Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРГАМАГЫН ТЫЙМЫЙ ҖАЙДАГЫ...


Янмасын дип, ярсу аргамагын Тыйган кебек кайчак жайдагы, Гомер узган саен ешрак ззлим Йөрәгемне тыяр чаманы:
Өлкәнәйдең дими, тели һаман Элеккечә янып йөрергә...
Иә, шаярма, җитте, тилекәем, Калуың бар юкса күмергә.
Оныттыңмы әллә табибларның Катлы катлы биргән сабагын:
«Сиңа хәтта артык көенүнең дә. Артык сөенүнең дә зарарын!..»
Шуңа тыям сине,
Тик, җанымда Шигъриятем канат кагынса. «Зарарлы»лар һәм «ярамый»ларның Онытыла никтер барсы да.
һәм яңадан ярсу аргамак мин,— Йөрәк кагып атылам бәйгегә. Җилне түгел. Әҗәлне дә узам. Килгәнмен күк Җиргә мәңгегә...
Шамил МАНПАПОВ (1938) шагыйрь, прозаик, публицист. яТамырщ». »дти урчаны». «Ондз/г ншш ир» һ 6 егермег.» якын китап авторы Тата/ч тан чхһният минштрлы/ы һ>ч Ян/чылар берлегенең һ Такташ исемемдме лЫи пречиясе лауреаты. Камнда яши
Хыял һәм чынбарлык
Төнге күккә карыйм,
Биеклектән
Сызылып-сызылып йолдыз атыла;
Метеорит
Хыялында йөрткән
Сөйгән Җиренә шулай ашкына...
Ераклардан зәңгәрлеге белән Сокландырган Жирне—якыннан Күргәннән соң, Галәм алиһәсе Ниләр уйлар аның хакында?
Сизмәсме ул, чынбарлыкны күргәч,
Алсу хыялының алдавын?
Ничек кичерер Җирнең куенында Кайнар тәненә салкын сарганын?
Сизмәсме ул Җирнең тыштан гына Салкын булып, эчтән янганын?
Метеориттан гына түгел, кешедән дә Җирнең бик күп яра алганын Күкнең алиһәсе аңлармы?
Кылган гамәлеңә, Метеорит,
Хәзер инде үкен-үкенмә,
Теләсәң дә,
Ычкыналмассың син Жирнең көчле тарту көченнән.
Кавышкансыз икән, инде сезгә Бу Галәмдә уртак юл кала:
Хыял хисен югалтмаган хәлдә.
Бергә очу,
Кыен булса да...
Наис Гамбәрнең соңгы төше
Кайтыг/к әле. Наис. Мөслимгә бер..
Зөлфәт
УЛ кайтырга чыккан, имеш,
Күптән
Сагынып көтә аны Уразмәт.
Җәяү кайта, җанга шундый рәхәт,
Яланаяк атлый, юл әйбәт...
Җигүле ат аны куып җитте,
Карасана, Зөлфәт утырган:
«—Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә...»—дип,
Елмаеп кул болгый дустына.
—Зөлфәт! Атың туктат!
—Туктаталмыйм,—
Дилбегәсе аның язмышта...
Җәяүләп кайт,
Бу арбага әле.
Утырырга, Наис, ашыкма...
Һе, дус, имеш... Утыртмый да үзе... Әйтерсең лә урын тар анда...—
Зөлфәт рөхсәт итмэсә дә, Наис Куып җитеп сикерә арбага, һәм шул вакыт күрә:
Алда—бушлык!
Оча алар икәү упкынга!
Очу шундый рәхәт икән ласа,
Рәхәтлектән йөрәк кысыла.
Очу рәхәт... Тик озакка бармас...—
Бу—өн түгел бугай, төш кенә...
Мәңгелекнең арбасында килеш Очар алар, очар—Мөслимгә...
Авыру сызмалар
Ник тавышы моңлы, динсең. Кулларымдагы сазның? Ямаган чакта—авырдым Авырган чакта—яздым
Сиздермичә уза икән гомер,
Азаялар дуслар, дошманнар...— Сиздермичә урап ала икән Дошман явы кебек сырхаулар.
Ләкин барыннан да кыены шул:
Җанда арта сагыш хисләрең,
Газиз кешең китеп,
Язмыш сине
Ялгызлыкка дучар иткәне.
