СУГЫШЛАРНЫ КИЧКӘН ДОГАЛЫК...
Гажәп хәл: язучы Марат Әмирханов елнын елында повесть һәм романнар ижат итә тора, китап та чыгара. Аларнын һәммәсе, билгеле инде, ин әүвәле төп әдәби журналыбыз «Казан утлары»ында басылды. Ләкин... ләкин анын әсәрләре хакында жәмәгатьчелек ләм-мим, мат-
бугатта рецензияләр дә күренмәде шикелле Та- тар әллә укымый, әллә., безнен тәнкыйть үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
Кемдер әйтмешли, бетте бит безнен заманда тән- кыйть дигән татлы җимеш яки әче торма...
Әдәбиятка һәр язучы үзенчә, үз юлы белән килә.
Әйтик, Мөхәммәт Мәһди- ев 40 яшен тутырганнан сон гына һәркем яратып- сокланып-гаҗәпләнеп укырлык әсәрләрен ижат итә башлады Баштарак Арча-Саба мәктәпләрендә укытучылык итү, аннары Казан дәүләт университе-
тында мөгаллим булу, гыйлем-галимлек өлкәсендә төптән җигелеп эшләү дисен- ме—болар бар да анын вакытын йоткан- дыр, әдәби ижат мәйданында ачылып китәргә ирек бирмәгәндер, күрәсен
Марат Әмирханов иҗатында да әнә шундыйрак нәрсәләр булды шикелле. Мәктәптә укытучы, республикабызнын төп газетасы—Социалистик Татарстан*да журналист сыйфатында яна буразналар еру һәм башкалар Ялгышмасам. ул да нәкъ менә 40 яшьләрдән сон гына әдәбият дигән олуг сарайнын ишекләрен кага башлады
Менә кулымда М Әмирхановнын
яна китабы. («И кылган догам минем» Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел 430 бит. тиражы—3000 данә.) Анда бер роман һәм бер повесть урын алган.
Китап «Үрбәт ханәкә гыйшкы» исем- ле роман белән ачыла Исеменнән үк күренгәнчә, әсәрнен егәр-тукымасын.
композицион бөтенлеген мәхәббәт тәшкил итә Мәхәббәт—дөнья әдә- биятынын төп объекты Бу гүзәл хис турында күп язылган Ромео-Джулепа. Таһир-Зөһрә, Фәрхад- Ширин кебек классик һәм дә башка меңләгән образларга өстәп тагын нинди яналык әйтеп бу- лыр икән9 Ин элек башка шушы уй килә Әмма әлеге олуг хиснен тылсымы да шунда—ул һәр гыйшык иясендә янача төсмерләр белән балкый Бер-бер- сенә тулысынча тәнгәл килгән чәчәк тажы бул- маган кебек, мәхәббәт тә
һәркемнеке—үзенчә
Романда сурәтләнгән Үрбәт ханәкә белән Мөхәммәдәмин ханга мәхәббәт кырык яшьләр тирәсендә килә Бу бә- хетле дә. шунын белән бергә, фаҗигале дә мәхәббәт Үрбәт ханбикәне үз-үзенә кул салырга да мәхәббәт этәрә. Хәлбуки, әлеге хәл ярату тойгысынын никадәр көчле булуына да ишарә Чөнки мөсел- ман дөньясында үз-үзенә кул салу зур гөнаһ. Ә Үрбәт-диндар зат
Үрбәт ханәкә—тарихи шәхес Ман- гыт-нугай якларында туып-үскән бу чибәрне, агасы Ибраһим хан нафагын-
нан сон. Казан тәхетенә утырган Илһам _ — < )м|1р\.ИИЧ1 п кылган догам МИИ1М 9*
Марат Әмирханов «II кылган югам минем» Пн*рсМя кими МфНШ ЯЮЬ I
ханг а килен итеп төшерәләр. Илһам хан
йомшак торыклы, кәеф-сафа корырг а һәвәс
кеше була. Шуның аркасында яу белән килгән
мәскәүлеләргә әллә ни каршы тора алмый. Үз
кешеләре үк аны олуг кенәзгә тотып бирә.
Шул рәвешле ханның г аиләсе, туг ан-
тумачасы. якыннары урыс сөргененә эләгә.
Илһам хан үлә. кайбер туг аннары христиан
динен кабул итә. Үрбәт ханбикәне дә
чукындырып, бер-бер боярг а кияүгә бирергә
телиләр. Көрәш ундүрт ел дәвамында бара.
Кечерәк кенә буйлы, юка г әүдәле бу
ханәкә-чибәр көч-дәр- манны каян алг андыр,
әмма бирешми. Олуг кенәз Иван III
Мөхәммәдәминне Казан тәхетенә
тәг аенләгәндә: «Сина нык куллы хатын
кирәк».— дип, Үрбәтне өч хатын өстенә димли.
