Логотип Казан Утлары
Публицистика

2010 ЕЛДА ДИНИ БӘЙРӘМНӘР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР

(мөселман ай календаре буенча
1431-1432 һиҗри еллар)
I гыйнвар (жомга)—Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн
(310 нчы һижри. 922 нче милади ел).
16 гыйнвар (шимбә)—Сәфәр ае башланган көн
26 февраль (жомга)—Мәүлид бәйрәме Ин зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд
пәйгамбәрнең туган көне Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә Бу вакытта мәчетләрдә
вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм
фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
13 июнь (якшәмбе)—мөселман календаренда изге саналган Рәжәб аенын беренче көне Бу
айда Ибраһим пәйгамбәрнен. Гайсә пәйгамбәрнең ту ган көннәре һәм башка истәлекле көннәр
билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаж. гомрә хаҗы кылына
17 июнь (пәнжешәмбе)—Рәжәб аенын беренче җомгасына каршы кич—Рәгаиб кичәсе
дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнен әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә
алу кичәсе дә.
8 июль (пәнжешәмбе) —Мигьраж кичәсе Мөхәммәд пәйгамбәрнен Мәккә шәһәреннән
Иерусалимга һәм аннан жиле кат күккә—Аллаһы Тәгаләнен тәхете янына кылган могжизалы
сәяхәте Мигъраж уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
13 июль (сишәмбе) -дүрт изге айнын берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче
ай—Шәгъбан ае башлану көне
26 июль (дүшәмбе)—Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» Бәхет һәм һәртөрле
уңышлар, изгелекләр инә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнен изге
гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә атып, кешеләрнең язмышы
турында карар кабул итә
II август (чәршәмбе) -чират изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн Рамазан аенда ин
кадерле кичә—Кадер кичәсе
9 сентябрь (пәнжешәмбе)—Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме
15 ноябрь (дүшәмбе) - Гарәфә көне Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы
Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне
16 ноябрь (сишәмбе)-Гайлел-Әдъхә. Корбан бәйрәме Ин зур мөселман бәйрәме Ураза
тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам игә Бу
кон Татарстан Жөмһүриятсндәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән
17,18,19 ноябрь (чәршәмбе, пәнжешәмбе, жомга)-Тәшрикъ көннәре Бу көннәрдә
мөселманнар фарыз намазларын укыганнан сон. Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр
әйтәләр.
7 декабрь (сишәмбе) 1432 ел. яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн Бу айда
күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына
16 декабрь (пәнжешәмбе) -Гашура бәйрәме Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнен ун пәйгамбәренә
күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнен оныгы Гали
хәлифәнен улы Хөсәенне (626-680) җәзалап утерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап,
ураза тота