Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕЖИССЕР ХЫЯЛЫ ҺӘМ КЫРЫС ЧЫНБАРЛЫК


Бу истәлегемне чагыштырмача аз вакыт—нибары тулыр-тулмас ун ел чамасы— таныш булган, аралашкан, хезмәттәшлек иткән бер шәхес хакында кыскача гына язармын дип башлаган идем. Тик, хәтер янчыкларында актарынып, булып узган хәлләр, аларнын әһәмияте хакында уйлана торгач, хикәямнен кинрәк буласын
анладым Кайбер вакыйгалар, фактлар тәфсилләбрәк тасвирлауны сораса, гомум иҗтимагый күренешләр дә тиешле игътибарга лаек булып чыктылар
Шулай ук анын үтенече, хәтта басымы астында диярлек, ягъни үзем әллә ни теләмичә, ниятләрнең аклануына ышанып бетмәгән хәлдә икеләнеп кенә тотынган бер эшем, дөресрәге, эшчәнлегем юнатеше ул үзе арадан киткәч тә дәвам итте, кәсебемнең бер өлешенә, хәтта тормышымның бер мәгънәсенә дә әйләнә язды. Махсус проектка әверелде
Ул сәхнәгә куйган спектакльләрнең, тамашаларның кайберләре безнен буын кешеләре күңелләрендә хәзергә кадәр саклануы да шик тудырмый Әмма анын ин зур мөмкинлекләре тормышка ашмаган хыял рәвешендә үзе белән бергә китеп барды.
Анын актив ярдәме белән дөнья күргән кайбер
китаплар хакында укучыларның. «Карале, татар тарихын болай да язып булган икән бит!*—дип сокланулары һаман истә.
Димәк, Дамир (Раид) Равил улы Сиражиев (1954—1998) турында тәфсилләбрәк сөйләргә кирәк икән.
Әлбәттә, үземә яхшырак таныш сыйфатлары хакында сөйләргә тырышырмын * * *
Ректораттагы эш бүлмәмә алар дүртәү килеп керделәр Аллан телефоннан сөйләшеп куйган Разил Вәлиев. егетләр күрешеп, утыруга ук. атар белән таныштырып чыкты
—Режиссер, депутат Дамир Сиражиев,—диде ул әүвәл
Күпереп торган чем кара чәчле, шундый ук кап-кара кырыкма сакаллысы вәкарь белән генә башын изәп куйды.
* Журнал варианты
Режиссерның исемен элек тә ишеткәләгән. кайбер спектакльләрен караган булсам да. үзен, чандыр гәүдәле жыйнак кыяфәтен беренче мәртәбә күрүем иде Чем кара күзләре көч һәм жегәр чаткылары белән янып, кыяфәтендә тәвәкәллек. кискенлек чагылса да. бер үк вакытта үзендә шикләнгәнлек сыман нәрсәдә сизелеп ала иде.
Килүчеләрдән калган ике егетне—Рәшит Баһаветдинов белән Фәрит Хәмидуллинны. элекке комсомол хезмәткәрләрен—беренче мәртәбә күрүем иде
Яңа танышларның өчесе дә утыз белән кырык арасындагы, ягъни ир-атларнын ин өлгергән, житлеккән чорындагы кешеләрдән булуы игътибарымны жәлеп итте Болар юк-бар белән генә йөрмиләрдер дип уйлап куйдым
Хәер. Разил Вәлиев үзе дә вак-төяк белән йөрүчеләрдән түгел. Анын белән моңарчы да беркадәре аралашкан идем, ул Казанга килгәнче бөтенләй тузып, тәмам таркалып бетә язган республика китапханәсен аякка бастыра башлаганлыгын, хәтта анын рәсми статусын Милли китапханә дәрәжәсенә күтәрүгә ирешүен дә яхшы белә идем. Берничә мәртәбә шул китапханәдә яна бүлекләр, жөмләдән. сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеген оештыру буенча киңәшләшкән, фикер алышкан да идек.
Очрашуны оештырган кеше буларак. Разил. үгезне мөгезеннән тотып дигәндәй, сүзне турыдан башлады. «Хәзерге форсаттан файдаланып, халык, милләт өчен файдалырак берәр конкрет эшкә тотынасы иде. Мәсәлән, татар мәдәниятен, туган телебезне, сәнгатебезне саклау, яклау һәм үстерүне максат итеп куя торган, шул юнәлештә инициатива күрсәтеп, кайбер конкрет эшләр белән шөгыльләнә торган бер хәйрия вакыфы—махсус фонд оештырасы иде,—диде ул —XX гасыр башында да мәдәниятебез хәйриячеләр ярдәмендә үскән бит! Патша хөкүмәтеннән бернинди ярдәм булмаган хәлдә. Мәсьәләне «алай кирәк, болай кирәк!» дип коры сөйләүләргә генә кайтарып калдырмыйча, нәрсәләр һәм ничек эшләргә кирәклекне эштә, гамәлдә күрсәтәсе иде
«Менә бу егетләр,—диде Разил. тагын йомгаклап.—шундый изге ният белән йөриләр. Алар билләрен буып, жиннәрен сызганып эшкә тотынырга әзерләр!»
Ниятнен изгелеген таныган хәлдә, анын нечкәлекләрен белеп бетермәвемне әйтеп, берничә сорау бирдем.
—Элекке вакыфлар хәйрия юлы белән төрле байлардан жыелган зур милеккә таянып эш иткән. Ә сезнең фондыгызның андый байлыгы бармы сон° Аннары, элек мәктәп-мәгарифкә, матбугат һәм сәнгатькә конкрет байлар реаль ярдәм күрсәткән, ә безнен хәзер андый байларыбыз кайда, булса, кемнәр алар0 Һәм хәзер, гомумән, андый кин күнелле. ихлас юмарт кешеләребез бармы сон? Безнен халык исә, турысын әйткәндә, тулаемы белән милексез, ярлы кешеләрдән тора. Өстәвенә рухан люмпенлашкан кешеләрдән гыйбарәт түгелме соң?!
Сорауларым сагаеп кына утырган егетләрне бераз аптыратыр, аларны татлы иллюзияләрдән айныта төшәр дип уйлаган идем. Тик. моңарчы кыска-кыска репликалар белән чикләнеп утырган Дамир Сиражиев. шул сорауларны гына көткән шикелле, кызып-кызып, хәтта очынып-очынып дигәндәй, сөйләргә кереште, фикерләрен куәтләп төрле дәлилләр китерә башлады. Мәсьәләнең матди ягы да төрле яктан уйланылган икән. Әгәр акыл белән эшләнелсә, акчасы да табылачак икән. Ничекме? Мәсәлән, фонд янында, анын канаты астында алу-сату буенча берәр сәүдә ширкәтеме яки җитештерү цехымы булдырылачак. Шул оешма кергән файданың бер өлешен фондка бирәчәк. Димәк, яхшы китаплар чыгарырга, кониерт- спектакльләр куярга мөмкинлекләр туачак дигән сүз. Ә акча, һичшиксез, булачак, мөмкинлекләр бар хәзер!..
«Алу-сату дигәч, хәрәмләшү дә китә дигән сүз . »—дип. Дамирны бүлдереп, сәвитчәрәк акыл сата башлаган идем. Разил шунда ук жавабын тапты:
—Ә Хөсәеневләр. Акчуриннар. Апанаевлар, Яушевлар сәүдә итмәгәннәрме соң? Гомумән, сәүдәдән башка татар баен—татар хәйриячесен күз алдына китереп буламы? Кулына кергән акчанын бер өлешен ихлас күңелдән хәйрия юлына, хаткын мәнфәгатенә тотсан, сәүдәгәрлектән кергән мал да хәләлгә әвереләдер инде!
Мин тагын икеле-микеле шикләнүләр белдерергә теләгән идем, Разил мәсьәләнен башка ягына басым ясады:
—Эшләп карамыйча торып идеяне кире кагарга кирәкмәстер. Эшләп карасыннар әле! Барып чыкмаса. туктарга бер вакытта да сон булмастыр, минемчә Ният әйбәт, теләк изге бит!
Мин барыбер егетләрнен ни өчен университет ректоратына, нәкъ минем янга килүләренең сәбәбен аңлап бетерми идем әле, шуны да ачык итеп әйттем Разил анлатгы:
—Берәр фонд оештырыр өчен бездә, канун буенча, андый фонднын кирәклеген таныган, шуны раслый торган, ин мөһиме, аның эшчәнлеге өчен үз өстенә беркадәре җаваплылык та ала торган рәсми учреждениеләр, оешмалардан хуплау кирәк икән Бер гарантияне Милли китапханә бирә Бирде дә инде' Әгәр мәшһүр император университетында татар факультетын оештыруны хат иткән галимнәр дә у най сүз әйтсә, мәсьәлә жинел чишелер иде. Менә шундый үтенеч белән нәкъ сезнен янга килеп утыруыбыз. Иң зур, иң абруйлы уку йортыннан ярдәм өмет итеп, ярдәмгә ышанып килдек.
