ҮЗЕБЕЗНЕҢ СОЮЗ, ҮЗЕБЕЗНЕҢ БЕРЛЕК
Язучы—горур янгырыи' «Чсловек эвучит гордо'» тәгьбиренен үзгәртел гәнрәк килька варианты бу (боек Горькийнын сүхтәрен искә төшерү урынсыз булмас ул—СССР Я зучылар союзын оештырган топ кешеләрнең берсе) Чыннан да. Язучы исеме сонгы берничә гасырда горур һәм көчле яңгырады Язучы күпмедер дәрәжәдә халыкларның рухи байрагы да булып саналды Һәм бу хат табигый да иде Чөнки һәр зур язучы үз чорынын елъязмачысы булды Язучы теге яки бу дәвернең рухи кардиограммасын калдыра алды Язучынын тарихи миссиясе иде бу Киләчәктәге җәмгыятьтә каләм иясенең дәрәҗәсе, язучылык хезмәтенең урыны нинди булыр0
СССРдигән илдәге язучылар оешмасының төзелүенә быел 75ел тулды Гыйбрәтле юбилей. Чөнки дәүләти дәрәҗәдәге абруйлы мондый иждди оешма доньянын бер генә илендә дә юк иде 1934 елда оешкан Язучылар союзының (соңгы елларда «берлек» дип йөртә башладык) тарихына беркадәр күз салу, төп вакыйгаларны оегән- өстән генә булса да барлап чыгу әлеге куелган сорауларга беркадәр җавап эхтәү дә булыр Үткәнне белмичә, бүгенгене анализламыйча, киләчәкне ачыклау кыен
Язучылар оешмасы тарихы мине күптәннән кызыксындыра Моны айлап та була. 75 еллык юбилеен үткәрүче оешманың өчтән ике өлешенә, ягъни 50ләп елына үземнен дә беркадәр катнашым бар Инде 42 ел дәвамында берөзлексез Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып торам икән! 9 рәис белән йә аппаратта, йә идарә әгъзасы булып хезмәттәшлек ителгән Үзе бер гомер1 (Идарә әгъзасы булыр очен дә бит әле җитлеккән язучы саналуын шарт > Моннан биш егтдр злск Татарстан Язучылар берлеге тарихы хакында «Гыйбрәтләр атырлык үткән юл» дип исемләнгән бер китап га чыгарган илем Бу язмада информацион характердагы кайбер кабатланулар булса, ул китап белән таныш яки аны «яттан белгән* укучылар гафу итәр
СССР Язучылир союзы төзелү 1934 елдан саналса да, анын башлангычы 1932 елга— ВКГ1(б) Үзәк Комитетының 23 апрельдә чыгарган карарына барып тоташа Язучылир союзын оештыру мәсьәләсе, нигездә, шул елны хат ителә. 1934 елга кадәрле икс ел әзерлек лиләренә китә. Үзәктә һәм республикаларда бу юнәлештә кызу лиләр башлана Шул ук елнын маенда Татарстан совет язучыларынын Бердәм союзын төзү буенча Г Ншъмәти җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелә Комитетын максаты - төрле төркемнәргә бүлгәләтнән (ТАПП, СУЛФ. «юлаучылар* һ б ) язучыларны бер максатка юнәлтеп берләштерү Сүз унаеннан әйтеп узыйк башлангычы «Безнен юл* булган журналыбыз да ул елларда бүлгәләнеп. «Яңалиф», «Атака* исемнәре белән чыккан Алар урынына «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») исемле журналнын чыга башлавы әнә шул берләштерүнең бер чагылышы
СССР Я зучылар союзынын чишмә башы итеп совет язучыларынын 1нче Бөтенсоюз оешIыру съезды санала. Ул 1934 елнын 17 ав1усгьждл ачылып. I сентябрьдә (Гнннсс китабына кертерлек съезд—ул икс атна дәвам итә!) тәмамлана Әдәбият тарихында тине булмаган җыен Масшгаб-колачы да нинди диген'—52 милләт вәкилләрен тәшкил иткән бООгә якын делегат, 40лап чит ил язучылары Монда чыгыш ясаучыларның, котдау-тәбрикләүләрдө катнашучыларның саны гына да ЗООдән артык' (С ъездда делегат бу ияп катнашкан язучыларның һәммәсе диярлек мәрхүмнәр инде Шулай .и бер кеше— Екатеринбургта яшәп ятучы Елена Хорннскля эте дә исән икән' Съездда у т ин яшь делегат - Бурят-Монголия вәкиле булып катнашкан Хәзер ана 101 яшь' Ярты
ел элек «Литературная газета »да интервью биргән иде. Шушы съездда Татарстаннан катнашкан 12 кешелек делегация әгъзалары арасыннан ин соңгы булып Хәсән Туфан 81 яшендә 1981 елда вафат булды). Бөтенсоюз язучыларынын кабатланмас бу жыены турында үз вакытында торле буын язучылары тарафыннан байтак язылды, хатирәләр күп сөйләнде. Жөмләдән, алда әйтелгән китабымда да беркадәр мәгълүмат бар. Кабатланып тормыйча шуны гына әйтәм: татар әдәбиятын таныган, зурлаган съезд булган ул. Анда татар әдәбияты турында махсус доклад тыңлана Докладчы К. Нәҗмигә сүз өченче булып бирелә (грузин, әрмән, әзәрбайжан. тажик һ. б. әдәбиятлар вәкилләреннән алда!). Шуңа өстәп. К. Тинчурин аерым чыгыш ясый. Бүтән халык язучылары чыгышларында да татар әдәбияты еш телгә алына «Ул елларга инде кайтып булмый. Сагынып кына була!»
Хәзер үзебезнен Татарстан җирлегендәге хәлләрне күзаллыйк Алда әйтелгәнчә. СССР съездына кадәр берәр ай элек. Зур җыенга әзерлек булып, урыннарда— республикаларда, өлкәләрдә корылтайлар уза. Бөтенсоюз съездына вәкил-делетатлар саИлана. Татарстанда да башкарыла бу эш.
Язучыларның беренче җыены рәсми рәвештә «Совет язучыларынын Беренче бөтен Татарстан съезды» дип аталган. Съезд Татар дәүләт академия театрында 1934 елның 25 июлендә ачыла һәм Мәгариф эшчеләре йортында дүрт көн дәвам иткәннән соң. 29 июльдә ябыла. Съездны кыскача кереш сүз белән язучы Кави Нәҗми ача. Язучылар союзын оештыру комитеты председателе Г. Риэвановнын өч сәгатьтән артыкка сузылган доклады тынлана Съездда ижат мәсьәләләре буенча Гомәр Гали. Галимҗан Нигьмәти. Кәрим Тинчурин. Риза Ишморат. Фатих Кәрим докладлары тынлана. Чыгыш ясауларда Гази Кашшаф. Хәбра Рахман. Гомәр Толымбайский, Фәтхи Бурнаш. Әхмәт Фәйзи. Мирсәй Әмир. Шамил Усманов. Ибраһим Салахов. Хәсән Туфан. Муса Жәлил һ. б катнаша Съездның оештыру эшләре мондый нәтиҗә белән тәмамлана: Татарстан Язучылар союзының беренче идарә составына 9 кеше сайлана. Алар: Кави Нәҗми (председатель). Кәрим Тинчурин. Гомәр Гали. Гомәр Толымбайский. Хәсән Туфан. Ләбиб Гыйльми. Г Ризванов. В Красный. Кәшшаф Төхфәтуллин (секретарь). Бөтенсоюз съездына 12 делегат җибәрергә карар кылына. Бу 12 делегатның 9ы әле саналган идарә әгъзалары, калган Зесе идарә әгъзалыгына кандидатлар: Ибраһим Гази. Галимҗан Нигьмәти. Фатих Сәйфи-Казанлы. Аерым исемнәрне искә алмаганда, нигездә, мәгълүм шәхесләр, татар әдәбиятыннан хәбәрдар булган кешеләр өчен билгеле язучылар. Ул вакьпта алар әле яшь: 30-40 лар тирәсендәге гайрәтле ир-егетләр. Әлбәттә, бу съезд әдәби-мәдәни тормышның чын чагылышы ук түгел Була да алмый. Шул чор вәзгыятен күз алдына китерергә тырышып карыйк
Октябрь инкыйлабына 15 ләп. СССР төзелгәнгә 10 еллап вакыт үткән. Советлар Союзында монарчы дөньяда күрелмәгән хәл—сыйныфсыз җәмгыять төзелеп килә Шәхси милек юк дәрәҗәсендә: завод-фабрикалар нацнональләштерелеп дәүләткә күчкән, җирләр башта алпавытлардан, сонрак крестьянның үзеннән дә тартып алынып, күмәк хуҗалыклар—колхозлар төзелгән. Авылнын хәлле кешеләре еракларга сөрелгән. Пролетариат, юксыллар, социализм сүзләре гегемоник янгыраш алган мохиттә милек, мөлкәт төшенчәләре бөтенләй контр сүзләр булып кабул ителә Олы-кечененме, надан-укымышлынынмы. колак төбендә яңгыравыклы шнгаръләр Иске Дөньяны штурмлау бара! Капитализм җәмгыяте бетәчәк! (Шул заманда капиталистик мөнәсәбәтләрнең 60-70 елдан сон СССР киңлекләренә янәдән кайтачагын, уртак байлыкның талап-урланып. халыкның аз сандагы бик байларга күп сандагы бик хәерчеләргә аерылып бетәчәген күз алдына китерүчеләр б\ лдымы икән?!) Кешелек капитал изүеннән азат ителәчәк! Яшәсен Бөтендөнья революциясе' Яшәсен коммунизм!.. Интеллигенция аптырашта! Дворян тәрбиясе, университет белеме алганнарның байтагы эмиграциядә, бер өлеше тавыш чыгармый ләшми сагаеп нидер көтә, бериш аумакайлар партия җырын җырлап көн үткәрә
Татарстанда «солтангалиевчелек»не «фаш итү» тәмамланган чор. татарның байтак акыллыбашлары юк ителгән, зыялы катлам өркетелгән, куркытылган чоп Әдәбият дөньясы таркау, чуар; өстәвенә зур-зур шәхесләр аренадан китеп бап Г. Исхакыи—эмиграциядә. Такташ инде юк. Г Камал яна гына ваА Г. Ибраһимов—авыру. Казаннан еракта. Кырымда яши. Г. Газиз—Бакуда. Г Кутун
Н Исәнбәтләр «жидегәнчелек»тә гаепләнеп, әләби хәрәкәттән читләштерелгән. Г Бәширов. С. Баттал. Ә Еникиләр—әле яшь. башлап язучылар санала Шулай ла. зур дәрәжәгә ия язучылар шактый булган әле Казанла. Татарстанда ту ып-үскәннәр лә җитәрлек, төрле төбәкләрдән килеп кушылганнар да байтак Чөнки татарлар яшәгән төбәкләрдә—Себер-Уралла. Илел-Кама буйларында. Казакъстан-У рта Азия якларында чын мәгънәсендә милли мохит исән, татар мәктәпләре бар. тамыр бар Ким дигәндә ярты гасыр эчендә бик күп жете талантлар килеп торачак эте гагар әдәбиятына!
Шулай итеп. 1934 елны, ягъни моннан 75 ел элек СССР Язучылар союзы төзелә, бөтен ил буенча анын жирле бүлекчәләре булдырыла Дәүләт күз унындагы бу осшманын функциясе дә. шул нисбәттән ижтимагыи әһәмияте дә зур. язучынын дәрәжәсс югары була. Язучы—горур янгырый. дип әйтсрсен дә шул.
