Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИКӘН-ТИГӘНӘКЛӘР АША— РУШАН ЙОЛДЫЗЛАРГА ТАБАН


(КҮҢЕЛДӘГЕ ТӨЕННӘР)
Халкы нинди булса, хөкүмәте шундый диләр Әдәбияты да халыкның үзенә лаек олыныкы— олуг, кеченеке—кечек.
Юбилейлар үткәрүгә гадәтләнеп, хәтта моңа остарып, тәмам шомарып беткәнбез. Юбилей тантанасы безгә бүгенге кыенлыкларны онытып торырга да ярдәм итәдер сыман. Турысын әйткәндә, бу тантанада, бу ыгы-зыгыда үз-үзенне ... алдау да бар. Һәркемнең үзен тарихта эзле итеп күрәсе һәм күрсәтәсе килә. Гәзит-журналлар да әнә үзләренә «картрак» элгәр эзләп табалар.
Татарстан язучылар берлеге исә табигый исемен үзгәртмәде дияргә мөмкин. Болгавыр туксанынчы елларда мәскәүнекепәр үзара талашып, бүленеп, аерылышып беткәндә безнен берлегебез бердәм гаиләсен саклап кала алды, һәм менә ана бүген 75 яшь.
Әүвәлгеләр әйтмешли, аның «юбиләсе» гәзит-журнат, радио-телевидение, театр эшлеклеләре, кинематографистлар яки рәссамнар берлеге юбилееннан үзгәрәк, колачлырак, шанлырак һәм әһәмиятлерәк булыр.
Язучылар берлегендә журналист та, диктор, артист, галим яки рәссам һ. б да әгъза булып тора ала. Аларны монда фикер һәм идея уртаклыгы гына түгел, фикер һәм карашлар төрлелеге дә берләштерә кебек. Аннары, гомумән, дөньядагы бөтен нәрсә Сүздән башлана бит. Әдип кеше сүздән сурәт ясый. Аһәнле җыр һәм мәдхияләр тудыра, сәхнәләр һәм пирамидалар төзергә ярдәм итә. Әдиптән башка, кино да, телевидение дә юк. Театр да юк Гүзәллекне анлау да, аңлатып бирүче дә юк.
Әдипләр берлеге шакмакларга бүленгән ботаника бакчасыннан бигрәк, каенсар уртасындагы шау чәчәкле табигый (кыргый) аланга тартым. Казан ханлыгы егылган заманда Төркиядә солтан булып торган Сөләйман Кануниның: «Чәчәкләрнең төрлелеге аларга ямь генә өсти» дигән акыллы сүзләре искә төшә. Дөрес, ул бу фикерне Истанбулда яшәүче тигез хокуклы һәм төрле кавемнәргә карата әйткән. Анысы да теориядә дөрес сүз, практикада гына башка.
1934 елда, сталинчыл тоталитар режим ныгып урнашкан заманнарда, Татарстан Язучылар берлеге оешканнан соң, берсе-берсе ун зәмһәрир кышка торышлы озын- озак еллар кичелгән. Гомумән. СССР Язучылар союзын оештыру әдипләрне бәйдә, тезгендә тоту өчен эшләнде, без монысын да истән чыгармаска тиеш.
Кая алып барачагы билгесез сикәлтәле юллар үткәнбез. Юл буендагы хисапсыз түмгәкләр—барысы да исемсез каберләр икән... Шулар арасында Галимжан
Ибраһимов, Бурнаш. Тинчурин гүрләре дә булырга тиеш. Бу түмгәкләр—кешелексез совет чоры маяклары Гүрдәгеләр безгә адашмаска ярдәм итәләр
Жәяүле татар язучысы, биштәрен асып, абына-сөртенә Себер барган сукмакларны һәм ташландык лагерь хәрабәсен бүген әрсез тикән баскан, ә кайсыдыр бер даһи уйлап тапкан чәнечкеле тимерчыбык череп беткән инде Жәен барак җимерекләрендә божаннар кайнаша, кышын монда—елак жил оясы Зоналарны каравыллаучы га на хәтле этләр, битараф хужалары ташлап киткәч, кыргыйлашып беткәннәр дә алардан яралган кушылгаклар адәмне дошман күрә торган өерләр булып оешкан... Ут пошкыра торган калашниклы хуҗаларыннан кешелексез сыйфатларны отып калган бу азманнардан тайга бүресе генә түгел, селәүсен дә ерак булу ягын карый имеш Тагар каләм әһелләре тормышында һәм язмышында очраган тикәннәрдән аеруча «мәшһүре»—ин зәһәре—ул да булса үлгәнче Такташлардан көнләшеп, шул ук вакытта үзенен исән калуына сөенеп яшәгән МӨСӘГЫЙТЬ ДИГӘН МӘЖИК. Совет чорында татар язучылары бакчасында куркынычлы карачкыга әйләнгән журналист Мөсәгыйть турындагы язмаларын әдип Батулла үзенен махсус томына керткән Анын мәкаләсе «Карчыга» дип атала, укучым. Табып укырга тырыш «Яшь чак. кулда пычак, турадык та турадык»,—дигән имеш явыз Мөсәгыйть.
