Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ


Гомерем ахрына якынлашып бара. Һәйбәт кенә китапларым ла юк түгел. Мине акылы сай
кеше дип тә әйтеп булмас иде. Шулай да мин үземнен бер кимчелегемне гомерем буена җиңә
алмадым Ин якты хыялыма ирешү өчен бөтен көчемне җыеп барлык ихтыяр көчемне туплап
тотынмыйм, вакытлы нәрсәләр белән мавыг ам да төп максатка ирешү юлыннан читкә
тайпылам. Менә хәзер мина өзек-өзек итеп төрле елларда язылг ан «Гыйбрәт»не бер итеп
оештырырг а да аны журналда басарлык хәлг ә китерергә кирәк. Ә мин, ана ирешүне нигәдер
һаман сузам, һаман чигерә барам, башка эшләр белән мавыг ып китәм. Я берәр мәкалә
язарг а, я яна хикәя язарга тотынам. Минем бит хәзер тормышның ин кризиска очраг ан
вакыты: яшем бик күп, 94 тән узып китте. Күзем, бердәнбер сул күзем көннән көн начарлана
бара, карчыг ым авырый, башка йортка күчтек Нәрсә көтәм. ниг ә «Гыйбрәт»не тәмамлап
бирмим, ни сәбәпле үземне-үзем жянә алмыйм. Гаҗәп бит! Бу нихәл бу?!
15 гыйнвар. 1994.
Кәефем шулкадәр начар, менә, менә елап җибәрермен шикелле. Ләкин алай ук өметне
өзәргә минем хакым юк. Мин бит яшем 93кә җитсә дә яза алам әле. Көнг ә ярты бит. хәтта
берничә юл г ына язып калдыра алсам да ул бит яшәү билгесе, алг а таба атлыйбыз дигән сүз.
Әйе, күңелне төшерергә ярамый. Юг ыйсә, мин яза алмый башлаячакмын. Яза атмый
башлау исә минем өчен үлем белән берүк дәрәҗәдәге өметсез халәт
27 июль, 1994.
Мина кичә 94 тулды (шулай була инде). Байтак иптәшләр, туг аннар туг ан көнем белән
котладылар Әмма шулар арасында Мәскәүдән тәрҗемәче Затешук һәм анын җәмәг ате,
шулай ук тәрҗемәче Елена Ивановнаның телефон аша тәбрик итүләре аеруча куандырды.
Менә чын мәгънәсендә яхшы күңелле кешеләр һәм чын күңелдән ихтирам итүчеләр нинди
була.
Үзем язам, үзем бу минем соңгы язмаларым булыр инде дип чын күңелдән кайг ырам.
Чөнки сул күзем бик начарланып бара. Әг әр мондый тизлек белән сукырайсам, мин таг ын 1-2
айдан ук яза алмый башлаячакмын. Аһ, нинди бәхетсезлек! Минем язасы нәрсәләрем бик күп
булырг а тиешле иде бит әле.
8 гыйнвар. 1995.
Бик авыр хәсрәтле көннәр кичерәбез. 14 июньдә 15нә каршы төндә Мөхәммәтебез элекке
әдәби тел белән әйткәндә «дарелфәнидин дарелбакая рихләт әйләде*. Соңг ы берничә көндә
анына килә алмады. Икенче көнне, яг ъни 15нче июньдә анын мәетен
Ахыры. Башы 11,12 (2008) һәм быелныц 1,3,8,9 саннарында.
