Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ


XXI гасыр әле тугызынчы елын гына түгәрәкләп килсә дә, тарихыбытла зурдан алып әйтерлек олы вакыйгалар күзәтелде Әйтик. 2004 елда Казан ләү ьп университетының 200 еллыгы, 2005 елда башкалабыз Казанның 1000 еллыгы 2006 елны Президент М Шәимиевнен «Әдәбият һәм сәнгать елы» лип игълан итүе шул ук елда татар әдәбиятының козгссе булган «Казан утлары» журналының 1000 иче саны чыгу, халык шагыйре Р Харисның Россия Дәүләт премиясенә лаек булуы. Тукай һәм Җәлилләрнең түгәрәк даталары һ б лар Яна гасыр башы шулай ук исән классикларыбызнын күптомлыклары чыгу белән дә хәтергә уелып калыр Шулай ук гатар шагыйрьләрен рус, инглиз, төрек телләренә тәржемә итүнең активлашуын .ы хупларга кирәк
XX гасыр ахырында илдә барган зур үзгәрешләр әдәбият лоньясын ла би тараф калдырмады Тарихтан билгеле, илкүләм реформалардан сон татар ижтимагый фикере һәм әдәбияты дөньясында янару билгеләре барлыкка килә торган булган Нәкъ менә шундый чорда әдәби телне халыкка якынайту , поэтикада яна формалар эзли башлау сизелгән. Ә инде XIX гасырда Россиядә барган икътисади һәм сәяси сәбәпләр матур әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре китереп чыгарган, тагар әдәбингынын яңарыш әдәбияты буларак формалашуына сәбәпче булган Тазар салкынын милләт буларак формалашу чорын кичереп, сәяси хокуклар очен көрәше алгы аташа чыккан чор бу Хатык тормышына, анын проблемаларына якынаю XX Йөз башы реалистик татар әдәбиятының да зур казанышы санала
Ә менә XXI гасыр башындагы татар шигыре күптән узган чорлардатыдан аерыламы'* Анда яна сыйфат үзгәрешләре күзәтеләме? 1934 елда оешкан Я тучылар берлеге белән шагыйрьләрнең поэтик осталыгы арасында бәйләнеш бармы ’
Совет язучыларынын Беренче богентатарспзн съездын 1934 елмын 25 июлендә кереш сүз белән К Нәжми ача »Бу съездда кабул ителгән Устав кнм икәндә ярзы гасыр кагылтысыз булды*.—дип яза халык шагыйре Р Фәйзуллим «Гыйбрәт 1әр алырлык үткән юл* исемле китабында (Идсл-Пресс, 2004) Бу тарихи накыйкмаң сон татар язучылары жин сызганып эшкә тотына Омма оч дүрт елдан Зур съсилл мактап телгә алынган язучыларның яртысыннан күбрәге репрессия корбаннарына әверелә Бу чор шагыйрьләре, актив рәвештә нжат итү белән беры, әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә да нөтижазе эшли һ Такташ.») Фәйти \ ТуЬзн М Жалил. Ф Бурнаш. Ш Маннур Ф Каримнәрнсн шул чор әдәбиятын өйрәнү һәм үстерүдә әһәмиятле раль уйнавы билгеле ЗОнчы с.гтарда тормышта ү к- күр< ..нм» үзе кичергәнне ижат иткән М Гафури хезмәт кешесен, идеалга омтылган көрәшче обра тын сурәтләве белән аерылып тора 20-ЗОнчы елларда күп кенә яшь ш.ң ынрк и' классик стильне искергәнгә санап, яна шигырь тудыруны максат итеп кчяир һәм төрле юнәлештә тәҗрибәләр ясарга керешәләр Шу т рәвешле, имажинизм
футуризм, символизм, конструктивизм һ.б.ш. исемле «тәҗрибәләр» классик стильне кире кагуга юнәлтелә. М. Гафури ачык һәм гади язуын дәвам итсә, К. Нәҗми. X. Туфан, Д. Фәтхиләр катлауландыру принцибын алга сөрәләр. Утызынчы еллар шигърияте көндәлек тормыш күренешләрен, социалистик төзелешне сурәтли башлый. Бу елларда шагыйрьнең тормыштагы урыны мәсьәләсе яңача куела, шагыйрь төзелешләрдә, колхоз кырларында булырга тиеш дигән фикер урнаша. Ф Кәрим. Бондюг химия заводында командировкада булып. «Җиденче мич* поэмасын яза. Ш. Маннурда, хезмәт батырлыгын мактап. «Бетончылар җыры» кебек әсәрләр иҗат итә башлый. М. Җәлил, Ф Кәрим. X. Туфан. С. Батгал, Г Кутуй, Ә. Йсхак кебек шагыйрьләр авыл тормышы, эшчеләр язмышы, интернациональ дуслык турында әсәрләр иҗат итәләр. Бу чорда, «көн кадагына суга торгач*, кайбер шигъри әсәрләр чын публицистикага да охшап кала. Бер төркем шагыйрьләр—аерым алганда, Г Кутуй. С. Урайский—табигатьне җингән кешеләр турында, фәнни күзәтүләр тулы шигырьләр иҗат итә. Икенче бер төркем шагыйрьләр, аерым алганда X. Туфан, халык тормышына якыная барып, шәхеснең рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керә һәм шигырьдә җитди адымнарын ясый. Утызынчы елларда Ә. Фәйзи татар поэзиясен сәнгатьчә камил поэма һәм балладалары, нәфис парчалары, җырлары белән баета. «Флейталар» поэмасы белән ижат казанышы ясый. Ә. Ерикәйнең кеше хисләрен бөтен тулылыгы белән сурәтли торган яшьлек, мәхәббәт, тормыш-көнкүреш турындагы шигырьләре языла. III Маннурның кеше характерын психологик тирәнлектә ачып биргән «Гайжан бабай» кебек поэмалары ижат ителә.