Тукайдан күчереп «И пычагым кергере!» дими ни дисен инде бу адәм турында. СССР Язучылар союзына һәм. димәк. Татарстан язучылары берлегенә дә Максим Горький фатиха биргән иде
Бүген без бу даһи «давыл хәбәрчесе»н оныта төштек. Анын кайчандыр татар сәхнәсендә дә барган «Тормыш төбендә*сен бездә кем хәтерли'1 Ә бит ул бүген элеккедән дә актуальрәк янгырый торган драма, өстәвенә. Казан материалына нигезләнеп ижат ителгән. Ярты миллион тәрбиячесез бала, аннары ярты миллион сукбай-бомжларыбыз бар безнен бүгенге Рәсәй дигән иксез-чиксс»илебе тә’ Демагог түрәләр бөтен хәерчелекне кризиска япсарып калдырмакчылар Юк. йортсыэ-жирсез сукбайларыбыз океан артындагы Америкада тумаган, үзебезнен гумансы» шартларда, кризиска кадәр күп элек үрчегән ләбаса.
Түрәләр ни кәгә’’ Бишбалта ятиме «Зәнгәр бүре» (Туфаннан). Мокамай (Такташтан) һәм Гаврош белән Козетгалар (болары француз бөеге Виктор Гюп> тасвир иткән үксезләр) санынын «критик масса»га җитүенме’ Күптән түгел генә Татарстан шәһәрләрендә махсус ятимханәләр ачылып, балаларын туйдыра алмаган дистәләрчә ата-ананын аларны шунда китереп тапшыруы турында ишеттек Шунысы кон кебек ачык: кимсетелгән һәм рәнҗетелгән бу сабыйлар. Гаврош кебек, баррикадалар өяргә әзер булып үсәчәк. Аларга мылтык төбәрлек һәм тәтегә басарлык кансыз һәм имансыз ОМОНчылар табылыр дисезме1 Йөрәкләре җитсә-дарылары җитмәс
Татар әдибе «үз кендеген үзе кисеп» үсә торган яна Зәнгәр бүре. Мокамай. Гаврош һәм Козетталарны яклап чыгарга, чан сугарга тиеш, югыйсә безнен кнләчәгсбс» булмаячак Бүгенге тормышнын да төбенә төшеп, былтыргы «а»ларны кабаттамыйча гына, йөрәккә үтәрлек итеп язу кирәк.
Кеше дигән Сү» һаман горур яңгырасын' Совет чорында кирәксә-кирәкмәсә лә кабатлаудан таушалып беткән бу хакыйкатьтә .Кеше, сүзен .Адам.га алмаштырып карагыз, сизәсезме,—ул шундук Илаһка якынаер
Без Сталин культы кабат баш калкыткан заманла яшибез Кон һәм хакимият кулагына биниһая кыртыи йодрык культыиа әйләнеп кайтышыбызны сизми дә калдык Ниләмә еллар буена пешебезгә тигән .Яшасен КПССТ. шигаренә алмашка
.Яшәсен ............ ..... идеологиясе һәм яна фирка, мен капшавычлы спрут чиновниклар
килде Ачы хакыйкатьне ачып, һәр чалышын тарихында уз .торскмон башы, зарури булуын белдек .Перссфойка.нын башлангыч елларытша Михаил Сергеевич |орбачеа, горуолтнып .Процесс ношезй.-дин, беркатлы безләрне куанаырмак булган иле .Шштишь браток'. диде атта аксакаллы тарих һәм ГКЧП ясап пикилы, ә Кремлап .яка искеләр, килгәч, тәгәри китте -аитилроиесс. Йомгагы, тәгәри китте Киосгә китеш. Затсызлану
Культурадагы артка китеш бетне, каләм ияләрен, аеруча им Ьер яктан уяпягаила—суз ирете дә бар сыман, икенче яктан исә талам иясенә кунеденләге ботен уй фикерләрен ачарлык мәйдан кнми-тарая бара, тиешле .калам хакы—гонорар
да түләнми диярлек. Кислород житми. Каләм әһелләре рухи ачлыктан кырыла. Арабыздан чын шагыйрьләр торналар кебек тезелешеп китеп баралар Алар урынына. Шәйхи Маннур әйтмешли, «лилипутлар килә шигырьгә». Хәер, «Ялкау әдәбиятны шигырь басар».—дигән иде Марсель Галиев, прозасында да шагыйрь язучы. Резин кереш кебек сузылмалы сусыл романнар да тешкә тия башлады бит, Марсель, сизәмсең? Аларны укымыйлар диярлек, чөнки алар—эрзац әдәбият
Шулай да, элгәрләр әйтмешли, хөррияте калямиянен (сүз ирегенең) вак- төяк кагыйдәләрен үзләштердек шикелле, һич югында горурланырлык үткен каләмдәшләребез исән әле. Бәйрәмова бар. Айдарыбыз бар, тагын берәүме-икәүме... Изге Хозыр Ильяс төкергән телләренә бал да май аларнын.
Артка каерылып карыйсын да. кичәге көннәр искә төшеп бимазалый
Казандагы Бауман урамында советчыл ЗОнчы еллар уртасында нигезенә чиркәү җимерекләре дә салып һәм, ул «чукынмыш» кирпечләр генә житмәү сәбәпле, сынар канаты төзелеп бетми калган бәхетсез һәм ятим Матбугат йорты сыек күләгә кебек караеп тора. Ятим дим, чөнки аны төзегән директор ахыр чиктә халык дошманы дип игълан ителгән... Әйләнеп кайтмады, әлбәттә. Ә бүген бу йортны менә-менә җимерелә дип көтәбез. Аңда, имештер, күңел ачу үзәге салыначак диләр... Исегезгә төшерим, бу бинаны—«Дом печати»ны русча «Дом печали» дип йөртә идек. Чыннан да, «Сагыш йорты» яки «Хәсрәт йорты» Анын нигезенә салыначак күңел ачу үзәгендә Александр Пушкин язган «Пир во время чумы» пьесасы уйналыр микәнни?
