Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИЛЛӘТ УЯНСЫН ДИСӘҢ...»


I
Хәзер без: «Мәгълүматка ия булу—дәүләткә ия булу*,—дигән әйтемне еш ишетәбез. Элек тә ул шулай булган. Халык арасында мәгълүмат тарату очен вакытлы матбугат чаралары уйлап чыгарылган. Матбугат исә халыкнын үзанын күтәрүгә ярдәм итә «Милләт уянсын дисән, анын үз матбугатын булдыру кирәк*, дигән фикер безнең татар зыялылары арасында унтугызынчы йөз башларында ук барлыкка килә. Әмма патша түрәләренен колониаль сәясәте татарга үз матбугатын ачарга ирек бирми Йөз еллык көрәш фәкать егерменче гасыр башында гына унай хат ителә
Шундый көрәш агымында торучылар арасында элекке морзалар нәселеннән чыккан Рәмиев байлар да бар. Бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләр XIX гасырмын сиксәненче елларында ук матбага ачарга теләкләре барлыгын сиздератәр Закир Рәмиев Гөркиядә белем эстәп йөргән вакытта ук ике бертуганнын шул хакта үзара хәбәрләшүләре мәгълүм Шакирнын энесенә язган хатларында китап басу эше белән кызыксынырга кирәклеге лә әйтелә Закир исә абыйсына Торкиядә чыккан газеталарны жибәргәләп тора Мәсәлән. Исмәгыйль Рәми искә алган. 1881 елга караган бер хатында Шакир энесенә түбәндәге сүзләрне яза. «Тәржемәне хакыйкать* гәҗите күптән килә башлады, укып бик рәхәтләнәм. Туктамый җибәреп тор Мөмкин булса, атналык берәр журнал жибәрсән яхшы булыр иде Безнен халык өстендә чапан, башында чалмасы булмаган кешенең сүзенә һич игътибар бирми Халыкка һәртөрле әхвәлне анлата торган китапларны укытырга кирәк. Шуңар күрә дә фәһем алырдай китаплар, романнарны күбрәк алып кайта күр . Типография шрифтләре мәсьәләсен ни эшләтәсең? Нинди бәягә алырга мөмкин, яз. Бу сәфәрендә алып кайтасыңмы, әллә соңыннан алдыру яхшы булырмы? Алган китапларыңны да җибәрә алмассыңмы? Цензура мәшәкате күп булмаса җибәр... Гәҗитләрне цензурада карап, бәгъзе җирләрен кара буяу белән буяп җибәрәләр ...» (Кара: «Дәрдмәнд әсәрләре», 1929 ел, 13 биг.)
Төркиядән кайтышлый Закир. Бакчасарайга кереп. «Кырым бәге* Исмәгыйль Гаспринский белән дә очрашкан булса кирәк Татарча газета чыгару уенда булган Исмәгыйль морза белән киләсе көздә үк Казанда бергә туры килүләре очраклы түгелдер Газета чыгара башлауны хуплаучыларны ачыклар һәм хәлдән килгәнчә магди ярдәм итүчеләрне барлар очен дип, 1882 елнын көзендә Гаспринский морза Казанга килә. Монда аны бертуган Рәмиевләр каршы ала Кырым морзасы белән очрашу өчен алар Оренбургтан махсус килгән бугай Исмәгыйль бәйне Казан укымышлылары һәм яшьләре белән очраштыру өчен дип. алар монда зур гына бинаны үз исәпләренә арендага алалар Ләкин чакырылган вакытка очрашырга килүче булмый Казан татарларын ни өчендер Кырым морзасының зш-гамәлләре кызыксындырмый. Буш залда алар дүртәү— Исмәгыйль бәй. Шакир белән Закир Рәмиевләр һәм очраклы рәвештә Казанга килеп чыккан бер Кавказлы мөселман гына кич дәвамында гапләшеп утыралар Шул рәвешле, киләсе елдан элекке Кырым ханнары башкаласы Бакчасарайда чыга башлаячак «Тәржеман*нын тәүге иганәче һәм әбүнәчеләре исемлегендә фәкать Рәмиевләр фамилиясе генә теркәлә
Соңрак алар да үз газеталарын чыгарырга галпыныи карыйлар. Ләкин патша түрәләре Идел—Урал төбәге татарларына андый мөмкинлек бирүдән тыела Галимҗан Ибраһимов. «Революция тарихына материаллар* исемле хезмәтендә (1922)
юз
шундый фактларга тукталып, түбәндәге сүзләрне китерә: «Безнен Идел—Урал буенда газета чыгару өмиде ул заманда байтак кешеләрнен башларында булган. Рәшид казый (Ибраһимов), Һади Максуди, мәрхүм Шакир вә Закир Рәмиевләр, тагын әллә кемнәр ул караңгы вакытларда төрлечә исемнәр белән бер газета булдыру турында кузгалганнар. Ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән». Әйе, газета-журнал чыгарырга рөхсәт бирү—басып алынган халыкка утлы корал бирүгә тин ич инде. Халыкның үзаны үскән саен аны коллыкта тоту кыенлаша гына барачак. Монын шулай икәнлеген патша дәвере сәясәтенә йөз тотучы хәзерге заман түрәләре дә бик яхшы аңлый. Һәм матбугат иреген «богауларга» дип төрле чаралар уйлап табарга тырышалар ич
Дөрес, XIX йөз Россия хөкүмәтенең шул ук дәвердә кайбер башка милләтләргә карата башкачарак мөнәсәбәттә торганлыгы да мәгълүм. Әйе, колониаль сәясәтне алга сөргән шул ук хөкүмәтнең, империядәге төп халыкларнын берсе санатган татарларга карата кырыслык күрсәтеп тә, безгә кардәш кайбер милләтләрне төрлечә юматарга теләгәнлегенә дә мисаллар бар. Рус мәкалендә тасвирланганча, «берәүләр өстенә камчы күтәргәндә, икенче берәүләргә прәннек сузу* сәясәте үрнәге инде ул. Үзәк Россиядә яшәгән, башка төрки халыклар арасында заманча мәдәни үсеше ягыннан күпкә югары булган татарларнын үз телләрендә газета чыгарырга тырышулары кат-кат кире кагылган бер заманда. Россия кочагына янарак алынган Урта Азия, Кавказ һәм Кырым «мөселманнарына» карата мәрхәмәтлелек күрсәтелә Янәсе. Россия аларны «тин күрә», аерылып чыгарга дип талпына күрмәсеннәр. Шул рәвешле. 1865 елда гына Россия кочагына алынган Ташкентта ин әүвәл үзбәк һәм казакъ телләрендә беренче төрки газетаны нәшер итәргә рөхсәт бирелә. Әйе. 1870 елнын апрель аеннан анда ике телдә чиратлашып атналык «Төркестан вилаяте гәҗите» чыга башлый. Ул 1917 елгы үзгәрешләргә чаклы даими рәвештә нәшер ителә. Анын беренче мөхәррире милләттәшебез. Төркестан генерат-губернаторының жирле халыклар арасында эш алып баручы ярдәмчесе Ибраһимов Шаһимәрдан Мирас улы була. 1881 елда Шәркый Төркестандагы Жәркәнт шәһәренә Россия дипломаты вазифасын үтәргә җибәрелгәнче ул газетаны чыгару эшен дә башкарып килә. Кавказда «татар телендә» беренче газеталар да шул чордарак чыга башлыйлар Дөресрәге, алар Кавказ төбәгендә яшәүче барлык халыклар өчен бердәм араташу теле буларак кабул ителгән уртак төрки телдә нәшер ителгәннәр, һәм Революциягә кадәрге рус әдәбиятында алар «татар телендә» чыгучы газеталар буларак теркатгәннәр. Әдип һәм тарихчы Габделбари Батгал. Кавказда чыгучы беренче төрки газета дип. 1875 елдан Бакуда нәшер ителгән «Игенче* газетасын атый Әзәрбайжанлы Хәсән бәк Зәрбаби тарафыннан чыгарылган бу газетаны хөкүмәт бераздан сон яптыра, дип хәбәр итә тарихи «Казан төрекләре» китабында Г.Батгал. Өч елдан сон «Зыя—и Кафказия» газетасы Тифлис шәһәрендә чыга башлый. Ул да кыска гомерле була Озынрак гомерлесе, 1905 елга чаклы яшәгәне «Шәркый рус» дип аталганы Ул газетада «Казан татарлары»нын язмалары да еш басылган. Мәсәлән, язучы Шакир Мөхәммәдевнен Оренбургтан жибәргәләп торган аерым хикәя һәм мәкалатәренен «Шәркый рус»та XIX гасыр ахырларыннан ук чыга башлавы мәгълүм