75 еллык Язучылар берлеге тарихын шартлы рәвештә берничә чорга бүлеп карарга мөмкин Шәхсән мин ул бүленешне болайрак күз алдына китерәм 1934 еллардан Ватан сугышы ахырына кадәрге еллар, сугыш соныннан башлап бОнчы елларга кадәрге дәвер: 1960 елдан башлап 80 еллар ахыры, 90нчы еллар башыннан бүгенге көнгә кадәрге еллар Сәяси төсмер биреп әИтсән. болай килеп чыга репрессия һәм сугыш чоры, илне торгызу, бишьеллыклар чоры, «җепшеклек* һәм «торгынлык* чоры, үзгәртеп кору—ягъни, социализмнан янәдән капиталистик мөнәсәбәтләргә күчү чоры Шул шартлы бүленеш кысаларында татар әдәби хәрәкәтен, шул нисбәттән Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлеген мөмкин кадәр хронологик эзлеклслектә күз алдыннан кичереп карыйк
1934 елдан сугыш ахырына кадәрге чор—ун елдан артык вакытны эченә ала Әйткәнемчә, бу чор дигәндә, нн әүвәл, репрессия һәм сугыш еллары күзаллана Авыр югалтулар чоры—безнен әдәбият өчен бигрәк тә
1934 ел тоташы белән Язучылар союзын оештыру елы Әйтик, май аенда «Кызыл Татарстан«ла СССР совет Язучылар союзынын уставы басыла Июнь аенда Совет Язучылары союзына кабул итү Үзәк комиссиясенен утырышы була Союзмын беренче әгъзалары кемнәр сон? Менә алар—Г Ибраһимов. Г Нигъмәти. К Нәжми. К Тинчурин. Ш Камал. Г Гали. Г Талымбайский. Ф Бурнаш. М Әмир. X Туфан М Жәлил.Ф Сәйфи-Казанлы. М Гали. И Гази. М Крыймов.Ә Фәйзи И Туктаров. М Максуд. Ф Кәрим. С Баттал, Т Госманов (Хатип Госманнын абыйсы) С овет Язучылары союзына кандидат итеп Ш Усманов. Р Ишморат. Б Зернит. А Шамов. Галимҗан Мөхәммәтиш. Т Гыйззәт») Ерикәй. Н Баян тәкъдим ителә Алда әйтеп үтелгәнчә, июль ахырында Татарстан совет язучыларынын Беренче съезды үткәрелә Сонрак—язучылар союзы инициативасы белән төрле секцияләр оештырыла, яшь язучылар белән зшләү буенча консультация бюросы төзелә Язучылар төрле юбилей чараларында актив катнаша (Пушкинның ү.лүенә 100ел. Тукайның тууына 50 ел, Горький. Г Камал. Ш Камал. Такташка багышланган кичәләр һ 6) Әлбәттә, җыелышлар (гомумиләрс дә. партиялеләрнеке лә) үтә. мотивлары «татар совет әләбиятынын яна үсеш баскычлары* яки шума охшаш булган докладлар сөйләнелә
Сүздә юк. бердәм оешма барлыкка килгәч, н зучыларла билгеле бер күтәренкелек, яна әләбинт гулырырта омтылыш булган ШУЛ ук вакытта парпзя диктатурасы басымы аркасында нжат кешеләренең күнегләрендә шик. шом, курку хисләре лә куера төим Борын төбендә коточкыч рәхимсез еглар—репрессия еглары Аңларга һәм аңлатырга авыр еллар Я зучылар лидеры бу лып, союзны оештырып йөргән яки бу башлангычны күңеле һәм гамәле белән хуплаган байтак әдипләр төрмәләргә утыртылган Әле бер ел элек кенә тантаналы рәвештә 25 еллык нжат бәйрәме үткәрелгән К Тинчурин ябылуда. Г Ибраһимов төрмәдә Вакыт аралыкларынов бераз аерымлыклар булса да. шул ук язмышка дучар ителгән И Салахов. Ш Усманов. Г Талымбайский. Г Гали. М Галәү, Г Нигъмәти. Ф Бурнаш. Г. Рәхим. Ж Вәлилн. Ф Кәрими. С Сүнчәләй. Ф Сәйфи-Казанлы. К Нәжми. Ф Кәрим М. Әмир. С Рафнков. Л Гыйльми. \ Гуфан Исемлекне дәвам иттерергә була Тарихчылар әйтүенчә, ул елларда иллегә
якын татар язучысы репрессияләнгән. Кайсылары юкка чыгарылган, кайсылары алтын гомерләре мәхбүслектә үткәч кенә кайта алган, кайсылары фәлән ай гына утырып, куркытылып, кушканны үтәүчеләр булып калган Әдәби фигурапарнын байтагы кулга алынгач, көчләр таркатылгач, табигый, Союзнын тулы канлы эшчәнлеге турында сөйләү кыен. . «Чор таләбе» буенча оешма җитәкчелегендә дә яна «лидерлар* пәйда була. Т Имаметдинов, И. Вахитов, X. Жәмил. Бу исемнәрне өлкән буын язучыларның да бик сирәге ишетеп кенә белә булыр... Архив тарихында бар саналсалар да, әдәбиятта юк алар. Шулай да, еллар хроникасына күз салсан, оештыру эшләре бер дә бармаган дип әйтеп булмый. Әйтик. 1937 елнын 28 апрель—5 май көннәрендә Татарстан язучыларынын гомуми җыелышы була (докладчы Т Имаметдинов), июнь аенда Т Гыйззәтнең «Ташкыннар» пьесасын укып тикшерү уздырыла, сентябрьдә иң яхшы опера либреттосына игълан ителгән конкурснын комиссия составына берничә язучы кертелә, «Совет әдәбияты»нын 6-7 нче саннары тулысы диярлек М. Горький иҗатына багышлана. 1938 елның апрелендә Тукайнын вафатына 25 ел тулуга багышланган зур кичә үтә, июньдә язучыларның гомумжыелышы уздырыла (докладчы—Н. Баян). 1939 елнын башында яшь язучыларның зур бер төркеме оешмага әгъза итеп алына (Ф Хөсни, А. Шамов, Г Бәширов. Г Галиев. Г Гобәй, А. Әхмәт, А. Алиш, Ә. Исхак, Р Ишморат. Г. Хуҗи. И Гази. Г. Кутуй. Н Дәүли, X. Госман. М Бубеннов, С. Хәким, Г Хәбиб. Г Халит, Л Жәләй, М Вәдүт. М. Әблиев; ел ахырында бу төркемгә Н Исәнбәт, X. Салри. С. Урайский, Ә Камал һәм тагын берничә айдан—3. Солтанов, Ә. Ерикәй дә өстәлә). Язучылар союзынын фольклор секциясе әзерләгән «Халык иҗаты» дигән җыентык басылып чыга. СССР Югары (ул вакытта Верховный) Советы Указы белән III Маннур—Хезмәт Кызыл Байрагы, Т. Гыйззәт Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнә, бер елдан сон Ш. Камалга СССРнын ин зур ордены—Ленин ордены бирелә (соңрак «орденлы шагыйрь», «орденлы язучы» дигән сүзтезмә әлеге язучыларнын исемнәренә озак дистә еллар синоним-тагылма булып йөриячәк). Язучылар оешмасы өчен бу елнын бер мөһим вакыйгасы, мөгаен. Муса Жәлилнен Язучылар союзы иларәсенен җаваплы секретаре, ягъни җитәкчесе итеп сайлануыдыр. Әдәби җитәкчелекнең очраклы кешеләрдән арынуы—бу инде репрессиянең бетүгә, илдә сәяси-рухи тормышның беркадәр савыгуга таба баруын күрсәткән фал. Гомумән, сугыш алдындагы ике елда татар җәмәгатьчелеге өчен күңел булырлык гамәлләр кылына башлый. Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. (Беренче куелган тамаша Н Жиһановнын «Качкын» операсы. Ә. Фәйзи либреттосы). Татарстан хөкүмәте Тел. әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшеренү институты төзү турында карар кабул итә. СССР Халык комиссарлары Советы карамагында Сәнгать эшләре комитеты 1941 елнын ахырында Мәскәүдә татар сәнгате декадасын үткәрүне планлаштыра Югалтулар табулардан күбрәк булса да, ниндидер стимул бар!
Шул чорда (яки беркадәр алданрак) язылган кайбер әсәрләрне хәтеребезгә төшермәсәк, сүз сөрешенең мәгънәсе тулы булмас. Алар—«Тапшырылмаган хатлар» (Г. Кутуй), «Агыйдел» (М. Әмир), «Мәрҗәннәр» (К. Тинчурин), «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт), «Флейталар» (Ә. Фәйзи) Бу әсәрләрне язуга язучылар оешмасының тәэсире никадәр булгандыр, аны ул язучылар үзләре генә белгәннәрдер, без фәкать фараз итә генә алабыз. Хронология буенча шул елларга туры килә үтләре 1940 етда «Совет әдәбияты» журналында «Идегәй» дастанының дөнья күрүе үзе бер вакыйга Бу бөек дастан әдипләр, бигрәк тә шагыйрьләр өчен бик озак еллар осталык мәктәбе булып хезмәт итәчәк әле.
Сугыш еллары... Ил өчен, халык өчен сынаулы фаҗигаи еллар Татар язучыларын 37нче еллар бер «чабып» ташлаган булса, икенче бер афәт-сугыш янә байтагын кырып сала. Бүтән халыклар белән чагыштырганда, сан нисбәтеңдә язучылардан ин күп югалту татарда, диләр. Булгандыр, саный башласаң да, байтакка чыга бит М Жалил. Ф Кәпнм А. Алиш. Г Кутуй, Н Баян, X. Мөжәй, М. Вәдүт, Р Ильяс. К Басыйров. М Әблиев Р. Саттар, Д. Фәтхи. X. Кави Эзтабар-журналист, язучы Шаһинур Мостафин язып чыкканча, Ватан сугышында 104 татар язучысы һам журналисты (яшь һәм башлап
язучыларны да кертеп) катнаша, шуларнын 31е корбан була. Өчтән бере дигән сүз!
Исән кайтканнарның да күбесе фронт яраларыннан жәфаланып яшәде. Фронтовикларның кайберләре—Ә Давыдов. Ш Мөдәррис. 3 Мансур. С. Урайский һ.б. 50 яшьләренә дә җитмичә дөнья куйды.
Фронтта байтак азучыларыбыз, каләмне штыкка тинләп, алгы сызыктагы сугыш операцияләрендә катнашу белән бергә, фронт газеталарын чыгаралар 1942 елнын июленнән башлап, төрле фронтларда татарча 16 газета нәшер ителә. «Ватан өчен». «Алга, дошман өстенә!». «Сталин байрагы». «Совет сугышчысы» һ. б.) Үз вакытында аларда Г Кутуй, А Ша.мов. М Максуд. Ә. Ерикәй. Р Ишморат. Г. Әпсәләмов. И Гази. А. Әхмәт. X. Госман. Ә Исхак. Ш Маннур. Г. Насрый. Ә. Фәйзи. Ш Мөдәррис. Б. Рәхмәт. Г Галиев һәм башка язучылар эшләгән. Шулай ук. Г Бәширов. М Әмир, Ф Хөсни. Г Иделле, X. Хәйри һәм башкалар, озак вакытлы командировкаларга барып, бу газеталарда эшләп-эшләп ала.
Тылда ла фронттагы кебек киеренкелек. «Барысы да фронт өчен'» Язучылар оешмасы да шушы рух белән яши Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк Союз идарәсе утырышларында оешманын эшен хәрби шартларга яраклаштыру мәсьәләсе карала. Тукай исемендәге кабинет (сонрак ул Клуб дип йөртелде) үзенә күрә бер штабка әверелә ПВХО төркеме оештырыла, Мәскәүнен качак язучыларын үзенә сыендыра, интернациональ составтагы язучылар җыелышлары уздырыла (мәсатән. бу залда А. Фадеев «Совет язучылары Ваган сугышында» дигән доклад ясый), оборона фондына акча җыйнала (Т Гыйззәт. III Камал 1000әр сум. Г Кутуй 650 сум акча кергә), сугыш шартларында язучынын барлык ижат эшләрен янача кору, бөтенләе белән фронт өчен хезмәткә буйсындыру һәм активлаштыру, шуларга җитәкчелек итү өчен Язучылар идарәсе каршында агитация-пропаганда бүлеге оештырыла (жаваплылар—Ш Маннур. Т Гыйззәг. Р Ишморат. Г Кутуй) һәм 1942 елнын 8 январенда Казандагы совет һәм чит ил язучылары катнашында Тукай клубында М Жәлилне фронтка озату була (Мәңгелек Бөеклеккә озату!) Язучылар тарафыннан (К. Нәжми. Г Кашшаф. X. Ярми) күмәкләшеп «Татар халкынын фронтовик татарларга сатам хаты» языла. Сонрак миллионнан артык кеше кул куйган бу хат «Правда», «Известия* газеталарында игълан ителә (март. 1943). аннан сон республика һәм фронг газеталарында басылып чыга. Классикларның, бигрәк тә рус язучыларынын төрле унай белән (М Лермонтовның үлүенә 100 ел. М Горькиинын гууына 75 ел; И Крыловның үлүенә 100 ел. А Грибоедовның тууына 150 ел һ б.) юбилейлары уздырыла, апрель айларында Г. Тукайны искә алу кичәләре үтә. ВКП(б)нын Татарстан олкә комитетында «Татарстан Язучылар союзы идарәсенен эше» турында карар кабул ителә 1944 елнын август аенда (М Жәлил һәм анын көрәштәшләренең башын кискән көннәр) Татарстанның крайны өйрәнү музее каршында әдәбият музее оештырыла башлый Бу эштә тылда калган каләм ияләре актив катнаша Шул ук елны Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыта (хәзерге заман язучыларынын күпчелеге шушы бүлектә укып чыккан) Шул чор хроникасыннан искә алырлык тагын бер мөһим вакыйга 1943 елнын октябрь аенда СССР Я тучылар союзы президиумында татар әдәбиятының Боек Ватан сугышы елларындагы торышы махсус тикшерелә. А Фадеев рәислегендә үткән бу җыелышта Казаннан—Т Гыйззәт. К Нәҗми. Н Исәнбәт. Г Кашшаф. шуларга өстәп, фронттан чакырып кайтарылган Г. Кутуй. Ә. Ерикәй. М. Садри. Г Галиев тә катнаша. Шул еллардагы татар әдәбияты турында Г Кашшаф доклад ясый (сугыш елларында Г Кашшаф Казан әдәби хәрәкәтендә иң үзәк фигураларның берсе була. М Жәлилнсн васыять рәвешендә яэпш язмасында анын исеме беренчел әрдән булып аталуы тикмәгә түгел!). Татар әдипләренә М ГорькиЙ кебек туганнарча караучы А Фадеев язучылар делегациясен ВКП(б) Үзәк Комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенен җаваплы хезмәткәрләре белән дә очраштыра «Авыр сугыш елларында татар телендәге әдәби журналнын («Совет әдәбияты») саклануын партия Үзәк Комитетында хупладылар гына түгел, бәлки, югары бәяләделәр; «Бу—сезнен каһарманлык! Партия Үзәк комитеты безгә тиражны оч тапкырдан күбрәк арттырырга (ул елларда журналның тиражы уртача 4 мен) һәм 10 мен данәгә кадәр җиткерергә рөхсәт итте һәм кәгазь ягыннан ярдәм күрсәтте».—дип яза сонрак журналның шул еллардагы редакторы Гази Кашшаф
Зур күтәренкелек, зур планнар белән төзелгән Язучылар союзы яшәвенен беренче елларында ук бик нык сирәкләндерелсә, хәлсезләндерелсә дә, сугыш елларында авыр югалтулар кичерсә дә, барыбер, оешма булып сакланып кала, ижат көчләрен ниндидер бер мобилизацияләүче штаб ролен үги (бу очракта Язучылар союзынын башында торган берничә шәхеснен исемнәрен атап үтү дөрес булыр: К. Нәҗми (1934-37), М Жәлил (1939-41), Т. Гыйззәт (1942-44)...) Автономия кысаларында, җитмәсә сугыш чорында, һич югы рухи терәк һәм бергәлекне тояр өчен генә дә, татар язучыларынын үз оешмалары, үз үзәкләре булуы уңай бәяләнергә хаклы.
