ГАЙСӘ ЙОЗАГЫ
Мондый буранлы коннәрнен күптән булганы юк иле Тегермәнлек авылынын инеш буендагы йортларын кар күмеп китте Иртатәрен күрше- күлән бер-берен казып ишекләрен ачты Тик менә җитмешенче яше белән баручы Сабира карчыкка гына килүче күренмәде Хәер, ул көннәрдә сәгатен, тәүлеген санарлык булдымыни.
Сабира Ямашта ин матур һәм уңган кызларнын берсе иде Унсигез яше тулгач Тегермәнлек егете тракторчы Хаҗиәхмәткә кияүгә чыкты Анын ир туганнары бик күп иде. Җыелышып инеш буена йорт салып бирделәр Лапас- кураларын үзләре җиткезде. Тормышларын матурлап, беренче балалары Гайсә дөньяга килде Әмма яшь гаиләгә бср-берссн сөеп озак яшәргә я змаган булып чыкты. Сугыш башланды Типсә тимер өзәрлек ир-егетләр бер-бер артлы китә торды. Көзгә кадәр Хаҗиәхмәтне дә өч ту ганы белән фронтка алдылар Танкист буларак ул Мәскәү янындагы каты бәрелешләрдә катнашты Ара-тирә өчпочмаклы хатлары килгатәп торды. Ә 1942 елнын гыйнварында рядовой Хаҗиәхмәт Мусиннын батырларча һәлак булуы турында похоронка килде
Сугыш елларында авыл итсн-маен. ашлыгын кырып-себерсп фронтка озата торды. Әле ир назын татырга өлгерә дә алмаган зәнгәр күзле. биленә кадәр тошкән кара толымлы Сабира сыер сауды Ферма мөдире аксак Хәйри кырыс булса .ы. хатын-кызнын иртә-кпчен яртышар титр с«м атып кайтуына каршы килмәде Шуна күрә бәләкәй Гайсә катыктан-сөттән өзелмәде. Нык булып үсте
Ирсез калган авылда тормыш бик нык үзгәрде Табигый халәт үзенекен итте. Элек кешегә дә саналмаган кәкре-бөкре, чулак-аксак ирләр авылнын карап торган таянычына әйләнде Бөтен вак-гөяк йомыш белән атарга барды халык. Хатын кызларга да сүзләре үтә башлады -Авыл халкы моны күрде. Ләкин ни эшлисен, яшәргә кирәк
Оч аяклы Хәйри кергән Шәмсия капкасыннан.-кебек
фронтка да йот күкәй. Сәвиткә дә йөз күкәй
Чыдар хәлләрем калмады,
Асылынам, түтекәй
—кебек җырлар телдән-телгә йөрде. Халык авыз иҗатына әйләнде.
Сабира да ир-егетләр күзеннән читтә калмады. Әмма ул тәкъдимнәргә катгый рәвештә: «Хаҗиәхмәтем сезнен өчен гомерен бирде, ничек оят түгел?!»—дия иде.
Сугыш бетте. Матур язлар килде. Гайсә үсте, 1947 нче елда беренче класска керде. Яхшы укыды. Әнисенә һәрчак ярдәм итте. Малайның куллары тимер эшенә бик хирыс булып чыкты. Инеш буендагы тимерче алачыгыннан кайтып кермәде. Бер күзле Габдрахманга булышты. Әгәр Тегермәнлектә генә калса, Гайсә язмышы бөтенләй башкача булыр иде.
Җидееллык мәктәпне бетергәч ул Казанга ФЗӨга китәргә теләде Сабира карышмады. Әгәр белгән булса, ул үзенен йөрәк җимешен беркая да җибәрмәс иде. Менә егерме биш ел инде Сабира Гайсәне күргәне юк. Бик сагынды ул аны. Хәзер кырык дүрт тулгандыр, бәлки өйләнгәндер дә. Балалары да бардыр. Дөрес, ул ай саен әнисенә йөзәр сум акча жибәреп тора. Ләкин аны һәрчак төрле җирдән салалар. Төгәл адресы да билгеле түгел. Фәлән шәһәр. Главпочтамт.
Сабира хатлар да язып карады. Ләкин җавап килмәде. Милициядән эзләткәч: «Синен улын хәбәрсез югалды»,—дип җавап бирделәр. Сабиранын тормышы, гомере менә шундый зур кайгы-хәсрәттә үтте. Озак та яшисе калмагандыр Гайсәсен бер генә тапкыр күрсә дә дөньядан китәргә риза булыр иде. Ул кайчандыр әбисеннән бер гыйбарә ишеткән иде: имеш, бер акылдан язган ана үзенен баласын өзелеп көтә. Ул җомга намазы вакытында түбәгә менеп морҗа тишегенә дога укып, бөек Аллаһыдан, анын күктәге фәрештәләреннән һәм өй хуҗаларыннан малаенын кайтуын үтенә
Авылдашлар мона көлеп карый. Юләр хатын ни генә эшләмәс. Көннәрнең берендә авылга читек-кәвешен, өстенә матур күлмәк, башына чигүле кызыл түбәтәй кигән берәү кайтып төшә. Кыегаеп беткән кечкенә генә туган йортына турыдан-туры килә. Нигез туфрагын, әнисен үбә-үбә үксеп елый.
Рус-Төрек сугышына алынып, төрекләрдә пленда булган ди Анда эшләп акча җыйган, баеп авылына кайткан. Әнисен дәвалап аякка бастырган. Калган гомерләрен бик матур дәвам иттергәннәр, ди.
Сабира моңа ышанмаган иде. Тик сагынудан, чарасызлыктан түзәр хәле калмагач, җомга намазы вакытында түбәгә менде. Морҗаны кочаклап, белгән догаларын укыды. Кыйблага карап бөек Аллаһыдан. анын фәрештәләреннән, йорт хуҗаларыннан Гайсәне кайтаруын үтенде. Шул арада каяндыр җил чыкты. Башындагы шәлен очыртып алып китте, чал чәчләрен тузгытты, болай да хәлсез куллар үзе суккан кызыл кирпечләрдән ычкынды. Ул түбәдән кар өстенә егылып төште. Анын югалтты. Сабира күпме ятканын да, өйгә ничек кергәнен дә белми, хәтерләми.
Воркута шәһәре.
Колония өстендә колония. Кесә караклары да, кеше үтерүче рецидивистлар да бчредә утыра. Үзенең өченче срогын тутыручы почетлы бур, медвежатник Гайсә дә шулар арасында. Төрмә, тоткыннар тормышына ияләнгән булса да, ара-тирә әнисен, туган авылын искә төшерә. Зонада утыручылар белән җитәкчелек итә торган бурлар командасына кергәнлектән, тормышы зарланырлык түгел. Ләкин читлектә нинди бәхет булсын ди! Анын тоткынлыктан чыгу көннәре санаулы. Алда күпмедер вакытка ирекле тормыш, иректәге коллегалары көтә. Ә аннан соң кая барырга'.’ Ничек яшәргә0
Гайсә бу сорауга җавапны озак эзләде.
Бер көнне төш күрде ул: имеш, туган авылы Тегермәнлек икән. Анын
өстеннән яктылык күтәрелә. Ә алла ап-ак чәчле хатын-кыз. Ул елый-елый Гайсәгә нидер сөйли. Артта хәрби киемле бер ир кеше елмаеп тора Атар икесе дә Гайсәне үзләре янына чакыра. Ул саташып йокыдан уяна Ни бу?! Нәрсә бу?!
...Гайсәнен дә киләчәккә планнары зурдан иде Ләкин язмыш анын өчен башка юл әзерләгән булып чыкты. Бер ел ФЗӨда укыгач. Гаисәләр группасын ату кораллары җитештерә торган хәрби заводка билгеләделәр Немец милләтеннән булган Август Рейхман җитәкчелегендәге батәкәй генә коллектив хәрби частьләр өчен сейфлар эшләп чыгара. Жиде үлчәм белән ачыла торган сейф йозакларын монда ике-өч кеше генә башкара Өлкәннәр арасына сәләтле татар малае. Тегермәнлек егете Гайсә дә өстәлде. Тулай торакта урын, яхшы хезмәт хакы, кичке мәктәп—яшүсмер өчен ни кирәк тагын! Буш вакыты яки ялы булса, пароход белән Тегермәнлеккә әнисе янына кайта.