1905 елгы хатык күтәрелешеннән сон илдәге вәзгыять бераз үзгәрә. Россиядәге төп хатыкларнын берсе булган татарларга да үз телләрендә газета-журналлар нәшер итү мөмкинлеге тудырыла. Шушы форсаттан иң әүвәл империянең башкаласында яшәүче, патша җәнапларына сакчы хезмәтен үтәүче мөселман гаскәриләренең дин башлыгы булып торган хәрби ахун Гатаулла Баязитов файдалана. 1905 елнын 2 сентябрендә анын «Нур» газетасының тәүге саны басылып чыга. (Мәгълүм «Патша манифесты» игълан ителүдән бер ай чамасы алдарак. Милли телләрдә газета— журналлар нәшер итүгә рөхсәт бирүче рәсми фәрманга шул елның 24 ноябрендә кул куела.) Әйтергә кирәк, Гатаулла хәзрәт тә 1880 еллар башында ук «Хәфтә» («Атна») исемендә бер газета чыгарырга омтылып караган күренекле шәхесләребезнең берсе Ләкин ана да ул вакытта рөхсәт бирелми. Саф татар телендәге икенче газета булган «Фикер» шул ук елнын 26 ноябрендә ерак Жаек каласында борын төртә.
1906 елнын 16 февралендә Рәмиевләрнен «Вакыт» газетасын Оренбургта нәшер итәргә дә рөхсәт бирелә. (Оренбург генерал-губернаторы канцеляриясендә теркәлгән документ номеры 367.) Бу документта «газетаның нашире Мөхәммәтзакир
Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев Мөхәррире Мөхәммәтфатыйх Гыйльман улы Кәримов» дип язылган Ягьни. кайбер матбугат чараларында бәян »ггелгәнчә. Шакир Рәмиев бу очракта наширлар исемлегендә күрсәтелмәгән Ә инде -Шура» журналын чыгаруга рөхсәт биргән документта ике бертуган да нашир дип белдерелгән
Мөхәррирлеккә ни өчен Фатыйх Кәрими сакланган? Беренчедән, ул инде танылып килүче язучы, өч-дүрт китап авторы. Анын «Бер шәкерт илә студент* дип исемлән- гән повесте 1899 ук Казанда басылып чыга. Торкиядә югары уку йортын тәмамлап кайткан. Андагы матбугат эшчәнлеге белән дә бераз танышкан була Икенчелән, ул дәвердә Оренбург губернасындагы бсрдән-бер татар басмаханәсенен хуҗаларыннан берсе. Дөрес, анын атасы. Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримов 1890 еллар ахы- рында типография ачарга ниятләгәндә, ана беренче булып матди ярдәм итүчеләр, «хәлгә керүчеләр» дә бертуган Рәмиевләр белән Хөсәенев байлар булган Шулай
итеп. Кәримовлар белән Рә- миевләр арасындагы ижади дуслык дистә еллар элек үк башланган дигән сүз. 1899 елда Шакир Рәмиев Европа илләре буйлап сәяхәт кыла. Парижда уздырылган Бөтендөнья сәнә- гать күргәзмәсендә дә катнаша.
Тәржемәче һәм юлдаш сый- фатында аны Фатыйх Кәрими озата йөри. (Анын күләмле «Аурупа сәяхәтнамәсе» кита- бы 1902 елда С.—Пстербургга басылачак.) «Вакыт» газетасы һәм сонрак нәшер ителә баш- лаган «Шура» журналы баш- лангыч чорда мәрхүм Гыйльман хәзрәтен уллары Фатыйх белән Камил һәм кияве Тимерша Соловьев карамагында калган «Кәримовлар басмаханәсе»ндә басылалар.
Газетанын беренче саны
типографиядән 21 февральдә чыга. Исмәгыйль Рәмиевнен «Вакытлы татар матбугаты 1905-1925* исемле энциклопедик хезмәтендә: «Вакыт»—милли—либерал газета Оренбургта чыга. Барысы 2309 сан чыкканнан сон. 1918 елнын 26 гыйнварында туктатыла. . (Оренбургны большевиклар яулап алгач, ике-өч көн үтүгә, «буржуа! газета-журналлар», шул исәптән «Вакыт» белән «Шура» да чыгудан туктатыла.) Сәяси мәсьәләдә сак, дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан иярын милли матбугатка юнәлеш биреп барды. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләтәрснә кин урын бирә, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәтә, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклый иде», диелә
1917 елнын октябрь. 1918нен гыйнвар айлары аралыгында «Вакыт*нын мөхәррире язучы. Дәрдемәнднен кияве Ярулла Вәлнсв була Ярулла элегрәк Бозаулык шәһәрендә сәүдә эше белән шөгыльләнә. Берничә хикәя һәм пьеса бастырып, телгә керә башлаган яшь каләм әһеле санала. «Бай кияве булганчы». 1906 елда ук Ф Кәрими аны газетада эшләргә дип чакырып китерә. 1908 елдан. Рәмисвләрнсн у з типографиясе сафка бастырылгач. Я.Вәли анын мөдире вазифасын да үти Тумыш- чыгышы белән Буа шәһәре янәшәсендәге Бикмураз авылы кешесе
Рәмиевләр 1907 елнын декабрендә «Шура* журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга Беренче саны 1908 елнын гыйнвар башында дөнья күрә. «Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәт икир Рәмиевләр» Шул ук документта мөхәррире дип Ризазддин Фәхретдннов күрсәтелгән Риза казый 1906 елнын жәй ахырларында ук Уфадан Оренбург катасына чакырып
Рәмиевләр гаичәсе 1914 елда Европа иглоренә л р сәяхәт ясый Шул вакыт Бельгиянең Льеж шәһәрендә тпшкән фотографиядә (уңнан сулга) Закир Рәмиев Садри Максуди хатыны Камилә белән (Шакир Рамисенең кызы) Гариф, Зәйнәп, Искәндәр- Закир башлары. Әхмәт- Мидхәт Шакир улы
китерелгән һәм октябрь аеннан «Вакыт» газетасының мөхәррир урынбасары итеп билгеләнгән була. Аны гаиләсе белән бу шәһәргә чакырып китерүчеләр бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләр. Риза хәзрәт тә мөфтиятгәге югары дәрәжәле эшен калдырып, үз халкынын белемен, анын үстерүгә зур өметләр баглап, матбугат эшенә керешергә батырчылык иткән. Һәм Оренбургта яшәү, «Вакыт* белән «Шура»да эшләү дәверендә анын үзалдына куйган максатына ирешкәнлеген яхшы беләбез. Бу елларда ул аеруча яшьтәше Дәрдемәнд белән бер фикердә булып, рухланып эшли. Жизнәсе Гыйльман ахун һәм сонрак Рәмиевләр ачкан типографияләрдә аның иллеләп китабы дөнья күрә. Совет хакимияте тарафыннан журнал ябылгач исә кабат Уфага кайтып, мөфтиятгәге эшен дәвам иттерәчәк.
