Бер сорауга—бер җавап
—2009 елмын кытлык-кризис елы буларак тормышыбызга
тәэсире шактый озак сиздерер әле. Ул сезнен өчен дә
кырыс булдымы, гомумән, ничек кичердегез?
Мөдәррис ВӘЛИЕВ, * Мәгариф» нәшрияты директоры:
— Илдә өстенлек ала баручы сәясәткә мөнәсәбәт белдергән булып, «кыю» фикерләр
өстисем килми Милли мәгариф һәм мәдәният мәйданындагы хәлләр һәркайсыбызнын
бавырында утыра. Кем әйткәндәй, кар өстендә кайсы тәпие өшегәнен каз үзе генә белә. Шуна
күрә 2009 елга нәшрият «каланча»сыннан гына күз ташлау да бик җиткән мина дип уйлыйм
Дөресен әйтим, елнын 365 тәүлектән торганлыгын гомеремдә беренче тапкыр сиздем, һәр
таңда жәя җебе кебек тартылган уйлар белән уянып, шундый ук киеренке халәттән чыкмаган
көе төнгә керә торган ел булды Узган еллардагы сыман, киләчәккә карап, ижади планнар
корып эшли-яши алмадык. Фикер-идеяләр чишмәсен барыбер томалап булмый ул. Әмма Әзер
килеш, бастыруны көтеп ятучы китаплар киштәне генә түгел, җанны баса..
Шуна да карамастан, әле бар-булганына шөкер итәм: ирешелгән кадәресен саклап калдык
шикелле. Болай расларга беркадәр нигез дә бар быел 160 исемдәге китапка юл ачарга
җыенабыз Былтыр 170 иде Гомуми тираж 740 мен тирәсе булачак Чагыштырып карау өчен:
былтыргысы—752 мен данә Узган елларда Россиядәге ин эре 100 нәшриятның икесе
башкортның «Китаб*ы белән безнен «Мәгариф» иле (Әлеге рейтинг ел дәвамында
башкарылган хезмәт күләменнән чыгып төзелә). Алга таба ул дәрәҗәне саклап калырбызмы'
Килешәм, сан безгә генә бәйле түгел Үзебездән торганы, ягъни сыйфат ягы да аксамады
дип уйлыйм Бу—әлбәттә, талантлы авторларыбыз һәм булдыклы хезмәттәшләрем ирешкән
нәтиҗә
Быелгы шартларда «Идел-Пресс* басмаханәсенен ярдәме бәһалап бетергесез зур булды
•Татмедиа* агентлыгы, Мәгариф һәм фән. Мәдәният министрлыклары аша республика
җитәкчелегенең яклавын тоеп эшләдек Дәүләт Советындагы «үз» депутатларыбыз да
ташламады
Барчасына чын күңелдән рәхмәт'
Билгеле булганча, безнен эшнен асылын дәреслекләр билгели Мәскәу нәшриятлары белән
хезмәттәшлектә «Диннәр тарихы* кебек федераль басмаларны да, татар галимнәре язган
оригиналь дәреслекләрне дә яратып әзерләдек Проблемалар юк түгел Ләкин минем фикерем
шундый проблемаларны кемдер «тудыра*: кемдер лларны «күтәреп чыга»; безгә исә ул
проблемаларны хәл итәсе генә кала
«Мәгариф* нәшрияты җитештергәннең гадәттә дурттән бере—әдәби һәм фәнни китаплар
Алар—безнен «төп эштән тыш төп эшебез* Дәүләт ярдәменә авторлар белән бергә үз
тырышлыгыбыз остәлмәсә. мондый тор басмаларны санарга быел, бәлки, кул бармаклары да
җитәр иде Ә бит арада шактый саллылары бар' Әйтик.
ике томны тәшкил иткән (мен битле!) Тукай шигърияте сүзлеге... (Ул нәшриятның 2000 нче
китабы да булды.) Шулай ук тарихта беренче тапкыр эшләнгән татар мифологиясе сүзлеге..
«Культура России* дигән федераль программага ил күләмендә сайлап алыныр дәрәжәгә
ирешмәсән, аларны чыгару кыенрак булыр иде. мөгаен. Татар ПЕН үзәге кәсебенә
керешкәнгә генә, ел башында—«Татар акылы»нын инглиз телендәге варианты, җәй
ахырында Әмирхан Еникинең 100 еллыгына «Биектән карап...» җыентыгы нәшер ителә алды
Аерым шәхесләр башлап йөрмәсә. Фатих Кәримнең 100 еллыгына ике томлык сайланма
әсәрләрен (бер ай эчендә!) әзерләп чыгару мөмкин булыр иде микән. . 10 мен татар гаиләсе
алдагы Яна елны да өй түренә традицион «Татар календаре»н элеп каршылый,—бусын үз
көчебез белән саклап калдык... Мактанып түгел, куанып әйтү: «Казанский педагогический
журнал» дигән. Россия фәнни мәйданында абруйлы басманы чыгару шулай ук «Мәгариф»
нәшриятының мөмкинлекләре турында сөйли
Шәхси тормышны казна эшеннән аерып булмаса да... Ел дәвамында бераз
язгаладым-сызгаладым. Студентларым белән (Казан дәүләт гуманитар-педагогика
университеты) үткән уку елын төгәлләп, янасын башлап җибәрдек. Алар, нәшрият
коллективы кебек үк. «үз гаиләм» инде.
Гаилә дигәннән, быел кече кызыбыз Гөлназ кияүгә чыкты Аларнын чакыруы белән
Берлинда, Парижда кунак булып кайтырга туры килде. Айсылуыбыз, 2009 елны каршыларга
өч кенә көн кала, беренче оныгыбыз—Ләйләне алып кайткан иде. Бу ел шундый куанычлы
мәшәкатьләре белән дә истә калды.
Тагын. «Аккош күле*ндәге бакчабызда—бездә генә түгел, барча күршеләребездә—
алма ишелеп уңды. Алма елы булды бу!