Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ПРОЗАСЫ: ЮГАЛТУЛАР ҺӘМ ТАБЫШЛАР


XX гасыр тарихка ижтимагый һәм икътисади тетрәнүләр чоры булып кереп калды Инде XXI гасырның да беренче унъеллыгы чигенә килеп җиттек, артка борылып, эшләнгән эшләрне—уңышларны һәм ялгышларны, туры юлны һәм читкә тайпылышларны билгеләргә, аларга тарихи яссылыкта бәя бирергә вакыт җитте булса кирәк Татар халкынын рухи байлыгын үзендә туплаган, ижтимагын вакыйгалар барышында ныклы калкан булып торган Татарстан Язучылар берлеге оешуга да җитмеш биш ел узган инде «Жаны-тәнс. рухы белән ИРЕКЛЕ булган язучыны ниндидер оешмага беркетеп куеп буламыни?»—дип гаҗәпләнә кайберәүләр Юк, беркетеп тә, бәйләп куеп та булмый Язучылар берлегендә әгъза булып тору партиягә керү кебек мәҗбүри түгел, әмма бик дәрәҗәле Киресенчә, беркайчан да таркалмас кебек тоелган дәһшәтле партияләр тузандай уалып, юкка чыккан заманда Татарстан Язучылар берлеге үзенен бердәмлеген, оешканлыгын саклап кала алды Бу бердәмлекне совет чоры белән генә дә анлатып бетереп булмый, чөнки ана кадәр дә шагыйрь-әдипләрне. сәнгать әһелләрен туплаган Шәрык клубы булган Гаҗәп түгелмени? Язучылар берлегендә властъ-погоннар да, сәяси кәнәфиләр дә өләшмиләр Димәк, әдип-шагыйрьләрне монда башка җепләр—күнел җепләре, мәсләктәшлек, фикердәшлек тартып китерә булса кирәк Сәясәт тозагына эләгү дә куркытмый аларны Слесарь-сантехниклар берлеге турында ишетелгәне юк бит әнә...
Язучылар берлеге тарихы—татар әдәбияты һәм әдәби теле тарихынын бер өлеше дисәк, ялгышмабыз. 1934 елнын шаулы җәй айларында «Без—берләштек'» дип аваз салган язучы-шагыйрьләрне гасыр дәвамында никадәр каршылык, авырлыклар, фажига-үлем сагалап торган Сизгәндер язучы күнеле, тик артка юл юк икәнен дә аклаганнардыр. Җитмеш биш елда ижат ителгән әсәрләрне кабат күз алдыннан үткәрсәң, я зучы күнеленен никадәр самими, ихлас булуына тан каласын «Кызыл чәчәкләр», «Тирән тамырлар» авторы Галимҗан Ибраһимовка. революцион рухлы •Ил кызы*. «Краском мәхәббәте». «Митинг* хикәяләрен язган Шамзы Усманонка. «Кара такта янында» хикәясе авторы Гомәр Толымбайга һәм башка бик күпләргә •революция дошманы»лигән ярлык тагылыр дип кем уйлаган’
Жи гмсш биш ел дәвамында ижат ителгән әсәрчәр. әлбәттә, жанр буенча да. идея тематика буенча да, сюжет-композиция буенча да аерылып тора Әдәбият белгечләре бу вакыт аралыгында ике этапны аерып күрсәтәләр I) 1940-60 сатар әдәбияты. 2) 1960-90 еллар әдәбияты Бүгенге көн әдәбияты (1990-2009) формалашты Әлбәттә, мондый бүленешнен нигезендә ижтимагый вакыйгалар ята. чөнки гел, тарих һәм әдәбият бер берсеннән аерылгысыз Шулай да XX гасырны, бигрәк тә шаукымлы революциядән сонгы елларны тулаем күз алдына китерү өчен анын башлангыч
чорын искә алмый мөмкин түгел.
XX гасырнын беренче чирегендә ижат итүче әдипләр сан ягыннан шактый булсалар да. нигездә күбрәк Габдулла Тукай. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов. Фатих Кәрими. Фатих Әмирхан иҗатлары өйрәнелә. Бу аңлашыла да. чөнки әлеге әдипләр—шушы чор татар әдәби телен формалаштырган, билгеле бер юнәлешкә салган язучыларыбыз. Революциядән сон проза мәйданына Кави Нәҗми. Шамил Усманов. Фәтхи Бурнаш килә. Галимҗан Ибраһимов иҗатын дәвам итә. сонрак Гадел Кутуй. Гомәр Толымбай. Афзал Шамовлар аякка баса. Бу—яна чор. яна әдәби телдә ижат итүчеләр чоры була. 1917 елдан сон татар әдәби теленен үсешенә йогынты ясаган шартлар: а) иҗтимагый-сәяси вакыйгаларның күп булуы, аларнын телдә сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарулары; б) бай әдәби традицияләрнең өзелүе. Шәрык йогынтысы кимү; в) рус теле һәм анын аша Европа телләренең татар теленә тәэсире көчәю; г) берничә тапкыр алфавит алыштырылу: д) дингә каршы көрәш башлану—боларның күбесе Татарстан Язучылар берлеге оешканчы яки ул оешкан елларда булган күренешләр Язучылар Гражданнар сугышыннан, ачлыктан соң тыныч тормышка ияләнергә дә өлгерми калалар—репрессия еллары, ә аннан соң тагы да дәһшәтлерәк вакыйга—Бөек Ватан сугышы башланып китә.
Боларны язуымның сәбәбе—бүгенге көн әдәбияты торышын аңларга теләү. 1985- 92 елларда без дә революция шаукымын кичердек. «Тыныч» узса да. тарихчылар бу елларны «иҗтимагый формация алышыну» дип билгеләделәр. 1991-94 елларда тормыш шәһәр халкын ачлык-ялангачлык белән сынады. Тарих кабатлана диләр бит. Әдәбиятта охшаш мотивлар, әдәби телдә охшаш чалымнар күренмиме? 1921 елда Һади Такташның «Жир уллары трагедиясе»ндә гәүдәләнгән мифологик образлар Нәбирә Гыйматдинова. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрендә кайтаваз булып яңгырамады микән? Ә узган шанлы тарихка мөрәҗәгать итү? Мәхмүд Галәүнен татарча оригиналлары югалган «Болганчык еллар». «Мөһаҗирләр» романнарының. Фазыл Туйкиннын 1812 елгы Ватан сугышына багышланган «Ватан каһарманнары». Болгар тарихын сурәтләгән «Сугышчы Сатыш әфәнде» пьесаларының 1917 елгы инкыйлабтан сон язылуы очраклы хәлдер, бәлки Мөсәгыйт Хәбибуллин. Рабит Батулла, Марат Әмирханов. Вахит Имамов. Флүс Латыйфи һ.б. язучыларның туксанынчы еллардан соң тарих төпкелләренә төшүләре ни белән аңлатыла? Рәсәйнен бүгенге сәясәтен күзәтеп, тоталитар режим башка кабатланмас дип әйтә алабызмы? Сораулар күп. җавап табу исә бик кыен...