Шушы Матбугат йортында Язучылар союзы (берлеге) каршында бишенче катта Тукай клубы бар иде. Күпне хәтерли ул клуб. Дөрес, Тукайны да, Такташны да белми, ләкин Туфанны, Кутуйны, Гомәр Разинны (Бәшировны), Еникине яхшы белә. Ул үзенең трибунасыннан Шәриф Камалны җылатып куып төшергән мизгелне дә хәтерли торгандыр. Ватан сугышынын беренче айларында анда Мәскәүдән эвакуацияләнгән рус язучылары да килеп сыенган. Алланын һәр бирмеш иртәсендә баш төзәтеп йөрүче денсез Демьян Бедныйны да хәтерли бу зал.
Әйе... Денсез дигәннән.
Туксанынчы еллар башында язучыларның чираттагы съездына Казан мулласы да кунак итеп чакырулы иде. Ана сүз биргән булдылар. Мондый тыңлаусыз һәм жәя кереше кебек киеренке залны гомерендә дә күрмәгән хәзрәт каушап калды шикелле. Анын мөнбәрдән генә сөйләргә яраклы сабыйларча самими нәсихәт сүзләрен үзара дошманлашып беткән агрессив җыелыш колагына да элмәде. Ике-өч минуттан нотыкчы хәзрәтне сызгырынып, тибенә-тибенә идән дөмбердәтеп, алкышсыз кул чабып озаттылар... Менә шул гасабыиланып аяк биеткән каләм ияләренең күбесе бүген диндар һәм тәкъва булып кылана инде... КПССнын балык башы шикелле череп таркалуын искәреп алгач, фирка билетларын тапшырганы тапшырды, тапшырмаганы тапшырмады дигәндәй, Ислам дәргяһына килеп егылды бу үгә сизгер борын ияләре. Ислам кешелекле, гуманлы һәм гафур булганга, сакаллы сабый һәм сабияләрне.—мөнафикъ булуларына да карамастан,—җылы кочагына янә кабул итте. Ә бит болар сафында, боларнын психологиясендә берни дә үзгәрмәде. Ялагай каләм биетүчеләр яна хуҗаларын бик тиз таптылар. Иске советчыл халтураны яна милләтчел халтура алмаштырды.
Күңеленә гел кара караңгыны гына төйнәп барган икән бу дип уйламагыз. Дөм караңгыда ничек яшәмәк кирәк? Якты, шатлыклы, өмет уята торган көннәребез дә хәтердә.
Беренче татар операсы... Татар балеты... Бөтен Шәрык дөньясы өчен үрнәк булган татарча язу машинкасы... «Издательство» сүзе урынына «нәшрият* сүзенен әйләнеп кайтуы...
Мәскәүдә беренче Татар мәдәнияте декадасына ашкынып әзерләнү көннәре (монысын Ватан сугышы бүлде)...
Авыр сугыш елларында, СССРдагы әдәби журналлар барчасы тукталып торганда да Татарстан язучылары берлеге чыгарып килгән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы белән ничек горурланмыйсың ди?
Аталарыбыз, абыйларыбыз сугыштан әйләнеп кайткан көннәр. .
Ә аннары, еллар үтеп сугыш яралары төзәлгәч, инде гамәлгә ашкан декададан кайтып килүче якташларыбыз утырган Мәскәү поездын каршылау тантанасы
Сөргеннән кайтучы Туфан поездын алкышлап каршы алу «Халык дошманы*
Галимжан Ибраһимовнын һәм «гаепсездән гаепле* дистәләгән башка әдипләребезнен.
хурлык мөһере сугылган Муса Жәлилнен беренче томнары якты дөньяга чыгу
Шәһәрнен нәкъ үзәгендә, юл чатында Тукайга һәйкәл торгыэ\ Уйчан Тукай гаребкә
караган, анын артында кичәге көннен дегеткә буялган фәхешханә йортлары тора (иде)...
Кремль бусагасындагы мәһабәт Жәлил исә. жан көчләрен куеп, инде ничә
тапкырлар безгә афәт алып килгән көнбатыш богавыннан котылырга тырыша Анын
артында татарга бик билгеле почык пирамида
XX гасыр ахырында халкым иманлы Тукайны кабат ачты
Боларны онытырлык түгел Чын бәйрәм алар.
Өстәвенә яшь идек әле. яшь! Рушан йолдыз безне алга дәшә, авырлыкларны
оныттыра иле Болгар чагындагы күнитекләр чабатага калса да. тагарнын байтагы
«Кеше болай иркен сулый торган башка илләр әле жирдә юк* дип ышана иде
Көрәшчеләр түгел, лилипутлар без бүген «Ура'* кычкыра кычкыра, пәһлеваннарсыз
калып барабыз. Ура кычкыру олпат пәһлеванга хас сыйфат түгел •Дөнья буйлап сау
кәрләләр йөри. /Жиргә алар. һай. күп калыккан / Пәһлеваннар нигә иртә китә. /Нигә иртә китә
алыплар9»
Күнел күзе белән күрә һәм ихлас сызлана белүче Айдар Хәлим бу сүзләренә • Чын
алыплар бетеп бара бугай /Кәрләләрне алып бөрмәгә• дип тә өсти
Мәктәпләрдә татар теленә һәм әдәбиятына бирелгән сәгатьләрне кыскартканнар
имеш. Ә без татар теле түгәрәкләре эшен җанландырыйк Ә без. татар язучылары һәм
галимнәре. Успенскийнын «Слово о словах* китабы кебек талантлы каләм белән бу
темага язылган татар китапларын булдырыйк! Пакь төркичә язылган ул китаплар
ялыктыргыч һәм йоклаткыч мәктәп программасына гүзәл өстәмә булсын Ә без буш
авыл мәчетләрендә балаларга гарәп графикасы өйрәтик' Безне милләт иткән гарәп һәм
фарсы телләренә кабат ишек ачыйк Имамнарыбыз дин гыйлеме белән генә чикләнеп,
никах уку. исем кушу һәм женаза эше белән генә шөгыльләнмәсен, ахирәткә кадәр,
бүгенге фәнни нигезлә кеше булу гыйлеменә дә өйрәтсен һәм үзләре дә гавәмгә һәм
педагогларга үрнәк булсын
Монын өчен президентнын да. мөфтиятнен дә махсус күрсәтмәсе яки фәрманы
кирәк түгел, фикерле зыялыларыбызнын катнашлыгы ла җитә.
