Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

КАВАМЕТДИН БОЛГАРИ (чын исеме
Мөхәммәдәмин бине Сәйфулла
Сабавн— Наласави) (19 йөзнен 2 нче яртысы.
Казан г уб.. Мамадыш өязе. Байлар Сабасы а.
— 1833. Каһирә), язучы, дин эшлеклесе Нократ
г уб Мал мыж өязе Мәчкәрә а.. Бохарада (18
йөз ахыры) мәдрәсәләрендә укый. Кайтып
Казан өязе Наласа а. имам-хатиб һәм
мөдәррис була 1826 да Россиядән китә.
Төркиядә була. Мисырда яши. Мәккәг ә хаж
кыла.
Бохарада бергә укыг ан Г Курсавинын
рационалистик карашлары тарафдары Татар
дин әһелләре Фәтхулла Урави. Фәез Кышкари.
Байморат Мәнгериләр б-н ул заманда кискен
төс алг ан дини мәсьәләләр буенча бәхәскә
керә, мәс . Урта Иделдә кичке (ястү) намазны
уку кирәклег е турында Кулъязма хәлендә
сакланг ан г ареп телендә язылг ан
«Мәгьдәнел— мәкасыйд» («Максатлар
чыг анаг ы») исемле фәлсәфи хезмәт. Наласа
авылы Фәхретдин Баязит ишан турындаг ы
сатирик шиг ырьләр (ш.и Шәмсетдин Кышкари
б-н бергә язылг аннары) авторы. Р.Фәхретднн
К Б хезмәтләрен әл— Газали һәм Г.Курсави
әсәрләре рәтенә куя.
Әд Мәржани Ш Мөстәфадсл— әхбар фи
әхвали Казан вә Болг ар К . 1989: Фәхретдин Р
Асар Оренбург . 1904 1 жидц. 6 жөзья.
М. В. Гзйнетдинев
КАВИ Хәмит (1906. Казан г уб.. Ча- баксар
өязе. Әлмән а. — 15.8.1944). язучы Көнчыг ыш
пед. ин-г ын тәмамлый (1931) 1926 дан урта
мәктәптә биология һәм география фәннәрен
укыта. Ил буйлап сәяхәт кыла, күргәннәрен
«Кавказ таулары аркылы жәиү» (1930). «Боз
дингезенә таба» (1932). -Кузбасска сәяхәт»
(1934). «Сәяхәт» (1939) исемле китапларында
чаг ылдыра Боек Ватан суг ышында катнаша
Дружснополь (Украинанын Валынск алк )
авылы тирәсендә барг ан суг ышларнын
берсендә һәлак була.
Әд Даутов Р Н . Нуруллнна Н Б Совет
Татарстаны язучылары Биобиб- лнографик
белешмә К . 1986
КАДЫЙРИ (Кодирнй) Абдулла (104 1894.
Ташкент— 4.10.1938. шунда
ук), үзбәк язучысы, журналист 1912 дә
рус— жирле халыклар мәктәбен тәмамлаг ач,
приказчик булып эшли 1919 д ан үзбәк г азета
һәм ж— лларында әдәби хезмәткәр, корректор
булып эшли. 1923-24 тә Журналистика
ин-тында укый (Мәскәү) Беренче шиг ырьләре
һәм публицистик мәкаләтәре 1913-15 тә
«Садои Туркистон» («Төр ки стан авазы»).
»Сәмәрканд» үзбәк г азеталары һәм •Айна»
(«Көзг е»), «Муштум» («Йодрык») ж-лларында
басыла. Татар периодик мат буг аты һәм
әдәбияты б-н 1912 дә таныша Үзбәкнсн иске
тормышын чаг ылдырган «Азг ынчы»
(«Жувонбоз». 1915) исемле беренче хикәясен
К. татар мәг ърифәт челәренә. аеруча 3
Бигиевкә. ияреп яза •Муштум» ж-лы
битләрендә урын алг ан очерк, хикәя,
фельетоннарда Г Тукай. Ф Әмирханнар
сатирик традицияләре үзен нык сиздерә
-Беркем дә белмәсен» (1921) комедиясе-М
Фәйзинен -Яшьләр алдатмыйлар»
пьесасының өлешчә үзгәртелгән варианты К
нен төп әсәрләреннән саналг ан «Үткән
көннәр* («Уттан куалар». Ташкент. 1925. татар
теленә гәржемә 1959) һәм «Михраб чаяны»
(«Мехробдан чаен», Ташкент. 1929: рус
теленә гәржемә «Скор- пион изалтаря*. М .