Бөек Ватан сугышы еллары язучылар сафын юкка чыгара язды: утыз бер язучы, ягъни берлектә рәсми теркәлгән каләм ияләренең өчтән икесе яу кырында ятып калды. Мондый шартларда татар әдәбиятын тиз арада аякка бастыру мөмкин булмас эш кебек тоелса да. язучылар отряды сугыш елларында төрле фронтларда журналист булып эшләгән (1942 елдан башлап, фронтта уналты исемдә татарча газеталар чыга) һәм исән калган каләм тибрәтүчеләр хисабына тулылана. Шулай да. бу инде башка әдәбият, башка проза—башлыча үзешчән проза була. Галимҗан Ибраһимов. Фатих Кәрими прозасы дәрәҗәсенә житү өчен әле тагы дистәдән артык ел узуы кирәк Сугыштан сонгы беренче еллар чәчмә әсәрләренә конфликтсызлык, чын тормышны арттырып, матур буяуларга манып сурәтләү, ясалмалылык хас. «милләтчелек»кә (1944 елнын 9 август карары нигезендә асылда татар халкының тарихын яктыртуга киртә куела) каршы көрәш әсәрләрдә һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә ямьсез төс ала.
Шулай да. бүгенге көнгә кадәр укучыларны җәлеп иткән ин зур феномен—1960- 85 еллар прозасы Хрушев «җепшеклеге»ннән сон бик тиз арада яңадан идеологик кысаларга, каты цензурага дучар ителгән татар прозасын ил күләмендә танытуга ирешкән татар язучылары пәйда була: Гомәр Бәширов. Аяз Гыйләжев, Әмирхан Еники. Габдрахман Әпсәләмов. Фатих Хөсни. Гариф Ахунов. Нурихан Фәттах. Мөхәммәт Мәһдиев. Миргазиян Юныс. Ибраһим Гази. Гариф Гобәй. Мирсәй Әмир. Хисам Камал. Әхсән Баян. Атилла Расих. Рафаил Төхфәтуллин. Хәсән Сарьян. Мәхмүт Хәсәнов. Фәнис Яруллин. Сөббух Рафиков. Шәйхи Маннур. Газиз Мөхәммәтшин. Эдуард Касыймов. Ибраһим Сапахов, Ибраһим Нуруллин. Шамил Рәкыйпов. Мәгьсум Насыйбуллнн. Мәгъсум Хуҗин һ.б. һәр язучының иҗатына
аерым тукталмыйча, алар мөрәжәгать иткән темалар үсешенә игътибар итик. Әлбәттә, сугыштан сон беренче унъеллыкларда төп тема булып совет халкынын фронтта һәм тылла күрсәткән батырлыгын сурәтләү тора. Әле бу афәт китергән яралар төзәлмәгән; һәр йортта, һәр гаиләдә сугыш кырларында ятып калган, тылдагы авыр хезмәттән, ачлык-ялангачлыктан вафат булган якыннары өчен күз яше түгелә; сугыш турында Сталин режимы алып килгән мәгьлүмати бушлык яки сугышны берьяклы тасвирлау (совет солдатлары—батыр, акыллы, ә фашистлар—куркак, жүләр) хөкем сөрә; сугыштан исән-сау каитканнарнын тылдагы авыр хезмәтне тулы күзаллавы юк. Мондый шартларда язучылар, әлеге ак тапларны бетерү кирәклеген анлап. әмма иснзура кысаларыннан уза алмауларын чамалап эш итазәр. Гадәттә, бу темага язылган әсәрләрдә авторлар документальлеккә, вакыйгаларны тарихи нигехзәүгә омтылганнар. Сугыш, тыл һәм сугыштан сонгы авыр еллар турында Габдрахман Әпсәләмовнын. Нәби Дәүлинен. Рафаил Төхфәтуллиннын. Шамил Рәкыйповнын. Әхсән Баяннын. Самат Шакирнын. Хисам Камаловнын. Гомәр Бәшировнын. Аяз Гыйләжевнен. Нурихан Фәттахнын. Мөхәммәт Мәһдиевнен. Вакыйф Нуруллин һ.б повесть һәм романнары, очерклары язылды Шунысын әйтергә кирәк азеге тема 1975-80 елларда да актив эшләнә (Аяз Гыйләжевнен «Язгы кәрваннарлы. «Мәхәббәт һәм Нәфрәт гурында хикәя»се), хәтта бүгенге көн прозасында да күренгәләп аза (Зәки Зәйнуллиннын «Үрләргә карап». Габдулла Галиевнен «Кырык дүртнен буранлы кышы» әсәрләре). Боек Жинүнен 65 еллыгын каршылап язучылар бу темага янә әйләнеп кайтырлар дигән өмет бар.
