Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧ ҺӘМ ЭШЛЕКЛЕ ЕЛЛАР


Мәкаләнең исемен шушы рәвештә язып куйдым да. уйга калдым Нигә ате Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән елларымны (1999-2005) «тыныч* дип атадым Болай диюнен үзенә күрә тарихы бар Билгеле булганча, изучыларнын унөченче корылтае бик шау-шулы узды. Беркайчан да күренмәгәнчә, ул икс айга сузылды, ягъни май ахырында башланган җыелышка, ниһаять. 23 июльдә генә нокта куелды. Туксанынчы еллар, гомумән, ил күләмендә гаять катлаулы бер чор булды Иҗтимагый-сәяси һәм. әлбәттә, икътисади мәсьәләләрне халык мәнфәгатьләренә якынайту очен көрәш гомуми төс алды. Бөтенесе асты-өскә килгән бер вакытта жәмгыятьнен акылы һәм әйдәп баручы көчләрснсн берсе, хәрәкәтчәне булган каләм осталары мондый вакыйгалардан читтә кала ала идеме сон? Әлбәттә, юк Бу хат апарда үз ижат оешмабыздагы хәл-әхвәлләрне дә күпмедер дәрәҗәлә үзгәртеп кору ниятен барлыкка китерде
Хәтерлим әле. корылтай алдыннан Г Тукай исемендәге клубта булган бер җыелышта Татарстан Язучылар берлеге үзен мөстәкыйль ижат оешмасы дип игълан итсә, Мәскәү әдәби фондыннан матди'керем килүдән туктар дигән мәсьәлә күтәрелде Бик күпләр очынып-очынып сөйләде Ахырда берәү, кем икәнен хәтерләмим, алгы рәттә утырган өлкән шагыйрь Әхмәт Исхакка мөрәҗәгать итте —Әхмәт ага. Сез ни әйтерсез'.’
Ә. Исхак шунда бер генә сүз әйтте —Түзәрбез!
Зал бу сүзгә дәррәү кул чапты һәм гаять катлаулы булып тоелган мәсьәләне хәл итеп тә куйды
Менә шушындый шартларда узган корылтаймын «һавасы* шактый югары дәрәҗәдә кызу булуы беркемне дә гаҗәпләндермәде Әдипләр, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәнкыйтьчеләр иҗат оешмасын җәмгыятьтәй1 әлсче шар тирга бәрабәр итеп үзгәртеп кору ны күрергә телиләр иде Мондый үзгәреш корылтаймын үзеңдә үк башланды Элек тәртип шулай иде корылтай 25ләп кешене идарәгә сайлый Болар исә үз араларыннан берәүне рәис итеп билгелиләр Унөченче корылтай исә башта Я зучылар берлеге рәисен аерым сайлап куйды (ул ук идарә рәисе дә) Аннан соң гына идарә составы тәгаенләнде Рәис тә. идарә дә альгернатив рәвештә, ягъни көндәшләр арасыннан демократик тәртиптә сайланды Халкыбызда «киңәшле эш таркалмас* дигән бик тә акыллы сүз бар Әйтелгәннәргә өстәп. I иын бер бик әһәмиятле адым ясау мәгъкуль күрелде Шул ук елнын I октябрендә, ягъни «икәннәр көнендә, Татарстан Язучылар берлегенең Аксакаллар шурасы оештырылды Анын
рәисе итеп халык язучысы Әмирхан Еники сайланды. Бу институт без эшләгән барлык елларда да шактый актив эшчәнлек күрсәтте. Әмирхан аганын вафатыннан сон анын вазифаларын М. Хәбибуллин бик әйбәт башкарып килде
Язучылар берлегенең жин сызганып эшкә керешүен халык та сизеп алды. Әйтик, без жәлилче-каһарманнарнын жәзалап үтерелүенә 55 ел тулуга аерым игътибар итәргә булдык. 25 августта чал Казан Кремле каршындагы I нче Май мәйданында «Хәтер жыены»н зур һәм сәнгатьчә камил итеп эшләнгән программа белән уздырдык. Анда Татарстан Республикасы житәкчелеге: Президент М. Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин катнашты Жыелган халык исән жәлилче-каһарман Фәрит Солтанбәков, шагыйрьләр һәм язучылар И Юзеев, Р. Мостафин, Р. Харис чыгышларын, Г. Камал исемендәге театр артистларының унбер жәлилчене гәүдәләндергән тамашаларын һәм программаның башка сәхифәләрен зур игътибар һәм тетрәнү белән карады. Аннан соң хәтер чаралары Милли музейда һәм М. Жәлилнең музей-фатирында дәвам иттерелде. Без шуннан сон бер хакыйкатьне ачык анладык: Язучылар берлеге бик тә абруйлы оешма, ул уздырган чаралар халык күңеленә мөрәжәгать итә торган биек мөнбәр. Аларны бары тик тиешле әзерлек һәм җитди мөнәсәбәт белән генә үткәрергә мөмкин Г. Тукай туган көнгә һәм Татарстан Жөмһүрияте көненә багышлап уздырыла торган шигырь бәйрәмнәре дә һәр елны яңадан-яңа бизәкләр белән төрләндереп оештырылды. 