И.Рәмиевнен «Вакытлы татар матбугаты» китабында
«Шура» журналының 1918 елнын башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә. Һәр саны зур форматта 36 битле булып, вакыт-вакыт рәсемнәр белән баетылып басылган. «Әдәби, гыйльми, тарихи • журнал. Татар журнатлары арасында ин күренеклесе.
Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды... Техник I эшләнеше ягыннан да үз заманында һичшиксез беренче урынны тотты», дип яза Исмәгыйль Рәмиев. Журнал беренче елында шулай ук «Кәримов, Хөсәенев вә шөрәкәсе» басмаханәсендә басыла.
Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал. Шәриф Камал. Жамал
Вәлиди, Кәбир Бәкер. Ярулла Вәли һ.б. эшлиләр. Читтән торып алар эшендә Галимҗан Ибраһимов. Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәжит Гафури. Нәжип Думави. Ярулла Биги. Зәки Вәлиди. Һади Атласи, Галиәсгар Гафуров—Чыгьтай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, «жәмәгатъ хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар» Ул чор
матбугатын тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикеренчә. Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы битләрендә бөек Тукаебызнын йөзгә якын әсәре урын алган икән.
Газета һәм журнал битләрендә әдәби, гыйльми, дини эчтәлекле әсәр һәм хезмәтләр байтак урын алган, алар арасында үзара ярышлар уздырылган. Ярышларда жинеп чыккан әсәрләр, газета һәм журнал кушымталары рәвешендә. Рәмиеатәр тарафыннан аерым китап итеп тә бастырылганнар. Редакцияләргә килеп тә. төрле сәбәпләр белән аларда урын ала алмаган шигырь, хикәяләр дә еш кына аерым җыентыкларга тупланып. «Шура» журналы кушымтасы» рәвешендә чыгарыла торган була.
«Закир Рәмиев редакция эшчеләренең тормыш ягыннан яхшы тәэмин ителүләре яшәүләре ягына нык күз сала, аларга, ул чорларда һичбер жирдә күрелмәгән рәвештә, зур жалованье—«Вакыт» газетасы редакторы Фатыйх Кәримов белән «Шура* журналы редакторы Риза казыйга аена 130 сум бирә иде. Моны күпләр «министрлар жалованьесе» дип йөртә торганнар иде», дип яза 1908-09 елларда Оренбургта «Чүкеч*. «Шура» журналларында эшләп алган әдип Зариф Бәшири («Замандашларым белән очрашулар». 1968). Ә 1917 елнын башында «Закир әфәнде әмере белән расланган* бер исемлектән күренгәнчә. Фатыйх Кәриминең эш хакы 325. Риза Фәхретдиновныкы 275, Ярулла Вәлинеке 250, корректор Шәриф Камалныкы 180 сум булган. (Ул чорда гади редакторлар «корректор» дип йөртелгән.)
«Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. . Үткән елларда «Вакыт» һәм «Шура»дан, алтын хисабы белән, ун мең сумлап зарар күрделәр.» дип яза 3 Бәшири Әлбәттә инде. Рәмиев байлар мондый зур чыгымны үз милләтләренә хезмәт итүнең изге бер үрнәге буларак кабул иткән.
Закир Рәмиевнең хатыны Мәхүбҗамал
«Вакыт» газетасын чыгара башлау белән бер үк вакытта Рәмиевләр. редакция хезмәткәрләре өчен дип. Шакирнын йорт-утары янәшәсендә бер этажлы. өч секцияле йорт булдыралар Анын бер секциясендә төрле елларда төрле кешеләр яшәсә (мәсәлән. 1914-1917 елларда журнал мөхәрриренен урынбасары итеп билгеләнгән Кәбир Бәкер гаиләсе), калган өлешендә Риэаэддин хәзрәтнен ишле гаиләсе урнаша. Шунда ук анын эш кабинеты да була. Ул өй урынында хәзер биш этажлы торак бина. Сиксәненче елларда анын диварына «1906-1918 елларда... бу урында Ризаэддин Фәхретдинов яшәде.» диелгән истәлек тактасы куелды Риза хәзрәтнен кызы Әсма апа Шәрәфиен атасына багышланган истәлегендә мондый юллар теркәлгән: «1906 елда Оренбургта бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр «Вакыт» исемендәге газета чыгара башлагач, әткәйгә шунда эшләргә тәкъдим итеп, берничә чакыру хаты килгән. Гыйлем аткәсенлә эш башлау өчен казый хезмәтеннән китү кирәклеген белеп. Рәмиевләр белән аңлашып, эшләргә риза була... Күчеп урнашкач та әткәй һәм Габдерахман абзый «Вакыт» газетасында эшли башлаганнар Без торган квартиранын зур ишегалдынын бүлеп алынган яртысында зур бакча иде. Шул бакча эчендә безнен беседка бар иде. Май аенын башыннан сентябрь аена хәтле без шунда ашап, эчеп тора идек» Бу очракта ул бакчаның Шакир Рәмиев йорты белән ике арада урнашуын, ягъни, анын ике гаилә өчен дә уртак булуын да әйтеп китү кирәктер Әссен урамындагы шушы йортта элегрәк елларда Борһан Шәрәф тә берникадәр вакыт яшәп ала. Ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кагылышлы вакыйгага бәйле рәвештә Казаннан сөрелеп. Оренбургка җибәрелгән була Рәмиевләр аны «Вакыт» газетасына эшкә алатар. фатир биреп торалар. Фатих Кәрими сенлесенә өйләнгәнче ул шунда яши
Шул ук китабында 3 Бәшири билгеләп үткәнчә. Кәримовларнын басмаханәсе ярыйсы ук таушалган була. Хәрефләр еш алышынмый, арзанлы кәгазь һәм начар буяулар кулланыла. (Истәлекләрендә Зариф Бәшири ул типографияне үз кулында тоткан Гыйльман ахун кияве Тимерша Соловьевтан еш зарлана, анын саранлыгы турында байтак дәлилләр китерә ) Рәмиевләр дә бу басмаханә эшеннән бик үк канәгать булмыйлар һәм үз типо-литографияләрен ачу хәстәренә керешәләр Дәрдемәнд йорт-утарынын иркен ишегалды почмагында, арттагы Вороная урамында бина сатып алына, заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. 1908 елнын декабрь башында ул басмаханәдә тәүге китап —Ризаэддин хәзрәтнен «Мөхәммәд галәйһиссалам • хезмәте басыла. «Вакыт» белән «Шура» 1909 елнын I гыйнварыннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар «Вакыт» басмаханәсе» мөһере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә Басмаханә 1918 елнын гыйнвар ахырларына кадәр Рәмиевзәр карамагында эшли. Аннары Совет дәвере матбугатын нәшер итүдә кулланыла 1920- 1925 елларда. Оренбург Казакъ Совет Автономияле республикасының башкаласы булып торганда, шул басмаханәдә кардәш казакъ халкы телендә чыккан газета- журналлар һәм китаплар басыла.
