Логотип Казан Утлары
Роман

ЛЕГИОНЕР



1954 нче слнын көзе дөньяны алтын төсләргә манып маташкан көннәрнең берсендә Розанын атасы Куйбышев каласында ярым яшертен рәвештә дин хезмәтен алып баручы бер мулла картны тапты һәм шундук көнен билгеләделәр дә, күп тә үтми, никах укыттылар Нәгыйм белән Әминәне шул кадәре ерак арага МТСтан машина сорап Сәет алып килде. Шулай итеп. Яббар һәм Роза ир белән хатын булдылар
Розанын ата-анасы. туганнары Яббарнын үз-үзенә бикләнү сәерлеген беренче көннәрдән үк абайладылар Розанын күңелендә бер хыял бар иде— ир белән хатын булып яши башлагач. Яббарнын легионнарда булганын, измснник дип мөһер сугылуын ата-анасы һәм туган-тумачасы кешеләрчә аңлап кабул итәрләр, анын язмышының ул ягына күз йомарлар дип өметләнгән иде. Ул уйлаганча булып чыкмады шул
Розанын туганнан туган абыйсы—кызу холыкны ир-егет, сугыш ветераны Кызылъярга килеп Яббар турында белешеп кайтты Шуннан сон Розанын ата-анасы. туганнары Кызылъярга беркайчан да аяк басмаска карар кылдылар һәм тормыш иптәшен дөрес сайламаганы өчен Розаны мөмкин саен чукырга тотындылар.
Шулай итеп, Роза белән Яббар бергәләп Куйбышсвка да. Кызылъярга да кайтмас булдылар Роза туып-үскән каласына ял вакытларыңда ялгызы гына кайткалады Яббар исә. әнкәсен бик сагынгач, берүзе генә туган авылыннан әйләнеп килү жаен эзләде
Алар бит бер-берсен яратып өйләнештеләр Яббар үзе кичергәннәрне, башына төшкәннәрне тәфсилләп сөйләде ана Әнкәсенә сөйләмәгән кайбер нәрсәләрне дә сөйләде ул хатынына Роза өчен исә Яббар легионер ла түгел, җинаятьче дә түгел, ә нечкә күңелле, фаҗигагә дучар булган бер кеше иде Гаилә тормышы анын күнел җәрәхәтләрен савыктырыр, тулы канлы тормыш белән яшәп киләчәккә атларга яна куәт өстәр дип уйлады Алар чынлап та әйбәт кенә тормыш корып җибәрделәр кебек Ләкин Розанын ата-анасы. туган-тумачасы Яббарга карата шикле һәм кырыс мөгамаләдә булгач, яшь гаиләдә тотрыклык какшады шикелле Роза да отыры капма-каршылыклы уйлар белән бимазалана башлады
Ахыры. Башы 9. \Ончы санма;н)а.
Ләкин алда икесен дә зур вакыйга көтә иде. Икеле-микеле уйлар кинәт юкка чыктылар, бернигә һәм беркемгә карамыйча, тормышны корырга, гаиләдә бәхетле иминлек урнаштырырга кирәк дигән эчке карар белән алар җитәкләшеп алга, киләчәккә атладылар.
Бала туудан да әһәмиятлерәк вакыйга булырга мөмкинме икән ир белән хатын өчен?! Тупырдап торган, Яббарга коеп куйган кебек охшаган малайга алар Вәсим дип исем кушалар һәм бала туу шатлыгы белән дәртләнеп яши башлыйлар.
Беркөнне Яббар үзенен нәчәлнигеннән жан өшеткеч хәбәр ишетә. Яббар туып-үскән төбәкләрне һичшиксез су басачак дигән имеш-мимешләр озакламый гамәлгә ашачак икән. Нәчәлник махсус карталарны да күргән—су астында калачак территорияләр күптән билгеләнгән, Кызылъяр авылы урнашкан тирәләрне су йотачагы инде мәгълүм ди.
Беренче агрегат худка җибәрелгән вакытта ук инде сусаклагыч якын тирәдәге авылларны, кырларны үзе астында калдырды. Әле сунын биеклеге тагы да ныграк күтәреләчәк, сусаклагычнын мәйданы Идел буйлап өскә үрмәләячәк бит.
Яббар үзенә урын тапмады. Дөрес, Роза ана бу хакта бик артык уйламаска кушты. Гаиләбез турында, үзебезнең турында уйла, диде ул ана. сина бит туган ягында якты чырай күрсәтүче дә юк. Нигә син әллә нинди хәлен җитмәс мәсьәлә буенча җаныңны ашыйсын? Хатынынын бу сүзләренә Яббарнын ачуы килде. Ничек инде туып-үскән жир өчен кайгырмаска. Ничек инде газиз әнкәсе яши торган җир турында уйламаска. Ничек инде үзе туып-үскән авыл язмышы өчен борчылмаска Су астында калу ул бит инде юкка чыгу, бетү дигән сүз.
Бик озак уйланганнан соң ул Әнсар янына барып кайтырга булды. Әнсар үз районнарының райком секретаре ләбаса, туган якны, ичмаса туган авылны, күрше авылларны, авылларның зиратларын саклап калыр өчен көч куймый калмас. Бәлки, Әнсар әле туган якка яна төрле афәт киләсен белмидер, әйтмәгәннәрдер, ишетмәгәндер.
25
Көн яктысыннан сон коридор карангы булып тоелды. Күз ияләшкәч стенада агымдагы 1956 елнын планнары, анын кайбер уңышлары хакындагы плакатлар, гәҗитләр, графиклар, ниндидер фоторәсемнәр абайланды. Яббар аларны якынрак килә-килә карап барганда анын яныннан төз гәүдәле, оста ясалган прическалы бер хатын кулына кәгазьләр тотып, шык-шык басып үтеп китте. Биш-алты адым узгач, ханым туктап борылды:
—Яббар! Синме?
Яббар үз исемен ишетеп сискәнеп китте. Борылып караса, ана таба якты елмаеп Фатыйма килә:
—Яббар! Танымыйсынмыни?
Яббар чынлап та башта икеләнеп торды—улмы бу, юкмы
Фатыйманы дөрестән дә танырлык түгел, ул бик үзгәргән, киеме, үзен тотышы, прическасы затлыланган.
—Фатыйма түгелме соң син?!—диде ул, шаккатып.
—Мин, мин,—диде Фатыйма, тагы да мөлаемрак елмаеп —Исәнме!—Ул исәнләшергә дип җылы, йомшак кулын сузды. Яббар кыюсызланып, саклык белән генә аның ап-ак кулын кысып күреште.
—Исәнме!—диде Яббар, каушавын көчкә җиңеп.—Ә-ә-ә, әйе, әйе, син монда эшлисен бит. Мин сине танымадым. Киноларда гына күренә торган мадамга әйләнгәнсең. Нинди эштә соң син монда?
Райкомның бухгалтериясендә эшлим. Ә син райкомда нишләп йөрисен?
—Әнсарны райком секретаре итеп сайлаганнарын ишеткән илем, менә килергә булдым әле.
Яббар Фатыймадан күзен алмады. Кайчандыр аны яраткан Фатыймамы сон бу? Шул яшьлектәге беренче мәхәббәтеме сон бу9 Фатыйма анлады анын уй-хисләрен Ул үзе дә шундый ук тойгылар кичерә түгелме' Өлкәннәрдән кача-поса. авылдашлардан читенсенеп кенә инеш буйларында очрашып, аулакта үхтәрен дөньядагы ин бәхетле кешеләр итеп тоялар иде бит алар. Фатыймага бәйләнгәне өчен Әнсар Яббарнын ин явыз дошманына әверелгән иде. Анын бәйләнүеннән ничек котылырга белми йөдәгәннән сон сугышуларга кадәр барып җитәләр иде бит. Әнсар силсәвит рәисе малае булса да Яббар ана бирешмәде. Чөнки Фатыйма Яббарны нык яратты Мәхәббәт дәрт һәм дәрман бирә иде Яббарга. Ләкин язмышнын йодрыгы Әнсарныкыннан катырак булып чыкты Нык сукты, аямыйча, рәхимсез рәвештә китереп орды язмыш Яббарга. Аларга бергә булырга язмаган икән. Фатыйманы ачуланырга, гаепләргә аз гына булса да мөмкин түгел Яббар үзәгендә әле һаман да Фатыймага карата мәхәббәт утынын сүнмәгәнен тойды.
Фатыйма кулындагы сәгатенә карап алды:
—Әнсар менә-менә кайтып җитәргә тиеш. Район буенча чыгып киткән иде. Нинди йомыш белән килден?
—Бик җитди үтенеч белән,—диде Яббар —Аннары үзе сиңа әйтер әле Мине кабул итсә инде
— Кабул итәр дип уйлыйм —Фатыйма Яббарнын күз карашыннан уңайсызланыбрак китте — Болай тормышлар ничек сон?
— Бер көе.
—Улыгыз бар бугай?—дип кызыксынды Фатыйма.
—Әйе. улыбыз бар.
—Исеме ничек?
— Вәсим дип куштык.
—Вәсим... Матур исем
—Сез дә кыз алып кайттыгыз дип ишеттем.—диде Яббар
—Дөрес ишеткәнсең,—дин елмайды Фатыйма —Кызыбыз туды. Сонбсл исемле —Безнен хәзер бер малай, бер кыз —Ул беравык икеләнеп торганнан сон сорарга җөрьәг итте - Карале. Яббар. нишләп гаиләнне авылга алып кайтмыйсын?
—Аңлыйсын бит инде ник алып кайтмаганымны,—диде Яббар. караңгыланып —Аны ник сорап торасын
Фатыйма бу сорауны биргәненә читенсенеп
—Гафу ит.-диде -Аннары шатлык белән әйтеп куйды -Безнен тагын бер шатлыгыбыз бар бит-ниһаять. Әнсарның күкрәгендәге кыйпыл чыкны алдылар
—Әйбәт булган Райком секретаре булгач, хирургларнын яхшылары тотынгандыр инде.
—Әйе. дөресен әйтергә кирәк, кешенен должностена. абруена карыйлар
—Әнсар кыйпылчыгыннан арынган —дип уйга калды Яббар —Ә менә минем күңелемдәге кыйпылчыгымны берничек тә беркайчан да бернинди хирург алып ташлый алмаячак
Фатыйма ягымлы итеп карады
-Алай димә Яббар- Тормышын яктылыкка таба юл алды бил инде Өйләнгәнсең, улыгыз туган, эшлисен. Яшәү шартлары ничегрәк сон'
___Аерым фатир турында уйларга иртәрәктер әле Баракта бер бүлмәбез
бар. ана да сөенеп туя алмыйбыз.
—Хатының нинди эштә?
—Безнен оешмада табельшица булып эшли.
—Алай икән,—диде Фатыйма һәм алар шактый вакыт сөйләшергә сүз табалмый бер-берсенә карап тордылар.
—Кем уйлаган язмышларның менә шушылай боргаланасын,—диде Яббар—Иделнен Самарская Лукасыннан да катырак бормалана икән ул язмышлар!
—Әйе шул,—диде Фатыйма сагышлы тавыш белән. «Алдан күрү мөмкин түгел башнын ни күрәчәген»,—дип җырлый иден бит син яшь чакта.
—Бергә чакларыбызны исенә төшергәлисенме сон?
Фатыйманың күнеле тулды:
—Гел хәтеремдә, Яббар. Син мина ачу-үпкә тотмыйсыңмы?
—Юк. Ни өчен мин сина үпкәләргә тиеш?!
—Сугыштан сине көтәм дип калдым, ә үзем Әнсарга чыктым.
—Син мине сугыштан көтәргә вәгъдә бирден, изменник дип лагерьда утырып чыгуымны көтәргә вәгъдә бирмәден бит.
Фатыйма күз яшьләрен көчкә тыеп тора иде.
—Син яшь чактагы шикелле үк якты күңелле, олы жанлы кеше булып калгансын, Яббар^— диде Фатыйма, атылып чыгарга торган күз яшьләрен көчкә тыеп —Йөзен, кыяфәтен бөтенләй башка, күзләрен дә сәер, ә кешелегеңне югалтмагансың, күнелен катмаган. Гәүдәнне бераз турайт, башынны күтәребрәк йөр, Яббар. Инде аңлаган кеше аңлагандыр. Анламаганнарына исбатлап жанынны ашама. Күп түбәнсендең инде—житәр! Минемчә, алар барысы да сине әле һаман тиешле жәзанны алмагансын, әле җәфаланырга тиешсен дип саныйлар. Мин сатлыкжан түгел дип әйткән саен, алар һаман сине сатлыкжан дип инандырырга маташырлар.
Фатыйма үзе дә олы жанлы кеше. Ләкин ул бит аны яратып йөрде, ә кияүгә Әнсарга чыкты. Юк, юк, анын башка чарасы юк иде Дөрес. Яббарнын күңелендә бераз үпкә бар, ләкин ул әйтә торган, белдерә торган үпкә түгел. Фатыйма анын сугыштан сон төрмәләрдә утырып чыгуын көтәргә тиеш булганмыни? Мона туганнары, авылдашлары юл куймаслар иде барыбер. Фатыйманын атасы Нургали сугыштан кайтмады, кайдадыр яу кырында ятып калды. Абыйсы Кыям сугыш вакытында трудармиядә хезмәт иткән, мәетләр күмеп йөри-йөри сәерләнеп, психикасы нык үзгәреп кайтты Шуңа да карамастан Яббарга карата жылы хисләр саклый Фатыйма—күзләреннән, тавышыннан күренеп тора. Инде алар икесе дә нык үзгәргәннәр, алар инде яшь чактагы Фатыйма һәм яшь чактагы Яббар түгелләр. Ә шулай да жанга якын кеше булып калган икән Фатыйма. Яшь чакта бер төрле чибәр иде, хәзер исә бөтенләй башка төрле гүзәлләнгән ул—карап туйгысыз, тора-тора гашыйк булырлык хатын-кызга әйләнгән.
—Рәхмәт сина жылы сүзен өчен,—диде Яббар —Рәхмәт сина барысы өчен дә. Рәхмәт сина. Минем монарчы яшәгән гомеремнең ин якты, рәхәт чагы—синен белән инеш буйларында йөргән көннәрем. Рәхмәт сина, Фатыйма, шул гүзәл хәтирәләр өчен. Бәлки мин хәзер шул синен белән бергә чактагы бәхетле мизгелләрем ярдәмендә генә яши аламдыр.
Коридор башында аяк тавышлары ишетелде. Кыяфәтеннән түрәләргә хас олысымаклык һәм вәкарьлек бөркелеп торган берәү зур-зур адымнар белән атлап коридор башыннан өченче ишекне киереп ачты.
—Әнә Әнсар да кайтып житте.—Фатыйманың тавышында каушау ишетелде,—Бар.
Фатыйма коридорның икенче башына юл алды, Яббар исә Әнсар кереп киткән ишеккә таба юнәлде.
26
Каты яраланып госпитальдә дәваланганнан сон. Әнсар үзен кире фронтка җибәрүләрен үтенде. Әмма аны фронтка җибәрү мөмкин түгел диделәр. Ана Гомельдәге фильтрация лагерынын саклау гарнизонында взвод командиры вазифасын тәкъдим иттеләр. Әнсар ризалык бирде, чөнки күкрәгендә алынмый калган кыйпылчык торымнан-торымга үзен белгертеп тора, фронтта дәваланырга мөмкинлек булмаячак, ә монда лагерьда ичмаса хәл алырлык һәм. ниһаять, мондагы эш тә гаять җаваплы, үзеннен кирәклегеңне, читкә тибелмәгәненне тоячаксын
Лагерьнын кин, ләкин шыксыз, һәрвакыт әле тегеннән, эте моннан ишетелгән шомлы, куркыныч авазлары янгырап торган ишегалдында Әнсар сыек кына томанлы көннен күкрәкне кысып бимазалавыннан котылыр өчен нишләргә белми әкрен генә ары-бире йөренеп торды Бүген ул иртәнге разводны да көч-хәл белән уздырды, көн агымында эшләнәсе эшләренен барысын да үзенен урынбасарына тапшырып, лагерь нәчалнигеннән бераз ял итәргә рөхсәт алды
Хәзер шушылай гомер буе интегер микәнни? Ул кыйпылчыкны каезлап алсалар йөрәккә зыян килер иде микәнни0 Берәр әһәмиятле тамырлар киселер иде микәнни? Операцияләрдән сон хирургтан төпченеп карады ул, әмма теге бер сүз дә әйтмәде—карангы чырайлы, бер сүз дәшми торган хирург иде ул. Әллә телсез булды микән0 Ярар, аякка бастырганы өчен рәхмәт инде. Монда җыйналган дезертирлар, сатлыкҗаннар. легионерлар, оккупациядә дошманга хезмәт иткән кешеләр белән аралашу, аларны кон саен күрү дә Әнсариын ярасына унай тәэсир итми Кем генә юк бит монда Менә бер тәбәнәк кенә буйлы, ябык, ләкин, күренеп тора, кайчандыр таза, тыгыз гәүдәле булган урта яшьләрдәге берәүне ике конвоир тикшерүчеләр утыра торган бинага таба алып баралар Чыраеннан ук измснник икәне күренеп тора. Кем икән ул? Монын күкрәгендә кыйпылчык юктыр Үлем җәзасына хөкем итмәсәләр ул. мөгаен, үз срогын утырып чыгар, исән калыр Әнсарныкына караганда яхшырак түгелме сон бу сатлыкжаннын хәле? Ничек яхшырак булсын инде' Монын хәлендә калырга язмасын
Әнә следовательдән берәүне алып чыгып киләләр Шыр сөякле, битен сакал-мыск баскан, бераз аксый Конвоирларның берсе ана нәрсәдер әйтте, шуннан сон тоткын, авырлык белән булса да. кызурак атлый башлады Әнсарга сак астындагы бу өрәк таныш кебек тоелды Яннан үткәндә ул күкрәгенен кысуын да онытып кычкырып эндәште
—Яббар!