Сугыш еллары татар әдәбиятына зур югалтулар алып килә. Репрессия елларыннан сонгы югалтуларга яналары өстәлә. Язучы Ш Мостафиннын эзләнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 104 татар язучысының 31 е корбан була. Исән кайтканнарынын да шактые сугышта алган яраларыннан иртә дөнья куя. Сугыш чорында поэзиянең сурәтләү объекты үзгәрә. Үзәккә тормышчан һәм гаять кискен конфликт куела. Ф Кәрим әйткәнчә, «үзен турында уйлама, илен турында уйла» дип фикер йөрткән каһарманнын патриотик хисләре әсәрләрдә еш гәүдәләндерелә. Бу еллар шигъриятендә ант темасы, көрәшче-җыр, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән шагыйрь образлары өстенлек ала. Мәскәү. Ленин образлары да тәэсирле сурәтләнә. Солдат образын күпьяклы һәм җанлы итеп гәүдәләндерү тенденциясе көчәя. Ш Мөдәррис, С. Хәким. Ә Ерикәй, Б Рәхмәт. Ш Маннур. Ә. Исхак шигырыәрендә лирик герой, анын кешегә, батыр сугышчыга соклануы үзәккә куела. Җинү көннәре якынлашканда, яз, кояш, азатлык образлары активлашып, шигырьләрнең публицистик пафосы көчәя, шатлык тойгысын гәүдәләндерүгә яраклашкан үзенчәлекле стиль барлыкка килә. Ә Исхак. Н. Арсланов. 3. Мансур. Ш Маннур. Н Баян кебек шагыйрьләр сугыш фаҗигасе белән бергә тирән хисле, монлы лирик әсәрләр дә язалар. Баллада, шигъри очерк һәм поэма кебек жанрлар җанлана.
Сугыш елларында язылган поэмаларны этаплап тикшерсән. сугышның беренче көннәрендә язылган поэмалар белән сугыш ахырында язылганнары арасында аерма күренә. Ш Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» поэмасы сугыш чоры поэматарынын унышлы үрнәге санала. Билгеле, бу жанрда, солдат батырлыгын сурәтләгән эпизодлар белән бергә, сугышчының психологиясен ачып биргән Ф Кәримнен «Кынгыраулы яшел гармун». С. Батталнын «Тын дингез ярларында» кебек поэмалары да ижат ителә. М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклы соңрак сугыш китереп чыгарган фаҗигале язмышларны документаль чыганакларга караганда да төгәлрәк һәм тулырак сөйләп биргән әсәрләр дип таныла, дөньякүләм югары бәя ала.
Ә Бөек Ватан сугышыннан сон шагыйрьләргә яна бурычлар йөкләнә. Сутыш вакыйгаларына икенчерәк биеклектән карау, батырлыкны әдәби яктан күркәмрәк, сәнгатьчә нәфисрәк, тәэсирлерәк җанландыру сорала башлый. Поэзиядә бөек төзелешләр, «кара алтын» чыгаручылар, колхозда югары уныш яулаучылар турында куп кенә шигырьләр языла. Бу елларда поэзиядә тантаналы рух, оптимизм өстенлек итә башлый. Әдәбиятка нефтькә багышланган яңа тематика килеп керә. Бу яңалыкка С. Хәким. Н. Арсланов. Ш Маннур һ. б.лар зур әһәмият бирә.
Ә Фәйзинен әнә шундый мохитта туган «Тышта яз» исемле лирик шигырьләре әдәби
җәмәгатьчелектә бәхәс кабынып кшүгә сәбәп була Анын шигыре X Хәйри тарафыннан •пассивлык үрнәге* буларак бәяләнә Ләкин шулай ла кешенен йөрәк кичерешләрен сурәтләү көчәя бара X. Туфан. Ш. Маннур. С Хәким. Ш Мөдәррис. М Ногман 3. Нури. 3 Мансур шигырьләрендә катлаулы язмыш сызланулары урын ала.
