлыгы белән һәрдаим элемтәдә торган Чәрдан дип аталган татар ханлыгы булган. Кызганычка каршы, унбишенче йөз башында швед юлбасарлары әлеге ханлыкны туздырып ташлыйлар. Һәм бүгенге «Пермь татарлары» /«Ботык» кабиләсе/ төркеменә кергән халкыбыз шул ханлыкнын варислары булырга тиеш. Чөнки ошбу кабилә төньяктан көньякка сузылган Урал тавынын ике ягына жәелеп утырган. Халык авыз ижаты, башка чыганаклардан күренгәнчә, алар бу урыннарга төньяктан килеп төпләнгәннәр.» /•Шәһрн Казан• газетасы, 1994 ел, 22 сент./
Автор белән Чәрдән ханлыгы һәм «Ботык* кабиләләре мәсьәләсе буенча тулысынча килешергә була, чыннан да бу диалект-шивәдә сөйләшүче татарлар хәзер Пермь краенын Көнгер, Октябрь. Орда, Уинск. Лысева, Березовка, Суксун районнарында яшиләр. Әмма Радмир Фаязов «унбишенче йөз башында Чәрдәнне җимергән швед юлбасарлары» турында мәгълүматны кайдан тапкандыр, анысын әйтә алмыйм Чәрдәнгә баргач, мин бу хакта музей хезмәткәрләреннән дә сорадым, алар биредә әсир шведларнын чиркәүләр төзүен генә әйтә алдылар. Чәрдән өчен, нигездә, ике гасыр буе урыслар белән татарлар сугыша, кайвакытта бу сугышларга вогуллар, башка жирле халыклар да кушыла, алар турында алда язармын, иншаллаһ!
Себер татарлары турында зур хезмәтләр язып калдырган тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов та Пермь җирләрен болгар-татар халкынын яшәгән һәм дәүләт тоткан урыннары итеп карый. Галимнен язуынча, болгар-татарлар Чәрдәндәге су юлын үз кулларында тотканда, урыслар ана якын да килә алмаганнар: «Долгое время Камский путь был закрыт для русских, т.к. могущественное Булгарское государство держало в своих руках торговые пути в Сибирь,—дип яза ул,—После падения Булгарского государства в XIII в этот путь принадлежал преемнику Булгарии—Казанскому ханству. Со времен Булгарского государства в Пермской земле жили булгары, потом волжские татары, продолжившие свое проннкновение на северо-восток. После завоевания Казан и русским открылась возможность пользоваться Камской дорогой Русские пользовались двумя ветвями Камского пути: через Чердынь и по р. Чусовой.» /Файзрахманов Г. История Сибирских татар —Казань, 2002,—С. 183./
Башка татар чыганакларында да Чәрдәннен милли үзәк, мөһим бер стратегик урын икәнлеге ассызыклана. Әйтик, тарихчы Рөстәм Нәбиев Чәрдәнне Чуртан дип атый һәм анын төньякка хәрәкәт итүдә бик әһәмиятле урын булганлыгын әйтә: «Ключевым пункгом пути на север являлась Чердынь /Чуртан/, стоявший на пересечении речного пути на север и сухопутной—в Зауралье,—дип яза ул,—Местные краеведы на основе археологических данных утверждают, что населенный пункт существоват уже в УПЫХ вв.» /Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи.—Казань, 2001,—С. 67./
Әйе, бу тирәдә Чуртан дигән авыл да бар. әмма ул Кама буена урнашкан, ә бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда, Колва 5 чакрымнан Вишерага коя, ә
Вишера—Камага Кыскасы, бөтен болгар-татар шәһәрләре. кирмән-калгәләре. кала- с ал алары шушы өч елга арасындагы өчпочмакка урнашкан булган, һәм бөтен затлы табылдыклар, болгар-татарларнын сугыш һәм эш кораллары ла шушыннан чыга Мона Пермьдә яшәүче һәм милләттшләребсз турында бай эчтатекле китап язган Данир Закиров та игътибар иткән: «Таким образом. период X—первой трети XIII века характеризуется как период активного взаимодействия Волжской Булгарии и народов Верхнего Прикамья.—дип яза ул —Волжская Булгария к XI—XII векам фактически присоединила земли Предуралья Это дало право правителю булгар собирать в Прикамье налоги: джизью и харадж.» /Закиров Д Татары и башкнры Псрми—Пермь, 2008.—С. 79./
Тарихи чыганакларга нигезләнеп. Д. Закиров югары Камада борынгы болгар мәчетләре дә булганлыгын яза. Әлбәттә, мөселманнар шәһәрләр салып яшәгән урыннарда мәчетләрнең булуы гажәп түгел, әмма шул җирләрдә бүген исламнын эзе дә булмау бик гажәп һәм кызганыч Данир Закиров Каманын югары агымында болгарларның ювелир үзәге булган, дип бара һәм моны күп санлы мисаллар белән исбат итә «На наличие в Прикамье булгарского ювелнрного центра указывают и находки здесь ювелирного инструментария,—дип яза ул.—В Прикамье наилсны две булгарские матрицы для тиснения. в деревне Ручиб Чсрдынского уезда—медный штамп для поясных бляшек с изображением двух львов в восточном стиле XI—XIII веков » /Күрсәтелгән хезмәт, 77 б./ Автор шулай ук бу якларда күпләп болгар сугыш кораллары—булат кылычлар, балта һәм чукмарлар табылуын да яза, әйтик, шул ук Чәрдән районының Пянтег авылында көмеш белән бизәлгән затлы болгар балтасы табыла. Соликамски һәм Березники шәһәрләре тирәсеннән табылган дала су каларын да жирлс тарихчы болгар игенчелек техникасы белән бәйли һәм «Таким образом. тот факт, что пашенное земледелие возникло и развивалось у жителей Пермского Предуралья под воздействием булгар. не вмзывает сомнений*. дип нәтижә ясый /Күрсәтелгән хезмәт. 79 6./
Бүгенге көндә Чәрдән тирәсендә чәчелмәгән кырларны, яналан урман басып киткән иген басуларын күрәсендә, урман төпләп иген иккән болгар-татар бабайлар искә төшә Әмма алар хәзер биредә юк инде, үзләре дә. шәһәрләре дә. авыллары да юк
Урал татарлары турында язып та. Себер татарлары турында дәшмичә калсан. дөрес булмас иде. чөнки аларнын язмышлары да. тормышлары да бик тыгыз бәйләнгән була. Чәрдән өчен барган күпчелек сугышларда, бигрәк тә XVI гасырда, нигездә Себер татарлары катнашкан, алдагы бүлекләрдә без әле мона тукталырбы I Шулай ук Себер һәм Урал татарларының сөйләмнәрендә дә уртак яклар шактый, бу аеруча «кый«лаштыруда һәм «и» лаштыруда. «а«ны «о* белән алыштыруда ачык сизелә. Ни гажәп. Чәрдән тирәсендә кайбер урыс авылларында бүген дә «чәй«не Себер татарлары кебек «цой» диләр! Мона урыс галимнәре дә игътибар иткән, әмма бу күренешне «Чсрдынские говоры—характерные для северно-русских говоров древнерусского языка» дип анлаталар /Чердынь и Урал — С 24 / Ә сүз бит күп гасырлар элек чукындырылган татарларның урыс милләте составына күчкәч тә кайбер тел үзенчәлекләрен саклап калулары турында бара'
Омскида яшәп ижат итүче тарих фәннәре докторы А.Н Томилов та Пермь татарларының формалашуында Себер татарларының роле зур булуын һәрвакьл ассмзыклам тора /Томилов А.Н Тюркоязычнос нассленис Западно-Сибирской равнины в коние XVI—первой четверти XIX в—Томск. 1981—С Ю-33/ Мона Пермьдә яшәүче галимнәрдә игътибар иткәннәр «Кроме «оепшекого» компонента в формиронанни пермских татар принимали участие другие тюркскне компоненты дип яза алар —А.Н Томилов отстанвает положение об участии н лом происссс сибирских татар По его мнению. Сылвенско-Иренскос межлуречье н прошлом янлялось зоной контакта поволжеких и сибирских тюрков и в составс населенин поречья в ХУ|-ХУИ вв кроме угров /манси/ были тюрки-сибирские татары продвинунитиеся н Предурадье еше н период Сибирского ханства* / Этноку тьтурная самобытность н особенностн татарского и башкнрского насслсння Пср\п. кого кргч Пермь, 2006,—С. 16 / Шулай ук Чәрдән һәм анын тирәсеннән табылган хәзинанен
бер өлеше Себергә генә хас жәнлек мотивларын чагылдыруны да әйтеп үтәргә кирәк, бу бизәнү әйберләре Себер татарлары арасында да кин кулланылган.
Мин Чәрдән турында ел буе мәгълүмат тупладым, ел буе анда барырга җыендым, бу тарихи җирләрне үз күзем белән күреп кайтырга теләдем. Атилладан башлап Ибраһим ханга кадәр татар тарихын үз кочагына алган Чәрдән җирләре хәзер нинди икән, борынгы бабаларыбызны бирегә ниләр тарткан икән, монда безнен эзләребез сакланып калганмы—мине шулар кызыксындыра иде. һәм мин июль аенын жәйге челләсендә ерак юлга кузгалдым...
Тормыштагы Чәрдән
Чаллыдан Пермьгә автобус белән ун сәгатьлек юл, Пермьнән Чәрдәнгә исә тагы алты сәгатьлек сәфәр икән Юл гел урман эчләреннән бара, ара-тирә каршыга Кама елгасы килеп чыга. Чәрдәнгә житәрәк башка зур төньяк елгалары да очрый башлый. Элек безнен бабайлар бу юлны су белән айлар буе үткәннәр, бу турыда
жирле тарихчы Әмир Фатыйхов: «Оса—Болгардан Чердыньга илтүче /корыдан 20 көнлек, су буйлап 90 көнлек/ сәүдә юлынын нәкъ уртасында урнашкан тукталыш урыны /мәнзил/» дип яза. /Әмир Фатыйхов. ГӘЙНӘ иле Беренче китап —Барда. 1995, 50 б./ Оса- Усадан Чәрдәнгә ярты юл булгач. Болгардан тулысынча бу юлны бик озак үткән булып чыгазар. Газим Мирфатыйх Зәкиев ул якларда көмеш чыккан булырга тиеш, дип яза. әмма бу хакта башка чыганаклар юк кебек. Атилла улларыннан башлап. Ибраһим ханга хәтле бу якларны үз итүенең төп сәбәбе башкада булырга тиеш, ул заманда Чәрдән
тирәсе төньяктан Урал тауларын әйләнеп үтеп Себергә. Көнчыгышка. Азиягә үтә торган төп юлда булган, бу юлны кем үз кулында тоткан, шул дөньяны тоткан. Тарихтан күренгәнчә, бу юл башта төрки скиф һәм һуннар кулында, аннан аларнын дәвамчылары болгарлар кулында булган, аннан инде закон буенча татарлар кулына күчкән Әлбәттә, урысларда интөньяк чикләрдән. Котып ягыннан Уралны әйләнеп үтәргә тырышканнар, үз сукмакларын да салып караганнар, әмма дөнья сәүдәсе барыбер Чәрдән аша барган, кыйтгаларны. Азия белән Европаны ул тоташырган. Шуна күрә төньякта ин зур сугышлар да Чәрдән өчен барган. .
Картадан карасаң. Чәрдән Пермь өлкәсенең ин төньяк чигендә, моннан сон инде инвилизаиия юк кебек. Чәрдәнгә барам, дигәч, кайберәүләр мина. «Анда төрмәләрдән башка берни юк бит инде», диделәр. Әйе. бу якларда төрмәләр шактый икән, әмма төрмәләрдән башка нәрсәләр дә бар булып чыкты. Әйтик, искиткеч матур табигать! Биредә ул пычранмаган, чөнки Чәрдәндә бернинди промышленность юк. үзен урманнар чорнап алган, аяк астында Колва елгасы җәелеп ята... Күк йөзе биек һәм зәп-зәңгәр. ә җәйләрен—ак төннәр, Чәрдән Петербург белән бер киңлектә ята икән. Чәрдәнгә Әби патша заманында шәһәр статусы бирсәләр дә. ул хәзер зур авылны хәтерләтә, анда нибары 5-6 мен кеше яши. төзелешләр юк. хөкүмәт учреждениеләре барысы да дип әйтерлек революциягә кадәр сазынган байлар йортында. Кыскасы, үзәк урамнар ике катлы таш йортлардан торса, кырый- кырыйда агач өйләр тезелеп киткән..
