Татар җанлы Вараксин
Үземнен гармун белән эш барып чыкмады. Малай чакта абыйдан, әтинен бертуг ан
энесеннән калг ан «Вараксин» г армунын ахтә ниләр кыландырып бетердем Телләренә тамг а
суг ып та. бармакларымны бәйләп тә бактым, өйрәтүчеләр дә ялладым— барып чыкмады,
үсмәсә үсми икән инде кычыткан арасында кыяр Хет «Алмаг ачлар»ын да тарта атмадым.
Колакка аю баскан булып чыкты минем
Әмма г армунга г ашыйк үзем. Өемлә күреге тартылмаг ан өр-яна «сандуг ачым» бар. Аны
Казан остасы Хәйдәр Искәндәрев ясап бирде Ул гынамы'" Әле мин хәтта Казаннын Суконный
бистәсендәге «талчук» базарын үз кулында тоткан атаклы г армун барышниг ы— Кылый Абдулла
белән «бишне» биреп сөйләшкән кеше. Анын өздереп уйнавын, алу-сатуда арадашчы буларак,
күреге чыжлап торган гармуннарны да сайратып, кешеләргә кыйммәт бәядән төртүен үз
күзләрем белән күрдем. Оста гармунчылардан Арча яг ы егете Вәг ыйз. Дөбъяз тирәсендәге
Әсән авылыннан Канәфиләр белән бер табында утырдык, парк-бакчаларны бергә урадык
«Уйнаг ыз, г армуннар1» бәйгесендә ел саен призлы урыннарны яулаг ан, инде мәрхүм
Канәфинен Татарстан радиосы фондында шактый язмалары саклана, әлеләи -але эфирдан
яңг ыратып торалар Аларны югалтмаска иде Аю гәүдәле Вәгыйз дустым г армунны Вараксиннын
үзеннән ясатып ала иде Бусы, кем әйтмешли, язмаг а прелюдия генә...
Сүзем татар халкына жаны-тәне белән көн-төн хезмәт иткән Михаил Вараксин турында
Кон-төн диюем шуна: Михаил Дмитриевич шушы һөнәр белән тамак туйдырды Карт
остага— карчыг ы Мария Гавриловна, кияүг ә чыкмый сазаг ан кызлары Маша булышты Алар
Куйбышев (хәзерге Пушкин) урамында, шаг ыйрь һ. Такташ йортына каршы якта яшәде Ни
аяныч шәһәр хакимияте олуг шәхесләр торг ан шушы икс йортны тарих өчен саклап калмады,
теләмәде Ояты үзләренә булсын!..
Мин Вараксин хакында, анын гармуннары белән дөньяны тан калдырг ан тиңдәшсез
башкаручы Фәйзулла Туишен турында бер әсәремдә шактый күләмле итеп язып та чыккан
идем Өстәп шуны гына әйтә алам М Вараксин бик тә таг ар жанлы инсан иде Яратты ул безнен
халыкны Анын музыкаль зәвыг ын, мәдәниятен үстерүгә көчен кызганмады
Вараксиннарнын гармун ясау эшенә Михаилның әтисе Дмитрий Иванович нигез сала. Ә ул
г армун ясау серләренә Вятка (хәзерге Киров) каласында Г Федосимов дигән берәүнен
фабрикасында өйрәнә Пароходта Чистайг а чаклы төшә Андаг ы фабрикада беркадәр эшләг әч.
Казанг а килеп төпләнә Татар халкынын тальян уйнарга һәвәслеген күреп, милли моңг а туры
китереп, Дмитрий Иванович үз г армуннарын ясый башлый «Вараксин» г армуннары остага дан
китерә Ул бу һөнәрен улы Михаилг а мирас итеп калдыра
Без белгән Михаил Вараксин менә шундый кеше иде Гажәсп йомшак күңелле, һәрвакыт
ачык йөзле, юмарт зат иде г армун остасы Юмарт, дим. чөнки ул шулкадәр көч түгеп эшләгән
продукциясен авыл аг айларына арзан бәядән генә сатып бирә иде. Анын гармун телләрен
нечкә җиз чыбыктан чүкеп ясаг анын карап торг ан чакларым булды Каторг а хезмәте, мин
синаәйтим Михаил Дмитриевич гомере буе «Вараксин* гармуннары эшли торг ан үз
фабрикасын булдыру хыялы белән яшәде Кая инде ул заманда " Өйдә эшләргә рөхсәт
итүләренә дә рәхмәт’ Юк ул
хәзер чынлап торг ан, тавыш үзгәрткеч биш планкалы «Вараксин* г армуннары Мин шуларны
саг ынам’
Әбүгалисина
— Ә сез Әбүг алисинаны күреп беләсезме, анын белән кара-каршы торып
сөйләшкәнегез булдымы?
