ЮБИЛЕЙЛАР
Илдар Зариповка 70 яшь
Булачак рәссам 1939 елны Казанда туа Ягодный бистэсе-ташпулат йортлар
янәшәсендә авылча йортлар рәте дә тезелеп киткән. Менә шундаг ы йортларнын
берсендә, ишле г аиләдә хыялый малай яши. Кулына карандаш ала да рәсемнәр ясау
белән мавыг а
Еллар үтә. Казан сәнгать училищесында укыг аннан
сон ул. мәртәбәле конкурс аша узып. В Суриков
исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институты ишекләрен
ачып керә.
Бүгенге көндә Илдар Зарипов иҗаты белән дан-
дәрәжә. абруй казанган күренекле рәссамнарның берсе
Аның мактаулы исемнәрен санап чыг у өчен генә дә
байтак урын кирәк Ул-Татарстаннын атказанг ан сәнг ать
эшлеклесе (1976). РСФСРнын атказанг ан рәссамы (1983).
Россия Федерациясенең халык рәссамы (2002) 1994
елда ана Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе бирелде.
Төп әсәрләреннән кайберләрен генә санап китик
■ Туг ан авылымда- (1982). -Кырлай моңнары- (1986-88).
-Казан чибәре Зөлфия- (1984). «Сөембикэ-улы белән*
(1990) һәм башкалар Рәссамнын картиналары Мэскәүнен
Третьяков галереясында. Санкт -Петербургнын Рус музеенда. Татарстан һәм
Россиянен башка зур музейларында саклана Анын ижат үрнәкләрен Германия
Анг лия. Франция. Америка кебек илләрдә дә очратырга мөмкин
Илдар Зарипов ижатынын төп үзенчәлекләре, үзенә тарту көче нәрсәдә сон?
Рәсем сәнг атен сөючеләрне анын төс-бизәкле полотнолары кай яг ы белән жәлеп
итә. күңелләрендә ничек итеп мон чишмәсе уята?
Бу очракта мон сүзе юкка г ына телгә алынмады Рәссам татар рухын, татар
моңын, татар Хәятындаг ы милли колоритны, татар халкына гына хас үзенчәлекләрне
жете-саф төсләр г аммасы һәм конкрет сурәтләр аша тасвирлап, җанландырып бирү
осталыг ына ия МОН анын ижатында сәнгати образ дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә
һәм якты г үзәллег е белән әсир итә. истә кала
Авыл морҗасыннан күтәрелгән төтен баг анасы, коймак исе. яшел чирәм өстендәге
сөт чүлмәг е һәм арыш ипие, ут булып янып торган кызыл миләшләр дисенме-туг ан
яг ын, туг ан авылын яраткан, ләкин зур шәһәрләргә китеп шәһәрләшкән кешеләр
өчен саг ынычлы хатирәләр бу Ә инде үткәннәрне белеп бетермәгән яшь буын
өчен-әкияти өр-яна дөнья, үткәннәргә сәяхәт
Техника белән тапталып, авылда чирәмлекләр юкка чыг а бара Ипи хәзер мичтә
түгел, заводларда һәм кибет киштәләрендә «пешә» Менә шушы фонда, заманалар
бик нык үзгәрә барганда Илдар Зариповнын тормышчан, саф-самими. мон һәм
тылсым өретелгән картиналары күңелгә аеруча якын Алар тормышны, табиг атьне
яратырг а, әхлакка өйрәтә Заманыбызның асфальтка, неон утларг а, полиэтилен
шешәләргә, арматура-бетонлы төзелешләргә батып барг ан бер чаг ында үткәннәргә
борылып карарг а, юг ала барг ан хисләрне уятырг а чакыра
Ы1
ш.
Фәтхерахман Әхмәдиевнең тууына 80 ел
«ТАТАР СӘНГАТЕ КҮГЕНДӘ
АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ»*
Милләтебезнең җыр сәнгатенә г аҗәеп матур өлеш керткән талантлы композитор
Фәтхерахман Әхмәдиев 1929 елнын 16 ноябрендә Татарстанның элекке Кызыл
Йолдыз (хәзерге Балык Бистәсе) районы Тәберде Чаллысы авылында тимерче
г аиләсендә өченче малай булып дөньяг а килә. Әтисе Габдрахман авылнын оста
г армунчысы була, ләкин улына биш яшь тулг анда
дөнья куя. Фәтхерахман әтисеннән калг ан иске яшел
тальян г армунында уйнарга өйрәнә. Әнисе Фәхрелбәнат
тормышның бөтен авырлыг ын сыкранмый күтәрә, шуна
күрә г аилә яши. Оста тегүче иде Фәхрелбәнат апа.