Мине Чәрдәндә беркем дә каршы алмады, чөнки без. алдан күпме эзләтсәк тә. биредән бер татар да тапмадык. Дөрес. 2002 елгы халык саны алу нәтижазәре буенча Чәрдән районында 513 татар яши. дип язылган, әмма Чәрдәннең үзендә без
хэтта телефон кенәгәсе буенча да татарлар тапмадык. Без дигәнем—мине Пермь шәһәрендә олылап каршы алган һәм бирегә озатып калган милләттәшләребез— шәһәрнен милли-мәдәни мохтәрияты җитәкчесе Данир әфәнде Закиров һәм анын ярдәмчесе, сәнгатькәр ханым Әлфинур Тюмисева. Аларнын үпәренен дә Чәрдәндә булганнары юк икән, биредә татар оешмалары да, мәчет тә юк булып чыкты. Анын каравы чиркәүләр. .
Чиркәүләр турында аерым әйтеп үтәсем килә. Әле бирегә килгәнче үк. мина Бардада Чәрдән чиркәүләренең фоторәсемнәрен биргәннәр иде Аларны карый башлагач, тетрәнеп киттем—алар барысы да мәчетләрне хәтерләтә, яшел гөмбәзләре өстеннән тәреләрен алсан, Казаннын Мәржани мәчете дип уйларлык иде Кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы бер чиркәү исә Сөембикә манарасын хәтерләтә иде. Әлбәттә, музейга кереп чыккач һәм кунакханәгә урнашкач, мин Чәрдәнне карарга чыгып киттем һәм шәһәр уртасында бер-бер артлы тезелеп киткән чиркәүләр каршында, абынгандай, туктап калдым Бу чиркәүләр барысы да. мәчетләр кебек, маңгайлары белән көньяк-көнчыгышка—кыйбла тарафына карап торалар иде..
Икенче көнне мин эшемне крайны өйрәнү музееннан башладым, мина ярдәм итәргә бирелә эшләүче, ихластан христиан динен тотучы Марина Ивановна Ветчакова алынды. Бу музейга инде йөз ел икән, аны 1899 елны шәһәрнен зыялылары,
байлары бергәләп Пушкиннын йөзьеллыгы уңаеннан оештырган булганнар, кешеләр хәтта үзләренең алтын-көмеш табылдыкларын да музейга бүләк итеп биргәннәр, бүгенге көндә биредә 120 мең экспонат саклана диделәр. Шул вакытта ук шәһәр китапханәсе дә ачылган, ана да беренче китапларны байлар һәм зыялылар китергән, китапханә хәзер дә эшчәнлеген дәвам итә. Бу музей һәм китапханәләрдә татар тарихы белән бәйле әйберләрне дә очратырга мөмкин, бигрәк тә—музейда. Гомумән, ерак төбәкләрдәге провиниия музейларында һәм аларнын китапханәләрендә, иркенләп эзләсән, татар тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы нәрсәләр очратырга була. Бу сәфәремә чыгар алдыннан да мина галим Марсель абый Әхмәтжанов: «Соликамск яки Чәрдән музеенда Ибраһим ханның сугыш киемнәре булырга тиеш, карап кайт әле*, дигән иде Һәм менә беренче табыш, беренче могҗиза—мин Коръән аятьләре язылган сугыш киемнәре каршында басып торам! Бу, һичшиксез. Марсель абый әйткән Ибраһим хан киемнәре булырга тиеш— тимер боҗралардан үрелгән көбә, тимер очлым (шлем), калкан һәм кылыч, түтәсенә бисмилла язылган айбалта һәм тимер терсәкчә.
Агач баскычтан икенче катка күтәрелүгә, бу экспонат сине башта үзенен кырыс дәһшәте, тимер салкынлыгы белән каршы ата. Ул үзенен серен теләсә кемгә ачарга ашыкмый, сугыш киемнәренең астына бик кыска гына итеп: «Снаряженис ноима Желеэо XV-XVII вв. Поступила из собрания В Н Атина в 1918 г.» дип язылган Монда тагар сүзе лә. хан сүзе дә юк Мине озата йөргән Марина Ивановнадан 6\ экспонатын тарихын сорыйм, үл исә. мине гаҗәпләндереп .Сөембикә-ханбикә заманыннан калган булырга тиеш*, дип жавап бирә, әмма моны берни белән дә исбатлый алмый Ярын сүздә булса да. Казан белән, тагар белән бәйләве дә яхшы Мин лә бу сугыш кисменен татарныкы икәнлеген әйтәм. анда язылган Коръән аятьләрен лалил итеп мстсрәм Әлбәттә, беренче барганда ук мин бу сугыш киемнәрен пыяла шкаф артыннан чыгаршп. әйләндерә-әйләндерә карый атмадым, атар кагылгысыз. әмма булдыра алганча җентекләп тикшердем, өйрәндем, хәзер шул хакта баш катарга ла җиткерергә телим
Чөрдон музеемда сугыш кисимре һл» кирогигры
Тимер көбә бик яхшы сакланган, бары тик утыртма якасында гына кызгылт күгәрек табы күренә Ул зур гәүдәле ир-атныкы булырга тиеш, озынлыгы—тезлән түбән, итәге бераз ерык, күлмәк жиннәре шактый озын Мангаена Коръән аятьләре язылган тимер очлым—анын артында һәм янак янында тимер божраларадан үргән челтәр япма, аларнын кайберләре сүтелгән. Тимер калкан—ул бик яхшы сакланган, шактый авыр һәм саллы күренә. Калканнын бизәлеше бик сәер—ислам һәм мәҗүсилек билгеләре бергә кушылган дигән фикер калды Түгәрәк калканнын нәкъ уртасында—боке кебек калкып чыгып торган кеше йөзе, аннан тирә-юньгә кояш нурлары таралган, моны кояш-кеше дип тә кабул итәргә мөмкин Калкан өстен тутырып кош һәм җәнлек рәсемнәре ясалган, алар бер-берләре белән аралашып, уралышып беткәннәр. Ә түгәрәк калканнын ин читенә, калкып чыгып торган шакмакчыклар эченә Коръән аятьләре язылган Бер кырыйда—агач саплы тимер кылыч, анын йөзлеге бераз күгәргән, шактый калын һәм саллы күренә, озынлыгы бер метр тирәсе булыр. Аста—сугыш айбалтасы, анын сабы шактый озын, ул тимердән сырлап ясалган, түтәсенә Коръән аятьләре язылган. Тимердән ясалган сынар терсәкчә, терсәк башында—калку кеше йөзе, калкандагы рәсемнәр биредә дә кабатлана кебек.
Инде бу киемнәрнең хуҗасы булырга тиешле Ибраһим хан турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Ул—Чынгызхан нәселеннән. Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәтнең оныгы, татар иле 1467-1479 елларда идарә итә. Бу чор эчендә урыслар берничә тапкыр Казанга һөҗүм итеп карыйлар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар. Ибраһим ханнын шулай ук урыслар кулына күчкән төньяк өлкәләрне кире кайтару өчен сугышлар алып баруы да билгеле. /Ризаэддин Фәхрелдин. Казан ханнары—Казан, 1995. 58-61 6./ Татар тарихына ул иле өчен кулына кылыч тотып көрәшкән каһарман хан булып кереп калган. Марсель Әхмәтжановнын: «Чырдынны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк» дигән сүзләрен дәлилләү җиңел булмас, әмма эзләнүләр алып барырга кирәк, дип уйлыйм.
Бу сугыш киемнәренең шулай ук Ибраһим ханнын улы Илһам ханныкы да булуы мөмкин, тарихи чыганакларда анын икенче исеме—Гали хан. Ул 1479-1487 елларда Казан ханлыгын идарә итә. Бу чорда Мәскәү инде ачыктан-ачык татар дәүләтенең эчке эшләренә тыкшына башлый, хан тәхете өчен туганнар арасында астыртын көрәш башлап җибәрә, бу көрәш 1487 елнын 9 июлендә урысларнын Казанны алуы һәм Илһам-Гали ханны урыслар кулына тотып бирү белән тәмамлана Ул гаиләсе белән төньякка сөргенгә сөрелә һәм шунда үлә, исән калган нәселен исә чукындырып, урыс ясыйлар. /Бу хакта төгәлрәк мәгълүматны Михаил Худяков һәм Р. Фәхрелдин хезмәтләреннән табарга була./
Татар ханының сугыш киемнәрен Чәрдән музеена тапшырган кеше—урыс купецы Алин Алиннар—бу якларда бик билгеле, бай. халыкка күп ярдәм иткән, пароходлар тоткан, чиркәүләр салдырган нәсел Әмма аларнын нәсел тарихы 1770 елдан гына билгеле, ана кадәр кем булулары, кайдан килүләре турында мәгълүмат юк Музей хезмәткәрләре үзләре үк бу фамилиянен урысныкы түгеллеген әйтәләр. Монда фамилиясе татарныкы булган байлар шактый булган—Алиннар. Надымовлар. Юргановлар... Шушы Алиннар бу якларда—Вологдада сөргендә үлгән Гали ханнын нәселе түгелме икән дигән фикер бар. Югыйсә Казан ханнарынын сугыш киеме бу гаиләгә кайдан килергә һәм гомер буе сакланырга мөмкин0 Кайбер чыганаклар буенча, бу сугыш киемнәрен Василий Алин үзе музейга тапшырган, кайберләрендә исә аларны большевиклар тартып алган, дип язылган. Мөгаен, сонгысы дөрестер, әгәр Алиннар бу сугыш киемнәрен музейга бирергә теләсәләр. 1899 елда, музей ачылганда ук биргән булырлар иде. Ул вакытта алар музейга 49 борынгы көмеш табылдык тапшыралар.
Хакимияткә большевиклар килгәч, совет власте Алиннарны кычкыртып талый, бар байлыкларын тартып ала, үзләрен йортларыннан куып чыгара. Алиннарда сакланган сугыш киеме дә шул вакытта тартып алынган булырга бик мөмкин. Соңыннан Алиннар Колчакка ияреп көнчыгышка китәләр, гаилә башлыгы Николай Алин Читада үлеп кала, хатыны һәм уллары Бразилиягә барып урнаша, шунда яшәп, шунда вафат булалар. Василий Николаевич үлгәнче Чәрдән белән хат алышып тора.
музей өчен акча җибәрә. гомер буе туган якларын сагынып яши. бу хакта анын Чәрләндә басылып чыккан хатлары сөйли Кем белә, бәлки татар ханнарының ерак нәселе, инде урыс кешесе булып, ерак Бразилия илләрендә бу дөньядан китеп баргандыр Кем белә...