Мондый басмаханә булдыру хакында Шакир Рәмиев 1899 елда Санкт- Петербургта. Кырым морзасы Ильяс Бораганский типографиясен карап йөргән вакытта ук ниятләгән була Ул басмаханәдә эшләүче «Госман Нури Акчукраклы әфәнде» белән якыннан танышып китүләре дә шул елгы март көненнән башлана Ф Кәрими «Ауропага сәяхәт» китабында бәян итүенчә, «бу зат исламча вә русчадан гүзәл хәбәрләр булып... язучы буларак «Бакчасарай чишмәсе» вә «Тәнкәжан ханым» илә «Мөләхаза* нам әсәрләреннән мәгълүмдер* Шушы өч тарихи эчтәлекле китап авторы да. басмаханә башлыгы кебек үк. тумышы белән Бакчасарай каласыннан була Тәнкәжан ханым исә кайчандыр шул шәһәр зиратында җирләнгән тарихи зат-Мамай чанның кызы буладыр Үз типографияләрен җиһазландыруга керешкәч бертуган Рәмиевләр бу язучы һәм оста куллы Нури Акчукраклыны да Оренбургка чакырып китерәчәкләр «Вакыт» басмаханәсс»н оештырып җибәрүдә анын да өлеше бардыр
1910 елларда Оренбургта нәшер ителгән кайбер рус һәм казакъ вакытлы матбугаты да шул басмаханәдә чыккан «Казакъ» газетасы (Оренбург. 1913-1918). казакъ телендә сигез исемдә китап та (шулар арасында казакъча беренче повесть «Көргенде бала» да) «Вакыт» типографиясендә басыла Ул дәвердә Оренбургта русча алты-җиде журнал.
шул чамада ук газеталар чыга, ә бердәнбер хосусый Бреслин типографиясе 1915 елда ябыла. Губерна идарәсе басмаханәсе исә күбрәк рәсми материаллар бастыруга йөз тота. Совет хакимияте дәверендә Рәмиевләр эшчәнлеген барлау бик хупланмаганга күрә, «Вакыт* басмаханәсе»нә кагылышлы төпле фәнни тикшеренүләр булмады. Анда басылып чыккан китаплар саны да, бер үк авторнын хезмәтләрендә дә төрлечә күрсәтелә (Әбрар ага Кәримуллин хезмәтләре күздә тотыла). Журнал эшчәнлеген жентекләп өйрәнгән галим Раиф Мәрдәновнын «Шура» журналы» китабында (Казан, 2001 ел) һәм «Рухият» фонды нәшер иткән «Ризаэддин Фәхретдин* җыентыгында (Казан, 1999) «Вакыт» басмаханәсе» эшчәнлеге дә беркадәр тасвир ителгән. Бу басмаханәдә чыккан кайбер китаплар исемлеге дә китерелгән
Оренбург хәйрия жәмгыятенен «Белек* китапханәсе, Орскидагы «Шәрекъ китапханәсе*, Троицк, Чиләбе, Кустанай һ.б. якын шәһәрләрдәге китап-газета сәүдәсе ширкәт һәм җәмгыятьләре ул заманда нәшрият вазифасын да үтәгәннәр, кирәк дип санаган китапларын бастырып чыгару өчен Казан һәм Оренбург басмаханәләренә даими рәвештә заказлар җибәреп торганнар. Андый заказларны «Вакыт» типографиясе дә үтәгән.
«Вакыт» басмаханәсе*ндә кайсы әдип вә галимнәребезнен китаплары нәшер ителгән сон? Кемнәр Рәмиевләр матбагасына якын торган? Беренче урында, атбәттә, Рәмиевләр тарафыннан бик ихтирам ителгән, Дәрдемәндкә яшьтәш булган Риза хәзрәт Фәхретдинов хезмәтләре. Анын дини, әхлакый-тәрбияви һәм тарихи эчтәлекле 35 китабы «Вакыт»та дөнья күргән (Ә. Кәримуллин хезмәтләрендә алар саны шактый ким күрсәтелә). Бу авторнын жизнәсе Гыйльман ахун оештырган, энеләре Фатих, Камил Кәримовлар һәм кияү тиешле Тимерша Соловьеатар тоткан «Кәримоатар басмаханәсе»ндә чыккан китаплары саны күпкә кимрәк. Икенче, өченче урында Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимов китаплары тора. Ш.Каматнын революциягә чаклы дөнья күргән барлык әсәләре дә диярлек башта «Шура» белән «Вакыт» битләрендә урын алган, аннары аерым китап итеп басылганнар. 1910 елда «Козгыннар оясында» исемендә озын хикәясе, 1914 тә унбиш әсәрен берләштергән «Хикәяләр төркеме». 1915 тә «Акчарлаклар» повесте, Рәмиевләр басмаханәсендә китап рәвешенә китерелеп, укучыга тәкъдим ителгән. Г.Ибраһимовнын да беренче ижат дәвере хикәяләренең күпчелеге әүвәл «Вакыт» белән «Шура» битләрендә, аннары аерым китап буларак басылган. «Диңгездә»(1911), «Йөз ел элек» (1911), «Уты сүнгән жәһәннәм*(1912), «Карт ялчы»(1912) хикәяләре һәм күләмле «Татар шагыйрьләре» (1913) очеркы шулай нәшер ителгәннәр. Үз басмаханәсе булган Ф Кәримннен дә кайбер хезмәтләре «Вакыт» типографиясендә чыга. Мәсатән, «Истанбул мәктүпләре* исемле катын китабы (450 бит) һәм «Дөнья халыклары» исемендәге берничә китапчыгының язмышы шундый. Иҗтимагый, мәдәни, әдәби хәл-әхвәлне күзалларга ярдәм иткән Г Сәгъдинең «Әдәбият кануннары», Г.Батгалнын «Габделвәли Яушев* китаплары. «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» исемеңдә нәшер ителгән күмәк җыентык, Ж.Валидинен «Татар әдәбияты хакында», «Таңчылар» төркеменең актив әгъзасы Шакир Мөхәммәдьяровнын «Алпавытлар заманы», казакъ әдәбияты классигы Абайнын икенче китабы саналган «Абай тирмәсе» җыентыгы (1916), Н.И. Ашмаринның XIX йөз ахыры татар әдәбиятына багышланган очеркының татарчага тәрҗемәсе һ.б. хезмәтләр дә «Вакыт» җимеше Тәрҗемә китапларыннан тагын Төркиянен күренекле әдибе Әхмәт Мидхәт, инглиз язучысы Конан Дойль, рус әдипләре Александр Пушкин, Николай Гоголь. Леонид Андреев һ.б. әсәрләрен өстәргә кирәктер. «Вакыт» басмаханәсе»ндә дөнья күргән дәреслекләр саны да ишле генә. Казакъ халкының милли азатлыгы өчен көрәшүчеләр даирәсенә кергән Миржакыйп Дулатовнын беренче шигырь китабы «Уян. казакъ» (1909) белән казакъ телендәге беренче роман саналган «Бәхетсез Жамат» (1910) Казанда басылган булсалар, бу авторнын шуннан соңгы ике шигырь китабы—«Азамат» (1913) белән «Тирмә» (1915) Оренбург шәһәрендә яшәгән дәверендә Рәмиевдәр басмаханәсендә дөнья күргән булса кирәк.
