ШУК ХАТИРӘЛӘР
Бик кыска доклад
Мөхәммәт Гали абый ачык чырайлы, сизгер күнелле. кеше хазенә керә белүче яэучыларнын берсе иде Кайчак ул, унайсызрак хәлдә казган минутларда, нәрсә әйтергә белмичә, аптырый, басар урынын таба алмый, гадәтенчә, ике кулы белән чалбарын күтәргәләп куя. кызара, ояла иде Замандашларымнан ояла, кызара белмәүче кайберәүләрне күз алдымда тотып, мин анын бу үзенчәлеген ин матур сыйфатларыннан берсе итеп санар идем
Боек Ватан сугышы елларында аны Татарстан Язучылары Союзы янындагы профсоюз месткомынын рәисе итеп сайлаганнар Тылда казган иптәшләрнен сөйләүләренә караганда. Мөхәммәт абый бу эшне яратып, бөтен көчен биреп эшләгән Ана шундый авыр, җаваплы елларда рәис булып эшләве ансат булмагандыр дип уйлыйм. Эш күп. ярдәмчеләр аз. Кулына корал тотарлык яэучыларнын барысы да диярлек фронтта, сугышта Кайберләре инде каты сугышларда батырларча һәлак булган Гаиләләренең, бала-чагаларынын хәлләре авыр Кыш кергән, ягарга утыннары юк. Кайберләренсн пальтолары, аяк киемнәре б>1 матдилыктан балалары мәктәпкә йөри алмый, һәм башка, һәм башка шунын кебек мохтаҗлыклар Боларнын барысы турында да местком кайгыртырга, ул ярдәм итәргә тиеш
Шунын өстенә, сугышнын беренче елында немец фашистлары тарафыннан оккупацияләнгән көнбатыш өлкәләрдән, Мәскәүдән эвакуацияләнгән язучылар һәм аларнын гаиләләре Казанга өзлексез килә торалар Татарстан Язучылар союзы бүлмәләре. Г. Тукай исемендәге клуб. Матбугат йортынын коридорлары, баскычлары, кеше аягы басып торырлык бөтен урын язучылар, аларнын гаиләзәре. әйберләре, чемоданнары, алып килергә мөмкин булган урын җирләре һәм башка шунын кебек нәрсәләр белән тулган Бу язучыларны фатирларга урнаштырырга, алар турында кайгыртырга кирәк Бу да Союз идарәсе белән берлектә местком өстендә Мөхәммәт абый бу эш белән йөри, йөгерә
1946 елны, көз айларынын берсендә, исән калган язучыларыбыз Совет Армиясе сафыннан кайтып беткәннән сон. месткомнын отчет һәм сайлау җыелышы булды Җыелышта кеше күп иде Армия сафыннан янарак кайткан иптәшләрнен күбесе чәрби киемнән Кайберләре орденнарын, медальләрен дә тагып килгәннәр
Месткомнын отчет докладын Мөхәммәт абый ясады Доклад өчен регламент билгеләнгән илеме, юкмы-анысын хәтерләмим Әмма шунысы бик ачык хәтердә гомеремдә минем беркайчан да әле бу кадәр кыска, бу кадәр аз сүзле докладны тыңлаганым юк иле Ул күпме дәвам иткәндер—өч минутмы, бишме, әллә атты жндс минутмы? Белмим, ул кддәр үк булдымы икән'* Булмагандыр Һәрхәлдә, бик кыска
• Беренче тапкыр басыла
булды. Хәрефкә-хәреф туры китереп булмаса да, кыскача, йомгак ясап әйткәндә, анын эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде.