Көннәрнең берендә Август Рейхман Гайсәне бүлмәсенә чакырып алды Казаннын бер заводында баш бухгалтер ачкычын югалткан икән Мәскәүдән дә белгечләр чакыртканнар Тик булдыра алмаганнар Менә шуларга ярдәм итәргә кирәк ди. Немец оеганын остасы булса да. Германиядә эшләнгән трофейный сейфны ача алмаган. Йозак моңарчы билгеле булмаган белгеч тарафыннан эшләнгән икән. Келәймәсендә өч XXX һәм ике ++ тора Гайсә. иозакнын ачкыч тишегенә махсус пластинка тыгып, дүрт юналеиггә анын формасын кәгазьгә төшерде. Аннан сон үзе эшли торган завод цехында ачкычын да ясап куйды. Ни хикмәт, серле немец белгече ясаган катлаулы йозак Гайсәгә биреште. Сейф ачылды Бу эшне күзәтеп торган НКВД һәм милиция кешеләре шул ук көнне Гайсә Мусинга махсус «Дело* ачтылар Мондый талантларның саны илдә берничә генә булып чыкты Банклар, зур предприятиеләрне баса торган бурлар дөньясында да Гайсә кебекләргә бик хөрмәт ди
Пенсия яшендәге Август Рейхман эшләгән заводны сугыш вакытында Ленинградтан Казанга күчерделәр. Балалары кабат үзе туган шәһәргә кире кайтып китсә дә ул биредә калган. Ата-бабалары да Идел буенда тормыш иткән Немец шуна күрә: «Бу якларны яратам*.—дия иде хезмәттәшләренә
Тормыш акрын гына үз жае белән бара. Гайсәгә Армиягә китәргә ике ай калганда, остазы Август Рейхман бик күңелсез йөри башлады Тиздән анын сәбәбе дә ачыкланды. Сейф белгечен Ленинград авторитетлары гаять жанаплы «эшкә» чакырганнар. Әгәр каршы килсә, балаларына кон бетәчәк, лиыннәр Ни эшләргә? Әгәр, рн залык биреп тә. ярдәм итә алмаса ‘ Аны шунда ук теге дөньяга озатачаклар! Ул бу хакта Гайсәгә елый-слый сөйләде
—Синең югалтыр кешен юк. Кулыннан да килә. Бәлки тәвәккапәрсен. Питер бурлары бик гаделләр. Авырлыкка тарыганнарны беркайчан да ташламыйлар, ди ул
Яшьлек юләрлеге беләнме, әллә татарлык күндәмлегеме—Гайсә ризалык бирә һәм авылга әнисе белән саубуллашу өчен дип бер атнага ял ата Кая барасы, кемгә мөрәҗәгать итү хакында немец телдән әйткән була. Кулына чит кеше исеменә бирелгән паспорт һәм акча тоттыра
Ленинградның тимер юл вокзатына килеп туктауга. Гайсәне юантык гәүдәле икс ир каршылады. Икесе дә мыеклы Икесенен дә кулларында алтын печатка. авызларында берәр алтын теш
—Безнен вакыт бик чикле,—диде Гарри дигәне ( нна ин лаканлы вазыйфа йөкләнә Иртәгә кичен бер объектта оч сейфны ачарга кирәк Исәп-хисап соныннан Не обидим
Смольныйдан, ерак түгел бер бик бай фатирда ял итте ул Сейфларнын фотоларын карады Эшкә кирәкле инструментларын барлады
Объект дигәне диңгез портының бухгалтериясе икән Соныннан гына белде—анда чит ил акчалары саклана ди. Эшкә керешер алдыннан берничә мәртәбә репетиция ясап карады
Гайсә «команданың* төгал һәм пөхтә эшләвенә бик нык гаҗәпләнде, һәр
кеше үз эшен белә. Сөйләшү дә, артык хәрәкәт тә юк. «Эшнен» үзенчәлеген истә тотып, һәр кеше дингезче киемен киде. Алар объектка ремонтчылар буларак үтеп керделәр. «Балыкчылар» бу эш белән шөгыльләнгәндә, өчесе бик тиз генә бухгалтериянең пультка тоташтырылган ишекләрен ачтылар Аннан сейфларга чират житте.
Гарри Гайсәне ашыктырып торды. «Шеф, безнен вакыт чикле. Өч сейфка 10 минут»,—диде. Биредә дә трофейлы сейфлар Казандагыларнын «игезәкләре» булып чыкты. «Остазнын» киңәшләре ярап куйды, Гайсә заводтагы җайланмаларны да алган иде. Тиз арада сейфлар ачылды. Анын эчендәге пачкалы долларлар махсус капчыкларга тутырылды. Гайсәгә дә беразын салдылар. Сөйләшенгәнчә, бинаны чыгуга «диңгезчеләр» төрлесе- төрле якка таралышты.
Инструкция буенча алар иртәгесен Гарик фатирында очрашырга тиеш иде. Порттан чыккач, Гайсә үз киемнәрен киде. Төнне Восстание урамында урнашкан тимер юл вокзалында үткәрде. Пачка-пачка долларлы рюкзагын асып Невский проспектында йөрде. Борынгы биналарны, колонналарны карап сокланды. Тик үзенен олы җинаять эшләгәне ана тынгы бирмәде. Кемгәдер яхшылык эшлим дип, үзенен харап булуы бар бит9 Кем ул Гарик9 Анарга ышанырга буламы? Туган авыл, әнисе...
Гайсә иртәгесен билгеләнгән фатирга барды. Өченче катка менде. Звонок төймәсенә кат-кат басты, әмма ачучы булмады. Күп булса, биш-ун минут узгандыр, астан йөгергән тавышлар ишетелде.
—Руки вверх! Ноги на ширине плеч!—дигән команда Гайсәне һушыннан яздырды. Ул арада пүнәтәйләр чакыртылды. Рюкзактагы әйберләр тикшерелде. Кыскасы, Гайсә кулга алынды. Аеруча куркыныч җинаятьче буларак, аны Литейный проспектында урнашкан «Серый дом»га китереп яптылар. Әлеге бина 20 нче елларда салынган икән. Өстә сигез этаж булса, җир астындагысын да шул кадәр диләр.
Тикшерүче, озын буйлы, сары чәчле кысыграк күзле ир уртасы кеше өстән-өстән генә сорады да: «Сина адвокат кирәк булыр. Мин Давид Припкер дигән юристны тәкъдим итәм. Калганын соңыннан сөйләшербез»,—диде Прицкер дигәне чал чәчле, урта буйлы, бик ыспай киенгән яһүд кешесе икән.
—Мин синең «Дело»ң белән таныштым. Әгәр барлык гаепне үзенә генә алсан, хәлен төрмәдә дә яхшы булыр, шуна күрә син бер кешенең дә исем-фамилиясен атамыйсын, берни белмисең! «Казаннан килеп, диңгез порты бухгалтериясен бастым. Сейфларны ачу буенча белгеч булгач, максатка ирешү авыр булмады. Белдем—бардым—алдым...» Синең легенда шуннан гыйбарәт.
Күп нәрсә сатылганлыктан суд, милиция, төрмә хезмәткәрләренең дә күбесе акча коллары иде. Дөньяны дер селкетеп торган СССР державасында да халыкара, дәүләтара караклар системасы ул елларда чәчәк атты. Илнен ин зур шәһәрләрендә «Законлы бурлар» идарә итте. Төрле юллар белән «обшак»ка килгән акча дәүләт хезмәткәрләренә түләргә, төрмәләрдә утыручы «братвалар»ның хәлен яхшыртуга тотылды. Гайсә хезмәт күрсәткән Гарик командасы да шуларнын берсе иде.
