Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары
Бу ике авыл Аксубай районына керә. Иске Ибрай район үзәге Аксубайдан—13, Яна
Ибрай исә 25 чакрымда урнашкан
Бер тарихи чыганакта (XIX йөз) әлеге авыллар телгә алына. Икесендә дә 2500дән артык
татар яшәгәнлеге, 2шәр мәчет һәм борынгы шәһәрлек урыннары булу ассызыклана.
Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан сон. халык изүдән һәм
чукындыру сәясәтеннән котылу максаты белән урман-сулы урыннарга таралышкан Нәкъ
шушы чорларда Ибрай авыллары да нигезләнгән.
Аксакаллар сөйләвенә караганда, Иске Ибрай элек урман буендагы бер калку жиргә
утырган булган. Хәзер ул урында каберлекләр саклана. Анда татарлар һәм чуашлар яшәгән.
Татар каберлеге суның ун ягында, ә чуашныкы сунын икенче ягында урнашкан.
Авыл урынында элек зур урман булган. Урман арасыннан тирән, чиста, саф сулы Кече
Сөлчә елгасы аккан. Шул елганын төньяк ярында авыл оеша, ә көньяк ярында сазлык булган.
Әле хәзер дә әрәмәдә берничә урында сазлык бар һәм ул шактый гына мәйданны алып тора.
Авылга ин беренче булып Ибрай исемле кеше нигез салган, авыл ла анын исеме белән
аталган. Шуннан сон бирегә халык шактый күпләп күчеп утыра
Килеп утырган халык урман төпләп басу-кырлар ясаган
Табигать шартлары яхшы булганга, хуҗалыклар һәм кешеләр саны да бик тиз арта.
Ләкин сәнәгать үзәкләреннән ерак торганлыктан, авыл сәяси һәм мәдәни яктан шактый артка
калган була.
Авылга беренче мәртәбә пыялалы лампа 1867 елда, ә тимер сабан 1900 еллар тирәсендә
генә алына
Авылда натураль хуҗалык өстенлек иткән, хуҗалыклар үз продуктларын читкә аз
чыгарган һәм читтән дә аз керткән.
1913 елда авылда 700ләп хуҗалык булган һәм авылның бөтен байлыгы байлар кулында
тупланган. Авылдагы 2 су тегермәне. 2 җил тегермәне, бодай һәм тары яргычлар, уру, сугу
машиналары да алар кулында булган.
Авылдагы 700гә якын өйнен Юсы калай белән, ә калганнары салам яки чыбык белән
ябылган.
XX гасыр башына авылдагы мәхәлләләр саны бишкә җиткән, һәр мәхәлләгә үз мәчете
хезмәт күрсәткән.
Анын берсе, хәзерге яңа балалар бакчасы урынындагысы, урталык мәчете яки баш
мәхәллә дип аталган. Ул 1936 елгы янгында харап булган.
Дәвамы. Башы 2006 е лның бнчы санында. 162
Чавал мәчете беренче мәхәллә дип аталган Бу мәчетнен манарасы 1943 елда киселә һәм
анда намаз уку туктатыла. Ул 1949 елга кадәр склад булып хезмәт итә 1949 елда урта мәктәп
ачылгач, чит авыллардан килеп укучы кыз балалар өчен интернат булып тора. Мәчет 1960 елда
сүтелеп, мәктәп йортына күчерелә һәм остаханә итеп җайлаштырыла.
Икенче мәхәллә мәчете агач кибет янында, хәзер яна мәчет салынган урында була. Сугыш
башлану белән аны башлангыч мәктәп итеп файдаланалар 1983-84 уку елына кадәр бу бина
мәктәпнен филиалы булып хезмәт иткән Анда Чават очы. Түбән оч, Тимерәй очы балалары
башлангыч белем алганнар. 1984 елда таш мәктәп төзелгәч, аны сүтеп утын итеп якканнар.
Өченче мәчет Тимерәй урамында булган. 1955 елга кадәр ул да мәктәп хезмәтен үтәгән.
Монда Тимерәй урамы балалары 2 класска кадәр белем алганнар Аларны читтән килгән
Мафруза исемле хатын укыткан Бу бинаны 1955 елда сүтеп, больница йортына күчерәләр һәм
ул участок больницасы булып тора. Соныннан аны да сүтеп кирпеч заводына утынга
ташыйлар
Дүртенче мәчет сугыш елларында һәм 1950 елга кадәр «Партизан» колхозы идарәсе
булган. Анда колхоз бухгалтериясе эшләгән. 1950 елда аны сүтеп өч класс бүлмәсе ясап
куялар. 1983 елга кадәр биредә балатар укый
Бу биш мәчетнең дә манаралары 1943 елда, төнлә киселә Бер кисүченен кем икәнен халык
белә, ә 4се чуашлар булганын халык бер буыннан икенчесенә әйтеп, колакларына салып
калдыра
Хәзерге вакытта авылда 4 мәчет эшли Халык аларны Чавал мәчете. Урталык һәм Түбән оч
мәчетләре дип йөртә Аларнын икесе ике катлы, икесе 1әр катлы. Алар бик матур итеп
җиһазландырылган
Авылда элек 2 бүлмәле мәдрәсә эшләгән Ул хәзерге идарә каршындагы күл буена
урнашкан була. Монда егетләр генә белем алган. Аларны баш мәхәллә мәчете мулласы
Вәлимөхәммәт мулла укыткан
1927 елда мәктәп төзелгәч, барлык балалар да зур мәктәптә укый башлыйлар, кечкенә
мәктәпләр бетерелә 1949 елда ул урта мәктәп итеп үзгәртелә Берничә авылга бер генә мәктәп
булганлыктан, монда күрше авыллардан да балалар килеп укый
Авылда оешкан колхозда беренче рәис булып Сөләйман Мотыгуллин эшли
Иске Ибрай авылы бик матур урынга урнашкан. Авыл тирәсе урман Аерым урыннарда
зирек, карама агачлары күп булып үсә.