Мин Алиннарнын нәселе белән бик кызыксынгач, бөтен документларның Чәрдәндә 1792 елгы янгында юкка чыгуын әйттеләр. Гажәп. шул ук вакытта музей китапханәсендә борынгы урыс кулъязмалары. XV-XVI гасыр христиан дине китаплары сакланып калган. Әмма биредә татар тарихы белән бәйле язмаларны табу мөмкин түгел, урыс чыганакларыннан берәмтекләп эзләп тапсан гына инде
Татар ханынын сугыш киемнәрен һәм коралларын өйрәнүне тәмамлагач. Атилла улынын көмеш касәсе турында соравымны бирдем Әлбәттә, мин анын монда түгеллеген, ә Петербургның Эрмитаж музеенда саклануын белә идем инде. Чәрлән музеенда эшләүчеләр дә шуннан артыгын белмиләр булып чыкты. Атилла турында да беренче ишетүләре икән. Хәер, бу тирәдән нинди генә борынгы нәрсә табылса да. аны ин беренче инлоиранлылар белән бәйлиләр, унбиш мен еллык алтын-көмеш табылдыкларны барысын да фарсыларныкы дип язып куйганнар Менә алтын йөгертелгән көмеш тәлинкә, ана атка атланган патша рәсеме ясалган, ул кылычы белән аюларны чәнчи Жиденче гасырда ясалган бу хәзинәне 1967 елда Чәрдәннән ерак түгел урнашкан Зур Аниково /Әнәк?/ авылында тапканнар һәм астына «иранныкы» дип язып куйганнар Менә шундый ук көмеш тәлинкә, монысында патша бәрәннәргә уктан ата. унбиш гасырлык бу табылдыкка да «иранныкы» дип язганнар, ул исә 1936 елда Кече Аниково авылында табылган Шулай ук «иранныкы» дип язылган ике көмеш тәлинкә дә бик хикмәтле рәсемнәргә бай. Анын берсе 1936 елны Кече Аниково авылында табылган һәм бишенче гасыр хәзинәсе, дип билгеләнгән Көмеш савыт өстенә әкиятләрдәге Сәмруг кош рәсеме ясалган, ул тәпиләре белән курчак хәтле генә хатын-кызны кысып тоткан Аста исә ике бәләкәй ир-ат йөгереп йөри, анын берсе Сәмруг кошка уктан ата. икенчесе җилкәсенә чукмар салган, каядыр йөгерә Ян-якка ике озын агач рәсеме ясалган, тәлинкә тирәсен үсемлек бизәкләре сарып алган Менә тагы бер «иранныкы» дип язылган көмеш савыт, монда кирмәнгә һөжүм сурәтләнгән Бу савыт та Аниково авылыннан. 1909 елда табылган
Өстенә һәм сабына Коръән аятьләре язылган, алтын йөгертелгән савытны XII- XIII гасырлар табылдыгы дип билгеләгәннәр, ул 1959 елда Кече Аниково авызы янында табылган Монда инде «иран» сүзе юк. шул ук вакытта «төрки-татар* яки «мөселман» дигән сүз дә юк. һәрхәлдә, биредә ислам дине тотып кон күрүчеләр безнен болгар-татар бабаларыбыз булган бит! Кыскасы. Кама белән Колва- Вишера елгалары арасыннан IX борынгы заман хәзинәсе табылган' Борынгы курганнардан исә кешесе-ние белән савыт-сабалар, сугыш һәм эш кораллары чыккан, боларнын да хуҗалары билгесез Хәер, югарыда «иранныкы» дип язып куелган табылдыкларны да, курганнардан чыккан борынгы байлыкны да мин үзем төрки скифларныкы һуннарныкы дип исәплим, шул исәптән. Атилла улынын көмеш савытын да Кайсы яктан килеп карасан да. бу байлык—безнен борынгы бабаларыбызныкы төрки халыкныкы, болгар-гатарларныкы. әмма бу хакта язмыйлар ла. сөйләмиләр лә
«Недалеко от с Редикор находитея маленькая лерення Аниковская.-лип яза җирле тарихчылар — В плане каких-либо достопримсчательностей она ничем не выделнетея Но вотссли бы предположим в нашем Пермском крае иэдавалась кийга рекордов. то эта информация о деревнс Аниковской попала бы на ес странииы Здесь найдено самое большое ко.личество древних кладов /арабских. иранских ссрсбрнных украшений. сосудов, монет/ на нсей территории Пермского края • /Борлинских ГА . Власов Ю С Пантег Правсдный Кигапнын кайда чыгуы һәй елы күрсәтелмәгән /
Музейда шулай ук 200 көмеш тәңкә саклана, аны гарәп акчалары диделәр. 1Х-Х гасырныкы икән Бу хәзинә 1949 елны Горбунов авылы кырларын сөргәндә табыла. Мина калса, болар гарәпчә язылган болгар тәңкәләре булырга тиеш, әмма аны Казаннан белгечләр килеп укуы кирәк Алай ла ачыктан ачык Идел Болгарсганыныкы дип язылган экспонатлар да бар һәм музейда алар шактый Менә
6. .К V . Л»
Шәһри Болгардагы кебек чигә алкалары, алар көмештән ясалган, экспонатнын астына «Волжская Болгария Серебро. 1Х-ХШ вв » дип язылган, бу алкалар Кече Аниково авылыннан табылган. Шулай ук бу авылда бронзадан ясалган болгар көзгесе кисәкләре табылуын да әйтергә кирәк Мин көмештән эшләнгән муенса янында да озак басып тордым. Аның ясалу урыны «Поволжье», ягъни, Идел буе дип кенә
күрсәтелгән, чоры—Х-Х1 гасырлар. Анын астына нигәдер «Гривна» дип язганнар, бу инде урысларда борынгы акча берәмлеге. Музей хезмәткәре дә шулайрак аңлатты, имеш, акчалары беткәч, шушы муенсаның баш-башын кисеп түләгәннәр. Урысларда, бәлки, шулай да эшләгәннәрдер, әмма борынгы болгарларда бармак яссуы бу божра-муенсалар серле көчкә ия дип исәпләнгән һәм аны югары дәрәжәдәге кешеләр генә кигән.
Болардан тыш та музейда болгар әйберләрен шактый очратырга мөмкин, әмма аларнын күпчелеге шкаф асларында, аерым махсус урыннарга кертеп куелган Мин биредә авызына туфрак капкан бронза үрдәкне дә, ат рәвешле йозакларны да, борынгы болгарларның эш һәм сугыш коралларын да, пыяла мәржәннәр, бизәнү әйберләрен дә күреп кайттым, алар барысы да Шәһри Болгарныкына тәнгәл иде. Музей хезмәткәрләре аларны бирегә Болгардан китергәннәр, дип баралар, ә кайбер нәрсәләр Чәрдәннен үзендә ясалган булырга да мөмкин бит! Данир Закиров үзенен югарыда телгә алган китабында бу якларда болгар ювелир үзәге булган, дип яза һәм Чәрдән янында бизәнү әйберләре ясый торган кораллар һәм калыплар /матрица/ табылганлыгын хәбәр итә. Бәлки галим Мирфатыйх Зәкиевнын. бу якларда көмеш
табылган, дигән сүзләрендә хаклык бардыр, чөнки Чәрдәннән ерак түгел башланып киткән Төньяк Урал тауларында алтын да, көмеш тә табылып тора Алай булганда, болгар бабаларыбызнын Чәрдәнне бер сәяси һәм сәүдә үзәге итүләре анлашыла, күпчелек көмеш әйберләрнең биредә ясалуы да бик мөмкин хал.
Музей хезмәткәрләре һәм җирле тарихчылар үхләре дә Идел Болгарстанынын Чәрдәнгә, Югары Камага тәэсирен берничек тә әйләнеп уза алмыйлар һәм бу экспонатларда да ачык чагыла. Дөрес, алар биредә болгарларның шәһәрләр төзеп яшәп ятуларын ничек тә йомшартып күрсәтергә тырышалар, барысын да сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр, ә инде Чәрдәннен, Югары Каманын Идел Болгарстаны составында булуын бөтенләй әйтмиләр.
«Особенно устойчивыми были связи с населением Волжской Болгарии, сушествуюшей с VIII по XIII вв. на Нижней Каме и Волге,—дип язылган музейдагы болгар чоры экспонатлары янына.—Болгары основывали в Прикамье торговые фактории. через которых к родановцам в обмен на пушнину и соль поступали бытовые веши и предметы роскоши, ювелирные украшения из серебра. бусы из стекла и камня, бронзовые зеркала и ткани. Часть изделий изготавливали в Болгаре и Биляре—столице Волжской Болгарии, а некоторые предметы болгарские купцы привозили в Верхнее Прикамье из Средней Азии и Кнтая.»
Алай да, болгарларның бу якларда сәүдә нокталары булганлыгын таный жирле тарихчылар, әмма шуннан ары китмиләр Безгә, ни булса да. үзебезгә Чәрдәнгә барып, болгар-татар тарихы белән бәйле табылдыкларны, истәлекләрне җентекләп өйрәнергә һәм җирле матбугатта чыгышлар ясарга кирәк. Бу темага Казанда яки Пермьдә фәнни конференцияләр уздырсаң да яхшы булыр иде. Безнен тарихта ин аз өйрәнелгән урын—төньяк икән, урыслар язганга ышанып, без Төньяк Уралны. Каманын югары агымында урнашкан җирләрне тулысы белән аларга бирдек, ягъни, урыс тарихы итеп язарга мөмкинлек тудырдык. Ә ул җирләрдәге скиф, һун.
һун-боягар-татар
истәлекләре
болгар, татар тарихын кая куясын9 Дәшмәскәме9 Әмма биредәге урыслар, безнен дәшмәүдән файдаланып яки белем-мәгълүмат җитмәү сәбәпле, татарларга канэчкеч бер кыргый халыкка караган кебек карыйлар, бөтен матбугатлары, китаплары, хәтта сәхнә күренешләре «явыз татар*ны тасвирлау белән тулган..
Шуна күрәдер, мине музейда һәм шәһәрдә озата йөрүче Марина Ивановна, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды: «Сез безне дөрес аңлагыз, биредә без. урыслар, татарларга караганда җирле коми-пермякларны якынрак күрәбез, чөнки алар безгә татарлар кебек яу белән килмәгән, ә татарлар унбер тапкыр Чәрдәнгә һөжүм иткәннәр'» Мин дә анын соравына сорау белән җавап бирдем «Ә сез беләсезме, ни өчен татарлар Чәрдәнгә һәм бу тирәдәге кала-салаларга шулай һөжүм итеп торганнар сон1—дидем мин —Чөнки алар, татарлар, үзләренекен кире кайтарып алырга теләгән Чөнки биредә сезгә, урысларга кадәр татарлар яшәгән, урыслар басып алганнан сон. бирелә аларнын кол ителгән туганнары калган, ата-бабатарынын каберләре калган, урыс кул астында мәчет-мәдрәсәләре калган, ә сезнекеләр ул мәчет-мәдрәсәләрдән чиркәү- монастырьлар ясаган... Менә ни өчен татарлар Чәрдәнгә һөжүм итеп торган, атар аны кире кайтарып атасыларына ышанганнар, өметләнгәннәр Безнең урында сез булсагыз, нәкъ шулай эшләр идегез. *
Марина Ивановна уйга калды, аннан әкрен генә әйтеп куйды «Узган тарихка беркайчан да бу күз белән караганыбыз юк иде. . Димәк, дөньяда башка төрле караш та була ала икән...*.—диде ул.
Ә музей диварыннан безгә Төньяк Уралны чукындырырга килгән урыс попларынын сурәтләре карап тора иде. ә елгага жирле халык, татар ирләре куып кертелгән...