Тоткын гына түгел, конвоирлар да сискәнеп куйдылар
—Яббар. синме бу?—диде Әнсар, якынрак килеп.
— Мин бу,—диде тоткын
Конвоирлар—икесе дә яшь солдатлар—нәчәлникләре каршында үрә катып бастылар. Тоткынны баракка үзем озатып куярмын дип. Әнсар конвоирларга казармага барырга боерды Тегеләр, честь биреп, китеп бардылар
Икс авылдаш, икс күрше, ике көндәш туган яктан еракта, карангы. салкын, шыксыз лагерь уртасында, һәр икесе үз күзләренә ышанмыйча, бер-берсенә карап тордылар.
— Нинди җинаять кылдын сон син?—дип сорады Әнсар
—Әсир төшкәч, легионга кердем
Әнсар Фатыймага фронттан әллә ничә тапкыр хат язып карады, әмма бер генә җавап та килмәде Фатыйманын Яббарны ярагуын сугышка кадәр үк белсә, аларнын хат алышулары турында исә анасы язган хаттан мәгълүм иде ана Менә бит ничек ул дөнья-хәзер көндәше анын каршысынаа аяныч
хәлдә, чарасыз халәттә, куркыныч кыяфәттә кукраеп басып тора. Әнсарнын күңелендә шатлык елтырап алгандай булды, көндәшенең мескенлеген күреп сөенеч хисе тойды шикелле. Тик шулай да күршесен монда, шушы мондый хәлдә очрату Әнсарны нык тетрәндерде.
Яббарнын өзек-өзек сөйләгәнен тыңлаганнан сон, ул үзе дә сизмәстән:
—Фатыйма беләме?—дип сорады.
Бу сораудан Яббарнын башы әйләнеп күз аллары караңгыланып китте:
—Әйтә алмыйм.
—Ничәнче баракта син?
—Дүртенчедә. Тәмәкен бармы?
—Син тартмый идең бит.
—Хәзер тартам.
Әнсар бер кап папирос чыгарып Яббарга бирде:
—Кабы белән ал.
—Рәхмәт.
Әнсар Яббарны җылырак баракка—өченчегә күчерүләрен кайгыртты. Анын үтенечен шул көнне үк үтәделәр.
Ул үзе лагерь территориясендәге офицерлар өчен махсус корылган аерым- аерым бүлмәле бинада яши иде. Яббарны очратканнан сон ул бүлмәсенә кайтып ятты. Күз алдыннан Яббар китмәде. Авылда берәрсе белә микән?
Ул тумбочкасыннан бер буханка ипи, ике пачка махорка альт гәҗиткә төрде дә өченче баракка китте. Бер яктан Яббарнын фаҗигасе аңлатып булмаслык канәгатьләнү тудырса, икенче яктан ничек булса да авылдашына ярдәм итәсе килде аның. Яббарны чакыртып ипи белән махорканы биргәч, ул аңа допросларда үзен ничек тотарга, сорауларга ни дип җавап бирергә кирәк икәнне анлатмакчы иде. Тикшерү бүлегенен нәчәлник урынбасары майор Слепцовнын бу тарафка килүен күргәч, Әнсар Яббарга тизрәк баракка кереп китәргә кушты һәм үзе майорга таба атлады.
—Кем белән сөйләштең син?—дип кызыксынды майор.
—Иптәш майор, ышанырлык түгел—авылдашымны, күршемне очраттым. Әле анын белән бер кызны бүлешә алмыйча сугышып йөргән идек. Һич башыма сыймый.
—Дезертирмы?
—Легионер.
—Нәрсә бирден син ана?
—Ипи белән махорка. Иптәш майор, бик кызгандым, ни дисән дә бергә үстек бит. сугыша-сугыша булса да.
—Син күпне күргән, орденлы офицер, ә үзеңне куркыныч астына куясын. Мин сина моннан ары анын белән очрашмаска, сөйләшмәскә кинәш итәм. Сугыш бара, иптәш өлкән лейтенант... Ә ул—изменник...
Майор китеп барды. Әнсарга һава җитми башлады, ул шинеленен өске сәдәпләрен ычкындырды, көзге дымлы һава белән күкрәген тутырырга тырышып авыр һәм тирән иттереп сулады.
Шуннан сон Әнсар Яббарны читтән генә берничә тапкыр конвоирлар сагы астында допроска барганда, аннары себерке белән барак алдын себергәндә күргәне бар. Инде авылдашы белән якыннан аралашырга ул бүтән җөрьәт итмәде.
27
Фильтрация лагерындагы очрашу хәтердә аермачык булып уелып калды. Мөгаен, мәнгегәдер. Инде күпме вакыт узды, ә шулай да әле кичә генә булган кебек ул вакыйгалар.
Менә хәзер сугыш та юк. кан да коелмый, кешеләр төзелешләрдә эшлиләр, иген игәләр, нефть чыгаралар Ник кирәк булган ул коточкыч сугыш? Кешеләрне, халыкларны канга батырыр өченме, әллә аерым кешеләрне сынар өченме?..
Нишләп тиз генә арада тыкрык аша күршеләр булган Әнсарнын һәм Яббарнын язмышлары шул кадәре төрле-төрле килеп чыкты сон?
Әнсар сугыш ветераны, каһарман, райком секретаре Ә Яббар? Анын да яраткан эше. гаиләсе бар. ата-анасы исәннәр, ләкин жан тынычлыгы инде мәнгегә жуелган.
Яббар авылдашы кереп киткән ишекне ачты Әнсар әле үзенен кабинетына кермәгән, кабул итү бүлмәсендә секретарь кыз машинкада баскан кәгазьләрне укып тора иде.
Яббар килеп керү белән үк:
—Исәнмесез!—дип эндәште
Әнсар әкрен генә борылып мәгърурлык белән жавап бирде —Исәнмесез!
Ул Яббарны әллә танымыйча, әллә танымаган булып кыланып беравык карап торды.
Яббар якынрак килде:
—Әнсар Хәлиуллович! Исәнмесез!
—Исәнме. Яббар! Мин сине танымый торам Фатыйма белән сөйләшеп торучы син иденмени ул?
Яббар югалыбрак калды, ләкин дөресен әйтергә кирәк иде —Әйе, коридорда очраштык
— Нишләп йөрисен?
— Мин сезнен янга дип килгәнием Кабул итсәгез иде Хәзер кабул италмасагыз, бәлки башка көнне мөмкин булыр
— Минем хәзер вакытым бар. мин сине кабул итәм.—диде Әнсар Аннары кулындагы кәгазьне өстәлгә куеп секретарьга мөрәжәгать итте - Моны тагын бер нөсхә бас.
Әнсарнын эш кабинетына кергәч. Яббар сүзне нидән башларга белми югалып утырды. Әнсар да үзенен түрдәге урынында түземлек белән авылдашын тыңларга әзер торды
— Менә килдем әле.—диде Яббар каушабрак Әнсар беравык Яббарны жентекләп күзәтеп утырды
— Күптә-ә-ә-ән күргән юк сине,—диде ул һәм графиннан стаканга сатып су йотып куйды —Кызылъярга да кайтмыйсын бугай хәзер'
— Кайткалыйм,—диде Яббар
—Без атна саен кайтып йөрибез, сине бер дә күргән юк. шуна әйтәм Ничек соң хәл-әхвәлләрен?
— Бер көе. _ „
—Алай икән, алай икән Монда ни йомышлар белән килеп чыктын Яббар монда килүенен сәбәбен аңлатырга тотынды
— Идел суынын бодай күтәреләчәген ГЭСны проектлаучылар үзләре дә алдан белмәгәннәрдер. мөгаен Бәлки белгәннәрдер
Әнсар авылдашынын ГЭС хакында сүз башлавыннан аптырабрак китте:
—Шуннан? _
—Куйбышевсусаклагычы ате бик нык киңәячәк. Су тагын ла күтәрелгәч, әле хәтта Каманың гүбән өлешен дә кинәеп күмәчәк Күпме жир. күнме болыннар су астында калачак. Күпме авылга су астында калу яный —Ярар арттырма инде.—диде Әнсар көлемсерәп
-Инде шактый авылларны су басып китте Кайберләре күчеп өлгерде
Җитешә алмыйча су астында калганнары да байтак.
—Шуннан?
—Су һаман күтәреләчәк.
—Водохранилише булгач, күтәрелер инде ул,—диде Әнсар бер дә исе китмичә.
—Безнен авылга да куркыныч яный,—диде Яббар, шөбһәле тавыш белән.—Кичекмәстән нәрсәдер эшләргә кирәк.
—Нәрсә эшләргә кирәк?
—Күченү ягын уйлау мәслихәт.
Әнсар тагын су эчеп куйды.
—Өстән кушмыйча без бит бернәрсә дә эшли алмыйбыз,—диде Әнсар.— Куйбышев водохранилишесы хакында обкомда сүз кузгаттылар. Кайбер авылларны калкулыккарак күчерү күздә тотыла. Су баса башласа, өстән кушарлар, күчерәсе авылларны күчерербез, бер дә кайгырма.
—Ә зиратны?—диде Яббар, шомлы тавыш белән.
—Безнен авыл зиратын әйтәсеңме?
—Әйе. Зиратны күчерү турында хәзер үк уйларга кирәк, аны күчерү авылны күчерүдән дә авыррак булмагае. Каберләрне казып, ташып янадан күмү йортларны сүтеп яна жирдә төзүгә караганда катлаулырак булачак. Мисаллар күп.
Әнсар кул селтәп урындыгында киерелебрәк утырды:
—Син монда коткы чәчеп утырма әле. Бәлки су безгә кадәр менеп җитмәс.
Яббар гасабилана башлады:
—Мин үзем күреп йөргән бик күп авыллар, зиратлар, кырлар, болыннар су астында калды Күтәрелә су, күтәрелә! Әйтәм бит, хәтта Каманың да суы күтәреләчәк, Камага да тулачак су—югары агымына таба берничә йөз километрга кадәр. Шулай булгач, Иделнең ничек кинәячәген күз алдына китер.
Әнсарның да эче поша башлады, ләкин аңлашылмады—әллә Яббарнын көтмәгәндә вакытсыз килеп шундый проблема күтәргәненнәнме, әллә чыннан да сусаклагычның күтәреләчәгеннәнме.
—Су басуы ихтимал дип хәзер зиратны актара башлыйкмы9!—диде ул, күзләрен челәйтеп.
—Ә каберләр су астында калса?! Мин тикмәгә килмәдем. Мине ничек күралмагынынны белә торып, юк-бар мәсьәлә белән монда килер идеммени мин! Авылны, зиратны коткарырга кирәк—әлегә соң түгел!
—Нигә әле авылларны, зиратларны коткаруны син кайгыртып йөрергә тиеш,—диде Әнсар хакимнәргә хас эрелек белән.—Влач бар, махсус службалар бар. Партия беркемне беркайчан бәла-казада ташламас. Шуны да онытма—мин партиянең райком секретаре, мин райисполком рәисе түгел.
—Барыбер сез хакимлек итәсез, барыбер сез җитәкчеләр,—диде Яббар — Син бик абруйлы кеше, Әнсар. Зиратны күчерергә бүген үк тотынырга кирәк!
Әнсар әнгәмәдән туюын күрсәтеп өстәлендәге кәгазьләрне актара
башлады.
—Син жүләрләнден мәллә!—диде ул кирәкле кәгазен эзләгән булып кыланып.
—Бәлки жүләрләнгәнмендер,—диде Яббар, кыза башлап.—Чөнки туып- үскән җиреңне су баса башласа чынлап та акылдан язарга мөмкин. Безнең туган җиребез, безнен балачагыбыз узган, ерак бабаларыбыз иген үстергән тарафлар су астында калачак—аңлыйсыңмы?! Зират та су астында калса
безне бабаларыбызнын рухлары кичермәс'
Әнсарнын йөзенә ачу чыкты
—Ерак бабаларыбызнын рухлары турында син уйларга тиешме'” Яббарнын бите агарып китте —Нишләп мин уйламаска тиеш?!.
Әнсарнын гәүдәсе киеренкелектән калкыбрак киткәндәй булды —Хакын бар дип уйлыйсынмы?
—Бар!—диде Яббар, тавышын күтәреп Әнсар авызын кыйшайтып көлемсерәде —Син онытылып киттен түгелме?
Яббар сикереп торды:
— Юк. онытылмадым! Нәрсәгә төрттергәнеңне аңлыйм Онытылмадым' һәм үз акылымда мин Легионер киемен киеп фронтнын бу ягына үрматәп чыгуым да туган жиремне сагынганнан, туган ягымны күрәсе килүдән булды. Туган якнын һәрбер сукмагын, һәрбер агачын, әрәмәсен, су буйларын бүтән беркайчан да күрмәм дип курыкканга дошман киемен кидем мин Туган җиремә кайтып егылыр өчен беренче мөмкинлектә үк үзебезнекеләр ягына качкан кеше мин Изменник дип ата. сатлыкжан диген, легионер дип әйт, предатель диген, халык дошманы дип ата. ләкин кичекмәстән авылны, зиратыбызны коткар! Син райком секретаре Син зур кеше, сүземә колак сал! Мин бит үзем өчен генә сорамыйм Зинһар, зиратны су астында калдырмагыз!
—Әле бернинди куркыныч янамаган килеш нишләп бу кадәре ачыргаланасын син?!
—Чөнки мин беләм, үзем күрдем.—диде Яббар. өзгәләнеп —Инде Иделнен аскырак өлешендә күпме җирне су басканны үз күзем белән күрдем. Су һаман күтәрелә, әле тагын бер ел яки ел ярым чамасы сунын артуы дәвам итәчәк.
Әнсар шактый вакыт дәшми утырды Өстәлендәге телефон шылтыравына да игътибар итмәде Яббарнын урыныннан кузгалырга ниятлевен сизенеп ул әкрен генә тавыш белән әйтеп куйды
—Шушылай җан атып йөргәч, син үзеңне реабилитацияләрләр дип өметләнәсеңме әллә? Авылны су баса дигән сылтау белән килеп
Яббар мондый сүзне ишетермен дип уйламаган иде. ул беравык тораташ булып катып, телсез калды.
—Аңламадым ’ —диде ул, әкрен генә торып
—Алай усал карама мина,—диде Әнсар, авызын кыйшайтып
Яббар кире урынына утырды:
— Мине дошман ит, ләкин сүземә колак сал —Әле болай өзгәләнеп йөргәненә үкенерсең
— Ник алай уйлысын?
—Чонки сиңа ярлыкау беркайчан да булмаячак'
-Юк. Әнсар, үкенмәм.-диде Яббар башын чайкап-Мин бер генә нәрсәгә үкенәм.
— Нәрсәгә үкенәсең'’
Яббар торып кискен хәрәкәтләр белән урындыкны читкә атып куйды —Теге фильтрация лагерынла синнән бер буханка ипи белән махорка алганыма үкенәм
Әнсар урыныннан торып, дошманнарча явыз караш белән авылдашына текәлде:
—Син үзеннен пычрак биографияң белән ничек партия райкомына керергә җөрьәт итген "
Яббардан да нәфрәт бөркелде:
—Синен туган жиренне шушы арада су басачак, синең туган ягын су астында калачак, ә син—партия, райком...
—Но-но! Кайда икәнеңне онытма!—дип җикерде Әнсар,—Үзеңнен кем икәнеңне һәрвакыт исендә тот!
Яббар түземлеген җуеп кычкырып җибәрде.
—Монда кергәнемә дә үкенермен, ахрысы!
Әнсарнын чырае кинәт кып-кызыл булды, ярсудан анын хәтта куллары калтырана башлады.
—Күземнән югал, изменник Родины!—дип ысылдады ул.
Яббарнын гәүдәсе кечерәеп калгандай булды.
—Мин изменник түгел!—диде ул буйсынулы тавыш белән.
—Алайса, ник бөрештен?—диде Әнсар, тешләрен кысып —Нинди оешмага килеп кергәнен акылына яңа гына барып житте бугай. Инде хәзер үк үкенәсеңдер монда кергәнеңә, шулаймы?!