Илленче еллар урталары лириканы сафландырып җибәр.. Шигърияткә Ш Галиев. Г Афзал. X Камал. И Юзесв. Р Гәрәй кебек шагыйрьләр килеп керә. Алар сафын Роб Әхмәтжанов. Ә Баян. Н Малъяров. М Шабаен 3 Мөэминовалар тулыландыра Поэзиядә кеше күнеленә игътибар арта бара Әхлак мәсьәләләре, гаилә ныклыгына игътибар көчәя Шулай да «интим» темаларны яктырту каршылыкка очрый, хисләрне сурәтләүдә табигыйлек җитенкерәми Бу чор шигырьләрендә Жир шары, лонья мәшәкатьләре лә кин урын ала. Ә Давыдов. Н Дәүли шигырьләре бәхәс, сөйләшү рәвешен хәтерләтә. Бу чорда «конфликтсызлык теориясе*, догматик карашлар поэзиягә кире йогынты ясый Кайбер шагыйрьләр тормыш каршылыгын жинелләштереп бирү юлына басалар, психологик каршылыкларны бизәп бирү лә еш очрый Нәкъ шул вакытта С. Батталнын «Олы юл буйлап» шигъри повесте языла Бу шагыйрь әсәрен туктаусыз камилләштерә, нәтиҗәдә ул тормышчан конфликтлар гәүдәләндерүгә ирешә. Тәнкыйть тә бу әсәрне унышлы дип билгели Шигъри повесть әдәбият тарихына сугыштан сонгы елларнын бер казанышы булып кереп кала
Эпик поэзиядә шулай ук сугыш темасын яктыртуга урын бирелә Беренче чиратта бу эшкә үзләре сугышта булган шагыйрьләр алына Берише шагыйрьләр турыдан - туры сугыш шартларын сурәтләсә, икенчеләре тыл батырлыгына игътибар итә. өченчеләре Ленин турында яза. С. Хәкимнен «Курск дугасы». Н Дәүлинен »Яр буенда шау лый нарат» поэмалары языла Күренекле шәхесләрне гәүдәләндерү буенча эш башлана Гали Хужинен Ф. Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмасы языла 1952 елда «Чаян» журналынын янадан чыга башлавы сатиранын көчәюенә китерә Ә. Исхак. С. Баггал. 3. Нури. III Галиев. Г Афзал сатирик шигырьләр ижат итә Монда, нигездә империализмны фаш итү. халыкара хәл белән мавыгулар күзәтелә Бериш шигырьләрдә исә декларатив сөйләү, турыдан-гуры тәнкыйть урын ала башлый
Әлеге уңайдан Ә. Исхак шигырьләре аерым игътибарга лаек Ул мәсәлләр иҗат итә «Ялагай белән бюрократ». »Йөк һәм дөя» кебек тәхирле әсәрләр яза 3 Нури. Г Афзал. Ш. Галиенләр сатира-юмор өлкәсен яна тема, образлар белән баетып җибәрәләр Алар көлүнең социальлеген өскәрәк күгәреп, күренебрәк торуына ирешәләр Г Афзал көлүе аерылып тора Ул укучынын жътибарын вакыйгага түгел, бәлки анда катнашучыга, аның да психологиясенә юнәлтә белә, геройларны үзенчә сөйләтә, җанландыра
Илленче еллар уртасында X. Туфан иҗаты югары ноктага җигә Бу гурыда Т. Галиуллин «Бөтен татар шигърияте фонында Такташ белән Туфан поэзиясе отышлы булып аерылып тора».—дип билгеләп үтте
Алтмышынчы еллар ижтимагын тормышта -Хрущев җепшеклеге» дип йөртелә Бу еллардагы чагыштырмача демократия әдәбият-сәнгатькә унаи нотынты ясый С Хәким. X Туфан. С. Баггал. Ә Давыдов. Н Арсланов. Ш Манур. .) ЕрикәН иҗатларында заман, кеше һәм дөнья язмышы, сугыш һәм тынычлык гурмнлл фәлсәфи уйланулар кин урын ала. бОнчы елларда шигърияткә шаулап-гөрләп талантлы яшь шагыйрьләр килә. Болар: Р Фәйэуллин. Р Харзк Р I аташ Г Рәхим. Р Мингалим. сонрак Рәшит Әхмәтжанов. Ф Ярудлмн. Зөлфәт М Әгы1әмов. К. Сибгагуллин
1956-70 еллардагы шигъриятне Т Галиуллин үз сыйфат югарылыгында калган дәвер дип билгеләгән иде Бу чорда монарчы югалып тыелып торган шагыйрьләрнең исемнәре әйләнеп кайта Дәрдемәнд. С I әмисв. Ш. Ьлоич С Сүнчалөй. Н Думавнлар һәм Сталин режимы корбаннары \ Гуфан. а I,урнаш Г Мөхәммәтшиннар иҗаты алга чыга. М Жәлнл әсәрләре кин яңгыраш на Г Афзал Ш Галиев. X Камалов.Ә Баянов. И Юэсев.С С аләйманова ижаты көч.ы Алтмышынчы елларда поэзиядә. Такташ һәм Туфаннардан сон. М Кәрим сү горе белә., әйткәнчә, «икенче шартлау» барлыкка к.сә Дөрес Н Юзиев ү»вакытында «ашртяу» феномены белән килешмәвен дә белдергән иле Ул -Шарт тау төшенчәсе беренче
ЧЯР.ГП, җимерү днгоннс шт...-дил «сдарае .> «Ончы СЧ.Ф 6,ыны .............................. .......... .....
фшншюн шигыренә үтгареш кертергә гелн. ыршшпт “■ V*
тайпылмый. Алар ирекле шигырь, ак шигырь, кыска шигырьләр белән тәҗрибәләр ясый башлый. Әлеге буын шигырь төзелешен, строфа формаларын гына үзгәртеп калмый, Европа шигъриятенә йөз тотып, эчтәлек һәм форма өлкәсендә кыю тәҗрибәләр ясый. Әлбәттә, бүген бу шигырьләр гадәти шигырь буларак кабул ителә. «Аңлашылмый» торган шигырьләр язган шагыйрьләрнең бүген һәрберсе—мәртәбәле Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре исеменә лаек булучылар да бар. «Р. Фәйзуллиннар буыны» дип йөртелгән бер төркем шагыйрьләр егерме беренче гасырда да каләмен ташламады, алар бүген дә әйдәп баручылар сафында кала бирә.