Чәрдән өчен сугышлар һәм чукындыру тарихы
ХУ-ХУ1 гасырларда Чәрдән һәм тирә-юньдәге кала-салалар өчен урыслар һәм татарлар арасында 11 сугыш була. Дөрес, аларнын кайберләрендә жирле халыклар- вогул-остяклар. комилар да катнаша, әмма аларнын да күпчелеге татар ягыннан торып сугыша, чөнки алар бу вакытта инде татар дәүләтләре составында булалар Урыс тарихи чыганакларында һәм елъязмаларда «Пермь Великая* дип аталган Чәрдән җирләре өчен көрәш Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларына гуры килә Ана хәгле урыслар бу тирәләргә борын тыгарга куркалар, тагы да төньяктарак булган Усть-Вымьнан ары уза алмыйлар. Бу хакта урыс тарихчылары үзләре дә ачыктан - ачык яза. бары тик татарлар хужа булганга гына бөтен Төньяк Уралны басып ала алмауларын әйтәләр:
«Псрмская земля издревле привлекала к себе вниманис русских князей. и только монголотатарское иго тормозило се колонизаиию.—дип яза алар — После распада Золотой Орды происхолит бурныи рост Московского княжества за счет присоединения уделов Ссверо-Восточной Руси и земель северного Приуралья • /Защитники Перми ВсликоН — Чердынь. 2007,—С 4 /
Урыс чыганакларында Чәрдән беренче тапкыр 1451 елда искә алына. Вычегда- Вымь елъязмасында князь Михаил Ермоличнын Мәскәү князе Василий Темный тарафыннан Чәрдәнгә «наместник» итеп билгеләнүе хәбәр ителә Әмма билгеләнү—ул әле идарә итү дигән сүз түгел, бигрәк тә—башка халыклар яшәп яткан ерак ил жярләр белән. Урыс тарихчылары монда да үз-үзләре һәм бер-берләре белән каршылыкка керәләр Әйтик. «Пермский край Чердынь» дип аталучы китап-юлкүрсәткечне чыгаручылар /Петербург, 2009/бу борынгы җирләрдә электән коми-пермякларнын ата-бабалары гына яшәгәнлеген язалар «Разумеется. исторнн земли Чердынской геразло дреннсе первые поселениы этих мест. предки коми пермяков-ролановцы еще УШ-1Х вв основали свое городише на Троииком ходме и селишс на Вятском» дип хәбәр итә алар /II 6./. әмма монда электән болгар-татар шәһәре булуы гурынла дәшмиләр Икенче жирле тарихчы Г Н Чагин дореслеккә якынрак килә. Чәрдән һәм тирә-якгагы башка шәһәрләрнсн бары гик 1472 елда гына урыслар тарафыннан яулап алынуын, ана кадәр бу якларда вогул-остяклар һәм тагарлар яшәгәнлеген и за «Собирание земель и присоединение к Москве всс новых и новых территорий
привело московских князей на верхнюю Каму. Отряд, посланный в 1472 г Иваном III, успешно выполнил поставленную задачу Взял горолки Чердынь, Покчу, Искор, Урос и привел всю землю ту за великого князя* / Чагин Г Н Народы и культуры Урала в XIX—XX вв,—Екатеринбург, 2003,—С. 4./
Алай да, сорау туа—1451 елда Чәрдәнгә Мәскәү тарафыннан урыс князе билгеләп куелган икән, нигә бу якларны, шул исәптән, Чәрдәнне дә 1472 елда тагы сугышып яулап алырга иде? һәм урыслар Чәрдәнне һәм башка тирә-яктагы шәһәрләрне кем кулыннан тартып алалар сон? Мона җавап итеп, уйлап чыгарылган роданов кабиләләрен, ягъни, жирле комиларны, мансиларны күрсәтәчәкләр. Әмма бу кабиләләрнең беркайчан да үз дәүләтчелекләре булмаган, алар нигездә татарлар кул астында яшәгәннәр, шулай ук аларнын калалары да булмаган, алар күпчелек очракта урманнарда яки су буендагы сала-авылларда яшәгәннәр Димәк, 1472 елда урыслар Чәрдәнне татарлар кулыннан тартып алган булып чыга? Ул вакытта кем басып алучы сон—үз җирләре һәм дәүләтләре өчен көрәшүче татарлармы, әллә инде бу җирләрне, шәһәр-авылларны канга батырып сугышып алучы килгән-килмешәк урыслармы?
1472 елгы «Россиягә кушылу» сугышы турында югарыда телгә алган «Чердынь. Путеводитель» китабы тагы да ачыграк яза: «Окончательное присоединение Перми Великой к Московскому государству завершилось в 1472 г. военным походом князя Федора Пестрого и воеводы Гаврилы Нелидова Поход начался зимой 1471 г. из Великого Устюга. Войска, разделившись у Анфалова города, один за другим захватили укрепленные пермяцкие городки Урос, Покчу, Чердынь и Искор Кдязь Ф.Пестрый резиденцию московских наместников перенес в Покчу. 26 июня 1472 г Великий князь московский Иван III получил весть о взятии Пермской земли Князя Михаила и его воевод вместе с военными трофеями отправили в Москву Михаилу сохранили княжеский титул, и он продолжал оставаться наместником Москвы в Перми Великой.» /Күрсәтелгән хезмәт. 11-13 б./
Тагы сораулар туа—ни сәбәпле үзәкне Чәрдәннән Покчага күчергәннәр, ул бит шактый җайсыз җирдә, тагы да төньяктарак урнашкан? Әллә Чәрдәнне алулары барып чыкмаганмы? Шулай ук Чәрдәнне чукындыру һәм анда беренче христиан храмын салу да күп сораулар тудыра. Бөтен урыс тарихчылары бертавыштан, Чәрдәндә яшәүче коми-пермякларны урыс побы Иоан-Богослав 1462 елда чукындырган дип язалар, ә анын исемендәге ирләр монастыре, имеш, 1463 елда ук салынган. Чәрдәнне 1472 елда гына басып алгач /әллә алганннар. әллә юк/, ничек анда ун ел алдан монастырь салып куеп була икән? Мөгаен, Чәрдән ул елларда кулдан-кулга күчеп йөргәндер, шул бер арада урыс миссионерлары, хәзерге Сыктывкар якларындагы Усть-Вымьнан килеп, берничә кешене чукындырып та киткәннәрдер Әмма ничек шул арада хан сараедай таш чиркәү төзеп куярга мөмкин? Мондый ашыгыч эш бары тик мәчетне чиркәүгә әйләндергәндә генә мөмкин. Кыйблага карап торган бу монастырь-чиркәүне мин дә барып карадым һәм элек монда мәчет булган дигән фикергә килдем. 1451 елда ук Чәрдән белән идарә итү өчен билгеләнгән князь Михаил 1472 елга хәтле кайда качып яткан сон, ни эшләгән, нигә анын хезмәтләре турында урыс чыганакларында берни юк? Хәер, кайбер хезмәтләрдә Мәскәүнен князь Михаилга ышанып бетмәве турында, аны татарлар белән бергә эш йөртә, дип шикләнүләре дә әйтелә. Һәм нигә аны 1472 елда Мәскәүгә кайтарып җибәрәләр, ә үзәкне Чәрдәннән әллә кайдагы Покчага күчерәләр һәм Чәрдән 50 ел буе башкала булудан туктап тора? Бу сорауларның берсенә дә җавап юк. урыс тарихчылары аны эзләми дә. чөнки артык төпченү һичшиксез, татар тарихына китереп чыгарачак...
Шунысын да әйтергә кирәк, жирле халыклар беркайчан да урыс басып алуына да, көчләп кертелгән христиан диненә дә риза булып тормаганнар, гасырлар буе мона каршы көрәш алып барганнар Әйтик, 1455 елда ук. Мәскәү князе бирегә үз наместнигын куеп азапланганда, вогул юлбашчысы Асык үзенен улы Юшман белән Вычегдага барып, «Пермь атакае» Питиримны үтереп кайта. Бу хәл Мәскәүне тагы да ярсытып җибәрә, урыслар җирле халыкларга каршы канлы сугышлар һәм суешлар оештыралар «Московские власти начинают карательные военные действия против непокорного и незашишенного населения Приуралья и Зауралья,—дип яза болар
турында татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов —Наиболее жестокие походы на вогулов, остяков и других племен Москва предпринимает в 1465. 1485 и 1499 гг.« /Күрсәтелгән хезмәт, 181 б./ Әлбәттә, болар барысы да көчләп чукындырулар, тәре үптерүләр аша бара. Әмма урыс тарихчылары боларны куертырга яратмый, биредә бөтен матбугат «татар басып алучыларынын явыхтыклары» белән тулган.
Урысларнын Төньяк Уралга 1472 елгы яулары аерата рәхимсез була. 4 мен кешелек җәза отряды белән Великий Устюгтан бирегә килеп, алар 41 шәһәр һәм авылны утка тоталар, канга батырып, басып алалар, җирле халыкларнын 58 юлбашчысын кылыч астында Россиягә баш ияргә мәҗбүр итәләр, коллык белән ризалашмаган бик күп татарларны үтерәләр. /Бу хакта мәгълүматны табарга була Алексеев М П Сибирь в известиях западно-европейских путешествинннков и писателей—Иркутск, 1941,—С. 134, Устюжеский летописный свод —С./67, 168, 189, 209; Фәйзрахманов Г Күрсәтелгән хезмәт, 181 б./
Бу сугышта урыс воеводасы Гаврила Нелидовнын җирле халыкка карата кылган явызлыкларын елъязмачылар да яшереп калдыра алмыйлар, теркәп куялар, бу хәлләр халык хәтерендә дә яхшы саклана Шушыларга нигезләп, Чәрлән язучысы Светлана Володина үзенен «Легенды и сказания Чердынской земли* китабында •Легенда об Уросе» дигән очеркын да урнаштыра: «Что и говорить— грозовою гучею налетел Нелидов на уросцев. Всех, кого в деревне нашел, лютой смерти предал Ни младснцев в люльках, ни стариков немошных не пошадил. За огонь ночной полил землю северную горячей кровушкой.* /Володина С. Легенды и сказания Чердынской земли —Пермь, 2004,—С. 146/
Әмма язучы ханым Урос авылында кемнәр яшәгәнен әйтми һәм бу урыс белән урыс арасындагы сугыш кебек аңлашыла. Ә бу авылда бит татарлар һәм ислам динен кабул иткән җирле халыклар яшәгән! Менә кемнәрне авылы белән суеп чыккан урыс гаскәриләре, язмадан күренгәнчә, ана хәтле алар инде Искор-Искәрне ут төртеп яндырган булганнар: «Где гам им с москвигами сладить! Они уже к Покчс подбираютея, а Искор весь до тла пожгли, окаянные!* /Күрсәтелгән хезмәт, 143 б./
Әлбәттә, татарлар да мона җавапсыз калмыйлар, бераз тернәкләнү белән. Себер ягыннан килеп Юграны туздыралар. «В начале XVI в тюменскис татары под руководстном царевича Кулук-Салтана. сына Ибака повоевали всю нижнюю землю. разорили Усолье на Каме, русских вывели и персбилн» дип яза Г Фәйзрахманов югарыда телгә алган китабында. /Күрсәтелгән хезмәт. 187 бит / Эш шуна барып җитә ки. Себер татарлары 1535 елда урысларнын Уралдагы башкаласы булып торган Покчаны ут тортеп яндыра, шуннан сон үзәк Чәрдән шәһәренә күчерелә Урыс чыганакларында Чәрләндә шушы вакыттан агач кремль салына дип язылган, ләкин безгә калса, ул кремль тагарлар идарә иткән заманнардан ук булган һәм урыслар әзер кирмәнгә кереп утырганнар Ни өчен шулай дип язам, чөнки кремль берничә көн зчендә генә төзелә торган нәрсә түгел «Кремль был спланирован по рельефу местности, имел шесть башен, глубокий ров и высокий вал,—лип яза Чәрдән буенча юл күрсәтү китап-брошюрасы -В укрепленном городке нахолнлея гарнизон стрельнов, хранилось вооружение Чсрдынская крепость вылержаза II осад со стороны тагар н вогул.» /Күрсәтелгән хезмәт, 13 б /
Тарихчылар әйтүенчә, Чәрдән кремле XVIII гасырда янып юкка чыккан Әмма ничек кремль хәтле кремль юкка чыгарга момкин икән анысы билгесез Мин Чәрдән кремле урынын күрдем. Колва елгасы ярында тау башына урнашкан булган ул. Анда археологлар казу зшләре дә алып барганнар, әмма ни сәбәпледер, лине туктатканнар, мөгаен, «җайсыз» әйберләр чыга башлагандыр Алай да. жмр астыннан казып чыгарган таш нигезне кире күмеп куя алмаганнар, ул Чәрләндә гатар тарихының тере шаһиты булып, мангас белән кыйбтага карап инрәп ята. Мөгаен, бу урында да мәчет булгандыр .
Чәрдән уртасында бер храм часовня бар. ул 1547 елда тагарлар тарафыннан үтерелпзн 85 урыс гаскәрие хөрмәтенә ачылган Биредә бу вакыйгага һич онытылырга ирек бирмиләр, үлгән урыслар хөрмәтенә тәре йөрешләре уздыралар, татарларны хурлап китаплар язалар Мона нигез булып урыс елъя зматарындагы -В сем гол у /1547/, инваря 6-ГО, бысть побисние. от набега ногайских татар. Чердынского
уезда, Кондратьевой слободе, над Вишерою рекой, 85 человек...» дигән сүзләр тора. Ягъни, татарлар белән бу сугыш Чәрдәндә түгел, Вишера елгасы буеңдагы Кондрат бистәсендә була һәм шунда 85 кеше үлә. Имеш, боларнын мәетләре жәйге челләдә боз белән агып килгән һәм аларны Чәрдәнгә алып кайтып күмгәннәр, иртән 85 кешенең исеме язылган такта кисәге пәйда булган икән... Икенче бер урыс галиме И.Я Кривошеков исә, әле XX гасыр башында ук Чәрдән өязен һәм бу сугышны бик нык өйрәнеп, бөтенләй башка төрле фикер әйтә. Ул Кондрат бистәсе янындагы сугышны татарлар белән бәйләми, ә җирле мәҗүси халыкларның уз диннәре өчен христианнарга каршы, көчләп чукындыруга каршы сугышлары, ди: «Нападение в 1547 году на Кондратьеву слободу и уничтожение в ней 85 человек, в числе их инока-миссионера, ясно говорят, что это мшение соседних некрещенных инородиев пермичей и вогул, живших в окрестностях Кондратьевой, а не нашествие Ногайских татар, которым, как магометанам, было также мало дела до обрашения пермичей- язычников в христианство, как их соплеменникам башкирам и другим монгольским народностям.» /Кривошеков И.Я Словарь географическо-статистический Черлынского уезда Пермской губернии — Пермь, 1914 Кн.1.—С.39./
Әмма шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытларда җирле халыкларның бер өлеше, вогул-остяклар, коми-пермяклар, бигрәк тә аларнын юлбашчылары инде ислам динен кабул иткән булалар һәм төркиләшәләр, һәм алар алга таба ислам динен дә яклап урысларга каршы сугышалар. Себер һәм Казан татарлары да аларга ярдәмгә мөселман кардәшләрен коткару өчен дип киләләр Әмма күпчелек урыс галимнәре нигәдер мәсьәләнең бу ягына игътибар итмиләр, киресенчә, үзләренен басып алуларын аклау өчен, җирле халыкларны үтә кыргый һәм авызларыннан кан тамып тоган мәҗүсиләр итеп күрсәтергә тырышалар. Әмма бу һич кенә дә алай түгел, төрки-мөселманнар белән бергә гасырлар буе аралашып, берләшеп яшәгән җирле халыклар инде аларнын мәдәниятен дә үзләштерә башлаган була.