1964) романнарында Г Ибраһимовнын
романтик прозасы йогынтысы сизелә -Калфак
Мәгсүмнен хатирә дәфтәреннән» («Калпак
Махзумнинг хо- г ира дафтаридан») иссмте
сатирик хикәясе һәм -Үткән көннәр»
романыннан өзекләр Казанда 1930 да «Үзбәк
антологиясс»ндә 3 Бәшири тарафыннан
бастырыла К үзбәк теленә ГТукайнын
-Шүрәле» поэмасын тәржемә итә 1936 да К ,
үзбәк делег ациясе әг ъзасы буларак. Казанда.
Казан арты авылларында була. К. Нәҗми. Ф
Бурнаш. К Гинчурин. Х.Туфаннар б-н очраша
Нахакка репрехе ияләнә. 1956 да аклана
Әсәр Кичик асарлар Тошкент. 1969
Әд Кошчанов М Жизнь Характеры
Мастерство Таш . 1963: Турдыен Ш Тукай и
узбекская лнтература // Габ- ду.ила Тукай К .
1979; Алиев А. Абду.г ла Кодирнй Тошкент.
1967. Кушжоиов М Кодирнй зрксиэлик кхрбонн
Тошкезп. 1992
Р К Гяннева
Джачы 2005 сяның 4нче саныннан басылып кию
КАДЫЙРОВ Октябрь Халик улы
(25.10.1935, Чистай р-ны Дүрт Өйле а.),
әдәбият галиме, филол. фән. д-ры (1996).
1958 дә Казан ун-тын тәмамлый. 1963-70 тә
Казан ун-тында; 1970 тән Казан мәдәният һәм
сәнг ать ун-тында. Хезмәтләре 19 йөз
ахыры— 20 йөз башы татар-рус әдәби- сәнг ати
элемтәләре һәм йог ынтыларына; Л.
Н.Толстой ижатынын татар әдәбиятында
реализм ысулы үсүендә уйнаг ан ролен
билг еләвенә, татар әдәбиятының милли
үзенчәлекләре мәсьәләләренә карый
Хезм.: Л Н Толстой сквозь призму
татарской мысли. Наб. Челны, 1995;
Л.Н.Толстой в татарских переводах со-
ветской эпохи. К., 2005.
КАЗАКОВ Борис Васильевич (5.5Л946,
Пермь өлк., Лысьва ш — 2.4.2006, Яр Чаллы ш.,
күмелде Брянск ш.), язучы. Ленинград юг ары
хәрби-дингез инж. уч-шесын (1966), Лениг рад
ун-тын (1970) тәмамлый. 1963-75 тә СССРнын
Хәрби-дингез флотында хезмәт итә. 1976 дан
Яр Чаллы шәһәрендә яши. 1976-79 да
КамАЗнын ДОСААФ к-ты рәисе, 1979-91 дә
СССР Автомобиль сәнәгате министрлыг ына
караг ан Квалификация үстерү ин-тында
укыта, 1991 дән «КамАЗ» акц. җәмг ыятьтә.
Гражданская оборона буенча фәнни
хезмәтләр, уйлап чыг арулар, рационали-
заторлык тәкъдимнәр авторы 19%данРФ
Язучылар берлегенең Яр Чаллы язучылары
оешмасы рәисе, 1999 дан РФ Язучылар
берлеге идарәсенең сәркәтибе. Беренче
«Диңг ез хикәяләре» («Морские рассказы»)
җыентыг ы 1967 дә басылып чыг а. К.ның жанр
һәм язу манерасы төрлелеге б-н үзенчәлекле
әсәрләре армия һәм флот, Бөек Ватан
суг ышында катнашканнарг а,
интернационалист солдатларг а баг ышланг ан
Әсәрләренең сюжеты катлаулыг ы һәм
киеренкелеге б— н аерылып тора. «Ракета
күкрәве» («Ракетный гром». М. 1974),
«Онытылг ан герой турында повесть»
(«Повесть о забытом герое*. Минск, 1980),
«Чаң нигә чыңнамыи» («О чем молчат ко-
локола», М , 1990), «Коммунарлар кыры»
(«Поле коммунаров», Риг а, 1993), «Бу безнен
биографиябез» («Өг о наша с тобой
биография», М., 1995), «Орыш-суг ыш- ларда»
(«В боях и сражениях». М., 2000) һ.б.
