Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ


КУТУЗОВЛАР. Александр Ярославович Невскийга «пруслылардан» килгән. Чуд
сугышынын танылган батыры Гаврилның турунының малае һәм Новгородлы Прокшанын
оныгы Федор Александрович Кутуздан (ОГДР IV. 31. V. 17). С. Б. Веселовский
(1969.484-485). ана ияреп ААЗимин (1980. 258). Федор Кутузнын XIV- XV йөзләрдә яшәгән
реаль шәхес икәнлеген әйтәләр. 1448 елда Василий Федорович Кутузов (ПСРЛ 25, 267) һәм
шулай ук башка Кутузовлар, шул исәптән төрки исемлеләре дә, мәсәлән, Булыга. Бурдук һ б.,
теркәлгән ( Веселовский 1974. 174). Н.А.Баскаков (1979. 92) фамилия төрки-болгар
кутуз-кутур «котырган* сүзеннән ясалган булырга тиеш, дип уйлый.
(Голенищев-Кутузовларны да кара).
ЛЕОНТЬЕВЛАР. 1408 елда Урдадан Рязань кенәзләренә чыккан Батур морза малаеның
туруны Леонтийдан (ОГДР IV. 30) XVI-XVII йөзләрдә Тамбов өязендә һәм губернасында
дворяннар, дьяклар, боярлар (РБС X, 226). Соңыннан—галимнәр, экономистлар (ЭС 1987,
703).
МАМИННАР. XVI йөзнен урталарында һәм икенче яртысында берничә Мамин билгеле,
ихтимал, Казан мохитеннән чыгучылардыр: 1554 елда Мамин Байгонь (Ма- мун Байгун)
Нагайга илче булган (Савва 1917, 171) һәм Боровскига яна күченгән Мамин Игнатий
Истомин (1596—Веселовский 1974. 193).) Фамилия мамун «яклана, саклана торган» дигән
гарәп-мөселман сүзеннән ясалган (Гафуров 1987, 162).— Нәселләреннән танылган язучы
Мамин (Сибиряк) Дмитрий Наркисович чыккан, әтисенең исеме (Нәркиз) дә төркиләрдән
булганлыкларын күрсәтә.
МИНИННАР. Билгеле булганча, «мин* ыруы кыпчак-урда нәселләренең ин
атаклыларының берсе һәм аннан күп кенә танылган Урда кешеләре, мәсәлән. Урда кенәзе.
Мәскәү «даругасы» Мин-Булат (ПСРЛ 25. 249) Бу нәселдән чыкканнар Мининнар яисә
Минчаклар булып киткәннәр.
МУСИННАР—ПУШКИННАР. ОГДРда (I. 17; IV, 22) фамилиянең 1118 елда Руська
күчкән Муса исеменнән ясалганлыгы әйтелгән. С Б Веселовский (1969. 39-87) һәм
А.А.Зимин (1980. 162-165) бу дата белән ризалашмыйлар. Беренчесе. Пешковлар һәм
Сабуровлар (к.) белән тугандаш Мусин-Пушкиннар XV йөзнен икенче яртысында яшәгән
Михаил Тимофеевич Муса Пушкин белән бәйле дип карый (Веселовский 1974, 208). Бер үк
вакытта Мусиннарның башка ырулары булу мөмкинлеген дә әйтә, мәсәлән: 1569 елда
Новгородта теркәлгән Дмитрий Мусин—
Дәвамы. Башы 5. 6, 8, 9. 11 саннарда.
Телегин ыруы Мусин-Пушкиннар А. С Пушкиннын туганнары, соныннан—галимнәр,
язучылар, Казан губернасының генерал-губернаторы
НАРБЕКОВЛАР. «Нарбековлар нәселенең башы Ибраһим морза (чукынгач Илья исеме
бирелгән) Олы Урдадан Бөек кенәз Васил и и Васильевичка чыккан һәм зур биләмәләр белән
бүләкләнгән.*—дип язылган ОГДРда (IV, 45). 1551 елдан дворяннар итеп язылганнар. С.Б
Веселовский (1974, 212-213) фикеренчә, Нарбекоатарнын нәселе XV йөз уртасында яшәгән
татар морзасы Бәһрим улы Дмитрий Ильич Нарбектан башлана. Нарбековларда сонрак та
төрки исемнәрен саклаганнар к Шандан, Чуаш һәм Юмран Нарбековлар. Акинфовлар.