Сугыш һәм тыл темасы тыныч тормыш еллары башлангач акрынлап тоныклана төшә, шул ук вакытта язучылар мөрәжәгать иткән башка темалар тармакланып, төрлеләнеп үсә башлый. 1960-85 еллар совет халкы очен гигант автотөэелешләр. нефть чыгару, чирәм җирләрне эшкәртү, магистраль юллар салу һәм шулар нәтиҗәсендә шәһәрләшү, авылдан киту еллары буларак билгеле. Әлбәттә, шул чордагы идеология әлеге вакыйгаларны партиягә кулай рәвештә яктырту бурычын ин беренче чиратта язучыларга йөкли. «Тормыш материалы» жыюөчсн махсус командировкалар, тү.зәүле ижат яллары бирелә. Бу күренешнең унай ягын да онытмаска кирәк: язучы һөнәре илдәге ин абруйлы, ин дәрәжәле һөнәрләрнең берсенә әйләнә, язучылар матди яктан да. социаль тәэмин ителеш ягыннан да дәүләт каигыртучанлыгын тоеп яшиләр, язу эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәләр
Мондый «кайгыртучанлык»нын тискәре ягы да билгеле: дәүләт үзе тәэмин игкән язучылардан тормыш төгәлсезлекләренә күз йомуларын, көнкүрешне партия идеологиясенә туры китереп сурәтләүне таләп итә. әсәрләр партия органнары 1арафыннан контрольгә (цензурага) алына һәм бары анын рөхсәте белән генә басыла «Яңа кеше» (совет кешесе) образын ачу өчен язучылар тарихи үткәннән алып автобиографик материалга кадәр мөрәжәгать итәләр Сугыш темасыннан сон янә калкып чыккан Гражданнар сугышы, колхозлашу вакыйгаларын сурәтләү һәм шунын барышында «яна кеше» барлыкка килү темасы Ибраһим Газинын «Онытылмас еллар»ы. Эдуард Касыймовнын «Гомер ике килми» повесте. Гариф Ахуновнын «Идел кызы* дилогиясе. Соббух Рафиковнын «Беренче яз» романы шушы чор кешеләрен сурәтли. Тарих төпкелләренә чумып, тагар халкынын узган данлы тарихын яктырткан бик «хәтәр» тема Нурихан Фәттахнын «Этил с>ы акл турур» романында ачыла. Әдипнен бу әсәре халкыбызның милли анын уятуда мөһим роль уйнады. Соңрак анын «Сызгыра торган уклар.ы. Мөсәгыйт Хәбибуллиннын «Кубрат хан» романы дөнья күрә Бу романнарда «рөхсәт ителгән тарих», ягъни Алтын Урда чорына кадәр булган вакыйгалар гына сурәтләнә, ә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры әле һаман ла партия тарафыннан «табу салынган* тсмалир булып кала бирә Гомәр Бәшировнын XX гасыр башы авыл тормышын тасвирлаган «Туганягым—ишел бишек* романы берүк вакытта 1960-80елларда популярлашып киткән автобиографик жанрга караган әсәр дә булып тора. Автобиографик повесть-роман нардан Мирсәй Әмирнең «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч». Фатих Хөсниисн «Минем тәрәзәләрем». Әмирхан Еникинен «Сонгы китап» һб әсәрләрне биографик романнардан Шәйхи Маннурның «Муса- романын. Гази Кашшафнын -М\са Җәлил*. Рафаэль Мостафиннын « Герой шагыйрь эзләре
буйлап» дигән хезмәтен һ.б. күрсәтеп була. Авыл кешеләренең рухи тормышы, әхлакый сыйфатлары Гомәр Бәшировнын «Җидегән чишмә». Аяз Гыйләҗевнен «Жомга көн кич белән». «Әтәч менгән читәнгә». Әхсән Баянның «Аязучан болытлы һава». «Тау ягы повесте»нда. Мөхәммәт Мәһдиев повестьларында сурәтләнә.
Авыл темасы белән беррәттән, шәһәр интеллигенциясе тормышы да тулы яктыртыла. Инженерлар һәм табиплар. укытучылар һәм галимнәр, сәнгать кешеләре үзгәрүчән тормыш вәзгыятенә куелып, совет кешесенә хас әхлакый ныклыкка имтихан тоталар. Габдрахман Әпсәләмовнын «Ак чәчәкләр». «Яшел яр» романнары. Аяз Гыйләжевнен «Урамнар артында яшел болын*. Мәдинә Маликованың «Шәфкать». Атилла Расихнын «Сынау». «Ике буйдак» һ.б. әсәрләре әнә шундыйлардан.
Ниһаять. 1960-85 еллар прозасында төп темаларнын берсе булып, нефть чыгару һәм шуңа бәйле эшчеләр тормышы темасы калкып чыга. Гариф Ахунов бу темага беренче булып мөрәжәгать итә һәм «Хәзинә». «Хуҗалар» романнарын яза. Шамил Бикчуриннын «Каты токым». Эдуард Касыймовнын «Томан аша*, «һаваларда тургай» һ.б. әсәрләре эшчеләр тормышын гына сурәтләп калмыйча, конфликт яссылыгында яна буынның иске фикерләүгә каршы көрәшен дә чагылдыралар
Бу чорда яшь буынны тәрбияләүгә, балаларга һәм яшүсмерләргә адресланган махсус әсәрләр язуга игътибар зур була. Шигърият белән чагыштырганда, бу уңайдан проза бераз калыша кебек, шулай да Абдулла Алиш традицияләрен дәвам иткән Кояш Тимбикова. Роза Мулланурова. Роза Хафизова. Рабит Батулла. Ләбибә Ихсанова. Әминә Бикчәнтәева. Адлер Тимергалиннын мажаралы повестьларын яшь укучы яратып кабул итә.
1970-75 еллардан башлап татар әдәбиятына яна. сугыштан сонгы тыныч тормышта туган яшь. талантлы язучылар килеп керә. Фаил Шәфигуллин. Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова. Әхәт Гаффар. Марсель Галиев. Фәрваз Миңнуллин. Рашат Низами. Мансур Вәлиев. Камил Кәримов. Ркаил Зәйдулла. Ләис Зөлкарнәй һ.б. классик әдипләр остазханәсендә каләм чарлаган язучылар буларак билгеле.
Шулай итеп, «үзгәртеп кору» чоры дип аталган вакытка килеп кергәндә, татар әдәбиятында тормышның бар даирәләре дә диярлек яктыртылып, укучы үзен кызыксындырган темага язылган әсәр уку мөмкинлегеннән файдалана ала иде.
1960-90 еллар прозасы турында сүз алып барганда. Әмирхан Еники. Фатих Хөсни. Мөхәммәт Мәһдиев. Аяз Гыйләжев һәм Нурихан Фәттахны гомуми агымнан аерып күрсәтми мөмкин түгел. Әлеге әдипләр татар «бишлеге» («баш йолдызы») буларак билгеле. Әмирхан ага—татар халкы тормышы эчендә кайнап, анын сагыш- борчуларын йөрәге аша үткәреп тасвирлаган һәм үзе исән чагында ук классик дәрәҗәсенә лаек булган әдип Язучы өчен сонгы нокта—анын соңгы сулышы. » дип язды Әмирхан Еники. Һәм шулай сонгы сулышкача ижат итте дә.
«Фатих Хөсни феномены» турында сүз йөрткәндә, иҗатның үтә дә үзенчалекле. билгеле бер романтик шартлылыкка нигезләнгән дөнья икәнлеген дә искә алырга кирәк була торгандыр. Күпме генә эзләнсәм дә. милли әдәбиятыбызда бу әдипкә якын торучы, дөньяга карашлары яисә ижаты белән аны хәтерләткән бүтән иҗатчыны таба алмадым».—Рифат Сверигиннын әлеге сүзләре Фатих Хөсни прозасына тулы бәя бирә кебек. Чыннан да, язучынын тормышка, киләчәккә күнел күтәренкелеге белән сугарылган, һәрберсенә тирән мәгънә салынган, алмаздай эшкәртелгән камил, җор телле, матур сурәтләргә бай хикәя һәм повестьлары татар прозасының үрнәгенә әйләнде. Шушы ук сүзләрне Мөхәммәт Мәһдиев һәм Нурихан Фәттах иҗаты турында да әйтергә булыр иде. әмма бу язучыларның әдәбиятта һәрберсенең үз юлы. үз биеклеге бар.