Бүгенге тарихчы Г.А.Бординских 1547 елгы урыс-татар сугышына башка төрлерәк карый, ул татарларның Пермь якларына бу һөҗүмнәрен Казан вакыйгалары белән бәйли Билгеле булганча, Мәскәүдәге урыс хөкүмәте Казанны беркайчан да тынычлыкта калдырмый һәм 1545 елда аның өстенә Түбән Новгородтан. Вяткадан һәм Чәрдәннән гаскәр җыеп җибәрә. Әмма казандылар бу өч отрядны да чорнап алып юк итәләр, кайбер тарихчылар исә аларнын Казанда күп татарларны харап итеп өлгерүен яза. 1546 елның гыйнварында Казан ханы Сафа Гәрәй тәхетеннән төшерелеп тора, әмма июль уртасында, нугайлардан гаскәр туплап, ул янадан Казанга кайта һәм хан тәхетенә утыра. Менә шушы чорда Казан ханы, нугай гаскәриләре ярдәмеңдә, Пермь җирләрен кире кайтарып алырга омтылып караган булырга да мөмкин, чөнки 1545 елда Казанны юк итәргә Чәрдән урыслары да килгән була бит!. Тарихчы Борлинскихның язуынча, нугай-татар гаскәрләре Кама буйлап югары күтәреләләр, урысларны Соликамскида туздыра башлап, Чәрдәннәрне үтеп, төньяктагы Искорга хәтле барып җитәләр. Бу сугышлар берничә ай барган булырга тиеш.
«Насколько позволяютсудитьлетописи, ни позже, ни раньше Великопермская земля таких потерь не несла,—дип яза тарихчы Бординских —У Кондратьевой слободы погибло 85, а у Верх-Боровой 40, в Соликамске и его окрестностях 886 человек. То есть всего летописи зафиксировали гибель 1011 человек. Плюс погибшие в Вильгорте, под Искором и. может быть, еше в других местах Болыпие территории Перми Великой были опустошены.» /Защитники Перми Великой.—Чердынь. 2007, стр. 10./
Чәрдән урысларынын 1545 елда Казанга килеп күпме татарны үтергәннәрен без белмибез, ә биредә һәр кеше санаулы Әйткәнемчә, Чәрдәндә бу вакыйгага онытылырга ирек бирмиләр, ул милләтне күзгә күренмәгән дошманга каршы берләштерергә ярдәм итә, ахрысы Хәтта балалар өчен әкият рәвешендә язылган китапларда ла татарларны эт итеп сүгәләр, сабый күңеленә аларнын куркыныч образларын салып калдыралар. Сүзем дәлилле булсын өчен, шундый китапларның берсеннән мисал китереп үтәм:
«В те времена, когда Чердынь Пермь Великая в православную веру обращалась.
когда открывался чудскому народу свет Христова. не было покоя древней земле от набегов вражских. Нападали на чудь татары казанские. сибирские да ногайские. жгли нешадно селенья мирные. убивали без жалости всех. кто ко Христу взоры свои обрашал. Не по нутру пришлось. видно. татарач. что селился в Прикачье русский люд. единого Бога знавший. а не идолов резных деревянных.» /Светлана Володина Легенды и сказания Чердынской земли. —Пермь. 2004. стр.34./
Автор бу китабында татарларның тетмәсен тетә, аларны «лютый враг*. «недруг*. «несметная орда». «черная лавина» дип тә атый, «злые вороги и головы свои поганые здесь сложили* дип тә өстәп куя. «Не на жизнь. а на смерть бились ратники с неприятелсм. грудью стрелы татарские принимая. и пали зашитники все до единого в жестоком сражении. но ни на шаг не отступили пред силою грозною. не пустили орду на Чердынь-град». дип нәтижә ясый ул. /Күрсәтелгән хезмәт. 356 / Бу юлларны укыгач, урыс баласынын татарга мөнәсәбәте нинди буласы билгеле инде—ул ана тарихи дошманы итеп карый башлый һәм һәр адымда аннан үткәннәр өчен үч алырга тырыша. Татарларга бүгенге тискәре мөнәсәбәт еллар буе менә шундый китаплар аша да тәрбияләнде инде
Тагы урта гасырлар Чәрдәненә кайтыйк әле.
Урыслар Пермь җирләрен басып алсалар да. монда татар тормышы тиз генә юкка чыкмаган, татарлар әле шактый еллар Чәрдән. Искәр. Урос, Гайнә. Покча. Ныроб. Соликамски һәм башка кала-салаларда яшәүләрен дәвам иткәннәр Бу елларда Чәрдән кремленә ясалган 11 һөжүм—ул читтән килгән татарларнын гына явы түгел, ә туган туфракларында яшәүче милләттәшләребезнен һәм башка жирлс халыкларның да урыс басып алуына, көчләп чукындыруларга каршы көрәшләре булган. Әмма Казан һәм Әстерхан ханлыклары юк ителгәч. Пермь җирләрендәге татарларның да хәле авырая, алар дошман белән бсргә-бср калалар. Ул арада Явыз Иван, алга таба Себер ханлыгын басып алу хыялы белән. Строгоновларга Урал һәм Себер җирләрен тарата башлый—1558 елда ул аларга 20 ел салым түләмәү хисабыннан бу якларда зур жир биләмәләрен бирә. 1570 елда инде Строгоновлар 8 миллион дисәтинә Урат җирләренә хужд булып алалар, анда Конкор. Орел-Каргедан. Нижний Чусовой, Верхний Чусовой калаларын төзетеп куялар
«Во время первой переписи Перми Великой в 1579 г в Чердынском. Соликамском уездах и в вотчине Строгоновых насчитыватось 220 сельских поселений с 514 дворами и 1985 человек мужского пола Самыми крупными посслениями были уездные города Чсрдынь и Соликамск и Орел-горолок—иентр вотчины Строгоновых».—дип яза тарих фәннәре докторы Георгий Чагин. / Чагнн Г Н. Народы и культуры . .—С. 4 /
Строгоновларнын тимер базларында, чуен заводларында, тоз шахталарында, төрмә-утарларында күпчелек кол ителгән җирле халык—вогуллар һәм комилар, татарлар бил бөгә, аларны чылбыр-богауларга бәйләп егылып үлгәнче эшләтәләр Строгоновларнын жир биләмәләре, тимер һәм тоз базлары арткан саен коллар ла күбрәк кирәк була бара, ул колларны сакларга һәм камчылап эшләтергә юлбасар казакларны яллыйлар Менә шул башкисәр казаклар, инде Уралнын ария ягына да чыгып. Себер ханлыгы биләмәләрен, ханты-манси җирләрен талый башлыйлар. Самар каласында моңа кадәр тине булмаган суеш оештыралар, җирле чолыкны кат итеп, көчләп чукындырып. Строгоновларнын бахтарына китереп ташлыйлар
Әлбәттә, бу хәлләр Себер татарларын нык тетрәндерә һәм алар, җирле халыклар белән берләшеп. Уралны \тсп чыгып. Строгоновларнын кала-салаларына һөҗүм итәләр, аларнын төп максаты кол ителгән милләттәшләрне, дин кардәшләрме коткару була. Тарихка кереп калган татар яуларынын берсе 1573 елда була. Күчем ханмын улы Али солтан һәм абыйсынын улы Мөхәммәткат. 10 мен кешелек гаскәр белән килеп. Чусовой буйларында Строгоновларнын утарларын туздырып ташлыйлар, бик күп катларны азат итәләр, төрмәләрен җимерәләр Строгоновлар исә үзләре Соликамски га качып котыла
Урысларга каршы шундый ук яуны 1581 елны вогул князе Кичек оештыра, ул Соликамскины яндыра, урысларның күп кенә кала-салаларым юк итә »В 1582 году вогул ы напали на Чсрдынь. многис житсли были убиты. имушсство
разгромлено», дип яза Г Фәйзрахманов, Миллернын «История Сибири» хезмәтенә таянып, югарыда искә алынган китабында. /187 б./ Бу елларда Пелым князе Аблай- Гәрәйнен дә урысларның кала һәм салаларына көчле һөҗүмнәр ясавы билгеле. Әйе, җирле халыклар беркайчан да урыс басып алуы белән килешмәгәннәр, үзләрен һәм диннәрен яклап гасырлар буе көрәшкәннәр, инде чара калмагач, үз эчләренә бикләнгәннәр...
Нәкъ шушы елларда, Ермакнын Себергә һөҗүмгә әзерләнүен белеп. Күчем хан да ана каршы Уралга үзенен гаскәрен җибәрә. Элеккеге тарихчылар бу датаны 1581 елнын жәе дисәләр, бүгенгеләре 1582 елнын җәе, дип язалар Кыскасы. Күчем ханның олы улы Али солтан җитәкчелегендәге зур татар гаскәре, атларга атланып, Урал тауларын үтеп чыгалар, Чусовойдан башлап, Чәрдәнгә хәтле җирләрне яулап алалар, урысларның кала һәм салаларын туздыралар, бик күп кол татарларны һәм җирле халыкны азат итәләр. Бу хәлләрдән сон Чәрдән воеводасы В Пелепелинын Мәскәү патшасы Явыз Иванга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, ул Строгоновларны үзләренен казакларын Себергә җибәрү сәбәпле, Чәрдәнгә ярдәм итә алмауда гаепли «...Строгоновы послали своих казаков I сентября в Сибирь, и в тот же день на Пермь Великую напали кучумляне и пелымские манси, осадили город и многих людей побили». дип яза ул Мәскәүгә Строгоновлар һәм Ермак өстеннән. /Чердынь и Урал —Пермь, 1999, стр.110./
Али солтаннын бу хәрби сәфәрдә шактый озак—елга якын булганлыгы билгеле Монын сәбәпләре дә бар—беренчедән, урыс кул астындагы татар җирләрен һәм кол ителгән җирле халыкны тулысынча азат итү максаты булса, икенчедән, кышка калгач. Урал аша атлы гаскәргә юл юк. Тарихта гажәп хәлләр була, бу очракта да шулай килеп чыга—анда, Себердә, Ермак татарларның кала һәм салаларын туздырып йөри, ханлыкнын башкаласы Искәрне ала, монда, Уралда. Али солтан урысларнын кала һәм салаларын туздырып йөри, борынгы Искорны яулап ала. Бер-берләреннән мен чакрымнар ераклыкта яткан ике Искәрнен бер исем белән аталуы да бик гажәп. Хәзер икесе урынында да буш кыр.. Әмма Себердә дә, Уралда да Искәргә онытылырга мөмкинлек бирмиләр, татарлар—дога кылып, урыслар—тамашалар куеп, бу вакыйгаларны гел искә алып торалар.