үэенен васыяте буенча туг ан авылы Гөберчәккә анасы күмелг ән зиратка илтеп күмделәр
Бездән күмәргә Зөфәр барды Шулай ук улы Искәндәр, кызы Лилия оныг ы Гәүһәрия, анын ике
айлык кызы Зөһрә дә озата бардылар
Менә Мөхәммәтсез калдык. Кызым тол хатын булып катлы, балалары зурлар инде, бик
авыр кичерәләр. Хода аларг а түземлек бирсен, хәер, һәммәбезгә дә Кемнәргәдер ияреп барып
кабере өстендә дога кылып, анын рухына баг ышлап кайтасым килә. Мөхәммәтнең авыл
укытучысы вакытында, егет чаг ында безгә килеп керүен хәтерлим әле Тыйнак кына бер авыл
егете иде. күп тә үтмәде, берсе артыннан берсен укып туймаслык һәйбәт әдәби әсәрләр ижат
итә башлады Һәм тора-бара Мөхәммәт Мәһлиев дигән талантлы әдип пәйда булды. Матур
әдәбиятта һәм публицистикада үзенә генә хас әдәби образлар тудырып мәдәни
тормышыбызда тирән эз калдырды Мөхәммәтебез Рухы тыныч булсын Хатык үз улын бик
озакка кадәр онытмас
30 июнь. 1995. Кич.
Гажәеп бер хәл. Кәримә белән икебез дә 90нан узып киттек. Мин 1901 елг ы, ул 1902.
Безнен тирәдә, белеш танышлар, туг аннар арасында ла безнен яшькә җиткән берәү дә юк.
Ходанын рәхмәте, авырмыйбыз да
Безнен озак яшәвебезнең бер сәбәбе г аиләдәге, балалар, туг аннар арасындаг ы
тынычлык, ыг ы-зыг ы, тавышсыз яшәү булса кирәк. Икенче сәбәп, без хәмер кулланмыйбыз,
кунакка соңг ы елларда бөтенләй йөрмибез диярлек (чөнки яшьтәшләр һәммәсе дә «китеп *
бетте). Улым белән очрашканда эчемлек куллану г адәте шулай ук юк (Мөхәммәт белән азрак
шаярг атый идек, юрамалый г ына)
22 август, 1995.
2 мартта шимбә көн. Г.Ахунов белән Арчадаг ы дусларыбыз алдынг ылар слетына алып
киттеләр. Узган еллардаг ы кебек унышны бөтен Татарстанда ин күп алучылар булмасалар да
безнен икнын соры туфраг ында шундый уныш алу бик мактаулы эш инде ул. Гариф та. мин дә
сөйләдек Ләкин мин һәрвакыттагы кебек үз ноткымнан канәг ать булмадым Мин бик начар
оратор, бервакытта да фикеремне тынлаучы иг ътибарын җәлеп итәрдәй матур итеп әйтеп бирә
алмыйм Ул яктан безнен Гариф якташ бик унг ан. Теләсә нинди аудиторияда менә дигән нотык
белән чыг а ала. аны алкышлар белән озаталар.
Арчаг а улым Зөфәрләрдән киткән идем, «безгә кайтырсың» диделәр дә аларг а кайтып
кундым. Анда без кечтеки кызый Камилә белән бик дус. Ул мине һәрвакыт матур киенеп каршы
ала. без анын белән ничектер сөйләшергә сүз дә табабыз, анын янында мин үземне
берникадәр сабыйлашкан йомшак күнелле. мәрхәмәтле бер бабай итеп, сүзчән итеп тота
башлыйм Сабый баланын беркатлы самим илеге. күрәсен. ничектер мина да тәэсир итәдер.
Кешенен хисләр дөньясы шулкадәр бай. шулкадәр катлаулы һәм төрле, кайчакны үзенне үзен
анлап бетерә алмыйча аптырашта (монысы бик тупас сүз!) каласын Менә шул катлаулы
дөньяны китабындаг ы каһарманнарына күчерү шактый ук осталык таләп итә Ул г ынамы әле'
6 март. 1996.
