Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛМА БАКЧАСЫНДА УЙЛАНУ



Бер җылы өн
Юк, тормыштан бөек булып булмый,
Без—тормышның бары коллары.
Бер җылы өн—туган халкыбыз бар!
Без бит аның тугъры уллары.
Догалы еллар
Марсель Галиевко. шүл исендәге китабы уңаеннан
Үткәннәргә кире кайтып булмый...
Шлагбаумнарда ул юллар.
Шулар аша безгә үрелеп карый Догалы еллар.
Узганнарны уйлап җаннар сыкрый,
Вакыт—патша җирдә, без—коллар.
Кайтарыгыз мине яшьлегемә,
Догалы еллар!..
Әмма безгә гомер биргән өчен.
Биргән өчен, онык, кыз, уллар— һәрбер нәсел саен рәхмәт сезгә,
Догалы еллар!
Гәрәй РӘХИМ (1941) - шагыйрь, прозаик. пубчицист. татар, башкорт, рус тегырешЪ дөнья курин е/ермесһн артык китап < «0ә/ыЪ. «Зиреклзрнең кара 6өс)ргларе», < Сайланма гсгрлгр» (ике томда) һ. 6 ) ааторы Г. Тукай исемендме Дщит премиясе лауреаты Казанда яши
Алда тагын ниләр күрербез без,
Язмыш безне ничек боргалар?..
Күрәчәкләребез сезнең кулда,
Догалы еллар...
Кеше гомере бигрәк нәзберек шул: «Кыймылдыймы йөрәк... кан... куллар?..» Тып-тын гына агып ята гомер,
Кеше гомере—догалы еллар...
Галәми зат
Безнең өчен—дөнья бик зур, Дөнья өчен—син бик зур!
Дөньяви зат кына түгел, Галәми зат булдың син. Яшәешнең иң иң пешкән, Алма кебек мәмрәп төшкән Мизгелендә тудың син.
Әйдә, яула бу дөньяны Чат саен када әләм. Йолдызлар, мең еллар аша Күз кыса сиңа Галәм,
Чакыра сине Галәм.
Чарльз Дарвинга ачык хат
Дарвин әфәнде!
Кешене
Маймыл дәвамы диеп.
Бик зур ялгыш ясавыңны Искәртәм, башым иеп».
Үзгәрде, бик нык үзгәрде Бүген бездә дөньялар.
Җир шарын кулга алды бит Маймыллар - Бары алар...
Кеше дигән приматлар Инде тарихта калды.
Синең фәнни хезмәтләрне Заман үзенчә язды:
«Тора-бара Кеше заты Маймыл сурәтен алган.
Кеше маймылдан чыкмаган - Маймыл бездән яралган...»
Кичерә күр, и, Аллам!..
«Әйдә, яула бу дөньяны!»1 Дөнья синнән калмасын.
Син аласы офыкларны Башка берәү алмасын.
Күк Тәңребез кемнәрнең кем Икәнен анык белгән. Көч-куәтне, акыл аңны Лаеклы, гадел бүлгән.
Синең бездән аермаң шул— (Моны әйтү бик зарур)—
Атаклы гаскар башы Мүкөлинен Чыңгыз ханга киңәше (Әренҗан Карадауаннын «Чыңгыз хан «дигән китабыннан г 1
Чуртыма кирәкме яшьлек?!. Картлык матур бит, дуслар. Яшьлегем—черек бәрәңге... Хәзер ашыйм цитруслар!..
(Ялган шигырь)
Чуртыма кирәкме яшьлек Янып-көеп йөрергә?!! Бер-береңә юл бирмичә Этләр булып өрергә?!.
Яшьли кызлар бүлешкәндә Киң дөньялар тар иде - Көнләшүдән бүртенешеп Йөргән чаклар бар иде.
Дөньяның бар мәшәкатен Салып иңгә,җилкәгә,
Вакыт тапма бер җылы сүз Әйтү өчен иркәңә.
Хәзер күңел шундый тыныч, Янмый да, талкынмый да. Кызлар хәзер кояш булып, Ай булып балкымый да.
Хәзер бер дә мәшәкать юк, Пенсия үзе килә.
Карчыкка татлы сүзләрем Конвейрдай түгелә.
Тормыш шундый рәхәт,тыныч, Йокла да, аша гына...
Зур җиһанга карыйсың син Тик бармак аша гына.
Буш вакыт муеннан ашкан». Озак алам тәһарәт.
Юк, кирәкми миңа яшьлек. Картлыгым ай һай рәхәт!..
...Ялганым—сиңа рәхмәт...
Алма бакчасында уйлану Мәхәббәтне инде онытырга Вакыт җитә бугай миңа да.
Җитди уйлар белән яныйм,димен, Җитмеш яшькә киткән мин—бала...
Бу дөньядан тегесенә кадәр Ара инде ерак калмаган.
Ашап туймаганны ялап туймас - Комсыз күңел, тыел, ялманма.
Гомер алда диеп алданма!..
Оныкларың туенда да һаман Үз туеңдай тоеп утырма.
Малай булма, бабай була белче. Котырмачы, күңел, котырма!..
Исән чакта мираснамәңне яз, Оныкларга тәти сатып ал.
Кәфен мазар хәстәрләүне уйла. Җәсәдеңә урын алып кал.
Ә мәхәббәт калыр синнән соң да. Аңа гына варис табылыр.
Синнән калган сөю очкыныннан Яшь йөрәкләр дөрләп кабыныр...
... Бу дөньядан тегесенә кадәр Ара инде ерак калмаган..
...Мин бакчага чыгам...
Каһәр Хәүва
Авыз итә әнә алмадан.
Бер мутланып алу Күзем каты минем - Бер карасам,
Шундук гашыйк була хатыннар. Күзем каты,
Кайнар карашымнан Ургып тора утлар-ялкыннар...
Күзем йомшак минем - Бер карасам.
Гашыйк булам һәрбер хатынга, Күзем йомшак,
Язгы ак кар кебек
Җебеп төшәм алар каршында.
Күзем каты... Күзем йомшак минем...
Шәрә кендекле кызга
Авылда бик тыйнак иде,
Оялчан, сабыр, кызмый...
Шәһәргә килгәч нишләдең,
Шәрә кендекле кызый?!.
Сыерлар күз аларткандай Абзарга элгән тозга.
Егетләр карап китәләр Шәрә кендекле кызга.
Яшә генә идең дә бит Халкың әхлагын бозмый...
Урам тулы татар кызы - Шәрә кендекле кызый...
Авылга кайтканда, зинһар,
Күлмәгең булсын озын.
Юкса әткәң тотып ярыр Шәрә кендекле кызын.