Сугыш елларында «Әдәбиятның Әнкәсе* саналган поэзиянсн көче, халыкчанлыгы, яшәүчәнлеге тагын бер мәртәбә раслана. Мона дәлил итеп М. Жәлилнен «Моабит дәфтәре». Ф. Кәримнең сугыш чоры әсәрләрен (әйтик, «Кынгыраулы яшел гармун*, «Идел егете») искә алу да җитә Бүтән жанрларда бәлки ул кадәр үк казанышлар булмагандыр (табигый, сугыш чорында—фронттамы, тылдамы—кин полотнолы зур романнарның тууы икеле), шулай да, кайбер әсәрләр язылып калынган. Әйтик, «Миңлекамал» драмасы (М. Әмир), «Йөзек кашы* (Ф. Хөсни)... Сугыш елларында ул чакта әле яшь. ә соңрак әдәбиятта зур урын тотачак байтак язучылар гыйбрәтле тормыш мәктәбе генә түгел, иҗади үсеш мәктәбен дә үтте. Ә. Еники, Г Әпсәләмов, Ә. Фәйзи, А. Расих, И Гази, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов һәм башкалар.
Бу чор турында язу кыен. Сугыш елларында (алданраклары турында әйткән дә юк) әдәби мохитне үзе күреп кичергән кешеләр юк инде. 50нче елларны азмы-күпме хәтерләгән, күзаллаган язучыларыбыз әлегә бер дистәләп бар-барын (Л. Ихсанова, М Юныс, X. Камал, Ә Баян, Ш Галиев, М Насыйбуллин. Р Мостафин ). әмма алар да ул вакытта әдәбиятның үзәгендә түгел әле. Алар әле кайсы студент, кайсы—армиядә, кайсы—авылда мәктәп укучысы яки колхозчы үсмер егет Шуңа күрә бу бүлекне архив материалларына, матбугат битләрендәге хроникаль язмаларга таянып бәян итәргә туры килде.
II
Сугыштан сонгы—60 нчы елларга кадәрге чор. Монысы чагыштырмача бүгенгегә якынрак дәвер. Шулай да арада 15 елдан артык вакыт ята. Бу чорның да шәһитләре, бигрәк тә әдәби-мәдәни дөньяның шаһитләре. алда әйтелгәнчә, күп түгел Дөрес, әйтик. бОнчы елларда әдәбиятка килгән безнен буын 50нче елларны беркадәр хәтерли, күргән-ишеткәннәр, укыган китаплар буенча бераз чамалый. Бу буын вәкилләре дә инде яшьләре белән 70 ягына авышкан
1945-1960 еллар алдагы дистә еллар белән чагыштырганда, аңлаешлырак, тотрыклырак чор! Сугыш беткән, ачлык-ялангачлык хәттин ашса да (дистәләгән тордәге салымнар, мәҗбүри заемнар...), кешеләр күңеленең өметле чагы җимереклекне торгызабыз, илдә социализм—гадел җәмгыять төзибез, киләчәктә, һичшиксез, яхшы яшәячәкбез! һәрхәлдә, күпчелек шулай уйлаган Әмма шунысы бар: бу чор Сталин хакимиятенең иң «кикрикле» чагы, «генералиссимус доктринасы»нын халыкара дәрәҗәдә санлаштыра торган чагы Шуз чорны күзаллау өчен сугыштан сонгы ун-унбиш ел эчендәге кайбер факт-вакыйгалар белән танышып үгик. Тукайның 60 еллыгы зурлап билгеләнә (Мәскәүдә Союзлар йорты- ның Колонналы залында тантаналы кичә үтә; Казан университеты һәм педагогия институты студентлары өчен Г Тукай исемендәге стипендияләр булдырыла СССР Фәннәр академиясендә шагыйрьгә багышланган фәнни сессия уздырыла һ б ) Татарстан Мәгариф комиссариаты һәм Язучылар союзы балалар өчен татар телендә язылган ин яхшы әсәрләргә конкурс игълан итә Шагыйрь Ә ЕРИКӘЙ СССР и™
ховный Советына (1946), К. Нәҗми Татарстан АССР Верховный Сортына д™ И1е.П..С!.И.^Нап. "СТ_аИ._ШӘ ПӘР!. м1зеенда ^Язучылар Чистайда. дигән яңа бүлек
оештырыла. Рус телендә «Литературный Татарстан» дигән
альманах чыга (1947-
1958) 1951 елда К Нәжминен -Язгы җилләр-. Г Бәшировнен -Намус романнары Сталнн (сонрак аны Дәүләт премиясе шш тә йөрттеләр) премиясе белән бүләклә™ 1953 елда М. Жәлил өстеннән .кара болытлар» алып ташлана, берничә елдан яна Советлар Союзы Герое исеме бирелә, „Моабит дәфтәре» Ленин премиясенә лае, була. Сугыш елларында тукталып калган ,Яшв сталинчы» (.Татарстан яшьләре )
газетасы. «Чаян». «Пионер» («Ялкын») журналлары кабат чыга башлый. Хәзерге «Идел» журналынын яралгысы саналырга тиешле «Үсү юлы» дигән альманах чыга. 1957-58 еллар әдәби-мәдәни вакыйгаларга бигрәк тә бай 1957 елнын 24 чан— 4 июнь көннәрендә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы гөрләп үтә (атда әйтелгәнчә, ул декада 1941 елнын ахырына планлаштырыла. әмма сугыш башлану сәбәпле булмый кала). 1958 елда «әдәбият, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә идея эчтәлеге һәм художество дәрәжәсе ягыннан аеруча әһәмиятле әсәрләр өчен һәм сәхнә әсәрләрен ин яхшы башкарган өчен» Г Тукай исемендәге Республика (сонрак Дәүләт дип аталачак) премиясе булдырыла Шул ук елнын 9 августында Казан үзәгендә Тукайга һәйкәл торгызыла (сонрак бу урын Тукай мәйданы дип йөртеләчәк). Бу еллар елъязмасынын тагын бер кадерле сәхифәсе—шәхес культы корбаннары аклана Г Ибраһимов. К Тинчурин. М Галәү. Г Газиз. Ш Усманов. Ф Бурнаш. Г Нигьмәти һәм башкаларнын әсәрләре кабат басыла башлый, зиндан- сөргеннәрдән исән калган X. Туфан. И Салахов. С Рафиков кебекләр әдәби сафка кайта... 50нче еллар ахырында, сонрак халык язучылары, халык шагыйрьләре булачак, әле ул вакытта өметле яшь язучылар саналган Г Ахунов. И Юзесв. Ш Галиев. Г Афзал. X. Камаллар әдәбиятта яна буразналар сыза 1957 ел беренче мәртәбә Татарстан язучылары турында белешмәлек—биобиблиографик китап чыга (анда 126 язучы турында мәгълүмат бирелгән Сонрак мондый китаплар 1970 һәм 1984 елларда дөнья күрде һәм. ниһаять, татар язучылары турында икеточлык белешмә китаплар якын айларда укучылар кулына килеп ирешәчәк)
Әйе. тыныч тормышка хас вакыйгалар хроникасы Әйтергә кирәк, чагыштырмача матур хроника! Язучыларнын төп җыены булган съездлар үткәрү дә билгеле бер тәртипкә салына башлый
Язучылар союзы эшчәнлегенен төп этапларын, гамәл-нәтижәләрен. максат- юлларын билгеләүче төп маяк-ориентир—ул съездлар, сонгы дәвердәгечәрәк әйтсәк, корылтайлар Чөнки съезд язучылар оешмасынын идарә органнарын сайларга вәкаләтле ин зур җыен. Съездлар аша әдәби хәрәкәт лисбесснсн төп төеннәрен (бу очракта, тенденцияләрен) тоеп, чамалап була. Әйе. алда тәфсилләп әйтелгәнчә, беренче оештыру съезды Казанда да. Мәскәүледә 1934 елда уза Шул ук елны СССР Язучылар съездында кабул ителгән Устав нигезендә язучылар със зллары оч елга бер уздырылырга тиеш диелгән Ә ничек килеп чыкты'’ СССР язучыларынын икенче съезды нәкъ егерме елдан сон—1954 елда гына жыела! Егерме ел бит' Сугыштан сон да ун елга якын вакыт үтә Димәк, бу оешма, табигый ихтыяҗдан бигрәк, хакимиятнен ихтыяр көче белән идарә ителә торган оешма булып чыга
Шулай да Татарстан язучылары 1950 елда үзләрснсн II съездын үткәрә (СССР Язучылар союзынын II съездыннан дүрт ел элек!) Үзәк кушуы бсләнме. .илә жнрлс инициатива остснлек иткәнме? Мөгаен, сонгысылыр 1950 елнын язында КПССнын Татарстан өлкә комитеты «Татарстан совет язучылары союзынын эше турында» дигән махсус карар кабул итә Бу инде үзенә күрә съезд алды прелюдиясе дигән сүз
Татарстан язучыларынын II съезды 1950 елнын 13-15 июнь көннәрендә үтә. Съездда язучылардан тыш. республика җитәкчеләре. СССР Язучылар союзы һәм үзәк нәшрият вәкилләре, фән эшле кл ел әре. журналиетзар. укытучылар әдәби ижат белән шөгыльләнүче студент яшьләр катнаша Татарстан совет язучылары союзы идарәсснен эше турында хисап докладын Гази Кашшаф ясый Ревизия комиссиясе отчеты белән Гариф Гобәй чыга Фикер алышуларда 29 кеше катнаша. Алар арасында— Г Әпсәләмон, К Нәжми. Н Исәнбәт. Г Гулиа (Мәскәү), С Баттал. Ш Мөдәррис. С. Кирьянов (Мәскәү). 3 Мансур. М Хөсәен. М Максуд. И Нуруллин. Ә. Давыдов. М Елиэарова. X Рәхмәтуллин (ВКП(б) өчкә комитеты секретаре). Г. Насрый. А Гомәр һ б
Съезд Татарстан совет язучыларынын эшен канәгатьләнерлек дип бәяләми һәм киләчәктә эшне яхшыртуга юнәл телгән карарлар кабул итә 1945-50нче елларда идарә рәисе булып торган О Ерикәй нык тәнкыйтьләнә «Идарә (Ә. Ерикәй А Шамон. М Әмир. Ь Зсрнит. X. Хәйри, Г Кашшаф. Г Гыйззәт), гомумән, язучыларнын ижат эшенә тиешенчә җитәкчелек итмәде», дип таба Съездда яшерен тавыш бирү тәртибендә Татарстан Язучылары союзы идарәсенә гүбәндәге язучылар сайлана
Гариф Гобәй (председатель), Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Гали Халит. Риза Ишморат, Константин Лебедев, Әхмәт Исхак, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази, Салих Вәлиди (җаваплы секретарь). «Совет әдәбияты* журналының җаваплы редакторы итеп Гази Кашшаф раслана.
Шулай итеп, съездда Язучылар союзы идарәсе эше канәгатьләнерлек дип табылмый. Совет дәверендәге идарә механизмында болай бәяләнү сирәк очрак.
Съездлар әдәби хәрәкәт дисбесенен үзенә күрә «бисмилла» төеннәре булса да, бу очракта аларнын, һәрберсенә (съезд-корылтайлар бездә инде 16 тапкыр булып үткән икән! Сугыштан соң үткән, асылда беренче мөстәкыйль съезд буларак, II съездга киңрәк тукталдым) тукталып, эш программалары турында тәфсилләп сөйләү кирәк түгелдер. Теләгән, кызыксынган кешеләр, әйткәнемчә, 2004 елда чыккан «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» дигән китаптан шактый тулы мәгълүмат ала алалар. Алга таба ул съездлар турында кыска информация биреп кенә үтәрбез. Әйе, бОнчы елларга кадәр тагын ике съезд (III съезд—1954, IV съезд—1958 елда) үткәрелә. Әмма шул елларда (1958) үткән РСФСР язучыларынын I оештыру съезды турында беркадәр әйтеп узу кирәк булыр.
Моңарчы әле үзәкнең бер югары җыены—СССР Язучылар съезды гына бар иде. 1958 елдан сон ул ике үзәклегә әйләнде: рус уенчыгы «матрешка» принцибы барлыкка килде. СССР оешмасы. РСФСР оешмасы. ТАССР оешмасы. Кыскасы, күкәй эчләрендә күкәй... Бер караганда Россиянен үз оешмасын гамәлгә кую кирәк тә булгандыр. Бу гамәл белән үзәктәге рус-яһүд язучылары мәнфәгатен кайгыртуда яна мөмкинлекләр ачылды, шулай ук аз санлы дистәләгән халыкларның әле яңа формалашып килгән профессиональ әдәбиятларын аякка бастыруда реаль адымнар ясалды. Әйтик, Төньяк Себер (эвенк, чукча һ. б.) яки Кавказ (карачай, авар, нугай һ. б.) халыкларының профессиональ язучылары барлыкка килде, җирле милли колорит белән сугарылган кызыклы әсәрләр язылды.
Россия язучылар оешмасы төзелү меңьеллык тарихы, ике гасырдан артык басма китап традицияләре булган татар әдәбиятына ни бирде сон? Унай жавап әйтү кыен. Чынлыкта, без Зур союздан (ССР Союзыннан) Кече союзга (РСФСР) күчтек. Күчерделәр. Безнең рәсми әдәби статус—автономия, ягъни союздаш республикалар рәтендә тормый булып чыкты. Гәрчә зур Союз белән багланышлар өзелмәсә дә (кайбер абруйлы язучыларыбыз СССР Язучылар берлеге дәрәҗәсендәге чараларда катнашып килде, хәтта югары органнарга да сайланды), һәммәбез СССР Язучылар союзы әгъзасы дигән таныклык йөртсәк тә. без инде турыдан-туры РСФСР язучылар оешмасына беркетелдек, СССР язучылар съездларына РСФСРдан делегатлар булып бардык. Зур съездларда безнең язучыларыбызнын тавышы тоныграк, әсәрләребез турында сүзләр сирәгрәк ишетелә башлады. 1934 елдагыча язучыларның илкүләм җыенында татар әдәбияты турында махсус докладлар тыңлау, тәфсилле чыгышлар ясау татлы исталек булып калды. Зур съездлардагы төп докладларда татар әдәбияты чуаш. башкорт, якут, бурят һ.б. әдәбиятлары белән бер яссылыкта телгә алына башланды.