повестьлар авторы. Кызыл Йолдыз, 2 нчс
дәрәҗәле «Суг ышчан батырлык өчен»
орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.
Әд.: На пороге XXI века Российский
автобиобиблиогр. ежегодник. М., 1999 Т.2.
Р.РМусабәкова.
КАЗАНЫ Й Габрашит ибнс Гаид (18 йөз),
дин эшлеклесе. язучы Казанның Яна
бистәсендә Алтынчы мәчет каршы- сында
мәдрәсә тота, үзе дин дәресләре
бирә. Эпистоляр жанрында язылг ан «Вас-
ятнамә» (1769) авторы. Әсәрдән өзекләр Ш
Мәржани тарафыннан «Мөстәфадел— әхбар
фи әхвали Казан вә Болг ар» (1-2 кит.,
1885— 1990) хезмәтенә кертелгән.
КАЛИМУЛЛИН Илгиз Нурулла улы
(20.3.1929, Апае районы Болын- Балыкчы ав.
—1 7.1989, Казан), шаг ыйрь, тәрҗемәче. Рус
телендә ижат итә. Бала чактан ук инвалид.
Беренче шиг ырьләре 1950 еллар башында
«Комсомолец Татарии» г азетасында,
Мәскәүдә чыг а торг ан «Смена». «Юность»
журналларында басыла башлый. Шиг ырьләре
һәм поэмалары тупланг ан «В строю»
(«Сафта», 1956), «Вместе с вами, друзья*
(«Дуслар белән бергә». 1959), «Солние,
атейся в песню!» («Кояш, безнен җырг а
кушыл!», 1966), «На маг истрали счастья»
(«Бәхет магистралендә», 1969), «Священный
зов* («Изге чакыру». 1975), «Дорог а к людям»
(«Кешеләргә табан...», М . 1978), «Плывут
рассветы сквозь меня...» («Таннар миннән
китә...», 1979), «Верю вдень восходяший»
(«Туачак көнгә ышанам». 1983) исемле
җыентыклар авторы. К.нын әсәрләре тормыш
турында фәлсәфи уйланулар, юг ары
гражданлык сыйфатлары белән аерылып
тора. Шиг ырьләрендә нык ихтыярлы, батыр
ир-егетләргә, бөек төзелешләрдә
илһамланып эшләүче яшьләргә дан җырлый,
аларнын ашкынулы мәхәббәтләрен, хезмәт
героикасын романтик күтәренкелек белән
гәүдәләндерергә омтыла. 1977 елда К_нын
шиг ырьләре татар теленә тәрҗемә ителеп
«Жирг ә мәдхия» исеме белән басылып чыг а.
К. шулай ук Х.Туфан. М.Хөсәен һ.б.
шаг ыйрьләрнең әсәрләрен рус тетенә
тәрҗемә итә
Әсәр.:Стихи и поэмы: Избр К . 1989.
Әд.: Паушкин Г Сафка кайту // Совет
мәктәбе. 1956. №7; Кутуй Р. Перед бедою не
поник // Волг а. 1968. №9.
КАЛЬМЕТОВ Сәет Гани улы (20.4.1918,
хәзерге Башкортстан Респ-сы Янаул р-ны
Янаул пос — 4.5.1992. Әлмәт шәһ ), драматург.