Чит илләргә китәсе диңгез теплоходларының хәрәкәтен тәэмин итү өчен тотылачак долларның күп булуы (бәлки ул башка максатларга да бирелгәндер?), бу «ЧП» аркасында зур-зур чиновникларның җавапка тартылачагын истә тотып булса кирәк, процесс ябык ишекләр артында
барды.
Әлеге хәтәр эшне башкару өчен айлар буена әзерлек алып барылды, кирәкле кешеләр табылды; шул ук вакытта эзсез генә акчаны яшерү һәм җинаятьтән читтә калу кебек мөһим оештыру чаралары да башкарылды.
Ә җавапны гөнаһсыз тотты. Гайсәгә ун ел чәпеделәр. Ул ике ел
Новгород төрмәсендә булды. «Кум»га (төрмә начальнигына) акча өзлексез түләнгәнлектән Гайсә биредә авторитетлар арасында иде. Ни теләсә, шуны ашады, китапханәгә йөрде, калган вакыты зонада үтте
Иреккә чыгуга, шул ук команда кешесе каршылады. Бераз ял иткәннән сон. Таллинда банк бастылар... Унбиш ел Вильянди төрмәсе... Хәзер Воркута.
Сабира карчык бердәнбер жан иясе—мәчесе Каракайнын ишекне тырный-тырный кычкыруыннан уянып киткәндәй булды Күзен ачса-өйлә карангы, салкын Сул ягы бөтенләй җансыз Ун кулы белән битен сыпырды, чәчләрен тарагандай итте. Көч-хәл белән генә ут кабызды. Мичне тотып карады—анысы бөтенләй салкын иде. Алдан әзерләнгән утыннарны барлап, ут тергезеп җибәрде, ләкин янмады. Төтене кире килде
Сабира карчыкнын йортын бер атнадан сон гына килеп ачтылар. Мәетне анын кануннарына туры китереп жир куенына иңдерделәр Мәрхүмә егерме биш ел буена Гайсәдән килгән акчаны яна өй салырга җыеп барган икән, аны яна мәчет тергезергә тотарга дигән карарга килделәр Сабира карчыкнын яраткан мәчесе Каракай да хуҗасы җирләнгәч читкә китеп югалды..
Егерме биш ел гомерен төрмәдә уздырган почетлы зэкны иректә коллегалары кадер-хөрмәт белән каршылады Баштанаяк яна кием бирделәр Воркутаның ин кыйммәтле «Север» ресторанында мәҗлес оештырылды Ленинградтан килгән законлы бур—«Седой» сүз алып. Гайсәнен керткән өлешен, бурлар законына тугры булып калуын истә тотып, бриллиантлар белән бизәлгән платина печаткасын бүләк итте
—Сине бүтән беркем дә борчымас. Менә монда компенсация.—дип кара дипломатны кулына тоттырды.— Документлар чиста Теләсә кая бара аласын Гаилә кор Яшә. Тик шулай да Казанга ксрмәсән яхшырак булыр
Гайсә тоткынлыкта булса да тәмәке тарту, хәмер эчү. кеше кимсетү кебек хәрәм сыйфатлардан сакланды. Күпләп китап уку. дингә тартылу аны үз кыйбласыннан аермады. Ул сынмады Рухы белән, эчке лоньясы белән чиста саф калды. Егерме биш ел эчендә авылы, туганнары, офыклар артындагы манзарага әйләнсә дә. күптән түгел күргән төше, ап-ак чәчле әнисе һәм хәрби киемдәге әтисе исеннән чыкмады Әгәр әнисе исән булса, аннан тезләнеп гафу үтенергә, үзенен исәнлеген белдерергә дигән карарга килде
Ата-бабаларыбызнын каны тамган Казан, чирек гасыр үтсә дә алс үзгәрмәгән Шул ук «Кольцо». Кремль, ул яшәгән Ягодный бистәсендәге соры төстәге ямьсез икс катлы агач йортлар
Тәтеш кызы Голдания белән шушы урамнардан йөргәндә зур планнар корган иделәр Бер ялгыш адым барын да юкка чыгарды Гайсә Гөлданиянең язмышын бозмас өчен хат та язмады Кая киткәнен дә сиздермәде Китте, бетте, кжка чыкты. Төрмәдә дә ул Август Рейхман биргән паспорттагы Мавлин Иллар Алиевич исеме белән утырды Хәзер ул, егерме биш ал Воркутада шахтер б\ лып пенсиягә чыккан. Салиев Азат Кәбирович Туган җире дә—Саратов өлкәсе Гайсә тормәнен озын төннәрен, ямьсез көннәрен кичергәндә, үзенен гомерен кат-кат сүтте, барлады. Тайгак юлга этәргән остазына бәддога укыды Кемнәрнеңдер бай һәм мул тормышын тәэмин итәр өчен үзенен корбан булуына йөрәге сыкранды Үткән эшкә салават диләр. Аннан фәкать киләчәккә сабак кына алып була. Хәзер Гайсә яна тормыш башларга тиеш
Беренче буларак, ул остазы яшәгән фатирга кереп чыгарга бу шы Немец Восстание урамындагы йортларның берсендә яши иде Фатир ишеген чал чәчле әби ачты. Нелли Ефимовна. дип таныштырды ул үзе белән Гайсә ана Август Робертович белән кайчандыр бергә эшләвен. егерме биш ел командировкада булуын әйтте
—Сез Гайсә буласыздыр дип беләм. Август гомер буе Сезнен алда үзен гаепле санады. Безнен балаларны коткарып калуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Үпкәли дә торгансыздыр. Ләкин аннан хәзер файда юк. Яшәргә кирәк. Тормыш корыгыз, балалар үстерегез...
Августны әле үткән ел гына җирләдек. Ул Сезгә менә боларны бирергә кушты. Анда бары да язылган булырга тиеш.
Гайсә, әби белән саубуллашып, урамга чыкты. Остазы биргән төргәкне сүтте. Анда Гайсәнен элек тоткан эш коралы, үз исеменә бирелгән беренче паспорты, хезмэт кенәгәсе һәм акчалар иде. Август Рейхман язган бер битлек хатны ул кат-кат укыды. Анда алга таба ниләр эшләргә кирәклеге хакында кинәшләр дә язылган иде. Казанда танырлар, шуна күрә Кырымга, Ялта шәһәренә барып төпләнергә тәкъдим итә ул. Акчан җитәрлек. Иртәме- соңмы СССР таркалыр, яна мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килер. Сине белүче дә, эзләүче дә табылмас. Яна тормыш корырга минем дустым Яков Самуилович Постыляк ярдәм итәр...
Гайсә шул ук көнне такси яллап туган авылына, Тегермәнлеккә китте Бәлки әле әнисе дә исәндер...
Таныш юллар, урман, тәмле сулы чишмәләр, инешләр—әйтерсен лә егерме биш ел буе бер үзгәрешсез шулай сакланган. Ә гомер, кеше гомере үзгәрә. Адәм баласы туа, үсә, чәчәк ата һәм җирдә ниндидер эз калдырып, фани дөньядан китеп тә бара... Гайсә ни эшләде сон? Әнисенә кайгы- хәсрәтгән башка ни кылды ул шушы яшенә? Туган җире, туган ягы Гайсәне үткәненә кире алып кайтты. Йөрәген телгәләде: «Әни-әти, туган жирем. зинһар өчен, кичер мине... Гафу ит...»
Тегермәнлеккә керү юлында зират. Биредәге мәңгелек йортка күпме кеше күчкән?
Гайсә таксины туктатып, зират капкасыннан эчкә узды. Кабер ташларында таныш исемнәр. Туганнары Миңлешаһ белән Минсылу җиңгәсе, күршеләре Хәлил абый белән Гайнелхәят апасы, бергә үскән Ризван. Харис, Мәксуд, Мирсәетләр...
Зират уртасында аларнын туган-тумачалары җирләнгән урын.