26 апрель көненә туры китереп Туган тел бәйрәмен игълан итүдә дә безнен оешманын өлеше булды. Бөек шагыйребезнең туган көне бәйрәмен анын газиз әнкәсе Мәмдүдә абыстай җирләнгән Саена Пүчинкәсе авылыннан (Балтач районы) башлау традициясен кертеп җибәрүебез дә дөрес гамәл булды дип саныйм Шигырь бәйрәме көнендә Г Тукай, М. Жәлил, А. Пушкин һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәрен салу белән бергә һ. Такташның Үзәк мәдәният һәм ял паркы янындагы каберен дә онытмау кирәклеген Аксакаллар шурасы искә төшереп бик дөрес итте Сүз дә юк, санап кителгән бөек шагыйрьләр һәйкәлләре яныннан сон шундый ук бөек Такташнын кабере янына гына килә алмау мөмкинлеге күңелдә канәгатьсезлек хисе тудыра иде. Ихтимал, «Жир уллары трагедиясе» авторының һәйкәле дә көннән-көн матурлана барган шәһәребезнең бер матур мәйданында урын алыр әле дигән өмет тормышка ашар бервакыт
Язучылар берлегенең Татарстан мөфтияте белән эшлекле элемтәләр урнаштыруы, аларнын, бер-берләрендә булып, рухи өлкәләрдә үзара ярдәмләшеп эшләү турында мәслихәтләшүләре, ифтар мәҗлесләрендә катнашулары.Казандагы Россия Ислам университеты, дини мәдрәсәләр белән әдәби-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итүе халкыбыз тарафыннан хуплап бәяләнде. Барыннан да элек үзебезне рухи канәгатьләндерде. Каләм әһелләребезнен ислам динебезнең затлы әхлакый нигезләренә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган әсәрләре һәм чыгышлары бу шартларда аеруча мөһим иде Аңлашылганча, төп игътибар югары һәм урта- махсус уку йортлары, гимназияләр, мәктәпләр белән элемтәләрне ныгытуга, аларда иҗади мохит булдыруга бирелде. Язучыларны шушы максат белән уку йортларына беркетү,алардагы һәм район газеталары каршындагы ижат түгәрәкләренә, берләшмәләренә консультантлар итеп билгеләү республикабызда яшь каләм көчләренен ижади омтылышларын кузгатып җибәрде. «Идел» яшыәр оешмасы белән берлектә «Иделем акчарлагы» конкурсларын башлап җибәрү һәм анын елдан-ел эшчәнлеген колачлы итә баруы яшьләрнең каләм көчен сынау, аларга үзләрен ижади раслау өчен әйбәт мәктәп булды. Шуның өстенә ел саен яшь каләм көчләренен республика семинарларын үткәрүнең дә бу юнәлештә нәтиҗәсе яхшы күренде Л. Шәех. Р Сәлахов, Л. Гыйбадуллина, Л. Мөстәкыймова һәм башка талантлы яшьләр шушы мохитгә каләм чарладылар. Узган гасырның икенче яртысында университеттагы «Әллүки» иҗат берләшмәсенең никадәр талантлы кешеләрне тәрбияләгәнен яхшы беләбез. Әмма, кызганыч ки, туксанынчы елларда ул сүнеп калды Без бу хәл белән килешеп кала алмадык. Г Гыйльманов шушы берләшмәне җанландырып җибәрү эшенә алынды һәм моңа иреште дә. Бүтенге көндә К ДУ па «Әллүки», ТДГПУда «Илһам» ижат берләшмәләре эшли икән, аларга яшәү көче нәкъ менә шушы елларда бирелде. Яшьләрнең китапларын бастырып чыгарып.
аларны укучыларга таныту буенча да матур мисаллар булды. Н Ахунова медицина институтында рус телендә язучы яшьләрдән төзелгән ижат берләшмәсенә бик нәтижәлс җитәкчелек итте Бу елларда Язучылар берлегенең төп ижат көчләренең күбесе яна әсәрләр тудыру буенча бик актив эшләделәр 1999-2005 еллар арасында каләмдәшләребеэнен дәүләти һәм хосуси нәшриятларда 744 китабы басылып чыкты Бу—ел саен 124 китап дигән сүз. Әлеге елларда китап авторларына каләм хакы да бераз арта төште.