Яббар калтыранган кулы белән Әнсарнын өстәлендәге графинны алды, кырыйга түгә-түгә стаканга су салды.
—Үкенәм,—диде ул кулындагы сулы стаканга карап.—Үкенәм. Мин сатлыкҗан түгел! Мин беркайчан предатель булмадым!—Шуннан сон ул муенындагы кан тамырларын бүрттереп үкерде:—Мин беркемне, бернәрсәне сатмадым! Мин изменник түгел!
Яббар суны эчмәде, кулындагы стаканны өстәлгә куймакчы булды, әмма... Ник кирәк булды, нинди көч аны этәрде, нишләп үзен тыя алмады сон ул?!. Стакандагы суны ул көтмәгәндә, хәтта үзе дә сизмәстән, Әнсарнын битенә сипте.
Әнсар гаҗәеп тынычлык белән чалбар кесәсеннән кулъяулыгын алып битен сөртте.
Стакан Яббарнын кулыннан идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде.
28
Судка туганнардан Сәет кенә барды.
Кайткач, ул суд утырышы турында башыннан ахырына кадәр бәйнә- бәйнә сөйләде.
—Нәрсә өчен дүрт елга хөкем иттеләр сон аны?—диде Әминә, еламсырап.
—Партия райкомына кергәне өчен!—диде Нәгыйм, карчыгына усал караш ташлап.
—Ник, ул бит анда начар ният белән кермәгән.
Нәгыйм башын салындырып чайкап куйды:
—Райкомга кереп каза кубарга ярыймы сон инде аңа!
—Судта да ул үзен дөрес тотмады,—диде Сәет.—Партияне сүкте, җитәкчеләрне сүкте, үзе эшләгән ГЭСтагы гаделсехлекләрне сүкте. «За измену Родине» утырып чыккан кеше судта шундый нәрсәләр сөйләгәч, ничек инде дүрт ел бирмәсеннәр! Әле ничек күбрәк бирмәделәр.
—Әнсарның битенә су сипкән өчен шулай күп биргәннәрдер дип уйлыйм мин,—диде Нәгыйм
— Юк, Әнсар бөтенләй әйтмәде ул турыда. Киресенчә, ул Яббарны каты җәзага тартмауларын сорады. Яббарнын Волжский ГЭСы. Куйбышев водохранилищесы безнең җирләргә зыян китерә дип әйтүен төп җинаяте дип таныдылар.
Анын алай дип әйтүләрен шул Әнсар сөйләгәндер бит инде судта?
Әнсар судта аны гаепләрлек итеп сүз әйтмәде. Әнсар сөйләмәсә дә. әллә син райкомда аларнын сөйләшкәннәрен тыңлаучы булмаган дисенме?! Анда яшертен генә тынлый торган нәмәрсәләре юк дисеңме әллә?!
Әминә елап җибәрде:
—Әй. балакаем, тагын харап иттеләр бит үзенне —Үзе гаепле!—диде Нәгыйм —Судимостын була торып рәзе райкомга барып керәләр!
Кинәт Әминәдән монарчы ана хас булмаган ачулы көр тавыш чыкты —Ул синен балан! Гел битәрләргә, ачуланырга торасын! Илленче елдан бирле, лагерьдан кайтканнан бирле синен ана бер генә дә жылы сүз әйткәнен булмады. Нишләсә дә. ялгышса да. абынса да. балага дучар булса да—ул синен балан. Ал айга калса, анын язмышында синен дә гаебен бар!
—Нинди гаебем бар минем?—дип гаҗәпләнде Нәгыйм, карчыгынын җикерүенә шаккатып —Нәрсә, начар тәрбия бирдемме мин ана. әшәкелеккә өйрәттемме?!
—Авылларны, зиратларны су басудан коткарырга кирәк дип килгән кешене төрмәгә утыртырга кирәк микәнни9!—дип елап җибәрде Әминә Нәгыйм һаман үзенекен тукыды
—Анын игелекле уй-ниятләр белән йөрүенә кем ышансын! Райкомга кермәскә иде ана!
Кайнар бәхәс шаукымы белән Хәлиулланын килеп керүен сизми дә калдылар.
—Керергә мөмкинме?—дигән булды ул. инде кереп ишекне япкач —Әйдә. әйдә, күрше,—дигән булды гел вакытсыз һәм кирәкмәгән чакта килеп керә торган күршесен өнәмәгән Нәгыйм.
Хәлиулла ясалма ягымлылык белән исәнләште дә ишек катындагы урындыкка утырды.
—Шулай диген, ә.—дип башлады ул сүзен —Әнсар аны төрмәгә утырту га каршы булды, шуны әйтергә кердем мин.
—Беләбез, күрше, беләбез.—диде Нәгыйм —Рәхмәт Язмыштан узмыш юк дип хак әйтәләр.
Башка сөйләшер сүз булмаганлыктан тынлык урнашты. Хәлиулла тәрәзә янында бер хәрәкәтсез утыручы Әминәгә эндәште:
—Ни. Әминә, син безнен белән сөйләшмисен сонгы вакытта Әминә күз яшьләрен яулык чите белән сөртеп Хәлиуллага таба борылды:
— Нәрсә турында сөйләшергә тиеш мин?—диде ул. күршесенә беравык карап торганнан сон.
—Элек Зәкия белән гел аралаша идегез бит Әминә тәрәзәдән тышка карап
—Сезнен улыгыз райком секретаре, минеке кәтержән —диде — Ни турында сөйләшим мин сезнен белән ?'
—Әнкәй, син инде бөтен кеше белән алай дорфа сөйләшмә,—диде Сәет
— Мине дә төрмәгә утыртырлармы әллә?!—диде Әминә, улына усал
карап
— Карчык!—дип җикерде ана Нәгыйм
—Тик кенә утыр!—дип каршы әйтте Әминә иренә —Йөрәген авырга икән, тынынны да чыгармыйча утыр' Синдә генә йөрәк'
Хәлиулла урыныннан кузгалды:
—Ярый, чыгыйм але мин
-Күрше, утыр әле. утыр.-диде Нәгыйм, күршесе алай-болай үпхаләмәгәе дип.-Тагын берәр йомышын яки әйтер сүзен бар идеме алла’
-Бар иде шул,-диде Хәлиулла, кире урынына утырып
Шул вакытны алҗып, әлсерәп Нәсимә кайтып керде
-Уф. кайтып җиттем микәнни!-диде ул. ишек я кагына сөялеп. Шуннан
сон гына:—Исәнме, Хәлиулла абый,—диде.
—Аллага шөкер, Нәсимә, исәнме. Каян кайггын болай?
—РОНОдан.
—Ник барган идең?
—Әй, безне яңа уку елы алдыннан шулай җыялар бит инде.—Ул Сәеткә карап ничегрәк итеп әйтим икән дип уйланып торды,—Район үзәгендәге мәктәпкә эшкә чакыралар.
Сәет хатынының бу яңалыгына ничек тәэсирләнергә дә белмәде:
—Син нәрсә дидең?
—Синен белән киңәшләшмичә нәрсә дим мин! Уйлашырбыз, дидем.
Хәлиулла күрше килененең бу хәбәрен хуп күрде:
—Ник, район үзәге район үзәге инде ул. Ризалык бирергә кирәктер, минемчә.
—Тагын ниләр бар районда?—дип кызыксынды Нәгыйм.
—РОНОда ишеттем: тиздән бу тирәне су басачак ди. Безнен авылның да су астында калуы ихтимал икән. Иренә кайтып әйт, тиздән монда юньле эш табып булмаячак, су баскач бик күп авыл халкы район үзәгенә китәчәк, диделәр. Шуңа күрә район үзәгендәге мәктәпкә сөенә-сөенә күч, диделәр.
—Алар әле безнен энекәшебез барлыкны белмиләрдер,—дип мыгырдады Сәет.
Нәгыйм күршесе янында Яббар турында сөйләшергә теләмичә тизрәк сорап куйды:
—Су басачагы дөрес микән әллә?
—Мин дә шул хакта сөйләшергә кергәнием ләбаса,—диде Хәлиулла — Мин дә ишеттем. Күрше авылнын персидәтеле әйтте. Утсыз төтен булмый. Димәк, монда да су киләчәк. Имеш, безгә калкурак урында. Аулаш тавы итәгендә яна йортлар төзеп бирәчәкләр. Кыскасы, яна авыл салып безне шунда күчерәчәкләр... Алай-болай су баса калса инде. .
— И Ходаем, тагын ниләр күрергә язган икән,—дип ынгырашты Әминә.
—Теге вакытта кайтканында Әнсар бу турыда бер сүз дә әйтмәгәнне, менә шимбә көнне тагын кайта, төпченермен әле,—диде Хәлиулла.
Нәгыймнең ышанасы килмәде:
—Безнең авыл—борынгы Кызылъяр—үз урыныннан күчәр микәнни?
Хәлиулланың тавышында өмет янгырады:
—Аулаш тавы итәгенә на всякий ыслучай гына йортлар салачаклар ди. Әле без әбизәтелне күчәчәкбез дигән хәбәр ишетелмәде.
—Ә алай-болай су басмаса, Аулаш тавына салынган авылны нишләтерләр?—дип уйга калды Сәет.
— Һи-и-и, анысы өчен бер дә борчылма,—дип кул селтәде Хәлиулла.— Кулланыш табарлар. Булган нәрсә тик ятмас.
Төрле фаразлар белән киләчәкне күзаллап, тормышның катлаулыгыннан зарланып, кеше гомерендәге авырлыклар турында гәпләшеп шактый вакыт сөйләшеп утырганнан соң, Нәгыйм чыгып китте.
29
1956 елнын көзендә Яббарнын хатыны Роза, бер яшьлек улын күтәреп. Кызылъяр авылына килде. Яббарнын туганнары белән никахтан сон аның очрашканы булмады, Кызылъярга исә аның бу беренче мәртәбә килүе иде.
Авыл башында Нәгыймнәр йортын сорау белән үк аңа бер агай: «Теге, малае предатель Нәгыймнәрме?»—дигәч. Розанын. баласын кочаклаган килеш, ачык кырга йөгерәсе килде.
Авылнын урамнары кисешкән үзәккә житкәч, ун-унике яшьлек бер кыз ана теләр-теләмәс кенә Нәгыймнәр йортын ничек табарга икәнне аңлатты.
Яббарнын улын Нәгыймнәр йортында ничек кабул итеп, ничек яратканнарын күргәч, Роза хәтта монда килгәненә үкенеп тә куйды—шул кадәре жан җылысы, шул кадәре мәхәббәт белән кулдан кулга йөрттеләр Вәсимне. Йөрәгенең ярсуын көчкә тыеп утырды Роза. Шулай да түзмәде, берничә тапкыр тып-тын гына елап алды Сәет белән Нәсимә дә үз балаларыдай яратып каралылар Вәсимгә Балалары булмау сәбәпле, алар өчен бигрәк тетрәндергеч вакыйга булды бу Вәсим тач Яббар иде. баланын атасына охшаганлыгы барысын да тан калдырды
Малайны сөеп, аны бәһасез хәзинә урынына кулдан кулга йөрткәннән сон. Роза үзенен килүенен сәбәбен, ниһаять, әйтергә жөрьәт итте
Ул барысыннан да гафу үтенде. Яббарнын әйбәт кеше икәнлеген сөйләде Аннары кыяр-кыймас кына «Яббарны көтә алмам инде».—диде Баланы алып Куйбышевка. ата-анасы янына кайтып китәчәген әйтте Төрмәдән кайткач, Яббарга улын килеп күреп йөрергә рөхсәт булачак, диде Сонрак. түзмәде, Яббарнын Вәсимне ничек нык яратуын да сөйләп бирде
Розанын бу хәбәреннән сон бик озак тып-тын гына утырдылар.
Берсе дә ашыкма, туктале. башта тынычлан, уйла, бәлки көтәрсең, димәде.
... Розаны баласы белән. МТСтан машина сорап алып. Сәет илтә китте.
Ул икенче көнне генә кайтты—кире кайтканда юлда машина ватылган Төне буе Нәгыймнәр йортында ут сүнмәде. Сәетне борчылып көтеп утырдылар
Сәет кайту белән үк Нәсимә:
— Вәсимне монда Кызылъярда калдырырга иде. үзебез үстерер идек диде.
Әминә сискәнеп китте
—Мин үзем дә шуны уйлап утырдым. И Нәсимә, ник моны Роза монда чакта әйтмәден?
Нәгыйм үзенен икеле-микеле фикерен әйтте
—Оныгыбызны монда калдыру әйбәт булыр иде дә Ләкин авылда аны. изменник малае дип, кагарлар иде
—Әти дорсс әйтә,—диде Сәет —Үсә төшкәч. Вәсим үзс монда килеп йөрер. Жасн табарбыз Тора-бара Яббарга да халыкнын мөгамәләсе үзгәрер, бәлки
30
Яббарнын кайгысы Әминәне кинәт аяктан екты Сәет аны врачларга йөртеп кармы, ләкин диагнозны әле тегеләй, әле бал ай куеп, төгал һәм дөрес дәвалый алмадылар.
1956 нчы елның кышына кергәндә Әминә инде урын өстендә яга. хәтта намаз да укый алмаслык иде
Декабрь азагынын ачы җилле, үтеп чыккысыз буранлы кичендә ул үзенен янына өйдәгеләрнс чакырды
-Төрмәдән чыккач. Яббар барыбер монда кайтачак диде ул иреннәрен чак кына кыймылдатып. Туган ягына кайтачак ул барыбер Минем сезгә бер генә сүзем бар Яббарны какмагыз. Әгәр сез алга таба да аны рәнҗетсәгез, минем жаным тынгылык тапмас Әгәр сез минем улымны һаман да бимазаласагыз, туфрагым күтәргесез авыр булачак
Анын бу сүзләреннән Нәсимә кычкырып елап җибәрде һәм авызын томалап тизрәк кече якка чыгып качты.
Сәет башын салындырып:
—Ярар, әнкәй, борчылма,—диде.—Тынычлан. Теләгеңне үтәрбез.
Шул мәлдә Нәгыйм гомер буена күпме авыр сүз әйтеп, күпме кырысланып карчыгын рәнҗеткәненә үкенеп шашар дәрәҗәгә җитте. Бу дөньядан китеп баручы изге җанны кочагына алып бернинди үлемгә бирмәскә иде! Юк, Нәгыймнең хәленнән килми бу. Гомер буена анын берәр тапкыр җылы сүз әйткәне булды микән карчыгына? Күкрәк гадәттәгедән катырак кысылды, ләкин бу юлы Нәгыйм барып дару эчәргә тотынмады. Газиз карчыгы урынына үзенен үләсе килде анын.
... Әминәне җирләп кайткан кичне Нәгыйм анлады—Әминәнен жаны күкләргә ашкач, йорт та җансыз калды.
—Берүк зиратны су баса күрмәсен инде,—дип аваз салды ул бөтенләй бушап калган өйдә.—Чынлап та су күтәрелә калса, ин алдан зират күмеләчәк Аллам сакласын!
—Аны авылыбызнын зиратында җирләмәскә иде,—диде Нәсимә.—Су бик артачак дип тирә-якта инде бөтенесе шаулаша.
—Ничек инде әнкәйне авылның зиратында җирләмичә башка җирдә җирләргә мөмкин!—диде Сәет, ачуланып.
—Ник, аны башка авыл зиратына күмеп була иде бит,—диде Нәсимә.— Ник тыңламадыгыз мине?!
Сәет үзе дә шулайрак уйлаган иде дә, ләкин әнкәсен кайсыдыр читтәге зиратка күмдерәсе килмәде шул.
—Буыннан буынга бөтен нәсел-ыруыбыз шул зиратта күмелгән,—диде ул —Ник күңелгә тагын шөбһә кертеп утырасын инде!—Ул ярдәм өмет иткәндәй атасына карап торды —Әти, син ничек уйлыйсын?
Нәгыйм аксый-аксый өй буйлап йөрергә тотынды:
—Мин үзем ничек дияргә дә белмим. Бер караганда, шушы зиратыбызга күмүдән дә дөресе юктыр. Икенче караганда, су баса башласа, хәлләр хөрти. Зиратны күчерү турында уйлау зарур. Хәзер үк, бүген үк!
Сәетнең тавышында каушау сизелде:
—Ин элек белергә кирәк—су чынлап та нык күтәреләчәкме. Болай гына каберләрне актару яхшыга илтмәс.
31
1957 елның язында Кызылъяр авылын Аулаш тавы итәгенә күчерергә күрсәтмә килде. МТСның бөтен техникасы, берничә урман хуҗалыгы, районнын барлык балта осталары ашыгыч рәвештә шушы эшкә оештырылды.