Шулай итеп, визитнен төп сәбәбе аңлашылды Мин исә. атар идея, ягъни фонд- вакыф хакында миннән тарихи белешмә сорыйлар дип уйлап, үземчә әлләкемсенеп. «югары материяләр» хакында акыл сатып утырган булам «Ярар,—дидем,—теләк ихлас, ният катгый булса, университет гыйльми советынын карарын атырга тырышырбыз. Шундыйрак юнәлештә бер тәҗрибәбез бар инде Тик фонд өчен акча бирү хакында сүз булмасын иде: үзебез дә авызны ачсак, үпкәбез күренерлек хәлдә, штатларны кыскартып, лабораторияларны яба башладык инде Тагын андый эшләр артыннан йөрергә үземнен дә шәхсән мөмкинлекләрем, вакытым булмаячак •
Шул сүзләрне генә көтеп торгандай, Разил, тиз-тиз сөйләп, миннән бернинди башка эшләр кирәк булмавын, калганнарын егетләрнен үхтәре башкарачагын әйтте Дамир исә, Разилнен һәр сүзе саен «әйе, әйе!» дигән сыман ияк кагып, кулларын изәп, сүз барышыннан канәгать булып утырды Калган ике егет, Рәшит белән Фәрит тә, елмая төшеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагалар иде
Егетләрнең болай сүздә генә бирелгән, әле сәнәк белән суга язылган ризалыктан шулкадәре сөенүләренең сәбәбен мин соңрак белдем Разилнен әйтүенә караганда, башта «Татар йорты* дигән берәр зур мәдәни үзәк дәрәҗәсендә сәүдә фирмасы оештыру планы туган икән. Тик ул идея кайбер дәрәҗәле җитәкчеләрдә, югары оешмаларда хуплау тапмаган Яналыктан курыкканнар, күрәсен Ни дисән дә. совет хакимиятенең ажгырып торырлык көче калмаса да, кыжырыныл маташкан еллары иде бит әле Шуңа күрә егетләр әлеге идеядән өлешчә баш тартып, шушы фикергә—Милли китапханә, Университет ярдәмендә икенчерәк юнатештәге фонд оештыру фикеренә килгәннәр һәм ректоратка кергәннәр икән
Гыйльми советта (аның утырышына Разил белән Дамир да килгәннәр иде) мәсьәлә, кайбер вак-төяк сорауларны исәпкә алмаганда, жинел хәл ителде Чөнки күптән түгел, 1986 елда. КДУда татар филологиясе, тарихы һәм шәрекъ телләре факультетын ачуны бертавыштан хәл иткән (университет тарихында сирәк күренеш) гыйльми совет ул елларда милли мәсьәләгә карата сизгерлек күрсәтеп килде Безнең кайбер садә, наив романтикларыбызнын урамнарда «татар университеты ачып», дәресләр уздырыр өчен аудиторияләр эзләп йөргән еллары иде бит КДУда татар факультеты ачылуга карата бер профессорның (акыллы яһүд кешесенең) елмаеп «Кайчакларын паровоз алдыннан чабуы да файдалы* дигәне хәтердә Кыскасы, фонд оештыруга фатиха бирү мәсьәләсе тиз һәм уңай хәл ителде. ,
Әйе, Разил әйткәнчә, моннан сон мина фондны оештыру буенча әллә ни мәшәкатьләр күрергә туры килмәде Ара-тирә егетләрнен кайберләре яки Дамир ү »с килеп киңәшеп, әйтик, фонднын уставы, анын кайбер үзгәрешләре һәм гомумән эшләрнең ни дәрәҗәдә баруы белән таныштырып киткәли иде Мәсьәлә юридик яктан тәмам хал ителер алдыннан Дамир тагын килеп чыкты һәм миннән «Татар теле
Һәм мәдәнияте* («Татарский язык и культура») дип исемләнә торган яңа фонднын рәисе булуга ризалыгымны сорады.
Мин икеләндем, хәтта каршы да булдым Чонки ректоратта болай да исәпсез- хисапсыз административ эшләргә күмелеп утыруым артыгы белән житкән иде. Дамир исә чигенергә һич тә уйламый. Шомырт төсле күзләрен ялтырата-ялтырата туры карап, минем кандидатурамның ин лаек, хәтта «бердәнбер* икәнлеген кабатлый: тарихны, культурабызның узган чорын белүемне искәртә, «нык принципиаль* булуымны да әйтә. Ниһаять, фонд башында университет профессоры торунын да фонд өчен горурлык икәнлеген искәртә. Мактаганны кем яратмый? Минем дә йомшара башлавымны, әле генә олылап телгә алынган «нык принципиальлекнең* дә тупсалары бушый баруын сизгән Дамир һөжүмгә икенче яктан күчә:
—Финанс, акча-макча мәсьәләсенә килгәндә, бер дә борчылмагыз, сез генә түгел, хәтта фонднын үзе дә финанс-хужалык проблемалары белән шөгыльләнмәячәк. Сәүдә эшләрен фонд канаты астында оештырылачак «ТатАрт», ягъни «татар сәнгате* дип исемләнәчәк махсус үзәк башкарачак Алу-сату белән эш итү, акча табу, анын кеременнән фондка өлеш чыгару бары «ТатАрт»нын гына өстендә булачак. Димәк, дәүләт алдындагы исәп-хисапны, тиешле сатым-налогны да, кирәге чыкса, юридик җавапны да шул «ТатАрт* үзе бирәчәк! Сез бары идеолог кына булырсыз. Идеолог кына! Без сез кушканнарны гына эшләрбез. Сез кирәк дигән эшләрне йөгереп йөреп башкарырбыз. Сез әйткән кирәкле китапларны бастырырбыз, бушлай халык арасында таратырбыз. Төп максатыбыз туган телебезне саклау, үстерү, милли мәнфәгатебезне яклау булыр! Телисез икән, ипи тотып ант итәрмен! Риза гына булыгыз!..
Минем яхшы ук йомшара башлавымны тоеп алган Дамир тагын да дәртләнә төшеп болай дип өстәде:
—Фонд өчен кирәкле ике-өч кешенең хезмәт хакы «ТатАрт» тарафыннан түләнәчәк. Алар, ширкәт штатында исәпләнсәләр дә. фонд өчен генә эшләячәкләр Сезгә дә хезмәт хакын шуннан билгеләрбез!
Сонгы тәкъдимнән мин шунда ук кискен рәвештә баш тарттым (ул елларда «профессорлар хәерчелеге» башланмаган иде әле). Кеше җәмгыятькә вә үз кавеме өчен нәрсәнедер бөтенләй бушка эшләргә тиеш—бу минем иманым, дидем. Үзем эчтән генә «рәте-ние булмаса, тәртәгә тибеп китеп барырга да җайлырак булыр» дип уйлап куйдым. Дамир исә нәрсә уйлагандыр, анысын белмим, әмма бу сүзне сөенеп дигәндәй кабул итте, хәтта «профессорлар хәерчелеге* башлангач та әлеге мәсьәләгә кайтып тормады.
Хезмәт хакына дигән нәрсәгә болай махсус тукталуым тикмәгә түгел. Ара-тирә тормыш шартлары, матди мөмкинлекләр хакында сүз чыкса, кайберәүләр, «синен фондың бар», дип, мәгънәле рәвештә төрттереп куялар. Ләкин фонд оешкан көннән алып бүгенгә кадәр аннан бер тиен дә хезмәт хакы алганым булмады. Үземнен хезмәтләрем кергән (редакторлык итүем һәм мәкаләләрем басылган) китаплар чыкканда да акча өмет итмәдем Бары унбиш-егерме. кайчакларын утыз-кырык нөсхә китап алып, аларны ин элек кафедрам хезмәткәрләренә, аспирантларга, кирәксенгән, кызыксынган каләмдәшләргә, дусларга өләшүдән, хәтта чит илләрдәге коллегаларга җибәрүдән тәм таптым. Кыскасы, «гонорарым»—шул китаплар, өләшүләрем исә чын бәйрәмнәрем булды. Бу гадәтем һаман да дәвам итә
Болар хакында тәфсилләбрәк язуым тикмәгә түгел: мөнәсәбәтләрнең шулай акча-макчадан өстенрәк урнашуы бөтен яктан да уңайлы, файдалы булып чыкты. Дамир Сираҗиның үзе белән дә, «ТатАрт»тагы башка егетләр белән дә акча хакында сүзгә килү, ямьсезләнү, рәнҗешү күренешләре булмады Аллага шөкер! Дамир вафат булып, анын мирасы тирәсендә туганнары, варислары арасында беркадәре ыгы-зыгылар чыккан вакытта да миңа жил-янгыр тимәде
Димәк, җыеп әйткәндә, татар телен, мәдәниятен яклау, үстерү буенча махсус фонд оештыру хакындагы фикер-идеянең барлыкка килүендә минем турыдан- туры катнашым юк икән Бу хакта махсус әйтергә теләвем очраклы түгел. Берничә мәртәбә матбугатта «М.Госманов оештырган махсус фонд» ише фикерләр яңгырап алгалаган иде Дөреслектә идея тәүбашта бүтән кешеләр—Дамир Сираҗи һәм Разил
В&лиевләр башынла туып, аларнын тырышлыклары, үҗәтлекләре нәтижәсенлә барлыкка килгән, тормышка ашкан иде. Болардан да төп иниииаторнын һәм ин нык җигелеп эшләүченен. йөгереп йөрүченен Дамир Сиражи булуы. Раэилнен исә идеолог, кинәшче. әйдәп баручы икәнлеге сизелеп торлы мина Үзем исә хәрәкәткә бары юл башында гына, ягъни фикер-идея туып, оешып өлгергәннән сон. дөресен әйткәндә, теләр-теләмәс рәвештә, икеләнеп кенә кушылучы, анын баштагы чор эшчәнлегенә чамалы гына өлеш кертүче булдым.