Күрәсез ки. хәтта патша да ханбикәнен
ныклыг ын танырга мәжбүр була.
Мөхәммәдәмин мәхәббәте хакына үзен
тәрбия иткән «туг аны* Иван Шкә сырты белән
борыла. Чөнки Үрбәт г үзәл искиткеч
милләтпәрвәр ханбикә булып чыг а. Иренә:
«Син бәйсез барча Казан жиренең бәйсез
ханы булырг а. Олуг Мөхәммәд сызып
калдырг ан юлдан барырга тиешсен*.— дип
һаман тукып тора.
Иван патша терсәген бик тешләр иде дә.
инде соң. Мәскәү кубызына г ына биергә
тиешле Мөхәммәдәмин чын татар ханына
әверелә, шиг ырьләр яза башлый, яшь
Мөхәммәдьярны күреп алып, иҗат өчен ана
юл ача. Бу чор— 1чын мәг ънәсендә Казан
ханлыг ының көмеш г асыры.
Романның үзәген тәшкил иткән Үрбәт
ханәкә һәм Мөхәммәдәмин образларын
язучының зур уңышы дип бәяләү дөрес булыр.
Бу образлар истә кала, дулкынландыра,
хисләндерә. уйландыра. Алар белән
килешәсен. бәхәсләшәсен, ачуланышасың,
яратышасын яки кайг ырасын...
Марат Әмирханов— сюжет остасы.
Вакыйг аларны композицион яктан шундый
мавыктырг ыч итеп кора ки. әсәрне, кем
әйтмешли, бер сулышта укып чыг асын. Һәр
жөмлә. һәр метафора, һәр деталь
образларның кичерешләрен, уй- тойгыларын,
эш-г амәлләрен расларг а, мотивлаштыруг а
юнәлтелгән. Шуңа күрә ышандыру көче дә
юг ары.
Танылг ан әдәбият белгече Мәхмүт
Әхмәтҗанов та үзенең «Мәдәни жомг а»
г азетасында («Мәхәббәт һәм сәясәт».
19.12.2008) басылып чыккан бәянамә- сендә
әлеге үзенчәлеккә иг ътибар итә: «Автор
моннан ярты мең еллар элек булг ан
вакыйг аларны кин панорамада, эпик киңлектә
шул дәрәжәдә тасвирлый ки. әйтерсең, лә ул
аларнын замандашы булг ан. Бу инде— талант».
Әлеге фикер белән килешергә генә кала.
Романның яңалыг ы шунда: ул татар
әдәбиятына тарихыбызда Нурсолтан ханбикә,
Сөембикә ханбикә. Гәүһәршад тәнәкәләр
белән тин булырдай Үрбәт ханәкә образын
бирде.
Әсәр геройлары үз даирәсенә, үз чорына
хас вакыйг алар, эш-г амәлләр процессында
тасвирлана. Без романны укып, анда
сурәтләнгән Х1У-ХҮ г асыр хәлләре белән
якыннан танышабыз, мәг ълүмат алабыз.
Чөнки образлар конкрет тарихи контекст аша
тасвир ителә. Әсәрдә тарихыйлык белән
әдәби дөреслек мөнәсәбәте төгәл сакланг ан.
Бу бик мөһим.
Татар— бай тарихлы халык. «Теге яки бу
илдә яшәүчеләрне халык итеп укмаштыручы
ин көчле җилем, ул тарихи хәтер җилеме», дип
яза бер француз г алиме Әйе. тарих ошамаска
да мөмкин, тарихны шулай ук яратырг а да
кирәкми, ин әһәми- ятлесе— тарихлы һәм
хәтерле булу.
Марат Әмирхановның «Үрбәт ханәкә
г ыйшкы» романы укучыларны милләт Хәтерен
саклау аша милли үзаңны үстерергә өнди,
буыннар арасына күпер сала. Ул бүг енге көн
куйг ан бурычлар белән дә тәңгәл, аваздаш.
Кояшта да таплар була, ди халык мәкале
Шунын кебек, унышлы дип саналг ан бу
романда да кимчелекләр, жи- тешсезлекләр
бар. әлбәттә. Мин моны, беренче чиратта,
җыйнаклык мәсьәләсендә күрәм. Сюжетка,
төп юнәтешкә зыян китермичә генә кайбер
эпизодларны кыскартырга мөмкин булыр иде
дип саныйм. Мәсәлән. Нурсолтан ханбикәгә
каг ылышлы романтик-мистик характердаг ы ау
кыйссалары. Мөхәммәдәминнен күңел ачу
хәлләре, аерым мәзәки күренешләр шуңа
карый. Мәскәү патшалары тормышын
сурәтләү белән дә кирәгеннән артык мавыг у
үзен сиздерә Китапның икенче басмасында бу
мәсьәләгә игътибар бирелердер, шәт.