—Безне 1941 елнын фәлән аенда, фәлән көнендә сайладылар,—дип башлады ул докладын.— Без бөтен көчебезне биреп эшләдек. Көн димәдек, төн димәдек, йөгердек, хәтта кайчак өйгә кайтып кунарга да туры килми иде Бигрәк тә эвакуация белән килүче язучыларны каршылаганда шулай булды. Кыскасы, Казанга килүче язучыларны каршыладык, фатирларга урнаштырдык, китүчеләрне озатып калдык, үлгәннәрен күмдек. Без узган биш ел эчендә көчебездән килгән кадәр солдаткаларның да күңелләрен табарга тырыштык. Җыйнаулашып бармасак та, һәрвакыт диярлек яннарына аерым-аерым барып, күңелләрен табып кайта идек. Бездән бик мәмнүн булып калалар иде. Шаять, алар безнең тырышлыгыбызны онытмаслар.
М. Галинең сүзе шуның белән тәмамланды. Аннары фикер алышулар башланды. Беренче булып Абдулла Әхмәт сүз алды. Ул әле моннан бер атна элек кенә Армия сафыннан кайткан, погоннарын да салып өлгермәгән, ордены белән медальләре дә түшендә. Күнеле күтәренке Хәер, болай да тиктормас жан иде ул. Теленә шайтан төкергән иде анын. Бер генә түгел, берничә шайтан төкергән булса кирәк, чөнки ул, берәр кызыграк фикерне яисә сүзне тотып алып, аны шундук шаяртуга бора, мәзәкли, нинди дә булса берәр кызык уйлап чыгарырга ярата иде. Ләкин бу юлы ул сүзне бик житди төс белән башлады:
—Докладын бик ошады, Мөхәммәт абый,—диде,—бик эчтәлекле булды. Без фронтларда дошман белән сугышып йөргәндә күп эшләр башкаргансыз икән. Монын өчен сезгә бик зур рәхмәт! Тырышкансыз, көчегезне кызганмагансыз..
Мөхәммәт абый бу мактау сүзләреннән канәгать иде, күрәсен, әлеге иптәшнең сүзен ачык йөз белән жөпләштергәләп торды:
—Кулдан килгәнчә тырыштык инде, син...кем... Тырышмыйча... Еллары нинди иде бит аның...
—Хатыннарыбызнын да күңелләрен тапкалап торгансыз икән.
—Тапмыйча бит. Без тапмагач, кем тапсын аны? Барыгыз да фронтта...—диде Мөхәммәт абый, юморист егетнең тел төбе кая барганын сизмичә
—Бурычыгызны бик яхшы үтәгәнсез, ахры. Хатыннарыбыз бик риза булып калганнар булса кирәк. Армия сафыннан кайтуыма инде иртәгә менә бер атна була. Ә хатынымның әле урын жәеп янына яткырганы юк,—диде Абдулла Әхмәт, беркадәр тавышын күтәреп —Сере нәрсәдә икән монын дип исем-акылым китеп йөри иде. Хәзер. Мөхәммәт абыйнын докладын тыңлаганнан соң гына сәбәбен анладым. Чыннан да, сәбәбе бар икән. Без сугышларда кан коеп йөргәндә, атакаларга барганда, илебез өчен җаныбызны аямаганда, Мөхәммәт абый безнен хатыннар янына барып, аларнын күнелен тапкалап йөргән икән. Докладчы үзе әйтмешли, шуны онытмыйлар икән алар...
Бөтен жыелыш шаркылдап көлеп җибәрде, мескен Мөхәммәт абый исә катып калды, йөзе ап-ак булды, хәтта теле дә тотлыкты:
—Тукта әле. тукта әле, син... кем, кызма әле ул чаклы. Алай дигән сүз түгел бит ул,—диде.
— Ничек инде алай дигән сүз түгел?—диде юмористыбыз бик житди төс белән. —Докладында үзен әйтген ич. Шулай диден, солдаткалар янына барып, күңелләрен тапкалап кайта идек, диден. Шаять, бездән зарланырлык урыннары юктыр, диден. Йә, әйтмәдеңме?
Мөхәммәт абый, нәрсә әйтергә белмичә, һаман да әле. катып калып, ана карап тора иде.