Хәзер уйлап, аналихлап карасам, хәйриячелек эшен җанландырыр өчен Дамир тәкъдим иткән юл—фонд янында сәүдә үзәге, ширкәт сыман бер нәрсә оештыру моделе—ул чор. халыкта хосусый милек булмаган шартлар өчен бердәнбер мөмкин, шунысы белән шактый дөрес алым булган икән Иҗтимагый актиалыкнын б> моделе үзен аклады дип әйтергә мөмкин
Әлбәттә, фонднын шулай әкренләп тәмам оешып җитүенә, махсус исем алуына мина да актив катнашырга туры килде. Әгәр фонд тарафыннан чыгарылган беренче басмаларда нашир сыйфатында анын исемен белдергән сүхләр кыскартылган рәвештә «ТЯК» (янәсе «Татарский язык и культура») дип бирелгән булса, бераз сонрак рәсми исем «Жыен»га үзгәрде. Сәбәбен алга таба күрербез
Фонднын актив эшли башлаган, хезмәттәшлекнең нәтиҗәлерәк барган чоры анын офисы Чехов белән Лесгафт урамнары чатындагы йортнын беренче катында булган чагына туры килде бугай
Фонд алдына куелган бурычлардан башкарылган беренче эш сыйфатында 1990 елда Михаил Худяков китабынын яңа басмасы чыгарылуын атарга кирәк
Шулай итеп, милли хәрәкәтнен шактый көчәйгән, кин канат җәйгән чорында Михаил Георгиевич Хуляковнын хезмәте дә иҗтимагый аныбыз үсүгә үз өлешен кертте дип әйтергә мөмкин
Ниһаять. Худяков китабын бастыруның республикабызда үзешчәнлек юлы белән китап чыгару хәрәкәтенең беренче карлыгачларыннан икәнлеген дә әйтү артык булмастыр Моннан сон андый китаплар чыгару кин колач җәйде
М Худяков китабынын 1990 елгы басмасы тудырган тәэсирдән канәгатьләнү безне 1991 елда Карл Фукснын татарлар хакындагы хезмәтләрен җыеп. - Казанекис татары» исемендә аерым китап рәвешендә чыгаруга китерде Китапка галимнен төп ике әсәре: «Краткдя история города Казани* һәм -Казанские татары в стагистичсском и этнографичсском отношениях» дигән хезмәтләре кергән иде )
Бу юлы инде китапнын яңа басмасын чын-чынлап репринт (ягъни төгат фотокүчермә) ысулы белән бастыру мөмкинлеген таба атлык Техник җайланмалары булган типографияне, тырышып эзли торгач. Дамир тапты Хәтта басманын кәгазен дә сайлау, аны XIX гасыр кәгазенә охшаганрак итүгә ирешү дә анын идеясе булды Күп тираж белән басылган, нигездә бушлай таратылган китап тиз арада күпләгән укучыларын тапты, аларнын ихтирамын казанды
Табигате буенча гадел, гел дөреслеккә омтылучан чын гуманист Карл Фукс татарлар турында язган чакта читтән торып яки өстән аска карап, кайбер авторлар сыман үзе өчен анлаешсызрак күренешләр хакында борын җыерып яисә мыскыллап сөйләми, бәлки предметны белеп, вәзгыятьне анлап яза Гореф-гадәтләрдәге үзенчәлекләрне күрә белүдән тыш. у най сыйфатларны, өстенлекләрне махсус билгеләргә онытмый, кимчелек, житешсепек дип исәпләгән нәрсатәр хакында да гап-гади итеп әйтү осталыгына ирешә Кайбер сәеррәк күренешләрдән жинелчә. дустанә рухта көлә дә белә Ләкин мондый юлларны укыган чакта синдә ризасызлык яки хурлану хисе тумый Баксан. татарлар турында кешечә дә язып була икән' Жыеп әйткәндә. К Фукс-рус һәм европалы авторлар арасыннан тәүгеләрдән диярлек булып Казан шәһәре һәм андагы татарлар хакында беренче гыйльми объектив, гуманистик рухлы тарихи, этнографик хезмәтләрнең үрнәкләрен биргән үзенчәлекле галим ул.
Алга йөгереп шуны әйтәсе килә: 1991 елгы башлангычны дәвам итеп, «Җыен» фонды 2005 елда Карл Фукс хезмәтләренең күпкә тулырак җыентыгын бастырып чыгарды Элекке китабы нибары 210 биттән генә гыйбарәт булса, сонгысы 480 битле булып, галимнен тормыш юлына, эшчәнлегенә караган документлар, фоторәсемнәр белән истәлекләрне дә эченә алган Матур бизәлештә чыккан китапны жәмәгатьчелек шулай булырга тиеш дигән төсле тыныч һәм җылы кабул итте. Хәзер фонд галимнен төп хезмәтләрен татар теленә тәржемә итүне оештырып, аны «Шәхесләребез» сериясендә чыгаруны планлаштыра.
90нчы елларның беренче яртысы һәм урталарында нәшер ителгән төрле китаплар арасында заманасында күренекле, ләкин соңрак билгеле сәбәпләр аркасында исеме оныттырылган тарихчыбыз Һади Атласинын «Сөенбикә»се дә бар (1992) Элекке чор язуыбызны өйрәнергә теләүче яшьләребез өчен күнекмә кулланмасы да булсын дигән ният белән текст биткә-бит янәшә урнашкан ике язуда—гарәпчә дә, кирилицада да бирелгән иде.
Шул елларда чыгарылган китапларның мөһимнәреннән берсе сыйфатында бөек мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринскийнын үз чорында ук русча язылган «Россия и Восток» исемле китабын атарга мөмкин (1993). Совет чорында авторнын гел пантюркизмда, ягъни төрки халыкларны башка милләтләргә каршы куюда, башкаларга карата дошманлык анын уздыруда гаепләнүе хөкем сөргән иде Баксан. беренче төркичә гәзит «Тәржеман»нын нашире Русия шартларында төрки халыкларнын да. башкалар кебек үк, тигез хокукка хаклы булуын теләгән, шул теләген алга сөргән, раслаган фикер иясе икән.
Китап басылып чыккач, аны Мәскәү һәм Петербурглардан. Симферопольдән соратып алдылар. Димәк, китап үзенен әһәмияте белән милли кысалардан чыккан икән.
Кырымлы кардәшләребезнен сонрак хәбәр итүләренә караганда. Кырымга кайтып, анда нормаль хәлдә урнаша алмаган кешеләргә «жирле» рус-укранн түрәләре белән сөйләшүләр алып барган, аклашкан чакларда әлеге китап шактый ярдәм иткән икән. Кырым татарларын гел «хаиннар» дип гаепләргә. И. Гаспралыны исә «ата дошман» рәвешендә танырга, танытырга күнеккән чиновникларның. «Россия и Восток» китабын укып карагач, тупсалары бераз йомшарып, позицияләре дә беркадәр үзгәрә төшкән .
Дөрес. «Жыен» фонды тарафыннан чыгарылган китапларнын кайберләре аерым укучыларга ошап та бетмәде. Мәсәлән. Австралиягә барып. Аделаида шәһәрендә кунак булып кайткан Президент аппараты җитәкчесенең тәкъдиме буенча (Мәдәният фонлы исәбенә) чыгарылган «Ихлас дога» исемле кечкенә җыентык (1995). Ләйлә Садрыйның шигырь-мөнәжәтләрен эченә алган, ләкин шул чор өчен шактый күркәм итеп чыгарылган китапчыкка карата бер шагыйрәбез көнләшеп, «бай хатын китабын чыгаргансыз икән», дип төрттереп куйган иде Икенче бер мәгълүм шагыйрәбез исә китапка кергән әйберләрнең уртакул булуын әйтеп. «Мондый матур китабым чыкса, үләргә дә риза булыр идем»,—диде. Хәер, авторның үзенә дә аны һәвәскәр дип атавым ошамады шикелле.
90нчы елларның беренче яртысында эшләр шулай, әкрен генә булса да. алга бара дип әйтерлек иде. «ТатАрт» үзәгенең Дамир Сираҗи тырышлыгы белән вакыт-вакыт гөрләп эшләве сизелә. Андагы егетләрнең, кыхтарнын саны кайвакытлар уннан артып китсә, берара дүрт-бишкә генә казган була Дамир үзе исә гел хәрәкәттә, тыз-быз чаба Мәскәүгә. Киевкә, Ташкентларга барып кайткатый. Татарстан шәһәрләрен әйтәсе дә юк Сәфәрләре, чапкалаулары гел «ТатАрт» буенча. Кыскасы. Дамирнын төп кызыксынганы фондтан бигрәк «ТатАрт» эшчәнлеге икәнлеге ачык күренә иде.
Фонд офисы Лесгафт урамында, ягъни безнең йортыбыздан нибары йөз адым чамасы гына күршедә булган чакта. Дамир безгә еш кергәли. тәмәкесен тарта-тарта чәй. кофе эчеп гәпләшеп, кинәшеп утырырга ярата иде. Бер темадан икенчесенә күчә-күчә, кыска җаваплардан да канәгатьләнеп, кайбер тарихи вакыйгалар.