Моңа кадәр мин оптимист идем, менә шу шы арада күнел төшенкелегенә бирелә
башладым Моның сәбәпләре дә бар Аякларымнын хәле бетә башлады Башым да әйләнгәли
Бер күземнең күрмәвенә күптән гадәтләндем инде Икенчесе дә сукырайса нихәл итәргә'* Мин
бит ялг ыз карт
Мондый чакта теге карчыкнын ходайг а ялваруы искә төшә «Ярабби ходаем' Үзем исән-сау
чаг ымда гына үлеп китсәм ярар иде* дигән ул Беренче карашка бу көлке сыман Әмма монын
тирән мәг ънәсе бар Авырып кеше кулына калмаг аем кешегә мәшәкать ясамаг аем дигән сүз бу
Мин дә шундый теләктә торам Үэсмә дә. бүтән берәүгә дә бу хакта үпкәм юк Мина бит инде 95
тулды Кулларым, аякларым нигә бик тиз армасын икән? Алар миңа 95 ел буена хезмәт иттеләр
бит инде начар да хезмәт итмәделәр Бик рәхмәт аларг а.
Шул ук вакытта минем әдәбият өлкәсендә эшләүче г алимнәргә үпкәм дә бар
Нинди үпкә таг ын ул дисезме? Менә нинди. Мин татар фольклористикасында шактый эш
башкарг ан кеше. Мәсәлән, мин мәзәкне әкияттән аерым анын үзенә генә хас бер жанр
икәнлеген раслаг ан кеше. Мин мәзәкләргә «жан өрдем» Халыктан җыйг ан мәзәкләрне
тәртипкә салып алардан русча, татарча 5-6 китап бастырдым. Бу иг ътибарга лаеклы хезмәт
түгелмени? Мин бит фән докторы да, хәтта фән кандидаты да түгел. Формаль күзлектән
караг анда минем хәтта урта белемем дә юк. Шулай да мин үземне кайбер югары белемле
бәндәләрдән өстенрәк торучы дип саныйм. Бу минем белемгә омтылып үзлегемнән күп
нәрсәләр үзләшт ерүемнең нәтиҗәсе. Шөкер, гомеремне «трай тибүгә» әрәм итмәдем, бик күп
укыдым, күп белергә тырыштым. Нәтиҗәдә кайбер профессорларның хаталарын күрсәтеп
«мыекларын кабарттым». Менә шулай эшләр.
19 май, 1996.
Без бичара Россиянен колониясе булып яшибез. Россиянен башкаласы Мәскәүдә
бөтенләй башка тормыш. Анын кибетләрендә һәммә нәрсә дә— ризыг ы булсын, кием-салымы
булсын— һәммәсе дә бар. Әле моннан берничә ел элек кенә ак майны, дөгене, чәй -шикәрне,
күмәчне, хәтта кайвакыт икмәкне дә Мәскәүдән ташып ашый идек. Шунысы г аҗәп— Татарстан
администрациясе мондаг ы игенчедән игенен, итен, маен актыг ына кадәр йолкып ала да
Мәскәүнен кап-корсаг ына озата. Без исә, шунын артыннан ук Мәскәүгә барабыз да шул ук
ризыкларны чират торып сатып алабыз. Спекулянтлар исә шул ук ризыкны монда алып кайтып
биш-алты мәртәбә кыйммәтрәк саталар иде...
Их,их.их. Әле хәзер дә шулай диярлек. Безнен балаларыбызнын ничәнче буыныдыр инде
кара икра, кызыл икра, яхшы балык, яхшы колбаса, чын чәй, зәйтүн мае һ.б. кебек ризыкларны
ашап карау түг ел, нинди икәнлекләрен дә күрмичә үсәләр. Совет хакимияте вакытында да
шулай булды. Менә хәзер дә шулай
Россия халкы 922нче елда Гарәбстан илчесенен сәркатибе Ибн Фазлан килгән вакытта ук
эчкече булг ан, хәзергесен әйткән дә юк. «Известия» г азетасының мәг ълүмат ларына караг анда
Россия халкы бу елларда берүзе бөтен дөнья халкы эчкән аракы кадәр аракы эчә. Безнен
халкыбыз, яг ъни татарлар, революциягә кадәр бердәнбер эчмәүче— аек халык рәвешендә яши
иде. Мона мин үзем җанлы шаһит Хәзер «өлкән» аг абыз безне дә. хәтта хатыннарыбызны да
эчәргә өйрәтте. »Аг ай»нын безгә бөтен «яхшылыг ы» шул булды. Ул безне һәлакәт юлына (үз
артыннан) сөйрәп алып керде. Бик аяныч безнен хәлебез. Ай-Һай...