Хезмәт эшчәнлеген рәссам-декоратор
(бизәүче) буларак Ташкент (1937-38) һәм
Чиләбе (1939- 41) татар театрларында
башлый, бер үк вакытта Ташкент художество
студиясендә дә белем ала Бөек Ватан
суг ышында катнаша. 1945-59 елларда башта
Ютазы. сонрак Буа колхоз-соахоз
театрларында режиссер булып эшли «Безнең
кияү» дигән беренче пьесасы 1947 елда
сәхнәгә куела. Татар академия т -ры
тарафыннан сәхнәләштерелгән «Тын алан
шаулый» (1951) пьесасы К ны халыкка
танытты 1955 елдан К. Әлмәтгә яшәп иҗат итә
һәм
драматургнын алдаг ы ижат эшчәнлеге Әлмэт
татар драма т-ры белән бәйле. Анын
сәхнәсендә 1Снын «Нуриянен дуслары* (1953
тә сәхнәләштерелә), «Ышанычлы юлдаш*
(1957 дә сәхнәләштерелә). «Уйланырсың,
кодаг ый» (1962 дә сәхнәләштерелә)
комедияләре. «Сонг ы очрашу» (1956 да
сәхнәләштерелә). «Зәкия* (1959 да
сәхнәләштерелә). «Тайг ак тау* (1968 дә
сәхнәләштерелә) драмалары зур уныш белән
бара Пьесаларында замандашларының әхлак,
тәрбия мәсьәләләрен күбрәк яктыртырг а
тырыша Әсәрләре «Шулай да була* (1972),
«Тын алан шаулый* (1978) җыентыкларына
тупланг ан
Әд.: Ахунов Г Усал телле драматург //
«Казан утлары». 1968 №5.
КАМАЛ (Камалетдинов) Әг ъзам
Камалетдин улы (21.1. 1918. Казан г уб Тәтеш
өязе Үтәмеш ав.— 16.5.1943), шаг ыйрь. Казан
финанс-икътисад техникумын тәмамлый (1937)
1938-39 елларда «Чаян» журналында һәм
«Кызыл Татарстан* г азетасында әдәби
хезмәткәр Боек Ватан суг ышында катнаша
«Җилфердә, байрак!» (1938, Ә Галиев белән
берлектә). «Һәйкәл янында жыр* (1939) шиг ырь
җыентыклары авторы Суг ыш елларында фронт
һәм республика вакытлы матбуг атында
патриотик шиг ырьләре белән еш чыг ыш ясый
Анын әдәби мирасыннан кайбер үрнәкләр
«Тазар поэзиясе антологиясе»нә (1956). «Жыр
һаман янг ырый» (1956). «Алар сафта» (1961)
күмәк җыентыкларына кертелг ән. Сталинград
янындаг ы суг ышларда һәлак була.
Әд.: Шакир С. Әг ъзам Камал //
Совет әдәбияты. 1956. №8; Дауг ов Р Н .
Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучылары:
Биобиблиогр. белешмә. К.. 1986.
КАМАЛ (Камалетдинов) Әнәс Галиәсг ар
улы (20.2 1908. Казан— 18.3.1978. шунда ук),
драматург Г Камалнын улы. Татар сәнг ать
техникумын тәмамлый (1931) 1931-35 ехтарла
Минзалә колхоз- совхоз т-рында директор һәм
сәнг ать житәкчесе. 1935-55 тә Татарстан кит
нәшриятында редактор булып эшли 1921-26
елларда беренче драма әсәрләрен •Хужа
Насретдин әфәнде*. «Җизнәкәй*. «Чег ән егете
белән качкан мулла кызы Хәмидә*
комедияләрен ижат итә Уныш казанг ан
әсәрләреннән «Биш менле Гайнетдин» (1928)
комедиясе Анын «Давыл* (1930). «Ике көч*
(1931). •Туй» (1939), «Март бураннары» (1955)
пьесалары буенча куелг ан спектакльләр авыл
клублары сәхнәләрендә уныш белән бара
Әтисе турында истәлек язмалары һәм
биографик очерклары тупланг ан
• Халык драматургы Г Камал* (1950). «Гүзәл
тормыш сәхифәләре» (1958) җыентыклары
берничә талкыр басылып чыг а К Татар дәүләт
курчак т-ры өчен Г Тукайнын мәшһүр
поэмасына таянып
• Кисебаш* (1951) комедиясен дә яза. Ул
шулай ук бер пәрдәлек пьесалар, скет члар,
инсценировкалар, интермедияләр авторы: А
Гайдарнын «Школа* («Мәктәп*. 1956) повестен
татар теленә тәрҗемә итүче
Әсәр Комедияләр һәм скетчлар. К.. 1966.
Беренче тургайлар. К . 1978. Март бураннары
К.. 1988.
Әд Зәйни Ш Драматург үткән юл // «Казан
утлары» 1968 №3
Дәвамы киләсе саннарда.