Өчпочмаклы нәсел тамгалары. Әле ике-өч ай элек күмелгән кабер Гайсәне үзенә җәлеп итте. Шунда гына ул... әнисенен төшкә керүенен сәбәбен аңлады.
Ул кабер алдына тезләнде. Күзләреннән яшь акты. Газиз әнисе рухына белгән догаларын укыды.
Гайсә зираттан чыгуга ук кире китәргә уйлаган иде. ләкин аяклары инеш буендагы туган йортына таба атлады. Өй бәләкәй булса да бүрәнәләре әле нык күренә. Тәрәзәләрдә чиста пәрдәләр. Ишектә кайчандыр ул ясаган йозак.
Шулчак каяндыр Сабира карчыкнын югалган мәчесе Каракай килеп чыкты да мыраулый-мыраулый Гайсәнен аяк араларында бертуктаусыз буталды. Гайсә өйгә узды. Биредә элек ничек булган, бары да шулай сакланган. Димәк, әнисе анын исән булуына, кайтачагына ышанган Бәлки аны әнисенен изге догалары исән-имин йөрткәндер дә!
Гайсә ишекне ябып кире китәргә капкага таба атлады. Шул вакытта «Каракай» анын юлын ике-өч мәртәбә кисте. Ниндидер адымнан сакланырга кушты бугай. Гайсә таксида калдырган әйберләрен алды да я надан туган нигезенә үтте.
Эх, Каракай, Каракай. Элегрәк юлларыма кире төшкән булсан, минем тормыш нинди бәхетле булыр иде, дип өзгәләнде Гайсә.
Бу мизгелдә ул инде әнисенең изге догалары, туган нигезе аңа тормышын өр-янадан башларга ярдәм итәчәгенә никтер ышана, өметләнә иде.
Фәнзаман
Баттал
КА-АШМЛР!..
КУРКЫНЫЧ хикәят
Иртәнге сәгатьләрдә мин анын чикерткә ботын хәтерләтүче нечкә дә. озын да кулларына, очлы терсәкләренә сокланып утырам Бирсә бирә бит Ходай адәм баласына үз һөнәренә килешеп торган гәүдәне һәм шул гәүдәнең бу дөньяга тикмәгә генә килмәгәнлеген раслап торучы жинсл дә. төгәл дә хәрәкәтләрне, камытланыбрак торган аякларны! Ул эшләгәндә, ни хикмәттер, себеркесе—ишкәк, ә унга-сулга селтәнә-селтәнә себереп барган юллары елга булып тоела мина Әле мондыйрак уй да килә башка әгәр дә ул көймәче булса, әлеге терсәкләре, тезләре теләсә кайсы көймә читеннән дә чыгып торырлар иде сыман
Ул себерә, ә мин—кайчакларда төннәр буе язып утырган язучы—кызыгып та куям анын хезмәтенә. Ичмасам, ул бер—икс сәгатьтән үз тырышлыгының нәтиҗәсен күреп куаначак: мин эшкә чыкканчы бу ишек азды нинди пычрак иде. хәзер әнә ялт итеп тора, диячәк үэ-үзенә. Ә мина андый куаныч бер чакта да килмәде һәм килмәячәк Дөньяны аз булса да кабахәтлекләрдән, гаделсезлекләрдән, кансыэлыктан һәм башка бик күп яман гадәтләрдән чистартып булмасмы, ди-ди гомер буе язам бит инде, югыйсә—тырышам, жан-фәрман киләм. үземчә! ә ул пычрана гына бара
Безнен ишек алдына караган йортларда әллә кемнәр яши сугышлар үткән полковник та, авиаконструктор һәм табиплар да. галимнәр һәм сәнгать кешеләре дә бар Аларнын һәркайсы үз үткәне, үзе уйлап тапканы, үз хезмәте белән мактана—берсендә дә дөнья кайгысы, тормыш фәлсәфәсе юк Бөрешкән картларның һәм сорау билгеседәй бөкрәйгән карчыкларның да бар белгәне пенсия дә субсидия. Яратмыйм мин алар белән сүз куертырга! Күпме генә сөйләшмә, зиһененә бер тамчы да файдалы фикер таммаячак . Ә менә шушы себерке хужлсынын бераз ял итеп алуын, яныма килеп утыруын яратам. Ул. гадәттә, себергән чүпләрен өч-дүрт урынга өеп куйгач килә мин утырган эскәмиягә Беренче сүзләре көндәлек эшләре, тау-тау чүпләре турында булса да, уйлары, фикерләре тора-бард тормышның төрте якларына кереп китә —Мына. малай, үзем эшлим, ә баш дигән бу нәмәкәй гүпчим дә кирәкмәгән нәрсәләр уйлап мәтәшә. Мына. үзен дә бсләсен бит инде, безнен Казан ул берчакта да чистарып бетми, иеме Ә халык, ул хакта сүз чыкса, зур
җитәкчеләрне, шәһәр башлыкларын сүгә. Янәсе, алар эшли, кайгырта белмәгәнгә пычрак яшибез. Мин үзем дә яратмыйм ул түрәләрне. Егерме ел урам себереп тә фатирсыз калдырдылар, яптырмалахайлар! Ну бит, ни бит... Мына син ана теге чүп өемнәренә кара әле. Ни генә юк аларда! Кайбер хайваннар утыз адымдагы мусоркага да илтергә иренәләр чүп капчыкларын—төнлә подъезд төбенә чыгарып ташлыйлар. Мына шулар инде халык дип атала... Югыйсә, вак-төяк чүпләрне ташлау өчен подъезд төбе саен урналар да куелган!..
Монысы әле аның сүз башы гына. Ул туктап калуга һәм кесәләрен капшый башлауга мин инде бер карыш читкәрәк шуышырга тиеш булам. Чөнки, кесәсеннән сигарет, шырпы чыгарганда анын очлы терсәге һичшиксез кабыргама кадалып алачак. Тәмәкесен кабызып, тирән итеп суыргач, бераз тынып утыргач, ул яңадан сүз башлаячак:
—Мына, малай, без инде туып торган, үсеп торган алкашлар пычраткан ишек алдын гына себерәбез. Ну бит, ни бит. анын белән генә Рәчәй чистармаячак. Туып торган, үсеп торган, һәр буыны дөньяны пычратыл торган политикларыннан соң чистартулар млиун мәртәбә авыррак бит әле! Һәр патша, һәр президент киткән саен тормыш тагын да авыррак булып кала... Шул ук пычрак урынга яналары килеп утыра, адәм мәсхәрәсе.
Икәүдән-икәү генә сөйләшеп утырсак та, безнен әңгәмәне тагын берничә җан иясе тынлап тора. Алары—күгәрченнәр. Бер-икесе шушы Нәһирнен тезенә, башкалары йә җилкәсенә, йә түшенә кунып, елтин-елтин уйнап торган күзләре белән сөйләүченең йөзенә, әледән-әле авызыннан ургып чыгучы төтененә карап утыралар. Башына да менеп кунаклыйлар, хәтта. Әлбәттә, аларга безнең сүз бөтенләй кирәкми. Бер бөртек тары ярмасының бәясе дә тормый безнең акыл сату алар өчен—Нәһирнен кесәсеннән чыккалап торучы чеметем-чеметем көнбагышны өмет итеп утырулары...
—Мына бу мәхлукларны—Ходай кошларын күр инде син... Карап торышка матурлар, гөнаһсызлар. Ә бит, ирек куйсан, алар да хәзерге Казан байлары кебек комсыз. Тыгынып шартлаячакларын белмиләр. Башта, кулга ияләштергән айларда, күпләп ашаттым мин аларны. Карап торам, кайберсе туя, йоткан хәтлесе ашказанына сыймый башлагач, көнбагышлары авызыннан коела. Коса инде... Ләх исерек кешенекедәй күзләре тонып кала. Ә үзе барыбер ашый! Чаманы белми. Шуннан соң күрәм: икенче көнне юк теге... Күренми... Күп ашаса, үлә икән ул мескен. Хәзер инде чама белән генә ашатам үзләрен... Кызганыч. . Ә теге кеше талап баеган капсайотарларны чуртым да кызганмыйм. Яшәсеннәр, әйдә, шулай бер- берсен кырып, теге дөньяга аткарып. Әнә, минем бер коллега шундый бер байның ишек алдын себереп яши. Нәрсә ди... Хак сөйли микән, өч катлы йортында яши торган бүлмәләре генә дә унтугыз икән! Карап торасы иде, хатыны, бер баласы белән нәрсә эшләп йөри икән ул бай шундый йортта0! Саташмыйлар микән?