эшчәнлекләре бездә аз өйрәнелгән, начар яктыртылган элекке чор татар әдиатәре. җәмәгать эшлеклеләре хакында сораштыра иде. Дөрес. Дамирнын үзен лә белемсез тарихтан хәбәрсез дип әйтмәс идем Тик милли тарихыбыз буенча белгәннәренә система, эхтеклелек житмәве сизелеп куя иде Анын каруы рус һәм европалы халыкларнын мәдәниятләре, бигрәк тә театр һәм сәхнә сәнгатьләре, режиссер вә артистлары хакында шактый белә, яратып сөйли торган иде Фикерләве оригиналь һәм кыю ДИП әйтер идем
Офистагы бүлмәләргә абстракт рухта ясалган берничә рәсемнсн килеп керүе зәвык һәм мәнфәгатьнен кайлардарак йөрүенә ишарә итсә кирәк
Бер көнне, алдан шалтыратып, вакыт мөмкинлеген ачыклагач, кофе эчәргә, беркадәре ял да итеп алырга дип өебезгә килде. Кәнәфидә жәелеп утырган, че- лемен суыра-суыра кофе чөмереп ләззәтләнгән чакта, жаен китереп үземне кы-
зыксындырган нәрсәләр хакында сорауларымны бирдем. Өркетмәс өчен ерактанрак сүз каттым. Хез- мәттәшлек итә башлаганда,—ди- дем,—төп максат фонд эшчән- леге, ө сәүдә оешмасы ярдәмчел урында булырга тиеш кебек иде.
Хәзер исә киресенчәрәк килеп чыга, фонд үзе ярдәмчел чарага әйләнеп калды шикелле. Берен- че урында «ТатАрт* эшчәнлеге, анын мәнфәгатьләре торганлыгы бәхәссез. Ярар, бүлмичә тынлап тор. әйтеп бетерим,—дидем —
Мин боларны үпкә рәвешендә яки гаепләп әйтмим. Әгәр дә матди мөмкинлекләр тудыра тор- ган «ТатАрт» булмаса. фонднын үзе булуы да бәхәсле икәнлеген яхшы аңлыйм хәзер Шулай ук сине бары байлык булдыру өчен генә тырышасын дип тә раслый
алмыйм Дөресен әйткәндә, син бары байлык комфорты өчен тырышучы кешегә охшаматансын. Жүнләп ял да итә белмисең, зиннәт-бизәкләр белән лә мавыкмый- сын. Шулай да синең әллә нинди бер омтылышын, максатын, стратегик максатын барлыгы миндә шик тудырмый хәзер. Шулай бит. Дамир'— дидем
Ул тартылып бетмәгән сигаретын сүндерде, шунда ук икенчесен алып кабызды, бер мина, бер идәнгә карап, тиз-тиз челемен суыргалаи алды. «Әгәр бик яшерен сер, яки тегендирәк. ягъни интимрак ният булмаса. мина да әйтерсен Белен кенә торырмын, башкаларга сөйләмәм ссренне Бәлкем, киңәш-уңаш га кирәк булуы мөмкин, һич югы комачауламам».—дидем.
Дамир беравык сүзсез утырды Аннары яртылаш тартылган челемен сүндереп тормыйча савытына ыргытты да. мина күтәрелеп карады
-Бар андый хыялым,—диде.-Моңарчы ачык итеп әйтеп йөрмәгән серем бар. Миркасыйм абый Ярар, әйтим инде, сез сорагач Мин бик нык баерга телим Тик байлык эчендә күмелеп, кыйммәтле җиһазлар арасында адашып яшәү өчен түгел! Андый байлыкның юк нәрсә, мәгънәсез икәнлеген яхшы аңлыйм Ә|әр әйбәт баесам, мин үземнен шәхси театрымны булдырыр идем!
— Ничек «үземнең»?—дидем анлап бетермичә —Хосусый театр дигәненме бу'’ Мөмкинме сон ул?
—Бик мөмкин,—диде Дамир. күзләрен ялтырата-ялтырата елмаеп —V» акчама бинасы салынган, үзем бирә торган хезмәт хакына эшләп, мул. нормаль яши торган труппасы булган, ин әйбәт техника, заманча җиһаз белән тәэмин ителгән үземнен шәхси, ягъни личный театрымны булдырырга теләр идем1 -дип беразга
Әти-әнисе һәм текәше Рхм (арткы рәттә уңнан беренче) бе.ын
5. .к у . м
129
туктап калды, аннары тагын бер сигарет кабызып, уйчанрак рәвештә дәвам итте —Хәзер бездәге кебек артистлары хәерче хәлдәге, директор белән режиссернын бугазларыннан чиновниклар тоткан кол театр түгел, үзем теләгәнчә чын сәнгать әсәрләрен уйный торган ирекле театр булдырыр идем
Мин әнгәмәнен болай таба борыласын көтмәгән идем Бераз уйланып утыргач:
—Барып чыгар микән бу?—дип шик белдердем.
—Ник чыкмасын?!—диде Дамир. я надан дәртләнеп —Нормаль илләрдә ул гел шулай бит! Белмисезмени: ин әйбәт опера, драма театрлары бездә түгел, Италиядә, Франциядә, Америкада, Германиядә. Англиядә Ин әйбәт киноларда шуларда куела. Ин мәгънәле спектакльләр хосусый театрларда уйнала.
—Анын каруы безнен балет көчле бит,—дидем, үземнен дә төшеп калганнардан булмавымны күрсәтергә теләгәндәй.
—Әйе, —диде Дамир, беркадәре ачырак елмая төшеп,—революциягә кадәр язылган һәм чит ил композиторлары музыкасына куелган балетларыбыз бар барын. Әйбәт биючеләр дә юк түгел. Тик, Миркасыйм абый, Рудольф Нуриев белән Ирек Мөхәммәдевләрнең ни өчен чит илләргә качулары, шунда дөньякүләм танылып, миллионер булулары хакында уйлаганыгыз бармы сезнен9 Ни өчен, нигә?!. Бездәге кебек режиссер белән артист якаларына чиновниклар ябышкан шартларда сәхнә сәнгате үсә алмый шул! Чак кына иреклерәк, ижатчарак кылана башлаган режиссернын артына тибәләр. Артистның да Хөкүмәт карамагында булган, анын акчасына яшәгән театрларда торгынлык хөкем сөрә, анда тынчу атмосфера хөкем сөрә, гомумән алганда шулай ул. Ара-тирә генә, ялгышып дигәндәй, жинел сулап куясын.
Мин бу сүзләрне тыңлаганда Дамирнын еш-еш эш урыннарын алмаштыруы хакында уйлап алдым. Атмосфераны бераз булса да йомшартырга теләдем:
—Хыялың әйбәт әйбәтен,—дидем,—тик безнен Русия шартларында андый планнар эшкә аша алыр микән? Бездә бит халык та, түрәләр дә башкачарак тәрбияләнгән, шуңа күрә бүтәнчәрәк уйлыйлар.
—Үзгәрәчәк, барсы да үзгәрәчәк!—диде ул, янадан күзләрен очкынландырган хәлдә мина төбәлеп дәвам итте.—Ә беләсезме, мин нәрсәдән өмет итәм9 Көлмәгез, Миркасыйм абый, мин хәзерге түрәләребезнен сатлык булуларына зур өмет баглыйм! Алар хәзер элекке, идеяле, принципиаль начальниклар түгел инде Аларнын күпчелеге, кирәк тапсалар, аналарын да сатачак! Гажәпләнмәгез. хәзер үсеп чыккан байларның күпчелеге иман алыштырган кичәге партия лидерлары, комсомол вожаклары ул. Җитәкче урыннар белән дә рәхәтләнеп сату итәләр. Акча булса, менә шуларны сатып алып, теләгән кадәр яналык кертергә мөмкин. Ә иреккә чыккан бер яналык ул шешәдән чыккан жен шикелле. Бөтенесен аздыра-аздыра кин тарала Кыскасы, бөтен тәртипләр үзгәрәчәк, киләчәктә догматик принциплар түгел, акча хәзрәтләре хакимлек итәчәк!.. Димәк, шәхси театрлар да туачак!
—Хыял гына булып калмагае —дидем мин. Ул исә көлеп сабыр гына жавап бирде:
—Әйе, хәзергә хыял гына шул. Ә хыялсыз яшәп буламы сон бу дөньяда?!
Әңгәмәбез нәкъ шул төштә өзелеп калды, шаулап-гөрләп балалар кайтып кергән иде.