Тагын ике мөһим башлангыч турында искә алырга кирәк Язучылар берлеге Халык язучысы һәм шагыйре исеменә лаек булган шәхесләребезнсн бишәр томлык сайланма әсәрләрен бастырып чыгару мәсьәләсен җөмһүриятебез җитәкчелеге алдына куйды Бу тәкъдим М. Ш Шәимиев тарафыннан хупланды Шунын нәтиҗәсендә Ә. Еники. И. Юзсев. Ә. Баянов. Ш Галиев. X. Качалов А. Гыиләжев. Г Ахунов. Г Афзал. Н. Фәттахларның күптомлы әсәрләре басылып чыкты
Шуннан сонгы елларда Р Фәйзуллин, Р Харис. Р Миннуллиннарнын да күптомлы кулары н кулга алдык. Бу эш хәзер дә дәвам итә
Шул ук вакытта газета-журналларның гонорар түләү мөмкинлекләрен арттыру юнәлешендә чаралар күрүне дә үзебезнсн вазифабыз санадык Бу исә язучыларыбызга зур ярдәм булып чыкты
Язучылар берлегенен язмышы кыл өстендә калган вакытлар булгалады. 2003 елнын апрель аенда Язучылар бсрлегенен Әлмәт бүлеге утырышында, яшерен рәвештә, әлеге бүлекнен Татарстан Язучылар берлегеннән чыгуы турында карар кабул ителде. Бу хакта минуты-секунды белән хәбәр алгач. Г Гыильмаиов белән бергә Әлмәткә чыгып китәргә туры килде Анда каләмләшләрнсн һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшеп чыгарга, аларнын бу хактагы карашларын белергә туры килде. Бу җимергеч эшнен башында буталчык фикерле бер-ике кеше торуы, аларнын башкаларга басым ясавы мәгълүм булды. Аларнын мондый да морәүвәтсез гамәленә бигрәк тә халык шагыйре Гамил Афзалнын исе китте Ул үзе. авыруы сәбәпле, җыелышка килә алмады Әмма, шуна карамастан, чыгыш ясарга геләдс Ул. утырыш барган урынга телефоннан шалтыратып, кискен сүзен әйтте
—Татарстан Язучылар берлеге безнен өчен изге оешма! Кемнәргәдер изге түгел икән, аннан чыксыннар, әмма Әлмәт бүлегенә—безгә тимәсеннәр Шундый мәкерле карар кабул итәр алдыннан ник алар минем белән дә кинәшмәгәннәр” Әллә мин инде хәзер исәпкә-санга кермимме?
Шулай итеп, бүлек утырышында катнашкан бер язучы ла Татарстан Язучылар берлегеннән аерылып чыгуны хупламады Анын каравы, бүлекнен җитәкчесен алыштырырга карар бирелде Бу төбәктәге абруйлы язучы һәм җәмәгать зшлеклесе Н Әхмәдиев бүлекнен җаваплы сәркәтибе итеп сайланды
Чаллы бүлеге, гәрчә Әлмәтнекеннән яшьрәк булса да. сафларын нык саклап, көндәлек нәтиҗәле эш белән мәшгуль иде. ижат берлегенең бөтенлеген саклауда таяныч иде. Ф Сафин. В Имамов кебек унган егетләр бүлекнен дилбегәсен нык тоттылар, көймәне чайкалдыруларга юл куймадылар
Шигърият өлкәсендәге казанышларыбызны билгеләп бару өчен махсус бүләк булдыру кирәк дин таптык Идарә әгъзаларының фикере бердәм булды, ул бүләк егерменче гасырның ин күренекле шагыйрьләреннән берсе, тагар шигъриятенә зур үзгәрешләр алып килгән Һади Такташ исемендә булырга тиеш. 2005 елда бу премия беренче мәртәбә Р Гаташка бирелде.
Күрәбез, әдәби премияләр барысы да гагар телендә ижат игүчеләр өчен Әмма ижат берлегендә кырыкка якын рус телендә язучылар да бар Шу I рәвешле, аларнын ижатын бәяләп бару өчен дә премия кирәклек ихтыяж бу лып әверелде 2000 елда, ул вакыттагы Лаеш районы башлыгы А. И Демидов белән мәслихәтләшеп, идарә Г Р Державин исемендәге премия булдырырга карар бирде Чөнки бу зат иманыңда рус шигъриятендә шулай ук борылыш ясаучыларның ин күренеклеләреннән Ь\ очракта анын тумышы буенча якташыбыз булуы да. төбәгебезгә кагылышлы әсәрләр ижат иткәнлеге дә искә алынды Г Р Держивнн исемендәге беренче премия 2000 елла танылган рус язучысы В В Корчагинга бирелде Әлеге башлангыч тора-бара кин янгыраш алды Лаеш шәһәрендә шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесема
багышланган музей ачылды. Анын туган көнендә биредә зур тантаналар уздырыла башлады. 2003 елнын 14 июлендә Г. Р. Державинның тууына 260 ел тулу уңаеннан Лаешта шагыйрьгә бюст куелды. Тантанада М. Ш. Шәймиев, Мәскәүдән күренекле шагыйрә Римма Казакова җитәкчелегендә язучылар делегациясе катнашты. Казанда Г. Р. Державин һәйкәле яңадан торгызылу да Язучылар берлеге катнашыннан башка булмады.