Бер-бер артлы туып торган үз фәлсәфәләреннән каны да кызып китә тегенең. Инде мондый чакта әлеге озын куллары, җил тегермәне канатлары кебек, күз алдында әйләнә башлый. Тотлыгып-тотлыгып та куя:
—Барысы да тегеннән—өстән, Мәскәүдән башлана, аналарын се... се... селсәвиткә чакыртып өшкертәсе нәрсәләр! Язган законнары аңлашылмый, гамәлгә ярамый, вәгъдәләре—ялган, фәрманнары «алтын» фургоны да җирәнерлек. Югыйсә бит анда себерке асты саен министр! Әз генә булса да башлары эшләргә тиештер бит инде, югыйсә! Алар да без чыккан җирдән чыккан лабаса! Авылдан яки шәһәрдән дип әйтүем инде...
Ахыргы сүзләре көн саен бер чама була:
Шунда бер айга гына президент итеп куйсалармы мине!.. Беренче көнне үк Кремль дигән шайтан оясын пыр туздырып себерер идем дә, кеше хәлен анлый
белгән бәндәләрне утыртып куяр идем андагылар урынына. Ә тегеләрен, һайт- двага бастырып, чеченнар иленә жибәрер идем. Кире кайтмаслык итеп!
Яки:
— Президент булсаммы?! Бөтен байлыкны имә торган сугышларны бетерер идем дә, халыкнын зарплатын. пенсиясен өч-дүрт мәртәбә арттырыр идем. Бөтен халык: «-Яшәсен иптәш Мугин!* дип. кул чабар иде
Гәпләшеп утыруларнын берсендә, үзем дә сизмәстән, кәефен боздым тегенен. Жилләнеп-җилләнеп сөйләвен бүлдереп, сорау бирәсе иттем
—Карале, Нәһир, бер дә сораган юк Кайдан килеп чыккан сина Мутин дигән фамилия9 Мут исемле булды микәнни бабан9
Чынлап торып рәнҗеде теге. Тилмергәндәй күхтәрен йөземә терәп торды-торды да кул селтәде:
-Мин сине белекле кеше дип уйлыйдырыем бит сөйләшкәндә Ә син безнен нәселдән чыккан Мөхтәр Мутин дигән атаклы артистны да белмисен икән, над. . нада... надо же' Син әле тагын, урыслар шикелле: «Синен исемен ни өчен Нахир9» дип тә сора инде Нәһир ул—елга, кин елга дигән сүз!
Әйтәсен әйтеп бетерде дә, батыр сугышка ыргылган кебек, себеркесе белән ишек алдынын икенче тарафына китеп тә барды
Әйе, үпкәләде бугай шул. Икенче көнне, «хатләрен ничек* дип соравыма да «сорап та торма!» дигәндәй кистереп кул гына селтәде Борылып та карамады, ичмасам—тагын да җиллерәк себерергә кереште Тагын бер сүзе чалынды колакка: «Ка-аш-мар!» диде. Борын астыннан сүгенә-сүгенә җилфердәп бара: «Бөтенесен дә аякларыннан асып куймадым бит жас чыкканда шул яп-ялан-аякларны! Ка-аш-мар!»
Күнелсез булып китте. Шундый кызыклы әнгәмәдәшнен хәтерен калдыр да син, боекмый кара! Эскәмиямнән кузгалдым да урам аркылы гына чыгасы базарга тәпиләдем. Әйләнеп кайткач, төбенә вак-төяк салынган пакетымны тотып, кабат урыныма кунакладым: юк. болай гына кереп китү ярамас фатирга. Бөтенләй үпкәләгәнме бу. әллә вакытлымы9 Белергә кирәк Һич кенә дә югалтасы килми мондый ихлас адәмне.
Менә ул, ниһаять, мина якын гына өеп куйган чүпләренен бер «чүмәләсен» каралып, таушалып беткән кәгазь капчыкка тутырып маташа Бөгелгәндә-иелгәндә дә арт саны телләрем минем тарафка «карый* «Нык үпкәләгән, каты рәнҗегән булырга тиеш Белә идем бит инде, юкса, ул танылган актер Мутинны Никләремә дип кенә шул фамилия белән тел чайкадым инде, ә?!* Ниһаять, түзмим, эндәшәм мона
—Жә инде, үпкәләвеңне бетер инде Кеше ялгышмый гына яшәми бит
Ул, айнып киткәндәй турайды да. гаҗәпсенгән карашын төбәп, килә дә башлады. Килеп житә-җитешкә үк:
—Нәрсә дисең, кордаш? «Үпкәләдең» дидеңме9 Каян килсен ул мина үпкәләү?!—дип, кул бирде
—Сөйләшмисен дә бит
—Сөйләшерлек тә ан юк әле башымда, малай, үткән төнге катмардан соң.
— Катырак җибәргән идеңме әллә9
— Анысы булмый торган хәл түгел-лә инде анын Илгизәрнең самагунын салып чыккан идем бераз
—Шул бутагандыр инде башынны?
-Хикмәт анда түгел Самагуны әйбәт анын Төне буе саташып чыктым Бер төнем бер елга сузылган кебек булды Куркыныч төшләр күрдем—ка- аш-мар. парин!
—Сон, куркыныч төшләр керми булмый инде Мин үзем, мәсатән. үз
башымны үземнең култык астына кыстырып, кап-карангы төндә Бауман урамы буйлап барганымны күрдем бервакыт,—дигән булдым, шыттырып
—Минеке ул гына түгел шул... Коточкыч!
Күтәрелеп карасам, маңгаеннан шыбыр су ага Нәһирнен. Жин очы белән сөртеп алуы була, борчактай эре тирләре яңадан бәреп чыга... Тез буыны тотмагандай, эскәмиягә түнде бахыр. Башын салындырып, кулларын тезләре арасына кыстырып, тынып калды. Тирән генә уфылдады да, инде менә ничәнче кат:
—Ка-аш-мар!—дип куйды.—'Теленне тыймасан, шулай була икән ул!..
Тел кычытканнан кебек кенә сүз кыстыруны кирәк таптым:
—Домоуправ белән талашкан иденме әллә?
—Кәкүй монда домоуправ!.. Тагын да куркынычрак кешеләр белән замайтсы килеп беттем...
Аннан соң Ходай Нәһиргә тел ачкычы биргәндәй булды.
—Хәтерендәдер бит инде, мин сина көн саен «Эх, президент булсам!» дип такылдадым. Менә шул бәхетсезлекне татырга туры килде төштә. Төн буе президент булып баш кайнаттым.
—Шәп булган бит инде. Нинди кошмар булсын, кызык кына бит бу!
—Сиңа кызык, атаң башы! Ә минем косасым килә тегеләрнең кыланмышыннан. Ялагай да бит әле үзләре!
—Кемнәр?
—Кремль кешеләрен әйтәм бит инде.
—Аларын да күрдеңмени?
—Президент булгач, Кремльгә барып кергәч, ничек күрми каласын инде аларны?!
—Сөйләп җибәр булмаса, ялындырып торма.