Аулаш тавында салына башлаган йортларга беркем дә куанмады, халык су астында калачак туган авыл өчен җан ачысы белән елады. Су астында авыл түгел, әйтерсең лә авылдашларның төп тарихы батып калачак иде. Гүя мәнге кайтарып булмаслык гомерләрнең иң кадерле өлеше югалачак, яшәешнен асылы табылган бер изге урын харап ителәчәк, үткәннәрнең һәм киләчәкнең мәгънәсе мәңгегә гаип булачак иде.
Хәленнән килгәннәр үз йортларын сүтеп яна төзелүче авылга ташыдылар. Гап-гади авылда кадерле, изге нәрсәләр бихисап күп булган лабаса. Ләкин барысын да күчерерлек түгел иде яна урынга Мал-туарны, булган җиһазларны, ата-анадан, әби-бабадан калган истәлекле әйберләрне, вак- төякне яна авылга ташып булыр да ул Әмма өянкеләрне, имәннәрне, тупылларны ничек күчерәсең?! Тыкрыкларны, чишмә буйларын, таныш
сукмакларны, туган авылнын сүз белән генә аңлатып булмаслык чатым- сызыкларын. бакча артларын, читән буендагы кычытканнарын ничек яна урынга күчермәк кирәк?!
Кызылъяр авылы бомбага тотылган кебек сурәттә иде. Үлем жәзасына дучар ителгән авыл белән Аулаш тавы арасында, тузан туздырып, йөк машиналары, арба таккан тракторлар, арба сөйрәүчеләр, жәяүлеләр тәүлек әйләнә йөреп торды. Җигүле атлар белән, уфалла арбаларын тартып, һаман нәрсәдер ташыдылар: араталыклар, такталар, рәшәткәләр, ватык- сынык кирпеч калдыклары, тимер-томыр, савыт-саба, чүпрәк-чапрак Кайберәүләр үз әйберен генә түгел, нәрсә таба шуны алып кайта башлады, тора-бара тыныч вакытта игътибарга ия булмаган чүп-чарга да чират җитте.
... Көзгә, кем ничек булдыра, күченеп беткәннәр иде инде Дәүләт алга таба да материаллар белән, акчалата, утын ташып, печән бүлеп ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Дөрес, акча дигән нәрсәне элек тә күрмәгән халык аны алга таба да дәүләттән ала алмады. Утыны да. печәне дә өлешчә генә бирелде Сентябрьнең алтынга төренгән бер танында Кызылъярнын сүтелми калган йортларын, чалыш-молыш каралты-кураларын, җимерелмичә төзек килеш калган морҗаларын, агачларын су камап атлы Шул ук вакытта авылдан читгәрәк урнашкан зиратны да су чолгады Моны авылдашлар «яна» авылдан тагы да өскәрәк—Аулаш тавынын югары өлешенә менеп күзәттеләр.
Ин изге урын булып саналган зират, өч йөз хуҗалыклы авылнын Югары очы, Түбән очы, Кәрим очы. Бакалы очы. тыкрыклары белән бергә—барысы коточкыч тиз арада мәңгегә күздән югалды Мәңгегә хушыгыз!
Авыл су астында калды. Түбән жирдә. уйсу урында иде шул Кызылъяр Ерактан караганда хәтта чокырланыбрак та тора иде авыл урнашкан урын Әйтерсен лә яшел бишектә тирбәлә иде ул. Ләкин кемнәр уйлаган анын тәкъдиренә мондый фажигә язылганын9 Ерак бабайлар авыл булып монда урнашкан чакта әллә нинди хәвеф-хәтәрләргә әзер булганнардыр, әмма кайчан да булса Идел үз ярларыннан чыгып авылларны йогар дип һич кенә дә башларына китермәгәннәрдер
Авыл халкы, белгән догаларын укып, бәлки авылдан читгәрәк урнашкан зиратны басмас дигән өмет белән суның көннән кон кинрәк җәйрәгәнен күзәтте. Зиратны күчерү-күчермәү мәсьәләсе буенча каты бәхәсләрдән сон. каберләрне актармыйк дигән нәтиҗәгә килүләре дә. бәлки, су зиратны - изге урынны читләтеп агар дигән теләк-омсттән булгандыр Халык тып-тын гына күзәтте Юк. өметләр акланмады
Кызылъярнын зираты да су астында калды Агачларның ябалдашлары гына су өстеннән калкып Аулаш тавына барып сарылган яна авылга нидер әйтмәкче, андатмакчы булып чайкала-чайкала нидер сөйләделәр
Шулай итеп, кышка Кызылъяр авылы, мәнгс сөйләп елап туймас газап белән, яна урынла салынган яна йортларга кереп урнашып бет
Су өстен боз тоткач, авылнын баганалары, таныш өянкеләр, тупыллар. имәннәр, ябалдашлары белән генә калкып, күктән мәрхәмәт сорагандай катып катлы зар Аларнын күбесе киләсе язда бетештәй су астында юкка чыгачаклар әле Ә хәзер исә әле алар яна салынган авылга үпкә вә шелтә юллаган сыман игътибарны гел үгтәренә тартып тордылар
Шутай итеп Кызылъяр авылы, җан саклар өчен. Аулаш тавына таба үрмәләде Авылнын тарихы икегә бүлендс-су басканчыга кадәр өлешкә
һәм су басканнан сонга. Күрше-күлән элеккечә бер-берсенә якын урнашырга тырышса да, монда инде урамнар сузылуы, йортлар төзелеше бөтенләй башкача иде. Урамнарны элеккечә итеп төзеп булмады, урыны башка, җайсыз иде. Кешеләр исә үзләренен каралты-курасын мөмкин булганча элеккечә итебрәк кабатлап салырга тырыштылар. Хәтта Әнсар да ата-анасынын йортын Сәетләр белән күрше иттереп салдырды. Монда араларында тыкрык булмаса да, шул тыкрыклык ара калдырып урнаштылар.
32
Яна урынга тамыр жәяргә тырышып ятучы авыл халкын кызгангандай, кыш җылы килде.
Жинел һавалы кышкы көннен берсе иде, Сәет белән Нәсимә аркылы пычкы белән кузлага куеп утын кискәндә капкадан Әнсар килеп керде.
Исәнләшеп хәл-әхвәлләрне сорашкач, Әнсар затлы тунынын төймәләрен ычкындырды, кыйммәтле бүреген калкытыбрак ян кесәдән алган кулъяулык белән мангай тирен сыпырды.
—Урнашып беттегезме инде?—диде ул, әле һаман төзекләнеп җитмәгән каралты-курага күз йөгертеп.
—Юк әле,—дип җавап бирде Сәет —Хуҗалыкны һич кенә дә рәткә кертеп бетерә алмыйбыз. Әти каты авырый, аны бүлнискә йөрттек.
—Ә-ә-ә, алай икән. Хәзер кайда сон ул?
—Ята.
—Кереп хәлен белимме?
—Йокыга киткәнне, йокласын инде. Нәсимә, бар бик тавышланмыйча гына самавырны куй.
—Район үзәгенә күчәсегез килмәде инде алайса?—диде Әнсар. Нәсимә кереп киткәч.
—Юк, калырга булдык,—диде Сәет —Нигезне сакларга кирәк. Хәер, бу инде хәзер безнен авыл түгел. Исеме Кызылъяр булса да.—Ул каен тумранына утырды, бияләйләрен кырыйга салды. Әнсар янәшә яткан тумранга утыргач, авыр сулап өстәп куйды —Туган авыл су астында калды. Әнсар Хәлиуллович. Туган нигез!
Бу үпкә-шелтәле сүзләрне Әнсар авылдашларыннан гел ишетеп тора, ул инде акланып-нитеп маташмый, чөнки аклану' мөмкин түгел. Райкомда эшли торып та уяулыгын җуйды түгелме сон ул?.. Үзен гаепле санап авылдашларыннан гафу үтенгән чаклары да булды инде анын Гафу үгенүнен мәгънәсе бармы сон дип тә һәрдаим үз-үзеннән сорый ул. Ләкин барыбер таныш-белешләренә, күрше-күләнгә тынычландыру сүзен әйтми ката атмый ул, чөнки дөнья бетмәде, тормыш дәвам итә. яшәргә кирәк, авыл хаткында киләчәккә өмет сүрелмәсен өчен нәрсәдер эшләү мәслихәт.
—Алай димә, Сәет, барыбер бу авыл безнен туган нигезебез булып саналачак.
—Монда без туган нигезебезне тоеп яшәрбезме-юкмы. белмим. Зиратны күчерергә җитешә алмадык. Мәнге ярлыкамаслык гөнаһ бу, Әнсар. Хәзер әнә әти шуны уйлап урын өстендә ята. Шыр сөяккә калды, тамагына ашамый Ничек без шундый коточкыч нәрсәгә юл куйдык0! Син бит. Әнсар, зур кеше, ничек моны абайламадың?!
—Без өстән кушканча гына эшли алабыз. Җитешмәдек бит. Мин шәхсән үзем суны болай кинәт күтәрелер дип уйламадым, хәбәр килер дә, өлгерербез дип өметләндем.
Сәетнең тавышында ачу гына түгел, нәфрәт яңгырады:
—Минем анамнын кабере калды анда!
Әнсар болай да сөренке кәефле иле. хәзер инде бөтенләй йөзе карангыланды:
—Синен әнкәңнеке генә түгел, бөтен авылнын каберлеге каллы анда.
Зыяратны да кызганам, авыл да кызганыч Их. Сәет, Сәет, без синен белән фронтовиклар, әллә ниләр кичеп кайттык, күрмәгән нәрсә калмады, киләчәгебез шушылай булыр дип кем уйлаган Мин райкомда эшли башлагач кына аңладым безнен язмыш, туган җиребез язмышы үзебезнен кулда түгел икән. Син туган ягынны яклап берәр сүз әйтеп кара—сине җинаятьче диячәкләр, партия сәясәтен дөрес аңламаучы адашкан бер сарык диячәкләр.
—Аны мин райкомда эшләмәсәм дә күптән анладым һәм хәзер дә анлап йөрим. МТСтан командировкаларда еш булырга туры килә бит Кая карама—зур-зур төзелешләр. Кеше яши дип тормыйлар, җирле халыкны санга сукмыйлар, ваталар, җимерәләр, бульдозерлар белән сөрдерәләр Бер авыл янындагы икешәр метрлы кабер ташларын бульдозерлар белән сөрдереп күмгәннәр. Борынгы каберлек булгандыр, күрәссн Заводлар. ГЭСлар. калалар төзелсен, ләкин гомер буе шул тарафларда яшәгән халыкнын мәетләре өстенә түгел, аларнын нигезен таптап түгел! Җирле халыкны санга сукмыйлар бит инде, килешәсендер'
Әнсар урыныннан кузгалды
—Сүзләрендә хаклык бар —Ул шактый вакыт өстәп ни әйтергә белми торды —Ләкин беркайчан да бу сүзләреңне башка беркемгә әйтмә, яме,—дип куйды ул Сәеткә карамыйча гына
—Ярар,—диде Сәет, утырган урыныннан торып.
Сөйләшер сүзләр күп тә ул. тотрыклы әнгәмә кору һич кенә дә килеп чыкмый шул.
—Туган нигез, туган нигез...—дип борын астына гына мыгырдап уйга калды Әнсар. Шуннан сон кинәт сорап куйды —Яббардан хат киләме'1
—Юк, язмый.—Энесснсн исемен ишеткәч. Сәет җанланып китте —Мин шуны уйлыйм хәзер... Аны кырык икенче елда сугышка алдылар Ачлыкта үскән малай сугышка китте, менә хәзер бүгенгә кадәр әле ул адәм рәтле тормыш күрмәде. Ә бит тирәнрәк уйлап баксан. анарда гаеп ул кадәре үк зур түгел. Ана барыбыз да артык каты бәрелдек, мин үзем дә артык каты төртелдем ана.
—Легионерга нинди мөнәсәбәттә буласын инде —Яббар турында сүз башлаганына Әнсар үкенеп куйды —Төрмәдән монда кайтыр микән1’
—Кайтачак, һичшиксез кайтачак!—диде Сәет, ялкынсынып.— Алай-болай кайтмаса, үзем табып алып кайтам —Ул гавышын әкренәйтте — Безнен Нәсимә белән балаларыбыз юк Нәселне дәвам итүче, нигезне ичмаса күченгән авылыбызда булса да саклаучы дәвам барыбер кирәк Яббарнын улы бар.
—Аны хатыны ташлаган бугай бит *
—Ташласын. Хатын-кыз бетмәгән дөньяда Яббарнын улы бар Кыяфәткә дә тач Яббар үзе. Ул анын дәвамы Ул безнен дәвамыбыз'
Әнсар чәйгә чакырулары өчен рәхмәт әйгеп, авылны бер әйләним АТС дип, саубуллашып чыгып китте
...Нәгыйм 1958 елның мартында вафат булды. Үтәр алдыннан Әминәсенең кабере су астында калганга чиксез кайгыруын, рәнҗүен белдерде ул.
Авылнын яна зиратын Аулаш тавынын төньяк өлешендә билгеләгәннәр иде Нәгыймне күмгәнче монда инде өч кабер бар иде. аныкы дүртенчесе булды Җитмеш дүрт яшендә вафат булган Хнсами карт, тумыштан чирле булган өч яшьлек кыз бала, сугышта каты яраланып кайтып савыга алмаган Рәфкать Кызылъярнын яна зиратында үз урыннарын аланнар иде инде
Йортта Сәет белән Нәсимә икесе генә калдылар.
—Әти кырыс булса да, гадел кеше иде,—диде Сәет беркөнне —Анын йөрәге гаделлеге аркасында таушалды. Бу илдә намуслы кешенен ничекләр йөрәккәе чыдасын?!
—Бер-бер артлы киттеләр дә бардылар,—диде Нәсимә боек тавыш белән.
Сәет тыяла алмады, елап җибәрде:
—Әнкәй бер зиратта, әти икенче зиратта җирләнде. Әнкәй су астында калды, әти тауда.
—Тыңламадың бит мине. Су басуы ихтимал икәнен белә торып... Әнкәйне анда күммик дип еландай телләремне чыгарып ялвардым мин сина.
Сәет учы белән дымлы битен сыпырды да кинәт хатынына кычкырды:
—Тик кенә утыр! Вакыт узгач, бөтенесе акыллылана, хаклыга әйләнә!
—Кычкырма миңа!—диде Нәсимә тыныч, ләкин таләпчән тавыш белән.—Шуны әйтәсем килә: мина карата катыланма, Сәет. Әнкәй әтинен кырыслыгына түзеп яшәде, ләкин мин алай түзмәячәкмен. Мин синен хатынын икән, гаебем булган сурәттә генә кырыслан.
Сонгы вакытта шактый юашланган Сәет хатынына күндәм тавыш белән җавап бирде:
—Минем сина тик торганда каты бәрелгәнем юк та.
Нәсимә күптән әйтергә теләп йөргән фикерен дә кызып китеп әйтеп ташлады:
—Син энеңнең дә җелеген суырдын. Бөтенесе аны дошман иткәндә син аны аз гына булса да якларга тиеш иден.
—Үзеңнең: «Мәктәптә ничек патриотизм тәрбиялим, укучыларнын ата-аналарыннан оят, иремнең энесе легионер, ә мин балалар укыткан булам!»—дип шыңшыганыңны оныттыңмыни?!
—Ул бер генә тапкыр булды,—диде Нәсимә.—Аптыраганнан гына.
Талаш шуннан ары китмәде. Үзара тату яшәп ятучы ир белән хатын арасында иминлек шундук кире үз урынына кайтты.
—Талашмыйк,—диде Сәет, авыр сулап.—Болай да бик авыр.
Нәсимә иренә тавыш күтәргәненә үкенеп куйды.
—Хәзер ашарга пешерәм,—диде ул, аралар бозылып китмәгәнгә куанып.—Нәрсә пешерим?
—Үзенә кара,—диде Сәет битарафлык белән.
33
Яббар 1960 елнын августында кайтып төште.
Туган авылы урынында су җәйрәп ятканын күргәч, үзәге уртатай чатнады. Коточкыч тетрәнү белән бергә ул ниндидер сәер шатлык хисе кичерде. Шатлык та түгел иде ул, ин кадерле нәрсәнең юкка чыгуы аны бу вәхши дөньяга, кансыз чынбарлыкка тоташтырып торган элемтә җепселләрен шытыр-шытыр өзде шикелле, шуна күрә күңелдә барыбер анлатып булмаслык җиңеллек барлыкка килгән кебек булды. Әйтерсең лә үзәккә асып куелган күтәргесез авыр таш урынына җиңелрәген асып куйдылар.
Анда, су астында авыл зираты. Ә зиратта анын әнкәсенең кабере.
Ул туп-туры су буена төшеп китмәкче иде, әмма башта Сәет белән Нәсимәне күреп сөйләшергә кирәк дип тапты.