Н. Гамбәр шагыйрьләрне шартлы рәвештә ике төркемгә—шигъри дөньясын тудыра алганнарга һәм, киресенчә, тудыра алмаганнарга бүлеп карый иде. Шигъри дөньясын тудыра алганнар төркеменә, әлбәттә, беренче чиратта «үз ижат омтылышларының дөреслегенә фанатикларча ышанып» яшәгән Р. Фәйзуллин керә Ул татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган ныклы, тотрыклы үз шигырь мәктәбен булдырган шагыйрь. Дөрестән дә, ул әдәбиятка җинүче булып килеп керде, һәм хәзер дә «вакыт эчендәге вакыт»ны табып ижат итә бирә: ул шагыйрь дә. тәнкыйтьче дә, галим дә. публицист та. Шагыйрь үзе һәм иптәшләре ижатына гына түгел, бәлки гомумтатар шигъриятенә дә күзәтү ясап. Язучылар оешмасының 70 еллыгы уңаеннан «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» дип исемләнгән фәнни-публицистик хезмәтен язды
Сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни шартлар әдәби хәрәкәткә тәэсир итми калмый. Шул рәвешле, 1917-1940 еллар әдәбиятында күзәтелгән сыйфатлар: әдәбиятка яшь авторлар килү, үткәндә калган әдәби мираска каршылыклы мөнәсәбәт булдырып, аны кире кагу, хакимияткә тәнкыйть, үткәндәге тарих, заманга хас яңа герой эхләү, жанр, форма-алымнар төрлелеге, яна сурәтләү чараларын табарга омтылыш, тематик төрлелек, яна эчтәлек, форма эзләүгә кайтып калган үзенчәлекләр хәзерге әдәбиятка да хас Шулай да. Язучылар берлеге оешкан еллардан аермалы буларак. XX гасырнын 80 нче еллары уртасында илдә башланып киткән демократик үзгәрешләр. 90 еллар иҗтимагый фикерендәге кискен борылышлар татарнын милли үзаң үсешенә китерде. Бу елларда татар теленең гамәли кулланышын үстерү өчен актив эшчәнлек алып барылды. Милли идеяне эстетик идеал дәрәҗәсенә күтәрә алган шигъри әсәрләр барлыкка килде. М. Әгъләм аны. «иман тәрәз шакый» дип. шигъри калыпка да кертеп калдырды.
Милли теманы калкытып сурәтләү, XX гасыр ахырында кин җәелеп китеп, бүген дә дәвам итә. Дөрес, бүгенге шигырь ул—тынычрак, уйчанрак, фикерлерәк, әмма туган телне югалту куркынычы яный башласа. И. Гыйләжев әйткәнчә. «Минем ике Ватаным юк!» дип аяусыз да булырга сәләтле ул. Тормышның тотрыксыхлыгы шагыйрьләрнең Идеал эзләвен көчәйтә булса кирәк. Өлкәнрәк буын шагыйрьләр, аерым алганда Ә. Баян, «экологик, алкоголик хәл»дән тенкәсе коргач. «Дөнья минем теләк белән Бармаганга үртәлеп: Шөкер, лимен, уйлый алам. Елый алам бит әле»,—дип белдерсә дә, эзләнүдән туктамады Татар шагыйре Идеалны үз халкынын күренекле, әмма күптән инде теге дөньяга күчкән шәхесләреннән, бигрәк тә йә язмыш, йә сәясәт тарафыннан рәнҗетелгән затлардан эзли башлады
Ә менә соңгы елларда сонет жанры активлашуны шагыйрьләрнең Европага омтылуы дип карарга кирәктер. Ш Мөдәррис. М. Хөсәен сонетларыннан сон Р Харис бу жанр үсешенә үз өлешен кертте. Билгеле, классик таләпләрне үзгәртеп Р Зәйдулланың да сонет жанры буенча тәҗрибәләре бар.
Татар шигъриятендә Көнчыгыш поэзиясенә мөрәҗәгать итү шулай ук үзенчәлек буларак каралырга мөмкин. Бу өлкәдә ин нәтиҗәле эшләгән авторларның берсе— Р Гаташ. Татар шагыйрьләре нигездә Көнчыгыш әдәбияты үрнәкләреннән газәл, робагый, касыйдә, кыйтга жанрларына мөрәҗәгать итәләр. Шулардан дүртьюллык тәмамланган робагый формалы шигырь сонгы елларда нык активлашты Татарнын «үз Гомәр Хәйямнәре» бар хәзер. Юкка гына Р. Фәйзуллин әле 1977 елда ук «Мәгънә—робагыйларда!..» дип язмагандыр Шагыйрьләр дүртьюллыклар язуда тәмам остарып җиттеләр, хәтта исемләп яза башладылар! Әмма һәр дүртьюллык робагый түгел икәнлеген истән чыгармыйк, язылганнарның һәрберсе робагый жанрына куелган классик таләпләргә җавап бирми, бигрәк тә алар робагый интонациясен биреп бетерә алмыИ. фәлсәфәсе дә еш кына фәкыйрьрәк килеп чыга. Бүгенге татар робагыйларына еш кына «артыгы белән» иҗтимагый яңгыраш китеп керә Бары