12 авгу ст. 1996.
Шулай итеп менә 1997 елг а да килеп кердек. Димәк, мина бүген 96 тулг ан була бит. Иа
ходай, кем уйлаг ан шулкадәр озак яшәрмен дип'’ Минем анам Минзифа 57дә, атам Бәшир 65
яшендә дөнья куйдылар. Бабам Мостафа да озын гомерле булмаг ан. Кайвакыт уйга калам: ни
сәбәпле мина язмыш шулкадәр озын гомер бирде икән? (Һәм сәләмәт акыл дип тә әйтим инде,
чөнки зиһенемә үпкәм юк. шөкер).
Шушы яшемдә минем рухи халәтем ничек, нинди дәрәжәдәрәк1 Шөкер, зарланмыйм.
Дөрес, ара-тирә кайбер нәрсәләрне оныткалыйм Ләкин бу яшьтә андый г ына зәг ыйфьлек г афу
ителергә тиеш 96 ел эчендә нитәр генә кичерелмәгән, бу г азиз баштан ниләр генә узмаг ан!
Мин үз гомеремдә аз дигәндә ике мәртәбә үлемнән калдым. Беренчесе. 1920нче елнын 9
ноябрендә Юшунь позицияләренә берсе артыннан берсе дүртме, бишме мәртәбә Врангельнең
офицер полкына каршы атакаг а күтәрелг әндә: икенчесе, 1922нче елнын җәендә кайтарма тиф
(возвратный тиф) белән авырганда мине Кара диңгез буендаг ы Николаев шәһәреннән
кайтарып җибәргәч, Мәскәү поездыннан алып мине Фрунзе исемендәге госпитальгә атып
киттеләр. Грузовикның шәрә идәнендә без икәү бара идек. Минем белән янәшә яткан кеше
барып җиткәнче жан бирде, мин анымны җуйг анмын Яңадан аныма килг әндә мин йөз түбән
җирдә ятадыр идем Аныма килг әндә каранг ы иде инле. ә машинаг а салг анда якты иде әле.
Димәк, мин җирдә байтак ятканмын Күземне ачсам кап-каранг ы Башта мин инде җир астында
түгелме икән, үлеп мине күммәделәрме икән дип шикләндем. Әмма кулыма чыклы үлән дымы
тигәч җир
өстендә булуыма, димәк, исән булуыма ышандым. Менә шуннан бирле таг ын берничә мәртәбә
бик каты авырсам да һаман да яшим әле. шөкер
Күнелемдә бер нәрсә оешып килә, менә шуны язып бирмичә һич тә «китеп барырг а*
ярамый Иншалла. теләгемә ирешермен
7 гыйнвар. 1997.
Их. их, их! Кайчан безнен татар халкы үзенен зыялыларының кадерен белә башлар икән?
Менә бу бөек зат1 һәм анын кебек таг ын Гаяз Исхакыйлар. Җамал Вәлид иләр татар халкына
фән. әдәбият дөньясына, гомумән мәг ърифәт дөньясына юл ачканнар бит! Монын өчен алар
никадәр тырышканнар, күпме көч куйг аннар. Нигә һич юг ында аларнын кем булулары белән
халыкны таныштырмыйбыз* Ниг ә Казан урамнарының 98%нын исеме башка халыкнын исемен
йөртә' Нигә Казанг а килеп тә карамаг ан, Казанг а ике тиенлек тә файдасы тимәгән һәртөрле
Куйбышевлар, Бауманнар, тагын әллә кемнәр урам исеме йөртә, нигә без үзебезнен мәшһүр
кешеләребезнен исемен мәңгеләштерүдән ате һаман да куркабыз1 Ниһаять, кешеме, халыкмы
без, әллә чүпрәкме? Ни сәбәпле бездә нәни генә булса да милли г орурлык юк?! Ничек
халыкнын исемен пычратудан оялмыйча 1552 елда Иван Грозный безнен бабайларны җинә
алмыйча жәфа чиккәч, ана 5 җирдән Казан диварларын шартлатып биргән химик Бутлернын
оныг ынын оныг ынын исемен зурлап Казан урамнарының берсенә кушабыз? Болай итеп үз
халкынын дәрәҗәсен төшерүгә, милли хисен мыскыл итәргә башка бер халыкнын вөҗданы
ирек бирмәс иде. Уф аллаһ. Нигә шулкадәр түбәнгә тәгәрәде безнен халкыбыз?'