Аулаш тавына күчереп утыртылган авылга кем булып килеп керергә тиеш соң ул? Чын Кызылъярда, туган авылында да аны кешегә санаучы аз булды лабаса. Ә авылның хәзергесендә?. Кызылъяр исеме калса да, анын өчен бөтенләй чит-ят авыл бит инде бу. Сәетләр яши торган йорт та анын туган йорты түгел, аның нигезе түгел. Дөрес, урамнарны, тыкрыкларны элекке
чын авыллагы исемнәр белән атаганнар Ләкин Яббарнын туган авылы Кызылъяр түгел инде бу Бер күршеләре элеккечә Хәлиуллалар икән Элек икенче якларында күршеләре юк иде. урам очы булганлыктан анда бушлык иде. Хәзер исә икенче күршеләре дә бар—килгән кешеләр, ирле-хатынлы, икесе дә МТСта эшлиләр, өч балалары бар икән
Сәетләрнен йорты бикле иде. Сәет МТСтан кайтып җитмәгән. Нәсимә сенлесе Сәвияләргә киткән. Моны ана яна күршесе—МТСта диспетчер булып эшләүче сары чәчле, тәбәнәк буйлы хатын әйтте
Сул як күршеләрнең капка төбендә басып торучы карчыкны Яббар таныды—Зәкия карчык иде ул. Капкадан әкрен генә чыгып Зәкия белән янәшә басучы һичшиксез Хәлиулла карт иде Ул башта алар белән барып күрешергә уйлаган иде. әмма кире уйлады, үзен танымасалар ярар иде дигән теләк белән күзләреннән югалырга ашыкты
Яббар ике дә уйлап тормады, су буена төшеп китте Очраган һәрбер кеше ана туктый-туктый карап калды Яббар бөтенләй танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән, бәләкәй генә калган, бөкрәйгән, күзләрендә коточкыч кыргыйлык. Очраган авылдашларның кайберсе аны танымады, таныганнары исә тизрәк анын яныннан качарга тырышты. Ләкин Яббар алардан элеккечә курыкмый иде инде. Ул һәрбер очраган кешегә туп-туры карады, таныганнары белән авыз тутырып исәнләште. Жавап итеп исәнләшмәсәләр һич кенә дә исе китмәде Озак йөрде ул су буенда.
Ирек бирсән. дөньясын басачак бу су Жәйрәп яткан су түренә карап, ул авыл батып калган урынны дөрес абайлады Әйе, шунда иде анын туган авылы
Ул артка борылып карады Туып-үскән якны инде танырлык түгел иде. Яббар әллә нишләп китте, үзәгеннән ниндидер аваз чыкканын үзе дә сизми калды Елауга да. улауга да охшаган тавыш тирә-якны сискәндерде Еракларга кадәр янгыраган бу авазны ишеткәч, җәйләүдәге сыер көтүен көтүчеләр бүре улыйдыр дип уйладылар.
Туып-үскән изге җирнсн бер өлеше—ин кадерлссс. ин изгесе—беткән, юкка чыккан'
Әнә теге тарафта авылнын зираты су астында калган Анда әнкәсенен кабере!
Кичкә кырын аякларын көчкә сөйрәп. Яббар яна авылга таба атлады Анын кайтуы хакында бөтен авыл гөр килә иде инде Хәлиулла белән Зәкия икәүләшеп Сәетләргә кереп, энсн кайтты, диделәр
Нәсимә аш пешерде. Сәет авыл кибетеннән бер шешә аракы атып кайтты.
Өстәлдәге шешә яртылаш бушагач. Яббар су буенда йөргәнен, анда нинди хисләр кичергәнен сөйләргә тотынды Туган якмын шул кадәре өлеше су астында калуына тора-тора шаккатты Анын йончыган кыяфәте, күзләренең төссезтеге. картаюы, гыр-гыр килеп йөткерүе, авыр итеп көчкә сулавы—төрмәләрдә утырганнан түгел, ә бәлки ту ган авылынын. зиратның, анасы каберенен су астында калудан дип уйларлык иде
-Их энекәш!—дип ыңгырашты Сәет. Яббарнын сөйләгәннәрен тын яа алмыйча тынлап утырганнан сон.-Кинэт су басты Әлс ничек утебез исән калдык.
Яббар кинәт кыҗрап абыйсына җикерде
-Исән’! Син исәнмени?! Син тере кешеме сон'»'-Анын күгәргән чыраеннан бөтенләй кан качты, ул бөтенләй ап-ак булды -Авылыңның, бабаннарнын. ананнын каберләрен су астында калдыргач, син. гомумән, кешеме сон"7!
—Җитешмәдек,—дип акланды Сәет.—Авылны да менә жан-фәрманга тау итәгенә күчердек бит.
Нәсимә Яббарнын кыяфәтеннән нык курыкты, сонгы вакытта юашланган иренең бу минутларда бөтенләй көчсез вә рухсыз булып калуын абайлады, шуңа күрә тизрәк сүз катарга кирәк дип тапты:
—Син, Яббар, Сәет белән мин кайгырмыйбыз дип уйласаң, ялгышасын.
Сәет стаканнарга аз-аз гына аракы салып куйды.
—Энекәш, мина теләсә нәрсә әйт, ачулан, сүк.. Мин мона лаеклыдыр, мөгаен. Ләкин берүк башкаларга, бигрәк тә Әнсарга тавыш күтәрә күрмә, яме.
Яббар авыз чите белән елмайды:
—Ник алай?
—Ник алай дип... Аңлыйсын бит инде.
—Юк, аңламыйм!—диде Яббар, абыйсына текәлеп карап,—Дөресрәге, мин анын гаебе зур икәнне анлыйм, ә менә нишләп мин ана тавыш күтәрмәскә тиеш—шуны аңламыйм!
—Нәрсәсен аңламыйсың?—дип янә сүзгә кушылды Нәсимә —Тагын төрмәгә утыртып куймагайлары дип синен өчен борчыла.
Яббар Нәсимәгә усал итеп карады:
—Анам үлгәч, аның каберен су баскач, минем беркем алдында акланасым килми. Башымны иеп тәүбә итәр өчен минем инде бу дөньяда башка беркемем дә юк.
—Синен улын бар, анын турында онытма,—диде Нәсимә, тавышын күтәреп.
Яббарнын шундук кыяфәте үзгәрде.
—Әйе. минем улым бар,—диде ул горурланып.
Нәсимә, Яббарнын йөзе яктырып киткәнгә сөенеп, улы турында сөйләшүне дәвам итте:
—Улың белән очрашырга сина анасы рөхсәт итәрмен дигән иде...
—Рөхсәт итә,—диде Яббар. елмаеп,—Мин иреккә чыгу белән үк алар янына барып кайттым. Биш яшь инде Вәсимгә, биш яшь. Мина бик охшаган.
Нәсимә дә мона ихластан шатланды һәм:
—Вәсимеңне монда алып кайт,—диде.
Яббарны авыр уйларыннан, кайгысыннан хәтта улы турында сөйләшүдә арындырырлык түгел иде шул. Туган авылы, анасынын кабере су астында калгач, ничек ул тыныч кына үзе турында, үзенен баласы хакында сөйләшеп утыра алсын.
—Мондамы?..— диде ул, кинәт тагын усалланып.—Улымны монда алып кайтыргамы'’..—Ул стакандагы аракыны йотып куйды, ипи кисәген кабып Сәеткә текәлде.—Абый, синнән мин бер сорау көткәнием.
—Нинди сорау?—диде Сәет, инде әллә нинди сорауларга да әзер булып.
—Сугыштан соң, беренче тапкыр утырып кайткач, миннән: «Нишләргә уйлыйсың, нишләргә җыенасың?»— дип сораган идең. Бу юлысы да сорамассың микән дигәнием. Сорамадың. Хәзер мин сина шул сорауны бирим әле: Син. Сәет абый, нишләргә уйлыйсың?
—Ничек инде, «нишләргә»?—диде Сәет, сагаеп.
—Ничек яшәргә уйлыйсын? Су астындагы зират төшләренә кереп йөдәтмиме соң әле?
Сәет сикереп торып әрле-бирле йөри башлады:
—Ичмаса син күңелгә коткы кертмә! Күңелемдә ниләр кайнаганны
белмисен бит син!
Яббар абыйсын нәфрәт белән күзәтеп утырды
—Кеше башка кешенен күнелен ничек белсен, ничек күрсен, ничек аңласын! Теләсә нишлә!—Ул ике йодрыгын да төйнәде —Шуны әйтәсем килә: син мине легионер дип кичермәдең, ә мин сине анам кабере өчен кичермим!
Нәсимә ике берадәрнен болай сөйләшүеннән котсыз калды —Туктале, Яббар. алай димә'
Кайнар әңгәмәгә бирелеп, алар капка тавышын ишетми калдылар Сәет кинәт сагаеп:
—Өйалдына кемдер керде бугай,—дип кенә өлгерде, өй ишеге киерелеп ачылды һәм бусагада Әнсар пәйда булды
—Исәннәрмесез!— диде ул мәгърур тавыш белән Тавышына вәкарьлекне ясалмалы итеп кирәгеннән артыграк өстәде шикелле Бу үзенен каушавын күрсәтмәс өчен иде. ахрысы
Яббарнын кайтканын ишетеп керде ул. Очрашу жинел булмаячагын да белә, әмма күрешеп, исәнләшеп, күзгә-күз карашу мәслихәт Барыбер кайчан да булса очрашырга туры киләчәк Анын инде Яббарга карага мөнәсәбәте нык үзгәрде, ул ана. анын язмышына хәзер инде башкача карый Ничәмә еллар буена бәладән котыла алмыйча, гәүдәсен турайта алмыйча иза чигүче авылдашына, күршесенә анын хәзер чын-чыңлап ярдәм итәргә исәбе бар.
—Исәнмесез!—дип җавап бирде Сәет
—Исәнмесез. Әнсар Хәлиуллович!—диде Нәсимә —Әйдәгез, түргә узыгыз.
Әнсар ишек катыннан кузгалырга ашыкмады
—Исәнме. Яббар!—диде ул. тавышын кинәт бөтенләй үзгәртеп, хәтта йомшартыбрак.
Яббар тук чырайлы, пөхтә киемле сау-сәламәт күршесенә шактый вакыт карап торды, аннары кыланып, мыскыл иткән сыман
—О-о-о, Әнсар Хәлиуллович'—дигән булды —Начальник! Мин бит сине танымый торам! Ай-яй корсак белән янакны кин җәелдергәнсең син.-һәм шаркылдап көлеп куйды
Нәсимә өстәлне сөрткән булып Яббарнын иненә төртеп пышылдады —Яббар!
Әнсар, ниһаять, түргә узды. Яббарны яхшылап күзәтергә мөмкин булсын өчен урындыкны алып анын каршысына утырды —Хәл-әхвәлләрегез ничек?
—Аллага шөкер. Әнсар Хәлиуллович,—диде Нәсимә чак кына сизелерлек ялагайлык белән.
Сәет тәкъдим иткән аракыдан Әнсар баш тартты
Ул сөйләшергә сүз тапмый торган арада Яббар. шатор-шотыр итеп яшел суган чәйни-чәйни. Әнсарга сүз катты:
—Әле бүген Фатыймаңны күрдем Фигурасы бозылган артык тәмле ашаудандыр инде —Ул күзләрен челәйтте —Әллә ир игътибары җитмиме ’
аСәетэнесенен дорфа шаяруыннан һәм ямьсез итеп көлүеннән чыраен сытты.
— Болай булгач, тагын утыртып куялар сине.—диде ул үзалдына, ләкин барысы да ишетерлек итеп.
Әнсар ник кергәненә үкенде булса кирәк, ул утырган урынында як-якка чайкалып кымшанып алды.
-Тынычлан әле. Яббар.-диде ул. ана туры карамаска тырышып -Бераз
вз
салгач кайнарлану табигый, ләкин артыгын кыланма, яме.
—Артыгын?!—дип кычкырды Яббар кинәт.—Нәрсәнен артыгын кыланам мин?!—Ул сикереп торып табын яныннан кузгалды.—Мине ташламаган бердәнбер кеше әнкәй иде! Мине бу дөньяда бер генә кеше гомере буе яратты—әнкәй! Мин сезгә анын каберен мәнге гафу итмим! Син, Әнсар— партия күсесе! Сука! Ә син, Сәет, минем туганым түгел!
Яббар гомерендә беренче тапкыр абыйсына абый дип түгел, исеме белән генә эндәште.
Әнсар инде торып чыгып китмәкче иде, шулай да үзен көчкә йөгәнләп урынында утырып калды:
—Яббар, мин махсус сине күрергә дип кердем. Берәр ярдәм кирәк түгел микән, эшкә урнашу буенча, тегесе-монысы... Ә син...
Яббар шундук аның сүзен бүлде:
—Рәхмәт, начальник, миңа сучий кусок кирәкми!
Аралыкка кереп поскан җиреннән Нәсимә түзмәде атылып чыкты.
—Яббар. җитте сина!—дип кычкырды тынгысыз гаиләдә яшәп нервылары нык какшаган хатын.
Яббар Нәсимәнең ачыргаланып кычкыруына аз гына да ригая бирмәде, Әнсарга тагы да якынрак килеп чак кына иеленкерәде һәм авызыннан аракы белән суган исен аңкытып эчендәген бушатуын дәвам итте:
—Син коткара ала иден зиратны. Синен бәгырең таштан. Сина туган җир, туган як кирәк түгел! Әнә нинди тук чырайлы син! Дөньяны су басса да син үзен батмаячаксың. Чөнки бук батмый, бигрәк тә бу кадәре бук! Син ике аяклы бәдрәф! Передвижной нужник син, падла!
Төрмәдән кайткан кешедән мондый сүзләр ишетү райком секретаренда каушау дигән нәрсәне кинәт юкка чыгарды
—Ә син кем?—диде ул әкрен генә торып.
Яббар буыла-буыла йөткерергә тотынды. Әнсар чыгып киткәнче әйтеп бетерәсе сүзләре бихисап күп иде анын.
—Мин кеше!—диде ул ишеккә таба юнәлгән Әнсарга ияреп.—Вөҗданыма тап төшермәгән, әмма дә ләкин бәхетсезлеккә дучар булган корбан мин. Мин сугышта үзебезнекеләргә таба бер тапкыр да атмадым. Мин хәтта бер генә көнгә, бер генә минутка да сатлыкжан булмадым. Мин әнкәйне сагынып, туган авылымны сагынып ашкындым үзебезнекеләр ягына. Мин туган илемә хыянәт итмәс өчен үзебезнекеләр ягына ашыктым. Әгәр дә шунда пленда чакта киләчәктә синен туган авылын, анан күмелгән зират су астына батырылачак дигән булсалар, мин, мөгаен, атар идем, сәвит армиясенә каршы сугышыр идем.
Әнсар ишек катында аны ахырына кадәр тынлап торды да:
—Син... чамалабрак!—дип кенә әйтә алды.
Шуннан да катырак әйтә алмады Әнсар, чөнки Яббарнын җан газабыннан каралган йөзен, хәсрәт томаны эченнән дөньяда нинди дә булса яктылык табуга өметен җуйган тонык күзләрен якыннан күрде ул.
Яббар:
—Мин инде күп чамаладым,—дигәч, кинәт Әнсарнын бәхетсез күршесен кочып җылы сүзләр әйтәсе килде. Ләкин әле бу мәлдә җылы сүзләр әйтү табигый булып тоелмас, мөгаен, шуна күрә Әнсар бераз акланудан башларга кирәк дип уйлады.
—Яббар, каберләрне актару дөрес булыр идеме сон? Мин ничек итеп зират актаруны аңламыйм.
Ә мин зиратны суга күмүне аңламыйм. Мине кешеләр нык кыйнадылар, җәберләделәр, хәтта аттылар да... Ачлык белән интектерделәр, мыскыл иттеләр, мәсхәрәләделәр, изделәр... Ләкин ни гаҗәп: мин аларнын берсенә
дә үпкә-нәфрәт сакламыйм—рас шундый хәлгә төшкәнмен. Ә менә анам каберен, авыл зиратын су астында калдырганыгыз өчен мин сезне мәңге ярлыкамыйм Син әйтерсен. изменникнын ярлыкавы ниемә кирәк диярсен Мона мин төкерәм! Бу вәхши дөньяда син мине кешегә санамасан. теге дөньяда мин сине анам кабере өчен барыбер кичермәячәкмен'
Әнсар әнгәмәне тәмамларга кирәк икәнне, хәтта аны башлаунын да кирәге булмаганны аңлады.
Ул:
—Ярый, сау булыгыз!—диде дә. артыннан берәрсе озата чыгар дипме, ишекне япмыйча гына чыгып китте.