РСФСРнын бу беренче съездына Татарстаннан 11 кеше делегат булып бара (Г. Баширов, Г. Әпсәләмов, Г. Гобәй, Ә. Еники, Т. Журавлев Н ' Исәнбәт Л Ихсанова, Г. Кашшаф, И. Гази, 3, Нури, А. Шамов. Бу тәркемнән бүгенгә бердәнбер исән кеше-Лөбибә апа Ихсанова, Хәзер ана 86 яшь ул чакта 35 булган). Бу съездда Татарстан вәкилләре сыйфатында ике язучы чыгыш ясаган- Ф. Хөсни, А. Шамов. Ф. Хөсни чыгышы (стенографик язма буенча әйтуем) укыр өчен әле дә кызык, фикере искермәгән. А. Шамов Язучылар союзы рәисе сыйфатында чыгыш ясый, түрәләргә хас пафос, реверанс, рәсмилек Шутаи ла чы тышында заманы өчен бик тә мөһим мәсьалә-яшь язучылар өчен журнал киоәклеге турында күтәреп чыга (ә мәсьәлә утыз еллап гомер үткәч, партия диктаты йомшап демократик үзгәрешләр булгач кына-1989 елда хәл ителде. Мәскәу катнашыннан тыш, республика җитәкчелеге .Идел, журналын чыгаруны үзе хәл итте)
Әйе, үзенчә авыр чор бу. Бигрәк тә сугыштан сонгы еллар... Әмма халыкньш рухы сынмаган, киләчәккә ышанычы ныгыган чор. Жинү. шиксез, ышанычны ныгыткан Ә уйласаң, ач-ялангач чор бит. авыл халкы таяк.ка эшләгән чор, чабаталы черек (тунган) бәрәңге чоры (соңрак бу еллар турында Н. Фәттахның .Артта калган
юллар», А Гыйләжевнен «Язгы кәрваннар*. М Мәһдиевнен «Без—кырык беренче ел балалары» кебек әсәрләрендә ачык язылачак) Әмма—китаплы чор' Шул чорда ачлы-туклы яшәп, тырышып белем алган, китаптан аерылмаган буын XX гасыр ахырына кадәр дөньянын тоткасы булып тора алды да.
Аддарак бу чордагы (1945-60 еллар) мәдәни-әдәби хроникадан вакыйга булырлык кайбер фактлар саналган иде Шуларга өстәп әйтергә була «Татар поэзиясе антологиясе* чыга (1956). дөнья һәм рус әдәбияты классикасыннан йөзләрчә әсәр татар теленә тәржемә ителә (татар авылларында берничә буын, шул исәптән безнен буын да шул китапларны укып үсте инде! Сүз уңаеннан әйтеп үтик: бОнчы еллар башында башка телләрдәге матур әдәбият әсәрләрен татар теленә тәржемә итү буенча Татарстан—СССРда дүртенче урында, ә татар теленнән башка телләргә тәржемә ителү ягыннан бишенче урында торган)
Әдәбиятның, гомумән, язу эшенен дәрәжәсе югары заман бу. Әдәбиятыбызның халыкара танылуына ике зур форсат чыккан еллар Беренчесе, алда әйтелгәнчә. К Нәжминен «Язгы жилләр». Г Бәшировнсн «Намус* романнарының Сталин премиясе алуы Заманы өчен ифрат зур вакыйга. Шушы премия бирелү уңаеннан бу әсәрләр дөньянын байтак телләренә тәржемә ителде, татар әләбиятынын данын еракларга таратты Икенчесе—М Жәлилгә Герой исеме һәм Ленин премиясе бирелү. Жәлил поэзиясе татар шигыре данын тагын ла югарырак күтәрде Сонрак— 40-50 ел эчендә талантлы әсәрләр байтак язылса да. атарнын авторлары халыкара масштабта алай ук янгырый алмады. Субъектив һәм объектив сәбәпләр булды бугай. (Хәер, сонрак. 60-70нче елларда Г Әпсәләмов әсәрләре шактый ук популяр булып алды). Без тикшерә торган сугыштан сонгы бу унбиш ел эчендә, табигый, әдәбият мәйданын ир уртасы егетләр, сугышта катнашкан фронтовиклар тотты Төп әсәрләрне дә алар язды. «Тукай» (Ә Фәизи). «Онытылмас еллар» (И Гази), «Газинур* (Г Әпсәләмов). «Суд залында* (С Хәким). «Яшәү белән үлем арасында* (Н Дәүли) Шул чорда Тукай исемендәге Дәүләт (ул вакытта Республика премиясе дип йөртелә иде) премиясе «Тукай» романы өчен Әхмәт Фәйзигә (1958). «Сүнмәс утлар* романы өчен Габдрахман Әпсәләмовка (1959). «По эову Ленина*. «Җил исми—яфрак селкенми» исемле шигырь китаплары өчен Сибгат Хәкимгә (1960) бирелде (1961 -1965 елларда бу премия бирелми торылды Сәбәбе ни ’ —казаныш дип санарлык әсәрләр табылмаудамы'’ Ә хәзер алар әллә бик күп микән сон?).
һәр чор әдәбиятының лидерлары була. 50нчс еллар әдәби хәрәкәтенең ин эре фигурасы, һичшиксез. Гомәр Бәширов. Сталин премиясе лауреаты. СССР Верховный Советы депутаты. Язучылар союзы рәисе Хужа булырлык дәрәжәләгс тел остасы, фольклорчы, гомумән, аксакалларга хас зирәк кеше Язучылыгыннан тыш. оешма хуҗалыгын ныклап корган, ныгыткан шәхес Ярты гасырдан артык тарихы булган язучылар дачаларын—Аккош күлендәге ижат йортын оештырган, нигезләгән кеше дә шул ук Гомәр ага Бәширов («Аккош күле*нен әдәбиятыбыз өчен никадәр кадерле һәм истәлекле җир икәнен иркенәеп язып тормыйм Моннан ике ел злск—2007 елда галим-язучы Мөдәррис Вәлисв тырышлыгы белән «Мәгариф* нәшрззятында «Аккош күле—ззлһам аланы* дигән исталек-хатирәләр китабы басылып чыкты Ходай Гомәр аганың үзенә дә мәрхәмәтле булды: ул озак яшәп. 98 яшендә (1999 елда) ижлтынын кадерен, халыкнын ихтирамын тоеп дөньядан китте) Бу чордагы язучылар оешмасының җитәкчеләрен дә янә искә төшереп үтик: председательләр—Ә Ерикәй (1945-501. Г Гобәй (1950-53). Г Бәширов (1953-58). А. Шамов (1958-61). рәис урынбасарлары—җаваплы секретарь вазифаларын фронтовик шагыйрьләр Ә Давыдов. 3 Нурилар башкара
III
1960-90 еллар—оешма елъязмасында саллы гына утыз ел тотрыклы торгынлык дәвере. Әмма торгынлык сүзен мин калын хәрефтәр белән язхзас идем Татар әләбиятынын үскән, көчле чагы бит әле ул чорлар. Дистәләгән зур язучылар бар Миллионлаган укучылар бар' Ин мөһиме—язучы белән ганам арасында табигый бамлныш бар Кемнәрдер Г Әпсәләмов әсәрләрен егылып укый, кемнәрдер Ә Еники повестьларына мөкиббән, кемнәрдер X. Туфан. С Хәкиммәрнен шизырь-җырларын көтә, кемнәрдер янартаудай күтәрелгән яна буын шагыйрыәрен байракчылары итеп
саный. Татар әдәбиятын, татар халкын байрактай күгәреп М. Жәлил ижаты донья гизә. 1966 елда Казан Кремле янында герой-шагыйрьнен һәйкәле калка..
Әлеге чорны характерлый торган кайбер вакыйгаларны, тарихи фактларны, лозунг-шигарьләрне искә төшерик. Шул еллар әдәби хәрәкәтенең асылын анларга җиңелрәк булыр. бОнчы еллар башларында Хрушев вәгъдә иткән «коммунизм»нын төзелеп бетәргә тиешле чоры бу. 30 елга якын шул чорнын 20ләбендә Брежнев идарә итте. СССРның. АКШ лидерлары тарафыннан «явызлык империясе» дип тамгаланса да, дөньякүләм мәйдан тоткан, табигый байлыкларын, бигрәк тә нефтьне ифрат күп чыгарып, нигездә, шунын хисабына милитаристик державага әверелгән чагы. Идеологик яктан да шактый катлаулы чор: тышкы сәясәттә—көч-тырышлык ике системаның көрәшенә (беренче чиратта хәрби потенциалны арттыру юлы белән) сарыф ителсә, эчке сәясәттә—төп игътибар халыкларның милли үзенчәлекләрен бетереп, бердәм совет (рус дип аңларга да була) халкы ясауга бирелде (мәсәлән, Казанда татар мәктәпләре бөтенләй диярлек бетерелде, авыл мәктәпләренең күбесендә уку-укытылу русчага күчерелде). Әдәбият хәлләренә килсәк, анын әле абруйлы чагы Иң күп китап укучы халык СССРда дип әйтәләр иде. Дөрес тә булгандыр—өйдә- китапханәдәме, юлда-пляждамы дигәндәй, олысынын да, кечесенен дә кулыңда китап булыр иде. «Китап—белем чишмәсе» дигән канатлы сүзләр күпчелекнен аңында, күңелендә иде. Әдәбиятның дәрәҗәсе халыкның шигърияткә мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык чагылды. Халык ташкын булып мәйдан-стадионнарны, мәдәният сарайларын тутырып шигырь тыңларга җыелсын әле! Кабатланмас еллар! Бездә— бОнчы еллар башында әдәбиятка килеп, хәзер 60 яшькә җиткән буын—шигырь язып, иҗат итеп, дөньяны яхшыга үзгәртәбез, дип нык ышандык ул елларда! Һәм шул ышаныч илһамландырды да, эшләтте дә. яшәтте дә. Кызыклы чор, парадоксларга бай чор. Бер яктан, «нык үскән социализм» илендә иҗат иреге турында тәкрарланса, икенче яктан, мәгълүм канун-кысаларга яраклы партияле иҗат таләп ителде ул чорда. «Без йөрәгебез кушканча язабыз, ә йөрәкләребез партиягә бирелгән» дигән сүзләр еш янгырый иде. Ялгышмасам. бу сүзләрне партия съездында М. Шолохов әйтте. Әдәбият белән җитәкчелек итүне партия, беренче чиратта. Язучылар берлеге аша башкарды. Тулысынча партия идеологиясенә хезмәт иткән оешманың эш стиле дә. табигый, партия дисциплинасына буйсынган булды. Ул стиль шул система өчен унайлы һәм шактый ук мөкәммәл дә иде Язучыларның съездлары, пленумнары Устав буенча төгәл вакытында үткәрелә (1960-90нчы елларда У-Х1 съездлар, җәмгысе җиде съезд), партоешма җыелышлары вакытында уздырыла, әдәби ел йомгаклары утырышлары зур вакыйгага тин була (аларны үткәрә башлауга быел 45 ел тулды, ел йомгакларына багышланган беренче җыелыш 1964 елда үтте) Булдыклы, талантлы язучыларның (дөрес, сирәк-мирәк кайбер әсәрләрдән идеологик «ялгыш* табып, басылмау очраклары булгалады) әсәрләре даими чыгып килде Каләм хакы бәрабәренә заманы өчен яхшы гына яшәп, гаилә тотып була иде Язучыларның китапларын бастырып чыгаруда Язучылар союзы реаль булыша алды. Язучылар, аларнын гаилә әгъзалары иҗат йортларына, курорт-санаторийларга барып, иҗат белән шөгыльләнә, ял итә һәм дәвалана ала иде. 50-60 ел эчендә язучы хаткы өчен Әдәби фонд аша менләп путевка-юллама азынгандыр дип уйлыйм.
Матбугат йортында урнашкан, заманында унышлы гына эшләп килгән тагын бер оешма—Татарстан Язучылар союзынын матур әдәбиятны пропагандалау бюросы бОнчы еллар ахырында, М. Әмир рәислек иткән чорда оешты ут (Дөрес әдәбиятны пропагандалау гел актуаль булып килгән, язучыларнык беренче съездларында ук күтәрелә бу мәсьәлә. 1953 елда жәмәгатьчелек тәртибендә берничә язучыдан торган (М. Садри, М. Хөсәен. Г. Шамуков) махсус бер бюро да оештырыла. Әмма анын юридик статусы булмаган, әлбәттә (Соигы вакытта бу фактны, оешма тозетунен башы санап, ясалма юбилей да билгеләп йөрделәр әле). Чынлыкта, штатта кешеләре реквизиты, тиешле бүтән атрибутлары булган оешма 1967 елда төзелде Бер ет зтек Маскәүдә. СССР Язучылар союзында Бөтенсоюз пропаганда бюросы оешкан иле 70-80нче елларда Советлар Союзынын күп республикаларында һәм өлкәләрендә
бик тантаналы һәм рәсми рәвештә үтә торган Совет әдәбияты көннәрен (иманында Татарстанда да узды), нигездә, шушы Бөтенсоюз бюросы оештырды да.
Безнен пропаганда бюросынын штаты өч кешедән гыйбарәт иде директор, әдәби хезмәткәр, бухгалтер. Конкрет эшкә килгәндә, бюро төрле оешмалар, предприятиеләр, колхозлар белән хезмәттәшлек турында договорлар төзеп, шул килешү нигезендә берничә язучыдан (арада берәр популяр җырчы белән баянчы да була иде) торган бригада төрле аудиторияләр алдында чыгышлар ясый иде Бюронын җитәкчеләре булып Мөнип Шәимөхәммәтов (сәнгать буенча аспирантура үткән Сарман ягы кешесе Мөнип Газар псевдонимы белән шигырьләр дә яза иде). Мансур Шиһапов. Эльс Гаделов. Рәфкать Кәрамиләр. әдәби хезмәткәр булып төрле елларда Марсель Галиев. Фәннур Сафин. Хәкимҗан Халиков. Камил Кәримов. Нурислам Хәсәнов. Рәдиф Сәгъдиләр эшләде.
