Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Рифат Сәлах
Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елнын 8
июлендә Татарстанмын Буа районы Яна Чәчкап авылында
эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә Үз авыл-
ларында урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм
2004—2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик
факультетында белем ала.
Р. Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук
кызыксына Унынчы-унберснче сыйныфларда белем алганда,
район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм
әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша
Ул 2004 елдан актив ижат итү белән шөгыльләнә Казан
дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-ижат берләшчәсендә
чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе
була Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы
«Тәрәзә»нс чыгаруда катнаша 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мохәррире
урынбасары булып эшли Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм
министрлыгының «Идел* яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы-2005*
конкурсында шигърият буенча беренче урынга. «Иделем акчарлагы—2006*да «Гран-
при*га. Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының ижат
бәйгесе «Шигъри Сабантуй —2006»—икенче. «Шигъри Сабантуй—2008»дә беренче
дәрәҗәдәге дипломга лаек була Шигырьләре матбугатта даими басыла Шул исәптән,
безнең «Казан утлары» журналында да берничә мәртәбә шигырь бәйләмнәре дөнья
күрде. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Күнел бөртекләре» дип исемләнгән
беренче китабы, быел исә «Яшел ай* исемле икенче китабы чыкты Яшь шагыйрьмен
иҗатын хуплап һәм ышаныч белдереп, иҗаты турында Р Батулла. 0 Рәшит,
Р Зәйдулла һәм башка әдипләр матбугатта да үз фикерләрен әйттеләр
Үткән елның ахырында Рифат Гали улы Сәлахов Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
итеп кабул ителде
Хәзерге вакытта Рифат Сәлах «Идел» журналында бүлек мөхәррире булып эшли