тик Р Гаташ кына фәлсәфи һәм гыйшкый янгырашны төгал саклап яза Анын робагыйларда фәнни һәм фәлсәфи эчтәлекне югары дәрәҗәлә саклавы турында галимә Р Ганиева бик тәфсилләп язып чыкты. Көнчыгыш шигьриятенен камил үрнәкләрен саклап яза торган шагыйрь Р Гаташ ижатына галим \ Миннегулов га «Газәл жанры һәм Гаташ ижаты». «Робагый жанры һәм Гаташ» исемле хезмәтләрен багышлады Башка күренекле шагыйрьләребез лә робагый жанрына еш морәжәгать итә Р Харис, үзснен робагыйларын туплап, «Шигырь язган каләм белән» җыентыгын өч телдә бастырып чыгарды Көнчыгыш әдәбияты нигезендә язу формасы шагыйрь М. Мирзанын да төп язу стиленә әверелеп бара, шулай ук Ф Тарханова Шәрыкнын матур үрнәкләрен бирә
Образлылык ягына да тел-теш тидермәслек, үзе кыска, үзе тыгыз фикерле шигырьне 3 Мансуров иҗатында очратырга була Анын шигырьләре компоншион яктан да төзек, ритмика саклана, укучы бер үк вакытта акыл эшчәнлегенә этәрә торган информация дә ала. Аларда сәясәт тә бар. киная дә. Лирик субъект бер караганда күптән таныш халык акылын гына җиткергән кебек тоела, әмма шигырь уйланырга мәжбүр итә. шагыйрь кулланган сүзләр яна мәгънәләре белән ачылып китә
Мондый язу стиле Р Фәйзуллиннын кайбер шигырьләрендә Р Харис. М Миры. Г. Морат. Р. Зәйдулла иҗатларында да ачык сизелә Аларнын язу стилен сатирик юнәлештәге ирония дип атау дөрес булыр кебек Мондый тор шигырьләрне һәркем кабул итә алмый, алар үз укучысын табарга тиеш Бу—аналитик шигърият Ирония шулай ук Р Миинуллинда күп. Әмма анда сатирик юнәлеш зур үсеш алмаган, бәлки чиста юмор белән бергә ирония катыш юмор өстенлек итә Шу на Р Миннуллин шигырьләрен укыганнан сон күнеллә җинеллек хисе кала Татар халкынын җорлык традицияләрен шулай ук Ш Галиен И Юзссв иҗатларында табарга була иде Р. Харисның «Чехов базары» поэмасы да юмор алымына корылган Шулай да. тулаем алганда, татар шигъриятенә юмор хисе җитенкерәми дигән фикер кала
Тагар шигъриятендә бүген тагын бер яна форма барлыкка килде Ул ла булса М. Мирзанын «Адәм баласы» исемле бишьюллык миниатюралары Миниатюра формасы татар шигърияте очен яналык түгел. Шамил Анак миниатюралары билгеле. Мирза миниатюралары аз сүзлелек, фикер тыгызлыгы, ачыклык, афористик янгыраш ягыннан Шәрык поэзиясенен кыска лирик шигыре булган кыйтганы хәтерләтсә лә. формасы белән ана туры килми «Адәм баласы»нла тупланган шигырьләр фикер поэзиясенен үзгә яшәү рәвеше булып, «яна татар танкасы» дип исемләнергә дәгъва итә Афористик фикернең чарланган формасы булган япон ланкаларын татар теленә Л Шагыйрьжан тәрҗемә иткән иде М Мирзанын яналыгы шуннан гыйбарәт ул япон ланкасына иярми, үзгә ритмик формалы бишьюллык шигырь яза Хәзер бу яна форма күренешенә исем уйлап табасы гына калды Бсрмоллык шигырьләр I Морат М Галисв иҗатларына да чит түгел Әдәбняг тарихында «һәрбер сү тиен үз тәхетен таба алган» М Галиевнен эсселары һәм шигырьләре ныклы урын алды
Хәзерге шигърияттә тәнкыйди-сатирик әдәбиятка карын торган пародия
эпиграммалар язучы Л Лсрон татарнын җор теллелеге традицияләрем тәтим ит . Шагыйрьнен лирик шигъриятнең башка жанрларына карый торган шигырьләре тә нечкә зәвык белән аерылып тора Бу жанрда Л. Лсрон үзе генә түгел. Р Миннуллин шигырьләре дә хосстссз көлүе белән укучынын игътибар үзәгендә кала бирә Мәҗүсиләргә хас тасвирлау алымнары булган Себер ханнары нәселе вәкиле Ш. Гаделша ижаты табигать турында мул миъяутп бирүе беМИ ПМрМ илаһилаштырылган табигатькә сусаса, анын шигырьләренә мөрәҗәгать итә ала Лирик геройнын үз тормышындагы мизгелләре хыяллары хакында сөйләвенә нигезләнеп, шәхси башлангычка өстенлек биргән, хисләрнең үсеп үтләрен торуына корыла торган, ин эмоциональ жанрлардан саналган күмел «ирикасы шигырьләрен нигездә яшьләр һәм хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында күрер... бу,.. Менә ф Мослнмондлан Гч-р мие.ы - Атхтәганп. «һык ТӘ «» М..ЫР 1-псәы Кышкы жнттәр к.1 р себереп йөр» күтен Атнага та га» икән «ант »ш» .'»»
карла ншит калган „шш. -Янар очен лә/хтән яткынын.,.. «... түнтәргән «нган фәрештәмен»,—дип белдер,ән Л Ятлармын мәхәббәт лирикасы да "".гаНтРНЫ жәлеп итә Л. Гыйбадуллина сүздән үзенә генә хас матур сурәтләр асып -Геннан
качып, йолдызлар да жиргә төште. Юлларында яктылыктан үргән келәм...»