14 I ыйнвар. 1997.
Их без мескеннәр! Тирәнтенрәк уйлап карасан. без бит. хәзерге татарлар революциягә
кадәр яшәгән татарлардан әле хәзер дә әлләни ерак китә алмадык. Без һаман да шул элекке
мескен бүрек кигән юаш. кыюсыз татарлар Мисаллармы1 Менә алар.
Чит өлкәләрдән килгән милләттәшләребез үпкәләп китапәр
—Без Казанны Татарстанның, яг ъни татар халкынын башкаласы итеп күрергә өметләнеп
киләбез Ләкин кая монда безнен халыкнын зур кешеләре, татарнын үз тарихы? Юк алар.
Казанның ин мәшһүр, ин күз алдындаг ы мәйданы ниндидер Куйбышев исемен йөртә Тукайнын
тууына 110 ел тулу унас белән мин ана Габдулла Тукай исемен бирергә тәкъдим керткән идем,
ана һаман колак салмыйлар Казаннын башка ин зур урамнары да Бауман. К.Маркс.
Вишневский. Галактионов. Миславский. Островский һ б шундый исем йөртә Ә халыкнын ин
талантлы шаг ыйрьләренең берсе булг ан Хәсән Туфан исемен 7-8 генә Йорты булг ан берьяклы
сукыр тыкырыкка бирделәр Казанда рус исемен 98% урам йөртә
Татар берсен-берсс ашар диләр Казанда берәр зур талантлы татар чыг а башласа татарлар
аны шунда ук. чирләшкә чебине тазалары чукыг ан кебек, төрле яктан «чукый* башлыйлар Ул
талант мескен, үз туг аннарыннан качып Мариг а. Уфаг а барып сыена, аннан доктор булып
кайткач кына ана тешләре үтми Як-яг ыг ызг а күз салсаг ыз андый мисалларны күп күрерсез.
Монын ин фаҗиг але ягы шунда— бу сәясәтнен кем тырышлы! ы белән эшләнүен дә
беләләр, шулай да ничә дистә еллар инде дәвам иттерәләр Уф алла
26 гыйнвар. 1997.
Моннан бер-ике ай элек мина Союздан чылтыраталар
— Гомәр абый. Татарстанг а килгән Австрия журналисты татарнын ин өлкән язучысы белән
очрашыр идем, дип үтенә, без ана Сезне тәкъдим иттек.- диделәр
—Ярый, килсен,— дидем
Ул чибәр генә бер туташмы, ханыммы булып чыкты Үзе русча белми икән, тәрҗемәче бер
ханым белән килгән
" |»-бн Гобәйдулла Габделгалләм улы( 1866-1936). педагог Кондәлскко аңа багышланган календарь
бите беркетелгән
— Сезне нәрсә кызыксындыра?— дигән соаль бирдем.
— Гафу итегез. Сез Австрия хакында нәрсә беләсез?— диде.
— Ихтимал, г еография китабында укыг аннан башка әлләни белмимдер,— дидем — Хәер,
мин малай чакта, 1915-1916 елларда булса кирәк, безгә күрше алпавыты Цызг ановта эшләүче
бер әсир австрияк кергән иде.
— Нинди максат белән?—дип сорады әлеге кунак.