Ул башта, сүзенен юлын-жилемен таба алмагандай, әле моннан, әле тегеннән җөмлә йолкыган сыман төртелә-төртелә сөйләргә кереште. Имеш, төшендә халык диңгезедәй митинг бара икән. Шундагы миллион-миллион кешеләр, кинәт кенә күккә күтәрелеп киткәннәр дә, кара болытларга әверелеп: «Яшәсен президент Мутин!» дип акыра башлаганнар икән дә. Нәһир үзен кинәт кенә президент сараенда күргән. Болындай кин, һәр стенасы күз явын алырдай итеп алтынга манылган бүлмә түрендәге өстәл артында утыра икән бу, патша таҗы киеп
Шул кадәресен күз алдына килерлек итеп аңлаткач, теле ачылып китте монын—җинел генә сөйләп китте. Әйтерсең лә сазлы юлларда буксовать итеп җәфалаган машинасы башта—тигез юлга, аннары көзгедәй асфальтка чыкты. Миңа бары тик: «Һе, гаҗәп икән Кызык, кызык Шәп иткәнсен кабәхәтне!.. Һай, рәхмәт, мине дә кайгырткансың!..* кебегрәк сүзләр белән җөпләп утырасы гына калды.
—Президент булып эшли башлагач ук, мин бернәрсәне анлап өлгердем, малай: ул Кремльдә тере кешеләр турында уйлый да белмиләр икән. Бөтен кайгыртканнары— мәетләр. Киңәшкәннәре дә—мәетләр язмышы... Әйтик, берсе керә дә, Николай патшаның сөякләрен эзләү, исемен изгеләштерү өчен расхутлык акча сорый. Икенчесенең Рәсәй буйлап кеше үтереп йөргән Колчак белән Юденичка бик тә һәйкәл куясы килә икән...
—Ярый, изгеләштерербез.. һәйкәлләрдә куярбыз...—димен.
И сөенәләр, парин! «Мен яшә. Нахир Тахирыч!» диләр. Түшәмгә хәтле сикерәләр, валлаһи. Тегеләр тына башлауга әйтеп куям:
—Түлке гаделлек булсын Миллион-миллион кешеләрнең җанын кыйганнарны изге дип саныйсыз икән, Гитлерны да мәхрүм итмәбез. Ана да һәйкәл куярбыз!—димен. Күзләре акаеп ката, малай, шулай дигәч! Жан кыючыларның берләре—изге, икенчеләре фашист була икән, аларча. Чуртым
да логика дигән нәрсә юк икән ул Кремльдә. Ну дурдом. парин!
Берәүләре империянең җимерелүен мавзолейда яткан Лениннан күрә, мәетен ботыннан тотып чыгарып ташлау, аннан сон җирләү турында указ патписайт итүемне сорый. Шунын эзенә үк басып, дигәндәй. Зюганов сыманрак кемсә килеп керә дә: «Менә болар Ленинга һоҗүм итмәкчеләр' Ленин урынында ятмаса, Рәсәй җитмеш дәүләткә таркала'-*. дип куркьггмакчы була
Икесенә дә карап алам да:
—Ә үзе нәрсә тели? Үз кулы белән язган гариза китерсен,—мин әйтәм,— шуннан соң разбирумся,—димен. Аңламаудан авызлары ачылып ката, теге ни кебек
Мин бит. башкалар да шулай сөйләп торгач, ул Кремльдә гелләрем генә җәбрәйләр эшли дип уйлаган идем, парин Түгел икән! Күбесе татарлар икән анда! Каян белдем, дисенме? Президент булып утыруга ук үп әре керә башладылар минем янга. Приемга инде Йн башта Черномырдин килеп керде. Керә-керешкә үк «Әссәләмегалайкүм. Нәһир әфәнде'» дип. саф үзебезчә күрешә бу. әттәгенәсе! Үзе көлә
—Әллә, гел урысча сөйләшеп йөргәч тә, син мине урыс дип белгәниенме?!—дип, хәйләкәр елмая —Жу-ук. әби-бабайлар Мидәлә ягыннан чыккан бик бай мырдалар, ягъни «мурзы* булганнар Кап-кара татарлар инде. Сөргенгә куылгач. Карамырда дигән кушамат-фамилияләрен Черномырдин дип үдгәртергә мәҗбүр булганнар, урыслар эдәрлекләгәнгә чыдыйлары беткәч
Ниндидер хөкүмәт мәсьәләләрен хәл иткәч, ишеккә хәтле озаттым тегене Ни дисән дә, карт кеше бит Кадер-хөрмәт күрсен, диюем инде Чыга- чыгышка, минзәләчә итеп, сорап та куйдым ате. җитмәсә
—Картайгансың инде, Карамырдин абдый, ялга китәргә әдерләнмисенме әле?—дип.
—И, эштән куа күрмә инде. Нәһир апаем, эшләмәсәм. ашарга акча җиткереп булмый. Карчыкка төрле даруларда кирәк Биш-алты миллиард доллар булса да юнәтим инде тагын, яме? Аннан сон. үдебеднен Милаләгә кайтып егылырбыд, Аллаһ боерган булса -ди-ди ялвара, мескен Үзем дә ятимлекләрне, фәкыйрьлекләрне күп күргән кеше буларак, кызгандым инде Ни дисән дә, үзебезнең татар икән бит Бәлки әле, мулла булып куймасмы шунда берәр авылда. Ашарлык сәмәне калмаса. хәер җыеп яшәр
Аннан сон Галимҗан дигән мин күргән бер язучыга охшаган бик ыспай да, шома да егет килеп керде Мыегы да бик кәттә монын Бә-рә-кәт' Анысы да татар икән бит! Мин тегенә фамилиясе бс.лән эндәшүгә үк
—Берүк, ялгыша күрмәгез. Нәһир әзи. чын фамилиям Греф түгел минем' Горефоф булам мин Ерак бабам милләтебезнең гореф-гадәтләрен бик төгәл үти торган кеше булган. Рәсәйдә фамилияләр бирү тәртибе башлангач, мулла метрикәгә гарәп хәрефләре белән шулай язган Үзегез дә беләсез инде, кәнишне, гарәпчә язганда сүз уртасында сузык авазлар кулланылмый диярлек бит Гарәп хәрефен аз-маз таныган керәшен пубы фамилиябезне урысчага шулай күчергән
Тынлап бетердем дә бабасы хакындагы сүзләрен, сорау бирдем Горефофка:
-Ярый.-мәйтәм.-хәзер жавап бир: акча күпме казнада?
-Рубльләр бик күп Тын океанга да сыймастыр Чөнки Ходай бирмеш һәр тәүлектә кон-төн пыр туздырып басып ятабыз шул сыек акчаларны Ә долларларны, үзегез дә беләсездер инде, монда эшләүчеләр белән бүлешеп, чит ил банкыларына салып барабыз Һичьюгы. егерме буынга җиткереп булмасмы, дип тырышабыз инде Оныкларның да яшисе килер бит Телисез икән, Швицар банкына егерме миллиард булса да салып. Сезгә дә
счет ачарбыз. Ә инде агач рубльләрне халыкка җибәрәбез, бер күзле камбала балыгы да җитмеш сум торган илдә туалет кәгазе кебек арзан бит инде ул.
Тагын берсе керә, тегесе чыгып киткәч инде... Анысыньш да татарлыгы тиз ачылды. Баксан, Явыз Иванга кадәр үк нәселендәге берәүне «Зур абый» дип хөрмәтләп йөрткәннәр икән дә, шул исем, бераз үзгәреп, Зурабовка әйләнгән имеш. Әнә шул Зур абыйның оныгы белән сөйләшеп утырганда...
Нәһир, шулчак, төртелеп калды, аннары, күземә туп-туры карап, дәвам итте:
—... ышансаң—ышан, ышанмасан—юк, күрше, син искәтөштен бит, әкәмәт! Мин әйтәм Зур абый токымына, пачаму Фәлән Фәләнов дигән язучыны мен ярым рубль пенсия белән тилмертәсез, мин әйтәм. Аның стаҗы гына да 91 ел бит, пнимаеш, димен тегенәргә: писателский стажы гына да 50 ел, әле шул һөнәре белән беррәггән 41 ел буе төрле кантурларда, разаксияләрдә эшләгән, димен. Шапылдатып өстәл суккан идем, куркып калды теге, утырган урынында туп кебек сикереп куйды. Башын иеп мынгыр-мыңгыр килә:
—Беләбез, бик беләбез ул язучыны... Ну бит ул, ни бит ул... безнен Кремльнен дә тетмәсен тетеп яза бит ул...
