Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Салман авылы
Кама аръягында Әдки, Чистай, Спас һ.б районнар җире борынгы тарихи
һәйкәлләргә бай булуы белән аерылып тора. Авылларда өлкән буын вәкилләре
белән сөйләшсәң, авыллары оешу, тирә-як турында легенда-риваятьләр. борынгы
бабаларыбыз тормышына мөнәсәбәтле әллә никадәр тарихи вакыйгалар
ишетәсең Бу җәһәттән караганда. Иске Салман авылы берсеннән дә калышмый
шикелле Актай елгасына сул яктан килеп кушылган Салман суы буендагы Иске
Салман авылы Әлки районы җирләрендә, район үзәге Әлки авылыннан 17
чакрымда, тимер юл станциясеннән—80. пристаньнән 62 чакрым ераклыкта
урнашкан Салман суы үзенә атаманы авыл исеменнән алган.
Салман һәм Иске Салман авыллары янында археологлар борынгы һәм соңгы
болгар чорларына нисбәтле авыл хәрабәсе, зират һәм табылдык әйберләр
билгеләгәннәр Д. А. Корсаков белешмәсе мәгълүматларына караганда. Иске
Салманда 151 йомышлы татар, Яна Салмаңда 193 йомышлы татар һәм 12 керәшен.
Салман авылында 185 алпавыт крестьяны. Түбән Салманда 59 йомышлы татар
гомер кичергән. Авыллар Салман суы ярына утырганнар
Иске Салман авылы оешуы турында түбәндәге легенда-риваять бар.
Мөхәммәт пәйгамбәр исән чагында Мәккә шәһәреннән бер зур галим кеше Идел
буена дин өйрәтергә җибәрелгән. Бу кеше Сөләйман атлы булып, галим булганга
күрә, аны Сөләйман Хуҗа дип йөрткәннәр. Сөләйман Хуҗа Мәккә шәһәреннән, күп
газаплар кичеп, Шәһри Болгарга килгән Шәһри Болгарда хан Хуҗаны үзенең
сараенда тотып, соңыннан илне агартыр өчен безнең якка җибәргән Сөләйман
Хужа илгә чыгып, зур мәдрәсә ачып, бик зур муллалар чыгарган Алар, авылларга
таратып, илне агартканнар. Сөләйман Хужа бик күп телләр белгән Болгар илен
бик яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән Ул безнең бу як халкын
яратып сөйли икән Сөләйман Хужа әйтә торган булган «Шәһри Болгар җире бик
бәрәкәтле җир, ул җиргә ислам кылыч көче белән таралмаган Болгар илендәге
халык ислам динен үзе теләп кабул иткән, шунын өчен җомга намазында хотбадәр
агач таяк тотып кына укыла»,—дип Менә шушы Сөләйман Хуҗа Иске Салман
авылынын беренче карты вә изге бабасы имеш. Ул Салман авылын нигезләүче
бабай булган Шул рәвешле Салман бабай исеме белән су Салман суы дип. ә авыл
Салман дип исем алган. Бу авыл янында башка Салманнар да барлыкка килгәч,
монысы Иске Салман дип йөртелә башлаган Халык сөйләвенә караганда.
Сөләйман Хужа зираты Иске Салман белән Морза Салманы арасына урнашкан
Салман атамасы тарихи чыганакларда, фольклор әсәрләрендә һ.б. еш кулланыла
Иске Салман авылы янында археологлар Болгар—Атгын Урда чорларына
мөнәсәбәтле каберлек һәм авыл хәрабәләре. Салман авылы яныңда борынгы
болгар иманнарына караган табылдык әйберләр билгеләгәннәр Хәзерге көндә дә
Иске Салман белән Абдул Салманы арасында, су буендагы матур бер урынны
«Йортлар өсте». «Салман хужа кабере». «Кичү» дип йөртәләр Халык Салман
бабайны онытмый кабернең өсте койма белән
Дәвачы. Башы 2006 елның бнчы санында.
тотып алынган, ул әледән-але яңартылын тора. Борынгы гореф-гадәт, йола -
кануннарны күз карасы кебек сакларга тырышкан олы буын, жәйнен матур
көннәрендә сарыклар чалып «Изгеләр өсте». «Салман хуҗа кабере»нә, «Кичү»гә
килә.
Революциягә кадәр Иске Салман авылында 450гә якын хуҗалык булган.
Шуларнын ПОлабы ярлы, 290 тирәсе урта хәлле, 50 тирәсе хуҗалык шактый бай
исәпләнгән. Авылда 5 җил тегермәне, ике ярма яргыч. 6 кибет эшләгән. 2 мәчет
гөрләп торган. Бер мәчетнен мулласы Сибгатулла исемле булган,
икенчесе—Әхмәтша мулла булып, нигәдер аны тереләй күмеп үтергәннәр.