Сүз дә юк. пропаганда кирәк нәрсә. Хәзерге заманда бигрәк тә. Реклама индусгриясенен көннән-көн колачлана баруы тикмәгә түгел Татар китабы (басма китабыбызнын 300 елга якын тарихы бар!) яклауга, пропагандалауга аеруча мохтаҗ. Пропаганданың ысуллары күп радио, телевидение, газста-журнал. буклет- проспектлар. афишалар, төрле видео-аудиокассеталар Әмма язучынын үз укучылары, бигрәк тә мәктәп балалары белән очрашулары бөтенләй үзгә эффектка ия Тере язучыларны күрү, алар белән аралашу бала күнелендә гомерлеккә калучан Әлбәттә, сүз—чын. зыялы язучынын югары дәрәҗәдә үткән очрашулары турында бара Чын мәгънәсендә әдәби-әхлакый дәрес булырдай кичәләр, шөкер, бихисап оештырылды Шулай да, әдәбият файдасына булмаган аралашу фактларын да таныйк. Бер заман әлеге бригадаларда уртакул яки үзешчән дәрәҗәдәге каләм ияләре күбәеп китте (чөнки зур язучылар очрашуларга бик еш чыга алмый, талант иясенен һәр сәгате исәпле) Уртакул каләм ияләре артыннан гөл үсеп калмый, әлбәттә Минемчә, язучынын гөп вазифасы артык күренеп йөрү түгел, ижат итү Гарәпләрдәге бер әйтемне дә онытмыйк «Мөгәйдинен үзен күргәнгә караганда, шигырьләрен ишетү хәерлерәк»
Матбугат йортында 80нче елларда республикакүләм дәрәҗәдә китап сөючеләр җәмгыяте лә эшләп килде Хәзерге яшьләр өчен сәеррәк яңгырыйдыр бу сүзтезмә Әлеге язмамны әзерләгәндә яшьләр газетасында бер хәбәр укыдым да. сискәнеп киттем. Россия халкының 70 проценты бер дә китап укымый 80нче елларда илдә андыйлар Ю процент кына тәшкил иткән 1990 елда Россиядә 18 мен китап кибете эшләгән булса, бүген алар берничә меңгә калган Көндәлек газеталарны ил халкынын 20ләп проценты гына укый икән. Хәтердә: бу оешмада ул вакыттагы яшь язучылар Н Акмал. А. Хәсәнонлар эшләп йөрде Менә хәзер - халык китаптан бизеп барган чорда кирәктер ул Китап сөючеләр җәмгыяте!
Шул ук 1963 елны Татарстан Язучылар союзынын филиалы рәвешендә Әлмәттә язучылар оешмасы гамәлгә куелды Шул вакыттагы әдәбият үсеше өчен зур вакыйга Бу төбәктә монын өчен җирлек һәм инициатива булган, димәк, югарыдан да тиешле булышлык-ярдәм күрсәтелгән Әлмәт бүлегенең җитәкчесе, ягъни жаваалы секретаре итеп язучы Гариф Ахунов билгеләнде Бу бүлек Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче шактый күпсанлы талантлы каләм ияләрен туплап, ижади рухландырып, шул регионның үзгә бер мәдәни-әдәби үзәгенә әйләнде Әлмәт ул вакытта нефть башкаласы саналды Илкүләм масштабтагы төрле чаралар— кинәшмәләр. слетлар, фестивальләр еш үтә иде анда Татарстанга килгән атаклы язучылар, әдәбинт-сәнгать әһелләре Әлмәгкә сугылмый калмады Алар чыгышлар ясап, җирле язучылар белән аралашып. Әлмәт оешмасының ныгуына унай йогынты ясады Язучыларның Әлмәт бүлеге саны һәм әдәби куәте ягыннан кайбер өлкәләрдәге и тучылар оешмаларына караганда көчлерәк саналды 70нче елларны бүлектә ССёРЯзучылар союзы әгъзасы булган каләмдәшләрнең саны 25-ЗОга җитте, ә яшь һәм башлап язучылар йөзәрләп исәпләнде Нефть төбәге җирлегендә укучы яратып укырлык байтак күренекле әсәрләр—романнар, поэмалар, повестьлар, пьесалар язылды, күпсанлы җыртар туды Ул әсәрләрне ижат иткән берничә язучы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, сонрак Татарстанның халык шагыйре.
халык язучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек булды Ярты гасырга якын вакыт эчендә бу оешма белән Г. Ахунов, Р Фәйзуллин. Ә Маликов. Ә. Гаффар, Н. Әхмәдиев. Р. Вәлиуллин, 3. Дәүләтов, Д. Салихов җитәкчелек итте. Хәзер Әлмәт язучылар оешмасында вәзгыять бүтәнрәк: иҗади ялкыннын сүрелә төшүе сизелә. Г Афзал, С. Сөләйманова, Ә Маликов, Ш Бикчурин. Р. Төхфәтуллин, Э. Мөэминова, М Хәсәнов, Ю. Әминов. Ж. Рәхимов. Ф Гыйльми һ. б. эстафетасын дәвам итеп, татар әдәбиятын яңа үрләргә күтәрерлек яшь көчләр, кызганыч, бик аз... Өлкән буыннан бүген дә актив ижат итүчеләрдән К. Булатова, Ә. Сәлахов һәм А. Хәсәнов кенә калып бара бугай..
1980 елны Чаллыда язучылар бүлеге ачылды бОнчы еллар башында Әлмәтгә язучылар оешмасы ачылуга Татарстанда зур нефть чыгу сәбәп булса. Чаллыдагы бүлек оешу КамАЗ төзелешенә бәйле. Бу ике оешманың төзелү-оешу тарихы Гариф Ахунов исеме белән аерылгысыз. Әлмәт язучылар оешмасынын беренче җитәкчесе ул булды, ә Чаллы оешмасы анын Язучылар союзына рәислек иткән чагында ачылды. Әлбәттә, җирлек, тиешле зәмин юк җирдә оешма кадәр оешма төзеп булмас иде. Чаллы бүлеге шул төбәктә актив эшләгән ике төп әдәби берләшмә нигезендә барлыкка килде: берсе—Чаллыдагы «Ләйсән» (җитәкчесе—Р Лотфуллин). икенчесе—Түбән Камадагы «Кама таннары» (җитәкчесе—Р Хисмәтуллин). Сонрак Зәйдәге «Зәй энҗеләре» (җитәкчесе—Р Сәлимҗанов) берләшмәсе дә килеп кушылды. Чаллының җыелма халкы шикелле, язучылар оешмасы да, нигездә, төрле тарафлардан килгән язучылардан хасил булды. Берара җитәкчеләрне дә. Әлмәт мисалынчарак. Казаннан китереп кую хәлләре дә булды (Разил Вәлиев). Бу оешманын төзелүенә инде 30 елга якын. Үзенә күрә бер юбилей Шул чакта күбрәк, тәфсилләбрәк сөйләрләр әле. Зур югалтулар да кичерергә өлгерде бу оешма төрле елларда бүлек эшен җитәкче булып җигелеп тарткан Э. Касыймов. Г. Кашапов. Я Игәнәйләр инде гүр ияләре Шулар рәтендә—С. Рафиков. X. Хөснуллин, К. Сибгатуллин, А. Сафин. Н. Мадъяров. Р. Хисмәтуллин, 3. Гомәрова Шулай да, әлегә шактый көчле каләмдәшләребез яши Чаллыда (А. Хәлим. Ф Әмәк. Ф Бәйрәмова, В Имамов, Р Бәшәров һ. б.). Әдәби хәрәкәтне берләштерүдә Чатлы язучыларынын үз әдәби басмасы булу да бик мөһим. 1991 елдан гасыр ахырына кадәр «Аргамак» журналы чыкты, соңрак аны «Мәйдан» алыштырды.
Партия заманында интернационализм дигән сүз кин кулланыла иде. Кызганыч, бу сүз сирәк ишетелә башлады. Күпләр өчен интернациональлекнең ин яхшы билгесе—доллар яки евро хәзер. Интернационализм, минемчә, бөек төшенчә Дөньяда халыклар дуслыгы дигән нәрсә булса, анын нигезе шушы төшенчә белән бәйле. Татарстан Язучылар союзы гомер-гомергә яхшы мәгънәсендә интернациональ оешма булды Татар телле язучылар да. рус телле яки башка бер телдә язучылар ла бердәм, тату иҗади хезмәттәшлектә яшәде. Татарстанда һәрвакыт рус язучыларынын зур төркеме яшәп иҗат итте. (Сугыш вакытында Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килгән йөзләгән рус һәм яһүд язучылары турында әйтеп тә тормыйм). Сонгы дәвердәге кайбер исемнәрне генә искә төшерик: М Бубеннов. Т. Журавлев, А. Салмин, С. Радзиевская, Г. Паушкин, М Скороходов. Я Винецкий Ю Белостоцкий. Н Орешина. В Корчагин Шулай ук милләте белән татар әмма рус телендә ижат итүчеләр-И Кәлимуллин. Р Кутуй, И Ахунжанов. Д Вәлиев Р. Бохараев. М Зарипов, Ә Мушинский. Р Кожевникова. Л Газизова А. Кәримова. . Безнең оешма җирлегендә чуаш язучылары секциясе дә уңышлы эшләп килде (шунысы игътибарга лаек: бүтән республикаларда һәм өлкәләрдә яшәгән татар язучыларынын беркайчан да диярлек ни оешмалары ни ижат секцияләре була алмады. Сонгы елларда Башкортстанда татар язучылары оешмасы борынлады борынлавын...). Дөрес, республикада чуаш телендә язучылар сирәкләнде хәзер. Шулай да. без үз сафларыбызга кардәш халык вәкилләрен кабул итә торабыз Мәсәлән, моннан берничә ел элек чуаш егете Евгений Турхан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. ' и
Сүз төрле телләрдә ижат итүчеләр турында баргач, бу урынла рус телендә
язучы милләттәшләр хакында янә әйтеп узыйк Күрәсен. чынлыклап үз дәүләтен булмагач, гамәлдәге дәүләт телендә язарга омтылуны андарга мөмкин. Дәлилле фактлар да җитәрлек. Еракка барасы юк. үзебезнең татар язучыларынын ижади сәләткә ия балаларының бик күбесе рус телендә яза г. Кутуйнын улы —Рөстәм Кутуй. Г Әпсәләмовнен оныгы—Альбина Әпсатәмова. А. Расихнын кызы—Фәридә Расулова. И Юзеевнен улы—Салават Юзеев Шуларга республикадан читтә яшәүче бүтәннәрне өстик: мәрхүм Роман Солнцев (Ренат Суфиев). Рөстәм Вәлиев. Рауль Мирхәидәров. Камил Тангалычев Яшьрәк исемнәр тагын да күбрәк Аларны татар язучысы итеп санаргамы'’ Бәхәсле нәрсә Күбесе Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып тора Ижади потенциаллары зур булган актив шәхесләр. Минемчә, аларны татар әдәбияты хәрәкәтенә мөмкин клләр ныграк тартырга кирәк Кан тартмаса, бәлки, жан тартыр, диләрме эте! Әйтик, тәржсмә эшендә, мөхәррирлек вазифаларында. Бу каләмдәшләребезгә читсенеп, үгисетеп карау әдәбиятыбызны тарайту булыр иде Тараю ул үзе лә килә, ә менә кинәю. тирәнәю
70нче елларда Татарстан Язучылар берлеге башында М Әмир. И Гази. 3 Нури. Г Ахуновлар торды Шул елларны характерлый торган кайбер фактларны вакыйгаларны искә төшереп узыйк Ленинның тууына 100 ел. Татарстан АССР төзелүгә 50 ел тулган еллар бу (VII белән VIII съездлар арасын әйтүем) Шуңа күрә бу даталар унае белән Казанда да. Мәскәүдә дә бик күп чаралар үткәрелгән Конкрет язучылар тормышына караган вакыйгалардан - Муса Жәтил турында «Лснфильч*да • Моабитская тстраль» исемле кинофильм чыга: өлкән язучмларыбы иан Н Исәнбәт. X. Туфаннарның 70 яшьлек юбилейлары үтә; С. Хәкимгә РСФСРнын М Горький исемендәге Дәүләт премиясе бирелә, татар язучылары Донбасска барып әдәбият көннәре үткәрә, шул ук жәйнс (1972) Ворошиловград өлкәсеннән жавап визиты белән украин язучылары Татарстанга килә Бу елларда Татарстан комсомолының М Жәлил исемендәге премиясе булдырыла Язучылардан беренче лауреатлар И Юзеев (1970). Р Фәйзуллин (1972) Гомумән, ассызыклал әйтеп үтәргә кирәк 70нчс еллар башында яшь ижат көчләренә хакимият тарафыннан игътибар зур булды 1969 ел ахырында ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты каршында «Ижади яшьләр оешмасы» төзелде, жнтәкчесе итеп Р Батулла билгеләнде Шул елларда Актерлар йортында үтә торган «Ядкарь» кичәләрен алкәнрәк буын иҗатчылар яхшы хәтерли булыр Халыкара яшьләр лагере «Волга»да («Идел-да) һәр ел саен яшь язучылар, рәссамнар, композиторлар, актерлар катнашында бер атнага сузыла торган республика семинарлары уза иле
70-80нче еллардагы әдәби хәрәкәтнең бер унай күренеше (күрсәткече дияргә лә ярыйдыр)—язучыларыбызнын бүтән әдәбият вәкилләре белән даими аралашуы, ү зара йорешүе Әдәбият көннәре, әдәбият-сәнгать декадалары, бөтенсоюз яки региональ семинарлар, ижлдн-фәнни конференцияләр, теге яки бу әдипнен юбилейлары Аларнын һәрберсенә диярлек Татарстаннан вәкил булып кемдер барды Әлбәттә, андый җирләргә республика исеменнән сөйләрлек, әсәрләре кин җәмәгатьчелеккә билгеле, язучы буларак ләрәҗәлеләр бара иде Заманында төрле республикаларга 3 Нури. Г Ахунов. С Хәким. Р Мостафин. Р Харис һәм тагын кайберәүләр күп йөрде Минем үземә дә СССРнын бетен республикаларын диярлек гизеп чьиарта туры килде, сирәгрәк булса да. рәсми делегацияләр составында чит илләргә дә чыгылды. 1985 елла СССР Язучылар союзы делсгаииясснен җитәкчесе сыйфатында Италия кебек илләргә лә барып жителде Чит ил димәктән. бу елларда татар язучылары төрле илләргә шактый еш чыга башлады СССР һәм РСФС Р Я тучылар союзларында чит ил эшләре комиссияләре язучылар өчен махсус туристик сәяхәт зәр оештыра иде Бү1енге белән чагыштырганда, символик бәягә атна ун көн дәвамында Европа. Азия илләрен гизеп кайта иде язучыларыбыз Ул елларда безнен байтак каләмдәшләр бу мөмкинлекләрдән даими файдалана белде Язучы халкынын кадере һәм мөмкинлекләре шактый иркен булган, димәк’ Бу чорда драматург зарны н эшләре бшрәк тә яхшы барды (хәер, матди яктан атар һәр чорда да чагыштырмача яхшырак
яшәде), төрле республикаларда, өлкәләрдә аларнын пьесалары буенча сп Ц
еш куелды. Безнен театр коллективлары да бөтен СССР киплекләрен гизд , ру Казакъстан, Урта Азия якларында жәй саен гастрольләрдә булып, халыкны ту у, рухи берләштерү юлында тарихи миссия башкарды
80нче елларда оешма зур активлык күрсәтеп, байтак ижади-оештыру эшләре башкарылды. Агымдагы эшләрдән тыш. хәтердә жуелмаслыклары-Башкортстанда һәм Чуашстанда татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Шул заманга хас колачлылык, патетик рух, бәйрәмчә тантаналар. 1986 елда Тукайның 100 еллыгы, табигыи. моңарчы күрелмәгән дәрәжәдә яхшы үтте. Тугандаш республикалардан да байтак кунаклар килгән иде (1986 елның 26 апреле—Тукайның тууына 100 ел тулган көн—Чернобыльдәге коточкыч фажига көне белән дә тарихка кереп калды)
Туфан Миңнуллин җитәкчелек иткән чорда «Халык шагыйре», «Халык язучысы» дигән мәртәбәле исем булдырылды. 1985 елда бу исем турында Татарстан Югары Советы Указы игълан ителгәннән сон (хәзер ул Президент Указы белән бирелә) бүгенге көнгә кадәр халык шагыйре, халык язучысы исемен йөрткән әдипләрнен саны 22гә җитте. Күбрәк тә бугай бу сан. Шуларнын 12се мәрхүмнәр инде... (Алдагы битләрдә аларнын тулы исемлеге бирелә.—ред.)