Китапның исеменә үк куелг ан «И кылг ан
дог ам минем» повесте турында
кайбер уй-фикерләремне. тәэсирләремне лә
уртаклашасы килә Яг ъни «Менә шундый китап
чыккан, күрми калмаг ыз!*—дип, укучыдан,
әдәбият сөючеләрдән бары сөенче аласым
килә.
Повестьнын баш герое сиксән яшьлек
Хисаметдин карт. Ватан суг ышы ветераны
Суг ыш дигәндә, мин һәрчак алг а куела торган
«бөек* сүзен ничек тә кулланмаска тырышам
Сәбәбе Әлеге канлы бәрелештә илнен 20
миллионнан артык кешесе кырылг ан икән(!),
мондый суг ыш ничек инде бөек була алсын,
ди0' «Миллионнар үлеме статистика, ә бер
кешенен үлеме фаҗиг а*.— дигән кайсыдыр
акыл иясе. Хак сүзләр.
Әйе. 1941 елда башланг ан дәһшәтле
суг ыш күпме кешеләрнең язмышын
челпәрәмә китерде, дөньянын астын өскә
әйләндерде' Мондый мәхшәр, кара тамг а
Хисаметдин атлы егетнен язмышын да читләп
узмый. Суг ышнын беренче бәрелешләре
дезертирлыкта г аепләнү. Немецлар кулында
әсирлектә. Исән кайткач, совет төрмәсендәге
тоткынлык... һ. б.
Бер кеше өчен, ай-һай. күпкә жыела
түгелме? Адәм баласы менә шуларнын
барысына да түзәргә, үзенең кешелеген
ахырг ача саклап кала белергә дә тиеш бит
әле. Ә мондый сыйфат, төптән уйласак. теләсә
кемг ә бирелмәгән...
Суг ыш турында безнең әдәбиятта күп
язылг ан. Вакыйг алар, г адәттә, сөйләү-тас- вир
рәвешендәрәк бара М. Әмирханов исә
героеның тормыш юлын күрсәтеп бирүдә яңа
алым тапкан Әсәрдә терс- исөн бер ветеран
үзе сөйли Теләсә кемгә түгел, журналист
буласы оныг ы Гүзәлиягә Анда да теләсә кая
түгел, диктофон тасмасына
Барлыг ы сигез тасма язылг ан. Яг ъни әсәр
сигез бүлектән тора дип әйтергә мөмкин
Башыннан кичкәннәрне ашыкмыйча, халыкчан
тел белән сөйли бу карт. Хәтере яхшы Өч ел
немец әсирлегендә, сигез ел буе совет тот -
кынлыг ында күрг әннәре тере, жанлы.
г ыйбрәтле картина булып күз алдыбызг а
килеп баса
Ике илдә ике төрле әсирлек Батар
барысы да конкрет вакыйг алар, төрле
холыктаг ы кешеләр, бәхәс-бәрелешләр,
күңелдәге эчке кичерешләр һәм. билгеле ки.
мәхәббәт маҗаралары аша үтемле,
ышандырырлык итеп тасвирлана Мин
махсус рәвештә әсәрнен эчтәлеген сөй-
ләмәскә. андаг ы төп вакыйг аларг а тук-
талмаска булдым Әсәр белән танышканда
укучы боларны үзе эхтәп табачак Шулай да
немец кызы Эрна белән булг ан «сәер»
мәхәббәте хакында бер катимә сүз әйтеп
узасы килә Яшь. ате мәхәббәт эшләрен
юньләп белеп тә бетермәгән әсир Хисамны
бер немец фермерына ялчылыкка бирәләр Ул
үзенен тырышлыг ы, яхшы мөг аләмәсе белән
хужанын ихтирамын яулый Анынкызы.
•гитлерюнген* оешмасында торган Эр- нанын
да иг ътибарын яулый ул. Тик бу мәхәббәт (әгәр
шулай әйтергә яраса) Хисам өчен бик
кыйммәткә төшә Очраклы вакыйг алар г ына
аны бу очракта үлем элмәгеннән коткарып
кала. Әйтергә кирәк, төрле милләттән булг ан
ике яшь кешенен мөнәсәбәтләре табигый,
ышандырырлык итеп бирелг ән
Әсәрнен башына бүтән геройлар килеп
керә лә. аннары юг ала икән, бу теләсә кайсы
проза әсәренен төзеклегенә зыян сала,
композицион бөтенлеген какшата Бу жәһәгтән
әлеге повестьта геройлар «юг алмый*, әсәрнен
урта һәм азаккы өлешләрендә янәдән калкып
чыг а. Сюжет түгәрәге ныграк тоташа дигән сүз.