Икенче мәртәбә бу темага сөйләшү насыйп булмады безгә. Мина сүз кузгатырга туры килмәгән төсле, Дамирнын үзенә дә аңа кагылу унайлы түгел иде. күрәсең Ул, бәлкем, шулай ачылып сөйләшүе өчен үкенеп тә йөргәндер әле
Дамир Сиражинын кин колачлы, хыятга бай. хәтта кодрәтле мөмкинлекләргә ия режиссер икәнлегенә мина 1991 елнын жәендә (20-25 июнь көннәрендә) Казан шәһәрендә уздырылган «Җыен» бәйрәмендә чын-чынлап ышанырга туры килде «Татар теле һәм мәдәнияте» фонды исеменнән оештырылган ин зур чаралардан булган иде ул «Җыен* бәйрәме. Мин башта гадәти генә концертлар, чираттагы шоу җыелмасы гына булыр бу дип уйлаган идем. Ләкин Дамир хәзерге заман концерт
номерларына ерак тарихка күргәзмәле сәяхәт ясау алымнарын да кушкан шәһәрнен үзэгенда-Кремль һәм анын тирәләрендә, хэтга күгендә дә-бер үк вакытта бара торган .уеннардан., хәзергечә әйтсәк, моңарчы бездә күрелмәгән галаспектакльдән гыйбарәт булды әлеге «Жыен»
Башта, 20 июньдә, стадионда, ачык һавада, зур артистлар катнашлыгында җыр- бию, акробатика номерлары, самолетлар «концерты», парашюттан сикерүләр белән башланып киткән иде. Тамаша икенче көнне (21ендә) Кирмәндә-Кремльдә барды Анда, караңгы төшә башлауга, Казанны яулауны, аны саклаучылар каршылыгын, диварлар шартлау, мөдһиш «каратуннар* баскынын, аннары нарасыен күкрәгенә кыскан Сөембикәнен әсир алынуын, сөргенгә озатылуын гәүдәләндергән күренешләр күз алдыннан кичте, аннары тагын туплар шартлады Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы белән баетылган «Сөембикә кыйссасы» иде бу
Тамаша идеясенен ин элек кем башында тууын, сценарие кем тарафыннан язылуын, репетицияләрнең ничек, кайларда уздырылуын, кызганычка каршы, белмәдем. Йөзләгән кеше катнашкан, һәрберсенә гонорар бирелгән, транспорт, самолетлар өчен дә түләнгән тамашаның күпмегә төшүе белән дә. гадәтемчә, кызыксынмадым Әмма тамашаның шундый кин колачлы планда оештырылуы режиссураның эзлекле, һәр тарафтан уйланылган, бөтен чараларның житди рәвештә оештырылган булуы мине шаккатырды Мондый бер урында карап, күреп торып, турыдан-туры җитәкчелек итеп булмый торган шартларда да зур «сәхнә» белән шулай уңышлы идарә итә алу җитәкченең, бу очракта режиссернын. гажәеп күрә белү, булачак хәрәкәтләрне дә күз алдына китерә алу сәләтенә ия булуын раслый иде, әлбәттә.
Мине чын-чынлап тетрәндергәне, төрле яклап уйландырганы, хәзергәчә уйландыра торганы асылда әлеге шау-шулар, эффектлы манзаралар түгел, бәлки бөтенләй башка нәрсә булды. Ул нәрсә 1552 елнын октябрендә Кирмәннс саклап бихисап кан коелганнан, башлар киселгәннән, җирле халык шәһәрдән бөтенләй сөрелгәннән сон дүрт йөз дә кырык (440!) ел узгач, әлеге фаҗигале туфракта шул вакыйгаларны хәтердә яңарту, шул хакта ачыктан-ачык игълан итү илс
1919 елга кадәр татар кешеләренә Кирмәнгә керү тыелган булуын, шул елда гына Сөембикә манарасына ай куябыз дип бер талпынып алуны искә төшердем Совет чоры татар куштаннарының әлеге вакыйгаларны бөтенләй онытырга тырышулары, манараның кемнеке булуы хакында сүз әйтүләрне катгый тыюлуы але дә хәтердә Димәк, күпне күргән, күпне кичергән тарихи Кремль туфрагында оештырылган азеге «Жыен» дигәннәре гадәти генә уен-тамаша түгел, бәлки милли-азатлык хәрәкәтснен бер мөһим күренеше дә икән!
Фонд тарафыннан «Жыен» бәйрәменен дүртенче көнендә (23 июнь) Болгарда уздырылган Сабан туе да оештырылу сыйфаты ягыннан истә калырлык вакыйга булган иде. Анда да Дамир үзенен кин колачлы оештыручы, күп нәрсәләрне алдан күрә белүгә сәләтле сизгер режиссер икәнлеген раслады Мине аерата кызыксындырганы шул булды Казаннан килгән фонд егетләре, махсус чакырылган артистлар гына түгел, җирле Спас районы кешеләре дә. җөмләдән, шәһәрдәге урыс түрәләре дә актив катнашып, кирәге чыкканда йөгереп йөреп хезмәт иттеләр Мона. ихтимал, милли хәрәкәтнең ул еллардагы көче, куәте дә тәэсир иткәндер
«Жыен» бәйрәме шулай шаулап узгач, мин фондыбызның исемен «Жыен» дип үзгәртергә тәкъдим иттем Иптәшләр килештеләр Шул рәвешчә, яна басмаларда элекке килешсезрәк ТЯК урынын «Жыен» нәшрияты» дигән гыйбарә ала башлады.
Дамир Сиражинын режиссерлык куәте, таланты анын профессиональ театр сәхнәләрендә куелган спектакльләрендә дә чагылгалап алган иде Шу тарлан мине (мине генә микән9!) искитәрлек дәрәҗәдә гаҗәпләндергәне, хәтта шаклар катырганы, әлбәттә, «Ахырзаман* спектакле булды Чынгыз Айтматовнын боллй ла тирән фәлсәфә һәм үтемле әдәби чаралар белән язылган бик тә катлаулы, гажәеп талантлы әсәрен ул. Дамир. искитәрлек бер осталык белән сәхналәштсргән илс Сәхнәдәге вакыйгалар әллә кайлардагы ерак Тянь-Шань таулары арасында, безнен өчен ят дип әйтерлек кешеләр, хәтта жан-жанварлар. бүреләр катнашында барса да.
әсәрдәге ситуацияләр һәммәбез өчен дә якын, уртак итеп бирелгән. Көчекләрен, ягъни балаларын җуйган ана бүренен үкси-үкси улаган тавышы һаман да колакта янгырый кебек.
«Жыен» фонды оештырган чираттагы зур чараларнын берсе 1993 елда уздырылган <• Балалар җыры» конкурсы иде. Кечкенә генә булса да, анын шактый гыйбрәтле
тарихы бар.
1987-1989 еллардан алып, милли-азатлык хәрәкәте көчәю аркасында СССР дигән зур дәүләт таркалу процессын кичерә башлаган дәвердә бер «сәер» яналык барлыкка килгән иде. Монарчы илдә татар дигән халык барлыгын үзе дә оныта язган, башкаларны да оныттырырга теләгән Мәскәү, дөресрәге, анын үзәк радиосы, көн саен диярлек төш вакытларында, хәтта кайбер көннәрне иртә-кичләрен дә, татар җырларын бирә башлады. Ректораттагы эш бүлмәмдә радионы, вакыйгалардан хәбәрдар булып торыр өчен, гел ачык тотам, шуна күрә Мәскәүдән тапшырылган татар җырларын ишетеп тора идем.
Ләкин шул ук елларда безнен Казанда элек атнасына ике-өч мәртәбә диярлек балалар өчен махсус тапшырулар бирә торган татар радиосы аларны бөтенләй оныта язды. Бераздан исә, балалар программасын кайтарырга теләп, балаларның үзләреннән дә мәхәббәт җырларын җырлатырга тотынды. «Тала-тала беләгем, яна-яна йөрәгем* ише. Күрәсен. элекке пионер җырлары вакыт рухына туры килмәгәнлектән, янал ар ы язылмаганлыктандыр инде.
һәрхәлдә, бик сәер, гайре табигый хәл иде бу Шуна күрә бер очрашуда борчылуларымны Дамирга да әйттем. Берәр композиторга заказ биреп, балалар өчен махсус җырлар яздырмаскамы микән, дидем. Дамир уйга калды, учлары белән кара сакалын капшап, иякләрен кашып алды, аннары:
—Бик дөрес фикер бит бу!—диде.—Әйдәгез, балалар җырына конкурс оештырабыз! Ә сез шуны нигезләп бер мәкалә языгыз!
Һәм мин «Ник янмасын бала йөрәге» дигән текстны яздым. Фондта карап чыккач, ана конкурс шартлары да өстәлде. Мәкалә-игълан өч гәзиттә басылып чыкты (1993). Күп тә узмый җырлар да килә башлады Бер Казаннан гына түгел. Себердән дә. хәтта Америкадан да бар иде җырлар. Димәк, җәмәгатьчелек ихтыяҗны дөрес аңлаган Әмма профессиональ композиторларыбыз исә—ләм-мим. Ягъни берни бирмәделәр конкурска. Һәвәскәрләрдән генә килде җырлар
Дамир да канәгать түгеллеген яшермәде: «Кыен чакта тоткан чыгымнар акланмады бит»,—дип мыгырдады.
Мин исә күпмедер еллар узгач кына әлеге сүлпәнлекнең сәбәбен аңладым: гел дәүләт, хөкүмәт кулыннан ашарга өйрәнгән, шулай күнеккән, шул рәвешчә рухан люмпенлашкан совет композиторлары шәхси инициативага, хосусый чараларга ышанып бетмәгән икән. Аларга югарыдан төшә торган күсәкле-кәнфитле күрсәтмә
җитмәгән икән.
Ләкин яңа шартларда оештырылган беренче конкурс, үз максатына ирешмәсә дә. бөтенләй үк эзсез узмады. Шуннан сон республикада җыр сәнгате буенча төрле конкурслар уздырыла башлады. Бүген дә дәвам итә алар. Яна талантлар ачылуга да. бармак белән «йолдызлар» әвәләүгә дә өлеш кертеп киләләр, шөкер
90нчы елларнын урталарына таба эшләр авырая төште Илдә барлыкка килгән кайбер икътисади кыенлыклар «ТатАрт» эшчәнлегенә дә тәэсир итте. Дөрес, вак-төяк унышсызлыклар элек тә булгалый иде. Мәсәлән, 91-92 елда кышын «ТатАрт» үзәге, киләсе елда Идел буенча круизлар оештырырга дип. теплоходлар өчен күпләп төрле җиһазлар сатып алган иде Тик язга таба ягулыкларнын кинәт кыйммәтләнүе, халык кулындагы акчаларның да «дөрләп януы» аркасында бөтен планнар челпәрәмә килде, «ТатАрт* зур зыян күрде. Әмма 90нчы еллар уртасыннан алып андый унышсызлыклар системага әверелә башлады. Ләкин гомумән алганда нинди конкрет унышсызлыклар булганын мин җүнләп белмәдем һәм белергә дә 132
тырышмадым Фонд буенча нәрсәләр һәм ничегрәк эшләргә кирәклеген әйтү, шулар хакында кинәшүдән ары узмаска тырыштым Дамирнын үзе белән якыннан аралашып, дуслашып китмәгән кебек. «ТатАрт» эшләренә дә бик тыгылмадым
Үзәк эшләренен авырая, начарлана баруынын бер нәтижәсе компаньон Фәрит Хәмидуллиннын «ТатАрт»тан бүленеп чыгуы булды.