Шул рәвешле, ул басмаханә һәм бертуган Рәмиевләр нәшер иткән журнал белән газета татарга һәм аңа карындаш булган халыкларга уңышлы гына хезмәт иткән. Ул халыкларның мәдәни вә иҗтимагый үсеше өчен көрәшкән. Оештыручыларынын изге ниятен үтәгән. Рәмиевләрнең матбугат эшчәнлеге өстәмә керем—табыш алу нияте
белән башкарыл маганл ы гын байтак замандашлары билгеләп үтә Аларнын бу эшкә керешкәндәге төп максаты милләт мәнфәгатен кайгыртуга, татар халкынын үзанын үстерүгә юнәлтелгән була, һәм алар үз максатларына ирешәләр дә: «Вакыт» белән «Шура* татар халкы арасында гына түгел, безгә кардәш казакъ, каракалпак, үзбәк һәм Кавказ төбәге төрки милләтләре арасында да абруйлы матбага үрнәкләренен алгы сафында була.
2
Рәмиеаләрнен милләт мәнфәгатен истә тотып эшләгән байтак кына башка гамат- ләре дә бар. Әйтик, алар элекке Оренбург губернасының көнчыгыш тарафындарак урнашкан дистәләгән авылда мәчетләр төзеткән, мәктәп-мәдрәсатәр ачканнар (Ул заманнарда мәктәп-мәдрәсәләрне мөстәкыйль ачу рөхсәт ителми, алар фәкать мәчете
булган мәхәллә халкы өчен генә ачыл- ганнар.) Кыз балалар өчен кул эшенә өйрәнү сыйныфлары да булдырылган Мәктәп-мәдрәсә укытучылары яллан- ган. Кайбер авылларда китапханәләр оештырылган Мәсәлән, элекке Орск өязендәге Юлык авылындагы кита- пханә Рәмиевләр төзегән мәчет мәэзи- не карамагында була. Аерым эш хакы исәбенә мәэзин һәм анын жәмәгате ул китапханәне бергә тоталар. Алар аны атнага дүрт көн ир-ат заты өчен, ике көн хатын-кызларга гына ача торган була (1919 елнын февралендә Совет хакимияте шушы китапханәне тәр- типтә тоту өчен 150 чакрымдагы Орск шәһәреннән драматург Мирхәйдәр Фәйзине җибәрә дә инде )
Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә яшәү чорында ( 1883-1921 еллар) Дәр- демәнл халык мәнфәгатен күздә тот- кан байтак кына жәмгыяви эшләр дә башкарган Берничә тапкыр Оренбург шәһәр думасына сайланган. Орен- бургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенен тышкы идарәчеләре һәм иганәчеләре исемлегендә бертуган Рәмиевләр фа-
милиясе янәшә килә Алар шулай ук үз төбәкләрендәге берничә хәйрия җәмгыятенә сайланган Ул җәмгыятьләргә акчалата ярдәм итеп торганнар Дәрдемәнд ярдәмгә мохтаҗ укытучылар һәм шәкертләргә хәйрия кылучы җәмгыятьмен рәисе вазифа- сын да башкара Хатын-кызларга ярдәм кылучы шундый ук оешмамын башында аның кызы Зәйнәп Вәлиева тора (Мондый эшләр һәм ул чараларга кеммен күпме мал тапшыруын барлау Совет хакимияте елларында үткәрелмәгәнлектән. бүген бе * төгәл цифрларны китерә алмыйбыз.) 1905 елнын февраленда мөселман халкына тигез хокук һәм ирек бирү кирәклеге турында Николай патша жәнвплары исемен,, хат-петиции языла Ана татарның күренекле шәхесләреннән Иосыф һәм Ибраһим Акчуриннар. Сәетгәрәй Алкин. Габдулла Апанаев. Әбүсогуд Әхтәмен бертуган Дибердиев. Хөсәенев байлар һ б. кул куя Ул хатта Закир Рәмиен-Дәрдемәнд им ис ы да була Шул елнын октябрендә мәгълүм «патша «Манифест-ы чыгуда алегс .петиция.нсн дә олеше бар. әлбәттә Шул ук елла Россия мосе.лчаинары ............................. Фә-
нит төрле трибуналардан торып якларга тиешле .Итгифакъ ал чос «мин. сәяси партиясен оештыруга керешәләр Бу партиянсн топ сәяси юнәлеше Россиядә кол алып килүче кадетлар партиясе сстав-програччасына таянып зшланә Балетлар программасында исә Россиядә яшәүче барлык халыклар гигез хокуклы булырга
Закир Рлииевнең гаилмг очен Оренсаргнын үзәгендә (Введенская урамы, 27 йорт) аерым утар итеп матур таш йорт сазына Хәзерге Ленин \рамы. 31 йорт
тиеш диелә. Мондый таләп башка бер генә партия программасында да, шул исәптән большевиклар программасында да каралмаган була.
«Итгифакь...» партиясен оештыруда катнашучылар, патша түрәләре тарафыннан эзәрлекләнүенә дә карамастан, бу эштән читләшмиләр. Дәрдемәнд тә бу партияне оештыру өчен яшерен рәвештә 1906 елнын гыйнварында Санкт-Петербургта уздырылган корылтайда катнаша. Моңа чаклы инде ул кадетлар партиясенең Оренбург губернасындагы бюросына кергән була.
1906 елда Закир Рәмиев— Дәрдемәндне Оренбург халкы Россиянен Дәүләт думасы де- путаты итеп сайлый. Дөрес, Думаның бу Беренче чакыры- лыш депутатлары озак эшлә- ми—беренче утырышлары шул елнын 27 апрелендә, соңгысы июль башында үткәрелә. Бу чакырылышта катнашкан биш йөз чамасы депутат барлыгы утыз тугыз мәртәбә бергә жыела. Трибунадан ил башлыкларынын башбаштаклыклары турында күп сүз сөйләнә. Мәгәр, алар мөһим карарлар кабул итәргә өлгермиләр. Николай Пнче шул елнын 8 июлендә бу «тотнаксыз» депутатлар төркемен тарату. Думага яна сайлаулар уздыру турында фәрман бирә.
Дәрдемәнд Дума утырышла- рының барысында да катнаша алганмы—әлегә ачыкланмаган. «Дело»сында кайбер документла-
ры да сакланмаган, дип хәбәр итә тарих фәне докторы, ул чор Россия Думасы депу- татлары эшчәнлегенә багышланган хезмәтләр авторы Диләрә Усманова. Эш кәгазьләре арасында депутатлыкка сайлангач Петербургта төшкән фотосы да бар икән. Ә менә мөселман депутатлар белән бергә төшкән фотосы әлегә табылмаган. Ни сәбәпледер рәсми рәвештә теркәлергә өлгермәгән Мөселманнар фракциясенә керүе, анын житәкче бюросына сайлануы хак. Депутат ярдәмчесе һәм «Вакыт» редакциясе вәкиле сыйфатында башкалага анын белән бергә язучы Фатих Кәрими килгән булырга тиеш. Башкаладагы шул көннәрдәге хәлләрне беркадәр күзалдына китерердәй «Хыялмы? Хакыйкатьме?» повестенен нәкъ шул вакытта языла башлаган булуы шиксездер. Бу китап 1908 елда Казанда нәшер ителгән. Дөрес, андагы вакыйгалар Икенче чакырылыш Дума депутаты белән булган хәл дип тасвирлана. Монысы инде анын автор уйдырмасы, вакыйганы төп каһарманнан чак кына читләштерергә теләү теләге булса кирәк. Шагыйрьнең заманда- шы, Икенче чакырылыш депутатлары эшләгән вакытта «Дума* газетасының мөхәррире булган Фоат Туктаровнын «Беренче, Икенче вә Өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларнын кылган эшләре» дип исемләнгән китабы 1909 елда Казанда басылып чыга. Анда Дәрдемәндкә багышланган мәгълүмат һәм шагыйрьнең фотосы урнаштырылган.