34
Яббарнын көн саен кояш баеганчыга кадәр су буенда авыл баткан тарафка карап утыруын авыл халкы һәрдаим күреп-белеп торды Ана игътибар итмәскә тырыштылар, чөнки һәрберсенең су басу вакыйгасына үзенен кайгылы мөнәсәбәте бар иде Яббарны ачыктан-ачык дошман итмәсатәр дә. барыбер анын белән аралашмаска, анардан читкәрәк тайпылырга тырыштылар. Участок инспекторы капитан Кәлимуллин гына туп-туры, махсус рәвештә анын янына килеп, күз-колак булып, отмечать итеп торды Тизрәк эшкә урнашырга кушты, аракы белән мавыкмаска өндәде Яббар исә участковый әйткәннәрне колагына да элмәде, анын бөтен игътибары, бөтен уй-хисләре су астында калган тарафта иде Йортта эш күп булса да. Сәет Яббарга эш кушмады. Яббар да үзе белеп хуҗалыкта ярләм итәргә атлыгып тормады, хәтта теләк тә белдермәде.
Әнсар кергәннең икенче көнендә Яббар. гадәттәгечә, су буена төшеп китте.
Әлс урак осте. МТС умартадай гөжләп тора, шулай да Сәет үзенә бер көн ял юллады—сентябрь җиткәнче. Нәсимә буш чакта, каралты-кура тирәсендәге эшләрне карарга кирәк иде.
Яббар чыгып киткәч, алар инде әллә ничәнче кат ишегалдын җыештырырга тотындылар—бу эш күченгәннән бирле торымнан-торымга инде кат-кат башкарылса да. чүп-чарнын. йомычканын. агач чүбенен һич кенә дә бетәчәге күренмәде
Кон уртасына таба участковый килде. Ул: «Яббар район үзәгенә отделга барсын»,—дигәч. Сәет башта куркып китте. Әллә Әнсар шалтыратты микән дип уйлады ул. Участковый Яббарнын надзорда икәнлеген, атнага бер тапкыр отделга барырга тиешлеген әйткәч. Сәет бераз тынычланды
Участковый чыгып киткәч Сәет, онытылыр өчен, башындагы авыр уйларны таркату нияте белән себеркесен җил-җил селтәп ишегалдын себерергә тотынды
—Туган як җанлы малай булды ул бала чактан ук.-диде Сәет, хәл алырга туктагач себерке сабын җиргә кагып —Аннары өстәп куйды.— Әнсар белән бик дорфа сөйләште, шуңа эч поша әлс
—Аракы эчмәскә иде сезгә.—диде Нәсимә, йомычка өемен көрәк белән каерып носилкага салгач —Инде кешеләр анын Әнсарга бәйләнгәнен ишеткәннәр.
Алар шактый алҗып, ял итәргә сарай буендагы бүрәнәгә утырдылар Шул вакытны капкадан Яббар кайтып керде Аны мондый шат йөзле күтәренке кәефле итеп кайтканнан бирле беренче тапкыр күрүләре иде Сәет белән Нәсимә аптырап бер-берсенә карап куйдылар
— Барыбер әле ямьле урыннарыбыз калган.—диде Яббар. канатланып - Безнен туган якны су белән генә басып бетеру мөмкин түгел шул Әлс бит без чана шуган таулар калган, алс урманыбыз исән Бүген һава бик әйбәт.
з. .к » . м
в&
сихәтле. Су буенда шундый рәхәт! Ниндидер көймә чайкалып тора—талга бау белән эләктереп куйганнар. Кемнеке икән ул?
Сәет беравык уйланып торганнан сон:
—Ә-ә-ә, ул иске көймә, күптән тора ул анда,—диде.—Кайвакыт малай- шалай утырып йөри ана.
Яббарнын тавышында кинәт шом янгырады:
—Баткан авылыбыздан кемдер көймә белән кайтканмы дигән әкияти бер уй килде башыма.
—Кем кайтсын инде аннан?!—диде Нәсимә басынкы тавыш белән.
Яббардан сәер илһам ташып чыкты:
—Бүген мин анда ниндидер бер гүзәл кош күрдем, нинди кош икәнен әйтә алмыйм, элек андый кош күргәнем юк иде Шул кош ташка баскан да мина текәлеп-текәлеп карый. Якынрак килдем. Кош миннән курыкмый, очып китми. Инде бөтенләй якын ук килгәч кенә очып китте. Шунда гына ул кунаклаган ташка игътибар иттем. Нинди таш икән ул—сынчы ясаган сыман—биле бар ул ташның.
—Саташа түгелме бу?—дип пышылдады Нәсимә.
—Юк, юк, саташмый,—диде Сәет, ишегалды уртасында сәхнәдәгедәй басып сөйләгән энесен күзәтеп.
Яббар башын күтәреп күккә карады:
—Һава әйбәт бүген.
—Участковый килде,—диде Сәет, энесен күктән җиргә төшерер өчен.— Сина район отделына барырга кушты.
Яббар бер дә исе китмәгән кыяфәт белән.
—Шулаймы?—дигән булды.
—Тузынуыңны бөтен авыл белә,—диде Сәет, шөбһәләнеп.—Әнсарга әллә ниләр әйтеп бетергәнеңне дә ишеткәннәр.
—Алай икән,—диде Яббар битараф тавыш белән.
—Авыл кешеләренең бөтенесе дә сине дошман итә дип уйласан, ялгышасың, Яббар,—диде Нәсимә.—Сиңа хәзер үз-үзеңне кулда тотарга тырышырга кирәк. Авылны су басканнан сон халык нык үзгәрде.
Яббар моңсу иттереп елмайды:
—Кешеләргә ышанмыйм мин, Нәсимә. Ә шулай да мина бүген искиткеч рәхәт!
—Участковыйны Әнсар чакыртмагандыр,—дип уйга калды Яббар. Аннары тереләнеп өстәп куйды —Юк, юк, Әнсар түгел. Беткәнмени стукачлар. Алар гомергә булдылар, һәрбер авылның шикаять язучылары бар
Күптән булмаган хәл, мөгаен, сугышка озаткан вакыттан бирле—Яббар килеп абыйсының иңенә кулын куйды:
—Абыем! Абыкаем! Төкер син аларга! Көн матур бүген. Табигать әле бөтенләй үк су астына китмәгән. Нинди гүзәл күренеш: су буе... көймә ниндидер таныш түгел бер гүзәл кош сайрый... сынга охшаган таш ялтырый... һава сихәтле...
Шулай сөйләнә-сөйләнә Яббар капкадан чыгып китте.
—Табигать турында сөйли башлагач тынычлануыдыр инде,—диде Нәсимә, сөенеп —Аллага шөкер. Син, Сәет, ана каты бәрелмә инде. Әйткәннәренә түз. Тиздән тынычланыр. Тагын төрмәгә утыртып куймасыннар инде үзен, ярабби.
Сәет дәшмәде. Энесенең язмышы өчен борчылу күкрәк турысын газап тырнагы белән тырнап куйды. Алга таба ничек булыр0 Нишләр бу Яббар. ничек яшәр?
Сәет кинәт эчке сискәнү тойды.
—Юк, Нәсимә!—дип сикереп торды ул утырган урыныннан.—Табигать
турында канатланып сөйләве гади тынычлану түгел ул!—Сәетнен йөзеннән төс качты —Көймә, таш... Анын нишләргә җыенганын анладым мин!
... Сәет су буена йөгереп килеп җиткәндә, томан эченнән тонык кына булып бер тап күренде. Кемдер көймә белән томан куелыгына йөзеп кереп бара иде. Ишкәкләрнен суны ялкау гына чыпырдатуы ишетелде
Сәет, томанлы дөньяны ярып, бар көченә кычкырды:
—Яббар!
Томан эченнән җавап көтеп тынлап торгач тагын кат-кат кычкырып карады:
-Яббар! Яббар! Яббар!
Жавап ишетелмәде Сәетнен үз тавышы гына әрәматәр ягыннан кайтаваз булып кабатланып су өстеннән каядыр таралып бетте. Сәет тагын томан эченә колак салып тынлап торды. Көймәдәге кеше дә. көймә үзе дә томан эчендә тәмам югалды, ишкәкләрнен суны каерганы да инде ишетелми иде.
Әле бик озак карлыккан тавыш тирә-якны тетрәтеп янгырап торды
—Яббар! Яббар! Яббар!
35
Туып-үскән авылы баткан тарафка Сәет сәгатьләр буе карап утыра Көн саен диярлек килә ул монда. Бүген су астында калган яшьлек болыннарын, кырларын күз алдына китереп утырганда ул ниндидер улауга охшаган тавыш ишетте. Күп уйланганнан колакка ишетеләме? Әллә саташумы бу9
Күп тә үтмәде, авыл ягыннан су буена таба берәүнен төшеп килгәне күренде. Сәет Әнсарны әллә каян ук таныды
Кул биреп күрешкәч. Әнсар янәшә урнашып, беркавым дәшми утырганнан сон сорап куйды
—Нинди улаган тавыш ул? Әллә мина гына ишетеләме?
—Үзем дә аптырашта—кемдерме, нәрсәдерме улый,—диде Сәет, як-ягына каранып —Сәер тавыш —Аннары авыр сулап өстәп куйды —Сәерлекләр күп инде ул монда.
Әнсар су өстенә ишарәләде:
—Безнең авыл әнә тегендә иде бит
—Әйе. Аннан арырак зират иде —Сәет тамагында төен тойды.—Үрмәләп булса да. тырнаклар кубарылып канга бата-бата булса да зиратны күчерергә иле Ичмаса әнкәмнең каберен күчерергә тиеш идем мин
-Кем уйлаган Мин дә жанымнын әрнүенә көчкә чыдап йөрим —Синең аган-анан исәннәр әле ичмаса Азарнын каберләре югалмаслык итеп алдан ук кайгырта аласын.
-Мина да бик авыр. Сәет. Үземә үзем хужа түгел бит мин Мин партия кешесе должностьтагы кеше Менә обкомга эшкә чакыралар Мин сина доресен әйтәм күнелем тартмый, үземне лаеклы дип санамыйм шикелле, ә менә баш тартырга йөрәк җитми, куркам —Куркасынмы..
—Син мина бәлки ышанмыйсындыр Үземә үзем хужа түгел мин -Ышанам Без үзебезгә дә. үзебезнен язмышка да. үзебезнен туган туфрагыбызга ла хужа түгел- Без Туган ил дибез, ә үзебезнен ту ган җиребезне саклый алмыйбыз. Каһарманнарыбызны да. сат.зыкҗаннарыбы зны ла укбез билгеләмибез, тегендәге ларга карап хал итәбез, алар бизмәнендә үлчәп бәялибез Без Ватан эчен сугыштык, әмма без үз Влтаныбышын хуҗалары түгел. Безне лә. Ватаныбызны да кемнәрдер үз мәнфәгатьләре өчен файдаланалар Без тур. бөек төшенчәләр безән сату-алу итәбез, ә бср-бсрсбсзнен кадерен белмибез. Туган из. туган җир дибез Ә без аны
саклый алабызмы? Күпме корбан биреп туган якны яклый алмыйбыз,
хәлебездән килми.
—Нишлисең бит...
Алар шактый вакыт тып-тын суга карап утырдылар.
—Арабызда туган жирен ин нык яратучы Яббар булгандыр,—дип куйды
Сәет.
—Мөгаен, шулайдыр.
—Ул сатлыкҗан түгел иде!—диде Сәет катгый тавыш белән.
—Нинди сатлыкжан булсын ди ул!—дип жөпләде анын сүзен Әнсар.
Әллә каян—сунын күренмәгән ярыннанмы, арттагы, әрәмәләр эченнәнме—янә улаган тавыш ишетелде. Елауга охшаган бу тавышны икесе дә анларга тырышып киеренкелектә утырдылар
—Гомер уза-а-а,—дип сузды Әнсар, сәер тавыш ишетелми башлагач.
—Әйе, мен тугыз йөз җитмеш беренче елда, шушы халәттә синен белән икәү шушылай утырырбыз дип кем уйлаган. Улым унсигез яшьтә, кызым уналтыда бит инде.
—Улың кайда укый?
Авиация институтында. Кызым Сөнбел врач булырга хыяллана.
Алар әнгәмәнен бик четрекле, бик җайсыз, ләкин шул вакытта кагылмыйча үтәргә ярамаган турына килеп җиткәнне икесе дә аңлыйлар.
—Яббарнын улы Вәсимгә дә уналты тулды,—диде Сәет беркавым дәшми торганнан сон.
Әнсар үзенен кызы Сөнбел белән Яббарнын улы Вәсимнен сонгы вакытта очрашып бергә йөрүләре турында сүз катмакчы иде, шулай да тыелды, әйтмәде. Тып-тын гына суга карап һәрбересе үзенекен һәм икесенә дә кагылганын уйлады.
Кызынын Яббар улы белән дуслашып йөри башлауларына чынлап та нык борчыла Әнсар. Ничек була инде бу? Кешедән ару түгел. Казанга, обкомга күчәр алдыннан гына бер дә яхшы яңалык түгел бу. Дөрес, болай начар егеткә охшамаган, шулай да...
Вәсим инде ундүрт яшеннән үк үзе Кызылъярга Сәет абыйларына кайтып йөри башлады. Яббарнын улы икәнлеге мәгытүм булгач, авылда ана башта кырын карадылар. Җитмәсә төс-биткә коеп куйган Яббар иле инде менә. Әмма Вәсим бик авыл җанлы, кешеләрне яратучан. тиз аралашучан булганлыктан, ана авылдашларның мөгамәләсе тиз арада яхшы якка үзгәрде, аны, бәхетсез бала дип, кызгандылар, атасы өчен җавап бирергә тиеш түгел, егетнең бер гаебе дә юк, диделәр. Сәет белән Нәсимәгә исә, балалары булмаганлыктан, Вәсим үз уллары кебек якын иде.
1971 елнын сабантуенда Вәсим Сөнбел исемле бер гүзәл кыз белән танышты. Анын Әнсар кызы икәнлеге егетне һич кенә дә пошаманга калдырмады, чөнки кызга ул үлеп гашыйк булды. Авыл халкы аларнын кичләрен җитәкләшеп уенныкка баруларын күргәч, әлбәттә, пыш-пыш килделәр, бик каты гайбәт чәйнәделәр. Унҗиде яшьлек егет белән уналты яшьлек кызнын арасындагы якынлыкны күреп, кайбер ачы теллеләре: «Ходай Әнсарга Яббарнын рәнҗүен китерә», диделәр. «Әнсар белән Яббар арасындагы дошманлык балаларында дәвам итмәгәе»,—диючеләр дә булды.
Ә ике яшь йөрәк, беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, бер көйгә типте, алар бер-берсен ныклап, саф күңелләргә генә хас сөю белән ярата башладылар
телМгәаЛ™щыларӘСИМНеН Э™СеН' ФаЖИГЗЛе ЯЗМЬ1ШЬШ 6еР тап™>>ла
Сөнбел белән атасы да анасы да сак кына сөйләшеп карадылар Әмма кыз Яббар белән кача-кача барыбер очрашты. Аптырагач, әле жәй уртасы гына булса да. Сөнбелне авылдан алып киттеләр—район үзәгеннән Казанга күченергә җыенулары бик унай сәбәп булып чыкты Озакламый Вәсим дә Сөнбелдән башка авылда ямь тапмыйча анасы янына Куйбышевка кайтып китте.
Кыз белән егет хат алыша башладылар Куйбышев белән Казан арасында хатлар тиз йөргәнлектән, алар хатларында үхтәренен хисләрен аңлатып рәхәтләнделәр
Тиздән Казанда очрашу хыялы икесен дә канатландырып торды—Вәсим университетка керергә җыена иде.
36
Су буенда серле һәм изге урын барлыкка килде Батып калган авылны, зиратны, су астында югалган яшәү рәвешен, харап булган гореф-гадәтләрне, гаип булган тинсез бер мохитне. изге догаларны, шул догаларга бәйле авыл халкынын тарихын сагынып утыра торган мәйданчыкка әверелде бу урын
Әрәмәлек янындагы бормалы сукмактан, баеп килүче кояшны куып тотарга, тоткарларга, шушы көннен кочагыннан аны беркая да җибәрмәскә ниятләгәндәй, зәнгәр күлмәкле үсмер кызнын йөгергәне күренде Су буендагы яшь егет аны абайлады, каршысына таба омтылды
Кыз каушанкырап ике-өч алым житәрәк туктады Егет тә югазыбрак калды шикелле. Тыннар капкан бу матдә ике гашыйк арасындагы берничә адым бик якын да. шул ук вакытта мәнге угә атмаслык та ара иде. Ике йөрәк атылып чыгып, пар кошлардай күккә томырылып очып китәрләр шикелле тоелды.
— Вәсим, сәлам!—диде кыз. көчкә сулыш атып Анын «Вәсим, сәлам'* дип әйтүен егет бик ярата, кыз моны белә, шуна күрә үзе дә яратып аны гел шулай сәламли.
—Сәлам!—Егет кызны кочаклады, аннары күтәреп атлы, кычкырып бөтерелә башлады —Сәлам, сәлам, сәлам! Сатам. Сөнбел'
— Булды, булды, төшер, башым әйләнә,—дип ялварды кыз. чәпәләнсп Аяклары җиргә тию белән, берничә адым артка күчеп, остатык белән үрелгән конгырт чәч толымын, егет күрсен өчен, жинел хәрәкәт белән атга. түш ягына күчереп салды —Кайтканымны каян белден?