«Мин сугышны күрмәдем, шуңа күрә сугыш күренешләрен тасвирлау (бары ике тапкыр!) минем өчен жан газабы булды».—дип әйтә торган иде Мөхәммәт абый Анын персонажлары энәсеннән алып жебенә кадәр авыл җирлегендә яралган Әсәрләрендә хәтта авыл үзе дә башка төрле, көлке-мәзәкле. моң-сагышлы, якты, нурлы Мәһдиев авылы ул—ниндидер илаһи авыл, геройлары да илаһи гадиләр... Бүген без шул авылны сагынып яшибез. Мәһдиевне кабатлау түгел, хәтта аның язу
рәвешен аңлау да мөмкин булмаган эш кебек тоела. Язучынын батырлыгы татар гомумхалык сөйләме байлыгын әдәби тел югарылыгына күтәрү, аны зәркәннәрчә эшкәртеп, гади сөйләм сүзләреннән бизәк ясау Мондый кыю алымны татар әдәбиятында Мөхәммәт Мәһдиевтән башка беркем дә кабатлый алмалы
Нурихан Фәттах исә. киресенчә, үзе күрмәгән, катнашмаган, тарих төпкелләренә яшереш ән вакыйгаларны әдәби осталык белән дөньяга чыгаручы әдип Албуга, Тотыш. Аппак. Күрекле бикә. Тунгак алып кебек геройлар язмышы язучы фантазиясе белән генә барлыкка килгән дип кем әйтә алыр " Нурихан Фәттах безне аларнын барлыгына, кайчандыр яратып-сөешкәннәренә. бөек эшләр кылганнарына ышандыра ич! Әйе, бу—Нурихан Фәггахнын осталыгы, ышандыру көченә ия булган язучы I ы на укучыны үз артыннан ияртергә сәләтле. Ә монын өчен язучы гына түгел. Нурихан ага кебек, галим дә булырга кирәк.
Япь-яшь килеш хаксызга гормә-колония газапларын кичергән Аяз Гыиләжен прозасы тоталитар хакимлек белән аерым шәхеснен теләге-ихтыяры арасындагы каршылык тудырган драматик киеренкелек белән тулы Бу әсәрләргә психологик чынлык һәм форма камиллеге хас
Ижатка шактый сонлап тотынган Миргазиян Юнысның әдәбияттагы урыны да шушы асыл бишлек янәшәсендә дип бсләм. Миргазиян ага—беркадәр күләгәләрәк калып, дан-шөһрәт артыннан кумаган, әмма татар халкын башка халыклар, башка мәдәниятлар янәшәсендә кадерләп-сөеп, татар рухын сагынып ижат иткән, татар әдәбиятын яна сулыш, яна төсләр белән баеткан искиткеч талантлы әдип Анын «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» исемле повесте турында Мөхәммәт Мәһдиев бодай дип язды «Минем сонгы егерме биш ел эчендә бер генә тагар язучысынын да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр—Ә Еннкинсн «Әйтелмәгән васыят»еннән сон психологик прозанын яна баскычка күтәрелеше»
Габдрахман ага Әпсәләмовны искә алмасак, язмабыз төгәл булмас иде Иҗтимагый шартлар аның иҗатына кагылып үтсә дә. ул—татар прозасын СССР мәйданына чыгарган, «Роман-газета»да миллионлаган тираж белән рус телендә басылган язучыбыз. «Алтын йолдыз». «Мәнгелек кеше». «Ак чәчәкләр» романнары сугыштан сонгы буын өчен көтеп алынган, бер тында укылган әсәрләр булды
Инде әдәбият тарихына әйләнеп кайтыйк. «Үзгәртеп кору» чоры күпмедер дәрәҗәдә «Хрущев жепшеклеге»нә аваздаш һәм анын төп казанышларының берсе—сүз иреге булды Революцияләрне, репрессия һәм сугыш юлларын узган язучылар үзләре күреп-белгән вакыйгаларны башкача—тәнкыйди позициядән торып, документальлеккә нигезләнеп тасвирладылар Бу чор чын мәгънәсендә күтәрелеш чоры, татар интеллигенциясенең күңелендә узганга әрнү, киләчәккә омет уянган, хыяллар чәчәк аткан, ижат тантана иткән чор иде Әлеге елларда иҗат ителгән документаль проза үрнәкләре булып Әмирхан Еникинең «Сонгы китап». «Кояш баер алдыннан». Мөхәммәт Мәһдисвнен «Ачы тәҗрибә». Туфан Миннуллиннын «Утырып уйлар уйладым». Марсель Галиевнын «Догалы еллар». Ринат Мохәммәдисвнен «Утлы таба өстендә». Ибраһим Салаховнын «Колыма хикәяләре» һ.б. әсәрләрне күрсәтергә була Шул ук вакытта социалистик тормыш чынбарлыгының караңгы, фаҗигале, җинаятьчел яклары яшермичә, аяусыз тасвирланган әсәрләр язылды һәм үз укучысын тапты. Ая з Гыилажевнен «Балта кем кулында?», Ринаг Мохәммәдиевнен «Кенәри—читлек кошы». Талпзт Галиуллиннын •Тәүбә» (соңрак—«Сәет Сакманов» трилогиясе) әсәрләрендә геройларның фаҗигале язмышы иҗтимагый тормыш яссылыгында, «ялган социализм» нәтиҗәсе бх ларак сурәтләнә. Кайбер галимнәр мондый тор прозаны «негатив проза» дип атый Илея- проблематиканы дөрес билгеләгән очракта мондый гер әсәрләр укучы тарафыннан уңай кабул ителә, әмма тупаслык, рухи гариплек, гүбәнлек күренешләрен тасвирлау авторлардан зур осталык сорый
«Үзгәртеп кору» һәм аннан сонгы чорпз күзәтү барышында әдәбиятта публицистик алымнарның активлашуын искә алмый мөмкин түге 1 Бирелә нлкыпы матбугат битләрендә Ельцин реформаларыннан беркадәр «баш әйләнеп», зйфорнягә бирелеп язылган мәкаләләр турында сүз бармый Бу чорда сәнгатьчелек принципларына корылыр!.! тиешле әдәби әсәрләргә дә публицистик алымнар (иҗтимагый
вакыйгаларны анализлау, аларга автор мөнәсәбәтен белдерү һәм үз позициясен дәлилләү: халыкка мөрәжәгать итү; саннар, даталар һәм фамилияләрдән торган мәгыгүмати материал урнаштыру; риторик сораулар, эндәшләр, тойгылы жөмләләрне күп куллану һ.б.) килеп керә һәм нәтижәдә сәнгати сурәтләү какшый, һичшиксез, милли күтәрелеш уянган вакытта, халыкнын милли үзаңын үстерү өчен мондый алымнарны куллану үзен аклый, ләкин хәзерге чорда, ягъни халык һәртөрле өндәү- чакыруларга. вәгъдәләргә ышанычын жуйган бер дәвердә публицистик алымнар белән әдәби әсәрдә сак эш итү сорала. Чын публицистика исә үз юлын табып, алга бара: анын чын үрнәкләре Фәүзия Бәйрәмова. Айдар Хәлим. Равил Фәйзуллин. Зәки Зәйнуллин. Мәхмүт Әхмәтжанов. Рәфикъ Юныс. Шаһинур Мостафин. Рәшит Минһаж, Флера Низамова һ.б. мәкаләләрендә чагыла.