Боларын тәмамысы олыгайган һәм төзәлмәс бер идеалистның хыялы лип кабу л
итсәгез дә рәнҗемим Ләкин мин сезне барыбер уйланырга мәжбүр итәчәкмен Тагын бер
борчыган нәрсә—вакытлы матбугатыбызның хорафатлар белән чүпләнүе һәм кайбер
әдипләребезнен мона иярүе
Үзәк гәзит нәшәргый нумерология һәм саннар магиясе турында дилбегә буе мәкалә
бастыра Атна саен астрологик әкияти прогнозлар игълан итеп киләләр Адәм көлкесе,
хурлык. Биологиядән хәбәре булмаган ханымнар Дарвинны инкяр итеп маташа. Хет
алар килеп кысылмаса иде дисен, әзрәк эмбриологияне акларга тиешләрдер бит инде
Могтәбәр ханым-әфәнделәр' Ана карынындагы яралгы кеше кавеме үсешендәге төп
баскычларны кабатлый Мәймүн яралгысы да шулай үзенекен кабатлый, фил яралгысы
да Илаһыбыз безгә яратылыш проиессызз җанлы мисалларда махсус кат-кат кабатлап
күрсәтә дип акласак.-фән белән дин арасындагы капма-каршылыкнын. упкынның эзе дә
калмый!
Бөтен мәктәп дәреслекләренлә ничәмә еллар элек кабул ителгән һәм инде
үзебезнеке булып беткән «Европа* атамасын «Аурупа* дип язып. Европага (ихтимал.
Мәскәүгә лә) «кәжә мөгезе* күрсәткән булып кылану сабыйлык авыру ыннан башка
нәрсә түгел Хәтерлим, матбугатта чыккан бер мәкаләмдә «Европа* су зен «Аурупата
алыштырып бетергәннәр, ә менә «европеид* сүзенә казылырга жорьәт итмәгәннәр зздс
Чыннан да. гәзитчеләр үз өйләренә һич тә «Аурорсмонл* түгел, «еврорсмонт* ясаталар,
баераклары акчаларын •до.ълар.дан «евро.пз күчереп бетерде бугай инде Тел
мәсьәләсендә көлке һәм борчылырлык фактлар күп. һәр редакция, аерым ханлык яки
кенәзлек шикелле, үз кануннарын чыгарып маташа Орфографиябездәге һәм
терминологиядәге ялгыш-йолгыш экспериментлар ззсез зыянсыз гына
үтми. Башбаштаклык юлы белән барсак, без жанлы татар теленнән ераклашып,
укучыбызны һәм әбүнәчеләребезне генә югалтабыз. Болай да инде бүген ике теллелек
дигән нәрсә, кирегә борылып, берьярым теллелеккә әйләнеп бара. Ярым дигәне— газиз
ана телебез. Чөнки бүгенге шартларда рус телендә аңлашу җайлырак.
«Ана телегез үлсә, хөрмәт йөзеннән, аны «мәрхүмә тел» дип атарга киңәш
итәм»,—дип колагыма пышылдый усал Шүрәлем.
Телдә үсеш-үзгәреш тенденциясе белән тотрыклылык арасындагы балансны саклый
белергә кирәк. Ашыгу—шайтан фигыле. Дөрес, пошмау да—шайтаннан.
Гадел Кутуебызнын улы Рөстәм Кутуй рус теленде яза, шәп яза. Сибгат Хәкимнең
өлкән улы мәрхүм Рөстәм Хәкимов рус телендәге китапларны редакцияли иде, Гарәфи
Хәсәновнын Себердә туган улы Хәсәнов Аяз да рус телендә ижат итә, мәскәүле
Мирхәйдәров Рауль Мирсәетовичның детективларын русчадан татарчага тәрҗемә
итәргә туры килә. Зарипов Марсель Харис улы да, Сабиров Рөстәм дә шулай. Бу
исемлекне шактый дәвам итәргә мөмкин. Әйтик, президентыбыздан кала, кайсы
министр гына теттереп татарча сөйли белә?
Казан урамнарында татарча сөйләшкәнне елдан-ел сирәгрәк ишетәсең.
Зиратларда гына татарга хас тыйнак тынлык.
Без рус теленә күчеп барабызмы әллә?—дигән сорау куярга да сон бугай инде.
Шулай да...
Аяусыз ярминкә шартларында беркайчан да яфрак астына посып дәрәҗәбезне
төшермик. Бәләкәй халык булмасак та, борынны бик чөймик, ләкин аны тиешле
кимәлендә тотыйк. Татар язучысы бүген исән калу тактикасын тотарга, ләкин
алгарышка әзерләнергә тиеш. Басылмаган әйберләребез өчен язу өстәлебездә әржә бар.