«ТатАрт»нын конкрет эшчәнлегенә килгәндә, ул. башта ук планлаштырылганча. алу-сатудан, ягъни сәүдәдә арадашчылык итүдән гыйбарәт иде Бу урында шуна да басым ясап махсус әйтергә кирәк, сәүдә эшләре гомумән мондый арадашлыктан башка бармый, бара да алмый. Мәсәлән, төрле тауар жятештерүче белән кулланучы арасында аларнын берсен икенчесе белән «кавыштыручы» булчаса. кулланучының вакыты, көче тауар эзләүгә китеп, төп эшчәнлеге ахыр чиктә тукталып казачак
Шул рәвешчә, тауар әйләнешендә «үз урынын» таба азган арадашчы, әйтик, завод-фабрикалардан бер тауарны күпләп «үз бәясенә» (монысын җитештерүче билгели) ала да, аны кулланучыга базар бәясенә сата. Ике бәя арасындагы аермазан аралашчынын файдасы барлыкка килә Шундый файдадан «ТатАрт» төрле салым- налогларны, бина арендасы, транспорт, ут-су, почта, телефон чыгымнарын түли Шулай ук үзәкнен үзендә һәм «Жыен»да эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түләнә Ниһаять, әлеге чыгымнардан сон гына «Жыен» чараларына да өлеш чыгарыла. Тик алдан тәгаенләнгән ныклы өлеш—процентлар рәвешендә түгел, бәлки планлаштырылган, уздырылуы кирәк табылган чараларга, чыгарылуы хәл ителгән китапларга яисә башкарылуы тиеш бүтән эшләргә кирәкле күләмдә генә Кыскасы, аяк-кулны әлләни иркен сузарга мөмкинлек юк иде Шулай да, шөкер, җай гына эшләп ята идек әле
Мондый базар шартларында унышлы эшләп, файда казанып торыр өчен, әлбәттә, гел туктамыйча, бәйрәм-ялны белмичә гамәл кылырга, эхзәнергә, башкалар (көндәшләр) белән ярыша-ярыша хәрәкәт итәргә кирәк иде Баштагы елларда Дамирнын тырышлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә «ТатАрт» ярыйсы гына эшләп калды.
Шулай ару гына эш майтарып яткан бер мәлдә Дамир «ТатАрт»нын дүрт-бнш хезмәткәре белән Таиландка барып кыска вакытлы ял итеп кайтуны оештырган иде Бу анын беренче рәсми ялы иде бугай, ләкин ул аннан нык авырып кайтты (бу чир хакында соңрак сүз булыр әле).
Шул ук елларда Дамирнын салынып бетмәгән бер йорт азып, шунын белән маташуы да билгеле. «Башкача мөмкин түгел' Менә кырыкка җиткәнче бер ел да нормаль шартларда яшәгәнем булмады, гел общежитиедә, гел частный фатирда, алачык кебек караңгы почмакларда интектем. Ичмасам бераз вакыт булса да. адәмчә яшәп каласы иде!» дигәне истә
Мин моны һич гаепләмәдем. Һәркемнең дә үзен кайгыртырга хакы бар Үзенсн тормыш шартларын рәтләргә теләмәгән кеше башказарнын хәленә керергә дә сәләтле булмый бит. Ә Дамир чыннан да ярдәмчел, башкаларны да кайгырта белә торган зат иде. Ул мохтаҗ кешеләргә матди ярдәм оештырды, талантлы студентларга стипендияләр биргәләүне гамәлгә кертергә тырышты
Дамир Сираҗи чыннан да күп эшли иде Ул гел хәрәкәттә, гел юлда булды, тегендә барып тауар табып кайтса, монысына барып сата. Таүарлары исә төрле- төрле. Кием-салым ише «вак-төякләр»дән алып химия продукцияләре, «КамАЗ» автомашиналары, цистсрна-цистерна нефть продуктларына кадәр Дөресен әйткәндә, мин боларны тикшереп, белеп тормадым Минем өчен монын әһәмияте аз иде. Шуна күрә, кайчакларын бераз кызмачарак була торган Дамир чак кына җәелебрәк сөйли башлады исә, башны артык авырттырмас өчен сүзне бүтән якка борырга ашыга идем
•ТатАрт» эшләре шулай җайга салынсын өчен анын җитәкчесенең бетмәс - төкәнмәс жегәргә, искитмәле активлыкка, һәм. ниһаять, кыюлыкка, хәтта әрсезлеккә дә ия булуы шарт иде. Ә Дамирда боларнын барысы да җигәрлек иле Чаткы буенча ул ишектән кусан, тәрәзәдән керергә күп сорап тормый торган максатчан кеше иде
Бу сыйфатлары өстенә Дамирнын әлеге эшләр башланган елларда ил ары х овет
депутаты булуы да, һичшиксез, зур роль уйнагандыр. Чөнки түшендә депутатлык билгесе булган кешене һәр жирдә аягүрә торып каршы алалар. Мона дәлил рәвешендә, мина сонрак Разил Вәлиев сөйләгән бер хатирәне язып үтәсем килә.
Алар икәү «ТатАрт»ка берәр тауар алу нияте белән Түбән Камага барып, андагы зур химик предприятие житәкчесенен кабул итү бүлмәсенә керәләр. Анда папка кочаклаган ун-унбиш кеше хужа янына керер өчен нәүбәт көтеп утырган була. Түргә үк узган Дамир, эчке бүлмәнең ишеге янына киләрәк. секретарь ханымнан: «Кем бар анда?*—дип сорый Ханым: «Ярдәмчесе*,—дип җавап бирә. Бер кулы белән ишек тоткасына ябышкан Дамир: «Мне кофе, ему чай!*—дип, секретарьга боерык бирә-бирә кабинетка кереп тә китә. Чират көтеп утыручылар да, секретарь ханым да авызларын ачып кала. «Кунаклар* хужа белән күрешеп, исәнлек-саулык сорашкан арада кофе-чәйләре белән чибәр ханым да килеп керә. Сөйләшүләр жайлы уза, «ТатАрт* җитәкчесе теләгенә артыгы белән ирешә.
Баштагы елларда Д. Сиражиевның дәүләт, хөкүмәт җитәкчеләре белән уртак тел таба алуы шик тудырмый. Бигрәк тә ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт Сабиров чын теләктәшлек күрсәтте бугай. Премьер-министрнын инициаторларны яратуын беләбез бит.
Инде әйткәнемчә, 90нчы елларның урталарында «ТатАрт* эшчәнлегендә кыенлыклар барлыкка килә башлады. Мона. илдәге икътисади үзгәрешләрдән тыш, Д. Сираҗиның депутатлык статусы үзгәрүе, ягъни икенче срокка депутат булып сайлана алмавы да сәбәп булгандыр Син югары урында утырганында фәлән җиреңне яларга омтылучыларның, син аннан төшкәч, нәкъ шул җиренә тибәргә мөмкин икәнен беләбез бит.
Яңа сайлау кампаниясе башлангач. Дамир, зур түрәләр ярдәм кулын сузмагангамы, бераз аптырап калды, шуна күрә киләчәге шөбһәлерәк булган Иван Рыбкин тарафдарларына кушылды һәм, табигый ки, берни дә барып чыкмады Өстәвенә, ул вакытта сәясәттә оппозициядә торучы тынгысыз җаннардан һәм башка төрле «балласт»тан котылу тенденциясе көчәйгән, шунын аркасында, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, милли хәрәкәт идеяләренең үсентеләренә, тамырларына балта чабыла башлаган иде. Бер үк вакытта республика парламентына «ләббәйкәле* чиновниклар һәм теләсә нинди шартларга яраклаша белгән «сыгылмалы* демагогларга юл кин ачылган иде. Нәтиҗәдә «тотрыклы» парламент оешып, халык-милләт мәнфәгате өчен чын-чынлап кайгыртучылар, тырышучылар парламентта бик аз калган иде.
Шунысы да бар: Дамирнын депутат буларак үзен әллә ни күрсәтә дә алмады кебек. Сәяси планда берәр конкрет эш майтаруын да, истә калырлык, бигрәк тә зур түрәләр күңеленә хуш килерлек нотык сөйләвен дә хәтерләмим. Ә синен сәүдә эшләрен үстерү юлындагы тырышуларыңның да. мәдәнияткә ярдәм иткәләвеннен дә кемгә хаҗәте бар ди хәзер?! Ниһаять. Дамирнын әче теллелеге, турыдан ярып әйтү гадәте дә, бәлки, кайберәүләргә ошап бетмәгәндер.