Бу язмамда Язучылар берлегенен төрле еллардагы составы, сан-исәбе турыңда да беркадәр әйтеп узу урынлы булыр. Сүз Язучылар берлеге әгъзасы саналган каләмдәшләр турында
Әлбәттә, әдәбиятны бернинди оешмалар тудырмый, әдәбиятның сыйфатын оешмадагы әгъзаларның саны да билгеләми. Әдәбиятны талантлы аерым шәхесләр тудыра. XIX гасырда русларда махсус дәүләти әдәби оешмалар булмаса ла. бөек әдәбият бар XX гасыр башында Тукай. Исхакый. Ибраһимовлар йөзендә бөек татар әдәбияты бар. Шагыйрь әйтмешли, әдәбиятнын зурлыгын билгеләр өчен «бер Толстой житә, бер Тукай!» Үткән гасыр башында, ягъни йөз ел элек, татар мохитендә язучы-мөхәррирләр бердәм ижади оешмада тормаса да, бүгенгедән ким булмаган дип уйлыйм.
1934 елда, Татарстан Язучылар союзы оешканда ЗОлап язучы оешма әгъзасы саналган. Сугыштан соңгы елларда СССР Язучылар союзы таныклыгын йөрткән кешеләр 50ләп исәпләнгән. Алда әйтелгәнчә, 1968 елда бу сан 111 гә житә. 1990 нчы елларда Союзга алу артыгы белән активлаша. Ун ел эчендә (1989-1999— Р Мөхәммәдиев рәислек иткән чор) 126(!) кеше әгъзалыкка кабул ителә (Х1-ХН съезд арасында 72 кеше, ХН-ХШ съезд арасында 54 кеше). «Кояш» сүзен язганда биш хата җибәрүче кешеләр Союзга керә» дигән төртмате сүзләр шул елларда чыкты шикелле. Шулай итеп. XXI гасыр башына гомумсан 280гә житә. Хәзерге көндә Татарстан Язучылар берлегендә 326 әгъза. Уртача яшьләре—60 чамасы. Искә төшереп чагыштырыйк: СССР Язучыларынын беренче съездында катнашкан делегатларның уртача яше 38,5 булган. Без—пенсионерлар оешмасы булып чыгабыз түгелме соң?
«Кадрлар һәммәсен дә хәл итә» дигән искерми торган бер гыйбарә бар. Бу гыйбарә безнен эшкә дә кагыла. Язучылар берлегенә алганда төп роль Кабул итү коллегиясенә (комиссиясенә) йөкләнгән. Коллегия карарын идарә, гадәттә, хуплап раслый Кире кагылу очраклары, гайре табигый хәл саналып, бик сирәк була. 90нчы елларга кадәр сонгы мөһерне Мәскәү—СССР Язучылар союзы секретариаты суга иде. Соңгы 10-15 ел эчендә бу мәсьәлә үзебездә—Татарстан Язучылар берлегендә хәл ителә. Кабул ителгән каләм иясенә «Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы» дигән таныклык тапшырыла. Бар иде заманнар: теге яки бу халыкнын, республиканың әдәби потенциалын, дөресрәге, оешма потенциалын саннар да билгели иде. Әле хәтердә: 60-70нче елларда өлкән язучы агайлар: кара, үзбәкләр язучылар санын ЗООгә җиткергән, украиннар—400гә... Безгә дә арту кирәк, диләр иде Чыннан да. сан арттыруда мәгънәдә бар иде: язучылар исәбенә карап жирле союзларга Үзәктән акча җибәрелә, торак төзелешләренә өстәмә чыганаклар бүлеп бирелә, санаторийлар, ижат йортларына юлламалар күбрәк килә.. Хәзер вәзгыять бөтенләй бүтән: жирле
бюджет хозурына һәм үз тырышлыгына карап үз көненне үзен күрәсен
Язучылар берлегенә әгъза итеп алынган каләм ияләре турында торле фикерләр дә бар Алар матбугат битләрендә дә чагылып ала. Табигый хат Әмма бу очракта шуны кистереп әйтергә кирәк: Кабул итү коллегиясе әзме-күпме әдәби сатәте булганнар арасыннан ин яхшыларын сайлап атырга тырыша һәм шулай эшли дә. «Балкып торган 20-25 яшьлек фәлән иптәшне нигә һаман Берлеккә алмыйсыз?» дип беркем дә әйтә атмас Бүгенге Коллегиядә түбәндәге иптәшләр эшли Равил Фәйзуллин (рәис). Марсель Галиев. Хатыйп Миннегулов. Нәбирә Гыиматдинова. Газинур Морат. Юныс Сафиуллин. Фәйрүзә Мослимова. Лилия Газизова. Вакыйф Нуриев Орлыктан кибәкне генә аера торган иптәшләр дип беләм мин бу язучыларны Элек тә кабул итү комиссиясендә абруйлы зур язучылар эшләде—Г Бәширов. С. Хәким, А. Гыйләжев. Ш Галиев Шуны анларга кирәк вәзгыять элекке белән чагыштырганда нык үзгәрде, язучынын жәмгыятьтәге роле тоныкланды Чит төбәкләрдән түгел, үз республикабызда да яшьләр әдәбиятка ургылып китми. Сер түгел, бүтән өлкәләрдә яшәүче авторларга игътибарны күбрәк бирергә тырышабыз, аларга кайчак ташламалар да ясарга ту ры килә Шунысы да бар артык чикләүләр куеп, ижади оешманы алып булмаслык крепость-кирмән дә ясарга кирәкмидер Әйе. бездә берлектә саналган ЗООләп чын язучы юк. 300 дә фәлән әгъза гына бар Таныклык йөртү—син әле коеп куйган язучы дигән сүз түгел. Я зучылар оешмасында әзме-күпме талантлы кешедән язучы ясап була дигән идея, башлангыч чорда—ЗОнчы елларда, бәлки, булгандыр да. Булса—тамырлан ялгыш фикер Әмма оешмага әгъза булып кергәч, үзен чын язучы санарга әзер иптәшләр хәттин ашкан Әйтик. Зөлфәт Хәкимгә, язучылар таныклыгы йоргмәү танылган драматург булырга комачауламады бит әле! Язучылар оешмасы—демократик характердагы иректе иҗтимагый оешма Бу оешмага керергә теләүчеләр бихисап булса да. аннан гариза биреп чыгарга теләк белдергән кешеләр дә юк түгел. Хәтта идарә составыннан да. Сонгы айларда гына Устав таләпләренә туры килмәгән гамәлләре өчен кайбер иптәшләрне Берлектән чыгару турында карарлар да кабул ителде
Коллектив турында сүземне йомгаклаганда шуны да искәртеп узасы килә Язучылар берлегенә яна әгъзалар кабул игү—идарә эшчанлегенен гөп күрсәткече булып кала бирә әлегә.
IV
Язмамнын бу бүлеге сонгы 20мс елга карый. 1989 еллар ахырыннан бүгенгегә кадәр чор. Үзебез яхшы ук белсәк тә. вакыйгалар үзәгендә катнашсак га. объектив бәя бирер өчен кыен чор. Чын бәяне фәкать Вакыг Галижәнапләрс генә бирәчәк Шулай ла. сонгы 15-20 еллардагы әдәби хәрәкәтне беркадәр анализларга тырышым фикер йөртә башлау дәвере җитте кебек
Ин әүвәл 90нчы еллар башындагы иҗтимагый вәзгыятьне искә төшереп карыйк Мәгълүм хакыйкать: өскорма—базиснын ныклыгына, тотрыклыгына бәйле Б\ елларда ин зур глобаль үзгәреш—СССРнын (империянең дисен дә буладыр) таркалуы булды. Бу таркалу зур илнең бөтен эчке һәм тышкы халәтен, икътисадын, идеологиясен үзгәртте. СССР таркалудан берәүләр отты, берәүләр ярык тагарак алдында калды Кайбер халыклар мөстәкыйльлек алын, үз дәүләтләрен төзеде Берәүләр Хәер, нинди генә авырлыклар булса да. ул еллар Татарстан, гомумән, татар халкы тарихында да үзенчә онытылмас еллар'
Авыр, киеренке, әмма халык рухынын күтәренке еллары. Суверенлык, мөстәкыйльлек турында хыялланып һәм ышанып авыз тутырып сөйләнгән еллар Урамнарда халык ташкыны Митинглар. Югары Советта кайнар бәхәсләр Ниһаять Татарстанның Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация! Президент сайлаулары. Референдум үткәрүләр Ботенлонья татарларының I Конгрессы Бат га р җирендә Ислам дине рәсмн кабул ителүнең 1100 еллыгыни багышланган тантаналар Татар энциклопедиясе әзерләнә башлау Татарстан белән Россия арасында тозелгән тарихи Шартнамә Чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Татарстан илчелекләре Вәкаләтле вәкиллекләре булдырылу
Шул ук елларда мәләни-әдәби тормышыбызда да тарихи вакыйгалар.
елъязмаларга керерлек гамәлләр байтак булды. Ин әүвәл—партия диктат •
классик мәгънәдәге цензура юкка чыкты. 1989 елнын июленнән яшьләр ж^р «Идел» (ярты гасырлык хыялда йөргән басма!) чыга башлады. Озак та )тми. * күпере». «Мирас- журналлары пәйда булды. 1995 елда атналык «Мәдәни жо. 1 * газетасы оештырылды. 70 елдан сон. 1991 елда ин зур нәшриятларыбызнын оерсе -Мәгариф- торгызылды. Тыелган мирас (әйтик. Г. Исхакый) кире кайта ашлады Мөхәммәдьяр. Кандалый кебек борынгы шагыйрьләребезгә багышланган тантаналар узды. Төп әдәби журналыбыз -Казан утлары-нын юбилейларына багышланган кичәләр үткәрелде... Классик әдипләребезнен күптомлыклары чыга башлады...
Жинүгә тин бу казанышларда безнен каләмдәшләребезнен дә өлеше зур булды. Матбугатта чыгыш ясапмы, жыелыш-митингларда катнашыпмы, төрле акцияләр оештырыпмы, алар Татарстанның киләчәге, анын бәйсезлеге өчен жан атып йөрде, көрәш мәйданының уртасында булды. Кирәк чакта менләгән халык алдында яндырып сөйләде, мәйданнарга чыгып, ач утырды, шигарь булырлык шигырьләр язды, күпләргә фидакарлек үрнәге күрсәтте.
Депутатларыбыз да күп эшләде ул елларда. Мандатлы вәкаләте булгач, табигый. эшләргә тиеш иделәр дә. Элегрәк, язучылардан бер кеше, гадәттә, идарә рәисе югары органнарга (СССР. РСФСР. ТАССР Югары Советларына) сайлана иде. 90нчы елларда депутат булып жиде кеше үтә алды (Т Миннуллин—СССР Югары Советына. Р Мөхәммәдиев-РСФСР Югары Советына. Ф Бәирәмова. Р Вәлиев. Р Миннуллин. Р. Фәйзуллин. Р Харис—Татарстан Югары Советына). Шул еллардан башлап, бүгенгә кадәр дүрт-биш язучы Татарстан парламентына сайланып килә. (Соңгы чакырылышта Татарстан Язучылар берлеге рәисенен депутат итеп сайланмавы күпләрдә гажәпсенү тойгысы уятты уятуын. Оешма тарихында рәисләр һәрчак депутат булды. Бу статус рәискә үзенең төп вазифаларын яхшырак башкару өчен кирәк ләбаса!) Әгәр парламентта язучыларның көчле төркеме булмаса. милли мәнфәгатьләрне кайгырткан кайбер законнар, карарлар, мөрәжәгатьләр. мөгаен, дөньяга чыга да алмас иде.
Искәртеп узыйк: бу соңгы 20 елда оешма житәкчеләре булып Р Мөхәммәдиев (1989-99). Ф Галимуллин (1999—2005). И Ибраһимов (2005 елдан бүгенгәчә)
эшләде.
