ШИГЫРЬ ТАҖЫ
Ачыл, ЧӘЧӘК, КОЯШ нурында!..
Сүз бирелгән безгә—әйтер өчен ни-хәл барын Уйлар кырында... Табигать ул телсез дөнья түгел— сөйләп тора үзе турында, яңграп җилнең җитмеш кылында...
Аваз сала кошлар—меңтавыштан, көйли чишмә—үзе хакында. Ачылырга көнгә!—Көнбагыштай!— Тик шул хыял иҗат халкында— ачылмаса, тына акын да...
Төннәр буе ут яндыру нигә, күрми калсаң таңнар атканын?.. Милләт, милләт, диеп, оныта күрмик Илләт суы иңрәп акканын... Чәчәкашар кортлар артканын...
...Мин үземне күптән сөйләттерәм, ачыла йөрәк шактый көттереп.
Әй, җәелгән Шигырь таҗы җирдә— мәңге булмас, җыеп, бетереп— чәчәк җанын булмый үтереп...
Сөйли җиһан—үзен ишетер өчен, көзге ясый—үзен күрергә.
Лена ШАГЫЙРЬҖАН шагыйрә. Татарстанның атказан/ан сзшать шииек.чесе; 4 Мачдерзчз куңеч». 4 Боҗра /ич Хоҗрз», вСа/ыкчак-чык» һ 6 китаплар авторы Татарстан чздзният чинш тр.чы/ы /ич Язучъсчар берчегенең һ Такташ исечендме адеби премиясе чауреаты. Казанда яши
Кара такта сөя—акбур төсен, ак таш битен ача—күмергә: Тел хакына алар гел бергә...
Кара коелма син, йолдыз түгел, чыра гына сүнсә кулыңда...
Үз телемне сөюдән дә артык, үз телемдә сөйләүдән дә артык Бәхет очратмадым юлымда,— ачыл, Чәчәк, кояш нурында!..
И, Телем син-
Иделемдә йөзгән ак балыктай, и, Телемдә йөзеп карадым!.. Иңләп-буйлап, чумлап төбенәчә— шигьрем булды көймә-карабым...
И, Телем син, иңле Иделем син, синдә—назым, синдә—ярсуым. Идел суы кебек эчтем сине, сусынымны бастың, Җансуым!..
2009
-Иделем син!..
Сине яклап күпме җырлар яздым, авыз суларымны корытып... Җиде-ят бит белми синең тәмне, карамаган килеш бер йотып...
Җир йөзендә күп лә су-дәрьялар, тирәндерме алар, бик киңме...
И, Телем син! Аһәң-аваз суым!— Синнән башка яшәү мөмкинме?!
2008
Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!..
Якты язларның тансык хуш исен Яңартасыз күк күңел бакчамда.
Сезгә ашыгам, язгы ташудай, Ялгызлыгымнан чыгып качканда— Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!..
Яз җитү белән, сез яшәрәсез,
Шул серне миннән ник яшерәсез? Нилектән болай һаман сез бергә,
Ник болай рәхәт сез булган җирдә?— Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!.. Әйдәгез әле, бергәләп тагы Җырлыйк җырларны—сезнең хактагы: Уятыр, бәлки, сөю утларын Шул дәртле көйләр—без яшь чактагы...
Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!.. Очып күңлемә керче, күбәләк,
Моңлы җаныма үрелче, гөлем! Беләсездер сез сөюдән башка Җирдә яшәүнең кызык түгелен...
Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!.. Көйләгез миңа мәхәббәт җырын, Ачыгыз миңа бергәлек серен—
Дөнья салкыны туңып үләрлек, Сыенышмасаң береңә берең—
Абау, гөлләрем, күбәләкләрем!..
Сусыз акчарлак
Тагын кайтып төштем үзе мә мин үземне үзем сагынып
Л Ш.
...Заманында шундый җырлар белән мин коткара идем үземне,
Кабат-кабат кайтып төшеп үземә, ялгый идем шигъри сүземне...
