Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗЕМ ҖИРДӘ, КҮҢЕЛЕМ КҮКТӘ МИНЕМ...


Бәхилләшү
Бу дөньяда миңа кадәрле дә Хәят булган,
Галәм әйләнгән,
Гөлләр үскән,
Кемдер кемне сөйгән—
Язмыш язмышларга бәйләнгән.
Шушы җирдә гамен тапкан кеше Җирдә яшәү
Тормаса да тоташ бәйрәмнән.
Мин дә йөрдем сезнең арагызда— Нидер таптым,
Нидер югалттым,
Мәңгелеккә килдем дөньяга дип Үз-үземне гел дә юаттым.
Нидер төзегән булдым бик тырышып, Сөйгән булдым шунда үземчә— Уйламадым,
Гәрчә дөньяда мин
Бер узгынчы гына югыйсә.
Бу дөньяда мин бит булмаганмын, Килер бер көн—
Кабат булмам да,
Былбыл кебек кереп югалырмын Таң алдыннан ап-ак томанга.
Кояш чыгар аннан,
Ә томанны
Таң җилләре куып таратыр.
Мин ул чакта инде бик еракта— Мәңгелектә очып йөрермен,
Сез күрмәссез мине,
Ишетмәссез,
Тик мин генә сезне күрермен.
Кемдер елар мине тапмаганга һәм эзләнер Кая китте дип.
Кемдер гайбәт сөйләр Күп буталды,
Китсен әйдә, вакыт җитте, дип.
Мин вакытлы гына килгән идем, Калам диеп түгел мәңгегә— Вакытында килеп,
Вакытында китәм,
Рәхмәт әйтеп бөек Тәңремә.
Шулай килеп.
Шулай киткән күпләр,
Нидер көткән,
Нидер калдырган,
Мәңгелеккә килдем җиргә диеп Затлы ташпулатлар салдырган. Үзе киткән,
Затлы сарайларын Еллар тузан иткән,
Җимергән,
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН (1941)—шагыйрь, публицист. «Килегез. дусларым». 4Бәхет». •Робагыйлар бакчасы* һ. 6. китаплар авторы. «Татнефть* һәм Татарстан Язучылар берлеге әдәби булэге — С. Сөләиманова исемендәге премия тцреаты. Балтачта яши.
Җимерек хәрабәләр арасында Нидер эзләп сукбай җил йөргән...
Патшалар да киткән,
Җәлладлар да,
Сакыйларсыз калган табыннар. Ша1ъшрьләр дә киткән җырлый-җырлый, Тик җырлары калган—
Йолдыз булып күктә кабынган.
Бу дөньяда бер чак булмаганмын, Килер бер көн,
Кабат булмам да,
Мине эзләп таң җилләре генә Шыңшып елап йөрер урамда.
Ак каеннар бераз моңсуланыр, Озаграк кибәр таң чыгы,
Аннан бар да тынычланып калыр Ыгы-зыгылардан талчыгып.
Җирдә бераз моңсу булып калыр, Берәү генә яшерен яшь кояр, Юксынуын яшереп йөрәгенә,
Салкын мендәренә баш куяр.
Мин килгәнмен җиргә болай гына - Адаштырган кемдер китереп, Ваклыкларга кертеп батырган да, Ташлап киткән гаҗиз иттереп.
Әлләни зур эзем калмый җирдә - Бакчам кала гөлләр утырткан, Балаларым, оныкларым кала, Шәкертләрем кала— укыткан. Максатларым кала— ирешмәгән, Хыялларым— эшкә ашмаган.
Мин ышанам,
Аларны да беркөн
Дәвам итәр бүтән башкалар.
Нидер кылдым кешеләргә тагын, Нәрсәгәдер дәрман җитмәде— Кайсынадыр үзем гаеплемен, Кайсыларын заман чикләде.
Заманасы сикәлтәле булды - Уттан алып салды суларга,
Буш хыяллар мавыктырды безне - Ярты гомер китте шуңарга.
Шулай килеп.
Шулай киткән күпләр,
Чынга ашыралмый хыялын (Һәрбер инеш Идел булам диеп Язлар саен ашый үз ярын).
Ә шулай да максат, хыял барда Бу дөньяда яшәү - мәгънәле, Яшәүләрдә мәгънә булган чакта Йөрәк дәртле,
Күңел кәгъбәле.
Безнең заман булды каршылыклы - Ак чорлары булды, карасы,
Шуңа күрә безнең чордашларның һәрберсендә йөрәк ярасы.
Безнең гомер үтте гел көрәштә, Аерыйк дип акны карадан, Күпләребез китте бик вакытсыз Шул көрәштә алган ярадан.
Ул чорларны күздән кичергәндә Сез аларны искә алыгыз,
Каберләре исән булганнарның Каберенә чәчәк салыгыз,
Аларның ак хыяллары калган - Изге мирас итеп алыгыз.
Минем дә ак хыялларым кала - Бу дөньяны төрү аклыкка...
Китсен иде җирдән кайгы хәсрәт, Урын биреп бары шатлыкка. Хыялларым мирас итеп китәм, Яшәвегез булсын мәгънале: Яшәвеңдә мәгънә бу.лган чакта Йөрәк дәртле,
Күңел кәгъбәле.