— Машинагызны күрдем,—диде егет, кыздан күхтәрен атмыйча
Анын күз карашыннан кыз оялыбрак китте, хәтта тавышы да чак кына
ишетелерлек чыкты:
—Сүземдә тордым, чәчемне үстерәм
— Берүк кистерә күрмә,—диде егет
Алар култыклашып суга таба атладылар
— Болай сөйләшик. Син мине үпкәләткән саен бераз кистерәчәкмен
—Хәйләкәр кызый, чәчеңне кистерәсең килсә, тотасын да үпкатисен.
хәтта үпкәләрлек булмаса да
—Юк инде, шаярып кына әйтәм Сина ничек ошый, шулай үстерермен чәчемне. Монда киләсемне каян белдек?
— Без бит гел шушында очрашабыз
—Әйе шул,—диде кыз куанычлы тавыш белән —Ә кайсы вакытта киләсемне ничек чамаладык0
— Мин инде көндез үк килеп утырдым монда
— Шундый сагындым сине. Вәсим'—диде кыз. тукталып
—Минем сине ничек сагынганымны белсән иде. Сөнбел’
Алар су буенда утыручы агайны абайлап алдылар. Һава бөркү булуга карамастан, ул кыршалып, бәсәреп беткән иске плащтан иде. Хәрәкәтсез- кымшанусыз, тирә-якка бернинди ригаясез су өстенә карап ул үз уй- кичерешләре белән мәңге шушында утырырга дучар ителгән кыяфәттә иде. Аны сискәндермәс өчен, тавыш-тын чыгармыйча, яшьләр сак адымнар белән, сулгарак каерылып, таллыклар куерган якка юнәлделәр.
—Син үзен метеор белән кайттыңмы?—диде кыз, егетнең беләгенә ныграк ябышып.
—Әйе.
Сөнбел кинәт җитдиләнде, тавышында хәтта курку да яңгырады:
—Әтием Казанда очрашып йөрүебезне белә. Синен дә авылга кайтканыңны сизсә, хәлләребез мөшкел.
Вәсим туктап кызга текәлде:
—Ник, ул бит әле мине бөтенләй белми. Синен белән инде өч ел таныш булсак та.
Кыз егетне тагын култыклап алды, бернигә исе китмәгән кыяфәт белән алга таба атларга этәрде.
—Синең әтиең белән анын арасында ниләр булып беткәнне беләсен бит инде,—диде ул, әкрен генә, күпмедер ара узгач.—Әтиеннен язмышын тирә-якта белмәүче бар микән?
Вәсим тереләнеп китте:
—Минемчә, монда сәбәп әтиемнен язмышына бәйләнмәгән. Минем әтием белән синең әниең арасында мәхәббәт булган... сугышка кадәр. Шуңа мине өнәмидер.
—Синең ни гаебең бар!—диде Сөнбел уйчан тавыш белән.
—Ярар, алайса...—диде егет, кинәт кәефсезләнеп.
Сөнбел үзендә теләсә кемнен кәефен бер мизгелдә күтәрә алу сәләте барлыгын яхшы сиземли. Анын чибәрлеге, искиткеч ягымлы тавышы, йөзенең пакь сылулыгы, күзенең зәңгәрлеге каршында сулган гөл дә янадан чәчәк атар, мөгаен.
—Аптырама бер дә!—диде кыз, егетнең җилкәсенә йомшак йодрыгы белән сугып.—Төшенкелеккә бирелмә!
—Күңелгә шөбһә керде,—диде Вәсим, кызны иненнән кочып.
Сөнбел туктап, никтер, як-ягына карап куйды.
Нинди шөбһә?!—дип пышылдады ул.—Бернинди шик-шөбһәгә урын юк. Мин сине яратам, Вәсим! Син миңа шундый кадерле! Син мина шул хәтле якын кеше!
Аның бу сүзләрен инде монарчы ишеткәне булса да, егетнен йөрәге ярсып тибә башлады, эчтә гәүдә буйлап көчле дулкын уйнап үтте. Ул кызнын битен ике яктан, кош тоткандай, саклык белән генә тотты, иреннәре белән аның иреннәренә тияр-тимәс кайнар итеп пышылдады:
—Чын әйтәсеңме?
—Чын булмаса, абына-сөртенә сине әрәмәләр арасыннан эзләп йөрер идемме?!—диде кыз, елмаеп.
Кинәт кичке эңгерне яңгыратып әрәмә ягыннан кат-кат яңгырады: «Сөнбел! Кызым! Сөнбел!*>.
—Әти мине эзләргә чыккан!—диде кыз, сискәнеп.
Тавыш якынайгач, алар таллык арасына кереп качтылар.
37
Бу вакытта плащлы кеше исә какшамас кыяфәттә уйга чумып утыра бирде.
Сөнбелнең әтисе, як-ягына карана-карана, аның янына юнәлде.
Читгәрәк туктап беркавым карап торгач
—Сәет, синме бу?—дип эндәште
Утыручы башта әкрен генә кайшалды, аннары борылып карады
—Мин бу, мин. Исәнме. Әнсар!
—Исәнме. Утырасыңмы?
Утырам, диде Сәет, кул биреп күрешкәч —Һава яхшы монда.
—Әйе, һавасы әйбәт,—диде Әнсар, янәшә утырып —Мондагыдай һава башка беркайда да юктыр. Әллә шулай тоела гынамы
—Озакка кайттыгызмы?—дип сорады Сәет, еракка караган килеш
—Берәр атна торырга исәп бар.—диде Әнсар Шуннан сон авылдашынын ниләр уйлаганын анлап өстәп куйды.—Мин дә шушында уйланып утырыр өчен ашыгып кайтам авылга.
—Әйе, тарта шул, тарта,—диде Сәет авыр сулап.—Көнаралаш шушында килми кала алмыйм
—Ни хәлләрен бар?—дип кызыксынды Әнсар, шактый вакыт сүзсез утырганнан соң.
—Ничек дип әйтим Ничә ел үтте, яна урынга тамыр жәя алмый жәфа чигәбез. Менә шундый хәлләр.
Әнсар кашларын жыерып. авылдашын гадәттәгечә тизрәк тынычландырырга, өметләндерергә тырышкандай кызу-кызу әйтеп куйды:
—Алай димә, алай димә. Авыл гөрләп яши бит. Тамырлар жәс.лсп килә.
—Барыбер без туып-үскән авыл түгел инде ул,—диде Сәет тонык кына тавыш белән.
Әнсар, сүзне авыл тирәсеннән югарыракка, дөресрәге, ерагракка кертәсе килеп:
—Гомер уза-а-а,—дигән булды —Гадәттә, ни әйтергә белмәгәндә ул гел шулай ди.
—Әйе, уза,—дип анын сүзен куәтләде Сәет —1974 елнын да яртысын яшәдек.—Ул арткарак каерылып як-ягына карады —Син кемгәдер эндәштең, ахрысы?
—Кызымны эзләдем. Иртәгә кунаклар киләсе, әнисе житешә алмый—зш күп —Әнсар четерекле нәрсә турында сүз башлыйсы булганга тамак кырып куйды —Очравың әйбәт булды әле Яшьләребез турында синен белән сөйләшәсем бар.
Сәет әнгәмәнен ни хакында барасын чамалаганга күрә битараф кыяфәт белән үзе башлады
— Беләм. Яббарнын улы белән синен кызын бер берсен яраталар Вәсимгә әйткәләп карадым инде мин. Үз кызын белән үзен яхшылап сөйләшү файдалырактыр
— Егет кешедән дә күп нәрсә тора,—диде Әнсар, борсалануын яшермичә.—Син анын әтисе урынына калган кеше
—Тагын бер мәртәбә әйбәтләп сөйләшермен Аларнын хисләре тирәннән, ахрысы, оч ел йөриләр бит инде —Сәет көлемсерәп куйды -Син шундый зур кеше, обкомда эшли торып кызынны гына гыя алырсың. шә1
— Көлмә,—диде Әнсар коры гына -Кыз белән егет арасы-четерекле нәрсә.
Сәет күзләрен челәйтеп әнгәмәдәшенә каралы
—Су буена да кәчтүм-чалбардан килгәнссн Обкомда кия торган кәчтүменме әллә?
Әнсар авылдашынын чәнчүле сөйләшүенә аз гына да үпкәләмәде
—Чыннан да. әрәмәдә мондый киемнән йөрү авыл халкы өчен сәердер.
сүз дә юк. Беренчедән, шушындый киемгә мин күнеккән инде, икенчедән, бу юлысы алмаш кием алып кайтырга онытканмын, югыйсә спорт чалбарларым да, җинел күлмәкләрем дә күп.
Сәет билен язар өчен иеленкерәп куйды:
—Яшьләр өлкәннәрнең сүзенә колак салырга бигүк яратмыйлар инде
анысы.
—Болай начар егеткә охшамаган ул үзе,—диде Әнсар көтмәгәндә.
Анын бу сүзе Сәеттә горурлык уятты:
—Менә дигән егет! КГУнын тарих факультетына бернинди блатсыз
керсен әле!
—Афәрин! Афәрин!—дип хуплады Әнсар.
—Яббар малае булганга борчылма инде син, бик әдәпле, яхшы тәрбия алган егет ул,—диде Сәет үтә житди кыяфәт белән.
—Юк, юк, анын кем малае булуында түгел хикмәт,—диде Әнсар бераз гасабиланып.—Ул да, кызым да бик яшьләр бит әле. Сак булсыннар, йөзгә кызыллык килмәсен дип борчылуым.
—Алар яшендә үзебез дә кызлар белән чуала идек инде,—диде Сәет, елмаеп. Шундук елмаю урынына анын йөзендә сагыш төсе күренде —Ул вакытта әле Фатыйма киләчәктә синен хатынын булыр дип уйга да килми иде.
Әнсарга исә әнгәмәнен бу өлеше, никтер, жылы тәэсир ясады. Коры гына, җанга ятышсыз әнгәмә корырга исәп итүен дә онытып, ул:
—Дөресен әйткәндә, Фатыйма Вәсимны бик ошата,—дип әйтеп салды.— Сөнбелебез бик әйбәт егет белән йөри, сүз әйтмә, ди.
—Шулай булгач!—диде Сәет үзе дә сизмәстән кинәт укталып.
Әнсар уфылдап урыныннан кузгалды:
—Ярар, кайтыйм әле мин. Аларны күрсәң, әйт, Сөнбелне әнисе көтә— иртәгәгә кадәр тәмамлыйсы эшләр күп.
—Очрасалар әйтермен,—диде Сәет утырган урыныннан кымшанмыйча.
Әнсар, кулын каш өстенә куеп, кояшны үзенә алган мәгърип ягына карап торганнан сон. салмак кына адымнар белән әрәмәлек буендагы сукмактан авылга таба атлады.
«Менә Әнсар, язмыш ул ничек уйнаклый. Һаман безне бер сукмаклардан йөртә. Инде тормышлар үз калыбына кереп, баштан кичкәннәр бары тик Хәтирәләрдә генә калгандыр, күнел җәрәхәтләре генә булып сакланадыр дигәндә, араларда яна багланышлар булырга тора түгелме Яббар яшәешегездә мәнге катнашачак, ул исән, аннан башка тарихыгыз да. киләчәгегез дә юк дигән билге түгелме сон бу! Яббар. Яббар! Син. энекәшем, бәлки барысын да күрәсеңдер, безне күзәтәсеңдер. Әгәр дә без күз ашшнда икән, син инде, мөгаен, күрәсеңдер—жан тынычлыгына беребезнең дә ате ирешә алганы юк.»
Вәсимнең килеп чыгуын Сәет сизми дә калды, егет, якты елмаеп абыйсы янына килеп утырды.
—Сөнбелең кайда?—диде Сәет, көлемсерәп.
—Сез Әнсар абый белән сөйләшеп утырган арада озатып куйдым.—диде Вәсим.—Аннары сүзне икенчегә борыр өчен генә:—Күптән утырасынмы?—
дигән булды.
Жавап урынына ул коры гына сорау ишетте:
—Сөнбел белән Казанда да очрашасызмы?
Егет тереләнебрәк китте:
—Әйе.
—Ул мед ипине кийны н нинди факультетында укый?
—Лечебный факультетында. Терапевт булачак.
—0-һо-о-о,—дигән аваз белән Сәет соклануын белдерде.
—Ул әле беренче курсны гына тәмамлады,—диде Вәсим, елмаеп
—Син үзен инде олыгайдын—икенчене тәмамладың.—дип үчекләде аны Сәет.
—Шулай шул,—дип көлемсерәде Вәсим
Сәет егеткә шактый вакыт текәлеп карап торды
—Син анын кем кызы икәнен беләсеңме сон?—дип сорады ул егетнен әллә кичке җиләслектән, әллә абыйсыннан шүрләүдән беләкләрендә бата йоннары кабарганга игътибар итеп.
— Беләм,—дип җавап бирде Вәсим абыйсынын күзләренә карарга базмыйча, карашын су өстендәге ераклыкка юнәлтеп —Минем атам белән Әнсар абый арасында нәрсә булганына гына төшенеп бетмим
—Мин аларнын арасында ниләр булганны сөйләргә телим Сөнбел инде беләдер. Ана атасы йә анасы сөйләми калмагандыр Сина да сөйләр вакыт җиткәндер
Вәсим шуны гына көткәндәй кинәт Сәеткә таба борылды
—Сөйлә!
Сәет озак сөйләде, сөйләгәндә җаны сулык-сулык җылады. Барысын ла сөйләде. Инде карангы төште, төн җитте, ә ул сөйләде дә сөйләде Яббарнын фаҗигасен дә, һәммәсенекен дә. һәрберсснекен дә, яккан учакны янарта- янарта, бәян итте.
Анын сөйләгәннәре Вәсим өчен зур ачыш булмады Ана мәгълүм булмаган нәрсәләр күп түгел икән ләбаса.
—Сәет абый, мин бит боларны белә идем,—диде Вәсим тыныч кына, абыйсы, ниһаять, бәянен тәмамлагач —Син сөйләгәннәрнең күбесен әниемнән ишеткән идем инде мин. Әтием бит анардан берни дә яшермәгән.
—Син бит әтием белән Әнсар абый арасында ни булганын белмим дигән идең?
— Белмим түгел, төшенеп бетмим дигән идем мин.
—Ә Сөнбелен беләме сон?
— Белә.
—Беләдер шул, Әнсар сөйләми каламы сон инде.
—Әтием әнигә туган авылы турында, табигать турында, авыл кешеләре турында шундый оста, матур итеп сөйли торган булган Ш\нысы кызык, ул һәрвакыт авылыбызда бик яхшы кешеләр, матур, зшчән халык яши дип сөйләгән, гәрчә авылдашлары аны дошман итсә дә. Улынны Кызылъярга алып кайтачаксыңмы, дигәч, бераз үсә төшсен әле. үскәч алын кайтырмын дигән булган ул әнигә.
Сәет дымланган күзләрен кул арты белән сыпырып алды
—Син безнен нәселнен ләвамы, синен тамырлар монда, шуны онытма. Вәсим.
—Сәет абый, шулай да әтием батып үлдеме9
___ Төгәл әйтә алмыйм. Бәлки көймәне агым иркенә куеп агып
киткәндер —Анын тавышында кинәт катгыйлык яңгырады - Юк. юк. юк Ул батмады, ул китеп барды Бездән китте. Әнкәй янына китте У , үлмәде Ул әнкәебез янына китте. Әнкәй исән чакта кешеләрнең мыскыллавына да. рәнҗетүләренә дә түзәргә риза иде ул. Әнкәй үлгәч, кимсенүнең зенә түгел яшәвенен мәгънәсен югалтты ул Ин авыр чагында аны бердәнбер кеше ташламады һәм яраггы-әнкәй Ә без. калган нарыбыз, бары тик
менә шушында килеп, авыл белән зират баткан тарафка карап, Яббар агып киткән тирәне күзләп, офтанып, үкенеп кенә утыра алабыз. Юк! Ул батмады! Синең атан Яббар батмады, юкка чыкмады! Ул әнкәй янына китте. Бу салкынлыкка, бу вәхшилеккә түзалмыйча, аз гына булса да җылылык өмет итеп әнкәй янына китте ул.
38
Әй язмыш! Бигрәк сәер һәм шул ук вакытта кызык бу дөнья. Сөнбелнен әнисе Фатыйма белән Вәсимнен әтисе Яббар яшь чакта бер-берсен яратканнар. Ә менә хәзер, еллар үткәч, Яббарнын улы белән Фатыйманын кызы арасында кайнар мәхәббәт, алар бер-берсен минут саен сагынып яшиләр, киләчәкне фәкать кулга-кул тотышып барган сурәттә генә күзаллыйлар.
