Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Караб
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...
Чыкты җилләр,
Купты тулкын—
Ил карабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
Каләмгә хитаб1
Каләм! Кальбеңдә2 ни сер бар—гаян ит3, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит4. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар—сөйлә безгә! Бабалар кабре янында күңел зар,
Аталар рухының армандәсе5 бар...
Кара тупрак тулы мәзлум6 нидасы7 8,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы4?..
1 Хитаб эндәшү, мөрәҗәгать
1 Кальб (калеб) — күңел.йөрәк
1 Гаян итү ачып салу,аныклау
1 Баян итү - сөйләп бирү
3 Армайдә - теләк,өмет
6 Мәзлум җәберләнгән, рәнҗетелгән
7 Н нда - зар-ы нгырашу.
8Фида
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар—гаян ит, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә.
Ни моңлы уйларың бар—сөйлә безгә!..
Рәсем
(Нәвоидан)
Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан. Биткәенең иң очында миң яраткан; Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!
Сеңеп җиргә, менеп җилгә, булып бу, Агып кичмәктәдер гөрләп агымсу.
Агач, ташлар тынып, таулар да тыңлар, Менеп таштан, очып ташка, төшеп су,
Ага гөрләп, ага зарлап агымсу,
Китә йомгакланып-йомгакланып бу.
Качан, балкып, җиһанга тулды якты, Килеп, нур агьлаган тауларны бакты,—
Дәрийгь4, нур күз яшен бәллүр10 санды. Кереп әлванга", ал канга буянды.
Ишет төннәрдәге былбыл фиганен12, Аның да бакчы, залим, якты җанын.
Очып, чүлләр кичеп, таулар ашып. Килеп төшкән микән, башкай адашып?
Ят илнең яд итеп якты кояшын, Камышлы суларын, кырчынлы ташын,
Тавышлар чыңрауын ул саф һавада. Сагышлар яңратып иркен далада,
Ерак диңгездә ул кышлар кичергән. Чит илләрдән гариб13 моңлар китергән.
Исәрме җил тугай буйлап, Җылармы кыз моңын сөйләп, Көләрме шатланып, көйләп. Агач, таш зчләре шаңрап, Киләдер бер нида14 яңрап!..
» Дәрийгь (доригъ) үкенеч.кызганыч
Бәллүр (биллүр) хрусталь Әлвам таслар
Фиган (фогон.фоган) ярдәм сорап ялвару Гариб моң чит-ят мон Ннда зар-ынгырашу
Хәялдан15 сүз ачып, берничә галим Ачык күрсәттеләр... аларда барны: Очырдылар «тат»ын татар башыннан, Чыгардылар бит «ар»лыкка татарны... Гаҗәп түгел сабый—итә сабыйлык. Гаҗәптер әмма галәмдә габилек16
Куанды ил, канат какты мәләкләр, Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде!.. Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син, Кияү булсаң да, ул туйга түгел син! Җиһан тормыш туен иткән чагында, Синең урның—үлекләр аймагында.
Гөрләгән сулар башында, Тыңлагыз, шунда үтәр— Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр Моң сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы, Рәнҗемим, зинһар, күтәр! Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Ни газизрәк—бу ватанмы? Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр!
Урамнан һәм базардан чүплә сүзне. Алар бетмәс борын—барма еракка! Тупаста булса тел илнең колагы, Уеңны уйдырып сал шул колакка.
Урысча күп сүзең, азы татарча, Белалмыйм, кем син—урысмы, татармы? Ничектер белмәдек исме шәрнфең: Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер. Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Атам-анам йорты өчен Булса мең җаным фида, Туган-үскән җирем өчен Соң тамчы каным фида.