«Киләчәк әрҗәсе». Ул буш тормасын. Янә китереп, Интернет бар. Тик анда «мин» дигән
сүзне азрак кулланыйк, «без»ләр күбрәк булсын
Тырышлыгыбыз житсә, инкыйразны авызлыклап, киләсе түгәрәк датага тикле, шәт.
җанлы ана телебезне дә саклый алырбыз Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, туган телебезне
саклыйк һәм аны фән теле дәрәҗәсендә камилләштерик дисәк, безгә Европа телләренең
үсеш тарихын өйрәнергә кирәк. Безгә Шәрык та, Европа да якын—без алар арасында
урталыкта калганбыз.
Рушан йолдызыбыз әле сүнмәгән, без дә сүрелмик, суынмыйк.
Язучылар берлеге озын гомерле булсын дибез. Ләкин монын өчен ул үзгәрешләр дә
кичерергә тиештер. Иң беренче принцип—берлекнең мөстәкыйльлеге, үзенә үзе хуҗа
булуы. Гомер бакыйга язучылар оешмасы хакимиятләргә һәм бөтенесенә баш
ВКП(б)—КПССка бәйле булып килде, җаваплы постларга партия күрсәткән «затлы»
затлар гына «сайланды». Хәзер дә моннан әлләни ерак китмәдек.
Үзенә үзе хужа булсын өчен берлекнең мөстәкыйль финансы булырга тиеш. Гали
генә итеп әйткәндә, аның янчыгында үз акчасы булырга тиеш. Ә аны каян алырга9
Язучылар берлегенең үз нәшрияты, идеалда—үз басмаханәсе булса иде
Календарьлар кебек файда китерә торган басмаларны, ниһаять, хосусый эшкуарлар
тырнагыннан тартып алырга һәм профессионаллар кулына тапшырырга кирәк.
(Профессионаллар эшләгән редакциянең штаты хәзерге резин штатлардан икеләтә
кыска булачак.) Рәссамнар берлеге белән уртакка төсле репродукцияләр җитештерергә
мөмкин. Балалар өчен рәсемле китаплар да акча китерә алыр иде. Башка төрле
сәнәгатькә тотыну да гөнаһ түгел хәзергесе «оңгайсыз» заманда. Мескен татар әдипләрен
бәрәңге һәм сөт-катык белән тәэмин итәрлек агрофирма төзү дә саваплы эш булыр иде.
Язучылар берлеге карамагында китап киоскылары оештырып буламы? Пенсиядәге әдип
халкы, хезмәт хакы сорамыйча гына, чиратлашып шунда сату итәр иде. Китап сөючеләр
тере автор белән очрашып, автографлы китап сатып ала алыр иде. Начармени?
Бу киоскыларны кайда урнаштыру турында да фикер йөртергә була. Минемчә,
аларнын мәчет-мәдрәсә тирәсендә булуы муафыйк. Мондый киоскылар. үзенә бер төрле
«лакмус кәгазе» кебек, китапларга объектив бәя бирергә дә ярдәм итәр иде Янә китереп,
бүген бик шәп китапларга да дөрес бәя бирүче оста, талантлы, йогынтылы реклама
кирәк. Телевизион реклама бигрәк тә. Югыйсә барлы-юклы китап кибетләребездә күпме
арзанлы татарча басмалар тузан җыеп кына ята. Ә инде буш, эчтәлексез китапны
рекламалау әдәбиятка зыян гына китерә.
Бәя бирү дигәннән Кайсыдыр бер гәзиттә татарча китапларнын китапханатәрдә
ничә тапкыр укылуын күрсәткән таблица сыман нәрсә биргәннәр иле Мондый
күрсәткечләргә ышаныч чамалы. Алдак хөкем сөргән бүгенге шартларда пар
принципта объектив була алмый.
«Роман арты роман әвәләп ятучы елгыр каләм осталарына каршы көрәш
ысулы бер генә: атарга гонорарны акчатата түгел, «чатбарлата* түләргә кирәк,—ди
диссидент Шүрәлем —Язып утырганда туздырган ыштан төпләре санынча»
Анын фикере белән килешеп бетмим. Монда бит әдәби тәнкыйтьне дә бер гаепсез
дип булмый. Әгәр язучыларыбызнын иҗатына үз вакытында объектив бәя бирелеп
барса. Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар чираты Боҗрадан Мөштәри храмына кадәр
сузылып, ерып чыккысыз «бөке» хасил итмәс иде Әйе. тәнкыйтьчене—үзенә күрә
урам хәрәкәтен тәртипкә салучы ГИБДД хезмәткәренә тиңләп була торгандыр
Кызганыч ки. ГИБДД әһелен сатып алып булган шикелле, тәнкыйтьче агайны да
шалкан бәясенә кулга ияләштерергә мөмкин икәнлеген беләбез
Тукай ижаты турында менләгән хезмәт язылган Асылда берсен-берсе кабатлый
торган
мәкаләләр һәм мәкаләчекләр. Кайчагында боларны укыйсын да. «Тукай турындагы
мәкаләдә шигърият булырга тиеш, ул җырлап торырга тиеш, ә сезнекендә фәкать
арифметика гына, ибдәш автор!»—дисен Моннан ярты гасырдан шактый элек, эте
башлангыч мәктәп елларында Гази Кашшафнын «Каләм мастерлары» дигән китабын
укыганымны хәтерлим. Яшермим, мин бу китапны «Каләмне ничек ясыйлар микән?»