—Алпавыт аларны эшләтә, әмма тамакларын җитәрлек дәрәҗәдә туйдырмый иде
Шунлыктан әсирләр авыл кешеләренә кереп тамакларын туйдыра торг аннар иде.
—Минем ватандашларымны кайг ыртуыг ыз өчен бик рәхмәт сезгә,— диде кунак.
—Минем атам, анама була инде ул рәхмәт... Таг ын бер австрияк истә калг ан, анысы да
әсир иде. Зәңгәр шинель, башында бик сәер бүрек. Анысын да әни туйдырып чыг арды. Яһүд
язучысы Шолом Алейхем (г арәпчә «әссәләмөгаләйкем» дигән г ыйбәрәдән) Австриядә яшәп
андаг ы яһүдиләр тормышыннан «Тевье- молочник» дигән әсәр язг ан иде. Мина ул әсәр бик
ошаг ан иде Юморг а бик бай иде ул! (Әгәр ниндидер фактларны, исемнәрне бутаг ан булсам,
г афу итегез).
Китәр алдыннан әлеге ханым мина үзе төсле аппак битле, кара каешлы җыйнак кына кул
сәгате сузды. Көтмәгәндә шундый зур бүләк.
—Бик рәхмәт инде, зур бүләк, кадерләп кенә тотармын. . Көтелмәгәндәрәк. . дигәндәй
—Яхшылык беркайчан да онытылмый. Бу барлык халыкларда шулай санала.
Минем алтын сәгатем дә бар. Әмма монысы анардан кадерлерәк.
31 гыйнвар, 1997.
Сонг ы айларда яшәү рәвешемнән үзем һич тә канәгать түгел, чөнки бер яна әсәр дә яза
алг аным юк. Мин үземне алай ук көчсез кешегә санамый идем. Көн саен торып өстәл янына
килеп утырам, әмма хыялдан конкрет эшкә күчә алмыйм
Билгеле, акланырг а сәбәпләр дә бар. Берәүнең дә 97 дә роман язг аны юк. имеш. Булмаса
соң, син яз! Роман ук булмаса, яшьләрнең әдәби телне бозулары хакында мәкалә яз. Аны г ына
булдыра алыр идең бит!.
21 апрель, 1997.
Көндәлек матбуг атны күзәтеп барг анда һәр көн диярлек мин анда хаталарг а очрыйм.
Гарәп, фарсы, төрек сүзләрен кулланг анда хатаны аеруча күп җибәрәләр Ә безнен хәзерге
әдәби телебездә г арәп, фарсы, төрекчәдән бик күп сүз кергән Әгәр дә без аларны кулланмаг ан
булсак, әдәби телебез бик ярлы калг ан булыр нае Мәсәлән, нәфис, зарури, гаделлек,
мөнәсәбәт, дәг ъва, хакимият, мәмләкәт, сәрмая һ.б. һәммәсе дә безгә көнчыг ыштан кереп
үзләшкәннәр. Без аларны чит телдән керүләрен хәтта сизмибез дә. Әгәр гарәп белән
фарсыдан кергән сүзләрне ул халыклар бездән кире үзтәренә ала торган булсалар, безнең
телебез бернигә яраксыз булып ярлыланып калыр иде
28 апрель. 1997.
Газета читенә, ачуланып, шундый сүзләр язып куйг анмын: Ильмәт. Ильфар
Рифат, Ильбарис һ.б.
Йа хода! Бу татар дигән халык ни сәбәпле үзенең кадерен белми, нигә балаларын
шундый шыксыз, ямьсез исемнәр кушып үзен-үзе кимсетә икән0 Борынгы
бабаларыбыздан мирас булып калг ан чын татар яисә башка халыклардан кереп тә
үзебезнеке булып әверелгән һәйбәт исемнәр беткәнмени? Киләчәк буын бу тупас
хатаны кабатламасын иде. Изге теләктә булыйк.
16 июль, 1997. Чәршәмбе.