1917 ел якынлаша. Шул елнын февралендә оештырылган «буржуаз револкжия»дән соң Дәрдемәнднең янә дәртләнеп китүе, милли хәрәкәт вакыйгаларында бик теләп катнаша башлавы күзәтелә. Ул яшәреп киткәндәй була. Казан халкы өчен жәһәннәм читендәрәк саналган ерак Оренбург, Орск калаларыннан ике-өч мәртәбә милли башкалабызга килә. Шул елнын июль аенда Казанда уздырылган Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае эшендә катнаша. Анда аны Вакытлы Милли идарәнең малия (финанс) нәзарәтенә (министрлыгына) әгъза итеп сайлыйлар. Ул чорда Оренбург шәһәрендә уздырылган барлык милли вакыйгаларның үзәгендә олы
Җәйләрен Рәмиевләр гаиләләре белән Оренбургтан китеп, приискалары янындагы шушындый йортларда уздырганнар Аларның мондый йортлары хәзерге Башкортстанның Күсәй авылы янында да булган.
яшьтәге шәхесләрдән Фатыйх Кәрими. Борһан Шәрәф, Дәрдемәнд актив катнашып киләләр Ләкин зур өметләр баглап каршы алынган Февраль революциясе хөррияте көннәре озакка бармый Шул елнын октябрь ахырында большевиклар тарафыннан оештырылган яна түнтәреш исә бу олы яшьтәге зыялыларны читкә чыгарып ташлый Рәмиевләр дәрәжәсендәге кешеләр өчен бик авыр көннәр башлана. 1918 елнын февраль урталарында Дәрдемәнд. хатыны Мәхүбҗамал белән бергә. Оренбургтан өч йөз илле чакрымга көнчыгыштарак. Себер тарафындарак булган Орск каласына чыгып китә. Һәм инде кабат үз йортына әйләнеп кайта алмый 1921 елнын 9 октябрь көнендә тиф авыруыннан вафат була Шул ук авырудан гомере өзелгән аткән кызы Өммегөлсемне Оренбург шәһәрендә жирләп кайтканнан сон берничә көн үтүгә Дәрдемәнд сонгы тапкыр Казанда 1919 елнын гыйнвар аенда булып китә Тагар язуын камилләштерүгә багышланган конференция эшендә катнаша Унынчы елларда ук гарәп язуын камилләштерүгә карата үз фикерен матбугатта белдергән Дәрдемәнд бу чарадан читтә кала алмагандыр, күрәсен. Милләтнсн киләчәк язмышын жинеләйтү өчен дип байтак ун эшләр башкарган куш йөрәкле зыялы затнын сонгы изге гамәле шушы буладыр
3
Закир Рәмиев-Дәрдемәнд 1859 елнын 23 ноябрендә Оренбург губернасына кергән Жиргән авылында дөньяга килә. Бабаларынын туган жире Татарстанның хәзерге Әлмәт районындагы Тайсуган авылы Бабасы Габделкәрим шушы Зәй төбәгендә берникадәр вакыт мәчет имамы вазифасын да үти Аннары Агыйдел елгасы буенда яна төзелә башлаган Эстәрлетамак. Жиргән тарафларына китеп, шунда сәүдә эшенә керешә 1851 елда Жиргәнлә вафат була Аиын улы Мөхәммәдсадыйк (1828-1892) Жиргәндә сәүдә итә 1869 елда шул ук губернанын Орск өязендә бөлгенлеккә төшкән бер рус кешесеннән алтын приискасы (кечерәк шахта) сатып ала. 1850 елда шул гөбәк морзасы Әбелмөхәммәд Дашков кызы Ханифәгә өйләнә. Аларнын биш баласы туган Шу.лардан халык теленә кергәннәре Шакир (Мөхәммәдшакир. 1857-1912) белән Мөхәммәдзакир була. Садыйк хажи алар мирасына егермеләп прииска калдыра. 1917 елга кергәндә Шакир варислары белән Закир кулында да шул чама алтын шахталары теркәлгән Гадәттә алар искергәннәрен ябып, яна приискалар да ачканнар Мәсәлән. Мәжит Гафурннын «Шагыйрьнең алтын приискасынла» повестенда тасвирланган вакыйгалар шундый яна ачылган алтын чыганаклары җирлегендә бара Повестьта әйтеп үтеләгән «ат башы хәтле* алтын түнтәре рәсми документларда 24,3 килолы самородок дип языла 1896 елдан башлап ул жирдә алты прииска ачыла. Балкан исемендә зур авыл барлыкка килә
Закир Төркиялән кайтканнан сон. 1882 елнын кышында Мәхүбжамал Бормасвага өйләнә. Борнаешыр Орск шәһәренен ин эре сәүдәгәрләре Шагыйрьнен кайнатасы Мостафа Мәскәү фабрикантлары Морозовлар белән дә эш йорткән Урат төбәгенен Эрбет ярминкәсендә ү» кеше саналган. Рәмиевләр лә ул елларда Орскида кызыл мат (галантерея, тукыма) белән сату итәләр Димәк. Борнаеатар белән бәйләнештә торалар
Мәхүбжамал (1863-1943) үз чоры өчен ярыйсы ук укыган кыз була Сонрак ул Оренбург янәшәсендәге Каргалыдл. приискаларга караган авылларда мәктәпләр ачуга һәм тотуга турыдан-туры катнаша Сснлесе Маһруй да сонрак Орск каласында махсус кызлар мәктәбе оештыра һәм шунла укыта
Закир белән Мәхүбәнең сигез баласы туган Шулардай ин кечесе «Фоат 1903 елла тугач та вафат була», дип язган иде мина шагыйрьнен онычкасы. укытучы Зөбәрҗәт Менә ул балалар исемлеге Өммегөлсем Камалова (1883-1921) Искәндәр (1886-1943). Рауза Яушева (7-1938). Зәйнәп Вәлнева (1891-1977). Гариф (1893-1971). Жәгьфәр (1895-1976). Морал (1898-1918)
Мәхүбжамал. ире үлгәч. 1938 елга чаклы Искәндәр, аннары Зәйнәп тәрбиясендә Баймакта һәм Уфада яши. Шунда 1943 елда вафат бу та. Кызганыч ки. ун-унбиш еллап бер шәһәрдә гомер иткән язучылардан һәм әдәбият белгечләреннән анын язмышы белән кызыксынучылар. Дәрдемәндкә багышлап истәлекләр язып атучылар булмаган
Кызларыннан Өммегөлсем белән Рауза үз чорынын җитешле сәүдәгәрләре йортына кияүгә бирелә. Өлкәне Оренбург сәүдәгәре Гариф Камаловка. кечесе Троиики байлары нәселеннән Мөхәммәдвәли Яушевка. Өммегөлсем 1921 елнын көзендә Оренбургта тиф авыруыннан үлә. Дүрт кызы кала. Ин кечеләре. Галия. 1948 елда Ашхабадта җир тетрәү вакытында улы белән бергә һәлак була. Аннан өч яшькә олырак булган Кафия апа Усманова белән 1993 елнын кышында Мәскәүдә хәбәрләшкән идек. Галия белән Кафия Искәндәр абыйлары гаиләсендә тәрбияләнәләр. Рауза 1930 елларда әнисе һәм абыйсы белән бергә Баймакта яши. Шунда 1938 елда вафат була.