Әле генә чыгарылган нәтиҗәләргә мин. татар акылы төш узгач дигәндәй, сонрак килдем. Элек исә эшләрнең начараюында күбрәк Дамирнын үзе гаепледер дип уйлый идем. Чөнки ул сонгы вакытларда кызмача хәлдә күбрәк күренә башлады Әүвәлләре кәефле килеш йөрсә, хәзер инде яхшы ук кызган хәлдә дә очрый иде (Депутатлык статусы аны тыеп торган булса кирәк.) Фонд ихтыяҗларына бармак аша каравы да үзен ныграк сиздерә башлады Минем кайбер тәкъдимнәрем, сүздә кабул ителсә дә, асылда хәрәкәтсез ята бирде. Кайвакытларны моңа ачуым да килә иде. Шундый мәлләрнең берсендә мин Дамирга аны күрәсем килүем, мөһим мәсьәлә барлыгы хакында егетләр аша хәбәр җибәрдем.
Бераз кәефле рәвештә килеп керде ул. Кәнәфигә җәелеп утырып, гадәттәгечә исәнлек-саулык сорашкач, ашыкмыйча челемен кабызды, хозурланып кына ике-өч төтен «алкасы» чыгарды. Аннары, башын чак кына артка чөеп, беркадәр вәкарьле, эреләнгән кыяфәт белән:
-Йә, Миркасыйм абый, тышшйм сезне!—диде.
Аиыи үзен бодай тотышы мина ошамады, азбагга Ана ттры төбәлгән күтләремне ,ак кына гшса төшеп, алгарак иелеп, әкрен тавыш белән ижеклап-ижеклазГкенә
-Юк, Да-мир,—дидем,-кәзер мин си-не тын-ларга ти-еш'
Ачыла төшкән авызы ябылып та өлгермәде, баягы вәкарызе кыяфәт эреп юкка чыкты Үзе дә шинеп. бөрешкән төсле кечерәеп калды Нәрсәдән ул шүзаи шүрләп шикләнеп калгандыр әлеге мизгелда-моны хәзер дә аңлый алмыйм Ә башка вакытларда ул үзе белән килешмәүне ишетүгә үк. кагыйдә буларак, ин элек, кем әйтмешли, күтәрелеп бәрелә, аннары тавышын күтәргәннән-күтәрә барып үзенең хаклылыгын раслый башлый иде. Бу юлы исә ул янып торган тәмәкесен дә онытып башын игән килеш сүзсез утыра бирле Ул мина кызганыч булып тоета башлады Баягы ачуым да юкка чыкты, һәм мин Дамириын чынлыкта тиз яралануман нечкә күнеште, нәзберек табигатьле кеше икәнлеген тойдым
Сүзне ипләп кенә башка якка борунын кирәклеген аңладым .Жыен. фонлы исе- менә рәхмәт сүзләре ишетүемне әйткән булдым, татын бер-ике әйбәт китап чыгара
алсак, шулай мөһимрәк эш күрсәт- сәк, «Жыен»нын да, «ТатАрт»нын да абруе һичшиксез артачак дигән булдым. Жаен китереп, сәламәтле- ген саклауның кирәклеге, хәмер- шәрабнын зарары хакында да акыл сатып алдым. Шул рәвешчә ачулануым аны кайгырту кебегрәк килеп чыкты. Бер-ике чынаяк кофе эчкәч (ул чынаягына гадәттә ике- өч кашык кофе порошогы сала, шикәргә кагылып та тормый иде).
Дамир янадан үз кыяфәтенә кайта башлаган, баягы кызмачалыкның әсәре дә калмаган иде иңде. Аның шул көнге соңгы сүзе иртәгәдән үк авызына бер тамчы да алмаячак- лыгы хакында булды.
Икенче бер очрашуда, тыныч кына барган әңгәмә дәвамында. Дамир «ТатАрт» эшләрснен авыраюы, гомумән, эшмәкәрлекнең гел кысырыклана баруы хакында сөйләде. Шулар аркасында фонд эшчәнлегенен дә сүлпәнләнүен таныды Матди керемнең азаюы хакында әйтеп, үз йортының да әле тәмам төзелеп, эшләнеп бетмәгән җирләре булуын искә төшерде. Шунда ук ул үзенә бер үк вакытта «Та г Арт- җитәкчесе дә, «Жыен» фонды рәисенен урынбасары, ягьни фонд директоры да булуның авыргарак килүен әйтеп, фондка хезмәт хакы атып эшли торган башка директор билгеләүнең кирәклеген әйтте. Мин анын фикерен хупладым Күптән түгел Кыргызстаннан күченеп килгән, хәзер «Тат Арт «та эшләүче Фуат Рәфиковнын кандидатурасын тәкъдим иттем. Бу кешенен. сәнгатьтән махсус әзерлеге, белеме булмаса да, артистларны, театрны ихлас күнелдән яратуы, Илһам Шакировка бөтенләй мөкиббән китүе күптән игътибарымны җәлеп иткән иде Дамир тәкъдим белән шунда ук килеште
«ТатАрг»та исә штатларны кыскарту күздә тотыла, чөнки эш күләме кими бара икән. «Их, нинди әйбәт башлап җибәргән идек' Тагын бер дүрг-биш ел гына житмәде шул!..*—дип уфтанып алды ул Бурычка биргән акчаларын кайтара атмавын да әйтте. «Ул бурычларның куркыныч яклары да бар бит әле Түләп тормас өчен Әнә бер-берләренә юкка гына атмыйлар шул * -үэс белән үзе сөйләшкән төсле, шулай дип тә өстәп куйды, хәгга.
Ахырда, уй-хәсрәтләренә йомгак ясагандай:
— Бик ышанып, теләкләремә тиз ирешермен дип өметләнеп башлаган идем, барып чыкмый шул хәзергә.—диде
Чем кара күхтәре яшьләнеп тә атган төсле бу лды
М Госманов һем Д.Сираҗиен 1990 епар башы
Сонрак ишетүемә караганда, аны кайбер көндәш эшмәкәрләр төп башына утырткан булса кирәк.
Анын өчен хәзер элекке ачык ишекләр дә ябык иде бугай, һәм бу шулай булырга тиеш иде, минемчә. Күбрәк кызмача хәлдә йөргән, вакыт-вакыт бөтенләй онытылып эчә башлаган кешегә ышаныч һәм хөрмәт кимүе табигый инде ул.
Шулай да Дамир тырышудан, талпынудан тукталмады Запойдан чыккан араларда өзелеп калган эшләрен кузгатып җибәрергә, кирегә киткәннәрен төзәтергә тырышты. Берара башкарак, иҗадирак юнәлешкә керү хакында хыяллана башлады Мәсәлән, музыкаль студия булдыру ише проектлар турында да сөйләп йөргән иде. Тәҗрибәләр дә эшләп караганы да булды бугай Кыска метражлы кинофильмнар да төшергәне мәгълүм Телефильмнар хакында да уйланды. Ләкин көндәшләре бу юнәлештә дә йоклап ятмаган Бер гәзитгә «ТатАрт»ны хурлаган, әлеге «Ихлас дога* китабын чәйнәү юлы белән «Жыен»га да таш аткан мәкалә басылып чыкты. Анын кемнәр заказы буенча һәм кемнәрнең «консультацияләре» белән язылганлыгы әлләни сер түгел иде.
Мин башта Дамирны, аны элегрәк бөтенләй белмәгәнгә, хәмер-шәраб белән шаяртып кына маташадыр дип уйлаган идем. Бераз кәккәләп йөргәләү ул үз тормышыннан канәгатьлекне, «булдыклы ир-егетлекне» күрсәтү уены сыманракта гадәткә кергән бит. Әмма сонрак, аны озаграк күзәткән саен, эшнең уен-муеннан узып киткәнлеген, егетнен куркыныч чиргә сабышканлыгын анладым
Шунысы да бар: берәр эшлекле очрашуга айнык хәлдә китеп, аннан исереп тә кайткалый башлады. Димәк, махсус эчертеп җибәрәләр Көндәшләр арасында кин таралган күренеш, хәтәр чирне көчәйтү алымы.
Әйе, куркыныч тырнакларыннан бик сирәк кешеләр генә котыла ата торган мәкерле чиргә тарыган иде Дамирыбыз
Айнык чагында мөстәкыйль фикергә ия кызыклы әңгәмәдәш булган Д Сиражиев нык исергән чакта башкатар кебек үк бик ямьсезләнә, холкы тәмам бозыла иде. Өч мәртәбә гаиләсе таркалуга да шул сыйфаты сәбәп икәнлеге шик тудырмый.
Дамир торган саен чиргә ныграк бирелде Анын язмышы өчен чын-чынлап борчылган театр җитәкчеләре, мәсәлән, Шамил Закиров аны табибка, шул чир белгеченә дә күрсәтеп карый Марсель Сәлимжанов исә көчләп дигәндәй кардиологка алып бара. «Тагын ике-өч запойдан сон бөтенләй чыга алмас» дигән нәтижәне үзенә дә әйтә. Дамир исә: «Ә нигә берсеннән сон ук үлмәм икән?!»—дип җикеренә. Һаман ышанмый ул чиренең чынлыгына
Чираттагы бер кризистан ул чыннан да чыга алмый—йөрәге башка түзми Дөньяга килгәч Раид дигән исем кушылган, үзенә ошамаган шул исем урынына Дамир тәхәллүсен алган, исемен генә түгел, кәсебенең дә бер юнәлешенә үзгәрешләр кертергә теләгән гайәр егет әлеге исемнәрен дә, якты хыялларын да, җәмгыятебез чиренен бер кечтеки өлешен дә үзе белән бергә алып арадан китеп барды
Кеше китә—җыры кала, дигән канатлы әйтем бар. Аннан «эше кала* дигән вариант та ясарга мөмкин. Әмма чын җыр, чын эш бик сирәкләрдән кала шул.