«Атай үлде, хөррият килде!» дип әйткән ди, имеш, бер малай. СССР таркатып, демократия дигән хөррият килеп алды-алуын (Казансу ярында хәтта «Хөррият» исемле биек сын-стелла да калкып чыкты!), әмма анын «ләкин»нәре дә безнен өчен күп икән шул! Чәчелгән, сибелгәнлекнең тагын бер «татлы» жимешен татыдык: байтак милләттәшләребез тарихи Ватаныннан тәмам өзелеп, чит дәүләт- мәмләкәтләрдә калды... Үз туфрагында берегеп, күмәкләшеп яшәгән халыклар үз дәүләтләрен корды, ә без—татарлар, тагын да азаеп. Россия карынында калдык... Казакъстан һәм Урта Азиядә күпләп яшәүче милләттәшләребез белән рухи аралашу бөтенләй диярлек бетте. Кая ди ул театрларыбызның ел саен «Ефәк юллары» буйлап Урта Азиягә чыга торган гастрольләре? Газета-журналларыбыз. китапларыбызнын юлы кырт киселде. Әйтик, совет чорында «Казан утлары*. «Азат хатын» («Сөембикә») журналларының өчтән-дүрттән бере (ул 15-20 мен дигән сүз!) шул якларда таралса, хәзер алар өч-дүрт дистә данәгә калды.. СССР тарк&тгач, татар матбугатының (бу хәл башка халыкларга, шул исәптән руснын үзенә дә кагыла) тиражлары катастрофик дәрәжәдә кимеде. Дөрес. Россиянен татарлар яши торган кайбер төбәкләрендә татарча газеталар ачылды-ачылуын. Әмма алар безнен район газеталары сымак, әдәбият-сәнгать үсешенә әллә ни тәэсир итәрлек дәрәжәдә була алмады Казанда чыга торган төп басмаларның таралуына да атлә ни булышлы тәэсир итмәделәр шикелле. Бәлки әле киресенчәдәдер: чөнки татарча укучылар катламы бик «юка», гомумтатар укучысының матди яклары кысынкы икәнлеген дә исәпкә алсак, әбүнәчеләр. гадәттә, берәр басмадан артыкка языла да алмый. Кайберләре. бәлкем, әнә шул җирле газетаны аздырадыр Кыскасы, тагар телендәге басмаларның тиражы кимүе безгә—язучыларга бик «кырын сукты», укучыларыбызнын кискен кимүенә
китерде Ә ятучымын укучысы булмаса. Өстәвенә. Язучылар берлегенен махсус үз басмалары юк диярлек хәзер. Дәүләт нәшриятларында да китаплар чыгару кимеде. Барлы-юклы каләм әҗерен алу кыенлашты Нәшриятларнын Бауман урамындагы Матбугат йортында бергәләшеп эшләгән елларны ла сагынырга гына кала.
Әйе. СССРнын таркатуы күпләр өчен көтелмәгән тетрәнү булды Асылда. СССР таркалгач. Горькийлар оештырган, азмы-күпме без белгән СССР Язучылар союзы да таркалды Шунысы факт һәм кызганыч кем белән берләшергә, кемгә таянырга, кем белән алга омтылырга9 Әлегә ачыклык юк Совет чорын үткән ижат кешеләре өчен бу—үзгә бер фаҗига Элеккеге СССР һәм Россия язучылары арасында бердәмлек һәм уртак максат булмау ижат кешеләрен аптырашта калдырды Әмма Үзәк тә тик ятмады Төп йорт таркалгач була торган хәлләр башланды илдә Аерымланулар, бүлгәләнүләр, мал бүлешүләр Бу процесс ижат оешмаларын да читләтеп үтмәде Ижат оешмаларының ин көч.лесс саналган Язучылар союзларында бу процесс бигрәк тә ачык күренде Үзәк Әдәби фонд карамагында булган мөлкәт тирәсендә никадәр шау-шулар, суд-низаглар булды Чөнки байлык та бар иде шу л' Атаклы ижат йортлары гына күпме иде' Пицунда. Ялта. Дубылты, Перелелкмно Мал- мөлкәт тирәсендәге ыгы-зыгы (Мәскәүдә анын әле хәзер дә тынганы юк) бер чал. язучылар үзләре дә бүлгәләнеп бетеп, төрле төркемнәр булып оешты Башкаладан үрнәк алыпмы, үзләрснсн ихтыяжы булыпмы, мондый хәлләр регионнарга да күчте Мисалга ерак барасы түгел, күрше чуашларда язучыларның берничә оешмасы хасил булды Ә бездә9 Бездә андый бүлгәләнүләр булмады дияргә мөмкин Дөрес. 80нче еллар ахырында язучылар осшмасынын кирәклеген шөбһә астына куйган фикерләр булгалады. «Язучылар колхозы*н тәнкыйтьләгән мәкаләләр күренгаләде Әмма. сүз. нигездә, оешманы бетерү турында түгел, оешманы янача үзгәртеп кору, камилләштерү кирәклеге хакында барды Бердәм Язучылар оешмасының безнен өчен зарурлыгы хакында күпчелек зур язучылар бердәм булып, кистереп, дәлилләп әйтте Оешмабызның таркалмый-бүлгәләнми тотрыклы булып калуы, минемчә, бердәмлегебе». эчке көчебез билгесе. Дөрес. 1995 елда Татарстанда. Халыкара язучылар оешмасының бер тармагы буларак, татар ПЕН-үзәте төзелде Әмма у I үзебезнең төп оешмадан аерымлануны түгел, киресенчә, язучылар коллективының иждди-сәяси мөмкинлекләренең зурлыгын гына күрсәтте Чөнки ПЕН-үзәктә шул ук абруйлы язучылар, байтагы—Татарстан Ягучылар берлегенең идарә әгъзалары Татарстан Язучылар берлегенен бу чордагы сәяси зирәклек күрсәткән бер акциясен аерым бәяләп үтәргә кирәклер Ул—Татарстан Ягучылар оешмасының мөстәкыйльлеген тәэмин итеп, аны Халыкара Язучылар бердәмлегенә кертү Шул максатны күздә тотып. 1991 елнын 15 мартында язучыларның съезд дип аталган бер җыены булды Ул. асылда, ел йомгакларына багышланган җыелыш иде СССР Язучылар союзынын сонгы съездына вәкилләр сайлау өчен. Устав кушканча бу җыелышның съезд дип аталуы кирәк иде Шуна да. бу җыелыш-съезд. чираттан тыш саналып, фәләненче санлы съезд булып исәпләнмәде лә Шулай да. ул җыелышта әле хәзер дә гамәлдә булган Татарстан Я зучылар берлеге Уставы кабул ителде Шу 1 ук елнын октябрендә «РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешү» төзелде Килешүнең беренче җөмләсендә «РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тигез хокуклылык шартларында, һәрьяклап хезмәттәшлек итәргә килеште» диелә Тарих өчем кызык, гыйбрәтле документ (Сонгы вакытта бәгъзе иптөшләрнен Татарстан оешмасын янә Россия Язучылар оешмасына буйсынулы итәргә, дөресрәге ү зләрснсн Россия күләм җитәкчелек даирәсенә керергә омтылышлары булды Безненчә. ашыгырга ярамый Ашыккан ашка пешкән, ди халык Россия язучылары әлегә ү зләре берничә ү гәккә бүленеп беткән Икенчедән, иске үзәккә кайтунын безнен өчен әлегә бернинди файдасы күренми Чөнки Мәскәүдәге нәшриятлар һәм басма органнар Язучылар союзына карамый, элеккечә үзәктә китаплар чыгару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә Киресенчә, кайбер Мәскөү журналлары үзләре, ярдәм сорап. Татарстанга мөрәҗәгать игә Иҗат эше—сәнәгать тармагы түзел (анда, чыннан ла. интеграциясез булмый!).
безнең эш иреклеккә, демократик тигезлеккә корылган. Гомумән, чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала. Бу—аксиома).
Мәсьәлә хәзергә, чыннан да. шулай. Берләшү түгел, киресенчә, кирегә сүтүгә охшаган фикерләр дә юк түгел. СССР язучыларынын төп газетасы, ул замандагы демократик көчләрнен төп басмасы «Литературная газета» бүген менә нәрсә яза (1 сентябрь 2009 ел): «В дни. когда отмечается 75-летие Первого съезда Союза советских писателей, вполне уместно задаться вопросом: насколько необходимо было подобное объединение и нужно ли оно сейчас?
Вопреки расхожему мнению. будто писателей насильно загоняли в союз, они вступали туда по доброй воле. В условиях. когда сами труженики пера устали от дрязг и бесконечной борьбы противоборствующих группировок. новая объединяюшая структура пришлась как нельзя кстати. Это дало возможность писателям эффективно решать не только профессиональные и организанионные, но и бытовые проблемы. вести прямой диалог с властью. отстаивать свои интересы.
Несмотря даже на то, что компартия стремилась превратить союз в проводник своих идей, в его рядах состояло немало мастеров. далёких от политики и карьеризма. оставшихся в литературе именно в качестве незаурядных авторов. а не функционеров.
Ныне ситуация в отечественной словесности поразительно напоминает ту. что была 75 лет назад. Несколько враҗдующих между собой объединений литераторов никак не могут договориться и заняться наконец своим прямым делом. вместо того чтобы обливать друг друга помоями и делить давно уже расхишенное имушество бывшего Союза писателей СССР.
Неудивительно. что власть не уделяет этим структурам серьёзного внимания. которое уделяла бы. разговаривая с серьёзной организанией. предстааляюшей интересы всех писателей страны—«от Москвы до самых до окраин».
Есть над чем задуматься...»
Шул ук газетада Россия Язучылар союзы рәисе В. Ганичев мәкаләсе дә басылган. Анда мондый юллар бар:
«Мы работаем по многим направлениям. но главное. к чему мы стремимся,— чтобы наш союз всегда участвовал в созидательных акциях во благо Отчизны. Мы являемся соучредителями Всемирного Русского народного собора. который возглавляет Святеиший Патриарх Московский и всея Руси Кирилл. Я являюсь заместителем главы Всемирного Русского народного собора. Союз писателей России самым активным образом участвует в организаиии и работе соборов. Мы рассматриваем самые животрепешущие вопросы жизни русского народа—духовное возрождение. проблемы русского языка. русской национальной школы. здоровья нации. православие, положение русских в мире.->
Милли әдәбиятлар, аларнын традицияләре, үсеш перспективалары турында ник бер кәлимә сүз булсын! Уйландыра...
Без съездлар, юбилейлар турында сөйлибезме, оешманың көндәлек эше турында сүз алып барабызмы, барыбер, уйлануларыбызның төп мәгънәсе язучы хезмәтенең асылына—анын әсәрләренә барып тоташа, һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Җитәкчеме син. урын биләмәгән каләм иясеме, язучы саналасын икән, байрак булып иң алдан әсәрең барырга тиеш. Укучы өчен, язучының шәхесеннән бигрәк, аның әсәре кадерле (балачакта китапханәдән китапны, авторыннан бигрәк, исемен әйтеп сорап ала идек; күрәсең, яшь чакның логикасы хакыйкатькә күбрәк якын булган). Мина калса, хәзер, бигрәк тә соңгы 10-15 елда хәл бүтәнрәк: игътибарыбыз беренчелгә караганда күбрәк икенчел факторлар тирәсенәрәк юнәлгән Гадәттә, фәлән әсәрнең язылуына (чыннан да. «Туган тел» «Инкыйраз». «Моабит дәфтәре» яки «Әйтелмәгән васыять»нен вакыт-вакыт кайчан язылуларын жәмәгатьчелеккә белдереп торсак, тарихи хәтер өчен зыян булмас, һәрхәлдә, ниндидер графоманның фәлән елда туганлыгын белгертүгә караганда файдалырак булыр иде)
фәлән китапмын чыгуына фәлән ел димибез, фәлән язучы яки шагыйрьгә фәлән яшь. либез Без теге яки бу язучынын яна әсәрен укып-тикшерү утырышында яки китап укучылар конференциясендә булдык дию урынына, күбрәк, фәлән язучынын юбилеенда яки банкетында булдык, дибез Юбилей димәктән. аларнын иге-чиге юк Хәер, уртача яше 60 тирәсе булган оешмада юбилейлар күп була инде ул—ел саен йөзәрләп җыеладыр Шуна өстәп, әдәби мирастан классик әлипләрнен истатекле дататары (боларын чыннан да әдәбият файдасына дип әйтик)... Ә юбилейлардагы пафоснын ниндилеген барыбыз да яхшы белә. Бу ыгы-зыгылы чаралар язучылар коллективынын. бигрәк тә оешма аппаратының күпме жегәр-энергиясен ата! Әдәби хәрәкәт тирәсендәге хәрәкәт килеп чыга. Ә әсәрләребез турында кайда сөйлибез сон? Газета-журнал битләрендә Табигый, беренче чиратта. «Казан утлары»нда (китап күзәтүләр, рецензияләр, дискуссияләр һ. б.) Әмма б> гына аз. Әгәр көндәлек матбугатта чыккан материалларны анатихтасан. атарнын күбесе әлеге дә баягы юбилейлар, премияләргә тәкъдим ителү унаеннан булыр. Әлбәттә, атар инде мактау, зурлау рухында. Ижат секцияләрендә лә (хәзер атарны остаханә дип йөртәләр) яна әсәрләрне укып-тикшереп. анализ ясауга корылган җыелышлар сирәк үтә. Бу остаханәләрнсн сонгы еллардагы төп эше теге яки бу авторны Язучылар берлегенә тәкъдим итү булды дип әйтергә ярыйдыр Дөрес, хәзер хат беркадәр үзгәрде каләмдәшләрнең иҗатларына караш җитдиләнә төште. Язучылар үхтәре өхтекссз йөреп тора Җыелышлар, конференцияләр. Сабан туйлары, юбилейлар, сайлаулар яки бүтән сәяси вакыйгалар унаеннан агитбригада рәвешендәге «десант»лар Чыннан да. хәрәкәт шактый көчле Теләк бер бу хәрәкәт, әйткәнебезчә, әдәби хәрәкәт тирәсендәге хәрәкәт кенә түгел, конкрет әдәби әсәрләр нисбәтендә, укучыларга, шулай ук язучыларнын үзләренә дә кирәк һәм файдалы хәрәкәт булсын иде
Әйе. татар әдәбияты зур (аны белү өчен Мәскәүгә. Орел яки Воронежга бару чажәт түгел), әмма аны дөнья без теләгәнчә танымый әле. дидек Сүз. мантыйк буенча, үзеннән-үзе әдәби багланышларга, мирасыбызны пропагандалау мәсьәләләренә кайтып төшә. Алда әйтелгәнчә, үткән гасырның икенче яртысында ул багланышлар шактый нык иде Сонгы дистә еллар эчендә, һәммәбезгә мәгълүм сәбәпләр аркасында (СССР таркалу, глобализм факторы һ 6 ), әдәбиятлар, бигрәк тә. гадәт буенча әйтелә торган милли әдәбиятлар (дөреслектә һәр әдәбият милли) беркадәр изоляциялә, йомылуда калды Билгеле бер вакыт аралыгы өчен бу хәл дә ярындыр Бай тарихлы, бай мираслы әдәбият берара үзснен асылын ныграк өйрәнә, үзләштерә, үзенең эчке потенциалы хисабына яши ала. (Бу вәзгыятьтә тарихи тамыры булмаган «яшь» әдәбиятлар, гадәттә. «киселеп» кала ) Укучылары беркадәр кими төшсә дә. тагар әдәбияты, әдәбият буларак, бу елларда әллә ни оттырмады, дип уйлыйм Кызыксынган укучылар онытылган яки әле монарчы күпләргә бөтенләй мәгълүм булмаган мирас белән таныша аллы. Дөрес, бу заманда үзеңнең «эч мае»н хисабына гына озак яшәп булмый Гомумкешелек цивилизациясенә кушылып, бердәм хәрәкәттә катнашып кына, заманча әсәрләр язып, эстетик кыйммәтләр тудырырга мөмкин
Әйе. әдәбиятыбыз, шөкер, бай әдәбият Гомумкешелек мәдәнияте мирасына керерлек әсәрләр бар Теләк җимеше итеп әйтелгән сүз түгел, бу—хакыйкать Әмма бу хакыйкатьне беләләрме?—бүтәнчәрәк әйтсәк, дөньяда моны белүчеләр күпме1 Кызганыч, күп түгел, һәрхәлдә, без теләгән дәрәжәдә түгел Өстәвенә, белүчеләрдән танучылар һәрчак ким чыга бит але' Минемчә, татар әдәбияты тарихын объектив өйрәнү һич кенә дә канәгатьләнерлек түгел. Борынгысын әйткән дә юк (аны бармак белән генә санарлык кешеләр яхшы белә булыр), сонгырак чор әдәби мирасны да юньләп белмибез һәм. шуна күрә дә. әдәбият белемендә мона кадәрге критерийлар күп сораулар тудыра да Академик. Татарстан Фәннәр академиясенең элекке презнденты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Хәсәнов байтак еллар хтек үк тикмәгә генә мондый сүхләр язып чыкмагандыр «Ин зур проблемаларның берсе әдәбият белеменсн. гомумән, тагар әдәбияты белеменең хосусан үз методологиясен булдыру зарур Анын төп принцибы—фәлсәфи категорияләрне турыдан-туры, механик рәвештә әдәбиятка күчерүдә түгел, ә әдәбиятның, сәнгатьнен. кеше рухи эшчәнлегенен мөстәкыйль өлкәсе икәнлеген тануга нигезләнгән, корылган булырга шеш Әдәбият сәясәткә, илеологик күренешләргә өстәмә, иллюстрация рәвешендә
түгел, дөньяны һәм кешене образлы танып-белү объекты буларак өйрәнелергә тиеш». Чыннан да. әдәбият тарихы буенча үткән гасыр ахырларына кадәр чыккан хезмәтләрнең абсолют күпчелеге сыйнфый караштан чыгып, социалистик реализм шигаре астында сәяси күрсәтмәләр тәэсирендә теге яки бу идеологик схемаларга гуры китереп язылган. Хәзер аларны уку кыен, чөнки алар тарихи анны рәнжетә, эстетик тоемны боза, чын әдәбияттан биздерә Ә бит төптән уйласан, социалистик реализм да. тәнкыйди реализм да уйлап чыгарылган, асылда юк нәрсәләр, дөньяда фәкать бер генә реализм бар: ул—тормыш чынбарлыгы.