Шагыйрь йортына ин күп борчу, кайгы-хәсрәт китергән балаларыннан Гариф белән Морад булгандыр, мөгаен Гарифне Дәрдемәнд үзе 1914 елнын жәй башында Белгьиянен Льеж шәһәрендәге техник университетка илтеп урнаштыра. Шакир агасынын улы Әхмәт-Мидхәт шул югары уку йортында инде ике ел укыган була. 1914 елнын августында Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, бу балалар чит илдә аерылып калалар. Рәмиевләрнен ике йорты да алар өчен бик борчыла, ләкин бернинди чара да күрә алмыйлар. Дәрдемәнд алар язмышыннан бихәбәр рәвештә бу дөньядан китеп тә бара. Студент Рәмиевләр исә ике сугыштан да исән-аман котылалар. Гариф 1945 елдан сон Финляндиядә яши. балалар укыта Өйләнми. Садри Максудида кияүдә булган туганнан-туган апасы Камилә белән ара-тирә очрашкалап тора. Сонгы очраашулары 1971 елнын җәендә була. Бу вакытта Камилә кызы Гадилә Айда Римда Төркия илчелегендә эшли. Әнисе кунакка килгәч, Гарифны да үзләренә чакырып алалар. Ләкин 78 яшьлек буйдак картка Римнын эссе һавасы ошамый. Ике атна дигәндә ул шунда вафат була. Римдагы мөселман зиратына җирләнә. Гадилә шул вакыйгаларны Төркиядә чыгучы «Казан» журналының 1974 елгы май санында тасвир итә.
Кече уллары Мораднын язмышы исә тагын да аянычрак. Сөйләүләренә һәм истәлек язмаларына караганда. Морад Закир белән Мәхүбәнең генә түгел, барлык Рәмиевләрнен диярлек ин сөекле заты булып үсә. Бик иркә була. Гражданнар сугышы башлангач унтугыз яше тулмаган Морад үз теләге беләнме. яки иптәшләренә иярепме, атаман Дутов оештырган казачий полкларның берсенә килеп эләгә. Оренбург. Орск төбәкләрендә барган каты сугышларда катнаша. Сонгы елларда Бәшир Рәмиев тә. башкалар да анын турында искә алырга теләк белдермәделәр. «Егерме-егерме ике яшьләрендә авырып үлгән*.—дип кенә җавап бирерләр иде. Советларга каршы корал тотып сугышкан кешене ул елларда искә алу бик тә җайсыз иде шул. Дөрес, анын гомерен дә утлы ук та. зәһәр кылыч та чикләми. Орск өязендә барган сугыш-бәрелешләр вакытында ул авырып госпитальгә эләгә, шунда тифтән үлә. Әти-әнисе ул җәйне Балкан авылында уздыралар. 1918 елнын көзендә азарга Мораднын госпитальгә эләгүе турында хәбәр итәләр Шул җәйдә Батканда яшәгән Маһруй кызы Әсма бу вакыйганы шулай искә ала: Морад абыйның авырып китүен белгәч тә җизни анда атлы кеше җибәрә. Иртәгесен ул кеше әйләнеп кайта. «Морад тифтән вафат булган. Бик рәнҗеп үлгән», дип белдерә, ди.
Дәрдемәнд белән Мәхүбҗамалның 1918 елнын февралендә, ашыгып. Орск тарафына дип чыгып китүләренең төп сәбәбе дә. нигездә, балалар язмышына бәйле булган Орск шәһәре картлары сөйләвенчә, Жәгъфәр Рәмиев тә ул вакылта шул тирәләрдә «большевикларга каршы сугышып йөри». Морадтан ике-өч яшькә өлкәнрәк булган Жәгьфәрне «башкорт армиясенә мобилизацияләнгән иде», дип искә алалар Ләкин ул анда озак сугышмый. Зәки Вәлиди җитәкчелегендә оешкан «мөстәкыйль Башкорт Республикасы» тиздән Советлар ягына чыккач, анын полклары элекке аркадашлары Дуговчыларга каршы ябырыла Жәгъфәр Муса Мортазин җитәкчелегендәге кавалерия бригадасы белән башта Оренбург төбәгендә «акларга», ә 1920 елнын җәендә көнбатыш тарафта полякларга каршы көрәштә катнаша. Киев шәһәре өчен барган сугышларнын берсендә каты яралана—дошман кылычы анын сун кулын төптән үк өзеп ташлый. 1921 елда ул Орскига, ата-анасы янына кайта. Анасына кардәш тиешле Гөлнур Борнаевага өйләнә Берникадәр вакыт «Башкирзолото» трестының хәзерге У чалы районы тирәләрендәге алтын чыгару идарәләрендә эшли Сугыштан сон Чиләбе өлкәсендәге бер колхозда хисапчы булып тора. 1976 елда вафат була. Бер кыз һәм
Морад белән Фоат исемле уллар үстерәләр Физика-чатематика юнатешенлә галим ләрәжәсенә ирешкән уллары сиксәненче-туксанынчы е.гтарла бер-бер артлы вафат булалар. Берсе Чиләбедә. икенчесе Новосибирскида. Аларнын Бәшир агалары белән бәйләнеш тотканлыгы шиксез
Жәгьфәр ике мәртәбә атасынын ижали мирасына бәйле гамагтәрлә унышсызлыкка ирешә Егерменче еллар ахырында Искәндәр абыйсы ана аталарының барлык кулъязмаларын туплап Уфага атып килергә куша Чулак Жәгьфәр шул к> тьязматар. документлар тулы чемоданны поезддан-поездга күчеп утырган арада урлаттыра Ә Сталин вафат булгач, илленче еллар уртатарында ул Дәрлемәндкә багышлы истәлек язматарын туплап Казанга килә Ул вакытта аны күреп белгән Вил Ганиевнен сонрак мина: «Калын бер папка тотып килгән иде Буржуй батасы дип. этеп-төртеп
кире кайтарып җибәрделәр». дип сөйләве хәтердә Әйе.
Язучылар берлегендә лә. китап нәшриятында ла аны теләп каршы алмыйлар, кире боратар. Алтмышынчы е.гтарда шул вакыйганы искә тошсргәч. Гомәр ага Бәширов: «Мин ана Мөхәммәт Гайнуллинга мөрәжәгать итеп карарга кинәш иткән идем.—диде. Аннары:—Ул папкада бит анын үз шигырьләре дә бар идс*.— дип өстәгән иде. Әйе. Жә1ъфәр ага да ара-тирә шигырь язгалаган. Әлбәттә, агасы ижатына тиң тотырдаи тирән фикерле шигырьләр түгел инде Шулай да кайберләрең кабул итәрлектер, мөгаен. Мәсәлән. Искәндәр агасынын фажигалы язмышын чагылдырган егерме юллык шигырен
Искәндәр Рәмисв. Германиядә жирнен казылма байлыклары белгечләрен әзерләүче югары уку йортын тәмамлап. 1914 елда иленә кайта. Бертуган Рәмиевләрнен
ир балалары барысы да «Хөсения» мәдрәсәсенен рөшди өлешен тәмамлыйлар Шуннан сон кайсылары гимназиядә, бер ишесе реаль училищеларда белем үзләштерә Искәндәр, мәсәлән. Петербург гимназиясенә укырга җибәрелә. Немец телен яхшырак үзләштерү өчен анда бер немец гаиләсендә яши Иленә кайткач Искәндәр 1914-1919 елларда үз приискаларында эшли Оренбург төбәгендә Совет хакимияте урнашкач—дәүләт карамагындагы оешмаларга эшкә күчә 1925 елла аны «Башкирзолото» трестынын Баймактагы бакыр рудасын һәм алтын комын эретү заводына баш белгеч (технорук) итеп билгелиләр 1938 елла икенче мәртәбә кулга алынганчы ул шул трестнын төрле оешмаларында эшли. 1943 елда Томь елгасы буендагы бер лагерьда вафат булуы турындагы белешмәнен копиясен улы Бәшир мина да җибәргән иде.
