Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәрдемәндкә тәкълид-нәзыйрәләр, багышлаулар

ХӘСӘН ТУФАН
1900—1981
Җилкәнен киерә...
Төн вә көндез ул йөзәдер
Дврдеманл
Җайга искән Таңгы җилдә Җилкәнен киргән караб— Иске өйдән Ишле илгә
Юл яра, йолдыз карап...
Дау кубарды Азмы давыл...
Тик караб көрсенмәде. Юлбасарлы булса да юл, Җилкәнен төшермәде.
Азмы җанны Упты диңгез...
Сау ләкин кораб һаман! Гомере—мәңге,
Бәхете—чиксез,
Юл яра алга табан!
Алга илткән юл иңендә Батырлар маяк-маяк... Җайга искән Алсу җилдә
Җилкәнен киргән караб.
1967
СИБГАТ ХӘКИМ
(1911—1986)
Безгә хәтле йөз мәртәбә сынап, Иләгеннән иләп йөз кабат, Дәрдемәнднең шигырьләрен Вакыт Җыйган юллап, җыйган мыскаллап. Үлчәр өчен бизмән алган Вакыт, Вакыт—судья, Вакыт хәл итә:
Тоткан, үлчи, кыл уртада—бизмән, Ике якта—ике тәлинкә.
Бер ягында—шигырь, бер ягында— Алъяпкычы тулы, ал тулы Дәрдемәнднең Урал тауларыннан, Комнан арчып алган алтыны.
Китерә, сала, алтын баса кайчак, Карап торган кебек ул моны,
Очып килеп шунда тәлинкәгә Дәрдемәнднең куна былбылы.
Тигезләнә үлчәү, алтыннарга Шигырьләре аның бәрабәр,
Уза еллар, арта бәяләре,
Заман белән бергә баралар.
1976
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН
Дәрдемәндкә тәкълидән
Нинди мәхшәр!
Кайдан бу ут?
Җилкәннәр дөрләп яна.
Дулкын шаша.
Каек тулук,—
Кайда Ул, кайда Ана...
Караб баткан.
Каек эзсез.
Нинди ярдан аңгырык?
Кайсы якта
Илсез, күзсез
Кемнәр йөри каңгырып?..
1968
РЕНАТ ХАРИС
Гөрләгән сулар
Гөрләгән сулар төбендә Җир чокырлы, авышлы... Саңгыраулар гына суның Ишетә шатлык тавышын.
И җәрәхәтле дулкыннар.
Кешене кичерегез! Кешене кичерегез!
Таркалган сулар әрнүен Кем дә кем шатлык саный—
Тау елгаларының төбен Кан тамырына күчерегез...
Сез нәрсә кичерерсез? Сез нәрсә кичерерсез?..
1968
РӘДИФ ГАТАШ
Дәрдемәнд аһәңе
Кемдә син. Дәрдемәнд аһәңе 7 һай кемдә—Рәми бунты7
Бүгенгебез...
Илаһ саз, син тоташ моңнан гыйбарәт,
Нинди көч ул кылларыңда, Тәңреме, әйт?! Сезнең шул саз да уятмый таш җаннар... Шундый без бүген, әй Тукай, Дәрдемәнд!
Сөйләшү
—Тукай. Дәрдемәнд бер очрашкан булсалар.
Бер илаһи гәп. дим, алар корсалар?
—Шәй манзара... Тик ул табынга, Гаташ,
Без сыймасак әгәр—чакырмасалар?
Үз-үземә аптырыйм...
Гомер узган саен күрәм: начар мин.
Языгым беләм—язмыштан качалмыйм:
Бер дивана гариб мин—Дәрдемәнд язган... Кемнәргә гашыйк булмадым... Нахал мин!
1990—1992
ГАЗИНУР МОРАТ
Дәрдемәнд кабере
Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр. Җир астында тезелде ку сөякләр'
Дәрдемәнд
Кара йөзләр кабат ил өстенә Кызыл бурзайларын өстергән. Империя дигән каток узган Бакый йортның таптап өстеннән.
Җилләр генә түгел—
Зилзиләләр
Юган эзне... юган хәтерне.
Ярый әле Вакыт отып калган Шигърендәге һәр юл-сәтырны.
Комнар гына түгел—
Кубарылып
Ташлар күчкән... кабер ташлары. Ку сөякләр түшәп ил багына, Илгәсәрләр җирне ашлады.
Илдә калган Гариб...
Байгыш Сагыш
Тоткандыр шул... илдә туңса да. Шагыйрьләрнең язмышлары уртак Бай булса да, гидай булса да.
1995