1990-2009 еллар прозасы әдәбият тарихында дулкынсыман сурәт барлыкка китерде. Аның үз тарихы бар һәм бу тарих әле дәвам итә. 1980-85 елларда беркадәр пассивлаша төшкән (бәлки, салмакланган, дип әйтергәдер) татар прозасы, милли күтәрелеш чорында жанланып. өскә омтылды, беркадәр вакыт шул халәтен саклап торгач, 2005 еллардан сон сүрелеп, кабат үз хәленә кайтып төште. Нигездә, әдәбият тарихы шундый дулкыннардан тора да инде: бу дулкыннарның озынлыгы-ешлыгы. тирбәлү амплитудасы иҗтимагый вакыйгаларга бәйле. Димәк, киләчәк татар прозасындагы жылы җилләр, яна дулкыннарга өмет саклана, һичшиксез саклана әле!
Дулкын күтәрелү чорын мин Фәүзия Бәйрәмова (фәнни-публицистик мәкаләләре, соңрак язылган «Кырык сырт». «Караболак» әсәрләре), Рабит Батулла («Сөембикә». «Кылдан нечкә, кылычтан үткен». «Яралы бүре»). Мөсәгыйт Хәбибуллин («Шайтан каласы». «Хан оныгы Хансөяр»). Айдар Хәлим («Татар вакыты»), Марат Әмирханов («Тояк эзе»), Вахит Имамов («Сәет батыр»), Флүс Латыйфи («Хыянәт»), Гурий Тавлин («Афәт»). Жәмит Рәхимев («Батырша») һ.б. язучыларның татар халкы дучар булган язмышка ачынып, әрнеп язган тарихи әсәрләреннән башлар идем. «Татар тарихы» темасының бу елларда активлашып китүе рус хакимияте тарафыннан «рөхсәт ителгән» сүз ирегенә бәйле. Совет елларында цензура кире каккан, «милләтчелек»тә гаепләнгән язучыларның әсәрләре дөнья күрде. Гаяз Исхакый мирасы илгә кайтарылды, Шиһабетдин Мәржани, Һади Атласи. Риза Фәхреддинов әсәрләре басылды. Милли күтәрелеш иң беренче чиратта «Без кемнәр, урыныбыз кайда?» соравына җавап эзли. Татар тарихынын татарча дәреслекләрдә янача бирелеше язучыларны да моңа кадәр сөйләргә ярамаган, яшерелгән тарихны сәнгати тасвирлауга этәрде. Әдипләр, нигездә, роман жанрында эшләделәр («Идел» журналында игълан ителгән «Тарихи хикәяләр конкурсы» тарихи хикәяләрнең дә матур үрнәкләрен бирде). Бүгенге көндә дә Марат ага Әмирханов укырга жинел булган, кызыклы, сәнгати яктан матур эшләнгән романнары белән татар укучыларын сөендерә.
1990-2009 елларда татар әдәбиятында чынбарлыктан читләштерелгән, мифик, виртуаль дөнья барлыкка килде. Ярымхыялый дөнья татар язучыларын XX йөз башында ук үзенә жәлеп иткән иде инде (Фатих Әмирхан. Һади Такташ. Мәжит Гафури әсәрләре). Нәбирә Гыйматдинова («Сихерче»), Фәүзия Бәйрәмова («Алыплар илендә»), Галимҗан Гыйльманов («Албастылар». «Оча торган кешеләр»), Марат Кәбиров («Сагындым, кайт инде». «Чиксез табут». «Хөрмәтле Мәет әфәнде». «Убырлар уянган чакта», «Параллель дөнья») һ.б. язучыларның әсәрләрендә әлеге хыялый дөньяда яшәүчеләр еш кына фани дөнья кешеләренә караганда яхшырак, кешелеклерәк, рухи гүзәлрәк итеп тасвирлана (тага1каЫгоу.сотда эленгәннәрдән каладыр, мөгаен). Бу—чынбарлык кануннары һәм ҖӘМГЫЯТЬТӘ барлыкка килгән ямьсез әхлакый сыйфатлар белән килешмәүнең бер төре. Әсәрләрнен күбесе повесть яки роман жанрында язылган. Ә традицион фантастика зур күләмле әсәрләр бирә алмый әле. бу төрдә ижат иткән Адлер Тимергалин. Радик Фәизов. Заһид Мәһмүди хикәяләр белән чикләнәләр. Татар яшүсмерләрен әдәбиятка тарту өчен татар телендә шундый махсус җыентык булдыру мөһим бурыч булып тора.
Сонгы елларда җәмгыятьтә авыл фаҗигасе үзенең коточкыч тизлеге белән ачык билгеләнеп килә, ләкин дәүләт башлыклары бу мәсьәләгә күз йомуларын дәвам итәләр. Язучылар арасында авыл фаҗигасе темасына беренчеләрдән булып
чан сугучы Набирә Гыйматдинова булды. .Идел, журналында басылып чыккан бер цикл хикәяләрендә ул авылда тамыр жәйган эчкечелекне, ялкаулыкны зина кылуны, яшьләрнен ометсез киләчәген, чарасымыгын күрсәтеп, игътибарны авыл мәсьәләләреңә жәлеп итәргә тырышты. Алай гына да түгел. .Идел* журналы коллективы тулаем (Ркаил Зәйдулла. Хәбир Ибраһим. Искәндәр Сираҗи. Йәгыйм Шаһи Һ.6.) һәр санда диярлек авыл проблемасын күтәрә. Фоат Садриевнык ■Ватаным Татарстан* газетасында ел башыннан даими басылып килгән .Авылдан хатлар» ииклы да шул ук темага жан авазы булып тора. Тик иларәчеләрнен генә колаклары томаланган, күхтәре йомык..