Суг ыш елларында Фәтхерахман Әхмәдиев г армун
уйнап, җырлап, солдат хатыннарына кайг ы-хәсрәтләрен
азг а г ына булса да оныттырырг а булыша Авылдашлары
аны бик яраталар. Ул тырыш, унг ан бала булып үсә.
Булачак композиторның тормыш юлы жинел түгел
иде. Ул, г аиләне туендыру өчен, жиденче классны
тәмамламыйча, МТСка эшкә урнаша, чөнки анда
эшләгән кешегә 400 грамм ипи бирәләр иде. 1951
елның көзендә Казанг а килә һәм музыка училишесына
ирекле тыңлаучы булып урнаша. Ә икенче елда музыка
училишесына укырг а керә, һәм шул ук вакытта кичке
мәктәпкә дә йөри Шул елларда ул Фасил Әхмәтов.
Мирсәет Яруллин, Ифрат Хисамов, Арслан Батыршин.
Ләбиб Айтугановлар белән таныша Училишеда
укыг анда Фәтхерахман «Кызыл Йолдыз районы җыры»н яза. Аннан сон башка
көйләр дә ижат ителә. Шаг ыйрь Мөхәммәт Садри аны Салих Сәйдәшев белән
таныштыра. Сәйдәш егетнен көйләренә унай бәя бирә:
— Синен үз почеркын бар, җуйма Баянны да әйбәт аңлыйсын, ташлама син аны
Тик шулай да сина композиция бүлегенә күчәргә кирәк, мин училище директоры
белән сөйләшермен,— ди.
Шулай итеп. Фәтхерахман композиция буенча Юрий Виноградов дәресләрен
тыңлый башлый Ләкин озакламый аны армияг ә алалар. Ул Казан г арнизонында
хезмәт итә. 1956 елда Әхмәдиев Роберт Әхмәтҗановнын «Кама буе— туг ан як» дигән
шиг ыренә җыр яза һәм октябрь азакларында Казан дәүләт университетының «Яшь
талантлар» кичәсендә аны үзе уйнап, үзе җырлап күрсәтә.
Хәрби хезмәттән сон Ф Әхмәдиев музыка училищесын тәмамлый һәм. авыру
сәбәпле, туг ан якларына кайтып китә. «Берсут» ял йортында фотограф булып,
аннары пароходта баянчы булып эшли. 1956-64 елларда ул Котлы Бөкәш урта
мәктәбендә җыр укыта, мәктәпнен баянчылар ансамблен җитәкли, клубта музыка
түгәрәгенә җитәкчелек итә.
1962 елда Татарстан китап нәшрияты анын «Җилләр, җилләр» исемле беренче җыр
җыентыг ын бастырып чыг ара. 1964 елда Ф Әхмәдиев Казан җитен комбинатында
татар хоры түгәрәгенең җитәкчесе һәм баянчы булып эшли. Аннары Горький
клубындаг ы Сара Садыйкова җитәкләгән хорда аккомпаниатор була. Шул елларда
• Ф Әхмәдиев
турында
Равил
Фәйзуллин
әйткән сүз
ул Зиннур Гыйбаяуллин. Әнвәр Шәрәфиев. Мәсгут Имашев. Әтаэт Хәйретлинов белән таныша,
аралаша.
Балык Бистәсендә һәм бу районнын Котлы Бөкәш мәктәбендә Ф Әхмәдиевкә баг ышланг ан
музейлар бар. Кадерле композиторыбызның истатеген гел күңелләрендә яд итеп торг ан
затлар: хатыны Равия, кызы Ләйсән, оныклары Айдар белән Роза бар Ләйсән район музеена
әтисенен баянын бүләк иткән. Жырчы Гөлзадә Сафиуллина уз студиясендә композиторның 14
җыры кергән аудиокассетасын чыг арг ан
«Мәнге яшисе килә» дип жыр язг ан (сүзләре дә үзенеке) сөекле композиторыбызның
гомере кыска булды. 1981 елнын 3 сентябрендә. 52се дә тулмаг ан килеш дөньядан китеп барды
ул. Аннан биш жыр җыентыгы калды
Әлфия ШАМОВА