Державиннар. Теглевлар белән туганлыкта.
НАРЫКОВЛАР. XVI йөз урталары тирәсендә Казандагы мәшһүр кенәзләр фамилиясе
(ПСРЛ 29. 28). 1546 елла Чура Нарыков белән энесе Шах Галине Васильсурскта каршы
алганнар (ПСРЛ 34, 27). 1546-1552 елларда Нарыковлар Казан тормышында күренекле роль
уйнаганнар 1551 елда Чура Нарыков Иван 1Уне тыңламаганы өчен «кыйналган*, ә энесе
Алексей морза Нарыков 1552 елда Иван Гроэныйга хезмәткә күчкән (ПСРЛ 29. 12. 47-49. 146,
170) Нарыкоатар шуннан киткәндер, мөгаен
НАРЫШКИННАР. ОГДРда (II, 60) Нарышкиннарнын 1463 елда Бөек кенәз Василий
Васильевичка чыкканлыклары язылган. XV-XV1 йөзләр арасында Нарышкиннар христиан
диненә күчәләр, ләкин үз фамилияләрен саклап калганнар Иван Иванович Нарышкин 1552
елда Казан янында үтерелә (Веселовский 1974, 213). XVI йөзнен икенче яртысында да
Нарышкиннар төрки дөнья белән бәйләнешләрен саклыйлар, моны аларның исемнәре раслый
1564 елда Яныш Нарышкин. ә 1573 елда Нарышкин Мурза Яныш улы теркәлгән (Веселовский
1974. 207, 381), Россия тарихында Нарышкиннар дипломатлар, декабристлар буларак һәм
Алексей Михайлович патшанын Наталья Кирилловна Нарыизкинага өйләнүе белән мәгълүм.
НЕГ1ЛЮЕВЛАР. XV йөз башында яшәгән һәм «пруслардан* Александр Невскийга
чыккан легсндар Гланд Камбил нәселеннән булган Федор Иванович Нсплюй-Кобылиннан
(ОГДР IV, 9; Веселовский 1974, 218. Зимин 1980. 177-179) Төрки чыгышлы Колычевлар,
Стеребссвлар, Кобылиннар (к.) белән туганлыкта
ОГАРЁВЛАР. Алтын Урдадан Александр Невскийга чыккан һәм чукынганда
Пантелеймон исемен алган Котлымәмет Огар морзадан (ОГДР V. 20. БК II. 6) XVI йөздә
билгеле булган Огаревлар 1506-522 елларда дьяк Андрей Владимирович. XVI йөз уртасында
Яков Афанасьевич Елман-Огарев (Веселовский 1974. 108, 227). Федор Огарев 1537-1538
елларда Иван 1Унен Казанга илчесе (ПСРЛ 29, 29) Н А Баскаков (1979, 172-173) фикеренчә.
фамилия төрки огар «биек* сүзеннән ясалган А.И.Герценның дусты Н Г1 Огарев та шушы
нәселдән
ПАВЛОВЛАР. Дмитрий Донскойга хезмәткә күчкән Алтын Урда морзасы Осланнын
(Арсланның) Павел исемле улыннан (ОГДР Ү. 28. БК II 101) Арссньевлар. Ждановлар,
Ргишевлар, Сомовлар (к ) белән туганлыкта \\ I йөздә Павловлар арасыннан казаклар Федка
һәм Трукан (ПСРЛ 29. 230-250). 1Һ46 елда Казанда тагарлар эше буенча подъячий Кузьма
Павлов билгеле (ПКК. 116) Батар барысы да—төркиләр белән нинди дә булса бәйләнешнең
саклануы.