Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Кадерле «Казан утлары»! 5нче санда сина кунакка Башкортстаннын «Агидел» журналы
килгән иде. Шунда бирелгән әсәрләрдән мине аеруча жәлеп иткәне Әмир Әминевнын
«Танкист» повесты булды. Яшьлектә, 1955-58 елтарда. Белорусиядә, Слуцк шәһәрендә өч ел
танкист булып хезмәт иттем мин. Т-54 танкы командиры идем. Повестьны мин бер утыруда
укып чыктым. Әсәрдә Ватан суг ышы кырларында немецларг а каршы батырларча көрәшкән
һәм карт көннәрендә бомж хәленә төшкән танкист Тимерг али тормышындаг ы авырлыклар,
аньщ якын туг аннары белән булг ан капма-каршылыклар тасвирлана.
Укып чыктым да. озак кына уйланып йөрдем. Тормышыбызда еш очрый торг ан трагик
хәлләрнең берсе повестьта бик нечкәләп, җиренә җиткереп язылг ан. Повестьның төп герое
танкист Тимергалинен уй-кичерешләре. үзенен тормыш плацдармын сакларг а тырышуы,
көрәше турындаг ы юллар мине бик нык дулкынландырды. Карт кеше, яшьлегендә нинди генә
батырлыклар кылмасын, бүгенге тормышта беркемгә дә кирәкми икән бит Тимерг али бу
хәленлә артык кеше, җәмг ыятькә дә, якын туг аннарына да, хәтта үзе тәрбияләп үстергән
кызына да балласт икән. Олы оныг ы исә бабасына шундый каты итеп суг а ки, бабайның бите
манма кан була. Анын акчасын алалар, үзе күтәргән йортны саталар. Бу халендә Тимерг алигә
бомжлар сафында г ына урын кала.
Мине әсәрнен сонг ы юллары тетрәндерде. Танкист Тимерг али танк эчендә, ике кулы
белән танк йөртү рычаг ларын кысып тоткан килеш үлә. Искитәрлек. Ватан суг ышында
фашистлар белән капма-каршы танк атакаларында булып, исән катган, хөкүмәтебезнең
орден, медальләре белән бүләкләнгән яу батыры тимердән ясалг ан сонгы тораг ына кереп
ятарга, башнясына 555 тамг асы куелг ан танк эчендә үтләргә мәҗбүр була. Хурлык бит бу
җәмг ыятебез өчен! Әлбәттә, бу алым— язучының үзе сайлап алг ан әдәби сурәтләү
технологиясе. Тимергалинен шундый үлеме безнен хөкүмәт башлыкларына, түрәләргә житди
кисәтү ул. Тик аларнын кайсысы г ына «Танкист» повестын укыр икән?
Бик тә г ыйбрәтле бу әсәрне укып чыккач (ике кат укыдым), бер тәкъдим дә туды хөкүмәт
башлыкларына. Халыкка социаль ярдәм итү органнары Тимерг али халенә калг ан суг ыш һәм
хезмәт ветераннарына (75-80 яшьтән башлап) ярдәмнәрен сыйфат яг ыннан үзгәртсеннәр иде.
Минемчә, социаль ярдәм орг аннарындаг ы хезмәткәрләр ким дигәндә айга бер тапкыр
ветераннарның өйләренә барып, аларнын ни хатдә икәнен, нинди ярдәмгә мохтаҗ булуларын
конкрет ачыкласыннар иде.
Бу әсәрнен авторы Әмир Әминевка да бер тәкъдимем бар. Повестындаг ы теманы
терелтеп, җанландырып пьеса итеп язсын иде ул. һәм әсәрне дә. пьесаны да русчаг а тәрҗемә
иттерсен иде Шул чакта бөтен җәмг ыятебез тояр иде кебек бу фаҗиг але проблеманы.
М, ҖӘЛӘЛ И ЕВ.
пенсионер, эшем буенча—
нефть чыгару белгече