Кешеләрнен күнел дөньясы, эчке кичерешләре, әхлакый сыйфатлары язучыларны XXI гасырда да кызыксындыра. Бу темаларны гадәттә язучылар кечерәк күләмле хикәяләрдә ачарга омтылалар (Әхәт Гаффар. Фәнис Яруллин. Ркаил Зәйдулла. Рәмзия Габделхакова. Фәрит Яхин. Зөлфәт Хәким. Вакыйф Нуриев. Рашат Низамиев. Марсель Галиев. Нәбирә Гыйматдинова. Мәдинә Маликова. Ренат Гаффар. Марат Закир. Заһид Фәйзи. Равил Сабыр. Заһид Мәхмүди Рафис Гыйззәтуллин һ б ). шулай да зур күләмле әсәрләрдә дә рухи дөнья үсеше унышлы гына сурәтләнеп килде Кеше күнеленен әйләнә-тирәлек, иҗтимагый тәртипләр белән конфликты Рафаэль Сибатнын «Ялгызак*. Зиннур Хөсниярнын «Терсәк сугышы* «Эттән туган». Фоат Садриевнмн «Бәхетсезләр бәхете». Камил Кәримовнын «Сакау күке». Мансур Вәлиевнен «Идел яры». Фирүзә Жамалетдинованын «Догалы корт*. Рәфкать Кәраминен «Олы юл да сикәлтәле» повесть һәм романнарында чагыла
Татар детектив әсәрләренен дә үз тарихы бар Соңгы чорда «детектив реализм» термины кулланышка керде һәм җәмгыятьтә булган җинаятьчелек күренешләрен тасвирлап язган әсәрләрне шушы жанр кысасында карыйлар Әлбәттә, классик детектив күренешне тасвирлап кына калмый, жинаятьнен фаш ителүе белән бергә, эзәрлекләнеп, ана рәсми җәза бирелү процессын да ачарга тиеш Мәгьсум Насыйбуллин. Мәгьсум Хужин. Равил Хажиев юлын дәвам итү—киләчәк эше Әлегә татар детективы Мәдинә Маликова. Тәлгат Галиуллин әсәрләре белән тулыланып килә.
Эзотерика. фәлсәфи уйланулар әдипләрнең күбесендә күренеп китә, шулай да укучылар Солтан Шәмсине эзотерик, Рашат Низамины фәлсәфи юнәлештә язучы буларак истә калдырды Туфан Миннуллиннын «Кызыл тышлы дәфтәр». «Утырып уйлар уйладым» җыентыкларында күтәрелгән мәсьәләләр дә укучыны битараф калдырмады. Яшүсмерләр, яшьләргә багышлап язылган әсәрләрнен матур үрнәкләре Камил Кәримов. Фәрит Яхин. Рашат Низами иҗатларында чагыла
Бер үк вакытта поэзия һәм прозада иҗат иткән язучыларыбыз да шактый күп. Аларнын күбесе югарыда телгә алынды инде Бу—Фәнис Яруллин. Айлар Хәлим. Марсель Галиев. Нияз Акмал, Ркаил Зәйдулла. Наис Гамбәр. Зөлфәт Хәким. Эльмира Шәрифуллина, Әхсән Баян. Рашат Низами. Ләис Зөлкарнәй һ б
Татар тәрҗемәчеләренең актив эшләве аерым игътибар сорый Тәрҗемә эше XX гасырда беркайчан да туктап тормаган, һәр чорнын үзенен атаклы тәрҗемәчеләре бар (Кыям Минлсбаен. Яхъя Халитон. Рәис Даутов. Лирон Хәмидуллин. Мәҗит Рафиков. Роза Кожевникова. Солтан Шәмси һ б ) 2007 елда татар проза осталарынын Зомәррә Халитовл. Лилия Газизова. Гәүһәр Хәсәнова. Фәридә Ситдикова. Мансур Сафнн. Наил Ишмөхәммәтов. Фая» Фәизов. Булат Хәмидуллин һ б тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләре «Соврсмснная татарская проза» җыентыгында дөнья күрде
Юмор-сатира прозасы да терелеп килә Ләбиб Лерон. Фәнзаман Багтал. Алмаз Хәмзин. Марсель Галисвларнын сонг ы елларда чыккан юмор китаплары шул хакта сөйли.
Ниһаять, проза тәнкыйтьчеләре, әдәбият галимнәре турында да аерып әйтергә кирәк Рнф.п Сверигин. Фоат Галимуллнн, Тәлгат Галиуллин Нхрмохэммәт Хисамов. Флүн Мусин. Фәриг Хатыйпов. Хатыйп МИННСГҮЮВ. Дания Заһилуллина. Фатих Урманчсев. Резеда Ганиена. Назыйм Ханзафарон. Әлфәт Закнржанов. Таһир Гыйлаҗен. Нурфия Юсупове һ б прозага жснтсклс анали з ясауга һәм анын теориясен үстерүгә керткән өлешләре шактый зур
Бүгенге көн татар прозасының торышы әнә шундый. Күргәнебезчә, темалар ягыннан кытлык юк. Жанрлар буенча да артык зур проблемалар күренми, күп санлы роман-повестьлар языла тора, һәрберсе диярлек үз укучысын таба. Хикәя жанры исә чәчмә әсәрләр арасында иң тотрыклы, сыйфат ягыннан да алга киткән төрләрнең берсе булып кала. Шулай да татар прозасының бүгенге торышы укучыны канәгатьләндерми. «Проза сүлпәнләнде, ярлыланды» дигән фикер ишетергә туры килә. Шактый күп әсәрләргә анализ ясаганнан сон. сонгы елларда басылган проза әсәрләрен 1960-80 еллар прозасы белән чагыштыру нәтижәсендә хәзерге прозанын өч кимчелеген аерып чыгару мөмкин дип саныйбыз: 1. Әдәби эшләнеш кимчелеге: а) идеянең дөрес куелмавы; б) композицион яктан әсәр өлешләренең укучыга дөрес тәкъдим ителмәве. 2. Тел матурлыгы югалу: а) хәрәкәт өстенлек итү; б) сурәтләү җитешмәү; в) татар әдәби тел үзенчәлекләрен дөрес кулланмау; 3 Цензураны (яхшы мәгънәсендә!) алыштыра алырдай әдәби һәм әдәби тел тәнкыйте булмау. Нәрсәдә чагыла соң бу кимчелекләр?
Соңгы елларда татар язучыларының күбесе, реализм тарафдарлары буларак, чын тормыш дөреслеген чагылдырган әсәрләр язу белән мавыгып алдылар. Бу исә еш кына идеянең ачык билгеләнмәвенә, әсәрдә берьюлы берничә идея тәкъдим ителүгә яисә автор үзе әйтергә теләгән фикернең әсәрдә нәкъ киресе раслануга китерде.