Әлбәттә, юк. Сез бит моннан 1000 ел элек дөньяны шаулаткан тыйб фәне галиме Әбү
Гали-Синаны күз алдыг ызга китердегез. Ә бу безнен заман Әбүг алисинасы.
Инсанның фамилиясе Әбүзәров иде. Чын аты онытылг ан менә. Гел дә Әбүг алисина дип
йөрткәнгәдер, мөг аен. Икенче бөтендөнья суг ышына чаклы ук ул Казан университетында
тарих, әдәбият фәннәрен укыткан. Дәрәжәле белгечләрдән саналг ан. Суг ышта яраланып,
контузия алг ан, бераз г ына «түбәсе авышкан*. Ә белеме башында калг ан. Аны шул
белдеклелеге өчен һәркем яратты, хөрмәт итте. Әбүг алисина дигән г ыйльми кушамат
таг ылды үзенә.
Әбүзәровнын сәламәт чаг ында язган романнары (кайбер әсәрләрен укып белүчеләр бар
иде әле) юг алг ан. Инде хәзер язганнарына иг ътибар итмәделәр. Ул аларны Язучылар
берлегендә, редакция, нәшрият бүлмәләрендә калдырып китте. Болары да юкка чыг а торды.
Сәбәбе нәрсәдә? Кемгә бәйләнергә? Әлбәттә инде, Язучылар берлеге рәисенә. Ул чактаг ы
рәис Ибраһим Гази белән коридорда чәкәшүләрен һич онытасым юк.
— Син таг ын килдеңме?!
— Карак сез, минем әсәрләремне урлап бастырасыз.
— Хәзер үк күземнән юг ал, эзен булмасын.
Кем г аепле? Бер Аллаһы Тәг алә Үзе генә белә. Ярлыкаучы да ул.
Шулай да бар иде бит Әбүг алисина-Әбүзәров. заманабыз Хужа Насретдине...
Маэстро
Борын-борыннан татар мәмләкәтен зыялылар тоткан. Татарның үзен дә милләт
хадимнәре саклаг ан. Моны узг андаг ы яшәешебез, тарихыбыз күрсәтеп тора.
Дәүләт һәм милләт чәчәк атсын өчен бүген дә шушы затлар кирәк. Музыкаль
сәнг атебезне үстерүгә күп көч куйг ан, күренекле татар дирижеры Фуат Мансуров турында
әйтүем Даны илләргә таралг ан шәхес. Дәрәжәле исемнәрен санап бетерерлек түгел. Ф
Мансуров— Татарстанның һәм Казакъстаннын халык артисты, Г Тукай исемендәге Дәүләт
бүләг е иясе. Шулай ук Россиянен халык артисты, атказанг ан сәнгать эшлсклесе һәм
башкалар.
Маэстро белән, болай концертларына килгәндә, төрле очрашуларда, кул бирешеп,
исәнләшеп йөрибез. Ә менә үзем эшли торган «Татарстан» журналының 80 һәм 85 еллык
бәйрәмнәрендә тәмам якынайдык үзе белән. Концерт залында узган тантанадан соң
«Татарстан» ресторанында оештырылг ан бәйрәм табынына төштек. Гардеробта чишенәбез.
Шул мәлдә. Ф. Мансуров, жинемнән эләктереп, бер читкә әйдәкләде. Аптырап киттем.
— Карале, дус. г афу ит мине, бер нәрсә сорамакчы идем синнән. Безнен татарда «г арб»
сүзе бармы?— ди бу. Филолог диярсең, валлаһи!
Сүзнең яңгырашын абайлап бетермәгәнлектән. икеле-микеле генә җавапладым:
— Юк буг ай...
— Ә менә төрекләрдә, казакъларда, үзбәкләрдә бар,— ди маэстро.
— Урысчасын әйтегез,— дим.
—Традиция.
— Сон, шулай диләр аны' Бездә гореф-г адәт дигән бик матур ике сүз белән белдерелә ул
традиция дигәннәре.
Көлешә-колешә «филолог * белән бәйрәм табынына уздык.
Маэстро булып калу гына җитмәгәнме адәм баласына?!