— Элек бирмәгәннәрен дә исәпләп, аена ким дигәндә егерме мен бирә башлагыз, ыштубы!—дип җикергән идем бер, «Ярый, абзыкаем, ярый!!» дип чыгып та йөгерде.
Һе... Ие... Торна кебек чәндер, дөя муенлы, гәрәнкә башлы тагын бер бәндә килеп керә кабинетка. Монысы да татар булмакчы моның! Үзен бөтен генераллар башлыгы Иманов дип таныштыра, ишектән килеп кереп, үрә каткач. Телевизордан күргәндә дә күнелем болгана иде ул бәндәнен күркәдәй кукраюына, түргә дә үткәрмичә, усал итеп сорыйм тегеннән:
—Арагызда мие булган берәр генерал бармы Рәсәйдә?
—Бар!—ди.—Менә мин бар!
—Соң, атан башы,—димен тегеңә,—миен дә булгач, ни өчен Кавказда сугышып, үзебезнең халыкларны кырдырып ятасын анда?! Иманын кайда?! Сина ышансаң, татар башын белән Татарстанга да килеп керүен бар сугыш белән! Күземнән югал, бүгеннән үк ефрейтор ясап, шул ук Кавказга мылтык тоттырып җибәрәм үзенне. Указ әзер!
Ул генералларны әйтәм әле, малай, яшь егетләребез сугышта сентябрь чебеннәре кебек кырылганда кызлар белән типтереп ята белатәр, мөртәтләр, ә үзләренең сугыш күргәннәре дә юк... Указ әзер, дип әйтүем булды, тегенен һушы китеп егылуы булды. Идәнне тырмый-тырмый, ишек алды себергәндә пычранып беткән кирзачымны үбә-үбә, үкерә-үкерә елый, сабакы:
—Жәллә, үлемгә тыкма, гаспадин президент, минем үләсем килми!—дип ялвара —Балаларым хакына кызган!..
—Эһе!—мәйтәм.—Синең генә балаларын кадерле икән! Ә теге егетләр кемнәрнеңдер кадерле балалары түгелмени?!
Кыскасы, эшеннән себереп чыгардым тегене.
Тагын берсенен тере утыргычына типтем, кан кызып киткәч.. Аягым тегенен ике бот арасына батып калгандай булды—көч-хәл белән тартып алдым. Анысы инде тегесе сыман кипкән килки түгел, күрше. Корсагы аркылыга үскән, карбыз кебек чыраендагы күзләре чучканыкы сыман. Шулхәтле симергән, суярга салган сыер кебек интегеп мыш-мыш килә. Ка-аш-мар!.. Ишшу җитмәсә, монысы да керә-керешкә үк: «Мин дә татар. Фамилиям— Үстемов. Баш прокурор булам», дип маташтыра. Алдый, ысбулыч!
Үскәнсен шул! Иңең белән буең тигезләнгән. Ә менә җинаятьләрне ача белмисен. Гөнаһсыз кешеләрне тутырасын төрмәгә!—дигән идем, шундук мыркылдап куйды:
— Какая разница?! Кемне атып, кемнәрне утыртсаң да барыбер—воздух
чише будет'
Әйттем бит инде, ул жирбиткә дә типтем.
Шулай диюгә. Нәһирнен күзләре түгәрәкләнеп китте, кеше ишетмәсен тагы, дигәндәй, як-ягына куркынып каранды. Аннан сон гына авызын колагыма тыкты:
— Мына бүген, йокымнан уянып китеп, шайтан тартмасын ачып җибәрсәм, малай, ни күрим, шул прокурор чынлап торып эшсез калган' Әллә сон, мин чынлап торып президент булдым микән үткән төндә? Минем указ белән куылган булып чыга бит инде ул! Ка-аш-мар бит. әйеме? Ә-ә Әйе! Шуларнын сафсата чәйнәвен тынлап туйгач, кинәт кенә тамагым ачып китте. Секретаршаны чакырып керттем дә, приказ бирдем -Живо, ашаргә китер! Бер аягын—монда, икенчесе тегендә булсын'-»
—Юк, булмый,—ди.—Сез ашаганга кадәр ул ризыкны башта пувырлар үзләре, аннары медик-академиклар консилиумы ашап карарга тиеш!—ди. әйтмәсәм дә булмады!
—Мин үзем дә ашый алам аны,—димен—Китер'
Тагын каршы килә. Юк. ди, Сез ашыйсы ризыкны агулаган булырга мужытлар, бу йортта кешеләр бер-берсенсн ашына агу салу турында гына уйлап йөриләр, ди Алып төштеләр сталавайга, утырттылар бә-әк зур остәлнен түренә. Мина дип тәлинкәгә салынган кәтлитнсн бер читен пувырлар кимерде, яртысын академиклар кымтырыклады, калдык- постыгын, лупылар белән дә карап тикшергәч, үземнен алга эттеләр, рәхим итеп ашагыз, гаспадин президент, дип. Менә шул эткән ризыкны эт кебек ашасан гына президент булырга ярыйсын икән.
... Тагын... Әйе, тагын мондыйрагы да истә калган әле төшнен. Мына без, яшсрсн-батырын түгел, көнгә өч-дүрт мәртәбә туалетка керәбез бит инде, э-эеме? Шунадыр инде, төшкә дә керде шул хат. Унитаздан калкынуым булды, сөйли башламасынмы теге! Шул инде, шул—унитаз үзе сөйли' Япуичарак тавыш белән сибепме сибә, тишеге тыгылгыры
—Эчендә самагун матдәләре бар
—Бабасырлары күренә.
—Казан колбасаларының составын тәшкил итүче туалет кәгазьләре, эшкәртелми калган сенерләр, пычкы чүпләре, чучка йоннары һәм бихтәрс юан эчәгссенә тыгылган...
—Сукыр эчәгесе балык тәнкәләре. кылчыклар, суган кабыклары белән тулган...
Сөйләп тә бетерүе булды унитазнын. бер көтү академикның туалетка чәчрәп керүе булды. Баксан, унитазнын чупырдавын, анын докладын күрше бүлмәдәге радиудан тынлап утыралар икән алар. Килеп тә керделәр, ыштанымны күтәрергә дә ирек бирмичә, носилкага салып, йөгерә башладылар. Бер палатага алып кереп, клизма куюлары булды, колакны ярып, яшелле-зәңгәрле тавышлар улатып, гудок чыиный башлады Ниндидер вәянниләр йөгереп керделәр дә, мин яткан носилканы эләктереп, тагын да озынрак коридор буйлап дәлше йөгерәләр. Терек-терек йөгерәләр шу тай. ә минем, бытыр-бытыр килеп, эч бушый башлады Вәянниләр сүзеннән анладым. Кремльнен подвалына террористлар ун тонна тротилл салганнар да. мине шартлатмакчы булалар икән. имеш. Болай чаптырып барулары президентны, ягъни мине коткарырга тырышулары икән Шартлаткыч турындагы хәбәрләре дөрескә чыкмагач, мине урамнан кире алып кереп, калсүнне алыштырып, кабат тәхеткә утыртып куйдылар
Утыруым булды, күземә Жириновский күренде Әсгатемә таба атлый, киъшн. инану җитмәсә. Өстәт суктым да кычкырып җибәрдем мин мона -Йөрмә монда дурака нәгәйт итеп! Синен гузга язмаган сафсаталарыңны теле ни юрдан күрә-
4. .к у • м н
күрә дә гайрәт чиккән инде монда. Марш отсуды!» димен тегенә. Ә ул барыбер килә! Юан суалчанга охшаган иреннәрен калфакландырып сүз башлый:
—Ялгышмагыз, Нахир Тахирыч. Монда минем кебек юләрләрдән башка эш бармый. Анламыйсызмыни. мин нинди ахмак фикер әйтсәм, бу йортта шул фикерне атна-ун көннән үк күтәреп алалар. Алалар да тормышка ашырып та куялар! Вертикаль дәүләтне кем уйлап тапты дип беләсез? Мин! Губерналарны бер-берсенә кушарга кирәклеген ин элек кем әйтте? Мин!—ди. Аннан сон болай дип кызрачлана тагын:—Теләсәгез, иртәгә үк телевизордан: «Татарларга суверинетет бирмәгән өчен, урысларны сифилислы Монголиягә куып черетәбез!» дип кычкырам. Телисез икән, вертикаль Россияне төртеп аударып, Сезнең аяк астына сузып салам! Минемчә генә, туест, юләрләрчә генә барса-бара монда эшләр! Россию умом не понять!