Күзем торг ан саен начарлана бара. Мин хәзер О.Бальзакнын әлеге мәшһүр
әсәренен- каһарманы хәлендә Теләгәнемне үтәү гомеремне кыскарта (күзем авырта
торып язып утыру анын күрү куәтен киметә) Язмыйча да түзә алмыйм Мин бит
2 Сүз О Бальзакнын «Шагреневая кожа» исемле әсәре турында бара
7-8 яшемнән башлап язу-сызу эше белән шөгелләнәм. Аз гына мөмкинлек булу белән ничек
язмыйча түзмәк кирәк9 Аллаг а тапшырдык
Хәзер әле «Моннар дәрьясында» дигән язмамны тәмамлап утырам
Йа ходай, зиһенемне арттыр, күземә куәт бир! Күзем тиз армасын иде
19 июль, 1997.
Ике күзем дә күргән чакта мин бик тә бәхетле кеше булг анмын икән, тик мин
сәләмәтлегемнен кадерен генә белмәгәнмен. Менә хәзер бер генә күзгә калг ач, ул чакларны
саг ынып искә алам.
И адәм балалары! Сәләмәтлекнен кадерен белегез! Ул алтын -көмешләрдән. г әүһәр,
якутлардан да кыйммәтлерәк тора. Сәләмәтлек берни белән дә чаг ыштырып булмый торган
зур бәхет ул, чиксез— чамасыз байлык ул!
19 июнь. 1998.
Бу дәфтәр минем бердәнбер сердәшем. Бөтен дөньядан яшергән серемне дә бу дәфтәргә
ачыктан ачык сөйләп бирә алам.
Ниг ә мин бу дәфтәрне байтактан бирле кулыма да алмадым? Чөнки зарланасым килмәгән
иде. Шундыйрак мәкаль дә бар бит «Кеше кайг ысы иртә керсә, кич чыг а»,— диләр.
Кайг ым шул, мин акрын г ына, әмма катг ый рәвештә сукырая барам. Башта көтмәгәндә, һич
тә сиздермичә диярлек, уң күзем сукырайды, анын артыннан менә сул күзем дә бик начар күрә
башлады. Дөрес, минем кызым, улым, оныкларым бар, алар мина ярдәм итәрләр. Ләкин бит,
аларнын үз мәшәкатьләре дә җитәрлек Шуның остенә, алар бит минем үз күзләремне кайтара
алмыйлар, минем кебек күрә алмыйлар.
Менә шундый эшләр. Ин кулае— бу дөнья белән мәнгегә бәхилләшү Ләкин кызг аныч, анысы
адәми затнын үз ихтыярында түгел Юг ыйсә, мина бөтенләйгә «китеп барырга» күптән вакыт
иде инде
Бүген июньнсн 23е, 1998ел.
Мин байтактан бирле яна квартирда яшим. Үземә аерым бүлмә, мина беркем дә
уңайсызламый, үзем ничек телим, шулай яшим Бу квартирны хөкүмәт ми на махсус рәвештә
атап бирде
Әмма үземнән үзем һич тә канәг ать түгел мин Чөнки әдәби эш белән шөгелләнүдән
берничә ел элек үк туктавыма бик үкенәм Дөрес, омтылмадым түгел, әдәби әсәр язарг а
омтылып караг ан идем Ләкин инде туксаннан узгач булмый икән дип, бер-ике омтылыштан соң
ук туктаг ан идем Менә хәзер шуна үкенәм Актык көчемне куеп тотынг ан булсам, бәлки берәр
нәрсә килеп чыккан булыр иде азе
Соңг ы атналарда нигәдер мин үлем турында бик еш уйлана башладым Дөресен әйткәндә,
минем күңелем шактый ук төшенке Кулымнан килг әннен һәммәсен дә эшләдем, инде бу яшькә
җиткәч алләни майтарып булмас, хәзер шул кайчан һәм ничек китеп баруынны г ына
уйлаштырырг а калды ахрысы Ә ул хакта уйлау ул күңелне күтәрми.