Минем кулыма 2001 елнын 14 сентябре көнне Чәрдәннән ерак булмаган борынгы Искор-Искәр җирләрендә уйналган театраль тамашанын сценарие килеп керде. Ул Чәрдән җирендә булган тарихи вакыйгаларны театрлаштырган рәвештә торгызу—«Набег ногайских татар из Сибири на городок Искор в 1581 г.» дип атала. Тамашаны бөтен Россиядән җыелган галимнәр, сәнгатькәрләр һәм меңгә якын кеше карый, ул ачык һавада, борынгы Искәрдән ерак булмаган Бастарып кырында уздырыла. Әлбәттә инде, урта гасыр урыслары һәм татарлары булып үзешчәннәр уйнаган, татарларның башында—төлке койрыгы, өсләреңдә—чуар үзбәк халаты, урысларда—тимер көбәләр һәм очлымнар...
Ә тамаша мондый: тыныч кына яшәп яткан урысларга нугайлар һөҗүм итә. Урыслар белән нугайлар арасында сугыш башлана, ике яктан да күп кеше үлә. Ниһаять, урыслар татарларны җинә, урманнан монахлар чыгып, чиркәү җырларын җырлый башлыйлар Шунысын да әйтергә кирәк, бу тамашада монахлар булып җырлап торучылар—Татарстанның Раифа монастыреннан махсус килгән «Притча* вокаль квартеты була,
Инде тексттан бер өзек китерик:
«1581 г на поляне—рубленная крестьянская изба, обнесенная изгородью. В ней живет семья: мать. отец, трое сыновеи и дочь. Мирная картина, скромный крестьянский быт Вдруг из леса выбегает младший сын и кричит. что неподалеку ногайцы. Слышны свист. крики. Из леса мчится лошадь. на которой убегает от ногайцев дочь. Семья укрывается в избе Один из ногайцев забегает в избу. учиняет страшную расправу над семьей. Ногайцы поджигают жилише » /Чердынский край: прошлое и настояшее—Чердынь. 2003. стр.71./
Менә шулай язылган һәм сәхнәгә куелган. Сценарийның авторы—Чәрдән районы ижат үзәге директоры Е.Н Дьякова, консультанты—тарихчы Г А.Бординских. икесе дә хакимият кешеләре. Инде тарихтагы Искор-Искәр турында да бераз
чын мәгълүмат биреп үтик. Биредә бу сүзне комичадан «ис—таш. «кар—торак урыны дип тәржемә итәргә тырышалар, әмма ул татарчадан «иске жир». «борынгы жир» кебек тә аңлашыла Урыс елъязмаларында Искәр 1472 елдан искә атына, әмма ул тарихта IX гасырлардан ук билгеле, бу хакта тарихчылар В Н Берх һәм В.А.Оборин жеитекләп язалар. Чәрдәннән тагы да төньякта, зур сулардан бераз читтә, урман-таулар арасына урнашкан Искор-Искәр җирле халыкларнын һәм болгар-татарларнын уртак шәһәре булып торган булырга тиеш, ул ин нык саклана торган кирмән булган һәм Пермь җирләрен Печора һәм Вычегда якларыннан килгән яулардан каплап торган. Биредә Кор /Кар/ исемле легенлар патша идарә иткән, борынгы легендаларда анын вогул һәм югра кабиләләренә каршы көрәше тасвирлана, димәк, ул алардан булмаган. Мина калса, риваятьләрдәге Кор ул болгар- татарларнын төньяк олыслары белән идарә итүче атаклы Кара бик морза яки анын нәселеннән булырга тиеш
Заманында мин Кара бик шәжәрәсе. Кар иле татарлары турында үземнен «Таралып яткан татар иле* китабымда язган идем инде. /Казан. 2003 -102-158 б./ Татар тарихында бу нәселдән дә серле токым юктыр, мөгаен Алар язып калдырган дистәләгән шәҗәрәләрдән күренгәнчә, бу Нухрат татарлары үзләрен Сократ хәким нәселеннән дип баралар, тагы да ерак нәсел башында исә Нух галәйһиссатам тора, анын углы Яфәстән туган буын арасында КОРы хан. КОРЛУ ханнар да бар. атбәтгә. КАРАГЫЛ-КАРА хан да теркәп куелган Әйткәнемчә, алар төньяк олысларда яшәгәннәр һәм идарә иткәннәр, бу—хәзерге Киров өлкәсенен төньягы ягъни Нократ һәм Кама елгалары буенча барып, төньяктагы Гайнә иленнән. Чәрдәннән һәм Искор-Искәрдән кул сузымында гына Кем белә, бүген урыс галимнәре бик тырышып күтәргән серле Кор патша, бәлки, шушы Кар иле татарларыннан Кара бик яки Кор. Корлу ханнар булгандыр. Шул ук вакытта угыз дастаннарындагы Коркут ата һәм Күр углы да ана шактый якын Кор патша турында урысча шигырьдә //предание/ исә анын Урал тауларына гына түгел. Обь. Иртыш. Тубыл буйларына да хуҗа булганлыгы әйтелә:
Наш могучий Кор прекрасный.
Богатырь рыжебородый.
Заютой кудрей блистает Некогда он шел войною На вогулов и на йогра.
Покорились царю Кору Остяки. вогулы. угра.
Обь река. Иртыш прекрасный.
И Тобол узнал о Перми.
О владеньях ңаря Кора У истоков светлой Камы
/Чердынь. Путеводитеяъ. ,—С. 122
Әмма бүгенге кайбер урыс тарихчыларының Кор-Карны бик тырышып •татарларга каршы көрәшкән* фин-угыр халкы вәкиле итеп күрсәтәселәре килә, болгар-татар дип әйтә алмыйлар бит инде! «Древний Искор был крупным военно-оборонительным центром. что подверждасгся находкамн предметов нооруженнн,—дип яза алар -Цснтральная часть Искорского городиша. около 400 кв.м . ограниченная «торым и третьем валами. являетея основным мсстом снятилиша Местным населением это место называлось княжим местом что связано с именсм легендарного царя Кора, оказавшего сопротивление татарам • /Чердынь. Путеводнгель - Петербург. 2009 — С 90 /
Борынгы Искор-Искәр урынында инде хәрабәләр генә калган, ә бүгенге Искор авылы аннан 5 чакрымда урнашкан һәм үзенен чиркәүләре белән данлыклы Ни гаҗәп, биредә дә Сөембикә манарасына бик нык охшаган кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы чиркәү бар Ә борынгы Искәр шәһәре урынына урыслар
часовня салып куйганнар, часовня имеш нугай татарлары тарафыннан жәберләнгән изге Параскева Пятнииа исемен йөртә һәм анда жирле халыкларны чукындыру һәм татарлар белән сугыш рәсемнәре ясалган. Искәр часовнясы открыткасының артына язылган текст та татар темасын әйләнеп үтмәгән: «На северной стороне изображена сиена крешения жителей Перми Великой в XV веке Над входом запечатлен момент зашиты городка Искор от набега татар», дип язылган. Шулай, синен өенә кереп утыралар да, син аны кире кайтарып алырга омтылгач, сине үк юлбасарлыкта гаепли башлыйлар...
Алай да, бу якларда меннәрчә ел яшәгән болгар-татарлар кая киткән сон, алар барысы да үлеп беткәнме, яки килгән татарларга ияреп китеп барганмы, әллә эш бөтенләй башкачамы'.’ Әлбәттә, татарлар үлеп тә бетмәгән, барысы да китеп тә бармаган, исән калу өчен милләтен һәм динен алмаштырырга мәжбүр булган Әгәр бер халык, яшәү яки үлем алдында калганда, әлбәттә, нинди хәлдә һәм халәттә булса да, яшәүне сайлый. Инде тирә-яктагы бөтен татар дәүләтләре юкка чыгып беткәч, инде урыслар бу якларда мәңгелеккә тамыр җибәргәч, инде алар арасында татар-мөселман булып сакланып калу алга таба мөмкин булмагач, татарлар әкренләп урыс милләте составына күчеп беткәннәр Шуна күрә бу якларда урыс теленең аерым сөйләше бар, ул «ялгыш сөйләм» дип атала һәм Себер татарлары, мишәрләрнең диалектын нык хәтерләтә Шуна күрә биредә чиркәү-часовнялар да кыйблага караган, монастырьлар тирәсенә күмелгән борынгы каберләрдән дә кыйблага карап яткан мәетләр чыга, шуна күрә татарлар белән бәйле урыннарны жирле урыслар үзләре дә сизмичә изгеләштерә, шуна күрә тирә-яктагы күпчелек кала һәм салалар татар исемнәрен йөртә. Сүзем дәлилле булсын өчен, жирле тарихчы Әмир Фатыйховнын «Гәйнә иле» китабыннан Чәрдән ягынын татар авылларына кагылган урынны тулысыңча күчереп үтәм:
«28. Чердынь өязе. Гәйнә авылы—Гәйнә олысынын үзәге. 1905 елда 140 йортта 883 /465 ир-ат, 418 х-к/ исәпкә алынган, аларның 59ы бернинди ширкәттә теркәлмәгән, в. Агафун мыс—3 йортта ун ир-ат, ун х-к, пермякләр дип күрсәтелә. Өяздә берничә Тыла авыллары булган. Тулпан, Курья, в. Кокуй, в. Кукуйские Ключи—1905 елда выселкада 1 йортта 4 кеше /3 ир-ат, 1 х-к/ исәпкә алынган.
Чердынь районы Татарлар аны Чардин дип йөртәләр, риваятьләрдә дә шулай әйтелә һәм языла. 1969 елгы белешмәдә /«Адм -террит деленне Перм.обл.»/ анын IX йөздән билгеле булуы искәртелә. Татарстан Фәннәр Академиясе академигы М Әхмәтжанов аны Ибраһим хан төзеткән кала дип саный Купчик—1969 елда 264 кеше яшәгән Салтово, Султанова—беткән авыллар. Остяцково—остяк. истәк сүзеннән икәнлеге күренеп тора. Баяндино /икенче исеме Курья/—1905 елда 63 кеше яшәгән. Казанцево—«поселение на стариде Камы», 1905 елла 67 кеше теркәлгән. Искор а/с-да М.Искор—434 кеше. Керчевский—р.п. 1969 елда 5900 кеше Верх.Керчево—66 кеше /1905/. Нижн Керчево—1969 елда 231 кеше. Турчанка—26 кеше Тулпан—село, 1905 елда 122 кеше. Черепан—«Чура+пан*. 125 кеше Талово. Чусовской, Бондюг/Бәнд елгасы/; Крымкор—Чердынь каласының төньяк өлеше Муртым—беткән авыл Муртым—татар телендә куыш агач дигән сүз. Юмыш—без бу атама белән Янеч авылында очрашкан идек. Бу авылга нигез салган Юмыш бабай Янеч авылы урнашкан Уба елгасының ун кушылдыгы Юмыш елгасына да исемен калдырган. Кутамыш—Язва буендагы авыл Шереметьево—беткән авыл. Шеремейка атамасы белән бер тамырдан. Еловка—елга, анын буенда авыл да булганга охшый, ләкин «Список»ларда теркәлгәне очрамады Вәриз—андый атамалы авыл Барда районында да бар иде. Чусовское озеро—Вишера елгасынын башы Сакиново—1969 елда 60 кеше. Ялпач—тау, таш атамасы.» /Күрсәтелгән хезмәт. Барда. 2002 -425-426 6./
Хәзер бу авылларның күпчелеге юк инде, шул ук вакытта мин бу якларда Бигич /биредә язучы Николай Асанов туган/, Урол, Булат, Урос, Курган. Будым, Чуртан, Кебрат, Солым исемле төрки-татар атамалы авыллар барлыгын да белдем. Тирә- юньдәге елга-су исемнәренең дә нигезендә татарлык ярылып ята—Тимшәр, Шөгер. Килтмә, Улыс, Чу суы, Бигич күле, Кимзил, Мудыл, Сәрдә..
Кайчандыр биредә Татарское дип аталган авыл да булган, әмма ул инде юкка
чыккан. Чәрдән читендә, төньякка чыгу юлы өстендә, урыс зиратына каршы татар зираты да булган, ул да юкка чыккан, сонгы татарларны урыс зиратына күмгәннәр...
Әйе. милләт киткән, башка халәткә күчкән, ә жир-су атамаларында исеме калган...