дибрәк укырга тотынган идем. Ихтимал, иртәрәк укылгандыр, ләкин каләм остасы язган
бу китап мина Такташ поэзиясен малай чакта ук аңларга ярдәм итте кебек шикелле
Язучылар арасында өлкәннәр элитасы элек тә бар иде. тик пар рәсми оешма
булып теркәлмәгән иделәр Аксакалларыбызны санап тормыйм
Бүген бездә халыкара ПЕН-клубнын татар ПЕН-үзәге оешты Анда җитди, олпат
абруйлы затлар җыелган дип беләбез. Шулай да ПЕН әһелләре арасында бунтарь
Такташ шикелле: «Кирәк булган минем тууым!» дип укучыны ышандыра торган
итеп әйтә алырлык зат юк. Әллә сон ялгышаммы''
Рәсмиләштерелгән элитанын хасияте шул анда миллият хакына шәһит китәр!ә
әзер Шонкарлар калмый, чөнки пар бөтенесе җитү тормышка бик гиз күнегеп
түрәләр белән дуслашып-туганлашып. тора-бара «контрреволюиия» кичерәләр—тәвә
кошлары яки тук пингвиннар кебек, очу сәләтен, очар канатларын җуялар Очыштан
курка башлыйлар, хакимият тирәсендә җылы урын әниләр һәм табалар да Диссидент
фикерләрен читлектә—күнел төрмәсендә аеручылары да булырга мөмкин, әлбәттә
Борынгы бер шәрык хикмәтен үзгәртебрәк әйтсәк. «Әдипләрнең ин яманы-
гүрәләргә якын булганы, түрәләрнең ин яманы-әдипләрдән ерак тораны»
Менә элитабыз үз нәшриятын булдырып, үлемсез китапларын шунда гына
бастырып, ул китаплар мәҗбүриятсез генә сатып алучысын һәм укучысын тапса
без элитанын көченә һәм потенциалына тәмам ышаныр идек Югыйсә я тучыларның
төп массасы чыгыр арбага төялгән, жәяүлеләрс дә бар. ә элита-өч дагалап жихк.ж
импорт тарантаста тирбәлә Хыялый батман алтынга баруыбыз Ә абруйлы оайрак
йөртүчебез юк. барабан дөмбердәтүчеләр һәм арык быр.ы ерүчеләр-буа буарлык
Әдәбиятны рус. инглиз, кытай, татар әдәбиятларына бүлеп карау бик формаль
булснеш кебек тоела Бердәм киләчәк күллегеннән караганда бар нәфис әдәбият
һгм бап түбән (.пошлый.) әдәбият, чәйнәлеп, таушалып беткән хакыйкатьләрне
мененче кат кабатлаган әдәбият, .сабын, әдәбияты Тегесе дә. бусы да теләсә кайсы
теллә ижат ителергә мөмкин.
Офыкта даһиларыбыз күренмәсә дә. үзләрен бөеккә санаучы ярык быргылар
пәйла булып тора. -Лаек түгел ат кагайса, гүмгәк саен маяк куяр
төрки мәкаль Карьерист психологиясе мен ел эчендә аг гын,
икән валлаһи ШУНЫСЫН ОСТӘП ӘЙТИМ, борынгы теллә маяк .тиз.
беллепган (Шүрәле -фикере., мин аны монда .ипләбрәк, әйтергә гырыштым I
китаплар саны һәм күлеме ягыннан күбоүләрие уздырсак га. сыйфат агыбыз
таШДөныкүләм танылган, ә татар әдәбиятына өлге булып хезмәт иткән (һәм итәчәк!
рус әдәбиятына күз салам.
ян борын
аа үзгәрмәгән
I мәгънәсен лә
Менә Нобель премиясе лауреаты Михаил Шолоховнын «Күтәрелгән чирәм»
романы. Ул—тулысы белән ялгыш сәяси-икътисади хакыйкатькә корылган әдәбиятның
классик үрнәге. Асылда ул тормышны астын-өскә әйләндереп күрсәтә торган тезислы
әдәбият (соцреализм) җимеше. Шулаймы? Шулай, шулай... Ләкин ни өчен сон без
Шолоховның бу романын ләззәтләнеп укыдык микән? Мин, мәсәлән, бу романдагы
күпчелек каһарманнарны хәтерлим һәм хәзергесе минутта да яратам мин аларны!
Асылда җимерүче, хәрабәче булган романтик Давыдовның фаҗигале үлеме мине
тетрәндергән, күздән яшь чыгарган иде .
Әйе, бу романның да тышкы кабыгы эчендә, тирәндә, бик тирәндә башка
хакыйкать, сәнгатьчә хакыйкать, чынлык ята шикелле. Хәтерлисезме, станицага яна
тәртип алып килгән эшче Давыдовтан сон, «бөтендөнья революциясе» турында
хыялланган «башы-бозык» Нагульновтан сон станица, дөнья кем кулына кала? Пакизә,
ләкин артык садә Варюха-горюха кулына. Кичәге тынгысыз Щукарь картның күләгәсе
һаман арткы фон, күз яше катыш елмаюлы декорация булып хезмәт итә Беләсезме,
әлеге Варюха Вл Ульянов (Ленин) әйткән кухарканын үзе бит инде. Кухаркалар идарә
иткән станица, ил язмышы аянычлы булачак. Тарих безгә шуны раслады да. Мирсәй
Әмирнен Ватан сугышы елларында колхозны җитәкләргә алынган «Миңлекамалы» да
асылда вакытлы каһарман гына булды, аны шомарак затлар алмаштырды (Миңлекамал
образының прототибын да, Мирсәй Әмирнен үзенә чиләк сатып җибәргән һәм
соныннан коточкыч авыр язмышка дучар булган Сарман малаен да азмы-күпме белә
идем мин).