Дамир Сираҗи белән ничегрәк булыр икән, анысын өздереп әйтүе кыен хәзергә. Режиссер, артист, театр белгече буларак сәхнә сәнгатебез тарихында аның үз урыны, «үз сүзе» булганлыгы бәхәссез, әлбәттә. Бу хакта Юныс Сафиуллин тарафыннан бер китап та язылды инде «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» дип атала.
Әмма эшчәнлегенен бу сыйфаты буенча вафатына кадәр үк Дамир «сәхнәдән төшкән», дөресрәге, башкарак юнәлешкә кереп киткән, шуна күрә ул даирәләрдә «онытыла да башлаган» иде (мәсәлән, «Татар энциклопедия сүзлеге»нә исеме кертелмәве шуна ишарә.) Әйе, ул бер карауга жинел булып күренгән, ләкин чынлыкта гажәеп дәрәҗәдә кыен, өметле һәм шул ук вакытта шөбһәле, сирәкләрне генә елмаеп, күпләрне исә ачы ыржаеп озата торган мавыктыргыч юнәлешкә кергән иде. Дуслардан бигрәк дошманнары—көндәшләре күбрәк булган, шуларнын 136
күпчелеге дус булып кылана торган, шунысы белән мәкерле юнатешкә череп баер өчен түгел, бәлки матди мөмкинлекләр тудырып, үзе теләгән, «шулай булырга тиеш» дип исәпләгән мөстәкыйль рухлы, ирекле театр сәхнәсен «әйләндерергә* омтылган иде Дамир.
Язмышы исә бөтенләй башкача хөкем чыгарган икән
Әмма ләкин нәкъ шушы юнәлештә ярдәмчел чара рәвешендә башлаган, дөресрәге, башлануына сәбәп булган, гамәлгә ашуына шактый атеше кергән эшләре анын исемен хәтерләрдә озаграк саклар кебек. Шуна күрә мәсьәләнең шушы ягына да махсус тукталу зарурдыр.
Дамирдан сон дүрт-биш ай чамасы узгач, хужасыз калган «ТатАрт» башына, дәвамчы сыйфатында, мәрхүмнең туганнары, варислары чакыруы буенча. Ринат Мингалиев дигән берәү килде. Элек мина бу тирәләрдә күренмәгән, һәрхәлдә, минем өчен бөтенләй таныш түгел кеше иде ул... Әмма. «ТатАрт»нын яна җитәкчесе белән хезмәттәшлек озак дәвам итә алмады. Ул мескен дә әлеге мәгълүм социаль чир белән интегә икән: чираттагы бер кризистан ул да чыга атмаган Нәтиҗәдә күп серләре Дамир белән бергә үк киткән, күп йомгакларының очлары буталып беткән «ТатАрт» ширкәте дә яшәүдән туктады
Шул рәвешчә, бушлыктан тап-такыр янчыгын гына тотып төп башына утырып каттан «Жыен» фондын инде нишләтергә дип белмичә йөргән вакытта, көтмәгәндә диярлек. «Татнефгь» тарафыннан оештырылган «Рухият* фонды белән хезмәттәшлек барлыкка килде. Монын да үзенә күрә, кечкенә генә булса да. гыйбрәтле тарихы бар
Шәкертләремнән Раиф Мәрданов. Рамил Миңнуллиннар үл инициативалары белән. «Рухият» фондынын матди ярдәмендә. Шиһабелдин Мәржани һәм Риза казый Фәхрелдинәргә багышланган ике җыентык чыгаруга ирешәләр (1998 һәм 1999) Аларга Сөләйман Рәхимев тә кушылып әзерләнгән өченче китап—берту ган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихын яктырткан җыентык та эшләнеп бетәр алдыннан Раиф минем янга кинәшкә килде һәм яна китапка редактор булуымны сорады (1999)
Сөйләшә-кинәшә торгач, шундый рухтагы тагын берничә җыентык чыгару мөмкин дигән фикер туды. Бубыйлардан сон Фатыйх Кәримигә тотынырга, аннары Газиз Гобәйдуллин һәм бертуган Рәмиевләр хакында уйларга кирәк таптык Күз унында тагын ун-унбиш күренекле шәхесебез бар иде Әгәр барып чыкса, ягъни «Рухият» фонды кабул итсә, бер махсус серия чыгарырга мөмкин бу лыр дип уйладык Серия булгач, аңа исем лә кирәк бит инде Шул әнгәмә вакытында ук мин ул сериягә «Шәхесләребез» дигән исем бирүне лаек таптым
Фатыйх Кәримигә багышланган китапта (2000) серия исеме махсус рәвештә игълан да ителде.
Шул рәвешчә «Рухият* фонды ярдәме белән әлеге сериядә тагын өч китап дөнья күрде (2002 елда Г Гобәйдуллин. Бертуган Рәмиендер һәм Г Гомәригә багышланган җыентыклар; димәк. «Шәхесләребез» сериясендә «Рухият» ярдәмендә барлыгы җиде китап дөнья күргән иде).
Моннан соң «Рухият» фонды ин элек хәзерге исән әдипләрнең, беренче нәүбәттә Кама аръягында гуып-үскән кешеләрнең әсәрләрен чыгаруны төп бурычы итеп сайлады Әйтергә кирәк, бу юнәлештә ул аз вакыт эчендә һәрьяклап хуплауга лаек зур нәтиҗәләргә ирешә алды «Афәрин1» дип әйтәсе генә кала
Басылып чыккан, халык кулына кергән китап ул хәтер юлындагы багана сыман гел күренеп, гел искәртеп торачак.
Дамир Сираҗиның фонд эшчәнлегенә ясаган икенче бер тәэсире .ы бар N I тәэсир «Жыен» фондынын театрыбыз тарихы, бигрәк гә Галиөсгар Камал исемендәге академик театрның эшчәнлегс белән якыннан кызыксынуыннан гыйбарәт
Бу процесс бер кечкенә публикациядән башланды Дамирнын инициативасы белән «Жыен* фонды Вәлиулла Мортазин-Иманский белән Төхфәт Ченәкәйләр тарафыннан язылып. 1926 елда Мәскәүдә нәшер ителгән -Татар театры тарихыннан» исемле кечкенә генә күләмле, ләкин эчтәлеге ягыннан әһәмиятле истәлек китабын
яңадан бастырып чыгарган иде (1996). Анда бер төгәлсезлек тә киткән: яна басманын Д.Сиражиев инициативасы белән басылуы әйтелмәгән, анын фамилиясе редакция шурасына да кертелми калган. Мона, ихтимал, китап эшләнеп бетәр вакытында минем сырхаулап (бер-бер артлы ике инфаркт сугып), хастаханәләрдә яткалавым сәбәп булгандыр. Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, төгәлсезлек өчен гаепне мин үз өстемә алдым. Һәм, Илтани ханым Илалова тәкъдиме белән 1926 елда чыккан «Татар театры (1906-1926)» дигән зур күләмле, бай эчтәлекле китапнын 2003 елда чыккан икенче басмасын әзерләгән чакта (текстны басмага Әнвәр Хәйри әзерләде), «Алтын баганаларыбызның берсе» дип исемләнгән кереш мәкаләдә мин әлеге төгәлсезлекне төзәтергә тырыштым (9нчы бит).
Узган гасырның 30-80нче елларында, ягъни большевистик субъективлык хөкем сөргән чорда, театрыбыз тарихы буенча махсус рәвештә бозып бирелгән ялгыш мәгълүматларны, анлы рәвештә тарих «үзгәртүләрне» төзәтергә сәләтле иде бу китап. Ул, өстәмә фотоматериаллар белән тәэмин ителгән хәлдә, затлы бизәлештә шулай янадан «Мәгариф» нәшриятында басылып чыкты Камал театры белән «Жыен* фонды арасындагы актив хезмәттәшлек җимеше буларак дөньяга чыккан бу китап тәҗрибәсе нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яна төрләренә дә сәбәпче булды.
Менә бишенче ел инде театр җитәкчеләре инициативасы белән уздырыла башлаган «Яна татар пьесасы» конкурсын оештыруга, җингән әсәрләрне бүләкләүгә, игътибарга лаеклы пьеса текстларын бастырып чыгару эшенә «Жыен» фонды да якыннан катнашып килә. Соңгы елларда бу чарага Татарстан Мәдәният министрлыгы да кушылды. Яна пьесалар текстларын эченә алган җиде том дөньяга чыкты инде, сигезенчесе эшләнеп ята. Димәк, башка театрлар, һәвәскәр коллективлар өчен дә сайларга, файдаланырга материаллар ишәя дигән сүз.
Һәр елның 12 декабренә, Дамирнын арадан киткән көненә туры китереп. Камал театры коллективы, «Жыен» фонды катнашуында, аның истәлегенә багышланган хәтер кичәсе уздыра. Шул көнне хәзерге чор сәхнә сәнгатебез үсүгә өлеш керткән режиссерларга, сәхнә осталарына Дамир Сиражиев исемендәге махсус бүләкләр тапшырыла .
Шулай итеп, Дамир Сиражиев эшчәнлеге, анын кайбер идеяләре, ижат һәм тормыш юлынын чагыштырмача кыска булуына карамастан, замандашларының, хезмәттәшләренең хәтерләрен гел очып бара торган якты метеорит сыман һаман ымсындырып, яктыртып тора икән..
2006 ел. август; 2007 ел. июль Наратлы. Казан