Вәсимнең әтисенә ниләр генә күрергә туры килмәгән, башкайларына ниләр генә төшмәгән һәм Әнсар абый белән анын арасында ниләр генә булып бетмәгән! Ә барыбер әтисе белән Әнсарны дошманнар итеп күз алдына китерәсе килми Вәсимнен. Әнсар абый бит Сөнбелнен әтисе! Ә Яббар—анын, Вәсимнең әтисе. Анын күңеленә бу ике кеше дошманнар булып һич кенә дә сыймыйлар, хәтердә дә дошман булып сакланырга тиеш түгел алар һәм элек тә алар дошманнар булганнардыр дип ышанасы килми
Вәсим Әнсар белән очрашуны үзе эзли башлады, ничек булса да Сөнбелнен әтисен аулакта очратып сөйләшү теләге аны инде ныклап эләктереп алды. Һәм андый мөмкинлек үзен озак көттермәде.
Авылга кайткач Әнсар кичкә таба су буена төшми калмый—моны Вәсим яхшы белә һәм ул беркөнне энгер-менгер вакытта ярда ялык-йолык янган учак янына ышанычлы адымнар белән юнәлде.
—Исәнмесез, Әнсар абый!—дип эндәште Вәсим, читтәрәк туктап, учак янында утыручыга.
Әнсар, егетнең килгәнен күрмәгәнгә, сискәнеп китте.
—Исән,—диде ул, кырын яткан җиреннән чак кына калкынып.
—Мин Вәсим, Яббарнын улы,—диде егет, якын килеп.
—Мин сине беләм. Нишләп йөрисен?
—Сезне эзләп килдем.
—Мине эзлисе юк. Утыр учак янынарак. Калтыранасын.
—Каушаудан ул,—диде Вәсим, учак янына утырып.
—Каушаудан?!—дип көлемсерәде Әнсар —Рас минем кызым артыннан йөрисен икән, син, әйдә, каушама инде. Безгә каушый торган кияү кирәкми. Хәер, бераз каушавын ярый анысы,—Ул шактый вакыт егеткә диккать белән карап торды.—Сөнбелне кыерсытма, яме, сак бул.
Вәсимнең учак җылысыннан кызарган бите тагы да ныграк яна башлады.
—Ничек инде кыерсытыйм мин аны!—диде ул, аптырап —Яраткан кешеңне ничек кырсытмак кирәк, Әнсар абый!
Әнсар егеткә сынаулы караш белән карап:
—Син аны яратасынмыни?—дип гаҗәпләнгән булып кыланды.
—Яратам, Әнсар абый!—диде егет ихластан.
Әнсар көлеп куйды:
—Үзе каушыйм ди, үзе авыз тутырып, курыкмыйча, минем кызымны яратам дип утыра.
—Мин дөресен әйттем,—диде Вәсим, чыннан да нык каушавын көчкә йөгәнләп.
—Кайвакыт дөресен әйткән өчен дә эләктерәләр,—диде Әнсар серле тавыш белән.
Вәсим торып басты, беравык сүзен әйтә атмый торды, аннары кызып- кызып ярды да салды:
—Теләсә нишләтегез. Мин Сөнбелне яратам, анардан башка яши алмыйм! Теләсә нишләтегез. Бәреп үтерсәгез дә риза!
Әнсар гәүдәсен арткарак каерып рәхәтләнеп көлеп җибәрде Вәсим анын көлүен ничек кабул итәргә белми аптырашта катлы Әнсар кинәт җитдиләнеп:
—Бәреп үтерсән дә...—дип уйга калды—Юк инде.—диде ул тирән сулыш алып.—Әшәкелекнең дә чиге булырга тиеш. Утыр әле. утыр —Ул гәүдәсен турайтып, егетне җиненнән тартып янәшә утыртты —Шушы хәтле атана охшасан да охшарсын икән Бөтен килеш-килбәтен атанныкы —Егетне аркасыннан кагып куйды.—М атал ис'
Вәсим Әнсарнын аталарча мөнәсәбәтеннән җаны-тәне буйлап аңлатып булмаслык дулкын йөгергәнен тойды, уңайсызланып башын читкә борды.
—Бу Сәет абыйнын да яраткан урыны,—дип Вәсим, сүзне җинелрәк агымга кертәсе килеп —Ул да монда озак-озак утырырга ярата
Әнсар шактый вакыт куртка кесәләрен капшады, инде берничә тапкыр ян кесәдәге папирос кабына учы белән кагылды кагылуын, әмма кулы берне эшләсә, уйлары башкада иде анын. тәмәкесен һаман эзләде дә эзләде Ниһаять, папирос кабын кесәсеннән чыгарды да. учак кырыннан башы янган кисәүне алып тәмәкесен кабызды
—Безнен башка чарабыз юк инде. Вәсим.—диде ул. тирән итеп папиросын суыргач.—Шушылай утырасы гына калды —Ул егеткә тагын текәлеп карады —Син атана охшагансың Ул әйбәт кеше иде Яббар күргәннәрне күрергә язмасын Сина гына түгел, беркемгә дә күрсәтмәсен
— Нәрсәләр күрергә язгандыр инде, белгән юк,—диде Вәсим, олыларча уйга калып.
—Сезгә миһербанлырак замана килде. Кадерен генә белегез —Ярый ла ул заманның кадерен белеп, синен үзеннен дә кадереңне белсәләр.
—Киләчәк сезнең, яшьләрнең кулына тапшырыла Кеше кадерен белә торган җәмгыять төзегез. Коммунизм төзүне сез дәвам итәчәксез, хәзер инде калганы сездән тора.—Әнсар башын калкытып су өстенә карады —Бөтен илне батыра гына күрмәгез
—Кешенең кадерен ничек белсеннәр Кеше хәтта үз фикерен дә әйтә алмый бит.
-Үз фикерен дип. Нинди фикер бит Коммунистлар партиясенең фикеренә каршы булса, ул. әлбәттә, дөрес фикер түгел, аны әйтүнен кирәге
юк. „
-Зиратларны су астында калдыру фикере кемнеке -диде Вәсим ачыргаланып -Тарихыңны бульдозерлар белән сөрдереп, күмеп, суга батырып калдыру аерым кеше ниятеме, әллә партиянекеме
Әнсар эчке сискәнү тойды. Ул хәтта куркып китте дисәң дә ялгыш булмас Ул кискен хәрәкәт белән тәмәкесен учакка ташлады ' -О-о-о Вәсим энем, алай сөйләшмә, үтенеп сорыйм, алай сөйләшмә.- диде ул пышылдап.-Кирәкмәгән нәрсәне төзергә беркем дә тотынмый Зур төзелешләр. ГЭСлар идеясе аерым кешеләр башында тха. ләкин ул идеяләр Ленин партиясе. Коммунистлар партиясе таләбе буенча туа Мәскәүдә. Политбюрода, ЦКда авылларның, зиратларның су астында калуын телиләр дип уйлыйсынмы аллө син ”
__ Анысы шулай. Ә аерым кешенең кадерен белү
—Сон. шул аерым кеше өчен төзелә бит инде барысы да
—Кемнедер жәберләп, кемнедер кимсетеп, кемнедер батырып башкалар өчен нәрсәдер төзү дөрес микән?
Әнсар белә—егеткә акыл өйрәтеп, нотык укып утыруда мәгънә юк. Яшь әле ул, ләкин сүзе хак. Шуна күрә куркып китте Әнсар. Туган якның фаҗигасен, атасының фаҗигасен үз йөрәге аша үткәрүче япь-яшь җан иясе дөрес сүзләр сөйли, бәгырьләргә кадалырлык фикерләр әйтә. Ничек сискәнмисен дә, ничек куркып китмисен?!.
—Бик яшь әле син,—дип салкын гына елмайды Әнсар.—Берүк анда, университетта мондый темалар күтәрмә. Мин тәҗрибәле кеше, утны-суны кичтем. Синен өчен борчылып әйтәм: сак бул, артыгын сөйләшмә.
Вәсим кабаланып курткасының куен кесәсеннән блокнот чыгарды:
—Мин бер справочниктан укыдым, аны язып та алдым.—Ул учак яктысында кирәкле битне табып укырга тотынды—«Куйбышевское водохранилище, в среднем течении реки Волга. Образовано плотиной Волжской ГЭС им. В И. Ленина. Заполнено в 1955-57 годах. Площадь 5900 кв. км., объем 56 куб. км, длина 510 км, наибольшая ширина 27 км. Судоходство. Используется для орошения и водоснабжения. Рыболовство. На Куйбышевском водохран ил ише—порты Ульяновск, Тольятти и др* Менә Әнсар абый, кыска гына мәгълүмат, коры гына саннар, ә күпме югалту, күпме фаҗига ята шушы су астында—бу хакта бернинди мәгълүмат юк.
—Их, энем, энем!—диде Әнсар, авыр сулап. Анын тавышы калтырый башлады.—Без барыбыз да бу турыда уйлыйбыз, кайгырабыз. Без теләгәнчә генә бармый шул тормышлар. Син тарих факультетында укыйсын, тарихчы булачаксың, күп нәрсәне эзләп, казып табачаксың, анлаячаксын. Әлбәттә, барысын да әйтергә мөмкин булмас, ярамас... һәм кирәк тә түгел... Сез—яна буын—безне вакыты җиткәч аңларсыз. Син әле яшь...
—Сез мине ачуланмагыз инде,—диде Вәсим, боек тавыш белән.—Әгәр дә дорфарак сөйләшкәнмен икән, гафу итегез.
—Юк, юк, гафу үтенеп утырма,—диде Әнсар һәм егетне аркасыннан сөеп куйды —Бик акыллы егет син... Син хаклы, ләкин., сак бул. Үзенә хилафлык килмәсен.
Әнсар кайтып китте, Вәсим учак янында утырып калды. Ул үзе әнгәмәдән бик канәгать иде, Әнсар абыйга да ошады бугай бу сөйләшү дигән тойгы исә учак ялкыныннан да җылырак иде.
Шулай утка текәлеп әле генә узган сөбхәт тәэсирендә утырганда шатлык өстенә шатлык өстәп анын янына Сөнбел килде.
—Төшемме бу, өнемме?!—диде Вәсим, курткасын кызнын иненә салып.
Сөнбел түземсезлек белән егеткә текәлде:
—Нәрсәләр сөйләштегез?
Вәсим кулын өскә күтәреп бормалы хәрәкәтләр ясады
—Сәясәт, халыкара обстановка.. Әнә шундый җитди темаларга.
—Әйт инде.
—Әйттем бит инде.
—Ә безнең турыда?
Вәсим елмаеп кызны иңеннән кочты:
—Юк, сөйләшмәдек.
—Сөйләшкәнсез, сөйләшкәнсез,—дип бармак янады кыз.
—Белгәч, ник сорыйсың?
Сөнбел ярга таба атлады:
Ә-ә-ә-нә тегендә булган Кызылъяр авылы. Күптән түгел монда
каяндыр укучылар экскурсиягә килгәннәр Укытучылары сөйли икән: имеш. Кызылъярнын бер кешесе читтән кайткан һәм үзенен туган авылын тапмаган. Су астына киткән зиратта анасынын кабере дә калган икән. Бу кеше беркөнне көймәгә утырып шул тарафка агып киткән дә кире кайтмаган. Шуннан сон аны беркайчан беркем күрмәгән. Ул юкка чыккан.
—Ул әнкәсе янына агып киткән.—дип Вәсим кызны кочагына яллы.
—Күрәсенме. ул тарафлар Ай калыккач ныграк яктырган сыман.—дип пышылдады кыз.
—Мина да шулай тоела,—дип пышылдады егет.
—Мин әниемнән бер җыр отып алдым, җырлыйммы'’
—Җырла, Сөнбел, син матур җырлыйсын.
Яулыгымнын чите белән Авызымны капладым.
Тын алырга да базмыйча Әкрен генә атладым.
Авазын ишетмәмме дип Туктадым. Өнсез торам...
Нинди яулык белән каплыйм,—
Жаным жыларга тора.
—Бигрәк монлы жыр,— дип егет кызны битеннән үпте Вәсим тоз тәмен тоҢды—кыз елый иде Бәхетле күз яшьләрендә үткәннәрнең кайгы тәме бар иде Шунда Вәсим анлады: Сөнбел анын әтисенен. аларнын нәсслснсн кайгысын да үзенекедәй кабул итә Сөнбел аны ярата, ярата, ярата! Нәселенең барлык кайгы-хәсрәтләре белән, чынбарлыктагы яшәешнен азмы-күпме шатлыклары белән бергә кабул итеп ярата!
39
Егерме беренче гасырнын бишенче елында Идел сусаклагычына илле ел тулды. Шул унайдан кемдер экскурсия оештырган—олы яшьтәге укучылар төркеме томан арасыннан су буена килеп чыктылар
Бу вакытта ярда унҗиде-унсигез яшьлек бер үсмер егет су өстеннән еракка карап басып тора иде.
Шактый олы яшьтәге җитәкче хатын, күрәсен. класс җитәкчеседер, күп сөйләүдән карлыккан тавышын һаман кызганмыйча нәрсәдер сөйләде дә сөйләде. Су кырында басып торган егеткә анын тавышы отыры ачык ишетелә башлады.
-Балалар' Экскурсиябез дәвам итә Хәзер инде ике мен бишенче ел Узган гасырнын нәкъ уртасында, илленче елны төзелә башлаган I ЗСнын нәтиҗәсе буларак җәелгән бу диңгез. Чынлап га. моны кеше уз кулы белән тудырган дингез дип атарга мөмкин Ләкин шуны да онытмаска кирәк ә ә-әнә теге калкулыкта урнашкан авыллар алар үз урыныннан күчере нән авыллар. Алар су астында калган авыллар дип та әйтергә хлныоы 1 бар, чөнки тарихи урыннары, шраглар. бик күп йортлар, каролты-куралар күчсрс гаа кала. Әнә теге Аулаш тавы итегендә урнашкан авылның исеме Кы иалъяр Шул авы чнын бер кешесе хакында төрле риваятьләр йөри Яббар атлы кеше сугыш ветераны, авылларны, зиратларны су басканчы гнзрәк күчерергә кирәк дип югары инстанцияләрдә йөргәне өчен тармага утыртыла > *пм беләсез, коммунистлар режимы . Бу кеше төрмәдә чакта анык анасы үлә
Яббар төрмәдән кайткач күрә—авыл халкын, йортлар салып, Аулаш тавына күчергәннәр, ә туып-үскән авылы, анасы күмелгән зират су астында калган. Бу кеше көймәгә утырып туган авылы баткан тарафка йөзеп китә. Шуннан бирле аны беркемнен күргәне юк. Кемдер әйтә, рәнжеп, көймәгә утырган килеш агым белән каядыр аска таба агып киткән ди. Кемдер әйтә батып үлгән ди. Кемдер әйтә, үз теләге белән су төбенә киткән ди, кемдер әйтә әнисенен каберен су төбендә табарга маташканда баткан ди
Шунда бер укучы малайнын тавышы ишетелде:
—Ул кеше сугышта сатлыкжан булган диләр. Имеш, легионер булган.
—Юк, дөрес түгел,—дип җавап бирде класс җитәкчесе —Мин Кызылъяр кешеләреннән сораштырганым бар Юк, сатлыкжан булмаган, диләр. Авыллар, зиратлар турында күп шаулап йөрмәсен өчен, югарыдагы түратәр анын хакында юри шундый хәбәр таратканнар, дип сөйли халык. Аны хәгга изге кеше дип санаучылар да бар.
—Аны эзләп тә карамадылар микәнни?—дип сорады бер кыз.
—Күрәсен, бу тарафтан китеп барган дигән версиягә күбрәк ышанганнардыр,—диде экскурсия җитәкчесе.
—Эзләргә теләүче булмагандыр инде,—диде берсе —Мөгаен, батып үлгәндер ул.
Ярда басып торган егет экскурсантларга таба атлады:
—Дөресен мин беләм!—дип эндәште ул экскурсантларга.
—Ә сез кем буласыз?—дип мөрәҗәгать итте ана класс җитәкчесе.
— Минем исемем Мөнәвир. Чыгышым белән шул Кызылъяр авылыннан.
Класс җитәкчесе егетне җентекләп күзәтте:
— Кем малае буласың, мин ул авылның кайбер кешеләре белән таныш?
—Әтием Вәсим, әнием Сөнбел исемле.
—Хәтерләмим,—диде укытучы, беравык кашларын җыерып Кызылъяр кешеләрен хәтерендә барлап торганнан сон.—Зур авыл бит ул. Дөресен беләм диден, ахрысы?
—Әйе, беләм,—диде Мөнәвир —Ул Яббар атлы кеше батмаган. Агып та китмәгән. Ул бүгенге көнгә кадәр туып-үскән авылын, әнкәсенең каберен, уйнап үскән болын-кырларын эзләп йөри. Кешеләр үз куллары белән ясаган диңгездә—вәхшилек, битарафлык дингезендә ерак бабалары күмелгән зиратны мәнге эзләп йөзеп йөриячәк ул.
—Ә сез каян беләсез?—дип гаҗәпләнде класс җитәкчесе.
—Беләм! Чөнки мин Яббарның оныгы!
2004—2009 еллар