Поэма жанры шулай ук игътибар сорый торган өлкә. Лирик яки эпик башлангычның роленә карап, поэмалар ике төргә бүленә. Беренчесендә хис- кичереш. мөнәсәбәтнең алга чыгуы, төп героинын лирик герой булуы өстенлек итә. Бу очракта классик мисал булып. Ф Кәримнен «Кынгыраулы яшел гармун»ы тора. Кызганыч, нәкъ менә лирик башлангычлы поэмалар бүгенге көндә язылмый, аларның урынын эпик башлангычлы поэма ала бара. Кайбер очракларда, шагыйрь жанрын поэма дип билгеләсә дә. әсәр жанрга куела торган классик таләпләргә жавап биреп бетерми. Соңгы елларда аерым кеше язмышыннан башлап, ил, халык тормышындагы вакыйгаларны яктырту, ижтимагый-сәяси, шәхес, милли проблемаларны күтәреп чыккан тарихи поэмалар саны арта бара Бу очракта Ә Рәшитнең «Сөембикә», «Колшәриф», Р Низаминын «Ике мөһажир», Р. Шәриповнын аерым әсәрләре. Р. Хариснын күпсанлы поэмаларын искә алып була. Бүген инде героик характердагы поэмалар арткы планга күчеп бара, фантастик эчтәлекле поэмалар да күренми. Укучы И Юзеев поэмаларын сагына башлады. Анын драматик поэмаларын алыштырырлык әсәрләр язылмый. Сонгы елларда ижат ителгән поэмалар илнен үткәндәге сәясәтенә, рәнҗетелгән аерым шәхесләргә бәйләп языла. Ф. Яруллин шулай халык тормышыннан берничә поэма язды.
Поэма жанры турында сөйләшкәндә Тукай темасын аерып чыгару дөрес булыр. Шигърияттә Тукай образын тудыру буенча зур эшләр эшләнә. И. Юзеевнен «Очты дөнья читлегеннән», Ә. Баянның «Каракош» шигъри трагедияләре. Р. Хариснын «Тукайнын мәхәббәт төшләре», М. Әгъләмнең «Тукайдан хатлар». Э Шәрифуллинанын «Без—Тукайлы» поэмалары, башка шагыйрьләрнең күпсанлы шигырьләре бу мираска өстәлеп кенә тора. Бу темага галим Т. Галиуллин жентекләп язып та чыкты.
Сонгы елларда әдәби җәмәгатьчелек игътибарын жәлеп итәрлек тагын бер поэма язылды. Ул—Л. Шагыйрьжаннын «Дөнья базары, яхуд яна Америка фаҗигасе». Әсәр нигезенә Нью-Йорктагы Сәүдә үзәген шартлату вакыйгасы салынган. Поэмада безне мөһим бер сорау «озатып бара» Ул да булса: «Нәрсәдән ул, диеп, террор чыга?» Поэманы язганда шагыйрь бик нечкә, деликат формадагы сәяси теманы күтәрә. Бу тема аерым сәясәтчеләр тарафыннан «ислам экстремизмы» дип аталган уйдырмага нигезләнә. Шагыйрә үзе үк поэманың нигезенә ялган сюжет һәм чын «уйдырма» салынуын билгеләп үтә. Халыкларны тетрәндергән 2001 елнын 11 сентябре вакыйгасының зур күләмле эпик әсәр жанры өчен «азык» булып та, поэма жанры кысаларында гына калуы сәбәпләрен хәзер халыкнын зур күләмле әсәрләрне укырга вакыты юклыгы белән бәйли ул.
Әсәрнең үзендә, чәчмә әсәр белән шигъри сөйләм мөмкинлекләрен берләштереп, яшәешнен дәвамлы хәрәкәтен чагыштырмача таррак планда күрсәтү аша. сурәтләү объекты итеп, дулкынландыргыч, киеренке вакыйгаларны, гыйбрәтле язмышлар бәйләнешен алу ягыннан кызыклы Р. Фәйзуллиннын «Сәйдәш». Ә. Рәшитнен «Мөхәммәдьяр» поэмалары язылды.
XXI йөз башы татар әдәбиятында Р. Хариснын «Исемсезләр» шигъри романы да тарихка кереп калыр Бер әдәбият та шигъри романнар күплеге белән мактана алмый. Әлеге жанр—әдәбиятның җитлеккәнлеген күрсәтә торган билгеләрнең берсе. С. Батталның «Чирмешән якларында» романыннан сон бездә «Исемсезләр* туды. Роман күпкырлы Россия империясенең таркалуы, сәясәтнең милләтләр тормышында китереп чыгарган үзгәрешләре, совет системасында формалашкан кешенең яңа тормышка яраклашуы, һәм, ниһаять, яна буынның яна тормышта үз урынын булдырырга тырышуы турында бу роман. Илкүләм вакыйгалар фонында татар милләте, анын да ин авырткан җире—чит җирләрдә аерылып калган бер вәкиле фажигасе турында бу роман. Дөрес, романда сурәтләнгән унлап исемсез геройнын барысы да—милли элита вәкилләре Ләкин «байлар да елаган кебек» аларнын да авырткан җирләре бар Әмма шагыйрь образы—чын татарныкы, үзебезнеке. Әдәбияты да «Тукайнын мәхәббәт төшләре»ндәгечә: «Гөп» эштән бушагач кына ижат итү безгә язган»,— булып чыга.