Тәрәзәм каршында г ына бик тә учарлы зур аг ач үсеп утыра.
Агач башы тәсбих әйтә
Акрын искән җил белән.
Кайгырма, дустым, кайгырма.
Син генә түгел, ил белән
Соңг ы көннәрдә күзем бик тизлек белән начарлана башлады Хәзер бөтенләй сукраю да
бик ихтимал инде Андый шартларда бу дөньядан китеп бару хәерлерәк Менә кайчан адәми зат
үзенә-үзе үлем тели Монын өчен кешене гаепләү кирәкмидер Чөнки кеше кулына калып
кемг әдер жафа чиктерү морәүвәтле эш түгел. Мин хәзер менә шундый хәлдә
25 июнь, 1998. панжешәчбе.
Күптән үк уйлап йөргән бер хикәя сюжеты һич тынычлык бирми иде. Ниһаять ул хикәя
хәленә килеп җитәр ахрысы. Ай-Һай, ашыг асын. Башта хикәяңне яз әле! Бу яшьтә ул ансат эш
түгел. Сукырая да башладын бит! Аллам сакласын.
Әйе, күземнең күрүе көннән-көн начарлана бара. Мин бит бу күзләремне 7 яшьтән үк
рәхимсез рәвештә эшкә жигә башладым. Әти әни кисәттеләр, күзеңне бозасын килмәсә син
аны көчләмә, яктыда г ына укы диделәр. Мин исә аларны тыңламадым. Хәтеремдә, 1913 елда
әти Казанг а солы сатарг а чыг ып китәр алдыннан өйдәгеләргә:
— Әйтегез, Казаннан кайсыг ызга нәстә алып кайтыйм9— диде.
Бүтәннәр кайсы яулык, кайсы кәләпүш алуын үтенделәр. Мин исә «Әбуг алисина китабын
алып кайт* дидем. Ул минем гозеремне үтәгән, китап кибетен эзләп табып миңа
«Әбуг алисина*ны алып кайткан иде. Печән базарында китап кибете юклыг ын да белә идем,
димәк ул китап кибетен читтән эзләп тапкан. Ул елны әтинен яше бОтан узг ан иде инде.
Монын өчен мин атама юньләп рәхмәт әйтә белдемме икән, хәтерләмим. Әмма китапны укый
башлаг ач мин аннан аерыла алмадым. Әни «Керосинны юкка әрәм итәсен!* дип утны
сүндергәч мин китапны тәрәзәдән төшкән ай яктысында укуны дәвам иттем Олыларнын сүзен
тыңламаг ан өчен менә хәзер жәза күрәм.
18 апрель, 1999. Якшәмбе.
Күзем кыенлык белән булса да азрак күрә әле, шөкер Бөтенләй «сүнмәсен* өчен дару
кулланам.
Рухи халәтем нинди? Мин бик зур бер хата эшләвемә үкенеп бетә алмыйм. Яшем
90лардан узг аннан соң мин: «Бу яшьтә әдәбият белән шөгелләнеп булмас инде»— дип, әдәби
әсәрләр язудан туктау зур хата булг ан Миңа хәзер 98 яшь, шулай да башымда хикәя жанры
тынычлык бирми Яза алырмынмы, әллә булмасмы дип икеләнеп утырганчы язасым калг ан
икән, менә хәзер ул тәмамланг ан булыр иде инде. Хәерле булсын, картлык хатасы инде бу.
25 апрель, 1999. Якшәмбе.
Бөек Ватан суг ышы беткәнгә инде әллә ничә еллар. Әмма халык теленнән ул һам ан да
төшми, чөнки совет халкы ул җиңүләр өчен миллионнарны корбан итте
Мондыйны бигрәк тә суг ышта ире яки г азиз улы корбан булг ан бичара тол хатын...
Май, 1999.
(Кулъязма шушы юллар белән өзелә. Әдип Гомәр Бәширов 1999 елнын 5 май
таңында вафат булды).