Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОНЕТЛАР


Син—үзең җыр, үзең көйдән моңланасың? Ямь
белән ямь, тәм белән тәм дошман түгел! Ник
бәхеттән, җаның бизеп, сызланасың, Ник
хәсрәтне гел хуш күрә синең күңел?
Әгәр ул көй,—бергә туган, чыңлап торган
Моң-аһәңнәр ашый икән колак итең,— Димәк,
алар тирги сине, күр, дип, бер җан Музыкада
таба алмый үзенең ишен!
Тыңла менә: бер калын кыл нечкә кылда Таба
лаек яңгырашын, эчке моңын;
Гүя бер ир, хатын, бала уртак чыңда
Сыздыралар бәхетле бер яшәү җырын.
Бер аваздан әйтә кыллар:—Сиңа бу, бел!
Ялгыз башың—дөньяда син кеше түгел!
Вакыт белеп, сәгать чыңын саныйм икән, Күрәм
икән көннең төнгә дүнгән чагын; Сулып барган
миләүшәгә карыйм икән, Күрәм икән бөдрә
чәчтә еллар чалын,—
Багам икән җәен куак чатыр сузып,
Көзен аннан җиргә яфрак коелганын; Билен
буган чал сакаллы көлтә булып. Яшел язның
кышкы гүргә җыенганын,—
Шул чагында уйлыйм синең гүзәл сының, Ул да
шулай вакыт җиткәч корыр, шиңәр. Өр-яңа бер
нәфис чәчәк үсмәс борын Синең шушы
чибәрлекне үлем җиңәр.
Вакыт—чалгы, барсын кыра берәм-берәм. Нәсел
калдыр, тарткалашып үлем белән!
Йолдызнамә миңа таныш. Тик мин ялан Укып
йөрмим язмыш сүзен, йолдыз санап. Әйтә
алмыйм, кайчан булыр яхшы-яман. Кайчан
килер үләт, ачлык, кайгы-газап.
Белә алмыйм табигатьнең әйтер сүзен: Кайчан
давыл, кайчан яңгыр яхут яшен. Әйтә алмыйм,
төнге күккә төбәп күзем, Падишаһның,
шаһзадәнең яшәр яшен...
Синең күзгә карап ләкин яхшы беләм,
Алар—йолдыз, алар миңа сөйли ачык:
Токымыңда саф гүзәллек гөлең белән
Тугрылыгың үрелеп үсәр, чәчәк атып.
Ялгыз калсак, алдан әйтәм, ниләр көтәр:
Гүзәллегең, тугрылыгың бергә бетәр.
Мәдхияләр җырлый алмыйм күпләр кебек,
Илһамланып, гүзәллектән һушым җуеп;
Чагыштыру эзләмим мин күккә менеп,
Күп язылган нәрсәләрне тиңдәш куеп.
Күпләр тиңли җырда гүзәл нәрсәләргә:
Ай, кояш һәм йолдызларга, ялкыннарга;
Апрельдәге тәүге назлы чәчкәләргә.
Җир-су биргән энҗе-мәрҗән, алтыннарга.
Ах, юк инде... Сөюем—тугры, җырым гадел.
Ышансыннар, дусны күрәм мондый хәлдә: Күктә
янган сихри нурлы йолдыз түгел. Җирдә туган
гап гади бер тыйнак бәндә!
Мактасыннар, үзем ләкин җөрьәт итмим,
Мәхәббәтем сатам диеп йөрмим ич мин.
Зур сәхнәдә куркуыннан ролен бозган,
Җитлекмәгән актер ничек үзен тотса,—
Яхут, дулап, усаллыктан ярсып кызган Тинтәк
кеше чыгырыннан ничек чыкса—
Мин дә шулай: сүз әйтергә куркып йөрим, Мәхәббәтнең
йоласыннан өркеп качам.
Яхут кинәт ашкын җанга давыл телим.
Гыйшык йөгем артык зур шул—ярсыйм-шашам.
Ах, бу хисне әйтсен иде сиңа җырым, Йөрәгемнән
булсын иде телсез илче!
Җавап сорар, мин ни дисәм, сөйләр чынын, Телдән
өстен, сүздән көчле—аның ирке.
Күрә бел син мәхәббәтнең шыпырт сүзен. Тыңлый
алсын гыйшык җырын сизгер күзең.
Юк, тыныч бул! Үлем мине мәхбүс итсә, Мәңге
бикле, мәңге ябык зинданында,— Синең белән
калыр өчен һаман истә,
Шушы җырда терелермен мин тагын да!
Укып баксаң бу җырны син, уйлан туктап: Ни
яхшым бар—багышладым барсын сиңа.
Үзем—туфрак, алыр шуңар кара туфрак.
Иң шәп нәрсәм—җаным гына калсын сиңа.
Тән нәрсә ул? Куркак сукбай кадап китсә,
Суалчанга табыш була, гүргә кереп. Югалтырсың
тәнем генә соңгы чиктә, Хәтерләрлек берни югын
үзең белеп.
Тәндә түгел, җанда минем бөтен җылым,
Ул—син һаман истә тотар йөрәк җырым.
Телсез музам тыйнак минем, тыңлап тора Тәгъбирчеләр
сиңа мәдех түккән чакта.
Кәгазь битен алтын каләм тырнап тора,
Матур сүзләр чигә алар синең хакта.
Кайберәүләр бик шәп яза, ярый! Ә мин Ишеткәндә
төче телле шома юллар,
Надан калган диндар төсле әйтәм: «Амин!» Язмый
гына уйлап торам матур уйлар.
Әйтәм шунда: «Шулай, шулай! Дөрес, бу хак!» Сине
мактап, күп хис өстим шушы җайда. Өстим, ләкин
эчтән генә. Сүзләр бу чак Уйларымнан артта тора,
әллә кайда...
Берәүләрне хупла шигъри тавыш өчен,
Мине үз күр яшьрен янган сагыш өчен.
Кем мактана нәсле-заты, хәле белән,
Кем—гайрәте, кем—киеме-ашы белән;
Кем—янчыгы, йорты-җире, малы белән.
Кем—лачыны, кем—эте һәм аты белән.
Төрлесендә мактанырлык төрле як шул, Тик
ул нәрсә аңа зур дан, аңа—бәхет. Ләкин
миңа болар бар да, бар да ят шул, Миндә иң
зур, иң бөек бер яңа бәхет!
Синең гыйшык кадерлерәк алтыннардан,
Кодрәтлерәк зур исемнән, таҗ-тәхеттән;
Сөйкемлерәк эттән, аттан, лачыннардан,
Горурланам: бәхетем зур бар бәхеттән!
Тик бу бәхет синең кулда, шунда—бәлам:
Тартыл алсаң, барысыннан мәхрүм калам.
Борын заман язмаларын карыйм ачып,
Укыйм гүзәл кешеләрнең йөрәк гамен;
Рыцарьларны, туташларны җырда язып,
Мактаганнар мәхәббәтнең ямен-тәмен.
Макталганда кул-аяклар, ирен-күзләр,
Җырланганда алар барсы күккә чөеп,—
Уйлыйм шунда: сиңа карый бу шәп сүзләр,
Борынгылар сының әйбәт ачкан, диеп.
Пәйгамбәрлек итеп алар, алдан күреп,
Синең сынны сурәтләргә уйлаганнар.
Тик безнең чор чибәрлеген, күп көч түгеп,
Тонык кына төсмерләүдән узмаганнар.
Бу заманның бәндәләре—гаҗиз без дә:
Күз күргәнне тел әйтерлек көч юк бер да
Шәрәф Мөдәррис тәрҗеиаюре