Сонгы егерме елда әдәбиятка дини мотивларның күпләп үтеп керүе күзәтелә башлады Шулай булмый да хәл юк, чөнки дин һәрвакыт әхлак, тәрбия коралы булып
килгән Бер караганда бу яңалык түгел Әдәбиятка дини тематиканы кайтаруны асылыбызга кайту дип карау дөрес. Әйтергә кирәк, язучылар әлеге максатны бик теләп тормышка ашыралар. Бүген инде дин. лен. иман турында язмаган автор чын миллилектән ерак торган кебек тоела. Шагыйрьләр бу турыда әйтеп кенә калмый, доньяны шаулатырлык, мәйданнарда сөйләнерлек, ә кайчак киләсе буын алдында гафу үтенеп акланырлык көчле шигырьләр тудыра башлады. Шул рәвешле, заманча шигырьләрдә, тәнре. тәкъдир. Коръән, пәйгамбәр, ходай, фәрештә, дога, бисмилла, кыйбла, иблис, шайтан сүхләренен активлашуы күзәтелә Хәтта азеге сүзләрнен ижтимагый-сәяси лирикада урын алуы да гайре табигый күренеш түгел. Күрәсен. «Ничә гасыр елый Йакуб халыкның йөрәгендә* дип әйтүе белән X Әюп хаклы булгандыр Анын ижаты башка татар шагыйрьләренекенә караганда да дини төшенчәләргә ифрат бай иде. Вакыт-вакыт азеге азым кирәгеннән артык та булып китә. Шагыйрьләрнең көнкүрештәге һәр гадәти күренешне сурәтләүдә дини тематикага мөрәҗәгать итүе кайчак сәеррәк тә тоела башлый Күнелгә. -базки әлеге күренеш казәм ияләренен халыкка рухи байлыкларны кире кайтарырга тырышуыдыр*, дигән уй килә башлый.
Бүгенге көндә һәр өч шагыйрьнен берсе шигырен Коръән сүразәреннән эпиграф куеп яза. рухи кыйммәтләр турында Корз>ән юлларыннан чыгып фикер әйтә Кешегә әхлакый ориентир рәвешендә шәригать кануннарын тәкъдим итү күзәтелә Шигырьдә Коръән аятьләрен актив куллану алымы Равил Рахман и иҗатында аеруча еш очрый. X. Әюп өчен дә шигырь язу. хисен рифмага салып, образ тудырып шигырь ижат итү чын гыйбадәт иде. чөнки анын күнеле. йөрәге, пәйгамбәр күне.зе сыман «күкләр белән тоташкан» булды. Биш кисәкле шигъри бәйләменен «Биш вакыт намаз» исеме белән аталуы монын ачык дәлиле иде
Дини тема янәшәсендә мифологиягә мөрәҗәгать итү дә ешая бара Мифологик образларны хәзерге дөнья җирлегенә күчереп утырту , аларга яна лөньяви сыйфатлар өстәп, постмодернистик дип аталган әсәрләр тудыру күзәтелә Бу өлкәдә бигрәк тә Р Харис (анын «Һарут белән Марут* сәяси поэмасы). 3 Маисуров («Хозыр галәй-һиссәламнс эзләү* сәяси поэмасы) аерылып тора Шигърияттә пәйгамбәр, фәрештә образлары артык еш очрый, шайтанга да кытлык юк Әмир Мәхмүдов хәтта «Пәйгамбәр» поэмасы янәшәсендә «Иблис* дип исемләнгәнен лә язлы
Тагар шигъриятендә баллада жанрына караган әсәрләр сирәк күренеш түгел Әгәр шагыйрьләрнең, үзләре үк «баллада* дип. әсәрнен жанрын алдан билгелән куюын да исәпкә алсак, күп тә булып китә. Бу жанрда «беренчелекне» А. ХАЗИМ үз ку лында тота. Анын хәтта «Кагык турында баллада*сына кадәр бар Әмма шагыйрьзәр кайчак балладада башка лиро-эпик төр әсәрләренә караганда каршылыкның үткенрәк булуы, һәм баллаланын сюжетка корылуын һәрвакытта да исәпкә алмыйлар Романтик, символик-аллегорик яссылыктагы балладалар язылмый, язылганнарынын да үзәгенә драматик, фантастик хәлләр, гадәттән тыш вакыйгалар салынмый Бу жанр турында фикер йөрткәндә. Зөлфәт. И Юэеев балладалары югарылыгындагы әсәрләр күрәсе килә.
Укучы, вакыт-вакыт ижтимагый лирикадан туеп. Г Афзал әйткәнчә. •Базарсәясәтен уташасын. БУ йөрәккә парие мон кирәк Табигатьне күреп ион габасын. Сәясәпхч \сә тал-тирәк*.—дип. пейзаж яки күнел лирикасы шигырьләрен укуга күчә Сонгы елларда лирик шигырьләрнең матур үрнәкләрен хатын кызлар иҗатыннан табарга була Дөрес «Ач. шигърият серләренне. Тылсымлы сүнәр өйрәт Утарымны җырга анам. Яшендәй сүнәр кирәк».-дип язган. С Сөләйманова, -Мин тормышка гашыйк».—ют белдергән Г Зөйнашевалар юк инде Әмма шигърият үсүдән туктамый ян-якка карамый, алга баруын дәвам изә -Ә шулай да-безнен бахет.-Бар бит әзе шагыйрәләр: Шагыйрьләр акыл өйрәтә. Шагыйрәләр-жан өрәләр-.-юш язган Р Җамал белән килешми буямый. Татар шигъриятендә шагыйрәләр аерым бер урын алып тора Алар, үзләрен сонгы елларда Тукай премияләре читләтеп үтсә дә. армый талмый ижат итәләр Ә «халык шагыйрәсе» дигән исем шигърият лексиконында бөтенләй юк әлегә Ә бит шагыйрәләребез сүзгә ТАЛӘПЧӘН карап, шигъриятне образлы гыйбарәләр белән баетуда ү« өлешләрен кертәләр, тәрбия, әхлак, милләт яшь буын язмышы очен борчылып язалар «Ел китабы* конкурсларында, бигрәк