Барыбызга да мәгълүм, узган гасырның соңгы чирегендә М. Жәлил исемендәге яшьләр бүләге бар иде. Әмма үзгәртеп кору елларында аны бирү тукталып торды Язучылар берлеге тәкъдиме белән 2003 елда ул янадан торгызылды. анын дәрәжәсе республика хөкүмәте премиясе югарылыгына күтәрелде. Яна гасырдагы беренче лауреатлар Мөдәррис Вәлиев белән Жәүдәт Сөләйманов булды
Илһамлы мохит тудыру максатында 2004 елнын 9 мартында Васильевода ачылган ижат йорты каләмдәшләребездә зур өметләр уятты. Анда беренче ял итүчеләр Илдар һәм Тәфтилә Юзеевлар, Рәис һәм Диләрә Даутовлар, Фарсель һәм Фирая Зыятдиновлар булды.
Әлеге ижат йортын каләмдәшләребез тиз арада үз иттеләр, анда дистәләрчә кеше булырга өлгерде.
Ижат кешесе үз кабыгына бикләнеп яши алмый, бүтән кешеләр кебек үк, анада аралашу, тәҗрибә алмашу, хезмәттәшлек кирәк. Шундый ихтыяҗны күздә тотып, башка төбәкләр һәм илләр белән элемтәләрне җайга салуга шулай ук беренчел дәрәҗәдәге эш итеп карадык. 2000 елнын июнь аенда чорыбызның күренекле әдипләре Чынгыз Айтматов белән Олжас Сөләймановның Казанга килүләре, татар язучылары белән очрашулары бу мәсьәләдә нык этәргеч булды. Гагауз иле язучылары белән ихлас мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Ел саен Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә узган шагыйрьләр бәйрәмендә катнаштык. Уфада уздырылган яшь язучылар семинарына үзебезнең вәкилләребезне җибәрдек. Бер-беребездә уза торган тантаналарда катнаштык. Мәсәлән. М. Кәримгә 80 яшь тулуга багышланган тантаналарның колачлылыгына без хәйран калган идек. Башкорт дуслар Казанда уздырылган шигырь бәйрәмнәрендә. Татарстан Язучылар берлегенең 70 еллыгына багышланган тантананың түрендә булдылар. Чуаш язучылары белән аеруча җылы мөнәсәбәтләр урнашты, ике республикада бер-беребезнен әдәбият көннәрен уздыру бу дуслыкны тагын да ныгытты. Удмурт, Мордва республикалары. Мари-Эл язучылары белән аралашу да гадәти төс алды. Әлбәттә, безгә Россия язучылары белән дә мөнәсәбәтләрне ачыкларга кирәк иде. Кем дә булса беренче адымны ясарга тиеш иде. Бу мәсьәләдә беренче башлап сүз кушучы без булдык.Мәскәү коллегаларыбыз безгә ачык йөз күрсәттеләр. Орелда узган 12 нче съездда без Россия язучыларына үзебезнең ихлас дуслык кулыбызны суздык. Безнең чыгыш зур җанлылык, хуплау белән кабул ителде. Чөнки анын төп фикере шул иде. тулы бер татар әдәбиятын Россия сүз сәнгатеннән аерып кую үсешкә китерә торган юл түгел. Бары тик тигез хәлдәге аралашу гына гомуми үсешне тәэмин итә. Өлкә губернаторы Е. С Строевнын тәнәфестә үз инициативасы буенча безне кабул итүе Татарстан вәкилләренә булган аерым игътибарны күрсәтте.
Безнең бу еллардагы эшчәнлегебезнең төп нәтиҗәсе шул дип уйлыйм: ижат берлегебез исән, бөтен булып калды, түгелмәде-чәчелмәде. Максатчан эшчәнлек, әдәбиятка изге эш итеп карау төп юнәлеш булды. Алга таба да иҗат берлегебез шушы юлдан барыр һәм ирешелгәннәрне тагын да ныгытыр, үсешне дәвам иттерер дигән өмет белән яшибез.