Чәрдән чиркәүләре, Кремль һәм истәлекле урыннар
Төньяк өлкәләрдә. Урал алдында һәм Каманын югары агымында христиан динснен йогынтысы һәм чукындырулар шактый иртә башланган һәм гасырлар буе дәвам иткән. Әле 1383 елда ук Вычегда елгасы буендагы Устъ-Вымьда Пермь епархиясе ачылуын һәм урыс миссионерларының жирле халыкны чукындырырга тырышуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әмма бу попларнын күбесен жирле халык үтерә барган, беркемнең дә үз теләге белән динен бирәсе килмәгән Бары тик Казанда. Әстерханда. Себердә мөстәкыйль татар дәүләтләре юкка чыкканнан сон гына христиан дине Уралда үзенен тамырларын җибәрә һәм бөтен төньяк өлкатәрне чорнап ала. жирле халык көчләп чукындырыла һәм әкренләп урыслашырга мәжбүр була.
Жирле халыкны кулда тотуда христиан диненен ролен урыс патшалары да яхшы андый һәм монын өчен көчен кызганмый Моны урыс тарихчылары үзләре дә яшереп тормыйлар: «Важную роль в закреплении власти московских князей на присоединенных землях сыграла Русская Православная Церковь.—дип яза алар —С принятием христианства в Перми Великой. как известно. начинастся процесс вхождения уральских земель в Русское госуларство.» /Защитннки Перми Великой — Чердынь. 2007.—С 4./
Казан алыну белән Явыз Иван күзен Себер ягына төби һәм бу юнәлештә беренче адымнарын Уралны христианлаштырудан башлый 1552 елда ул Соликамски шәһәренә, татарлардан саклану өчен дигән булып, икона җибәрә, Строгоноаларга Казаннан Чәрдәнгә кадәр арада чиркәүләр төзергә рөхсәт бирә «1552 г —царь Иван IV Грозный пожаловал жигелям Соликамска икону Святителя Никодая чудотворца. чтобы она зашишала православный город от сибирских тагар.—дип яза бу хакта тарих китаплары —1565 г —митрополит Афанасий потвердил благословенисм жалованную грамоту своего предшественника митрополита Макария. по которой разреш&лось Григорию Аникиеву сыну Строгонова «церкви божии ставити и игуменов. и попов. и диаконов призываги к нему в слободу на Каму-реку. меж Великой Перми и Казани*. а «слободским игуменам и попам крестить по уставу святых отец в нашу православную христианскую веру греческого закона приходяших иноземиев. татар. В01уличей и югричей.» /Г.Н.Чагин. Күрсәтелгән хезмәт. 110 б./
Шунысын да әйтергә кирәк. 1570 елда Чәрдәндә инде 11 чиркәү булган /Чагин. күрсәтелгән хезмәт. 108 б ./. ә 1623-1624 елгы хисаплаулар буенча -биредә инде 16 чиркәү, 2 монастырь эшли башлаган, бу—300 йортлы Чәрдәнгә! Әйгерсен лә бөтен дөнья бөтен эшләрен бер читкә гашлап. чиркәүләр генә төзи башлаган! Юк. әлбәттә, бу чиркәүләрнең күпчелеге әзер биналарга—мәчет өсләренә корылган булырга гиеш. Шуна күрә алар барысы да кыйблага карап тора, шуңа күрә бу чиркәүләр икс тамчы су кебек мәчетне хәтерләтә. Бүгенге көндә исә Чәрдәндә «Воскресенская» дип аталган төп чиркәү бар. Иоан-Богослав монастыре эшләп тора, бер часовня бар. ә элеккеге Успенски чиркәвендә хәзер «Музей всры». ягъни, праваслау дине музее. Бу—5.5 мен кешегә, ә дүрт гасыр элек мен кешегә егермеләп чиркәү эшләп торган!
Дин музее җитәкчесе Марина Ивановна Вепакова белән Чәрдән чиркәүләрен карап йөрибез. Менә шәһәрнен төп чиркәве Воскресенски соборы, ул жнае яруслы, кы »ыл кирпечтән салынган һәм Сөембикә манарасын хәтерләтә Мөгаен. Колна елгасы ярына урнашкан бу чиркәү шәһәрдә ин бөек бинадыр Аны 1754 елда салынган дип баралар, эчендәге диварларга жирле халыкларны чукындыру сурәтләре эшләнгән 1930 еллардан 1990 еллар башына кадәр бу чиркәүне Мәдәният сарае итеп файдаланганнар, хәзер исә ул яңадан үз вазифаларын башкара. Без чиркәүнең побы белән дә очраштык, шыкның
ни дәрәжәдә дин тотуы белән кызыксындык. Поп зарланып алды, анын әйтүенчә. Чәрдәндә аена 30-35 кеше үлсә дә, женазага /отпевать итүгә/ чакырса 1-2 кеше чакыра икән, ягъни, мәетләрне попсыз күмәләр дигән сүз. Халык чиркәүгә дә бары тик тур христиан бәйрәмнәрендә генә йөри икән, башка көннәрдә чиркәү буш тора, керсә дә, староверлар /иске христиан дине тотучылар/ гына кагылырга мөмкин
Чәрдән побын да, староверлар кебек ихластан дин тотучы Марина Ивановнаны да тагы бер нәрсә борчый икән—Чәрдән җирендә янадан мәжүсилек баш калкыта башлаган. Бу хәлләр Пермь язучысы Алексей Иванов «Чердынь—княгиня гор /«Сераие Пармы»/» китабын чыгаргач бигрәк тә көчәеп киткән диләр Биредә ел саен «Сердце Пармы» дип аталган фестиваль уздырыла башланган, шунда бөтен Россиядән унышар мен кеше җыелып, барабаннар кагып, шаманнар белән бергә мәжүси ритуаллар башкарып, кунып-төнеп яталар икән Мона христиан дине әһелләре бик борчылалар, әмма берни эшли алмыйлар—халык шуна тартыла Ә ни өчен тартыла—алар монын сәбәбен белми дә, эзләми дә. Ә сәбәп бик өстә ята— биредәге урысларның күпчелеге көчләп чукындырылган вогуллар. коми-пермяклар һәм татарлар, апарнын һәрберсе христиан диненә үзенен гореф-гадәтләре белән килгән. Жай чыгу белән, ирек килү белән алардан христианлык коелып төшкән, анын астыннан мәжүсилек килеп чыккан, бары тик староверларда гына дин нык калган. Минем уемча, көчләп чукындырылган татарларнын ла бер өлеше староверлар ягына күчкән булырга тиеш, чөнки аларнын дин тотулары безгә якынрак, алар попларны танымыйлар, хатын-кызлары баштан-аяк капланып киенә һәм гыйбадәт кылганда, мөселманнар кебек сәҗдәгә китәләр. Староверлар—үз милләттәшләреннән коточкыч зыян күргән, урыс праваслау дине тарафыннан ин нык эзәрлекләнгән, тереләй утларда яндырылган, суларга батырылган. меңәрләп башлары киселгән, сазлыкларга, кара урманнарга куып кертелгән искечә дин тотучылар алар
Әмма Чәрдән җирендә христиан дине яшәү рәвешенә әйләнеп китә алмаган Мин моны Иоан-Богослав монастырь-чиркәвендә дә күрдем Ул көнне урысларнын изгеләре дип йөртелгән Радонежскийны искә алу көне иде. ә чиркәүгә ник бер кеше килсен! Бөтен шәһәрне яңгыратып чаннар сугып та каралылар, урамнарда белдерүләр дә эленеп тора иде. ә халык килмәде, чиркәү чаннарын басып китәргә теләгәндәй, урамнарга Пугачева, Распутина җырлары агылды, урыслар чиркәүгә килеп вәгазь тынлауга караганда җырлап-биеп бәйрәм итүне артыграк күрделәр, ахры. . Хәер, безнең үзебездә дә шул хәл түгелмени сон?
Иоан Богослав монастырена аерым тукталып үтәсем килә. Ул да кыйблага карап тора, бөтен барлыгы, төзелеше, рәвеше белән татар мәчетләрен хәтерләтә. Урыс тарихчыларының язуынча бу—Чәрдәндә ин беренче салынган монастырь икән «Чердынский мужской монастырь Иоана Богослава был основан в 1462-1463 г для того, чтобы служить оплотом и рассалником православня в Перми Великой» дип язылган Чәрдән шәһәре тарихи-мәдәни мирасны саклау идарәсе тарафыннан чыгарылган открыткада. Әйе, монда бу сүзләргә гадәти нәрсә итеп карыйлар, нәкъ шулай булырга тиешле эш итеп кабул итәләр. Монысы—идеология, әмма тарих мәсьәләсенә килгәндә, бу монастырь белән оч ы-очка ялганмый Имеш, ул башта агачтан булган, аннан анын янына 1624 елда икенчесен салганнар, аннан, болар янып беткәч. 1718 елда хәзерге монастырь бинасын төзеп куйганнар икән. Табып кара син моннан дөресен, бөтен кешегә бу монастырьны 1462-1463тә салынган дип әйтәләр, шунын белән горурланалар, тирәнрәк казына башласан. юк. анысы янган, монысы җимерелгән, ә соңгысы 1718 елда гына төзелгән, диләр. Әмма үзенен кем нигезендә утыруы турында бина үзе сөйләп тора—бөтен рәвеше, кыяфәте, кыйбла тарафка карап торышы белән.
Болардан тыш. Чәрдәндә тагы берничә чиркәү бинасы бар. әмма алары үз вазифаларын башкармый Борынгы кремль урынында да чиркәүләр булган, әмма хәзер анда инде берни калмаган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Чәрдән җиде калкулыкка урнашкан, шунын берсендә. Колва ярындагы ин биек урында кремль булган Дөрес, урыс тарихчылары аны 1535 елда. Покча татарлар тарафыннан яндырылгач кына төзелгән дип баралар Мина калса, бу кремль элек-электән—татар заманыннан ук булган, чөнки урысларда кремльнен үзе дә, сүзе дә булмаган, алар
күбрәк калгә-крепостьлар белән сакланганнар Бу кремль XV гасыр урлары белән чорнап алынганлыгын да әйтергә кирәк. Урыс тарихчылары исә үзләре үк биредә урнашкан борынгы шәһәрлекнең моннан унбиш гасыр элек булганлыгын язалар, ә Х-ХУ гасырларда биредә фин-угыр кабилазәре яшәгәнлеген әйтазәр Гажәп. монда барысына да урын бар. тик болгар-татарга гына берни каралмаган' Тагы бер ачыкланып бетмәгән нәрсә кала—урыс тарихчылары язганча. Чәрдән кремле 1535 елда төзелгән, ул ничек татарларның 11 явына каршы тора алды икән0 XVI гасырда татарларнын Чәрдәнгә берничә явы гына билгеле бит Димәк. Чәрдән кремле өчен бу сугышлар XV гасырда ук башланган, димәк, кремль ул вакытта ук булган0 Урысларның 1535 елда ашык-пошык агач кремль салып ятулары да бик гажәп. саклану чаралары, әлбәттә, таштан булырга тиеш иде! Агач версиясе исә урысларга соныннан бу кремльнең янып юкка чыгуын исбатлау өчен кирәк булгандыр, мөгаен Шунысы гажәп. бүгенге көндә кремль урынында берни калмаган, әгәр аны чыннан да урыслар төзегән булган икән, алар ана тарихларының бер өлеше, архитектура истәлеге итеп карарга тиешләр иде Ә монда—үлән үсеп утыра торган буш кыр. галимнәр бер таш нигезне казып чыгарганнарда, эшне туктатканнар Әстерханнын урысныкы дип йөргән кремле астыннан да татар кабер ташлары чыга башлагач, эшне туктатып, ябып куйганнар иде Монда да шундыйрак хәл. ахры Ләкин без Чәрдәндә тиз генә дөресен белә алмабыз, мөгаен, могжиза белән башка җирлә базар хакында берәр борынгы чыганак тапсак кына инде
Шушыларны уйлап, мин Чәрдән кремле урынында шактый утырдым Жәйге йомшак жил. тынычландырырга теләгәндәй, битләремне сыйпап үтте, күзем елга аша жәелеп яткан урманга, урманнар аша күккә үрләгән кыя-тауларга текәлде... Колагымда Атилла улларының. Кара хан. болгар-татар морзаларынын гайрәтле авазлары янгырап киткәндәй булды, жирне—татар яугирләрснен ат тояклары тавышы, күкне азан моны күмеп киткәндәй тоелды Мин. гасырлар тәсбихен тартып, мең ел узганнарга, мен ел киләчәккә кизтем. Аллаһтан янадан бу жирләргә иман нуры иңдерүен сорадым, ил-жирне саклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылдым
Китәр алдыннан тагы бер тапкыр ялгызым гына Чәрдәнне әйләнеп чыктым Менә бу йортта 1888 елнын жәендә язучы Дмитрий Наркис (Нәркис?) улы Мамин-Сибиряк тукталган һәм бераз яшәгән Чәрдән төбәген, якын-тирәдәге авылларны өйрәнеп, ул дистәләгән хикәя, очерклар, тарихи күзәтүләр язып калдырган Бу як материалыннан файдаланып балалар өчен язган «Серая шейка». «Емеля-охотник». «Зимовье на Студенной» әсәрләреннән тыш. Мамин-Сибиряк Чәрдән тарихына караган «Старая Пермь». «Три кониа» хезмәтләрен дә ижат иткән Шулай ук анын биредә яшәүче әнисенә һәм сенелесена язган йөхзәзән хаты да бар. алар Мәскәүдә. дәүләт китаханәсендә саклана Шуларнын берсендә Мамин-Сибиряк Чәрдән якларында борынгы болгар шәһәре булганлыгын әйтә Үзе дә биредән ерак булмаган Висимо-Шайтански заводында туган әдип чукындырылган татарлар нәселеннән булса кирәк, шунлыктанмы, ул урыс булмаган халыкларга карата бик хәерхаклы. анын ижаты әле бу күзлектән чыгып өйрәнүне сорый
Менә хастаханә бинасы—анын икенче каттагы биек тәрәзәсеннән 1934 елнын жәендә шагыйрь Осил Мандсльштам сикергән. Аны «Мы живем. под собою не чуя страны» шигыре өчен Сталин палачлары кулга алалар һәм өч елга Чәрдәнгә сөргенгә сөрәләр. Башта—конвой астында күп көннәр поезд белән, аннан пароходта килеп алчыган. бөтен нәрсәдән өметен өзгән Мандельштам саташа башлый. \1 гел үзен атарга алып чыгып китүләрен көтә һәм алардан качу өчен тәрәзәдән сикереп, ку лын сындыра Анна Ахматова һәм Борис Пастернакның ярдәме белән, бу хәлләрдән сон анын сөрген урынын Воронежга алмаштыралар Әмма Мандезьиггамны сөрген срогы тулганнан сон. 1938 елнын маеда икенче гапкыр кулга алалар һәм ул шул елнын декабрь азагында Себер төрмәләренең берсендә үлеп кала Сталин аң» беркайчан да үзе турында язган шигырь юлларын кичерми
Мы *ч инс.м под собою не чкя страны Наши /н*чм М десять шагов не елышчы
А где хватит на полразговорца,— Там припамнят кремлевского горца.