тә балалар әдәбияты өлкәсендә, алар нәтиҗәлерәк эшлиләр, милли тәрбия бирүдә көчләрен кызганмыйлар. Шулардан Б. Рәхимова үз халкына «ятка бишмәт сырма» дип мөрәҗәгать итсә, «Тормышы проза булса да, үзе шигырьдән генә юрган» Н. Сафина: «Без әлегә хыялларны кочып. Канап юрган җиргә инәбез...»—дип яза. Ф. Тарханова өчен гомумән керә алмаган өлкә юк. Публицист та, галим дә, тарихчы да, сәяхәтнамә язучы да ул. «Гел башкача һәрбер ярату!» дип раслаган лирик шагыйрә Рифә Рахман «Истанбул мотивлары» һәм Төркиягә мәдхия укыган шигырьләреннән сон хикәя һәм публицистикага «күчеп бетте» Ә «Болытның да үз холкы бар» дип яза торган Э. Шәрифуллина ел да иң күп укыла торган китаплар авторы булып кала. Б. Рәхимова бик актив иҗат итә. Татар вакытлы матбугатында анын йә шигырьләр бәйләмен, йә үзе белән әңгәмә, йә теге яки бу китабына бәяләмә басылып кына тора. Үзе дә: «Әйдәп барам, шигырь сөй дип һәр адәмне. Шигыремнең башкодасы, мин яучысы. Үзем эзлим, үзем габам—сүз аучысы, Күнел төбен актаручы—сунарчысы»,—дип, авырлыкларны заманага сылтамый гына максатына ирешеп бара. Р. Вәлиева башка шагыйрьләрнең дә шигырьләрен укый ала торган яшь буын тәрбияләүдә көчен жәлләми, күпләр «ташлап качкан» патриотик лирикадан ваз кичми ижат итә. «Кыйбла якнын жиленә йөзен куйган» Г Бәйрәмова, «Мин—шагыйрә. Мин шигырьләр язам. Минем бакчам—шигъри түтәлләр. Мин орлыклар гына чәчә алам, Җыючылар булыр бүтәннәр»,—дигән К Булатова, «Бабичларны бирдек тыныч кына, җитмәгәе чират Еникигә» дип хафаланган А. Юнысова, «Шигърияттә мин утырган каз шикелле» дип белдергән Ф Гыйззәтуллиналар каләмен ташламый «Бер кешегә юк эчемдә каралык. Яхшылыктан китә җаным таралып» дип. Ш Жиһангирова шагыйрәләрнең уртак фикерен житкерә.
Гасырлар чигендә татар шигъриятенә бер төркем яшь авторлар килеп керде. Бу буын үзенең көченә, белеменә, талантына ышанып ижат итә. Соңгы елларда Язучылар союзында оештырылган төрле секцияләргә йөреп, югары уку йортларындагы әдәби берләшмәләрдә чарланып, «Казан утлары»нда Р. Гаташ ышыгында җылынып, «Сәләт» яшьләр лагеренда чыныккан әлеге яшьләр шигърияткә яңа сулыш өрә башладылар, бер-бер артлы китаплары да чыгып килә Иҗатларының башлангыч чорында әле алар нигездә мәхәббәт лирикасына карый торган шигырьләр ижат итәләр. Алар сафында «Татарлыгым—минем тарлыгыммы? Мамай ханнан калган ярлыгыммы? Татарлыгым—минем барлыгым» дип белдергән Г Вәлиева, шигырьләрендә ачык гражданлык лирикасы бәреп торган «Ахыргы каһарман кем иде?» сораулы Р Мөхәммәтшин, «Малевич квадратлы тәрәзәләре белән» И Миннуллина, «Милләтебез ихласмы?» соравына җавап эзләгән Л Шәех. «Алмалардай янып алсуланып, хөрмәләрдәй тулган күңелле» Л. Янсуар, «Саткын кышта өшеп, Әгъләм булып караган» Р. Салах, «Вакытсыз юлчыга кизәнеп, көрсенеп сукмакка үрелгән каеннары» белән Э. Һадиева һ.б. лар бара.
Сонгы елларда татар шигъриятендә фикер поэзиясе өстенлек итә кебек. Дөрес, шигырь фикерсез була алмый. Бу очракта без интеллектуаль шигъриятне әйтәбез. Акыллы шигырь язу күбәя. Мондый шигырьне кабул итү өчен укучынын тирән белемле булуы, эрудициясе кирәк. Вакыт-вакыт хәзерге шигырьне аклау өчен алдан кемнеңдер шәрехләп бирүе дә сорала кебек. Интертекст, шигырьгә заманчалык төсмерен биреп, укучынын акыл горизонтын киңәйтә. Ә менә андый әсәрләрнең хис дөньясына тәэсир итүе икеле Чөнки шигырь укучыларның барысы да югары филологик белемгә ия булмаска мөмкин бит
Форсаттан файдаланып, «шигырь—шагыйрь—укучы» бәйләнешен тәэмин итәргә алынган тәнкыйтьчеләргә дә игътибар кирәклеге сорала. Бу очракта без галим- язучы-тәнкыитьче Т. Галиуллин иҗатын күздә тотабыз. XX гасыр шигъриятен пропагандалау өлкәсендә аның хезмәтләрен тану һәм бәяләү кирәк
Йомгаклап әйткәндә, хәзерге татар шигърияте. Р. Вәлиев сүзләре белән әйткәндә. «Ил алдында олы бурычымны Түләрмен мин шигырь, җыр белән...» дигән максат куеп, заман укучысына заманча сурәт тудыра торган әсәрләр язып, Р Низами кебек «Мин елмаеп кына дөнья үзгәрерме?» ише сораулар куя-куя, хакыйкать эзләвен дәвам итә...