Авыл тирәсендә елга-инеш. чишмә-кизләүләр җигәрлек Кече Сөлчә (халык аны Инеш дип
атый) авылнын уртасыннан ага. Хәзер ул саеккан, суы да саф, чиста түгел инде. Ул Олы
Сөлчәгә кушыла.
Урманнар авыл тирә-юнендә шактый, исемнәре дә кызыклы Таш аланы. Пузырь,
Ыштансыз чирәме. Кыек фартал. Алан башы. Чавал башы. Калиновка урманы. Каенсар һ. б
Ташбилге каберлегендә ике изге кыз мәете күмелгән дип сөйлиләр
Авылда 3 катлы гаш урта мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы эшли 1970- 80 елларда
мәктәптә уку елында 1200 дән артык бала белем алган Хәзер сл саен 300 тирәсе бала укый.
Авылда медпункт, больница, аптека, берничә кибет халыкка хезмәт күрсәтә.
Хәзер Иске Ибрайда 700ләп йорт исәпләнә. 2000ләп кеше яши
Авылда Керәшен очы дигән урам бар Чукындыру сәясәте вакытында авыл халкы
чукындырылган булган. Хәзер авылда татарлар гына яши )лек анда чуашлар да яшәгән Алар
икенче урынга күчеп киткәннәр һәм чуаш авылына нигез салганнар.
Авылда ике зират бар Берсе Акан тегермәне янындагы зират дип. икенчесен Оч зираты
дип атыйлар Зиратларны авыл кешеләре яхшылап карап тора, һәр сл саен өмә була, зират
чүп-чардан чистартыла.
Иске Ибрай авылыннан ерак түгел Яна Ибрай авылы утырган Аны беренче
нигезләүче кеше, халык сөйләве буенча. Иске Ибрай авылыннан булган
в*
Яна Ибрай авылын икенче төрле Чәтрән дип тә йөртәләр.
Авыл оешу вакыты XVI гасыр ахырына—XVII йөз башларына туры килә. Чәтрән башта
бик кечкенә булган. Ин якын урыс авылы жиде-сигез чакрым ераклыкта урнашкан. Алар да
калкулыклар, урманнар аръягында. Бер вакытта да чиркәү чаңнары тавышы Чәтрәнгә килеп
җитмәгән. Монда торган кеше гомерендә дуңгыз күрмәгән. Әллә ничә елга бер адашкан
дунгыз килеп керсә, бүре үтергән кебек, малайлар аны күсәкләр белән кыйнап үтергәннәр.
Авылда бер генә урыс—тимерче яшәгән. Ул татарча бик оста белгән. Старшина—чуаш, ул да
татарча белгән.
Чәтрәннен ул замандагы мужигы искиткеч авыл сөйгән, читкә чыгып йөргән кешегә
җирәнеп караган.
Яна Ибрай халкы җыелма була. Ана Яна Чишмә районының Чертуш авылыннан тагын
бер нәсел килеп утыра һәм алар ишәеп китәләр
Христианлаштыру сәясәте вакытында авылнын бер өлеше чукындырыла. Керәшен
татарларының зираты аерым була һәм алар яшәгән урам да Керәшен очы дип йөртелә.
Соңыннан аларнын барысы да мөселманлыкка чыгып бетәләр. Авылда тагын Кыргыз очы
урамы бар. Авыл халкы эш беткәч кыргыз якларына акча эшләргә бара торган була. Дуңгыз
атавы урамында исә күрше рус авылы кешесе дуңгызын килеп тапкан һәм шуна күрә урам
дуңгызга мөнәсәбәтле булып калган. Су тегермәнен эшләтә торган авыл кешесе тегермән
буасыннан авыру аккошны тотып өенә алып кайтып тәрбияләгән һәм ул яшәгән урам Аккош
урамы дип атала башлаган. Челтер чишмә урамы дигән атама, әлбәттә, урам янындагы суда
күпләгән чишмәләр челтерәп акканга кушылган.
XX йөз башында Яна Ибрайда ике мөстәкыйль мәхәллә була. Яна Ибрай авылы
кешеләренең күпсанлы булуы авыл халкын яна мәхәллә төзү үтенече белән губерна
идарәсенә мөрәҗәгать итәргә этәрә. 1898 елнын ноябрендә Казан губерна идарәсе төзеләчәк
өченче гыйбадәтханәнең проектын раслый.
Авыл халкы телендә «ч», «ж» урынына «ц», «з» авазлары актив кулланыла. Мәсәлән:
«Цирмешән», «кецкенә», «цегендер», «пецән цапкан вакытлар», «зыен* (җыен урынына),
«Цаллы» елгасы һ. б.
Авыл халкының беришесе озын, нәзек, зәңгәр күзле, ак йөзле, чәчләре сарырак.
Икенчеләре кыскарак буйлы, зәнгәр-соры күзле, аксыл йөзле.
Авылда морза нәселе дә бар. Шадиевлар нәселен морзалар дип сөйлиләр, ул нәсел Яна
Кармәт авылыннан килгән. Авылда аю бабайлар нәселен дә морзаларга бәйләп сөйлиләр.
Алар таза, эре гәүдәле.
Авылда урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, медпункт, балалар бакчасы, элемтә
үзәге, кибетләр эшли. Мәктәп гимназия итеп үзгәртелгән һәм ана профессор Мансур
Абдрахманов исеме бирелгән. Гомере буе Казан университетында укыткан мөхтәрәм шәхес
исемен авылдашлары шулай мәңгеләштергән
Дәвамы киләсе саннарда.