Әйе, совет заманындагы ысуллар бик үк ярап бетмәс шул хәзер. Күпмилләтле совет әдәбиятына лаеклы өлеш кертәбез, дигән заманнар үтте. Күпмилләтле Россия әдәбияты дигән сүзләр ишетелми диярлек. Безнен өчен багланышларның ин ышанычлы һәм дәлилле күрсәткече булган тәржемә эшенә дә бүген беркадәр бүтән яссылыкта карарга мәҗбүрбез. Элек тәрҗемәләр ике яклы иде: русчадан татарчага, татарчадан русчага. Хәзер күренекле әдәби әсәрләрне татарчага тәржемә итү юк дәрәжәсендә. (Рус һәм чит ил әдәбияты үрнәкләрен берничә буын татарча тәржемәдә укып үсте. Бу—факт). Ә татарчадан русчага? Бу процесс әзме-күпме бара әле. Барса да. элеккегечә эффектлы дәрәҗәдә түгел. Чөнки бүген атаклы рус язучыларынын яки шагыйрьләренең дә китап тиражлары—2-3 мен данә (тиражлары зур булган детектив жанрындагы бестселлерларны чын әдәбиятка санамыйм). Ә аз санлы халыклар әдәбиятыннан тәржемә үрнәкләренә ни сан? Россиядә яна Гамзатовларның мәйданга килүе шикле Димәк, зур дөньяга чыгунын бүтән юлларын эзләргә кала. Рус кириллицасыннан тыш. бу кояш астында бүтән имлялы телләр дә бар. Әйтик, инглиз, гарәп, испан теле Бар компьютер, интернет теле... Хикмәт—теге яки бу Союзга рәсми елышуда, сәяси лояльлекне белдереп, формаль әгъза булып торуда түгел. Мәгънәви алгарышны конкрет эш-гамалләр хәл итә. Соңгы елларда республиканың ижат оешмалары катнашы белән башкарылган байтак күркәм сәхифәләр хәтергә килә. Казанда һәм Ульянда—Кол Гали, Петербургта—Тукай. Оренбургта һәм Мәскәүдә Жалилнен бюст-һәйкәдләре булдырылды. «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивалендә безнен ижат төркемнәре, шул исәптән язучылар активрак катнаша башлады. Тәржемә эшләре буенча Россиякүләм кинәшмә уздырылды. Мәскәүдә чыга торган «Дружба народов» журналы белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштырылды «Казан утлары» белән Уфанын «Агыйдел» журналлары алмаш саннар чыгарды Быел язын Ч Айтматовның 80 еллык юбилее уңае белән Камал театры бинасында онытылмаслык кичә узды.. Болар бит киңәюнең, аралашуның күркәм мисаллары, ахыр чиктә, күп көч салынган хезмәт нәтиҗәләре...
Шулай ук бу соңгы дистә еллар эчендә югалтулар да күп булды. Чын мәгънәсендәге классик әдипләребезне югалттык: Н Исәнбәт, Г Бәширов. Ә Еники. С. Баттал, Г. Афзал. М. Мәһдиев, А. Гыйләжев, Г. Ахунов. И Юзеев. Н. Фәттах. Роб. Әхмәтжанов. М. Әгъләм, Зөлфәт... Кояш астында кайберләренен урыны бут тора сыман. Өстәвенә, Г. Ибраһимовнын «Тирән тамырлар* әсәрендә «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән шикелле, моннан бер ел элек «Болгар* номерларын җимереп ташладылар... Менә шулай, табышлар югалтулар белән үрелеп бара. Дөрес, республика сонгы 10-15 еллар эчендә икътисади яктан әкияти адымнар белән алга китте. Әмма рухи үсешне икътисади үсеш белән адекват дип әйтеп булмый.
Ин зур проблемаларның берсе, әлбәттә, яшь язучыларны үстерү Оешманын төп бурычы дип тә әйтеп була моны. 75 ел элек, ягъни Язучылар оешмасы төзелгәч кабул ителгән Уставта да төп маддә итеп язып куелган ул. Янартылган хәзерге Уставта да шулай. Табигый хәл. Дөнья шулай яратылган, киләчәген—дәвамчыда. Без әдәбиятка килгәндә артта үкчәңә басып килерлек яшьләр бар иде. Хәзер инде аларны яшьләр дип куштырнаклар эчендә генә әйтеп була, үзләре остаз булырлык, 40 яшьне узган ир уртасы кешеләр Алар артыннан кемнәр килә, кемнәргә өмет баглый алар, кемнәрне нинди традицияләрдә тәрбияли? Татарстан Язучылар оешмасы яшь иҗатчыларны үстерү юнәлешендә байтак эш башкара: яшь язучылар конференцияләре үткәрү, күмәк җыентыклар чыгару («Иделем акчарлагы» һ. б.) районнарда семинарлар оештыру һ. б Шулай да, реаль вәзгыятькә карап, оештыру эшләрен тагын да колачлырак итү, эш алымнарының яна ысулларын табу ихтыяж икәнлегенә инанасың. Танырга кирәк: соңгы елларда уңай нәтижәләр сизелә дә.
Тагар әдәбияты дигән зур дәрья турында фикер йөрткәндә, гыйбрәтләр азып, уйланыр нәрсәләр җитәрлек. Кайчак шундый сорау ла туа: бүтенге әдәбиятыбыз гомумтатар әдәбиятымы, атлә Идел-Урат регионынын мәдәни үзәге булган Татарстан әдәбияты гынамы (онытмыйк: заманында яна тагар әдәбиятында беренче проза әсәрләрен Ростов. Пенза якларыннан чыккан шәхесләр язган бит. Әйтик, безнекеләр хәзер еш кына баргатал торган Олы Әләзән тормышы татар әдәбиятының берәр сәхифәсе була алмас идеме1 Бу җәһәттән, бүтән төбәкләрнең исемнәрен әйтеп узарга була. Түбән Идел—Сарытау Астрахань . тоташ Урал—Пермь. Чиләбе. Жаек . Урта киңлекләр—Рязань. Касыйм .) Без еш кына әдәбиятыбыз берничә гасыр буе. югалган дәүләт институтларының кайбер функцияләрен (мәгърифәт, мәдәният) башкарып килде, дибез. Бу хал хәзер ничек’ Милли анны. милли идеяне халыкка җиткерүдә язучыларыбызнын бердәмлеге бармы (әгәр язучылар, галимнәр арасында, сүз көрәштерүдән бигрәк, бердәмлек булса, имля мәсьәләсендәге дискриминацион хокуксызлыклар килеп чыкмас та иде)
Язмамнын баштагы өлешеңдә сораулы җөмләләрем инде булган иде әдәбиятыбызның язмышы алга таба ничек булыр? Элгәргеләрдән эстафета итеп алган арбаны кемнәргә калдырабыз? Гомумән, ул әдәбият дигән арбанын кирәк-хажәте ни дәрәҗәдә булыр1 Алдан ук куелган сорауларым күнелемдә, сөттә йөзгән елан кебек, язмам буе шомлы уй булып барды Чыннан да. безне ниләр көтә1 Әдәбият язмышы белән оешма язмышын да күз алдында тотып әйтүем (оешмасыз да әдәбият бетмәс-бетүен)
Уйланырлык сәбәпләр бар Язучылар берлеге—иҗтимагый оешма Ә адегә андый оешмаларның яшәешен билгеләүче уртак бер канун юк. Димәк, юридик хәят—бар белән юк арасында. Бүгенге көнлә язучы хезмәтен социаль яктан гарантияләгән законнар юк (шуна күрә дә Россиядә бик күп язучылар фәкыйрьлек дәрәҗәсендә Бу яктан бездә дә матди яктан иркен яшәгән язучыларны бармак белән генә санарлык) Димәк, хәзерге прагматик яшьләр өчен әдәби ижат өлкәсендә гарантияле тормышчан перспективалар күренеп тормый (шуна күрә дә. бүген шигърияткә Тукай. Дәрдемәңл. Такташ. Жәлилләр урынына, үсмер егетләрдән бигрәк, күбрәк кыз-кыркын килә дә инде). Ә оешма әгъзаларының уртача яше 60 Фәкыйрь карт-корыны кайсы җәмгыятьтә үлеп яраталар икән1 Дөрес, безлә Россиянен бүтән регионнары белән чагыштырганда хәлләр әлегә шөкер итәрлек. Әгәр республика булмаса. борынгыдан дәүләт тоткан хисне йөрткән затлы каглам булмаса. татарнын ил-көн хәлен тойган Илбашы булмаса. эшләр бик мошкелгә әйләнер иде
Хәер, гомумән, нигә мөшкел булырга тиеш ди әле! Талантлы булу фаҗига булырга тиешме? Талант— Күкләрдән иңдерелгән илаһи байлык, ил-халык байлыгы, җиһан байлыгы Без әлегә ил -дәүләтле булудан ваз кичкән халык түгел Мина калса, бүгенге көндә мен еллык тагар әдәбиятының бөек традицияләрен дәвам итәрлек, ким дигәндә биш дистәләп талантлы язучыбыз бар. Бу—зур байлык Язучы кеше—тел сакчысы Ә тел—милләтнең төп билгесе. Халык, милләт булып сакланып калырга телибез икән—ижат кешеләренең, шул исәптән заман елъязмачылары—язучыларнын кадерен белик! Алар булганда, шәт. нинди генә рәвештә булмасын, ижат оешмасы да яшәр
Инде байтак еллар, кон саен диярлек Мөштәри урамында урнашкан Язучылар берлеге бинасы яныннан үтеп-китеп йөрим Сәер гадәт үзем дә белештермичә, гәүдәмне төзрәк, башымны югарырак тотып узарга тырышам бу урыннан Әллә, чыннан да «Я зучы горур яңгырый» дигән уй җаннан тәнгә күчкәнме ’ Жас чыкканда кергәләп тә чыгам бу бинага. Кермичә үтеп киткәндә, яшермим, каерыла-каерыла карыйм ул йорт ягына Хәрәкәт бармы? Тәрәзәләрдә кешеләр шәүләсе шәйләмәме1 Ишек алдында машиналар торса, уйлап куям—кемнәр килгән1 Тимер ажур челтәр эчендәге затлы ишек төбендә таныш йөзләр бармы1 Мөгаен, бу гади кызыксыну гына түгел, иң әүвәл — Төи Йортыбызның исән-имин булуына ышанасы килү теләгедер ул Начар теләк түгел бит Яшәсен Уртак Йортыбыз'