Үзем указларга кул куеп утырсам да, ни хикмәттер, өстәлемә шушы себеркемне сөяп куйганмын, имеш. Шуны эләктереп алам да, давай тегенә., кайсы төше кычыта... унлы-суллы жиппәрәм! Өтәләнә, малай, утлы калайга төшкән борча кебек үрле-кырлы сикерә бу!
И-и!.. Анда акыл өйрәтеп торучылар дачурта икән. Саклаучылар да йөзләрчә икән Бермәлне, шулай, кармак таягына жеп урыйм, калкавыч тагам, имеш. Балык тотарга бармакчы булам инде үземчә.. Шуннан, минсинайтим, бөтен Кремль урыныннан купты бит. әй!
—Гаспадин-тауариш Мутин!.. Нахир Тахирыч!..—дип өзгәләнәләр.— Бүгенгә бармагыз инде, зинһар! Чөнки Сезне балыкка озата бару өчен кимендә бер дивизия солдатны кузгатасы бар бит. Әле бер-ике мен ФСБ генералын, инструктаж биреп, Сезнен тәнегезне сакларга өйрәтергә кирәк. Самолетлар кабызасы, йөзләп танкы заправит итәсе бар. Зенитный батареяларсыз да булмый!—диешәләр.
—Чурту-матр, сезнен армиягез!—дип жикерәм тегеләргә.—Мин япа-ялгыз тотарга яратам балыкны. Ник мине тыясыз?!Кая монда демократия?!—димен бит инде, парин, теңкәм корудан аптырагач...
—Демократия бар, бик бар бездә!—диләр —Демократия булмаса, теш казнасын да күтәрә алмаган Брежневлар, черек-чирле Черненколар, алкаш Ельциннар, чекист-мекистлар, дворниклар ил башлыгы була алыр идеме Россиядә?!
Шулай да, сүземне ничек өскә чыгарганмындыр—хәтерләмим—киттем балыкка. Бранираванный машинада дүрт генерал, гәүдатәре белән төреп дигәндәй, алып киттеләр су буена. Яр читенә утыргач та дүртесе дүрт ягыма утырды. Ялгыш әйтәм икән, алдагысы алдыма басты. Чечен террористлары, имеш, мылтыкларын һәркайдан төбәп кенә торалар икән... Шулай итеп, малай, алда торган генералның бот арасыннан кармак таягын сузып, адәм рисвае булып, балык тотып утырам бит инде, адәм тәганәсе!.. Илнен ин зур. ин гөнаһлы приступнигы итеп... алай гына да түгел, арестант номер один итеп тоям үземне. Әйтәм бит, төрмәдә утырганда мине ту дый-судый бер генә конвой йөртә иде. Ә монда артымнан әллә ничә мен конвой иярә... Ә. әйе Бер мәлне калкавычым бии-бии бата башлады бит. рәхмәт төшкере! Тартып чыгаруым булды, чәнчә бармак хәтле шыртлаканы кулыма алуым булды,—уф- фф!— дөнья җимерелә дип торам: урман эчендә, чокырларда качып яткан әрмисләр танклардан, пушкалардан салют бирәбашламасыннармы!.. «Безнен галавнокамандушший—герой! Акула тотты! Яшәсен дарагой прензидент Мутин! Ул безне жинүләрдән-жинүләргә алып бара! Ул булганда, чукчаларнын йөз миллионлы армиясен дә җиңәчәкбез! Үррә! Үррә!..» дип, дистә менләп кеше залпом кычкыра, малай. Ка-аш-мар инде! Тамаклары ертылды микән, юк микән—белмим, тагын Кремльгә кайттым, имеш. Ашыга-ашыга су буенда баткан кирза итекләремне салдыралар.
— План буенча, фәлән губернанын башлыгы килде Сезнен алда мактанырга, теге бүлмәгә чыгып утырыгыз, икенче яктан ул килеп керер Ул утыруга ук, Сез: «Эшләрегез стабильны барамы. Фәлән Фаләнеч? Халык турында кайгыртасызмы?—дип сораган булыгыз. Ул Сезгә: «Стабильны. кайгыртып кына торабыз, Нахир Тахирович!* дияр.
—Туктагыз әле. идрит-күдритләр.—дим тегеләргә.—бернәрсә дә стабильны түгел бит бу илдә! Әнә, халыкнын аркасын бет ашый, эшләп тапканын эт ашый—түрәләр кимерә. Алдау була бит андый сөйләшү! Авыз дигән савыттан борчак сибеп кенә туендырып булмый бит аларны!
—Беләбез, бик беләбез!—диешәләр.—Ләкин халыкка шулай күрсәтергә кирәк! Телевизордан көн саен шундый әнгәмә үткәргән булып кылану традициясен бозарга ярамый! Фәкыйрьлектән котыра башлаган халыкны юаткалап торырга кирәк бит инде...—дип ялваралар
—Юата-юата алдаганчы, ашатырга кирәк халыкны! Нефьт. газ долларлары да шалуны-шалуны белән сасып ята. әнә. Өләшергә кирәк. Аларнын да өлеше бар бит анда!—дим бит инде мин юләр тегеләргә. Әйе-әйе. чын ахмак икәнмен. Алар, исәрлегемне күреп, акыл бирәләр мина
—Этне күзенә каратып торасын килсә, аны ачыктырып тотарга кирәк Крсмльнен мәңгелек законы шундый.
Теге губернатор белән корыны бушка әйләндереп утыргач, кабинетыма чыккач, ишекне бикләп килдем дә, башымны учларыма салып, елап жибәрдем. Казан сагындыра, малай! И газиз башкаем, димен. нинди гөнаһларым аркасында мондый хурлыкка төштен?! Шунысын да уйлыйм Казанда биш ай инде хезмәт хакым алынмаган, бәлки биреп яталардыр Җитте монда буш сүз чәйнәп, юк-бар жиргә чабата кайтарып яту. димен Домоуправ та эзләп йөридер бөтен Казан буйлап, эчеп егылмады микән алай-болай дип... Качарга кирәк бу иблисләр йортыннан'
Шулай елап утырганда уянып китсәм, алты квадрат метрлы «пожарный» бүлмәмдә ятам! Әй. сөендем, малай, үземнен бу илдә ин каһәрле арестант түгеллегемне, кабат иректә икәнлегемне анлагач! Рәхәт1
—Президент булырга теләмисен, димәк'’
—Аллам сакласын!
...Елмаеп утырган җиреннән, карашына кабат шом йөгерде Нәһирнен Як-ягына каранып алды да, янә түгәрәкләнеп киткән күзләрен төбәп, калтыранган тавыш белән колагыма елышты:
— Күрүсн-күрдем дә бит бу төшне. Менә тагын шүрләтә инде Хәзерге политика ничегрәк ул хәзер? Мондый төш күргәнем өчен төрмәгә тыкмаслар микән, малай?!. Атмаслар микән’! Россия кешеләренең төш күрергә правалары бар микән хәзер дип әйтүем инде.
Инде бу төш белән ни кыласымны уйлап утырган мин. әйтеп куйдым
— Монысына минем генә акыл җитми, Нәһир туган Шулай булгач, үземнән бик күпкә акыллырак редакторлардан сорармын Белсә, алар белер инде..