Кызганычка каршы, Чәрдән жире бүген дә төрмәләр иле булып тора, иман китү белән, бирегә золым килә һәм үз халкына да китереп суга, хәтта урыс патшаларының нәселен дә биредәге зинданда юк итә. Чәрдәннән 45 чакрымнар төньякта Ныроб исемле бер бистә бар, шунда 1601 елнын көзендә, урыс патшасы Борис Годунов әмере белән, булачак патша нәселе вәкиле Михаил Романовны аяк-кулларын богаулап китереп ташлыйлар, чөнки Годунов бу нәселнең хакимияткә килүеннән курка. Михаил Романовны биредә базга ыргыталар һәм эт кебек, тимер чылбыр белән агач баганага бәйләп куялар. Ана өстән бик аз күләмдә ипи-су ташлыйлар, катып үлмәсенә утын ыргыткалыйлар, ә жирле халыкны чокырга якын килүдән тыялар. Алай да жирле халык бу бичара тоткынга ярдәм итәргә тырыша, шунын өчен аларнын барысын да тотып жәзалыйлар. Шушы коточкыч авыр шартларда Михаил Романов кыш чыга, 1602 елнын августында исә аны үз сакчылары буып үтерә, чөнки аларнын тизрәк Мәскәүгә кайтып китәсе килә. Романовны шул тирәдә күмәләр, ә инде Мәскәүдә хакимият үзгәргәч, сөякләрен шунда алып кайтып китәләр, ә Ныробта исә ул үлгән урынга чиркәү һәм часовня салып куялар.
Михаил Романовның өч потлы тимер богаулары бүгенгесе көндә Чәрдән шәһәренең крайны өйрәнү музеенда саклана. Әлбәттә, ана карарга да куркыныч, ул адәм баласы күгәрерлек түгел, әмма шушы богаулар бүгенгесе көндә дә табыну объекты булып торалар, аны килеп үбәләр, нидер сорыйлар, авырулардан тереләбез дип ышаналар. Биредә газап күреп үлгән «мученник» Михаил Романов хөрмәтенә фәнни конференцияләр, тәре йөрешләре үткәрелә, китаплар языла, фильмнар төшерелә. Гаҗәп ил инде бу—башта газаплап үтерәләр, аннан шуна табына башлыйлар. Югыйсә тәүбә итеп, шушы явызлыкларны башка кабатламаска гына кирәк бит инде Ныробта бүген дә зур төрмә бар, бу тирәләр хәзер «зона» дип атала. Чәрдәннән 100 чакрым ераклыкта, Соликамскида «Белая лебедь» дип аталган төрмә бар, анда гомерлеккә хөкем ителгәннәрне бикләп тоталар, Салман Радуевны шунда кыйнап үтерәләр
Минем Чәрдәнгә килүем дә мина каршы җинаять эше ачылган һәм мин «гаепләнүче» дип игълан ителгән вакытка туры килде, шуна күрә бу якларга прокуратураның махсус рөхсәте белән генә чыгып киттем. Шунлыктан, музей архивларындагы һәм китапханәләрдәге борынгы китаплар һәм кулъязмалар белән дә тиешенчә танышып өлгерә алмадым, кайбер тарихи урыннарга да барып җитеп булмады. Әмма мин биредә күргән кадәремнән дә бик канәгать калдым, чөнки татар тарихы буенча дөнья кадәр яңа нәрсә белдем!.. Мин биредә татарларга басып алучы явыз кавем итеп карауларын теләмим, ә үз җирендә, үз илен, телен һәм динен яклап көрәшкән төп халык итеп кабул итүләрен телим.
Шулай ук мин Казанда яки Пермьдә тарихи татар Чәрдәне темасына фәнни конференцияләр үткәрелүен телим, чөнки безнен д ат илләребез күп, хакыбыз зур. без дә бу җирләрдә үз каһарманнарыбызны күтәрергә тиеш. Тарихта 1430 еллардан ук билгеле булган, татар белән урыс арасында кулдан-кулга күчеп йөргән Соликамски шәһәре дә Чәрдәннең дәвамы кебек, ул үзе аерым өйрәнүне сорый Шунысы куанычлы, 100 мең урыс арасында яшәүче 500 милләттәшебез биредә «Кардәшләр» дип аталган татар-башкорт оешмасын төзеп куйганнар, инде менә ничә ел гөрләтеп Сабан туйлары уздыралар, концертлар күрсәтәләр! Чыгышы белән Кукмара районыннан булган Лотфия ханым Нургалиева үзенен шәхси кибетенең зур бер өлешен мәчет итеп биргән, аны рәсми рәвештә мөселман мәхәлләсе итеп теркәткәннәр, хәзер бу мәчеттә Лотфия ханымның улы Рөстәм хәзрәт Галимов имамлык итә. Заманында Явыз Иван бу шәһәрне татарлардан саклау өчен Мәскәүдән махсус икона җибәргән булган, әмма милләттәшләребез дүрт гасырдан сон булса да биредә мәчет ача алганнар, намаз укыйлар, башкаларга да Аллаһнын сүзләрен җиткерәләр. Мин ышанам, Чәрдәндә дә шулай булыр, иншаллаһ! Рөстәм хәзрәт Чәрдәнгә үзе барып кайтырга булды, ул анда татарларны да эзләп табар, аларга иманга кайтырга да ярдәм итәр дип уйлыйм.
Пермь шәһәренен татар милли-мәдәни мохтәриятендә дә Чәрдән хәлләре белән нык кызыксындылар, чөнки аларнын үзләренең дә Чәрдәндә булганнары юк икән. Үзе дә бу яктагы татарлар турында берничә китап язган Данир әфәнде Закиров һәм
милли концертлары белән Соликамски. Березники. Губаха татарларын уята алган талант иясе Әлфинур ханым Тюмисева Чәрдәнгә дә барып чыгасыларын әйттеләр Без Чәрдән хәлләрен Пермь шәһәре мәчетендә мөфти Хәмит хәзрәт Гәләветдиновка да сөйләдек, анын туганнары да шәхес культы елларында Ныробка сөрелгән булган. Красновишерски төрмәсендә үлгән икән. Кыскасы, ул елларда Чәрдән зонасына күп татарлар сөргенгә сөрелә, урман кисүләрдә үлеп кала, аларнын каберләре дә билгесез. Менә бу тема үзе әле аерым өйрәнүне сорый, бу тоткын татарларнын рухлары безнен килеп өйрәнүне һәм дога кылуыбызны көтеп ята...
Мәңгелек Атом...
Менә мин, килгән юлым буйлап, тагы мен чакрымнар ара үтеп, мен еллык тарихны кичеп, өйгә таба кайтып барам
Кама суы башланган җирдән—койган урынына кайтып барам Татар тарихынын башланган урыныннан—бүгенгесенә кайтып барам Тирә-якта—татар тарихы кебек ерып чыкмаслык кара урманнар, милләт фаҗигасе кебек төпсез сазлыклар, кыйтгаларны һәм чорларны урталай бүлгән Урат таулары Бу—минем Ана Ватаным, милләтемнең кендек каны тамган җирләр, ата- бабаларым кулларына кылыч алып саклаган мөкатдәс урыннар—Татар Иле
Урал тауларының ике ягында да кинәнеп җәйрәп ята ул—мен чакрымга мен чакрым сузылган...
Бу юллардан, мина кадәр, дөньянын хуҗасы булып, каһарман Атилла уллары, болгар Кара бик балалары. Чынгыз хан яугирләре узган. Казан. Себер. Әстерхан. Кырым ханнары мәйдан тоткан
Моны бар дөнья белгән, бар дөнья таныган, бар дөнья ТАТАР белән хисаплашкан
Бары тик XVIII гасырда гына. Петр патшанын теләге һәм Ломоносов кебек галимнәрнең тырышлыгы белән, татар тарихы талана башлаган, чөнки урысларнын үзләренә бөек тарих кирәк булган, һәм ул татар тарихы хисабына үзенә исем ясарга тотынган
XVIII гасырда яшәгән олуг швед биологы Карл Линней дөньянын килеп чыгышы, борынгы тарих белән дә нык кызыксынган һәм бу турыда үзенен хезмәтләрен язып калдырган Шуларнын берсендә ул туфаннан сон Нух пәйгамбәрнең көймәсе Котыпта, ягъни. Урал тауларының башланган урынында туктаган дип яза Шу на нигезләп, анын тарафдары Николай Карамзин, үзенен «История пхударства Российского» дип аталган хезмәтендә бу урыннар—монгол, тагар, чуд кабиләләренең Ватаны, дип яза
« Неиэмеримое пространство Северной Азии, огражденное Каменным Поясом /Урал таулары — Ф Б./, Ледовитым морем. Океаном Восточным. цспию гор Алгайских и Саянских—отечество племен Монгольских. Татарских. Чудских Там. на ГЛАВНОЙ ВЫСОТЕ ЗЕМНОГО ШАРА. было. как угадывал нсднхнн Линней. первобытное убежише Ноева семейства после гибельного всемнрного наводнении там воображение геродотовых современников искало ГРИФОВ. етерегуюших золото.» /Человек пршисл на Урал —Екатеринбург. 1998 —С. 13/
Урал тавының ике ягыннан төшеп, кыйтгалар буйлап таралган гатар кемнәргә генә канын, жднын. малын, данын бирмәде дә. нинди генә милләгләргә ашлама булмады! Һәм шуларда эреп сенде... Татар— заман ы нда үз боек күчәре тирәсеннән ычкынган һәм юньн буйлап адашып йөрүче мәңгелек атом ул... Әмма ул үзенен кемлеген белә, боек тарихын хәтерли, кан күзәнәкләрендә ул милләгнен асыл өлгесен—матрицасын саклый