Абдулланың тоны бераз йомшара төште:
—Ярар инде. Мөхәммәт абый, ул чаклы калтырама. Гафу итәбез. Нишлисен бит, сугыш! Сугыш!
Ә Мөхәммәт абый нидер әйтергә тели, әйтә алмый иде.
Юмористыбыз, аның бу кадәр аптыравын күреп, түзмәде, шаркылдап көлеп җибәрде:
—Әй, Мөхәммәт абый, Мөхәммәт абый, бер дә мәзәкне аңламыйсың икән син!- диде. Мәзәкләп әйтүем бу минем.
Бу сүзләрне ишеткәч тә әле М Гали, анын шаяртып сөйләгәнен аңлап бетермичә, кып-кызыл булып басып торуында дәвам итте
Зал инде шаркылдавыннан туктый алмый иде Җыелыш рәисе тәнәфес игълан итәргә мәжбүр булды.
Кем белгән аны
Бер елны Хәсән Туфан Аккош күле буендагы дачада язучы Нәби Дәүли белән бер йортта торды Н. Дәүли гел Казанга кайткалап йөри Кайчак атналар буенча килми тора. Берзаман килсә, ни күрсен, кухня идәнен дә. коридор идәнен дә су баскан, атлап керерлек түгел.
Дәүли бик гажәпләнеп:
—Каян чыккан бу су?—дип сорый Хәсән Туфаннан.
—Белмим, каян чыккандыр. Үзем дә гажәпләнәм,—ди шагыйрь,—Әле ярый идәнгә жәяргә кирпечләр булды
Кухняга керәләр Керсәләр умывальник астындагы чиләк ташыган икән Дәүли. ачуланып:
— Юынтык суны түкмәгәнсең ич!—дип кычкырып жибәрә —Шул ташыган' Түккәләп торырга кирәк иде
—Ул кадәр чәпчемә әле син,—ди ана каршы шагыйрь тыныч кына — Аны түгәргә кирәк икәнен кем белгән —Шул сүзләрне әйтә дә. идәнгә тезеп салган кирпечләргә баса-баса үз бүлмәсенә кереп китә.
Савыт-саба үз урынында
Хәсән Туфан белән Абдулла Әхмәт бер-берләренә кода тиешле кешеләр иде. Җимеш бакчалары да бер үк жирдә. Күрше генә
Абдулла Әхмәт аш-су пешерергә оста. Хәсән исә киресенчә Ашаса—ашый, ашамаса—юк.
Бер көнне шулай А. Әхмәт иртә белән тәмле әйберләр пешерә дә Хәсәнне чәйгә чакырырга бара Тәрәзәсеннән караса, шагыйрь башын күтәрмичә язып утыра «Димәк, чәй эчкән икән»,—дип уйлый кодасы, эшеннән бүлдерергә теләми.
Көндез барса, көндез да язып угыра Туфан -Ах. бу юлы да чакырырга өлгермәдем бит»,—дип кайтып китә А. Әхмәт Ахырда кич белән, карангы төшкәч түзми, кодасын чакырырга тагын бора. Ни күрсен. Туфан һаман язу өстендә Шулай да тәрәзәсен шакып
-Әй. Брамат', итле ботка пешергән идем. әйдә, бергәләп утырыйк әле,—ди
Шагыйрь, каләмен куеп, бераз уйланып тора да әйтә
— Әле генә ашадым мин. Абдулла.—ди - Рәхмәт' Бар. үзен генә аша Бетерәсе эшем бар.
А. Әхмәт тагын китеп бара.
Бераздан анык янына Хәсән Туфан үзе керә
-Кара әле. Абдулла, боткан бетмәгән булса, бераз бир әле.-ди
—Ашадым дип әйткән илен ич.
—Ашамаганмын икән шул.-ди Хәсән.-Кухняга чыгып карасам, савыт-саба урыныннан кузгалмаган, кичә жысп куйган хатдә тора Ашаган булсам, урыныннан кузгалган булыр иде