Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР


Нурлы теләк
Җирдә изгелеккә урын бетмәс. Мәңгелеккә булыр уй-хыял. Җаның чистарынып яктылыктан, Яшәүләрдән бары нур җыяр.
Кеше
Йолдызларга карап, хыялында Нидер эзли гомер буена. Миллиард еллар ераклыгы Сизелми дә хыял уена...
Яшәү көче
Гүзәр хәлең калмый әрнүләрдән, Үз-үзеңә янып егылгач;
Яшәү кече яңабаштан килә, Рухына кайтып сыенгач.
Ачыклык
Иң буталчык мәсьәләләр Туктата уйның көчен. Гадилектә яши кеше— Күпне төшенер өчен.
Хәмит ЛАТЫЙФ (1949) ша/ыйрь. н.жышъчг рлссам; Татарстан Ялучымр бер.*" мъаасы. Туймазыда ( Башкорт там ) яши.
Авыр чакта, җан киселгән чакта Кеше җиргә ятып уйлана.
Кырык төрле уйлар йөргән башта Яшәү яме тагын уяна.
Шикләнүдән башланган эш Хәерле булмас бер дә.
Очына чыгалмаган уй Орлык чәчәлмәс җирдә.
Җан рәхәте
Бу дөньяда үз эшеңнең тәмен табып, Синең эшкә чит кешеләр хәйран калса,— Шуннан да зур бәхет юктыр дөньялыкта, Ләззәтләнеп синең җаның рәхмәт алса.
Күпме эзлә үткәннәрдән.
Чынга ашкан хыялдан—
Чәчеп киткән орлыкларын Кемнәр кайтып җыялган?
Чынлык
Һәр кешедә җанның ике чиге— Ялган белән дөреслекне белү: Хезмәт куеп көн дә үз җирендә Чын язмышын үрү...
Төшенмәү
Бу тормышның серен, мәгънәсен Төшенмәссең һич тә сорап кына; Күңел дөньялары җимерелә— Аңламассың аны юрап кына...
Үзең булу
Яхшы атлар хак сорамый,
Алар хакы инде билгеле.
Яхшы дуслар табу өчен Үзең булу кирәк иң элек.
Хисләр ялкынын саклый бел— Ул бит безнең җан көче. Кешелегеңне яклый бел—
Изге булсын аң көче.
Усаллыкта яман өскә чыга, Хыялыңны бирмә җимерергә. Ничек кенә алдан хәстәр күрмә, Ачу әзер җанны кимерергә.
Иманыңны күз карасы кебек сакла, Хак эш өчен дөреслекне якла,
Кыю әйтә белү—кирәк сүзне башта, Чокып юган төсле аны ташка...
Үтенү
Ярдәм бирче. Ходам, моңлы булганнарга, Түзем бирче күңеле тулганнарга!— Рәхмәтеңне салчы сабыр-уңганнарга, Өмет бирче ялгыз сулганнарга!..
Чатлар...
Алда тора төрле-төрле юл чатлары,
Шул чатлардан башланадыр юл башлары; Анда-монда аунап ята юл ташлары— Ниләр күрер атлар белән ир башлары...
Югалту
Җилгә калыр язмышыңда барчасы да, Гомер тырышып тапкан малы, акчасы да, Хәрәм җыйма, кереп кеше бакчасына— Беркөн килеп югалтырсың барчасын да...
Татарлык
Изгелекләр ташламасын. Ярабби. Тормыш үтсен илем күген каралтмый, Чит кавемнән үзебезне санатмый. Яшик әле татарлыкны таратмый...
Саклану
Үзең сакла, и Ходаем, хәрәм малдан, Дәгьва итмә кеше хакын, торып алдан, фәрештәләр гамәлеңне я .зар актан.
Чын хезмәттә барысын да ү зең тапсаң.
Картлар хәтере
Вакыт атларының дугасыннан Кыңгыраулар чыңлый өздереп: Яшьлекләре белән хушлашкандай. Картлар кала: гомер у зды. дип.