Авылда өченче мәчет салырга җыенганнар, ләкин революция чыгу мона
комачаулаган
Авылда ике мәдрәсә эшләгән. Гайнулла Айтутанов дигән кеше рус-татар
мәктәбе ачарга да тырышып йөргән. 1912 елда бина булмауга карамастан, бу
мәктәп ачыла һәм сабакларны төрле кешеләрнең өйләрендә укыталар.
1921 елда зур ачлык була, авылда 400 кеше ачтан үлә. Күп кеше ачлыктан
котылу өчен читкә китә. Мәктәп бинасында ятим балалар өчен приют ачалар.
1927 елда авылда уку өе һәм клуб ачыла. Уку өендә авыл яшьләре пьесалар,
концертлар куя башлый. Шушы елда ук комсомол оешмасы төзелә, клубта стена
газетасы чыгарыла. 1929 елда авылда беренче радиоалгыч сөйли башлый Халык
радиога ышанмый, аңа «сихер* дип карый. Шуннан сон, авыл алдынгыларының
берсе, Гатауллин Кадыйр Казанга килеп радио аша авылдашларына мөрәҗәгать
итә.
Ватан сугышы елларында авылдан 184 кеше фронтка алына, 98 кеше
сугышта башларын сала. Бу елларда колхоз бик нык какшый. 1944 елда авылда
колхоз икегә бүленә: «Кызыл Байрак» һәм «Ворошилов» исемендәге колхозлар.
1965 елнын декабрендә Иске Салман, Иске Тахтала, Яна Тахтала. Яна
Баллыкүл һәм Иске Нохрат авыллары берләшеп, «Спутник* совхозы оештырыла.
Бу совхознын үзәге Иске Салмаңда урнаштырыла.
Бүгенге көндә авылнын табигате, елга-күлләре кеше ярдәменә мохтаҗ.
Чыгыш күле көннән-көн пычрана, суы кими бара, ә анын янындагы Алма
бакчасында көтү йөри. Язын һәм көзен авыл урамнары бик пычрак.
Иске Салманнан 3 чакрым ераклыкта Яңа Салман авылы урнашкан
Исеменнән үк күренеп торганча. Яна Салман авылы соңрак төзелгән
Яна Салманнан 1-2 чакрым ераклыкта Рус Салманы башлана. Түбән Салман
исә түбәнлек җиргә утырган.
Авыллар янындагы географик берәмлекләр бу авылларның борынгылыгына
ишарә ясый. Кол атавы дигән топонимны аксакаллар болай аңлата. Борынгы
заманнарда бу атауга Тау ягы төбәгеннән Колмөхәммәт исемле бабай килеп
урнашкан Шуна авылнын ул очы Кол атавы дип йөртелә башлаган. Бу бабай юга-
рыда сүз алып барылган Сөләйман Хуҗа нәселеннән булган, имеш
Иске Салман авылындагы Иске зират дип атала торган каберлектә 3 таш
булган. Анын икесен 1974 елгы эпитафик һәм археологик экспедиция вакытында
Г. Ибраһимов исемендәге институтның баш гыйльми хезмәткәре Марсель
Әхмәтжанов күргән Берсенең язмаларын укыган да. Бу ташта ул 1317 ел датасын
күрә. Икенчесенең өске өлеше генә җирдән күренеп торган, язулары
сакланмаган. Өченче таш инде бөтенләй юкка чыккан Шушы авызда яши торган
Зариф бабай сөйләвенә караганда, мондый ташлар бу зиратта 7—8 булган әле.
Ләкин вакытлар үтү белән алар югалганнар.
Аксакаллар Салман бабайнын балалары Морзалар авылына чыгып
утырганнар дип сөйлиләр Андагы иске зиратлар аларныкы икән. Абдул Салманы
(Морза Салманы) янында Салман суы Морзалар буе яисә Су буе дип йөртелә.
Халык сөйләвенә караганда. Су буе кешене тота икән. Кешене тотмасын өчен,
анын янында үрдәк чалалар, ягъни суга корбан бирү гадәте сакланган. Урыслар
да, чуашлар да бу йоланы үтиләр икән.
Бу авылда да Иске зират бар икән. Элек анда бик күп борынгы кабер
ташлары булган. Ләкин ал арны, халык сөйләве буенча, трактор белән
ваттырганнар. Авылдагы тагын бер борынгы каберлек Кызыл бура дип атала.
Имеш, бу урыңда Болгардан Бүләргә укырга барганда өч кызның берсе үлеп
калган, аны күмгән җиргә шундый исем биргәннәр.
Дәвамы киләсе саннарда.