Мәсәлән, искиткеч мавыктыргыч композицияле, сыгылма матур телле «Сонгы намаз» әсәренең идеясенә игътибар итик. Әсәр турында матбугатта да язмалар шактый күп булды, нигездә, унай фикерләр яңгырады. Бу әсәрдә Мәрьямбану исемле дөньяви фәннәр укытучысының дингә килү юлы тасвирлана. Төп герой авырлыклар аша үтә. хыянәт газабын кичерә, тормышта үзенен урынын табу өчен көрәшә. Әйе. хәзерге заманда дин юлы бик четерекле, геройга төрле каршылыклар, якыннарынын кабул итмәве, аңлашылмаучылык белән очрашырга туры килә. Укучы моны бик яхшы күреп тора. Димәк, әгәр кеше мондый кыенлыклар аша узарга үзендә теләк, көч һәм тәвәккәллек таба икән, анын киләчәге якты, матур, өметле булачак. Тик укучыны ни көтә сон? Дин юлыннан киткән Мәрьямбануны ире ташлап китә, алай гына да түгел, күрше фатирда яшәүче динсез хатын янына күчә; бердәнбер улы. дин юлыннан китеп, һәлак була; улынын сөйгән кызы (яулык япкан, намазга баскан кыз) тилеләр хастаханәсендә интегә; соңыннан Мәрьямбану үзе дә чечен исламчыларының үч алу корбаны булып, шартлау вакытында үлә. «Дин котылгысыз рәвештә һәлакәткә илтә» дигән идея килеп чыга түгелме сон монда? Әллә автор берәр төрле эксперимент-фәлән үткәрәме? Әллә бу ижат алымы реализм белән бәйлеме? Шулай да әсәр гыйбрәт мисалында тәрбия бирергә тиеш бит. Кайбер муллаларның илле сум сәдаканы азсынып, йөз чытуын күреп торган хәзерге заман укучысын геройга ак кием кидереп, йөзендә нур уйнатып кына дингә тарту, ай-һай, мөмкин микән... Җитмәсә, автор шулкадәр матур әдәби тел белән яза ки. Мәрьям ананың шәһит киткән улы өчен сызланулары йөрәкләрне шулкадәр тетрәтә, әсәр азагында «геройнын бу авырлыкларны күрүе ни өчен кирәк булды соң?» дигән сорау тумый калмый...
Мондый әсәрләр татар прозасында берәү генә түгел. Тарихи романнарнын күбесендә төп герой һәлак була, җиңелә. Тарихи әсәр нинди максат белән языла соң? Укучыга тарихтан мәгълүмат бирү өченме, әллә шул тарихка мөнәсәбәт формалаштыру өченме? Елганын ике яры, кылычның ике ягы булган кебек, монда да укучыда төрле фикер уянырга мөмкин «Никадәр генә көрәшсән дә. барыбер жинеләсен: шулай булган, шулай булачак»—бусы беренче һәм ин хәтәр ягы. «Татар халкы нинди авыр газапларга түзгән, алга таба үзебезне якларга кирәк»— бусы икенче, ләкин әсәрләрдә бик көчсез бирелгән ягы. Татар укучыпарыннан кайсысының үзен мескен, җиңелгән хәлдә күрәсе килсен? Әлбәттә, тарихи дөреслек бар. Документальлеккә нигезләнгән очракта да. аерым герой язмышында киләчәккә өмет чагылмаса. укучы күңелендә бушлык барлыкка килә. «Әдәбият ул—корал» дип тикмәгә генә әйтмибез ич...
Татар әдәбиятында үзенчәлекле композициягә корылган әсәрләр шактый. Татар укучысы яратып укыган әсәрләрдә көтелмәгәнлек һәм фаҗигалелек принцибы
сюжет коруда топ көчләрнен берсенә әйләнде Сюжет ул—герой башлаган көрәш Төп герой алдына куелган дилемма-каршылык кризис-конфликтка әйләнеп, ул хәл ителгәнчегә кадәр булган көрәш Кайбер очракта авторлар (бигрәк тә шәхси тормыш материалларына нигехтәнеп язучы яисә шәхси тормышларын тасвирлаучы авторлар) бу турыда онытып җибәрәләр һәм герой көрәшенә бернинди мөнәсәбәте булмаган вакыйгаларны сурәтлиләр-' Әлбәттә, алар автор йөрәгенә бик якын, бик кадерле, язучы бу күренешләрне шулкадәр яратып, матур тел белән тасвирлый тасвирлавын, тик... Укучы вакыйгаларнын артык булуын сизеп аза
Сюжет, композиция һәм тел Вакыйгатарны тасвирлауда игътибар җитмәгән күренеш—ни гаҗәп!—фигыльләрнең кулланылышы Әйтик, вакыйгалар бер-бер артлы бара, көтелмәгәнлек, кискенлек юк. язучылар—ды кушымчаты категорик үткән заман фигыль формасы кулланалар (торды, юынды, ашады, киенде китте һ б ) Фигыльнең бу шәкеле үткәндә һичшиксез булган эш-хәлләрне катгыйлык белән белдерә Әгәр ярты бит дәвамында һәр жөмлә—ды фигыленә тәмамланса, эпиклыкка корылган тасвир югала, тел аһәне лә бозыла Ә конфликтны, кульминацияне яисә кискен вәзгыятьне тасвирлаганда, әлеге форманы еш куллану үзен аклый кушымчада яшеренгән катгыйлык мәгънәсе калкып чыга Кабатланып килгән кушымчаларның кирәкмәгән урынла ритм барлыкка китерүеннән җөмләләрне озайту, кинәйтелгән иярчен кисәкләр, иярчен җөмләләр кушып җибәрү юлы белән котылып була. Татар телендә фигыльнең тугыз заман формасы һәм аларнын тагы бик күп өстәмә мәгънәләре бар ич әле! Заман шәкелләрен аралаштырып куллану чәчмә әсәрләрнең төп сыйфатын—эпиклыкны тәэмин итә.
Диалогларның бирелеше дә кайбер очракларда канәгатьсезлек хисе уята. Һәр репликаны «диде, дип, дип әйтте, дип сорады» сүзләренә тәмамлау шулай ук текегнын тел матурлыгын боза. Бу яктан чит ил язучысы Джоан К Ролинг әсәрләре үрнәк булырлык барлык репликалар да диярлек геройнын хәрәкәтен тасвирлаган сүзләр белән бетә Бу—табигый, чөнки кешенен сөйләме һәрвакыт кул. гәүдә хәрәкәтләре, мимика ярдәмендә тулыландыра һәм аларны күрсәтү геройнын холык- фигылсн, шәхси сыйфатларын ачарга ла. интонациясен бирергә лә ярдәм итә
Кызганычка каршы, бүгенге көн проза әсәрләрендә автор сөйләменнән башка оештырылган диалоглар күбәйде Зур күләмдә (кайбер әсәрләрдә берәр бит тоташ репликалар бирелә) мондый төрдәге диалоглар үзен акламый, чөнки чәчмә әсәр эпиклыгын югалта һәм драматургия жанрына якыная Хәтта әсәрләренә җанлылык, халыкчанлык өстәү өчен кара-каршы сөйләшүне бик яратып кулланган М. Мәһдиевтә дә андый диалоглар юк
Персонаж һәм автор сөйләме турында сүз барганда, берничә үзенчәлеккә кыскача тукталасы килә: 1) персонаж сөйләмендә диалекталь сүзләр кулланылырга хаклы, чөнки алар образ турында мәгълүмат бирәләр Автор сөйләмендә диалекталь сүзләр һәм бигрәк тә диалекталь морфологик формалар бик сирәк очракта—әдәби телдә аларга тәңгәл сүзләр (эквивалентлар) булмаган очракта гына кулланылырга мөмкин Бүгенге көн татар прозасында исә әдәби телгә диалекталь һөҗүм бара.