Рөмиевләр варисларының беренче мәртәбә кулга алынуы 1929 елга карый Сонрак ачыкланганча, анын төп сәбәбе—Балкан авылында җиргә күмелгән яртышар потлы ике алтын «кирпечс»нен табылуы булса кирәк Чиләбс төрмәсендә сигез тугыз ай чамасы утыручылар Искәндәр белән Зәйнәп, аннан ин иртә котылучы Жәгьфәр була. Элекке дивизия командиры, «кызыл генерал* Муса Мортазиннын аны азат итүне үтенеп язган хат күчермәсен кызы Зобәржәт мина җибәрде
Искәндәрнең ике хатыныннан ике улы—Бәшир белән Равил туган (Икесе белән дә хатлар алыштым, аралаштым ) Берничә ел элек кенә вафат булган Равил (1927 туган) геология белгечлеге буенча югары белем алган байтак еллар Себердә һәм Башкортстаззла үз белгечлеге буенча эшләгән кеше Оч улы Уф.иа яши
Бәшир ага катлаулырак язмышлы шәхес. 1918 елда Оренбургта туа. 1920дә анасы Шәрифзадә Дашкова Орскида вафат булганнан сон. \т үт ана кулында үсә Сонрак туу таныклыгына да үт ана исемен—Минсафаны я илар Мәскәү энергетика институтында радио белгечлеген үзләштерә башлаган Бәширне 193Х елла, әтисе кулга алыну сәбәпле, укудан куалар Икенче курсны тәмамлар алдыннан Шуннан сон ул төрле эшне сынап карый. 1940 елның маенда ул. ниһаять Мәскөүдәге ралио белгечлегенә бәйле бер оешмага эшкә урнаша Шу г анын киләчәк язмышын \Ә1 итә. 1941нсн июлендә сугышка да үз белгечлеге буенчи алына Икс ел чамасы Башкомандуюшнй карамагынд.ны махсус элемтә батальонында хезмәт итә 1943 елмын ахырында хәрби радиобелгечлек буенча бер институт ачылгач, аны Мәскәүгә чакырып
Бәшир Рәмие*
кайтаралар. Ул анда 1948 елга чаклы радиолокаторлык белгечлеге буенча инженер, бер тармакның баш конструкторы вазифаларын үти. Шул чорда ул берничә радиотехник ачышка таныклык ала. (Дөрес, радиобелгечлек буенча беренче таныклыгы ана 1941 елнын май аенда ук бирелгән. Ул барлыгы 74 уйлап табучы таныклыгына ия шәхес иде.) Биографиясенә бәйле рәвештә ул институттан китәргә мәжбүр ителгәч тә кайбер хезмәттәшләре ташламый. Аны Фәннәр академиясе карамагындагы бик үк яшерен серле булмаган икенче институтка урнаштыралар. Шул рәвешле ул СССРның электрон хисаплау машиналарын эшләп чыгаручы төп белгечкә әверелә. «Стрела». «Кристалл», биш-алты төрдәге «Урал» ЭВМнарынын Баш конструкторы урынбасары була. Шуларны җыючы бер заводка баш белгеч итеп эшкә күчерелә. Бәшир Рәмиев ике мәртәбә СССР дәүләт бүләгенә лаек булган. Анын күкрәген ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, унлап төрле дәрәҗәдәге медаль бизи иде. 1963 елда ана техник фәннәр докторы дипломы тапшырыла. 1971-1990 елларда ул СССРнын ин югары дәүләт оешмасында—Фән һәм техника Дәүләт Комитетында радиотехникага бәйле идарә башлыгының урынбасары булды. Шул дәвердә ул космоска бәйле күп кенә элемтә һәм идарә аппаратларын җитештерүгә җитәкчелек итә. 1994 елда анын вафатыннан сон язган некрологта мәгытүм галим һәм мәшһүр шахматчы Михаил Ботвинник Бәшир аганы «космоска бәйле күп кенә яна җайланмалар эшләүдә әйдәп баручы белгеч иде. Шахмат уйнаучы беренче аппаратны да ул эшләде», дип язды. Бәшир Рәмиев эшчәнлсгенә бәйле мәгълүмат СССРда һәм чит илләрдә нәшер ителгән байтак хезмәтләрдә һәм 1974 елда чыгарылган «Энциклопедия кибернетики» китабының 2нче томы. 462-464 битләрендә дә ул телгә алына.
1993 елның декабрендәге очрашуда мин аңардан:
«Сугыштан сон Оренбургта булганыгыз бармы9»—дип сорадым. «Юк,—дип жавап бирде ул.—Байконурга берничә мәртәбә поезда бардык, поезда кайткан чаклар да булды. Вагон тәрәзәсеннән кызыгып карап китә идем Төшәргә туры килмәде.»
Атасынын туганнары Зәйнәп. Жәгъфәр белән дә алтмышынчы елларда, Пенза шәһәрендә хисаплау машиналары заводында эшли башлагач кына якыннан аралашу мөмкинлеге туа. Шунын дәлиле буларак өендә алар белән бергә төшкән ике-өч фотосурәт сакланган иде. Хәзер Мәскәүдә икенче хатынына ияреп килгән кызлары һәм уртак уллары яши.
Зәйнәп белән Ярулла Вәлиевне 1926 елда Оренбургтагы төп йорттан чыгаралар (Шагыйрь төзеткән, 1884-1918 елларда үзе яшәгән йорт-утар.) Алар ике бала белән Уфага барып төпләнә. Риза Фәхретдинов Ярулланы мөфтияткә хисапчы итеп эшкә ала. Берникадәр вакыт мөфтият идарәсе урнашкан йортта яшиләр. Аннары мөфтияткә якындагы Цюропа урамында кечерәк бер өй сатып алалар. Шул елларда Бәшир атарда торып, Уфада 8-10 сыйныфларда укый, «Жизни мине Агыйделдә йөзәргә өйрәтте Бик ярдәмчел иде. Күп укый, күп белә. Белмәгәнеңне бик жайлап төшендереп сөйли иде. Аны әтидән бер-ике ел алдан кулга алдылар»,—дип сөйләгән иде ул. Зәйнәп Вәлиева 1958 елда Башкорстан дәүләт музеена Ханнфә әбисенең бәрхет күлмәген, әтисенең камзолын. алтын бөртекләрен үлчи торган кечкенә бизмәнчеген һәм заводта ук тоткасы сыртына «ЗР* хәрефләре коелган, атгын йөгертелгөн берничә көмеш аш кашыгы белән чәнечкене бүләк итә. (Берничә данә шундый ук кашык-чәнечкене Бәшир Рәмиев өендә дә фотога төшереп алдык. Шундый ук бер пар кашык-чәнечкене Зәйнәп апа җитмешенче елларда Татарстан дәүләт музеена да биреп җибәргән иде.) Үләренә берничә ай калганда Зәйнәп Вәлиева тагын нәрсәләрнедер, шул исәптән әнисеннән калган көмеш самавырны да музейга тапшырырга дип әзерли. Ләкин ул ятып авырган арада бу әйберләр юкка чыга. Анын өендә 1994 елда әле ата- анасы заманыннан калган рояль һәм тагын берничә әйбер сакланганлыгын Равил ага сөйләгән иде. Ләкин ул вакытта без ул фатирга керә алмадык. Зәйнәп апаның оныклары икесе дә хастаханәдә ята, диде безгә Равил Рәмиев