Жанны нурлап торган сөю шәме Сүнәр-сүнмәс тетри күңелдә.
Яшәүме бу, әллә җан саклаумы?—
Ниләр көтә калган гомердә?
Яшисе дә килми, үләсе дә,—
Билгесезлек никтер куркыта.
Бер киткәч бит кире кайтулар юк,—
Соңгы чиктә сине шул тота.
Фани бу дөньяда бар да уза.
Берәүгә дә мәң1Ч* кал> юк.
Сырхаулардан дарулар бар,
Ләкин
Яшьлегеңдә калган Мәхәббәттән һәм картлыктан сына дару юк...
Вакытлыча гына...
Шифаханә.
Колач җитмәс нарат егетләре,
Зифа буйлы каен кы • лары Өстән карап мине сәламләде,
Каен кызы кулын болгады.
2. .К У . М 11
һава әйбәт, туфрак ашламалы,
Таза булып шуңа үскәннәр...
Сугыш гарасаты, ризык җитмәү Без үсәсе буйны кискәннәр.
Хәзер ризык җитә.
Ләкин менә
Сәламәтлек кенә чамалы.
Яңгырның да шифалырак була Вакытында килеп яуганы...
Ә шулай да рәхмәт табибларга,— Дәвалыйлар төрле сырхаудан.
Дөнья җәннәтендә яшик әле, Вакытлыча гына булса да.
Вакытлыча гына бирелгән шул Өч атналык кына юллама.
Хәер, үзебез дә вакытлыча Килгәнбез ич фани дөньяга...
Без китәрбез.
Мәгәр булмаячак Җир-җәннәтнең бушап торганы: Килгәннәрне мәңге каршы алыр Нарат егете, каен кызлары...
Чикләнмәгән дөнья—җаннарга.
Үлем фәрештәсе—Газраилдан Нигә куркынабыз икән без?— Мәңгелектән Җиргә килгәнбез дә,
Янә шунда гына китәрбез...
Ходай биргән гомерләрен яшәп,
Китеп барган бөек ханнар да,
Китеп барган хәтта пәйгамбәрләр.
Без соң шәбрәкмени алардан?!
Гарештәге күпме җаннар әле Чираттадыр Җиргә килергә:
Гомер чигенә җиткәч, без тиешле Ул җаннарга урын бирергә.
Ходай иҗат иткән бу дөньяны Алар да бит тиеш күрергә...
Балаларга, оныкларыбызга Калдырырбыз барын җәлләми.
Ходай биргәненә разый булып, Татысыннар дөнья ямьнәрен.
Тормыш сиратларын узганнан соң, Мәңгелеккә китәр алар да...
Җирдә—урын чикле,
Ә Галәмдә
Чиксез дөнья—сансыз җаннарга....
Яңгырлы көздә
Күкнең төбе тишелгәнме—
Коя да коя яңгыр.
Хет яңгырга сусап язган Шигырьләреңне яндыр!
Кабул итми суны туфрак, Күлдәвекләре тирән.
Әйтерсең Жир карый Күккә Яшьле күзләре белән.
Үзе үстергән уңышны Егып черетә яңгыр,
Үзенә булган хөрмәтне Агызып китә яңгыр.
Кайда йөзгән бу болытлар Коры җәйдә, кирәктә?
... Соңлап кабул була, ахры,
Без теләгән теләкләр.
Минем хисләр дә ярыма Шулай соңлап җитәрме,
Зарыгып көткән назларым Аны гарык итәрме?..
Күңелсез уйлар кузгатып,
Коя да коя яңгыр.
Хет назларга сусап язган Шигырьләреңне яндыр.
Әй, балалар...
Белмисезме: фани бу дөньяда Кунак кына ласа һәммәбез? Тыңлагызмы олыларның сүзен: Сабыйлыкта без җәлләдек сезне. Карыйлыкта безне җәлләгез.
Шәфкатегс I. җан җыльныз җитә, Кирәк түгел безгә әлләни.
Бәла каза китермисез икән. Шушы—
Иң мөһиме Безне җәлләүнең...
Ата-ана өчен иң кыены—
Бала хәсрәтләре булмасын.
Форсат барда алып калса идегез Шушы газиз кешеләр догасын.