Какшау нигезгә корылганга, колхозлар да, СССР үзе дә таркалды, ә җинаятьчеләр
атаманы Сталиннын Мәскәү Кремле каршындагы кабере өстенә куелган таш сыннын
борынын халык йодрыгы җимергән иде (аны ремонтларга туры килде). Чәнечкеле
тимерчыбык җитештерү буенча СССР дөнья күләмендә алдынгы урыннарны били иде,
шөкер, ул чыбыклар череп, матдәсе кабат җир куенына кайтты...
Бу хакыйкатьләрне Михаил Шолохов аңлап җиткермәгәндер. Аңлап язган булса,
без фальшны сизми калмас идек. Һәрхәлдә, романнарын ижат иткәндә анын каләмен
галәми-илаһи көч йөрткәндер, ахрысы...
Бүген нобелиат Шолоховнын дәрәҗәсен астыртын гына төшерергә тырышалар.
Әйткәнемчә, давыл хәбәрчесе Горькийның да. Галимлекләре хәдтин ашкан шул ук
кемсәләр маташа...
Балачакта мин дә авыл күгендә төннәрен—мәңгелеккә кадаклап куелган җанлы
йолдызларны, ә көндез—туктауны белмәстән агылып, өерелеп, алмашынып торган
көтү-көтү өем болытларны күзәтергә ярата идем. Йолдызлар мина атап күз кысатар,
мине күзлиләр сыман тоела иде. . Аларның сихри җемелдәвендә, жәйге актин- ак
болытларның серле агылышында мин бер уртак сыйфатны—мәнгелек хәятне
(әбәдиятне һәм әзәлиятне) күргәнмен, тойганмын бугай. Алар авыл малаен үзләре янына
чакырдылар, тик мина пилот яки астронавт булырга язмады.. Йолдызларга сәяхәт
турында хыялый хикәяләр ижат итеп юанырга гына язган булып чыкты...
Мин әкияти пакь дөньялар турында хыялланган арада, ил чүплек башына әйләнеп
бетә язган.
Китаби телебез дә чүпләнде. Әдәбиятта «майт» мәсьәләсе елмайтып кына калмый
инде бүген, укшыта ук башлады. Нурихан Фәттах тормышта да. кәгазьдә дә юньләп
сүгенә белми иде. Аяз Гыйлажев исә «майт* лексикасын Сталин бабай лагерьларында
шактый тирән үзләштергән иде, ләкин ул да бу «белем*ен иҗатында эшкә җикмәде.
Мөхәммәт Мәһднев, гомумән, читләтеп әйтүгә маһир иде бугай.
Соңгы вакытларда «Чаян»ыбызда татар әдәбиятындагы «майт»ка кагылышлы бер
реплика күзгә чалынган иде чалынуын. Ләкин файдасы күренми, «майт эчендә» йөзгән
авторлар һәм сәхнә әһелләре ишәя генә бара. «Тиле, тиле» дигән саен, тигәнәк буе
сикерәләр.
Кешенен дөм карангы күнел төпкелләрендә актарынган Федор Достоевский:
«Человек, мерзавец, ко всему привыкает»,—дигән. Менәбездәсонгы күлмәгебезне
салдыра торган кризиска күнегеп барабыз. Хәер, һәр тарафта һәр милләт өчен
аңлаешлы уфтану һәм ыңгырашу авазлары ишетелә. Менә монда инде русча «майт»ны
да гафу итеп була шикелле?
Бүгенге татар прозасы хәшәү сүзләр белән тулы—ягъни паразит сүзләр, чүп сүзләр
белән. Күп кабатлана торгач, инде эшләмәс булган буш фикерләр белән Каләмен хәшәү
сүз яза башласа, өстәлен яныннан кит тә урамда йөреп кер! Үл. ела!
Бүгенге татар язучылары киләчәк әдәбият белгечләрен эшсехлеккә дучар италәр.
үзләренен бөтен байлыгын, чүп-чарын да калдырмыйча, кичәге бөекләрнен төшенә дә
кермәгән күптомлыкларына дыңгычлап тутыралар Чеховны. Чеховны карагыз' Ул
үзенен күпме җәүһәрен әсәрләр мәҗмугасына кертмәгән! Тукаинын да яшьлек
шигырьләренә мөнәсәбәте нәкъ шундый булган бит
Сизәсезме, бүгенге шагыйрьләр артык төзек һәм тәрҗемә итү өчен ждйлы итеп
язалар. Шигырьне башка телгә тәңгәл тәрҗемә итеп булса, ул чын шигырь түгел инде,
чөнки ул тапталган сукмактан бара, ә андый сукмак яна илләргә— монарчы күз
күрмәгән, колак ишетмәгән Гүзәллеккә ничек илтсен?.
Рәсәйдә язучынын базары төшү—реаль факт Мондый деградация—гомуми
инкыйраз галәмәте. Татар әдәбиятында «чайт» куллану да шунын билгесе Көнкүрештә
аты-юлы белән сүгенгән кешеләргә административ штраф салырга тәкъдим итүчеләр
булды. Андый сүзләрне кәгазьгә төшерүчеләр һәм сәхнәгә менгерүчеләр өчен нинди
җәза уйлап табарга?
Ибраһимов һәм Еники теле белән Исхакыича язарга кирәк Өсәреннс урам сүзләре
белән тутырмаска (идеалист шүрәлем «фөкере» бусы да)
Каһарманнарга тормышта кытлык булгач, аларны әдәбиятта да сирәк очратасын
Шуна күрә әдипләр Газинур һәм Муса кебек шәхесләргә мөрәҗәгать итеп каралылар
Әлләни уңыш казана алмадылар Аннары гарихн шәхесләрне эксплуатацияли һәм.