«Үзем» дигәнем ул асылым булган, хәятымның төше-үзәге!
Хыялыма җегәр биреп торган хисләремнең асыл бизәге.
Елларга ияреп, хыяллар да ераклаша барды, читләште.
Күңелем исә явыз рухка очрап, кырысланды, шактый этләште.
Үкендерә... Коеналмыйм инде хыял дәрьясына чумып мин.
Әйләндерә алмыйм юкны барга, йомыкый булмасам да, йомык мин...
Калды дәрья, әле дә ята җәйрап...
Тик теләк юк иңләп йөзәргә.
Чал бер дулкын үзе киңәш бирде хыялдан дип вакыт бизәргә...
Ярый, дидем, чыктым коры җиргә, үз үземнән, имеш, качарга.
Басып торам, охшап—яр читендә сусыз калган акчарлакларга...
2007
Ачы сагыну
Сагыну уты өтә йөрәгемне: күрешү өмете чөнки өзелгән... Бердәнберләр, алыштыргысызлар хәтер дисбесенә тезелгән.
Ишетәм күк кайчак дәшүләрен, тутыргандай бушлык сагышын. Шул авазлар гына көйлидер күк гомерем елгасының агышын.
Үз көенә йөзми инде көймәм, хәтер ярларына тукталып.
Очып китәлмыйсың хыялда да «күреп кайтыйм» диеп укталып.
һәр югалткан җанга «көтәм!» диеп хәбәр салалмыйсың талпынып. Йөрәгеңне ут ялкыны сыман куырып ала юклык салкыны.
Ямансулап, гаҗизлеккә батам, бер чара юк—шунысы йөдәтә. Бергә чаклардагы бәхетемә сагыну белән түлим йөзләтә...
Ах, юксыну!..
Өмет белән генә
татлы икән бит син кешегә...
Җан күшегә... догалардан гайре бер дәва юк Сагыну хисенә...
Бер ялтырап китәр...
Кызык түгел дөнья, белдек бөтен серен— әләм итеп элгәч бар да күңел керен... Тоташ яңгырлар да юып бетералмас... Безне бу җиһанга кабат китералмас иске яңалык та, яңа искелек тә...
Хәтта күктән төшкән яңа Изгелек тә...
Без кичергәннәрне, безнең күргәннәрне беркем беркайчан да аңлап җитмәс мәңге...
Өр-яңадан безне берни тудыралмас, күмелеп кала барса җир-балчыкка алмаз. Яңа буын туар, искелекне куар,
Кеше исә һаман үзенекен «куар»... Болыт чыккан арты Кояш чыкмый калмас. Бер ялтырап китәр яңгыр юган алмаз... Күмелер әмма кабат сазлык-былчыракка... Күнегеп беттек инде шундый һәр очракка...
2009
Гомеркәйләр кире кайтканда...
Чыгып китим ерак сәфәрләргә, өйдә ятып, җаннар мүкләнде. Йөрәк-йортның иске чардагына кошлар түгел, җеннәр төпләнде.
Ишек-тәрәзләрне шар ачыйм да, бикләп-нитеп тормый капкасын, Чыгып китим әле... Көтмәсеннәр, белеп булмый кайчан кайтасын...
Кем белә бит, бәлки бик еракта— кайтмас җирдә торып калырмын.
Ара тирә—мине җуйганнарга җилләр аша хәбәр салырмын...
Чыгып китим юлга үз җаема, җәяүләпме шунда, очыпмы... Югалтмыйча—Күңел кыйбласына юл күрсәтеп торган өч укны:
Берсе—атам-анам туфрагына, икенчесе—сөйгән ярыма...
Өченчесе—гомерем елгасының мине көткән ташлы ярына...
һәм утырып шунда хәл алырмын, үткән гомерләрне сагынып.
Баш очымнан очар язлы-көзле кьф казлары канат кагынып...
Үткән гомеркәйләр кире кайткач, кузгалырмын кызык сәфәргә...
Җанга җыелып калган саф хисләрне ләйсән яңгыр итеп чәчәргә...