димәк Моны авторнын әдәби унышы дип
бәяләргә мөмкин Без сержанттан полковник
дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөнир Исламов
һәм Хисамнын беренче мәхәббәте Рабиг а
белән алдаг ы сәхифәләрдә янадан очрашабыз
Утлар-сулар кичкән, суг ыш мәхшәре
чонгылына эләккән яшь офицер Хисаметдин
ничек исән кала сон° Суг ыштан сон туг ан
авылына кайтып, ул әле зи- ратнын череп
ауг ан яисә мич яг арга дип тотылг ан
койма-кирталәрен өр-янадан торг ыза,
авылдашларының ихтирамын казана.
Суг ышта нинди генә кискен, яман
халләрг ә юлыкмасын. Хисамны әнисе язып
биргән бөти, яг ъни дог алык коткара Анда г арәп
хәрефләре белән «Аятел көрси* сүрәсе
күчереп язылг ан була. Солдат Хисам аны
суг ыш буена әле гимнастерканың яшерен
кесәсендә, алс муенына таг ып саклый
Гомеренә үлем кизәнә башлаг анда ул яттан
белгән «Аятел көрси» сүрәләрен укый башлый
«Әллаһү тәәәә иләәһә идләә һүвәл- хаййул
каййүүм •
Дин. чыннан да. зур коч. Тарихның
сикәлтәле юлларында безнең милләтне, туг ан
телебезне, гореф-г адәтләрне фәкать дин
саклап калг ан, моны исбатлап торасы юк.
Шулай итеп, гап-г ади бер дог алык, юк. алай
түгел, тылсымлы бөти мөселман баласы
Хисамны һәрчак үлемнән коткарып кала.
Менә шушы идея, диннең мәрхәмәте
турындаг ы фәлсәфи юнәлеш әсәрнең
буеннан-буена диярлек кызыл җеп булып
сузылып бара.
Әсәр әгәр дә ике илдәге ике төрле
әсирлек белән генә чикләнсә, анда янадык
һәм тәэсир көче әлләни булмас иде. Юк.
автор үзенең дин һәм анык шифалы
йог ынтысы турындаг ы фәлсәфәсен мөһим
бер вакыйг а белән тагын да тирәнәйтә,
өскәрәк калкытып куя. Ерак Себердә. совет
концлаг е- рында, ул (ветфельдшер) бала
табасы хатынга операция ясауг а дучар ителә.
Тик бер шарт белән: әнкәсеннән калг ан
бөти-догалыкны укып, аны куенында саклаг ан
хәлдә. Марҗа хатын, исемен үзгәртеп,
мөселман диненә күчә калг ан очракта... Алг а
таба вакыйг алар әнә шулай көтелмәгәнчә
киеренке төйнәлә, тормыш мантыйгы җиңеп
чыг а. Ин мөһиме— хатын үзе дә, анын сабые да
исән кала.
Таг ын бер үзенчәлекне әйтеп китик.
Әсәрдә бүгенге көннәрнең «мәхәббәт
өчпочмаг ы* Илһан-Гүзәлия-Кәбир линиясе
аерым бер тема булып, әсәрнен
тукымасына үрелеп бара. Инде килеп,
повестька безнен арада яшәп яткан
замандашларыбыздан профессор Хатип
Миннег улов һәм язучы Камил Кәримов - нын
килеп керүе повестька тормышчанлык.
ниндидер яна төсмер өсти.
Кимчелекләрме? Бик тырышсаң, ала-
рын да табарга мөмкин. Әйтик, г ап-г ади бер
әсир Хисаметдинның атаклы маршал Жуков
турында, суг ыштан анын фәлән- фәлән
г анимәтләрне вагоны белән илгә төяп кайтуы
хакында педантларча төп-төгәл
саннар-мәгълүматлар белән сөйләп бирүе
ышандырып бетерми. Автор бу материалны
әсәргә «көчләп* үзе керткән дигәнрәк тәэсир
кала. Ә менә Муса Жәлил һәм анын язмышы
турындаг ы уйланулары бик табиг ый һәм
ышандыра да.
Чуарбикә. сөтбикә, жилбикә дигән
ясалма сүзләр әсәргә ятышмый, алар
ничектер төче янг ырый. кыланчыклык
төсмере сиземләнә.
Повесть азаг ында менә мондый юллар
бар: «Син кичергән авырлыклар, бәндә,
дог аңның могҗизалы көчен дәлилләү өчен
зарур иде...* Күктән иңгән вәхи әнә шулай дип
йомг ак ясый.
Кыскасы, бу әсәрне мин суг ышларны
кичкән догалык турындаг ы бер кыйсса дип
кабул иттем.