2) автор сөйләмендә алынмалар әдәби телдә шул ук мәгънәдәге сүз бу гмаганда гына кулланыла алалар, әгәр гелнен үз сүзе булса, алынманын кирәге юк Бер тел алынмасын икенче тел алынмасы белән алыштыру телнен ясалмалыгына китерә.
3) әдәби гел тупас, фамильяр сүзләрдән, гади сөйләм, сүгенү элементларыннан азат булырга тиеш!; 4) җөмләдә сүгләрнсн туры тәртибе лирик хикәяләүдә, тойгылы сөйләмдә һәм персонаж сөйләмендә генә үзгәрергә мөмкин Калган очракта автор сөйләме сүзләрнең туры тәртибенә нигезләнә
Татар прозасында сүз бизәкләре куллану атымы бөтенләй югалып бара Югыйсә һәр язучы белеп тора: «Бүген кон матур» дип әйтүгә караганда аны сурәтләп бирү укучыга ныграк тәэсир игә Авторлар төсләрне күрә белми, әдәбияттан рәссамнар юкка чыкты Кеше күңеле дөньяны хискә бәйле рәвештә кабул итә әгәр анын күнеле сулкылдап әрни икән, ул яз матурлыгын күрә алмый, әгәр герой күнелендә
< Галчәчок Галиена. Зифа Кадыйрәмның повестьларында УКУЧЫНЫ Н.»КЪ чегы котелмогонлгк принцибы жолеп ит.»
1 Рәфкать Карам* °лы Ю-1 м ‘икәлтвле
шатлык мәтәлчек атса, тоташ янгырлы көзнен соры көне дә анын өчен елнын ин матур вакытына әйләнә. Язучылар дөньяны кабул итү үзенчәлеген сурәтләүдән баш тарталар: алар өчен хәрәкәт мөһим. Ә бу, үз чиратында, сүз-сурәтнен ярлылануына китерә...
Әдәбияттагы унай, алдынгы күренешләр турында да әйтәсе килә. Бүгенге көн прозасында яңа алымнарның берсе—«кадрлы сурәтләү». Икенче төрле аны «клип рәвешендә тасвирлау», «интермедиать сыйфатлы сюжет» дип тә атыйлар. Әсәрдә вакыйгалар, клиптагы кебек, бер-берсен еш алыштырып бара һәм үзенчәлекле тасвир барлыкка килә. Асылда бу форма әдәбиятта күптән кулланыла инде («Мен дә бер кичә»не искә төшерү дә житә), хәзерге чорда бары тик әлеге «кадр»ларны еш алыштыру гына күзәтелә. Мондый алым белән язылган әсәрләрдә гадәттә кискен конфликт күренми, үзара аз бәйләнгән, ләкин бер жеп-сюжетка тезелгән вакыйгалар персонажларның холык-фигылен ачарга ярдәм итәләр. Мәсәлән, «Догалы корт* повестенда төп вакыйгалар Илгизә тирәсендә куера, алар кызнын, анын әбисенең үткәненнән картиналар белән киселәләр, еш кына башка язмышлар килеп керә Автор картиналар белән оста эш итә: читтәге (перипетиядәге) вакыйгалар төп сюжет линиясенә табигый рәвештә ялганып, аны тулыландырырга ярдәм итәләр.
Композицион өлешләрне ялгауда авторнын тәҗрибәсе, осталыгы зур роль уйный Вакыйгалар тарихи вакыт буенча төрле сызыкка урнаштырылса да, бердән, логик эзлеклелек сакланырга тиеш; икенчедән, мондый бүленеш укучынын кызыксынуын арттыру максатында кулланыла ала. Бу яктан «Сонгы намаз» әсәре бик уңышлы корылган: бүлек ахырында автор киләчәктә булачак вакыйгалар турында искәртү юлы белән игътибарны җәлеп итә: «Әмма бу көрәшнен инде ахыры якынлашып килүен, үзенең бик тиздән тереләй утта янасын Фабарисов әле белми иде.. », «Әмма үзе өчен бу төннең сонгы төн икәнен ул әле белми иде .» һ.б.
«Сурәтләү ярлыланды» дип әйтсәк тә. матур, сыгылмалы тел белән ижат иткән язучыларыбыз барлыгын да онытмаска кирәк. Аларнын күбесе классик язучылар остазханәсендә тәрбияләнгәннәр, алар белән аралашып, әсәр язу сәнгатен үзләштергән осталар. Фәүзия Бәйрәмова, Марат Әмирханов. Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Мансур Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Фирүзә Жамалетдинова, Рәмзия Габделхакова әсәрләрендә классик татар әдәби теле үз югарылыгын саклап килә.
«Әдәбиятнын киләчәге—яшьләр кулында» дип кабатларга яратсак та, прозага киләчәк яшьләр әлегә Галижәнап Шигърият куенында иркәләнә Күпмедер вакыттан сон шигырь галәмендә сүз-сурәт бизәкләрен отып алганнарнын кайберләре хикәя яза башлар, беренче повестьлары дөнья күрер һәм... классик әдәби телебез балкып, яңадан кабынып, очкыннарын йолдызларга үрләтер. Әлбәттә, киләчәк шигъриятен Ленар Шәехтән, Йолдыз Миннуллинадан, Лилия Гыйбадуллинадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел, ә менә Гөлнара Сибгатова, Лилия Закири, Айдар Жамалиевларны мин нигәдер проза дөньясына юл алырлар дип өметләнәм. Рифат Салаховны булачак детектив остасы итеп күрәсе килә. Әлегә проза мәйданына курыкмыйча бил алышырга чыккан һәм берүзе күпләргә каршы торырлык Рөстәм Галиуллиныбыз бар, Айсылу Имамиева, Эльвира Кәлимуллина. Зөһрә Мостафина кебек кызлар-йолдызларыбыз баш калкыта...
Яшьләр килә, димәк—яна дулкын килә!