йомшак кына игеп әйткәндә, ирексезли башладылар Болар арасында беренче урында
Сөембикә тора торгандыр. Тора-бара әдәбиятта Сөембикә фигурасы тоныкланып,
таушалып бетте. Инде анын тарихи көндәше Гәүһәршад бикәгә тотындылар бугай
Ничектер, Сүзгебикәгә тикле барып җитмәделәр атс Җитәрләр дип уйлыйм, чөнки
соңгы Себер ханы Күчемнең хатыны Сузге—аеруча героик шәхес Себер ханлыгы
җиңелгәч, рус казакларына түшәк булмас өчен, ул үэен-үэс чәнчеп үтерә «Канатлы ат* /
«Койгырыш» («Конек-горбунок») әкияленен агпоры П ЕршовСүзге ханымбнкэтурында
шул исемдәге поэмасын ижат итә. бу поэмага нигезләнеп язылган «Сүзге» пьесасы 1889
елда Ермак явынын 300 еллыгына багышланган «Себер кнчаләрс»ндә уйналган 18% елда
композитор И Корнилов шушы ук поэма нигезеңдә опера яза. Сүзге ханымбнкэ М.
Знаменскийнын берничә картинасында сүрәтләнгән Кыскасы. Сүзге шәхесенә рус
сәнгатькярләренен шътибары. ихтимал. Казан ханбикәсе Сөембикәгә карата булган
игътибардан ким түгелдер Янә шунысы игътибарны җәлеп илә: Сүзге лә. Сөембикәдә
асылда бер үк дала кавеменнән чыкканнар. Александр Пушкзгннын үзе белән хат
алышкан П Ершовнын керәшен татары булуы турындагы хәбәр дә күзгә чалынган иде
(эзгабар Фәүзия Бәйрәмованын вакытлы матбугатта басылган мәкаләсендә шикелле)
Тарихта (гадәттә рус елъязмаларында) теркәлеп калган барлы-юклы
мәгълүматларга гына таянып, роман хәтле роман әвәлиләр һәм реаль тарихтан
коточкыч ерак булган мактанчык фэнтэзи килә лә чыга
Мәрҗани. Рнзаэддин Фәхреддин. сәяхәтче Гобәйдулла Омиров. доньяда беренче
казыя Буби ханым, «оча торган татар Лилнентале Гали Вәлиен Сарыбаев шәхесләре
турында роман язарлар иде дә. теш үтми, үжәтлек житмн Чөнки монда инде алдашып
булмый, вакыйгаларны һәм характерларны бармактан суырып кына әмәлли
алмыйсың—чын һәм ышанычлы материал сине контрольдә тотачак Аны эшкәртү өчен
генә лә бср-икс ел гыйльми эзләну һәм -нгг мөһиме күпкырлы хәбәрдарлыкка ия булу
зарур 0 Гобәйду лла Әмиров гурынла төпле әсәр язх өчен яшь Нурихан Фәттах каләме
һәм тоггченү сыйфаты аеруча кирәктер Нурихан булса, халыкара буралгы Гобәйдулла
күргән ерак Канләһар һәм Хәйдәрабадларны әйләнеп кайтмыйча тынычланмас иде дип
уйлыймын
Мамай темасына да тотынучы юк Ә бит ул тарихчы Һәм эзтабар әдип өчен гадәттән
тыш кызыклы фажиган шәхес Мәктәп дәрсслекләрендә рус ку тегеннән каг-кат
тасвирланган «Ку тиково кырыттлагы сугышта Мамай ягыннан болгарлар да катнашкан
дип бсләм Өстәвенә бу орышта кем җиңгәнлеге ике •ары лы Намуслы тарихчылар безгә
Дмитрий Донсконнын (Дунннын) куркак бер
алла колы булуын тасвирлыйлар. Орыш-суеш алдыннан ул өстендәге затлы киемен
үзенен «соекле» яраны белән алмашып һәм кенәз байрагын шуна тоттырып, атына
атландырып, үзе бер кисеп аударылган каен ботаклары арасына кереп ята. «Яфрак
астына кергән» диикме? Сугыш тынгач, кәч-хәл белән табып алганнар үзен... «Кенәз, без
жиндек!»—дигәч кенә күзен ачкан ярасыз батыркай
Исән булсак, мондый романнар киләчәк буын тарафыннан язылыр.
Әйе. әдәбият мәйданына бүгенге рәсми тарихны инкяр итәргә йөрәкләре, белемнәре
һәм талантлары житкән яңа буын вәкилләре килер.
Алар ана телебезне саташтыра торган кириллицада түгел, бәлки татар хоруфатында
язарлар.
Алар берәүне дә кабатламас, хәттатлыкны һәм компромиссны белмәс.
Араларында татар байрагын күтәреп йөртүче пәһлеван да булыр.
Алар язучылар берлегенең янә Тукай исеме биреләчәк яна клубында сәхнәдә Тукай
бюсты белән янәшә утырырлар.
Шуна өметләник.
Татарстан язучылары берлегенә 75 яшь.
Бармак белән санап карасаң, бүгенгесе көнне ул безгә эне тиешле микәнни? Ләкин
тиздән ул барчабыздан да өлкән булып калыр. Чынлыкта без анын балалары гына.
Берлек яшәсә, татар күнелендә Тукай да, Такташ та, Туфан да яшәр.
Алар мәнге яшәсеннәр иде.